

Айнура , башында кайнаган мең сорау белән капка эченә узды. Тиз генә, билгеле урыннан ачкыч алып, уйлана- уйлана йозакны ачты да өйгә керде.Әти эштән кайтып җитмәгәндер инде ,әни кая микән дия - дия аш салды.Чәйнеккә чишмә суы тутырып, аны кайнатырга куйды.Ә уеннан һаман да Зәйтүнәнең: син бит чегән кызы! дигән сүзләре китмәде.Моңа хәтле дә әйтәләр иде аңа.Ләкин аны ничектер башка төрлерәк итеп, яратып, үз итеп әйтәләр иде.Ә Зәйтүнә апа? Илшат килеп җитмәсә, тагын ниләр әйткән булыр иде микән?Шулай уйланып, көзге каршына барып басты Айнура:
- Тәәк! Тәәк! Сәләм цыганка! диде ул елмаеп, маңгаена сибелеп төшкән чәчләрен, артка сыпырып. Илшатның әнисенә үпкәләп тә булмыйдыр әле?Чегән кызларына ошаганмын бит..Алай дисәң, әтигә дә ошаган инде. Бәлки әтием, Гомәр -чегәндер?Әллә бабам? Әлләә? ...Уух!Белмим инде, белмиим. Әти татар, әни татар.Ә мин чегәнме?диде Айнура.Әнидән сорасам кирәкне бирә инде түлке.Әтинең үзен дә ,чегән арбасыннан төшеп калган дип көләләр инде.Сораргамы? Юкмы? ...Наверно, монда бабам чегән булгандыр.Ә әтинең белдерәсе килмидер..
Шулай үзе белән үзе сөйләшеп, өйдәге вак төяк эшләрен эшләп куйды Айнура.Ашка салырга, бәрәңге, суган әрчеде.Ул арада әнисе дә килеп керде.Бәй , кызым кайттың мени.?Мин Фәнис абыйларыңда идем.Нишләп, Индира кайтмады соң әле?Мин сезне бергә кайтырсыз ,дип торган идем.
-Ул, әни! өстәмә эш эшләп калды.Тиздән кайтыр дип,Айнура суган әчесеннән чыккан күз яшьләрен сөртеп куйды.
Кызыыым! Әллә еладың инде? Ни булды? диде әнисе, кызының яшьле күзләренә карап.
Менә бит җай чыкты.Хәзер сорыйм әнидән, дигән уй узды Айнурадан.Ләкин әнисенең, кояштай җылы карашын тоеп: Чит әни, ничек сиңа шулай яратып карасын инде? дип , кире уйлады.Һәм шактый тынычланып : Әни! суган әрчегәндә еласаң, биемең усал була дип әйтәләрме әле?дип көлеп тә җибәрде .
.Ооой! Кызым, җаным! Куркыттың бит.Мин сине елагансың дип торам дип ,Мәдинә Айнураны кочаклап алды.Шулай кызым! Суган кергәндә еларга ярый ла ул.Ә менә тормыш булгач, көтелмәгән төрле хәлләр килеп чыгуы бар..Ул чакларда һич тә бирешергә ярамый.Күз яшьләре белән, нәрсәгәдер үкенеп утыру бер кайчан да ярдәм итми ул.Сабыр, нык булырга кирәк тормышта.
Әнии! Сезнең тормышта да булдымы әллә авырлыклар? Алайса , мин үземнең бәхетле икәнемне генә беләм бит.
Булды кызым, булды! Кешегә сөйләсәк, кеше ышанмас хәлләр дә булды.Ләкин без, әтиең белән бирнигә карамый, яшәүне дәвам иттек.Ялгызым булсам, күтәрә дә алмас идем мин ул чакта.Ләкин янымда хәлгә кереп, мине яратучы, юатучы ирем- әтиең булды.Авырлыкларны җиңеп, бәхетле була алдык.Синең дә Илшатың бар.Ә ул бик акыллы егет.
Әйе, әни! Акыллы.Ләкин менә беләсеңме? Инде сөйләмәм дә дигән идем.Бүген аның әнисе ,минем каршыга очрады да: Минем малайның башын әйләндереп йөрмә яме.Син бит чегән кызы! диде.Әни ! Сез миннән бернәрсә дә яшермисезме? Әллә соң әти, чынлап та чегән малаемы? Ошаган бит без , икебез дә койган да куйган чегән.
Шулаен шулай да, кызым.Әтиеңнең авылда кушаматы чегән бит.Сине шуңа чегән кызы диләр инде.Саматны да бит, кемдер Гомәр малае, кемдер чегән малае ди.Моңа аптырыйсы юк инде.Зәйтүнә яшь вакытта үзе дә, әтиеңә үлеп гашыйк булып йөргән иде ул.Әтиең генә мине сайлады.Шуңа җенләнеп кенә әйтәдер әле.
Кызык икән.Матур шул безнең әти!.Кызлар яраткандыр.Ну кушаматны тикмәгә генә такмыйлар аны.Утсыз төтен булмагандай, сәбәбе тирәндәдер моның.Әйдә әбидән сорыйбыз!
Әтиең сорады, кызым.Ул да шул синең шикелле, аптырап йөри иде элек.СинКамил малае дигән әбиең.Бетте китте.Син кызым, әтиеңне дә алай интектермә.Әбиеңне дә.Әгәр әтиең , менә хәзер: Әйе, син чегән кызы! дисә нишләрсең?
Юк индее! Син нәрсә, әни? Мин бит кеше әйткәнгә генә сорыйм.Сезнең кебек әти- әни булгач, миңа ни кирәк ди? Ә син әни? Син дә минем чегәнгә ошаганымны күреп торасың бит, әллә юкмы?Әйе .Әтиеңә ошагансың кызым..Шулай да, минем сиңа гына сөйлисе серем бар.Ну менә, хәзер сорама.Унынчыны бетергәч , яме?
Ой , әни! Нигә әйттең инде? Хәзер үк беләсем килә бит.Нигә шулай озак?диде Айнура, әнисенең әйтәсе серен тизрәк беләсе килеп.
Бәлки әле, иртәрәк тә сөйләрмен.Әле вакыты җитмәгән.Ни дисәң дә бер ел, унсигез ел түгел инде диде әнисе, бераз уйланып.Бар кызым, дәресләреңне кара.
Иии, әнии! Сөйләмисең инде, алайса.Ярар, мужет сөйләп тә куярсың әле дип, үз бүлмәсенә кереп китте Айнура.Ләкин хәзер, дәрес кайгысы калмады анда.Нинди сере бар, әнинең?Нигә унсигез ел, бер ел түгел диде?Сизәм, нәрсәдер яшерәләр.Тик нәрсә? Кайчагында, әнинең елаган вакытларын күрәм, нигә?Нинди авырлыклар кичергәннәр? Ул хакта да сер.Мин аларның кызы түгел, ә менә ташлап киткән чегән кызы булсам?Ни дисәң дә, элек чегән таборлары күп торган диләр.Юктыр..Мине шулай яратып үстерә алмаслар иде дип уйлады ул.Эх, әни!Сөйләсәң ни була инде? Мине аңламас бу, дисеңме икән?...Тормышта көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин дип, нәрсә әйтергә теләдең инде?...Ләкин, инде исеме белән дә әйтмичә, кызым гына дип торган , әти әнисен башка борчырга теләмәде Айнура.Кирәк икән сөйләрләр әле.Ә кемдер , чегән дип әйтә икән, әйтсен...Шундый уйлары белән, көчкә генә дәресләрен карап бетерде дә, күршедәге иптәш кызы янына кереп китте..
Ул төндә Мәдинә белән Гомәр, озак йоклый алмый яттылар.Сагынып ,уллары Айнурны беренче тапкыр кулга алган көннәрен, беренче тапкыр елмаюын искә алдылар.Зараны жәлләп сөйләштеләр.
- Гомәр!мин кызга; серем бар, унны бетергәч сөйлим дидем бүген.Исән булсак, аллах бирса киләсе елга , барын да сөйләрбез , яме? Укып бетергәч, үзе хәл итәр аннары.Аңарчы конечны, улыбыз кайтып кермәсә.Ә хәзер, иртә әле.
Ярар, хатын! Ничек аңлатырбыз түлке? Айнура безне аңлармы?Ярар,сабыр төбе - сары алтын.Кара әле Мәдинә, алтын дигәндә , Айнураның бизәнү әйберләрен бирик мәллә?
Киләсе елга, Гомәр.Мәктәптә барыбер алтын тагарга ярамый әле.Менә сөйләп биргәч, тапшырырбыз.Әйдә, бу хакта гел сөйләшеп үзебезне бетермик әле, яме?
Шул көннән барсы да тынычланып калгандай булдылар.
Айнураның да чегән дигәннәргә, исе дә китмәде.Башын горур күтәреп, укуын дәвам итте.Илшат белән дә араларын өзеп куйды.
Илшат! Мин сиңа әйтмәгән идем, ачуланма яме! Әниең дөрес әйтә.Мин чынлап та чегән кызы. .Әллә шуңа менә, мин чегән егетен яратам.Ә сине әнә, Әдилә ярата.Бәлки аның белән очрашып карарсың диде ул.Татар егете, татар кызы белән булырга тиеш.
Чегән егетен яратам..Белсә иде ул, шул вакытта Айнура фәрештәләрнең әмиин дип, канат җәйгәнен.
Илшат үзе дә күптән сизенә иде.Алар арасында ниндидер бер аралык бар.Артык матур, горур Айнура һәм матур булса да, артык юаш Илшат.Айнура янында үзен , нигәдер кимсетеп тоя иде Илшат.Әллә шуңа, алда якын дуслар булып калырга сөйләшеп, яратуларына нокта куеп карарга булдылар.Һәм яшьлекләрендә беренче дөрес карарлары иде бу.Чөнки чып чын чегән кызының күзе, барыбер ,юлына чыккан чегән егетенә төшәр иде.
Хәзер Айнура мәктәптән , я Индира белән кайта.Ә соңга калса, Әдилә белән Илшат озатып куя торган булды.Авыл халкы да бер шау гөр килеп алды да, тынычланды.Чөнки сөйләшергә икенче сәбәп табылды.Авыл уртасындарак торган Рахимулла өен, Зәбирә дигән хатын сатып алган....
Чулпанлылар, аңа терәлеп торган Өч нарат халкы да, хәзер уртага салып, Зәбирә турында гапләштеләр.Кем ул? Башта кая торган? Нигә үзе генә, ире бар микән? Нигә ,менә нәкь Чулпанга төпләнергә булган?Ләкин нигә? дән башка сөйләшергә сүз тапмадылар. Чөнки,Зәбирәнең күп еллар элек , район үзәгендә торганын гына ,бер ничә кеше искә ала алды.Ә калган сорауларга җавап , шул килеш һавада асылынып калды.Зәбирә үзе дә күп сүзле булмады.Юлында очраган кешеләр белән, ягымлы гына итеп исәнләшүдән узмады.Аның шулай серле итеп, елмаеп йөрүе, авыл халкын да тагын да кызыкзучанлык уятты.Ә менә , тәрәзә төбендә ,яран белән тамчы гөлдән башканы күрмәгән Чулпанлылар, бу серле хатынның әллә нинди , янып торган матур гөлләрен күреп исләре китте. Яз җиткәнен искәртеп, шаулап чәчәк атып утырган гөлләр, инде шактый тузган Рәхимулла абый өенә, җан өргәндәй булды.Хәтта авыл да җанланып киткәндәй булды.Якын тирәдә бушап калган, хуҗасыз өйләр , мескен сыман шушы нигезгә төбәлде. Ни әйтсәң дә , караңгы төннәрдә янган лампочка нурларының, тәрәзәләрдән балкып торуы,нигез өчен үзе бер бәхет шул.
Кичләрен баганаларда, ялт итеп утлар янып, йөрер өчен ярыйсы гына таш юл булса да, Чулпанда һаман да кибет мәсәләсен хәл итә алмыйлар әле.Менә шуңа, кемдер йомыш белән район үзәгенә баргач,үзенә кирәк яракны алып кайтса, кемдер Өч наратта урнашкан райпо кибетенә йөреп торды. Ләкин инде атна буе, кибеттә Зәбирәнең килүен көтсәләр дә,ул гына һаман күренмәде.Аның каравы атна ахырында, гөрләп аккан кар суларын ерып, зур яхшы машина,Зәбирә апаның капка төбенә килеп туктады да, аннан төшкән, ир уртасы , зур зур сумкалар күтәреп, капка эченә кереп югалды. Һәм менә тагын чыш- пыш китте.Монсы кем микән? Ире булса, яшь күренә.Малаедыр дигән уртак уйга килделәр.
Ул тирәдән узган кешеләр, теге ирнең Зәбирә апа белән сөйләшә сөйләшә , эшләр эшләп йөргәнен, русча сүзләр кыстыргалап булса да, бик матур итеп татарча сөйләшкәнен күреп ишетеп , бик тату, акыллы гаиләгә ошап тора дигән фикергә дә килделәр.
Әкренләп нәзек билле җилләр, җәй исләре дә алып килде.Чулпан бер сихри, әкият дөньясына чумды.Өзеп сайраган кошлар тавышы, җиңелчә урман шавы тагын да ямь өстәп җибәрде авылга.Ә бер көнне Айнура чишмәгә суга төшеп барган җиреннән, Зәбирә апаның судан кайтканын күреп, үзенең чиләкләрен яшел чирәм өстенә куйды да : Ни хәлләр Зәбирә апа! Ничә ай торасыз инде Чулпанда, ә без һаман да танышмаган диде.Мин сезнең исемне беләм, ә менә мин Айнура исемле булам дип , елмаеп Зәбирәгә карады.Әйдәгез мин сезгә булышам Зәбирә апа, бирегез көянтәгезне дип, җитез генә , көянтә белән сулы чиләкләрен җилкәсенә асып та куйды. Көтелмәгән ярдәмнән,Зәбирә апа читенсенеп тә куйды.Кайта идем инде, сеңлем.Әниең дулап атмасмы? диде.
Юк инде, Зәбирә апа! Сез нәрсә? Булышмаган булсам , дуларга мужет менә.
И, Айнура! Әниең шундый киң күңеллеме? Рәхмәт инде.Исемне дә сиңа бик матурны сайлаганнар.Айнура-Ай нуры.Төнлә дә нур сибеп торучы.Мин сине тәрәзәдән, мәктәпкә барганыңны, кайтканыңны еш күрә идем.Кешеләр янына бик чыгып күренеп йөрмәгәч, исемеңне генә белмәдем.
Менә хәзер белдегез инде, Зәбирә апа.Сезнең дә исем матур.Минем андый исемне ишеткән дә юк иде әле.Бик сирәк исемдер ул.Гөлләрегез дә бик матур!.Бездә күбрәк яраннар үсә.Ак, кызыл , ал.Ниндие генә юк.Ә сезнең нинди гөлләр бу? Мин гел шул , сезнең гөлләргә карап узам.Үзләренә чакырып тора кебек, алар сезнең.
Ә чакыргач, нигә килмисең Айнура?.Әйдә бүген безгә кил.Бергәләп танышырбыз.Син үзең турында сөйләрсең.Ә.мин үзем турында .Исемең генә түгел, сеңлем.Син үзең дә бик матур.Син бер дә авыл кешеләренә ошамаган.Ну минем сине кайдадыр күргәнем бар сыман.Белмим ,но кемгәдер ошатам мин сине.
Айнура тигез, ап- ак тешләрен җеиелдәтеп , көлеп җибәрде.Әйтимме кемгә ошатасыз? Чегәннәргә! Мин бит " чегән кызы" Зәбирә апа, диде ул елмаеп.
Чегән кызы?! Ничек алай? Чулпанга каян күчеп килдегез?
Юк , Зәбирә апа.Мин монда, Чулпанда туып үскән.Минем әтинең кушаматы " чегән".Шуңа күрә , мине Чегән Гомәр кызы диләр.Ә әти , чынлап та чегәннәргә ошаган.Мин дә диде, Айнура җитди генә.Шулай сөйләшеп кайтып , капка төбенә җиткннәрен дә сизми калды алар.Айнура, сулы чиләкләрне өйалды идәненә куеп саубулашып чыгып та китте.
Рәхмәт, Айнура сеңлем! Бүген, вакытың булса безгә кил яме дип, капка төбенә чыгып, озатып калды Зәбирә.
Ярар, апа! Килермен алайса диде дә ,Айнура, атлый йөгерә чишмәгә төшеп китте.
Әни! Әниии, мин кайтыым!диде Айнура, чиләкләрен сәкегә куеп.Мин бүген Зәбирә апа белән дә таныштым.Мине кунакка да чакырды әле.Мужет кич белән барып та кайтырмын.
Ничек синең белән, сөйләште әле Зәбирә апаң.Ул бит , исәнләшүдән узмый иде?
Үзең сөйләшмәгәч, узмый инде , әни.Без менә сөйләштек дип, бакчага чыгып китте Айнура.Зәбирә апасы, ничектер күңеленә бик хуш килде аның.Барам әле янына дип уйлады ул.Һәм барды да.
Ул килгәндә Зәбирә өстәл әзерләп йөри иде.Бәй, кызым!Килдеңме? Вәт, молодец! диде ул, кояштай балкып.Уз әйдә, уз! Читенсенеп торма.Хәзер ,бу авылда иң якын кешем син, дип Айнураны, залда торган яхшы, йомшак диванга утыртып та куйды.Мин хәзер .Әзерләп кенә бетерәм дә, чәй эчеп алырбыз., рәхәтләнеп сөйләшербез дип, кече якка чыгып китте.
Зәбирә чыгып китүгә, Айнура өйне күзәтә башлады.Ә гөлләре ?эчке яктан тагын да матур икән дип, уйлап та бетерә алмады, күзләре стенада, кызыл лента бәйләгән гитарага төште.Гитара?! Кем уйный микән, анда? Малаемы, әллә оныклары микән?Эх ! Мин дә уйный алсам, рәхәтләнеп уйнар идем.Нигәдер кечкенәдән, уйныйсым килде шул , дип уйга калды Айнура...
Кулларын алъяпкычына сөрткәләп чыккан Зәбирә, Айнураның бу халәтен күреп елмаеп куйды.
Таныш инструмент күрдеңме әллә? Айнура?диде ул, кызга карап.
Эх , Зәбирә апа! Белсәгез иде сез минем , гомер буе гитарада уйнарга хыялланганымны.Ләкин бу тирәдә, анда уйный белүче юк безнең.Район үзәгендә бардыр да инде.Анда гел йөреп булмый әтинең дә эше күп.Ә сезнең гитарада кем уйный?
Мин , үзем уйныйм Айнура.Ирем дә бик яхшы уйный иде.Ул өйрәтте инде мине.Әгәр теләсәң, мин дә сине өйрәтәм.Алай авыр түгел ул.
Айнура, шатлыгыннан ничек сикереп торганын, ничек Зәбирә апасын кочканын сизми дә калды.
Чынмы?! Зәбирә апа, сез мине өйрәтәсезме? диде Айнура, ата каз сыман бер урында, тыпырдап.
Өйрәтәм, әлбәттә өйрәтәм.Тик башта , әйдә чәй эчеп алыйк, диде хуҗа хатын елмаеп.Ә Айнура? Ничек син шулай гитараны ярата алдың? Татар халкы , күбесе гармунга тартыла бит
Әйе,!Белмим,Зәбирә апа! Тик мин үземне белә башлаганнан бирле гитара тавышын яраттым.Нигәдер минем җаныма якын ул.Гитара тавышын ишетсәм, очып киткәндәй булам... Айнура, үзенең күчтәнәчкә алып килгән, урман җиләге вареньесын бирергә дә , чүттән генә онытмады.Көлә көлә чәй әчкән арада, Айнура зал ишегеннән күренеп торган гитараны күзләсә, Зәбирә кыздан күзен алмады.Кемгә ошаган соң әле бу? Кемгә? Нигә каядыр күргәнем бар кебек тоела соң әле?.
Чәй эчеп бетерүгә, Айнура рәхмәт әйтеп , күз ачып йомганчы чокырларны юып куйды да, залга , гитара янына килеп утырды..Нинди акыллы, булган кыз син Айнура! Вәт! минем киленем булып куйсаң? Гитарада уйнап ятар идек, дип көлде Зәбирә һәм гитараны алып уйнап та җибәрде.
Тополя, тополя.вся в пуху...Потерял я любовь, не найду...
Бу җырның бер куплетын гына уйнады да, Зәбирә апасы Айнурага таныш , әтисенең дә яратып җырлый торган, чегән җырын чиертеп җибәрде.Ул уйный башлауга, Айнура нәкъ чегәннәрчә җырлый да башлады: Эх гитара, гитара көмеш кыллары, күңелле дә...Тик җырлап бетерә алмады, Зәбирәнең аңа аптырап карап торганыннан туктап калды.
Көләсезме, Зәбирә апа? Җырлый алмаган килеш, җырлап торма әле! Дисезме?
Юк, Айнура! Юуук! Татар кызы, шулай дөп дөрес итеп, чегәнчә җырласын әле?Ничек, шаккатмыйсың ди, монда? Кайдан өйрәндең болай?
Бу җырны, Зәбирә апа, әтием җырлый.Ул да ярата, чегән җырларын.Гитараны да бик ярата ул.Ә сез? Сез каян беләсез, чегән җырларын Зәбирә апа? Гитара чегән җырларына бигрәк тә туры килә шул!
Зәбирә, гитарасын Айнурага тоттырды да, әйдә сеңлем чиртә башла.Ә чегән җырларын, иремнән өйрәндем .Чегән ул минем дип , Айнураның бармакларын кылларга тидерде.
Ничек чегән? Кушаматы ту же " чегәнме" әтинеке шикелле?диде Айнура, күзләрен зур ачып
Юк , сеңлем.Кушаматы түгел, үзе чып чын чегән.Ләкин , ат иярләгәндә, аты каты тибеп, имгәнде.Шуннан рәтләнә алмады инде.Бик иртә китте шул.Минем өчен бик әйбәт ир булды ул.Кызганыч, бик сагынам үзен.Ярый әле, улым белән кызым бар.Алар булмаса авыр булыр иде.Иремнең әтисе, бик бай барон иде.Байлыгы безнең балаларга да тиде.Улым агач зшкәртү заводында нәчәлник.Аның бер малай гына.Теләмәделәрме, барып чыкмадымы шунда, бер малай белән калдылар.Богдан исемле, бик матур егет.Менә авылга кайткач таныштырырмын әле.Институтта укый..Ә Чулпанга күчеп кайтуның сәбәбе дип...тын гына сөйләп китте Зәбирә...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова