Литература
27 Февраля 2022, 11:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Ярар, Зәбирә апа рәхмәт! Әнә безнең өй күренеп тә тора инде.Урманга терәлгән беренче өй ул.Мин йөгердем, иртәгә хәтле сау булыгыз.Бик күп нәрсәләр белдем мин бүген.Рәхмәт сезгә, дип Айнура , Зәбирә апасының иңнәренә җиңелчә кагылып алды да, суда йөзгән аккошлар сыман, горур басып , өенә йөгерде.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Ярар, Зәбирә апа рәхмәт! Әнә безнең өй күренеп тә тора инде.Урманга терәлгән беренче өй ул.Мин йөгердем, иртәгә хәтле сау булыгыз.Бик күп нәрсәләр белдем мин бүген.Рәхмәт сезгә, дип Айнура , Зәбирә апасының иңнәренә җиңелчә кагылып алды да, суда йөзгән аккошлар сыман, горур басып , өенә йөгерде.
Юк, татар кызы түгел бу! Үзенә бәреп әйтергә читен булды инде, ну йөрәгем сизә, чып чын чегән кызы бу дип, кызыксынып Айнура артыннан карап калды Зәбирә.Ләкин менә кемгә ошаган! Кая да булса күргәнем булдымы?Белмим, ну ни әйтсәм дә, бик таныш йөз, йөрүләре дә.Әллә? ..дип баскан урынында, бераз уйланып торды Зәбирә.Аннары башын чайкап, юктыр, булмас дип ,өенә таба атлады.Ә салкынча җәйге җил, баштан аяк назлап , бөтерелә бөтерелә исте.Туган ягым җиле! Ничек сагынганмын мин сине дип, сөенеп капкасын ачты ул.Эх, менә капка эчләрендә ирем көтсен иде, хәзер.Чегән булса да, татарча да сукалый башлаган иде бит.Яшисе дә, яшисе иде лә, юк шул язмышлар без теләгәнчә генә бармый ул.Ләкин менә хәзер, аллага шөкер мин дә ялгыз түгел, янымда сөйкемле кыз- Айнура бар.Ай- нуры, дип кабат , кабат кызны искә алды Зәбирә.
Ул арада Айнура да өенә килеп керде.
Ник кайтып йөрдең инде, әә , кызым, диде әнисе, шелтәле караш ташлап.Кунып кына кайтырлаар .Бу гомер ,кешене интектереп утырмыйлар бит инде, я Айнура?
Иии, әни! Без сөйләшеп утырып, вакыт узганын сизми дә калганбыз.Шундый ачык күңелле кеше икән ул Зәбирә апа, диде Айнура.Ул бит, әни !кияүгә чыкканчы,безнең район үзәгендә яшәгән булган.Әнисе , сатырга товар алып кайтканда, милициядән качып, поездан сикереп үлгән.Әтисе гел эчкән..Хәтта әнисенең үлемендә аны гаепләп, кыйнаган да.Сиңа киемнәр алырга барып кына харап булды дип , интектереп бетергән.Ә бер көнне бик каты кыйнап, урамга алып чыгып атканда,чегән егете күреп , үзе белән алып киткән. И Зәбирә апа шул егеткә кияүгә дә чыккан.
Синнән чыга инде, кызым.Нигә булмаган нәрсәләр сөйләп утырасың соң?Татар кызы, әти кыйный дип , чегәннәргә ияреп китмәсен тагын.
Юк инде, әни! Вәт ышанмыйсың име? Менә алайса үзеннән сорарсың.
Сорармын , сорармын.Бар әйдә , әнә аш суынганчы бүл дә аша.Соңга калып йөрмиләр ул.Әтиең белән без ашадык инде.Вәт ә? Татар кызы, чегәнгә ияреп китте ди бит әле, диде Мәдинә.Аннары үзенең дә чегән хатыны икәнен исенә төшереп ,көлеп җибәрде.
Нигә көләсең? Диде Айнура, үзеннән көлә дип, үпкәләп.Җеннәрең килдеме әллә әнии?
Әйе, кызым килделәр.Менә кытыклап торалар диде әнисе, һаман көлә көлә.Үпкәләмә тагын,Айнура! ышанам мин сиңа кызым,ышанаам.Тормыш булгач , бер нәрсәне дә булмас дип әйтеп булмый.Ире кем исемле соң, әйтмәдеме?
Юк әни! Сорамадым да, мин.Исән түгел диде.Бәхтияр исемле малаее,Рубина исемле кызыы, Богдан исемле оныгы барын белдем менә.Аннары ире бик бай барон малае булганын и малаеның завод директоры икәнен белдеи.И все дип, Айнура ике кулын, ике якка җәйде.
Булган инде, ул хәтлесен белгәч җиткән.
Әни менә тагын нәрсә! Мин Зәбирә апаның гитарада уйнаганын белдем.Гитарасы да бар.Шаккаттым әнии! Шундый матур уйный, әле әти белән без яратып җырлый торган: Әй, гитара, гитара! Көмеш кылларын да уйнап җибәрде.Кызык, мин аның уйнавына соклансам, ул минем чегәнчә, шул җырны җырлап җибәрүемә шаккатты.Мине өйрәтергә дә сүз бирде.Иртәгә барам яме ,әни! Күптән хыяллана идем инде гитарада уйнарга.Сезне борчыйсым гына килмәгән иде.
Яраар, барырсың кызым.Кем барма, дип әйтә ди сиңа.Өйрәнә алсаң, бик яхшы булыр.Бераз өйрәнеп кара да, уйнап була дисәң, гитарасын да алырбыз.
Рәхмәт әни! Ашыйсы да килми башлады инде хәзер.
Чәй генә эчәм дә ятам, дип Айнура кече якка кереп китте.
Гитарасыз нинди чегән булсын инде?Кара инде моны дип, Мәдинә ире янына, бакчага чыгып китте.Ярар, Айнура белән үзем дә бер барырмын әле, Зәбирә апа янына дип уйлады ул.Дөрес булса, икебез дә татар кызлары.Икебез дә чегән хатыннары.Ире барон малае ди бит әле, безнең малайны урлаган баро түгелдер бит? Алай дисәң, Земфира безнең ике кыз дип язган иде.Башка табордыр инде, малае була торып , безнекен урлап йөрмәс бит .
Икенче көнне, Айнура төшкә хәтле бөтен эшне, тиз тиз эшләп бетерде дә, чишмәгә суга төшеп китте.
Әни, мин Зәбирә апага да , чишмә суы алып кайтам әле, яме? Бүген алай озак тормам.Гитарада өйрәнеп карыйм әле, дип Эх гитара ..гитарааны көйли көйли, юкка да чыкты.
Айнура судан кайтып килгәндә,Зәбирә капка төпләрен себереп йөри иде.Ә кызыым, рәхмәт яугыры.Миңа чишмә суы алып кайттың мени.Ии, рәхмәт Айнура.Әйдә керик, дип ишек ачты.
Бик якын кешеләр кебек,икәүләшеп кисмәккә суны бушаттылар да , елмаешып залга чыгып ,гитарага карадылар.
Чиртәбезме, кызым?дип Зәбир саклык белән генә, стенада кадакта эленеп торган гитараны кулына алды.Хәзер мин сиңа, гитарада еш куллана торган берничә аккордны күрсәтәм.Менә шуларны өйрәнә алсаң, музыка дөньясына кереп китәсең инде.Айнура! Әйдә әле,бу бармагың белән өченче кылга, монсы белән дип, күрсәтә күрсәтә кызның бармакларын гитара кылларына тиерде.
Ой, авырттыра икән бит буу! дип елмайды Айнура.Бармакларны да кисә түгелме соң?
Башта шулай инде Айнура! Соңыннан бармакларның тиреләре катылана ул.Сизмисең дә дип, Зәбирә әкрен генә , бармакларны ничек дөрес куярга, ничекчиртергә өйрәтә башлады.
Була бу Айнура! Өйрәнәсең болай булгач.Мин хәзер мичемне генә карыйм әле.Оныгым, Богдан кайтырга тиеш иде бүген.Бәлешемнең исе дә чыга башлады, дип мич янына таба китте.Ә син , кызым! Мин күрсәткәннәрне кабатлый тор әле.Оныгым белән дә танышырсыз, аллаһ бирса, бик матур ул минем.И, нигә әйтеп торам ди инде.Менә хәзер кайтып җитәр дә, танышырсыз.Биик акыллы ул минем дип, сөйләшә - сөйләшә Зәбирә апа мичтәге бәлешен карый башлады.
Ул да булмады тәрәзә каршына, ялтырап торган яңа машина килеп туктады.Айнура гитарасын тоткан килеш, тәрәзәдән карады да, аннан чыккан егетне күреп катып калды...

Я аллам! Кем буу? Айнура гитарасын тоткан килеш,шау чәчәкле гөлләр аша, машинадан төшкән егетне күзәтте.Озын буй, җилкәсенә хәтле төшкән , бөдрәләнеп торган ,кара чәчләр, чалбар өстенә төшереп кигән, матур зәңгәр күлмәк..
Зз, диде тотлыгып Айнура.Ззәбирә апа! Сезгә машина туктады.Әнә бер егет , анда.Карагыз әле, сезгәме ул?
Әй, кызым! Оныгым бит буу!Менә мин сиңа әйткән идем бит, Богдан кайта дип.Шул инде ул, диде Зәбирә, тәрәзәгә карап.Чегәннәрнең борыннары исне шәп сизә шул! Сизгән бит ә, бәлеш исен, әйдә каршы чыгып алыйк әле. Әйдә, әйдә! дип ,Зәбирә апасы Айнураны җитәкләп, капка төбенә чыгып китте.Ии, кызыл итәкле күлмәгемне киясем калган икән дип, Айнура , кыр чәчәкләре төшкән күлмәген сыпырып , аның артыннан иярде.
Әллә дулкынланудан, әллә оялудан алланган бит урталары, Айнураны тагын да матурайтып җибәрде.Кара чәчләренә кадаган, чәчәк заколка, ялгыш кына килеп кунган күбәләкне хәтерләтеп, җилпенеп куйгандай булды.
Айнура , маңгаена сибелеп төшкән, дулкын чәчләрен, артка таба сыпырып , үзе дә белми, бәхетле язмышына таба беренче адымнарын атлады . Алар ишек ачып чыкканда, сумкалар күтәреп Богдан капкадан килеп керә иде инде.ДубрИдин ! диде ул әбисенә елмаеп, һәм көтмәгәндә каршысына килеп чыккан , күз явын алырлык матур чегән кызын күреп, аптырап калды.Дубр, дубр! дип көлде Зәбирә.Нәрсә улым? Төн кызын күрдем дип белдеңме әллә?Чынлап та төн кызы ул.Исеме дә шундый.Ай- нуры!
Богдан каушапмы шунда, әллә андый исемне ишеткәне булмадымы,кызның исемен әйтә алмый интекте.Айрура? Ая...Ай ...дип торды , торды да , әйтә алмый азаплана торгач,Богдан ! дип, читенсенеп әбисенә карадыАның бу кыяфәтеннән Айнура белән әбисе икәүләшеп көлеп җибәрделәр.Шулай бераз, көлешеп алгач,Айнура егеткә :бахталэс! дип елмаеп, куймасынмы??Кызның чып чын чегәнчә, сәләм дигәнен ишетеп, Зәбирә ни уйларга да белмәде. Юк! Юк, тучны татар кызы түгел бу! Ләкин кем кызы соң әле бу? Кемгәдер ошатам.бит?Таныш, бик таныш Айнураның йөзе, дип уйлап , сиздермичә генә кызга карады.Ә бу вакытта Айнура , озын кара керфекләрен бер ачып, бер йомып, мәхәббәт иленә барырга әзерләнә иде.
Зәбирә бер оныгына, бер Айнурага карады.Нинди матур парлар !дип уйлады ул.Һәм , яшьләрнең үзләрен генә калдырырга теләп,бәлешем көя бит дигән хәйлә белән, өенә кереп китте.
Ике яшь йөрәк, ике телсез, ике чукрак сыман, бер сүз әйтә алмыйча, хисләр диңгезенә чумдылар. Күкләрдә язган мәхәббәт, ходай бүләге нәкъ менә шушы буладыр да инде ул...Тынлыкны Айнура бозды: Әйдә керәбез, әби көтәдер инде диде ул татарча, матур итеп.Аның хәзер татарча сөйләшкәнен ишетеп,Богдан бөтенләй аптырап калды.Төш түгелме бу? Син кем? диде ул елмаеп.Ман кхарэн Айнура, диде тегесе, көлә көлә.Кызның әле чегәнчә, әле матур итеп татарча сөйләшкәнен ишетеп,Богдан бөтенләй буталып бетте. ..Сумкаларын күтәреп , кыз артыннан иярүдән башка чарасы калмады аның.
Алар өйгә килеп кергәндә, әбисе өстәл әзерләп бетерә иде инде.Әйдәгез, әйдә! Кулларыгызны юып алыгыз да, утырыйк.Ату бәлеш суына диде ул, чәйгә чокырлар әзерләп.Богдан , сумкасын ачып, алып кайткан күчтәнәчләрен өстәлгә куйды.Айнура әле,бер дә күрмәгән әллә нинди , матур пачкалы печеньелар, ука кәгазьле конфетлар, өстәл түренә менеп кунаклады.
Нәрсә улым? Айнура ошадымы сиңа? Күрдеңме? Чулпанда нинди матур кызлар яши! диде Зәбирә апа, оныгына төрттереп.
Ничек Чулпанда? диде Богдан.Айрура кунак кызы түгел мени?
Айрура түгел! Айнура !диде Зәбирә, көлә көлә.Ул монда яши, миңа да булыша.Менә ул алып кайткан чишмә суыннан чәй ясадым.Әйдәгез, әйдә !эчеп, ашап утырыгыз.Син Богдан ,юлдан кайткан кеше, әйдә ныгытып аша.Айнура кызым, син дә оялып утырма, чит кешеләр түгел бит, дип конфетларны кызга табарак этеп куйды...
Өстәл янына утырганнан бирле, Богданның күзе ирексездән гел Айнурага төште.Күзләре белән күрмәмешкә салышса да Айнура сизде , йөрәге белән сизде.Богдан аңа гашыйк! Ул да озын, кара керфекләре аша егеткә карап карап куйды.Ул үзе дә баштан аяк гашыйк булды ләбаса.Ул үзе дә менә хәзер, егетне кочаклап алырга әзер.
Тагын чәй эчмисезме, балалар?дип Зәбирә апа чәйнеккә үрелде.
Юк, Зәбирә апа! Рәхмәт сезгә ! Әйдәгез! мин савыт сабаларны юып куям да, кайтамдыр дип, Айнура табакка үрелде. Гитара турында хыяллары, бүгенгә, онытылып торды аның.Ул хакта уйларлык хәлдә түгел иде инде ул.
Бу юлы, үзем юам Айнура ! диде Зәбирә апа.Син бар, әнә Богданны бераз авыл белән таныштырып кайт, дип оныгына эндәште.Улым бар, Айнураны озатып куй, бераз танышырсыз да дип, кызга сиздермичә генә , күз кысты да:Үзең чегәән,яраткан кешең татар булсаа, бигрәк күңелле ул, дия дия ишекне япты.
Айнура белән Богдан, күптән танышлар шикелле, урам аша күренеп торган , урман сукмагы буйлап алга атладылар.Ничек матур, сез дә! Дип , сокланып як ягына каранды Богдан.Аның авылны мактавын ишеткәндәй, җиңелчә генә урман шаулап куйды.Шул җырга, берсен берсе уздырып сайраган кошлар тавышы кушылды.Әйтәм, әбинең бу якларга кайтасы килде, хәзер аңладым инде дип, кызның нәфис бармак очларына кагылды ул.Айнураның бөтен гәүдәсеннән , моңа хәтле татымаган рәхәт бер дулкын йөгерде.Менә нинди икән син мәхәббәт! Илшатның әнисе , үзеңә тиң чегәнеңне табарсың әле, дип белеп әйкән, югыйсә.Ә мин үпкәләп йөргән булдым бит әле.Үзем татар булсам да, нигә гел чегәннәргә тартыла соң , бу минем күңел?Җавапсыз табышмак бу минем өчен?Җавапсыз табышмаак...
Бераз шулай, чәчәкләрнең хуш исләренә уралып атлаганнн соң: Ә син чынлап та татар кызымы? дип , сораулы карашын Айнурага төбәде Богдан.Син бит чегән кызы!
Тап татар!дип көлде Айнура.Ә менә син Богдан, ничек татарча аңлыйсың?
Әбиең татар булса, аңлыйсың икән ул, бигрәк тә хитрый татар булса?..Ә менә өзелеп яраткан кешең дә , татар кызы булса?...
Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас