

Мин кызым, бик күп еллар, район үзәгендә тордым.Мәрхүмә әнием бик акыллы, булган кеше булды.Урыны оҗмахта булсын .Элек бит Айнура,алып сатучыларга көн юк иде.Спекулянт кына диләр иде аларны.
Шулай бер көнне, әнием иптәш хатыны белән Мәскәүдән, күлмәкләр, пәлтәләр алып кайтканда, авыл күренә башлагач кына,вагонга тикшерүчеләр кергән.Боларның ахыргы тиеннәрен җыеп алган товарларын , югалтасылары килмәгәндер инде, бар әйберләрен тамбурга алып чыгып, тиз генә ишекне ачып атканнар да, аны- моны уйлап тормыйча, сумкалары артыннан үзләре дә сикергәннәр. Шулай итмәсәләр, тотылганнарны, алган товарлары белән милиция бүлегенә алып барып, штраф салганнар.Куркытканнар.Ә сатып алган, сумка - сумка товарларын конфискавать итә торган булганнар.Шуннан куркып сикергәннәр дә инде.
Мескеннәр! дип әйтимме соң ? дип, Зәбирә күз яшьләрен сөртеп алды.
Шуннан, Зәбирә апа? Шуннан, ни булган дип Айнура, үзенең нечкә бармаклары белән, Зәбирәнең , кытыршы кулларын тотты.
Шуннанмы? Шуннан шул инде, менә.Әнием , сикерүгә башы белән ташка бәрелеп, сразу үлде.Ә иптәш хатынының аяклары сынып, булнистә озак ятса ,да исән калды.Алты кечкенә баласы бар иде аның.Әнә шул балалары бәхетеннән калгандыр бу,диделәр .Ә мин гаиләдә , соң гына дөньяга килгән, бер бала идем.Менә шулай япь яшь килеш ятимә булып калдым да инде.Ул көннәр исемә төшсә, кызым, бөтен гәүдәләрем чемер чемер итә башлый.Бер кеше башына да төшә күрмәсен, андый хәсрәтләр.Андый кайгының бөтен авырлыгын , үз башына төшкән кеше генә аңлыый.Ә чит кеше ул,бер тел шартлатып сөйләшеп ала даа, синең кайгыңны оныта.Үзеңнеке үзәктәә, кешенеке кешнәктә дип, белми әйтмәгәннәр шул.Минем белән дә шулай булды.Танышлар, туганнар жәлләп,бераз хәлемне белеп йөрделәр дә, оныттылар.Әнине елый елый эзләп, кайтканын көтеп , урамнарда озак йөрдем әле мин , ул чакта.Бер бәхетсез гел бәхетсез дип, шул кайгыдан әтием эчә башлады.Ашарга юк, ягарга юк дип, Зәбирә апа, тын гына, сөйләвен дәвам итте.Ә яңаклары буйлап , тәгәрәп төшкән кайнар күз яшьләре, Айнураның кулларына тып тып тамып, утлы күмер сыман пешереп пешереп алгандай булдылар. Зәбирә апаның әйткән һәр сүзе кызның тамагына төер булып тыгылды. Ә ул, алдына карап , сөйләде дә сөйләде...Эчеп йөри торгач, әти чистый кешелектән чыкты, миңа да кул күтәрә башлады.Шулай бер вакыт,тугызны бетереп, инде каникулга чыгабыз дип , сөенеп йөргән җәйге көннәрдә,әтием көндәгечә эчеп кайтып, мине бик каты кыйный башлады.Әниеңне син генә үтерде! Сиңа пәлтә, күлмәк алам дип китеп кенә әрәм булды ул дип,чәчемнән йолкып урамга чыгарып быргыды.Кеше , Айнура! Чүпне дә алай чыгарып атмый.Белсәң иде син,ул вакытта минем нинди хисләр кичергәнемне.Күрсәң иде син, ул вакытта минем күзләремне! Ике теземнән кан ага, терсәкләрем сыдырылган.Әче яшь белән тулган күзләрем берни күрми.Җирдән көч хәл белән генә торам дигәндә, тагын егылганмын.Айнып киткәндә, менә шушы капка төбендә, бер егет кочагында үксеп утыра идем.Чегән егете кочагында.Ул вакытта как раз, Чулпанга чегән таборы тукталган иде.Ә бу егет , район үзәгенә, кибеткә килгән булган.
Хәзер кая барасың инде? Ничек алай, әти кеше үз кызын кыйный дип шаккатты ул.Минем күз яшьләрен сөртеп.Кулъяулыгы белән тездәге каннарны сөртеп алды.Андый назны гомеремдә дә тоймаганга , бөтенләй эреп беттем.
Исемең ничек була? Девушка! дигәне , әле яңа әйткәндәй һаман исемдә тора.Зәбирә исемле мин, әнием үлде, әтием эчеп кайта да,менә гел шулай мине кыйный дигәч, ул:Зара!Син бик матур, әйдә минем белән.Әгәр ошаса калырсың дип, мине япь яшь татар кызын, таборга алып кайтып та китте.Әткәй буласы кеше, бик башлы, күпне белүче барон иде.Әле дә исемдә, аның хатыны мине жәлләптер инде, ертык күлмәкләремне салдырып, бик матур бала итәкле , чегән күлмәге кидереп куйды.Шул көннән башлап , мин Зарага әйләндем дә куйдым.Шунда мине, чегән киеменнән күреп, егетем үлеп гашыйк булды.Шул ук көнне, үземнән үк,минем кулны сорады.Һәм мин, ничә еллар кыен шулпасы эчкән, ятимә бала, " ярар" дидем.Ни хикмәт, әти әнисе дә бер сүзсез риза булдылар.Чөнки булачак ирем, минем хакта , бераз салам да кыстырып сөйләгән булган инде. Ул кичтә, кызыксынып караган чегәннәр арасында, учак янында утырганым әле дә истә.Тик ни гаҗәп, үземне бик бәхетле итеп тойдыйм мин ул вакытта.Хәер, соңыннан да әйбәт яшәдек.Ирем дә бик яхшы кеше булып чыкты. Чулпанда озак тормадык без ул елны, икенче урынга күчеп киттек.Аннары кызым Рубина туды.Бала туган елны мине, барон әти ,дөнья кадәр йортларында калдырып, үзләре дөнья гизәргә, акча эшләргә чыгып киттеләр.Тик менә шул елны, гөнах шомлыгына каршы, ирем , менә шушы Чулпанда бер кызы җәберләгән булып чыкты.Шуннан соң аны, баро малае дип тормадылар, изгой иттеләр.Табордан куылу бик зур хурлык ул, чегәннәр өчен.Шул хәлдән соң ирем минем янга кайтты һәм башка күчеп йөрмәдек инде без.Соңыннан инде, башка чегәннәрдә поселокта төпләнә башладылар.Бу хәлне дә әкренләп оныттылар.Ләкин ирем генә гомер буе үкенде бу гамәле өчен.Миңа алтын алса, аңа да ала иде.Барыбер табып, гафу үтенәм дә, менә шушы ике литрга якын алтынны бүләк итәм дип хыялланып яшәде.Ләкин җитешмәде.Менә хәзер Айнура, сизәсеңме минем монда нигә күчеп кайтканымны?Дөрес, картайгач туган як та тарта.Ләкин иң мөһиме, иремнең амәнәте.Кайчан? Ничек? Белмим.Ләкин күңелем, йөрәгем сизә.Тапшырачакмын мин ул банканы...
Иии, Зәбирә апа! Мин, чегән халкын кешеләрне кызгана торган,шундый нечкә күңелле дип уйламый да идем бит,диде Айнура, Учак тирәли тезелешеп утырган чегәннәрне, күз алдына китереп.
Чегән халкын якыннан белмәгән кеше генә шулай уйлый ул, сеңлем.Мин менә, бик озак еллар, чегән ирем беләм бәхетле яшәдем.Алар балаларны бик яраталар, баласын кыйнау түгел, каты кычкырып ачуланмый да алар.Чисталыкка да чиста, чөнки өч- дүрт яшьлек кызлар инде савыт саба юарга, өй җыештырырга тотыналар.Алар ,шулай яшьтән эшкә өйрәнеп үсәләр.Гаиләдә дә, аларның бары ирләр хуҗа.Хәтта, ике этажлы чегән өендә, ирең беренче катта икән, синең икенче катка менәргә хакың юк.Ну, мин әзерәк татар закуннарын керткәләдем конечно , дип көлеп куйды Зәбирә.
Кызык икәән! Зәбирә апа ! минем дә , күккә ашкан учак телләренә карап,чегәннәр кебек гитарада уйнап, җырлап утырасы килгән вакытлар күп булды .Ләкин хәзер , алар да күченеп йөрмиләр бугай инде.Әтием ,элек гел киләләр иде ди.Ләкин минем ,аларның таборларын күргәнгәнем юк.Ну миңа чегәнәр бик ошый.Аларның музыкалары, моңлы җырлары ошый.Кыскасы, Зәбирә апа, чегәннәр бик серле халык.Ләкин менә, нәрсә дә булса урлау, һәр чегәннең канында диләр.Ансы нәрсә микән?Сез дә урлый идегезме?
Зәбирә апа , матур гына елмаеп куйды.
- Тормыш булгач, булгандыр инде ул, Айнура.Шундый риваять тә яши бит ,әле аларда.Имеш Иисус Христосны тәрегә кадаклаганда, шул тирәдә йөргән чегән, аны җәлләп бер кадакны урлаган .Һәм Иисусның ике аягын бер кадак белән генә кадаклаганнар.Моны күреп торган ходай тәгалә имеш , аларга : урлагыз, дигән.Менә шуңа , алар урламый тора алмыйлар да бугай инде.Ләкин үзләренекенә тими алар.
Ә менә аракы эчүгә килгәндә,минем әтием , мин киткәч үк, эчеп үлгән. Ә мине күрүче, белүче дә булмаган.Эзләмәгәннәр дә.Югалган дигәннәр и бетте , китте.Безнең нигездә хәзер, бөтенләй чит кешеләр яши.Ә чегәннәр Айнура, алар ул яктан тәртиплеее.!Ничә ел торып, исереп егылган чегәнне күргән булмады минем.Алар эчә, эчми дип әйтмим.Ләкин әз генә, күңел ачар өчен генә.Кемнеңдер бәйрәмендә, бер чегән исерә икән, хуҗа өчен моннан да зур позор юк, аларда.Ә бездә, рәхәтләнеп эчәләр, кайчакта әле рәхәтләнеп тукмашып та алалар.
Әти - әнине, олыларны да бик хөрмәт итә чегән халкы.Кыскасы , Айнура, алардан үрнәк аласы мисаллар , санап китсәң күп ул.Мин бер дә үкенмим, теге вакытта юлыма матур чегән егете килеп чыкканыма.Әгәр ул очрамаса, мине нинди язмыш көткән булыр иде,билгесез.
Ә ирегезне гафу иттегезме соң? Зәбирә апа?
Кем ялгышмый инде, кызыым?! Чегәннәрдә генә түгел бит.Гафу иттем, ну ул мескен , үзе дә гомер буе ,бу гамәленә үкенеп яшәде.Әле барам, табам дип тә йөргән иде.Әткәй генә җибәрмәде.Бөтен таборны , милициягә ябалар бит хәзер.Бераз тынычлангач, гафу үтенеп, алтыннарыңны биреп кайтырсың диде.Тик әллә ничек кенә шунда, җитешмәде.Менә мин хәзер, аны табармын кебек.
Белмиим, апа! Күпме ел узган.Табарсыз микән?
Әгәр дә тапмасам , Айнура! Авыл советына алып барып бирәм.Бәлки Чулпан өчен, бер кибет салып куярлар .Иллеләп өй бар бугай, кибетсез булмый. Ерак булмаса да,яшь барган саен Өч наратка йөрисе килмәс бит.Хет, шулай авыл кешесенә яхшылык эшләп, гөнаһын бераз киметә алыр ирем.
Әйбәт булыр иде уул, авылга кибет салып куйсалар.Зәбирә апа!Кем булыр микән соң ул кыз? Әгәр авырга узган булса, баласы чегәнгә ошар иде.Ә авылда чегәнгә ошаган , әти белән мин генә инде. Миңа , үземә үк, син бит чегән кызы! диләр.Моңа ияләнеп тә беттем инде.Ә чынлыкта, ошаганмынмы соң ,мин чегән кызларына?
Әйее, Айнура! Ачуланма, ну мин сине беренче күрүгә үк, бу бит чегән кызы! дидем.Син чынлап та бик ошагансың чегәннәргә.Ә әтиең? Ул да ошаганмы?
Ошаган, Зәбирә апа! Ошаган! Ну , менә кызык, ничек шулай булгандыр, бабай да чегәнгәргә бераз тарткан. Шулар кебек кара тәнле.Бераз борыннары, иреннәре дә ошаган шикелле.
Ә бабаңнан сорап карасаң,үпкәләрме?
Бабай исән түгел бит, Зәбирә апа! Пенсиягә чыгып җитмичә дә, фаҗигалы төстә китеп барган .Мин аның фотоларын гел чагыштырып утырам инде.Ә дәү әни исән.Олы яшьтә булса да, йөгереп йөри әле.Авылга кайткалый, менә бер кайтканында сезнең янга алып киләм әле аны.Ату, монда килгән саен, кая соң монда әбиләр?дип йөри. Ул район үзәгендә тора,ә бабай мәктәп директоры иде.Мужет беләсездәдер?
Мин укыганда, Фәридә апа директор иде.Аннан соң килгәндер ул.
Шулай сөйләшеп утырып, вакыт узганын да сизмәде алар.Сәгатькә күзе төшкәч кенә ,Зәбирә апа:
-Әй, ходаем Айнура! бик озак сөйләшкәнбез бит, инде без.Әйдә, чәй җылытып алыйм дип, урыныннан торды.
Юк, Зәбирә апа!юк.Эчмим инде, өйгә кайтам.Ә иртәгә килсәм, гитарага өйрәтә башлыйсызмы? дип, Айнура кызыгып, гитарага карады.
Әлбәттә, Айнура кил.Мин көтәм.Ә хәзер, әйдә мин сине бераз озатып куям дип, Зәбирә кәзәкиен киеп , кызны култыклады.
Киттек алайса Зара апа! дип елмайды Айнура.Ә миңа Зара исеме бик ошый.Бигрәк матур яңгырый.Эх, миңа да Зара дип, кушкан булсалар ни була инде?...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова