Литература
28 Февраля 2022, 13:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Нәрсә әби? Болан кайта дип ,көтеп торасыңмы? диде Богдан, капка төбенә килеп җитеп.Каян белдең? Вәт чегән! дип кеткелдәде Зәбирә апа.Әйе улым,тучны шулай дип кенә әйткән идем.Әби! Кем ул Айнура? Татар кызы дип әйтер идең.Бөтенләй сезгә ошамаган ул.Безнең ише чегәннәргә ошаган.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Нәрсә әби? Болан кайта дип ,көтеп торасыңмы? диде Богдан, капка төбенә килеп җитеп.
Каян белдең? Вәт чегән! дип кеткелдәде Зәбирә апа.Әйе улым,тучны шулай дип кенә әйткән идем.
Әби! Кем ул Айнура? Татар кызы дип әйтер идең.Бөтенләй сезгә ошамаган ул.Безнең ише чегәннәргә ошаган.Чегән дип әйтер идең, әтисе белән әнисе татарлар.Үзе татарча да, русча да әйбәт сөйләшә.Чегәнчә дә күп сүзләрне аңлый.Ә матурлыгы!?Ә , атлап йөрүләре?.. Әйтерсең лә түгәрәк күлдә йөзгән аккош.Шундый ук матур, шундый ук горур.Кыскасы әбием, мин аңа бер күрүдә, дөньямны онытып гашыйк булдым.
Ии, улым! Син әйтәсеңме аны? Минме? Ну Айнура кебек кыз , бүтән юк ул .Сез искиткеч матур парлар.Айнураны беренче күргән көнне үк, әәх! менә шундый киленем булсын иде дип әйткән идем мин.Шулай диде дә,Зәбирә апа капкага терәп ясалган, агач эскәмиягә барып утырды.Минем өчен Айнура , чишә алмаган табышмак шикелле , ул Боланым.Кичә менә миңа ,гитарада уйнарга өйрәнәм дип килгән иде.Мин чегәннәр яратып җырлый торган,теге: әй, гитара гитара! Көмеш кыллары дигән җыр бар бит әле.Шуны чиртеп җибәрүем булды, ул шундый моңлы итеп, чегәнчә бер ялгышсыз, шул җырны җырлап җибәрмәсенме? Әздән генә кулымнан гитарам төшеп китмәде.Чегән җырларын, биюләрен яратам дип тә шаккаттырды.Я улым! Я, әйт син миңа! Нинди татар кызының чегән җырларын яратып, өйрәнеп утырганын күргәнең баар?.
Да әби! Да!Минем дә сиңа шуны әйтәсем килгән иде бит.Татар кызы дисәләр дә, бик тә безнең халыкка тарткан ул.Юк, әби! нәрсәдер баар монда.Айнура- чегән кызы! Чегән кыызыы! Мин моны җаным тәнем белән сизәм.Айнураныкы кебек,
җаныңны бораулап алырдай утлы карашны,минем бары чегән кызларында гына күргән бар.
Утыз ике тешен күрсәтеп, көлүен әйт әле син улым. Богдан! Шундый энҗедәй тигез ак тешләр! Төпсез күлдәй, кара күзләр! Сиңа бер нәрсәне дә хәтерләтмиме? Бер кешегә дә ошатмыйсыңмы син аныы?
Бәлки , әби! Баштарак кайдадыр күргәнең булгандыр.И менә шуңа күрә , таныш сыман тоела ул сиңа.Шулай була бит., баштарак кешене күреп, соңыннан онытасың да.Яңадан күрсәң баш ватып йөрисең инде.Синең кебек: Кайда күргәнем бар соң әлее? Кем соң әле буу? дип.
Юк улым! Юк! Мин аны бер танышыма ошатам бугай.Әә, тучны ! Искә төште!.Ну бу турыда әйтергә куркам әле .Аллам сакласын!Ну үз йөрәгем, үземне алдамас...
Их, сине әби ка, әби ка.Булмаган нәрсәләр уйлап утырма әле.Әйдә керик.Чәй эчик.Бүген Айнураны күреп, ашау эчү онытылды ату.
Кичке ашны ашап,икесе ике бүлмәгә кереп ятканчы ,Богдан белән Зәбирәнең телләрендә гел Айнура булды.Ятыйк улым!Исән чакта дип көлде Зәбирә апа.Сихерләде бугай безне бу патша кызы.
Әле яткач та, Богдан сөйгәне белән уздырган көнне, кинодагы кадрлар сыман күз алдыннан үткәрсә, Зәбирә апа таныш хатыны турында уйлады..Дөньяда сиңа игезәкләр сыман ошаган, берничә кеше була диләр бит.Әгәр дә бу дөрес икән, димәк Айнурага охшаган бер кеше уже бар ,дигән сүз...
Айнураның уенда да гел Богдан булды.Зәбирә апа да матур исем тапкан, Болаан! дип елмайды ул.Уйланып йөреп, энесе Саматка да , берничә тапкыр Болан дип әндәшкәнен сизми калды Айнура.Тегесе, апасының әйткәненә аптырап::Нинди болан дип әйтәсең соң, син апа! дип көлде.Һаман болан да, болан!Айнура сөйгәненең исемен әйтеп ычкындырганын абайлап , сүзне тизрәк, уенга борып җибәрде..Боланга ошаттым әле мин сине Самат.Шундый сөйкемле, матур боланга дип, энесенең борын очыннан гына үбеп алды да, үз бүлмәсенә кереп ятты.Ярый әле, болан коткарды.Богданның кем икәнен белмичә янымнан китмәс иде, бу энекәш... Ул да булмады, ачык тәрәзәдән урман гүләве ишетелеп куйды, тонык кына күк күкрәгән тавышларга, чытыр чытыр яшен яшнәгәне кушылды.
Кече якта әнисенең: Әтисе! ишек тәрәзәләрне әйбәтләп яп әле, яңгыр килә дигән ,сүзләре чытырдатып яшен суккан тавыш белән, югалып калды.Тагын бер агачны сугып, әрәм итте бугай инде, дип Гомәр тәрәзәләрне яба башлады.Ут күз генә була күрмәсен! . Яшенен дә әйтим инде, иң озын, төз агачларны суга бит..дип, Мәдинәсе янына чыгып утырды.Самат та, курыкканын сиздермәскә тырышып, әтисе янына шуышты.Бары , табигать баласы Айнура--Зара гына, боларның бөтенесен үз итеп, көтеп каршы алды.Кечкенәдән, нигәдер ялт йолт килгән яшен камчыларын күзәтергә, тыпырдап яуган яңгыр җырын,дөбер шатыр күк күкрәгән тавышларны тыңларга яратып үсте ул.Ә менә шушындый яшенле, давыллы көннәрдәге урман шавын, рәхәтләнеп , озак тыңларга әзер ул.Әгәр яза алсам, җиргә ятып шаулаган урман тавышына, табигать авазларын кушып, көй язар идем дигән вакытлары күп булды Айнураның.Кечкенә генә яшен ташы, юан юан агачларны кисеп атсын әле.! Табигать мохҗизасы дими, ни әйтәсең?Ә менә Мохҗиза дигәндә...
Ә менә чегәннәр ! Алар да ярата микән , бу сихри табигать тавышын?Богдан да , минем кебек тыңлап ята микән, хәзер? Ярар, иртәгә күрешкәч сорармын әле дип, бисмилласын әйтеп, күзләрен йомды Айнура.Һәм, мәхәббәт хисләренә уралып, йоклап киткәнен дә сизми калды...Ә иртә белән , җәйге кояш нурлары иркәләүдән күзләрен ачты ул.Торып,урманга карап торган тәрәзәсен ачып җибәрде.Яңгырдан соң бар табигать яшәреп киткән.Җылы кояш нурларына чумып кошлар сайрый.Җиңелчә искән җил, энҗе чәчәк исләре белән тулган, урман һавасын алып килә.Нинди матур син, җәйге иртә!Җәй, җәй шул инде дип, бакчага чыкты Айнура.Менә бүген тагын Богдан белән очрашабыз.Ул да хәзер, мине уйлый микән инде?..
Кызым , тарагың суга төшеп китте мәллә, уйга калгансың дип ,әнисе кире җиргә төшерде Айнураны.Бү-
ген Зәбирә апаңнарга барасыңмы соң? диде ул елмаеп, әллә өйрәнеп беттеңме инде?
Юк инде , әни!Син нәрсә? Бер көндә өйрәнергә, чәйнеккә су салу түгел бит ул.Менә эшләрне бетерәм дә барам, ярыймы?
Юк ярамый! диде Мәдинә.Нигә инде, әни! Ник ярамый?диде Айнура, кичә Болан белән күргәндер дә, шуңадыр инде дип уйлап.
Кызым!Таң тишегеннән кешегә, гитарага өйрәт !дип бармыйлар бит инде, я?Син ту же бала- чага сыман.Менә төшке аштан соң барсаң ярар.Җибәрермен.Кичә сугып карадыңмы соң әле? Булдырыр чамаң бармы?
Була әни! Була! Уйнап та карадым дигән булды Айнура.Бүген тагын да күбрәк өйрәнермен әле! Тик менә, гитара гына, бик кыйммәт тора микән инде,әни? Ничә сум тирәсе микән ул, ә?
Айнура! Башта берәр атна өйрәнеп кара әле син.Ташламасаң алырбыз.Бәлки, уйнамыйм, булмый да диярсең.
Ну , ярар алайса, әни! Бер атнадан алырбыз яме дип, әнисен кочаклады Айнура.
Төшке ашка хәтле дүрт биш сәгатъне көчкә уздырды ул.Көткән чакта, вакыт ай- һай озак үтә шул.Каядыр ашыксаң гына ул, сәгатънең ничек узганын сизми каласың.Өстәл янына утырса да, Айнураның тамагыннан ашау үтмәде,аннан- моннан чәй генә эчеп алды да,
дулкынланып,Зәбирә апаларына юл тотты .Анда нинди бүләк көткәнен белми иде әле ул...

Бәбкә үләннәргә йомшак басып , авыл урамы буйлап төшеп килүче Айнурага, юлда очраган һәр кеше сокланып карап калды.Кара дулкын чәчләре җилкәсенә, чигәләренә таралып төшкән, җәйге җилдә җилфер җилфер килгән ,кыска җиңле ,кызыл күлмәкле бу гүзәл кызга: сөбханалла ! диюдән башка сүз тапмады алар.Айнура үзе дә бу карашларны сизгәндәй, башын югары күтәреп , бәхете каршына атлады.Бәхете! Чынлап та көтеп алган , дөрләп янган учактай, кайнар мәхәббәте - шушы чегән егете микән инде аның?Ә мин Илшатны яратам дип, йөргән идем.Димәк ул чын сөю булмаган, ярый әле вакытында туктап кала алдык дип, уйлады Айнура.Әллә мин, чынлап та чегән кызы микән соң?Шулай булмаса , нигә бүтәннәр ,чегәннәрдән ерагырак китеп, аларга шикләнеп караганда ,мин генә җаным тәнем белән шуларга тартылам?Нигә, татар кызы була торып, бөтен йөрәгем белән ,кара чәчләре бөдрәләнеп җилкәсенә төшкән , чегән егетенә үлеп гашыйк мин.Ник? Нигә?...
Нигә бу кадәр, сорауларымның берсенә дә җавабым юк соң минем....Шулай уйлый- уйлый, урамда очраган авылдашларын, Чулпан аша урманга юл тоткан башка кешеләрне дә күрмичә, җил җил атлады Айнура.Сөю тулы яшь йөрәге, Зәбирә апаларга якынлашкан саен, читлектәге коштай бәргәләнде .Ниндидер бер җылы дулкын бөтен гәүдәсен урап алды.Менә тагын, кеше тормый торган ике өйне генә узасы даа, матур гөлләргә күмелеп утырган,Зәбирә апаның өйләре.Ничек шулай, Чулпанга төпләнергә булган ул?Бәлки минем бәхетемнәндер? Ә бәлки? Ә бәлкиии?!!!..Аның ире җәберләгән кыз, әнием Мәдинәдер?! Һәм мин шуңа чегәннәргә ошаганмындыр да, Зәбирә апа шуңа якын итәдер?! дип,үз уеннан үзе куркып куйды ул.Юк , юк..Моның булуы мөмкин түгел.Әнием яшь бит әле минем.Зәбирә апаның кызы гына кебек ич...Үз уйларына үзе буталып, кирәкле өйне узып барганын да сизмичә калды Айнура.Эй , красавица! Бахталэс !дигәнгә , сискәнеп китте ул.Караса, каршында елмаеп Богдан басып тора.ДубрИдин, диде гашыйк кыз , үзен тиз генә кулга алып.Бахталэс!..
Богдан шатлыгыннан Айнураны күтәреп алды да, бер кат зыр әйләндереп , йомшак кына итеп җиргә бастырды. Кая бара идең, Айнура? Мин туктатмасам, авылны чыгып китә идең бит!диде Богдан, сөйгәнен кочагыннан чыгармыйча.
Мин...мин сезгә килә идем, диде кыз, дулкынлануын яшеререгә тырышып. Бу минутларда, сөю белән тулы йөрәгенең дөпелдәп тибкәнен, Богдан да ишетә сыман тоелды аңа.Әллә шуңа, әллә егетенең утлы карашыннан , бит очларына кызыллык йөгерде. Тирән күлдәй назлы күзләре озын кара керфекләре астына качты. Зәбирә апа өйдәме?Ул миңа гитарадан дәресләр бирәм дигән иде, диде Айнура, куллары белән,юка гына күлмәгенең итәген тарткалап.
Өйдә Айнура! Өйдә!Әби дә, сагынып сине көтә.Без иртәдән бирле сине көтәбез.!Әнә бит, тәмле коймак исен сизәсеңме? Әйдә әле,әйдә! өйгә керәбез дип , Богдан сөйгәнен җитәкләп ,өйгә алып кереп китте.
Җитәкләшеп кергән, ике яшь йөрәкне, тәрәзәдән күргән Зәбирә апа сүзсез калды.
Я,бер ходаем! Нинди матур парлар! Күзләр генә тия күрмәсен !диде ул. Алдан сөйләшкәндәй, икесе дә кызыл күлмәк кигән,куе кара чәчләре, искән җилдә бер булып сибелгән бу ике бәхетле яшь йөрәк, бербөтен булып тоелды Зәбирә апага.
Әбии! диде Богдан, татарча матур итеп.Аннары, Айнурага карап: Татарча әйткәч аптырадыңмы?Әби, безнең барыбызның да , колактан тарта тарта ,татарчага өйрәтте.Менә шуңа без аңлыйбыз , тик сөйләшә генә алмыйбыз диде, ул. Күбрәк тартасы булгандыр колактан.
Имы, аби!диде Богдан, елмаеп торган Зәбирә апага карап.
Айе!дип көлеп җибәрде Зәбирә әби.Бирермен мин сиңа, имыны.Менә нәрсәгә өйрәткәнмен мин сезне татарчага!.Яраткан кызың, татар булып чыкты бит.Ни надыы, ни надыы !дип ,елап ята идегез.Менә хәзер рәхмәт әйтегез инде.
Рахмат әби, рахмат диде Богдан,Айнураны кулыннан җибәрмичә, шул ук вакытта әбисенә ягымлы карап.
Айнура, кызым! Иртәдән бирле көтәм бит инде, мин сине.Әйдә, менә мич коймагы белән чәй эчеп алыйк та,гитара дәресләренә тотынырбыз, дидеЗәбирә .Аннары җитез генә,мичтән майлы коймак белән тулы казанны тартып чыгарды.
Әйдә ашап кара әле.Ии, шушы коймак белән, бөтен чегәнне җиңеп тора идем бит, дип яшь вакытларын да көлеп искә алды ул.
Әйе, Зәбирә апай! Чынлап та бик тәмле булган бу дип, кыяр кыймас кына , коймакларга үрелде Айнура...
Шулай көлешеп чәйләп алганнан соң, өчәүләшеп залга чыктылар.Кил әле, Айнура ! утыр әле.Мин хәзер сюрприз ясыйм сиңа! Әйдә күзеңне йом әле , диде Богдан.Аннары Айнураның күзләрен йомганын күреп, өр яңа инструмент тоттырды да, ә хәзер ач! дип елмайды ул.Айнура бераз,үз күзенә үзе ышанмыйча торды.Аның кулында , болан наклейкасы ябыштырылган, өр яңа гитара иде.
Бу кемгә? диде ул.Үзе белән шаяралар гына дип уйлап.Бигрәк матуур!
Бу Айнура,минем сиңа беренче бүләгем!диде Богдан.Ә озын гомер юлында ,әле алар күп булачак.Чөнки, әби! Чөнки...Мин Айнураны яратам !диде ул., әбисенә карап.Тукта әле, Боланым! Мин дә яратам бит кызымныы!Мин дә бүләк ясыйм әле, алайса дип, стена буенда торган серванттан ,бер шкатулка тартып чыгарды Зәбирә.Мә әле улым!дип Богданга ымлады ул.Богдан әбисе ни әйтергә теләгәнен аңлап, бик матур, рубин кашлы йөзекне, Айнураның нәфис бармакларына киертеп тә куйды.
Ә бу, Айнура! Минеем беренче бүләгем булсын! дип, елмайды Зәбирә апа, яраткан күрше кызына карап.
Айнура сөенечтән дә, көтелмәгән бүләкләрдән дә нишләргә дә белмәде.Иңнәрендә пар ак канатлар тоеп, әкрен генә иңнәренә дә кагылып алды.Менә хәзер, шушы агач урындыкка ябышкан бер кулын алса, очып китәр кебек хис итте ул үзен.
Зәбирә апаа! Бу бүләкләрне әти белән әни күрсәләр, өйгә кертмәсләр бит.Ничек мин сездән, шундый зур бүләкләр кабул итим, ди инде?диде Айнура, әле яңа теле ачылган сабый баладай.
Юк инде кызыым! Зур түгел буу! Чегәннәрдә мондый бүләкләр ясау гадәти хәл , ул .Ләкин,
менә кем дә кем, бүләкне алмый икән, аларның инде дуслыклары бетәә, чөнки алар бүләкне күз буяу өчен генә түгел, ә чын күңелдән бирәләр.Безне үпкәләтәсең килмәсә, аласы матурым!
Нишләргә белми , икеләнеп торган Айнураны күреп, Богдан да телгә килде:
Короче,балдакны киясе, гитараны аласы и вперед!диде Богдан.Әйдә әле әби! Бер матур җырны чиертеп алыйк әле.Аннары Айнураны өйрәтә башларбыз дип, гитараны кулына алды да, җырлап та җибәрде:
Эх раз, да ещё раз, да еще много много раз...
Аңа матур тавышы белән, Зәбирә әби кушылды: Ты цыган , а я цыганка
Обе мы цыгане.
Ты воруюешь лошадей,
А я ворую сани.. Эх раз, да ещё раз...
Олыгаеп бара торган Зәбирә апасыннан , мондый көчле, чегәннәргә хас тавышны Айнура һич тә көтмәгән иде.Зәбирә апаа! Сез җырлыйсызмы моны? Әллә мин ялгыш ишетәмме? диде ул, үзен учак янында утырган чегәннәр арасында хис итеп.
Ии, Айнура, рәхмәт! Ошады мени? Күптән җырлаган да, гитараны да тоткан юк иде.Ярый әле , менә син юлыбызда очрадың, яшьлегемә кайткандай булдым, диде Зәбирә апа, уйчанланып.
Ошады дип әйтәсең инде, алайса? Димәк, баш ватып тормыйбыз! Тотабыз да шушы җырны өйрәнә башлыйбыз, диде Богдан , Айнураның гитарасын кулына тоттырып.Җиңел дип әйтмим, но мин сиңа бөтенесен аңлатып, бармакларны кая, ничек куясын күрсәтеп язып бирермен, ә син вакытың булганда өйрәнерсең.Ә хәзер әйдә! Менә кулыңны мондаа куй, бу бармагыңны мондаа дип,Богдан Айнураның нәфис бармакларына кагылды.
Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас