

Утызынчы бүлек
Урам аша йөгереп кенә чыкты да, урман кочагына кереп , юк булды Айнура.Киң итәкле ап-ак күлмәген нечкә каеш белән эләктереп куйган , бу гүзәл кызны сылу каен кызларыннан аерып алырга мөмкин дә түгел иде.Шундый ук зифа буй, каен алкаларыдай ,чигәләренә бөдрәләнеп төшкән чәч көдрәләре һәм ак каеннардай саф күңел.
Ничек хәлләрегез , урманым минем? дип пышылдады Айнура,Исәнмесез! минем дус каен кызларым!.Менә сез парлап үсеп утыргандай, минем дә үз парым бар хәзер.Миңа бәхет теләп торыгыз.Яраткан кешеңне көтеп алу, үзе үк зур бәхет икән бит, югыйсә..
.Айнура , шулай сөйләшә- сөйләшә,урман аша салынган, тар сукмак буйлап , Зәбирә апаның өйләренә якынлашты.Менә биш- алты метр гына, урман аша чыгасы да , киң урам.Ә каршы якта инде ,Зәбирә апасының өе күренеп тора.Ләкин ул анда керергә ашыкмады.Кемдер сукмакның киңәеп киткән җиренә, ике агач бүкәненә такта куеп , эскәмия ясап куйган.Шунда утырып, уйга калды Айнура.Кем мин? Чеп чи татар кызы була торып, нигә шулай чегән егете Богданга тартылам мин? Нигә менә, Илшатка түгел.Юук!Ниндидер сер бар монда.Менә әти, унны бетергәч сөйләрмен диде.Нәрсә сөйләргә телиләр алар, нинди сер ул?Әллә???
Әллә, әти мине урманнан табып кайткан , чегән кызымы, мин?Ни дисәң дә, гомер буе урманда бит ул.Чегәннәр дә күп киләләр иде, дип сөйлиләр.Аннары, нигә әти белән әни, минем Богдан белән дуслашуыма, бик тиз риза булдылар.Татар егете булсын иде дип, берсе дә бер сүз әйтмәде бит.Белмим, ни әйтергә дә белмим дип Айнура, эскәмиягә үрелеп чәчәк аткан ромашканы өзеп алды.Бөтен кеше, ярата..яратмый дип юраганда, ул чегән...татар..чегән..дип , ромашканың ак таҗларны өзгәли башлады.Татар..чегән..Чегән! Айнура ачуы белән, ромашка сабагын тотып атты.Нәрсә беләсең соң син?! Татар мин, татаар!татар кызыы! Ә татар булгач, нигә шулай өзелеп, чегән егетен яратасың? Айнура үз соравына үзе җавап әзләп, урамга таба атлап китте.Әти нәрсә диде? Мәһәббәт ул, чегәнме, татармы дип, сорап тормый.Йөрәгеңә керә дә урнаша диде бит.Ә минекенә Богдан кереп утырды.Һәм сизеп торам, бик ныклап һәм озакка.
Менә урамның ак ташларына басып, күлдәге аккош сыман Айнура килә.Ак күлмәгенең итәкләре, әйтерсең лә аккош канатлары.Каршы искән, йомшак җил, бөдрәләнеп битенә төшкән чәч алкалары белән уйный.Дулкынланудан алланган бит очларын,алтын кояш нурлары үбә.Ләкин, бөтен җанын мәхәббәт хисләре биләп алган Айнура, боларның берсен дә сизми.Менә алдында, матур гөлләргә төренгән , җыйнак кына авыл өе.Ә өй каршында, бик тә таныш, йөрәккә якын машина.Димәк Богдан кайткан.Димәк...димәк.. Айнураның уйларын бүлеп, капкадан чыгучы Богдан күренде.Айнура бар дөньясын онытып, сөйгәненә төбәлде.Нинди матур син!дип уйлады ул.Кара бөдрә чәчләре, дулкынланып җилкәсенә төшкән,кыска җиңле ак күлмәк кигән, нык бадәнле Богдан,чынлап та бик матур, модалы журнал битләреннән сикереп төшкән егетне хәтерләтеп тора иде.
Капкадан чыгуга , елмаеп басып торган Айнураны күреп, катып калды Богдан.Икесенең берсе, аяк атлап бер адым ясый алмады аларның.Бары бер берсенә төбәлгән нурлы күзләр генә , сүзсез генә аңлашуларын дәвам итте.
Айру...Айнура! Кадерлем минем! дип , беренче булып , Богдан телгә килде Ничек сагындым мин сине,Айнура ! ничек сагындым ! дип, сөйгәне янына атылды.Менә Айнура , Богданның көчле, нык кочагында..Мин дә сагындым сине! Яратам мин сине Богдан, яратам диде ул, кояштай балкып.
Богдан, Айнураның кулларыннан тотып, күзләренә карады.Синнән башка ничек яшәргә, гүзәлем? Нигә син , чегән кызы булмагансың да, нишләп без таборда түгел? Күптән, инде күптән ,мин сине урлаган булыр идем, патша кызым минем...
Айнура! диде ул,кызның ефәк чәчләрен сыйпап.Ә мин сиңа , обещать иткән гитараны алып кайттым бит!.Бөтен шәһәрне әйләнсәм, әйләндем, ну тәки таптым.Әйдә !өйгә керәбезме?
Керәбез!дип елмайды Айнура.Бу матурлыктан башы әйләнгән Богдан, кызның чия иреннәреннән үбеп алмыйча булдыра алмады.Бер мизгелгә ике җан, бер булып кушылды, капка кыегында гөрләгән күгәрченнәр, бер ара туктап , аларга төбәлде, талгын гына искән, җәйге җил, ике гашыйкны чәчләреннән бәйләп куйды.
Бер елга ничек түзәсе матурым! Тик бер ел! Унынчы классны бетерүгә , алып китәм мин сине!Богдан кызны, бер минутка да үзе яныннан җибәрәсе килмәде.Көтмәгәндә,көчле куллары белән ,Айнураны җиңел генә күтәреп алды да, өйгә таба атлады.
Аларның шат көлешеп ,кереп килгәннәрен күреп, Зәбирә апа тизрәк ишек ачты.Әйдә балакайлар, әйдәгез, керегез! диде ул, сөенеп.Нинди матур пар сез!Күзләр генә тия күрмәсен.Менә Аллабирдем, дип елмайды ул.Әбии! авылда нәрсә калгаан сиңаа!Мин анда кайтмыйм даа, дигән идең.Менә хәзер нәрсә диярсең? Я, улым, әйт әле?
Нәрсәме? дип көлде Богдан,Нәрсәмее? аннары уйламаганда ,Айнурасын җайлап кына идәнгә бастырып,әбисен күтәреп алды да,өй буйлап әйләндерә башлады.Мин шундый яратам, сине әбием!Яратаам!
Зәбирә апа , көтелмәгән хәлдән, аптырап калды.Хүлигән, хүлигән дип кабатлады ул көлә көлә.
Әбием, ярый әле, менә авылга кайткансың.Киләсе елга, аллах бирса өй сала башлыйбыз.Әтиләр дә может кайтыр..
Ә, Бәхтияр абый кайтмады мени , диде Айнура, оялып кына.
Хәзер кайтып җитәргә тиеш, матурым.Сине күреп шаккатыр әле.Каян таптың бу, хан кызын дип әйтәчәк әле ул.Айнура! әти бер көнгә генә, әбине күреп китәргә генә кайта бу юлы.Ә мин калам әле, шуңа үз машинам белән кайттым.Ә берәр айдан озакка кайтачак, отпускасын ала.
Матурым, кая әле утыр әле монда, дип Богдан Айнураны, йомшак кына итеп,диванга утыртты.Бүләгемне бирим әле дип, кара сумкасының замогын чишеп,өр-яңа гитара тартып чыгарды.
Рәхмәт, Богдан! Тегесе дә ярый иде инде.Бармаклар да ияләнә башлады диде Айнура.
Ал кызым , ал диде Зәбирә апа.Син бу гитарыңны тот, мин үземнекен, Әйдәле !әйдә безнең җырны дип, үзенең гитарасында уйный уйный җырлый да башлады.Эх раз, да ещё раз...Аңа Айнура кушылды.Да ещё много, много рааз!Богдан шаккатып, бер әбисенә, бер сөйгәненә карап торды да, ботларына суккалап биеп тә җибәрде.
Айнура! Сиин? Шул арада ничек шулай өйрәндең син?Мин ел буе, музыка мәктәбенә йөреп көчкә өйрәнгән идем.Ә син? Ничек?
Ничек, ничек? Тишек! диде Зәбирә апа, көлә көлә гитарасын диванга куеп.Син мужет ел буе өйрәткән булыр идең әле.Үзеңнең до, ре, миларың белән.Без менә ике атнада..Име, кызым!
Әйе, Зәбирә апа! Рәхмәт! диде Айнура.Ну мин сезгә сер итеп кенә әйтәм.Мин бит өйдә Богдан язып биргән ноталар, аккордлар белән дә өйрәндем, диде ул пышылдап.
Әх, хүлигәән!диде Зәбирә апа,көлеп.Эх, хүлигән!Ә мин, дивана баш, үзем өйрәтәм дип торам тагын.
Юк, инде Зәбирә апа! Сез нәрсә! Сездән башка өйрәнә алмый идем мин.Юкка гына , сезгә килеп, интектереп йөрдем мени?Рәхмәт, рәхмәт диде Айнура.
Богдан сөю тулы күзләре белән бер әбисенә, бер сөйгәненә карады.Нинди молодец кызлар, сез минем! Мин шундый яратам сезне! диде ул соклануын яшерә алмыйча.
Бәлки , молодец әбием, чәй әчеп алырбыз?
Әй лә, молодец кызлар! дигәч, башлар әйләнеп китте бит әле, улым.Хәәзер, хәзер, була ул дип , әбисе кече якка чыгып китте.
Богдан, диванда яткан гитараны стенадагы кадакка элеп куйды да, Айнура янына килеп утырды.Синнән башка, синең барлыгыңны белмичә ничек яшәгәнмен соң мин, Айнурам! Белсәң иде син минем , мәхәббәтне!Чегән кызы булсаң, сихерләде бу!дип әйтер идем..
Но мин, чегәнгә ошаган татар кызы! дип бүлдерде, Айнура.Бездә андый сихерләр дә юк, карталар да..Бары сөю тулы йөрәк бар без дә.
Минем бабам да, үзенең татар кызы белән бик бәхетле булган.Башта әбигә бик авыр булган, ул сөйләми генә.Ә менә ярату, дигән нәрсә барсын да җиңеп чыккан.Без дә бик бәхетле булырбыз, диде Богдан.Әйдәле, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.
Утырыгыз, әйдәгез!дип Зәбирә апа чынаякларга чәй ясый башлады.Нишләптер, әтиең соңга кала әле, улым диде ул,тәм томнарны өстәлгә тезеп.Әйдәгез әле, ашап эчегез.
Ул арада, капка төбенә килеп туктаган ,машина тавышы ишетелде.Менә улым да кайтты.Ии, кара әле моны !мактап кына йөри бит, ә?Хәәзер, керсен әле, мин чәйне җылытып җибәриим..
Ул да булмады, ишектән елмаеп Бәхтияр килеп керде.ДубридИн диде ул, керә керешкә.Дубр, дубр дип, Зәбирә апа улын кочаклап алды.
Ишеккә арты белән утырган Айнура, оялып кына - бахталэс дип, Бәхтиярга таба борылды.Һәм шунда, үзәкләргә үтәрлек, таныш йөзне күреп, кулындагы чокыры идәнгә төшеп, икегә ярылды...
Утыз беренче бүлек
Ачкан авызын ябарга да онытып, Айнура Бәхтияргә текәлде.Сез,,сез ..диде ул, калтыранган тавыш белән, шуннан ары бер сүз әйтә алмыйча...Берни аңламаган Зәбирә апа, тиз генә чокыр ватыкларын җыеп, чүп чиләгенә атты да, Айнура янына басып, улына карады.Богданның да аптыравы йөзенә чыккан иде.
Нәрсә булды? Айнура!дип тиз генә, сөйгәненең кулларын тотты ул.
Мин, мин Бәхтияр абыйны, әти дип торам, диде Айнура, ап-ак булып.Алар бертуганнар шикеле ошаганнар!Зәбирә апа? Сез ни диярсез? Тагын чегәннәр, барсы да бер берсенә охшаган инде, алар, диярсезме?Бәхтияр абый, сез кеем?!диде Айнура, калтыранган тавыш белән.Нигә менә сез,Богданга караганда да, минем әтиемә күбрәк ошаган?
Бәхтияр ни әйтергә белмичә, бер әнисенә , бер Айнурага карап, бөдрә чәчләрен артка таба сыпырып куйды да:
Ошаган мени, сеңлеем? Белмим бит! дип сораулы карашын әнисенә төбәде.
Арада иң курыкканы Богдан булды.Әби! Әйт инде, бер сүз! Чынлап та , бер берсен белмәгән, ике чит кеше шулай ошарга мөмкинме?Только, зинһар туганнар дип кенә әйтә күрмә.Әби! Нигә бер сүз әндәшмисең соң сиин? Әйт инде бер сүз! Хотя бы, чегәннәр шулай ошыйлар инде, диген.
Зәбирә апа, башына күсәк белән сугып, миңегрәүләткән кеше сыман, ишек катындагы урындыкка барып утырды.
Юк, алай дип әйтмим! Юк..! Айнура! Син ялгышмыйсыңмы? Бәхтияр чынлап та Гомәргә ошаганмы? диде ул, шаккатып.
Ошаган Зәбирә апа! Әйтәәм биит!Ошаган! Алар бер туган, абыйлы энеле шикелле.Менә хәзер, әтине алып килсәм, үзегез дә күрерсез.
Айнура! диде Богдан, Нәрсә сөйлисең, син, матурым! Моның булуы мөмкин түгел! Минем бит хәзер яшәвем, бары синең өчен генә.Ничек алаай?Без абый, сеңелме хәзер?Юуук!Юуук! Мин синнән башка тормышымны хәттә, күз алдына да китерә алмыйм.
Җитте! диде Зәбирә апа, айнып киткәндәй.Җиттеее! Шулай диде дә, бер сүз әйтми ,утырган җиреннән торып, ишек алдына чыгып китте.Бары балалары белән Айнура гына аптырап,бер берсенә карашып калдылар.Кызның яңаклары буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләре, Богданның көчле беләкләренә тамды..
Әти! Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы? диде Богдан, әтисенең күзләренә карап.Сезнең миннән яшерер серегез бар идеме? Аны, менә мин Айнурага үлеп гашыйк булгач кына әйтәсе идеме?Я, нигә эндәшмисең? Мин бит күзләреңнән күрәм,син бөтенесен аңладың.Монда нәрсәне булса да , яшереп торуның мәгънәсе юк.Сөйлә әтии?..Бәхтияр авыз ачып, нидер әйтергә теләгән генә иде, чүпрәккә төргән банка күтәреп, Зәбирә апа керде.Менә !көчкә казып алдым ,диде ул, елмаеп.
Әбии! Син нәрсәәә? Без еларга әзер! Ә син бездән көлеп торасыңмы?диде Богдан, әбисенә үпкәле караш ташлап.Нәрсә, нинди чүпрәкләр бу? Күз яшемне сөртергә алып кердең, што ли?
Юк улым! Күз яшьләрен түгел!диде әбисе.Айнура! Әйдәгез әле балалар, залга чыгып утырыйк әле, дип кулындагы төргәген сүтмичә, диванга барып утырды. Мин бу көнне бик көттем.Бик озак.Егерме елга якын , менә шушы көн килер дип, хыялланып яшәдем мин.
Нәрсә көтеп яшәдең, әбии!Минем белән Айнураны,аерыр көнне көтеп яшәдеңме?диде Богдан, бу юлы инде ачуы чыгып.
Тик кенә тор әле, яме әз генә! Сөйләргә ирек бир!диде Зәбирә апа.Аннарын иренен тешләп утырган Бәхтияргә карап::Улым!Син аңладың инде! Минем монда күчеп кайтуым да зрә түгел...Ләкин аның сүзсез тын утыруын күреп, ачуы чыктымы шунда,хәйран каты гына итеп төртеп куйды. Сиңа әйтәм бит!Аңладыңмы, юкмы?..Менә шулаай,улыым.Таптым бит тәки , таптым ул кызны диде.
Нинди кызны таптың инде әби! Кемнәргә кыз эзләп йөрдең инде син? Әтигәме? Татар кызы...
Тик тор!дип әйтемме, юкмы?Сөйлим түгелме соң?дип ачулы итеп, Богданга карады әбисе.Аннары үпкәләгән оныгына карап: Ярар, ярар ! Бүлтәйтмә иреннәреңне,башта әйбәтләп, тыңла диде ул , елмаеп.
Шул арада, балчыклы чүпрәкләрне, идәнне пычрата дип тә тормыйча, алып атты да.Өч литрлы банканы кулына алды.
Менә Бәхтияр! Әтиеңнең өйләнергә дип җыйган бер банка алтыны шушы инде, диде Зәбирә апа, бик зур эш эшләгәндәй.Соңгы кояш нурлары уйнаган , алтын тулы банканы улына тоттырды.Бу банка улым, әтиеңнең васияте.Менә бит Айнура!!кайдан табарсыз?дигән идең.Син үзең үк табып бирдең бит, кызым минем.Әгәр дә Гомәр чынлап та, әтиеңә ошаган булса , бу алтын көмеш хәзер , әбиеңнеке...
Богдан утырган җиреннән торып, әле әбисенә, әле аптырап калган Айнурага карады .Әти! Нәрсә сөйлисез соң сез? Нинди алтын? Нинди кыз? Аңлатып сразу сөйләргә ярамыймы инде аны?
Утыр !диде әбисе, коры гына.Утыр да, тыңла .
Моннан күп еллар булыр, бабаң Алмазлар , Чулпанда ял итәргә тукталганнар! Без өйләнешкән идек инде ул вакытта..Ләкин Рубина апаң, яңа туган гына иде, шуңа мин поселокта калдым.Һәм шул җәйдә, башына нинди тай типкәндер, бу җүләр Чулпандагы бер кызны рәнҗеткән.Ну...ничек дип ,әйтим, ярар аңладыгыз инде...Шул хәлне белеп алгач, моны барон малае дип тормаганнар, табордан куганнар.Ә табордан куылу, чегән өчен нәрсә икәнен үзегез беләсез.Кайтып төште бу.Йөзе, кыяфәте кара төндәй...Ни булды? Баро әткәйләр кая?дим.Ни булганын сөйләп бирде бабаң.Теге кызның гына рәнҗеше төште.Мин изгой! ди.Минем белән торасың килмәсә, тотмыйм,
Китә аласың дип, өйгә кереп китте.Бик ачуым чыкса да, кая барыйм? Барыр җирем юк иде шул.Торып калдым инде.Өйләнгәндә , чегәннәр кызның әтисенә шулай алтын биргәннәрен, яхшы беләсез ..Ә минем бирер кеше булмагач, банка белән җыйган алтыны, үзебезгә калган иде.Һәм менә шушы алтынны, рәнҗеткән мескен кызга бирик дигәч, мин дә каршы килмәдем, ул вакытта.Аннары , озак тормады әткәйләр дә кайтты.Алмаз банка белән алтынны күтәреп чыгып барганда, әти туктатып калды.Барасы түгел! Хатының, кызың бар!,Утыртып куйсалар алар нишли? Бераз тынычлангач барырсың әле, диде ул, шул вакытта.Аннан , ничектер я җае чыкмады, я ниндидер эш килеп чыкты.Кыскасы банка , базда күмелгән килеш торуын дәвам итте...
Нишләптер гомер буе, рәнҗештән курыкты Алмаз.Ниндидер бер күңелсезлек булса, теге кыз гына рәнҗеп ята инде, дип үкенә иде.
Эшләмәсен иде, шундый әшәкелекне! Үкенеп йөреп , ни файда?диде Богдан, һаман да, ачуын баса алмый.Алтын, при чем монда?
И-и улым! Бөтен яшәгән тормышыбыз ялгышлардан тора шуул.Менә мин ялгышмам дип, бер кеше әйтә алмый бит.Эшләп аткач үкенәбез дә, ләкин соң шул, соң..Дөрес, уйлап та бирмәгән кешеләр бар да ул.Чегәннәрдә дә, татарлар арасында да бар ул.Ләкин бабаң, чегән булса да, андый булмады.Күрәчәге тартып әшләткәндер инде аңа , бу эшен.Бик үкенеп яшәде ул, бу гамале өчен, бик үкенде.
Башына ат тибеп, үләргә ятканда да: хатын!теге кызның гына күз яше инде бу, диде җаным.Аның каргышы баларга, кызыма төшә күрмәсен, зинһар табып гафу үтен.Банканы тапшыр,бу минем сиңа амәнәтем, дип кулымда җан бирде.
Ә васиять ул, Богдан ! Кешенең соңгы васияте, бик хәтәр нәрсә ул, улым.Бернинди акчалар, алтын һәм хәттә мәхәббәт тә алыштыра алмый аны.Менә теге дөньяда очрашкач аллах бирса, нәрсә дип әйтергә тиеш була идем аңа?...Ә болай...
Димәк...Димәк теге вакыттагы кыз, минем әбием булып чыга, Зәбирә апа?диде Айнура.Димәк" чегән" кушаматын әтигә белеп кушканнар? Ә әти? Ул беләме икән бу хакта?Беләдер! Белмәсә, миңа унынчыны бетергәч сөйлисе серләрем бар, дип әйтмәс иде.Менә шушы хәлләр турында, сөйләргә теләгәндер дә.Әбиләрең, бабайларың турында сөйлим диде бит, әтием.Менә сиңа, бабай, диген!ⁿБолай булгач, мин үзем дә, чегән кызы булып чыгам түгелме соң?Зәбирә апа! дип, йөзен куллары белән каплады Айнура.
Ашыкмыйк әле, балалар! Айнура! Әтиең белән сөйләшеп карыйк! Бәлки ул беләдер, бу хакта, диде Зәбирә апа ,үтенечле карашын кызга төбәп. Мин бит, баласы бардыр дип башыма да китермәдем.Бары шул кыз хакында, берәрсе сүз әйтеп ташламасмы, дип кенә өметләнгән идем бит.
Ике кулы белән башын тотып, тыңлап утырган Богдан ,бер сүз әйтмичә, күзен тәрәзәгә төбәп утыруын дәвам итте.Бары Айнураның, назлы итеп сыйпап куюы гына айнытып җибәрде аны.
Нишләргә ? Айнура, нишләргә соң, хәзер безгә? диде ул, еларга җитешеп.
Богдан !мин яратам сине!дип колагына пышылдады Айнура.Аннары бүтәннәр дә ишетерлек итеп;Без бит чегәннәр! Ә безнең халык көчле ул, диде.Мин бит Зәбирә апа, гомер буе үземне чегән итеп тойдым.Димәк хисләрем алдамаган мине?Теге җырны да тикмәгә генә өйрәнмәгәнбез бит: Я цыганка, ты цыган..Шулай диде дә, Айнура Богданны җитәкләп, бакчага алып чыгып китте .Без хәзер керәбез, ямегез.Кайгырмагыз!
Бакчадагы, алмагач астында торган раскладушкага утырды да, Айнура елмаеп Богданга карады.
Нәрсәгә елмаясың соң син, матурым! Әллә мине яратмый башладыңмы?диде Богдан, сөйгәне янына утырып.Зур итеп салган өйдә, рәхәтләнеп бергә торырбыз дип, хыялланып йөргәндә бит.Әгәр әтиләр туган булып чыкса? Мин синнән башка ничек яшәрмен? Бу хакта уйларга да куркам бит.
Уйлама да! Нәрсә генә булса да, безне берни аера алмас, Богдан!Сеңлесенә өйләнгән патшалар, композиторлар элек тә күп булган.Шулай булгач яратасың икән, алай гына бирешмә! Без туганнар дип әйтерлек ,нәрсә дә юк бит әле.Нигәдер йөрәгем шулай сизенә Богдан.Менә хәзер кайтам да, әти белән әнидән дөресен әйтергә, миннән яшергән серләрен сөйләргә сорап карыйм....
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Әсәрнең элек чыккан бүлекләре:
1- https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-23/sin-bit-cheg-n-kyzy-2702693
2- https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-23/sin-bit-cheg-n-kyzy-2702700
3- https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-24/sin-bit-cheg-n-kyzy-2704864
4- https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-25/sin-bit-cheg-n-kyzy-2706479
5- https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-25/sin-bit-cheg-n-kyzy-2706491
6- https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-26/sin-bit-cheg-n-kyzy-2706516
7- https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-26/sin-bit-cheg-n-kyzy-2706521
8 - https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-27/sin-bit-cheg-n-kyzy-2706528
9 - https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-27/sin-bit-cheg-n-kyzy-2706534
10 - https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-28/sin-bit-cheg-n-kyzy-2709288
11 - https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-02-28/sin-bit-cheg-n-kyzy-2709355
12 - https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-03-01/sin-bit-cheg-n-kyzy-2710960
13 - https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2022-03-01/sin-bit-cheg-n-kyzy-2710965