Ни булды Гомәр? Нәрсә язганнар? диде Мәдинә куркып.Гомәр берни эндәшмичә , кәгазъ битен хатынына сузды.Мә, Мәдинә ! Үзең укы, Минем бу битне күтәрергә көчем юк диде ул, күз яшьләрен сөртеп .Үзем гаеплеее , үзеем.Балам- күз нурымны саклый алмадым.Әни , беркөнне генә әйтеп кайтарды, югыйсә..Чегәннәргә ышанма улым, дип кабат кабат әйтте бит.Ә мин, нәрсә? Әни, мин үзем дә чегән малае дип көлгән булдым бит әле.Янәсе, чегәннекен чегән урламый.Урламый сиңа, шуңа чегән бит инде алаар.
Кая әле,Гомәр, бир, тизрәк.Бәлки чегәннәр дә түгелдер диде Мәдинә.Аннан, дерелдәгән куллары белән, язылган хатны кулына алды.Кем булсын , инде хатыыын! Кем булсыыын? Менә бит, язганнар.Шул баронның гына эше инде бу.Аңа гына кирәк икән бит малай.Ә мин? Менә миңа нишләргә? Миңа ничек яшәргә соң, хатыыын? дип, ыңгырашты Гомәр.
Тукта әле Гомәр, әйттем бит мин сиңа, тынычланыйк дип.Миңа рәхәт дип беләсеңме әллә? дип, Мәдинә хатны укый башлады:
:Барон приказы белән, мин йөрәгемнән өзелеп төшкән баламны монда калдырам.Кызым белән бергә, җанымның яртысы да монда кала.Әгәр дә, мин моңа риза булмасам, ирем мине табордан куачак.Ә мин, бер чегән хатыны , яңа туган бала белән кая бара алам....Әйттем бит , баронның гына эше бу дип, эх! диде Гомәр! Эх, Мәдинә! Нәрсә соң әле бу?. Мәдинә бер сүз әйтмичә , укуын дәвам итте: Мин сездән үтенеп сорыйм, баламны читләргә җибәрмәгез! Зинһар өчен, ярата алмассыз , беләм , тик шулай да саклагыз Зараны.Ә менә , малаегыз өчен кайгырмагыз.Мин аны кадерләп үстерәчәкмен, чөнки бу эштә минем дә гаебем зур.Тиздән ул үзе дә барон булачак, менә шул чакта мин аңа дөресен сөйләячәкмен.Чөнки ул вакытта инде, мине яклаучым була ячак.Хәзерге кебек иремнән куркып тормаячакмын.Ә хәзергә, мин үзем дә сезнең кебек, гомер буе кызымны уйлап, сагынып яшәрмен инде. Кызымның исеме Зара! Ә малаегызга, иремә гомеремдә беренче тапкыр каршы килеп, Руслан исеме куштырачакмын.Руслан! Чөнки алга таба , үз тормышы белән яши башлагач , чегән исеме белән яшәү авыр булачак дип беләм.Зинһар өчен , баланы эзләмәгез.Бу файдасыз! Аны ничек яшерәсен , без үзебез генә беләбез.Ә хатны уку белән ягыгыз, чөнки бу хат баронга эләксә, ул мине юк итәчәк.Ул вакытта инде балаларыбызны мәңгегә югалтабыз. Хушыгыз.Земфира...
Нәрсә дигән, Мәдинә? Эзләмәгез, файдасыз, дигәнме? дип сораулы карашын хатынына төбәде Гомәр.Әйе, Гомәр! Фай- да- сыз! дигән.Иренең шул арада, ябыгып киткән йөзен, эчкә баткан сагышлы күзләрен күреп, үксеп елап җибәрүдән чак тыелып калды Мәдинә.Нишләргә соң, кадерлем? диде ул.Нәрсә уйларга, безгә? Алдан план корган инде болар.Табор алдан киткән бит, ә болар безне саклап йөгән .Урманга бармасак та , уйларында булгач, урларлар иде инде.Кара әле, Гомәр? Ә милициягә китсәк хәзер үк?... Юк Мәдинә, юк.Ничек яшерәләрдер, чуртым белсен.Ә менә чегәннәр арасыннан, урланган балаларны таба алмаганнарын ишетеп беләм мин.Анда барсак кызсыз да калырбыз.Бер көн килеп, Земфира Айнурыбыз белән килеп керсә, без ул мескенгә нәрсә диярбез?
Әйеее, мескен хатын .Иренә буйсынмый булдыра алмагандыр шул инде.Зара..Зара...дип тыныч кына йоклап яткан балага карады Мәдинә. Бу мескене дә еларга да куркып ята бугай, жалко да инде монсы да дип, арбаны стена кырыена этеп куйды.
- Бу нәрсә тагын? дип, Гомәр арба астыннан килеп чыккан, кечкенә төенчекне күтәрде.Берәр ырымлаган нәрсә булмасын тагын дип,бисмиллаларын укып, Мәдинә төенчекне чишеп җибәрде.Ә аның эчендә, берсеннән берсе кыйммәтле алкалар, йөзек , беләзекләр җемелдәп ята иде. Ни дисәң дә , барон кызы шул ! диде Гомәр.Шулай аптырашып, бер берсенә карап торганда, Зара да шыңшып куйды.Иии, мескен бала.Мәдинә! Кайчаннан бирле ач бит инде бу кыз, диде Гомәр.Әллә ашатып карыйсыңмы соң? Сыер сөте эчертсәк, ярар микән инде дип , хатынына карап куйды.
.--Нинди тыныч бала соң бу? Безнеке бу гомер ашатмасаң, дөнья җимерер иде инде дип, Мәдинә кызны кулына алды.Бераз уйланып, карап торганнан соң, күзләрен чытырдатып йомды да, сөт белән тулы күкрәген балага каптырды.Тегесе шуны гына көткәндәй, нәни бармаклары белән капшый- капшый , чупылдатып имә дә башлады...
Төне буе йоклый алмады Мәдинә белән Гомәр.Йоклый алмадылар гына түгел, керфек тә какмадылар.Берәр сәгать черем иттеләр микән, иртүк торып та утырдылар. Айнурдан башка бер төнне уздырдык, хатыыын! диде Гомәр, бишектә мес мес йоклап яткан балага күз атып.Кайларда йөри микән инде минем улым?.Аны да шулай чегән хатыны ашата микән?Эзләсәк, файдасыз дип уйлыйсыңмы, Мәдинә? Баш эшләмии әле ,нишләргә?диде ул, бераз тынычланып.Мин сине Мәдинә, артык йомшак минем хатын дип йөри идем, ә син миңа караганда , күпкә көчле булып чыктың бит.Молодец! Син дә баш күтәрми, елап ятсаң, нәрсә булыр иде? Уйларга да куркыныч , диде ул, хатынына сокланып карап.Кара әле, хатын! Мин дә әти язмышын кабатлыйм булып чыга түгелме соң әле бу?Ул да бит , мине -бер ят чегән малаен, тел теш тидертми, кадерләп үстереп, аякка бастырды.Менә хәзер мин Зараны шулай үстерергә мәҗбүр.Эх, бу дөньяны диген, инде син, ә?Шулай сөенеп, рәхәтләнеп яшәп ятканда бит.
Шулаен , шулай Гомәр! Ләкин , күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый диләрме?Димәк , бездән генә дә тормый кадерлем.Тегеләй итсәк, болай иткән булсак дип, үкенеп утырудан файда юк диде Мәдинә.Башны күтәреп, алга таба яшәргә өйрәнергә кирәк.Улыбыз исән сау.Димәк бераз вакыт узуга очрашырбыз да.Ә гомер бик тиз уза ул.Син менә,Зараны карап тор бераз, мин хәзер сыерны савып кына керим дип, Мәдинә абзарга чыгып китте.Хатыны ишекне ябуга, Гомәр бишек янына килеп басты.Зара, Зара дип уйлады ул.Димәк , төшләремә кереп, муеныма сарылган , нәни кыз - син ул.Ә мин җүләр, нәрсә юрарга да белми йөрдем.Хәер, кемнең башына килсен ди, мондый хәлләр...
Ул арада Зара күзләрен ачып, Гомәргә карап елмаеп куйды.Һәм шушы , нәни бөрлегәндәй күзләр, шушы ниндидер бер ялварулы , сөйкемле күз карашы Гомәрне мәңгелеккә сихерләп тә куйды.Курыкма яме, Зара! Курыкма! Без дә сине яратырга өйрәнербез.Бәхетле булачаксың әле син, дип Гомәр салмак кына бишекне тибрәтә башлады.
Мәдинә эшләрен бетереп, чәй әзерли башлаган иде, тик Гомәр генә: Мәдинә! Минем тамактан ашау үтми әле.Мин кәнсәләргә барып, Искәндәр абыйны күреп кайтыйм .Ул , күпне күргән башлык.Берәр төпле киңәш бирми калмас дип, авыл советына чыгып китте.
Авыл советына килеп кергәндә, Искәндәр абыйсы нидер уйлап, тәрәзәгә карап басып тора иде.Ә Гомәр дус! Нинди җилләр ташлады әле сине, безнең яраткан урман шүрәлесен, диде ул елмаеп.Ләкин Гомәрнең, үзәк өзгеч күз карашын күреп, әллә нишләп куйды.Ни булды Гомәр? Утыр әле әйдә, сөйлә диде ул...
Нидер булганы энем , йөзеңә чыккан.Я куркытма ни булды? Урманда берәр сәер сөякләргә мазар юлыктыңмы әллә?Су бирим әле, син утыр давай, утыр дип, Искәндәр Гомәргә таба күпне күргән урындыкны этеп куйды.- Юк лаа, Искәндәр абый! Нинди сөякләр дисең соң син? Эшемдә бар да яхшы, тәртип минем урманда.Ләкин менә дип, Гомәр тынып калды.Тамагына килеп утырган төер, сүз әйтергә ирек бирмәде Гомәргә.Җебеп утырма әле монда, ир булсаң, ир бул дип , өстәлгә китереп сукты , озак еллар авыл советын җитәкләп, төрлесен күргән башлык.Сөйлә давай...Моны көтмәгән Гомәр, сискәнеп куйды.Аптыраулы карашын җитәкчегә төбәп, сулы стаканны, кипкән иреннәренә тидерде.Гафу ит Гомәр ,диде Искәндәр, кызып киттем.Син минем около да вокруг йөрергә яратмаганны беләсең, шулай булгач , сузма давай.Ни булды?Гомәр маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртеп: Минем малайны урладылар, Искәндәр абый , диде .Ничек малайны урладылар? Кая? Кайчан? дип , ни сораганын да белми, тезеп китте Искәндәр.Кемнәр икән соң, белмисеңдер инде.Вәт мәльгуннәр.Кем икәнен беләм, Искәндәр абый. Беләәм.Безнең урманда кунак булып яткан ,табор бароны.Урлаганнар дисәм, әле дөрес тә булмас.Алыштырганнар аларны.Минем малай урынына кызларын калдырып киткәннәр дип, бу хәлнең ничек булганын,инәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде Гомәр.Әле үзем барып әйттем бит мин, аңгыра сарык.Малай туды имеш.Шатлыгым белән уртаклашам янәсе.Уртаклаштым менә, диде ул ярсып.Һәр хәлдә мондый яңалыкны ишетергә әзер түгел иде Искәндәр.Бер утырды, бер тәрәзә янына барып басып, уйга калды ул.Аннан кесәсеннән папирос алып, кабызмыйча гына авызына капты да: Да , Гомәр! Даа- диде.Чегәннәр баласын урлаган гаилә , энем сез генә түгел шул, кызганычка каршы.Иң кызыгы шул, күпме эзләп тә, таба алмыйлар бит, ул балаларны.Каян шул хәтле хетри алар, ничек , кая яшерәләр? Беркем белми.Ләкин сезгә Гомәр дус, бик михербанлы чегән эләккән бит.Бу бик сирәк күренеш.Барон булып , барон кызын калдырган.Җитмәсә әле, кыйммәтле бизәнү әйберлзре белән хат дисең.Шулай да Искәндәр абый, вакыты җиткәч бизәнү әйберләрен Зарага тапшырырбыз инде.Исеме шундый кызның- Зара.Ә менә безгә?Безгә нишләргә Искәндәр абый.Сез ни әйтерсез? Берәр киңәш бирмәссезме, дип килдем инде мин диде Гомәр.Кабызмыйча авызына капкан тәмәкесен, кире кесәсенә тыгып, Гомәргә карады Искәндәр.Бу хәл турында , тагын кем белә? Кемгә дә булса сөйләдегезме? диде ул.- Юк, Искәндәр абый , юк.Иң беренче сөйләгән кешем сез, менә.Әле үзебездән башка берәү дә белми бу хакта диде Гомәр.Гүя ниндидер бер мохҗиза өмет итеп .Анысы әйбәт булган , энем.Әйбәәт.Исеме ничек әле , егетнең? диде Искәндәр, тәрәзәгә карап, анда нәрсәдер эзләп табарга теләгәндәй.Айнур исемле .Айнур дип кабатлады Гомәр.Айнур...Айнур дисең, алайса.Тыңла әле энем, елап утырудан , файда юк хәзер.Үкенүдән дә шулай ук.Милициягә барсак, кызсыз да калу бар.Әйдә болай итик без, диде башлык , бераз уйланып.Кызның исемен алыштырып тормыйк.Айнур исемле кызлар да бар бит.Ишеткәнең бардыр.Ярар,Айнура Каримова булыр, ул кызың.Мин Гомәр, законга каршы барып, сиңа булышачакмын, энем.Бу урында озак еллар эшләгәч, дуслар да күп минем.Документларны ясап бирербез , анысы өчен кайгырма син.Тик бер шарт белән.Бу хакта , өчебездән башка берәү дә белергә тиеш түгел.Хәтта , әниеңә дә, ләм-мим.Әгәр менә шул шартыма риза булсаң, иртәгә улыңның документларын алып , минем янга килерсең.Кайгылы төннән соң, күңеленә бераз җылы керде Гомәрнең.Кызны үзебездән һич тә җибәрергә ярамый.Искәндәр абый! диде ул.Чөнки Зараның әнисе, Айнур үсүгә, бөтенесен сөйләрмен дип язган.Әгәр менә шул чакта, безнең янга килеп: Менә сезнең малай, ә минем кыз кая дисә? Ул вакытта ни диярбез.Шулай булгач, Искәндәр абый!, мин монда башка юл күрмим.Бу авыр серне, гомер буе сакларга риза булырбыз.Мәдинә дә бу карарны хуплады.Рәхмәт инде Искәндәр абыйга, безгең хәлгә кереп, үз өстенә шундый куркыныч эшне ала, диде ул.Син Гомәр, иртәгә сөйләшеп кайт яме, район кешесен дә бәхилләтмичә булмас.Риза булсалар гына ярый инде.Искәндәр , ни дисәң дә , озак еллар эшләгән абруйлы җитәкче шул.Әйткән сүзендә тора алды.Шулай итеп, чеп - чи чегән кызы Зара, Айнура Гомәр кызына әйләнеп тә куйды.Ул мескен бала,үз урынын аңлагандай, бик тыныч бала бул ып чыкты.Юкка барга көйсезләнмәде, Мәдинә белән Гомәрне артык елап интектермәде. Бу чегән балалары барсы да шундый тыныч булалар микән , әнисе? диде бер көнне Гомәр, тыныч кына бармагын авызына кабып яткан Айнурага карап. Нәкъ менә , шул көннән башлап, нигәдер бөтен бәләне шушы нәни балага аударган Мәдинәнең дә,йөрәге чәнчеп куйды. Иии , Гомәр! Чын җүләр инде мин, диде ул., үкенгәндәй.Улымны югалткан ачуны, шушы баладан алып ятам бит мин.Бу сабыйның ни гаебе бар соң әле?Кара инде, балакаемны, бездән курыккандай ята , дип бишектән назлап кына ,Зараны күтәреп алды.Гомәр үзе дә, яратып,бөтенләй башка күз белән карады бүген кызга.Мәдинә! Тора тора, песи баласы да, бик якын , кадерле була бит!Ә бу матур кызны, әйтәсе дә юк.Яратырбыз әле, име? диде ул.Гаилә шулай балалары кайтасына өмет итеп, бераз тынычланып яши башлады. Ә беркөнне Гомәр, эштән кайтты да, хатынына серле генә карап:-Мәдинә, әйдә ! Әйткән сүзне үтәргә кирәк дип Зараны күтәреп алды..Ниләр уйладың тагын? диде хатыны аптырап.Бәби туе ! Әллә оныттың инде?Әйдә бу атна шимбә көнгә, кунакларны чакырыйк.Тик менә баланы гына, кыз иде дип, ничек ышандырырбыз.Кайгырма Гомәр! диде Мәдинә.Кызың хәзер үк син инде.Күргән кеше үзенә ошаган дип, шаккатар әле менә, күрерсең.Әйткән сүз, аткан ук дигәндәй, Гомәр белән Мәдинә, бөтен йоласын туры китереп , шаулатып бәбәй туен да уздырып җибәрделәр.Бәрәкәт алла? Ник Гомәәр, хатын малай тапты , дигән идең түгелме соң? диештеләр кунаклар.Без үзебез дә башта, малай дип тордык әле, дип көлеп җибәрде Мәдинә.Врачлар гына, нинди матур кыз дигәч, аптырап куйдык, дип Айнураны күтәреп, кунаклар янына алып чыкты.Монда инде, имеш мимешләргә урын калмады.Ышанмыйча аптырап утырганнар да: Вот это да! Сюрприз бу! дип тел шартлаттылар.Чөнки кап кара күзләрен, зур ачып, елмаеп торган кыз, әтисенең копиясе иде.- Әтиең чегән булып кую да ярады әле, хатын! дип пышылдады Гомәр, елмаеп.Хәтта әниләре дә,ялганны сизми калды.Бары бераз үпкәләгән кыяфәт ясап: Вәәт шутниклар? Үзләре дә бала шул әле болар, дип елмайды.Әтисенә ошаган кыз бала, бигрәк тә бәхетле була диләр, бәхете мул булсын! диде.Аннары, Мулла абзый, бик матур итеп коръән укыды, бүләкләр алыштылар да, сый нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл артында, мәҗлесне дәвам иттеләр.Шулай, бераз ашап алганнан соң Гомәр, урыныннан торып басты да, кунакларга эндәште.Минем сезгә әйтәсе сүзем бар туганнар, тыңлагыз әле ! диде ул.Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова