Литература
28 Февраля 2022, 08:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Юк, Ай..Айнура! Юк! Минем әбием гади татар кызы булган.Ә ул ничек шулай булдыра алгандыр, хәтта барон әти дә, аңа буйсынган.Әбием , үзенең көләч йөзе белән, бөтен таборны үзенә каратып торган. Ә татар бәлешләрен , мичтә пешкән коймакларын ашар өчен, бабайның дәрәҗәле дуслары , әллә кайлардан җыела торган булган.Шуңа бабаем, әбине бик хөрмәт иткән.Внучок, өйләнәсең икән, әтиең шикелле татар кызын эзлә ! дип әйтә иде.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Ә, өзелеп яраткан кызың чегән булса? Ул вакытта нәрсә дип әйтер идең Богдан?
Юк, Ай..Айнура! Юк! Минем әбием гади татар кызы булган.Ә ул ничек шулай булдыра алгандыр, хәтта барон әти дә, аңа буйсынган.Әбием , үзенең көләч йөзе белән, бөтен таборны үзенә каратып торган. Ә татар бәлешләрен , мичтә пешкән коймакларын ашар өчен, бабайның дәрәҗәле дуслары , әллә кайлардан җыела торган булган.Шуңа бабаем, әбине бик хөрмәт иткән.Внучок, өйләнәсең икән, әтиең шикелле татар кызын эзлә ! дип әйтә иде.
Кызыык! Каян табабыз инде хәзер, сиңа татар кызын?
Ә мин аны эзләмим дә! дип Богдан , урман эченә йөгереп кереп китте һәм шул арада, бер уч зәңгәр кыңгыраулар тотып ,Айнура каршына килеп тә басты.Мин аны эзләмим.Чөнки ул үзе , бүген минем каршыма килеп чыкты дип, кызга урман чәчәкләре сузды.Айнура, Богданга сөю тулы күзләре белән рәхмәт әйтеп, кыңгырауларны кулына алды һәм елмаеп:
Әх ! үзе чыктымыы? Эзләмисееңме?дип көлә- көлә, күз ачып йомганчы урман кочагына атылды.Якын тирәдә үскән һәр агачны, һәр куакны яхшы белгән кыз ,шул минутта урман эчендә эреп, юкка да чыкты.
Моны көтмәгән Богдан, кыз артыннан йөгерде.Юан төз имәннәр ,ак күлмәк кигән каен кызлары , якын тирәгә хуш исләр таратып утырган чыршы, наратлар тирәсендә ары- бире йөгергәләде ул.Ләкин , үзен әйләндереп алган куе агачлардан башка, берни күрмәде. Ә ,Айнура, егетнең каршында гына үскән куе,бөдрә куак эчендә, шат елмаеп, Богданны күзәтте.Шулай була ул, сөйләшә белмәсәң.Эзләмиим имеш...Тик шунда ялгыш басып, аяк астында,кипкән бер ботак черт, итеп куйды.
Һәм шуны гына көткән,Богдан ук булып, куак янына атылды.Шул вакытта бөкәйләп, куак арасыннан чыгып килгән Айнура ,ничек итеп егете кочагына килеп кергәнен сизми дә калды.Бер мизгелгә каушап китсә дә, Богдан үзен бик тиз кулга алды...
Бу мизгелне озынайтырга теләгәндәй, горур урман , яшьләрне ят күзләрдән яшеререргә теләп , шаулап куйды,аяк астында үскән чирәм ,үләннәр, аллы гөлле чәчәкләр кызыксынып, башларын өскә күтәрделәр, батып барган кояш нурлары бу ике яшь йөрәкне күренмәс җепләр белән бәйләп, тизрәк баю ягын карады.Ләкин Богдан белән Айнура боларның берсен дә күрерлек хәлдә түгел иде инде.Илшат белән җитәкләшеп йөрүдән узмаган кызның йөрәге, күкрәк читлегеннән чыгардай булып, сөйгәненең йөрәге белән кушылды.Шушы минутлардан соң , бер берсенә гашыйк бу ике йөрәкең, бер булып типкәнен, алар әле аңламады.
Кем син Айнура? Нинди әкият иленнән адашып килеп чыккан, патша кызы син?диде Богдан, кызның ефәк чәчләреннән назлап.Ничек мин сине моңа кадәр очратмадым икән? Ә менә хәзер, сине күрми ничек түзәргә?
Ә син? Син үзең нинди әкияттән килеп чыктың? Әллә соң без чынлап та бер матур әкият геройлары гынамы?дип елмайды Айнура һәм сөйгәне кочагыннан чыгып, урман аша салынган сукмак буйлап йөгереп китте.Нәкъ әкиятләрдә сыман, иңнәрендә пар канатлар тойды ул.Аларның шат көлү тавышлары, кайтаваз булып урманга уралып, бер матур җырдай тирә юньнне яңгыратты.
Айнура! диде Богдан , кызны куып җитеп.Мин сине яратам!Әби янында сине күргәч, башым әйләнеп киткәндәй булды..Бер күрүдә гашыйк буласың дисәләр, ышанмаган да булыр идем әле.Ә менә хәзер, йөрәгемә ныклап син кереп урнаштың.
Мин үзем дә сиңа, чегән егетенә баштан - аяк гашыйк булдым шул.Ләкин минем әле унынчы классны тәмамлыйсым бар.Бәхетле көннәребез алда әле, Богдан!
Мин дә әле укыйм, Айнура! Эх менә 2-3 елның узып киткән вакыты булсын иде хәзер..Мин сине әти , әни белән таныштырыр идем.
Ә нигә әтиең кайтмады?Бер вакыт мин аның Зәбирә апаларга кереп киткәнен , ерактан гына күреп калган идем..
Беләсеңме матурым? Сездә дә , нинди авырлыклар эшләнсә дә яхшыга диләрме??Мин нигә шулай дип әйткәннәренә төшендем хәзер.Чөнки , завод дип кайгырып йөргән көннәрдә, мәхәббәтемне очраттым. Әле яңа гына, әти әшли торган заводның , агач киптерү бүлеге янды.Әти шуңа да кайта алмыйча,әби борчылып тормасын дип, мине кайтырып җибәрде.Җитмәсә шунда эшләүче берәү, ялкынны сүндерергә теләп, бик каты пешкән.Әти гел больницага да барып тора.Проверкалар да күп.Шулай булгач Айнура, мин әле җәй буе сине тынычлыкта калдырмыйм...
Ә кыш көне?диде Айнура үпкәләгән кешедәй.Кыш көннәре катмыйсың мени?
Кайтам әлбәттә! Кыштан соң яз..Яздан соң җәй..
Җәйдән соң көөзме?диде Айнура көлеп.Юк матурым, җәйдән соң,башта мин сине урлыйм, аннары көөөз! диде ,Богдан кызның бит чокырыннан үбеп .Айнураның бу татлы хисләрдән башы әйләнеп китте Һәм егылудан куркып , үзе дә сизмичә Богданга тотынды.
Әйдә, кайтыйк инде Богдан!Әтиемнәр борчылып торырлар бит.Ә мин иртәгә , сезгә тагын киләм.Зәбирә апа мине гитарада уйнарга өйрәтәм дигән иде.Мин бүген дә шуңа дип кенә килгән идем, тик синең кармакка эләгеп ычкына алмыйча йөрим менә дип, егетнең көчле кулларын тотты.
Гитараа? Аның нәрсәсен өйрәнәсең ди ? Бер кулың белән кылларга бассаң, икенчесе белән чиртәсең.Мин сине Айнура, бер атнада рәхәтләнеп уйнарга өйрәтәм.Мин үзем дә, гомумән, бөтен гаилә белән уйныйбыз без, гитарада.Әле бергә уйнап, җырлап бөтенесен шаккаттырырбыз.Ә хәзер өйгә?
Әйе, хәзер өйгә! дип Айнура, үзе йөрергә яраткан якты сукмак буйлап, өйләренә таба атлады...

Ике гашыйк шулай,сукмак буйлап озак та бармадылар, яшел чирәм белән капланган киң урамга килеп чыктылар.
Менә , килеп тә җиттек! Монысы безнең өй! дип Айнура челтәр коймалы , зәңгәргә буялган агач өйгә төртеп күрсәтте.Ә менә каршыдагы өйдә, дустым Индира яши.Ул минем капма каршым.Авылда бер кызык абый бар.Ул безне күргәч , һәрвакыт : даа! дип бездән көлә.
Ә нигә көлә? Әллә берааз..
Юк индее, нормальный абый ул.Әгәр безне рәттән күрсәң,син дә көлер идең әле .Мин сумала кебек кап- кара булсам, ул һавадай зәңгәр күзле, сап- сары чәчле бик матур кыз.Шуңа да менә: берсе сары, берсе кара! Менә син көлми кара! дип үртиләр безне.Алай дигәннәренә ияләнеп беттек инде .Дөрес сүзгә җавап юк бит.
Кызыык! Индира...Исеме дә матур! Айнура .. То же бик матуур.Тәки өйрәндем бит әйтергә. Кара әле, Айнура!Исеме дигәндә, мин дә бер кызык сөйлим әле сиңа.Әбием миңа тугач та,Ислам дип куштырмакчы булган.Тик әнием каршы килеп Богдан кушканнар.Шуннан соң, әбием моңа ачу итеп, мине " болан" дип йөргән.Әле хәзер дә кайвакыт , яратып Болан дип эндәшә.Аның нәрсә икәнен үзебез дә яңа белдек әле.Ә син беләсеңме боланны? Дип көлде Госман.
Беләәм.Әбиең белеп әйтә.Ул сиңа ошаган, бик матур хайван, дип көлеп җибәрде Айнура.Болаан!Вәт Зәбирә апаны! Ә?Мин , әбиеңне юньләп белми дә идем әле.Ә ул, нинди батыр, акыллы кеше булган.Мин бик шат, аның белән дуслашуыма.
Ә мин сине очратуыма шат, диде Богдан, кыздан күзен ала алмыйча.Ярый әле, әти үзе кайта алмыйча, мине җибәрде.Мин бит соңыннан гына, җәй урталарында гына кайтам дип торган идем.Димәк, язмышым кушып кайтарган мине.
Ярар, язмышым! Керәм мин.Ә син кайткан сукмакны эзләп, кире китмә тагын.Җыелып ,сине эзлисе булыр бит, дип елмайды Айнура.Менә туп туры урам буйлап кайт.Капка төбендә машинаңны күрерсең дип тә көләргә онытмады.
И матурым, урманда да, урамда да адашмыыйм мин.Шуның өчен чегән бит инде без.Ә син чегәннәрнең, юлны кичләрен балкып торган серле йолдызларга , ә көндезләрен кояшка карап билгеләгәннәрен беләсеңме әле?
Урманга керсәк, агачларга карап , дияргә оныттың бит әле, диде Айнура, һаман да елмаеп.
Ансы да бар!.Ә син Айнура күбрәк көл.Чөнки көлгәндә син бигрәк тә матур...Ярар, матур! Киттем мин, әтиең чыкса, нинди чегәннәр йөри авылда ? дип, аптырар .Пока, иртәгә хәтле дип, Госман яшел чирәмдә аяк эзләрен калдырып, нык адымнары белән, урам буйлап төшеп китте.
Айнураның сөю тулы күз карашы,якты уйлары, чегән егете артыннан иярде.Җан тартмаса кан тарта дип, үзен татар кызы дип йөргән ,ә чынлыкта чегән кызы Айнура, бар җаны тәне , ялкынлы яшь йөрәге белән Богданга тартылды.Күңелендә моңа хәтле булган,ниндидер бер бушлыкны , әйтеп бетерә алмаслык җылы , серле хисләр тутырды.Айнура, елмаеп :Менә бит мин дә , үзем юрап китергән чегән егетемне таптым .Мәхәббәтнең нәрсә икәнен, белдем хәзер дип, капка бигенә үрелгән генә ,иде :Айнура! дип урман ягыннан кайтып килүче әтисе күреп, туктап калды.О, сәләм бирдек басгитаристка !дип елмайды ул , аркасына аскан, җәймә белән печәнен җиргә куеп.Ну , кызым!Сөйлә.Дуслашып буламы гитара белән?
Була әти, ник булмасын ди? Без бит чегәннәр! Ә чегәннәр гомер гомергә нәрсә белән дус булган? Гитаара белән! дип елмайды Айнура.Ә үзе, ярый әле әти Боланны күрми калган дип сөенеп куйды.
Прәвилне ! Диде Гомәр, уены чыны белән.Дөрес кызым, гитарада уйный белмәгән чегән, чегән булмый ул.Давай син өйрән дә, мине дә өйрәтерсең.Китәрбез аннары бергә Өч наратка, концерт куярга.
Ии, әти! Менә сиңа бир инде кешедән көләргә дип, иреннәрен турсайтты Айнура.Нинди чегән инде без? Чегәнгә ошаган чеп чи татарлар.Аннары сүзсез калган әтисенә сихерле караш ташлап:Ә син әти? Чегән булыр идеңме? дип, Гомәрне аптырашта калдырды. Һәм шунда ук, нәрсә әйтергә белмичә торган әтисенең җавабын да көтеп тормыйча: Ә менә мин булыр идем, диде.Нишләптер әти,Бөтен кеше чегәннәрне сүккәндә, минем аларны яклыйсым килә.Үзем дә аңлата алмыйм, ну алар миңа бик якын.Чегәнгә ошап туганга гына түгел, белмим күңелдә ниндидер җавапсыз хисләр минем.Йөрәгем нигәдер, иксез чиксез далаларга, йолдызлы аяз кичләрдә су буенда янган учакларга, күз күрмәгән озын озын, тузанлы юлларга ашкына минем...Әти! Кара әле, әгәр шул тузанлы юлымда чегән егете очрап, гашыйк булсам? Син ни диярсең?Ачуланырсыңмы??Әллә көләрсеңме?
Гомәр тын калып,Айнураның күңел бушатканын тыңлады.Аңлый, бик яхшы аңлый ул, аның бу хисләрен.Чөнки дөреслекне белмичә үзе дә , утка таба очкан күбәләк сыман, озак җилпенде ул.Ни дисәң дә, кызда чегән каны ага шул.Белсә иде ул дөреслекне!...Әллә , әнисе белән сөйләшеп караргамы соң? Ни дисәң дә,кайчан да булса барыбер бер килеп чыгар бит инде ул, дөреслек дигәннәре.Аның уйларын Айнура бүлдерде:Әтии! Әти диим, чегән дип әйткәч, үпкәләдеңме әллә?
Юк , кызым, юк.Син нәрсә? Көлмим дә, ачуланмыйм да диде Гомәр, айнып киткәндәй.Әгәр ярату килә икән, чегәнме, татармы синнән сорап тормый бит ул. Йөрәгеңә керә дә утыра.Аннары менә куып чыгарып кара син аны.Нәәрсә ул мәхәббәт?Мин моңа һаман да ,җавап бирә алмыйм әле, кызым.Менә мин дә яшьлектә, әллә нинди матур кызларның үземә күз атып йөргәннәрен белдем, шул исәптән Илшатның әнисе дә.Ә мин менә ,тоттым да Мәдинәгә үлеп гашыйк булдым.Нишләп менә именно аңа?Бу сорауга җавап юк.Яраттым и все!Бүтән кызлар күземә күренмәде инде аннары.Шулай булгач, Айнура! Әгәр юлыңда, син гашыйк булырлык чегән егете очрый икән, без шат кына.Чөнки, мәхәббәт ул- ходай бүләге.Күкләрдә язылган бүләк ул, кызым.
Шулайдыр әти! Ә мин менә,чегәнгәрне барыбер яратам, диде дә, Айнура җәймәдәге печәнне аркасына салып, кереп тә китте.
Әтисенең, авыр бит кызым! Куй, күтәрмә дигән сүзләрен дә , ишетмәде ул.Димәк, чегән егетен яратуыма , әти каршы түгел.Әни генә ни дияр, менә?Ярар, аңа да аңлатырмын әле.Мине аңламый калмас әни дә...
Оныгының Айнурага гашыйк булуын ,Зәбирә апа да бик сөенеп кабул итте.Ни дисәң дә, әллә нинди патша егетләрен гашыйк итәрлек матур, акыллы, эш сөйгән кызны , бер күрүдә яратты ул.Аларның дуслашып китүенә дә, бик өметләнгән иде үзе.Менә хәзер, хыяллары чынга ашты.Аңа бик якын булган, ике яшь йөрәк берберсен таптылар.Сөенечтән балкып, Зәбирә апа капка төбенә чыгып басты.Һәм урамның теге башыннан ук, ышанычлы нык адымнар белән кайтып килүче оныгын күрде.Әһә, минем бәләкәй Боланым кайта! диде ул,кытыршы кулларын маңгаена куеп...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас