Литература
23 Февраля 2022, 13:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Син ни уйлыйсың бу хакта? диде Гомәр.Нигә соң әни, синең әтиең , укытучы Камил дип әйтмәде.Нигә " җен баласы".Аннары, нигә алар икесе дә авыл җанлы, ир белән хатын, көтмәгәндә шәһәргә күчеп киткәннәр?Монысы да бер сер булып тоела миңа.Менә шулай, хатын.Күңелемдә җавапсыз сораулар ташкыны минем.Бәлки, кайчан да булса берәр җавап табармын әле, без капчыкта ятмый диләр бит.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Син ни уйлыйсың бу хакта? диде Гомәр.Нигә соң әни, синең әтиең , укытучы Камил дип әйтмәде.Нигә " җен баласы".Аннары, нигә алар икесе дә авыл җанлы, ир белән хатын, көтмәгәндә шәһәргә күчеп киткәннәр?Монысы да бер сер булып тоела миңа.Менә шулай, хатын.Күңелемдә җавапсыз сораулар ташкыны минем.Бәлки, кайчан да булса берәр җавап табармын әле, без капчыкта ятмый диләр бит.
Тавыш- тынсыз гына , тыңлап яткан Мәдинә, иренә туры карап, сүзгә кушылды.Дөрес әйтәсең син Гомәр.Чынлап та без капчыкта ята алмый, ул барыбер капчыкны бер төртеп тишеп чыга.Ләкин, нигә синең сорауларыңа һаман да җавап юк?Әгәр синең хакта берәү, ни дә булса белә калса, бу гомер барыбер сөйләми түзмәс иде ул.Ә " чегән арбасыннан төшеп калган" га килгәндә, ел саен бит чишмә буендагы аланга, чегәннәр килә.Айлар буе торалар.Син үзең дә гел шунда барып торасың.Чынлап та шулай була калса, сиңа бу серне чишмәсләр идеме?Чишәрләр иде Гомәр, хет берсе булса да, син чегән, дип әйтер иде.Юк бит, юк.Әйтмиләр.Димәк син Камил малае.Әнинең дә ачуы килеп кенә әйткәндер, җен баласы дип.
Шулаен шулай да , хатын.Чегәннәр дә бит мине урман хуҗасы кебек түгел, ә менә ничек әйтим?Үз кешеләре итеп кабул итәләр димме шунда.Үземнең дә алар янында, йөрәгем үзгә тибә башлый минем.Күңелем алар белән китәргә ашкына.Җаным җырлый башлый.Менә моңа ни диярсең? диде Гомәр.Нигә , үзебезнең татар җырларына караганда , чегән җыры җилкендерә мине? Нигә Мәдинә?Нигә? Ә җавапны таба алмыйм мин.Җавап юк, бу сергә?
Чегәнгә ошаганың дөрес, кадерлем диде Мәдинә елмаеп.Ләкин , төрле кеше була.Кемдер чегәнгә, кемдер әрмәнгә дә тарта.Ошаган дип кенә, син чегән дип булмый бит әле.Чегәннәр дигәндә, алар бүтән елны бу вакытта киләләр иде инде.Әллә быел бу якларга килмәскә булдылармы?Мин үзем дә Гомәр, аларның гитарада уйнап җырлаганнарын яратам, дип иренә төртеп куйды Мәдинә.Әх сине, чегән хатыны! дип хатынын кочаклады Гомәр. Ә мин сине яратам.Әйдә матурым, йоклыйк, яшен дә басылды әнә. Иртәгә иртүк торасы булыр.Давылда агач кисүчеләр дә табыла, балта пычкы тавышлары бик ишетелми, урман шаулаганда дип , күзләрен йомды Гомәр.
Иртә белән күзләрен ачканда, иртәнге кояш җанны иркәли, ачык тәрәзәдән кошлар тавышы ишетелә.Ә җәйге җылы җил муенга сарыла.. Муенга сарыла?... Гомәр , корт чаккандай сикереп торды.Тукта әле, тукта! Тагын да шул, теге төшне күрдем бит мин, дип уйлады Гомәр, яңа гына төштә күргәннәрен күз алдына китереп.Тагын бит, бик матур нәни чегән кызы, муеннарыма сарыла.Әтием, дип чырык - чырык көлә.Нәрсә аңлатыр бу төш?Вәт төш диген .Ни уйларга да белми, маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп куйды ул.Ул арада яңа сауган сөт күтәреп, хатыны килеп керде.- Хәерле иртә! Нигә аптырап калдың? Төшеңдә чегән кызлары килдеме әллә? диде Мәдинә. Гомәр сискәнеп куйды.Нинди чегән кызларын сөйлисең син, хатын?Аллам сакласын дип, хатыны биргән , чокыр белән җылы сөтне эчеп куйды.Ә үзенең күз алдында нәни чегән кызы.Без малай дип йөрибез, димәк кыз туачак.Шушы нәни чегән, үз кызым дип уйлап, юынырга кереште Гомәр.Аннары бераз капкалап алды да, хатыны белән саубуллашып, урманга кереп китте.Ирен нәрсәдер борчыганын яхшы сизде Мәдинә, тик иртүк сораулар биреп алҗытасы килмәде аның.Ярар, бер сөйләр әле дип , сыерын җитәкләп болынга китте.Алар артыннан юеш борынлы , кечкенә бозау иярде.- Бер зур болын сезнең икегезгә дип, аркан бавы бәйләнгән казыкны җиргә чүкеп кертте дә, кайтырга кузгалды Мәдинә.Сәләм сезгә җир- су ияләре! Минем малларыма күз колак булыгыз! дип кычкырырга гына теләгән иде, урман эченнән гитара тавышы ишетелеп куйды.Ул арада шул яктан искән җил, ат кешнәгән тавышлар китерде.Әллә ялгыз яшәп , җүләрләнәм инде дип, колагын җил уңаена куйды Мәдинә.Юк, ялгышмаган.Якында гына, чишмә буенда тавышлар ишетелә.Димәк чегәннәр урнаша.Әйтерсең безнең сөйләшкәнне ишеткәннәр, диярсең дип, кайтыр сукмактан алга атлады ул.Беразга булса да, без дә ялгыз булмабыз. Кичләрен рәхәтләнеп, моңлы чегән җырларын тыңларбыз..

Гадәттә , сәгать беренчеләр киткәч кенә кайта торган Гомәр , унберләрдә кайтып та җитте.Мәдинә!килгәннәр бит! Чегәннәр килгән! диде ул керә керешкә.Чатырларын корып маташалар.Яннарына да барып килдем инде.Ут- күздән сак булсыннар.Шул урман чишмәсе буенда урнашканнар быел да, диде Гомәр сөенеп, әйтерсең еллар буе көткән туганнары килгән.Беләм кадерлем, беләм.Тавышларын ишетеп кайттым мин дә.Кичә генә сөйләшкән идек, ишеткәннәр диярсең, диде Мәдинә.Кара әле хатын, бароннарының хатыны да авырлы икән әле. Инде ике кызлары зурлар, монысы малай дип сөенә .Бәбәй тугач кына китәбез диде барон.Ничек курыкмыйча йөриләр болар, нигә хатынын интектереп йөридер, диде Гомәр.-Шулай шул, без больницада бала табарга куркып торабыз, чегән хатыннары ялан кырда бәбәйлиләр.Ничек курыкмыйлар диген, ә?Нигә рәхәтләнеп бер җирдә төпләнеп яшәмиләр ?Шулай йөрү рәхәт микән инде аларга? диде Мәдинә, чегәннәрне күз алдына китереп.
Аларның бу хатын, буыннан буынга, каннан канга күчкән инде.Әнә шул , әби бабайлардан күчкән геннар йөртәдер дә аларны.Ләкин хәзер хатын, заманалар үзгәрә.Барон быел машина белән килгән, диде Гомәр.Бәлки алар да тиздән болай йөрүдән туктар.Таборларында инде быел ук, чегәннәр әзерәк күренә.Ни дисәң дә яңа, яшь буын килә бит.Ә аларның үз законнары.Гомәр бераз уйланып торды да, көтмәгәндә:Мәдинә, әгәр мин чегән булган булсам, син минем белән менә шулай йөрергә риза булыр идеңме? дип, шундый итеп карап куйды ки, Мәдинә бер мизгелгә әллә нишләп куйды.
- Юк, татар ирләренең күз карашы болай, сине үтәли тишеп карамый.Чынлап та ире чегән арбасыннан төшеп калгандыр.
Аннан тиз генә исенә килеп: Мэ тут каман! диде Мәдинә чегәнчә, шулай булгач, син кая мин шунда инде, кадерлем.
Эх сине! Онытмадың мени әле? дип көлде Гомәр.Мин дә сине бик яратам.Аннары, шулай сөйләшә сөйләшә ,төшке ашны ашарга, бакчаларында урнашкан беседкага кереп киттеләр.Бер- ике ай торырлар әле.Бер елны да көзгә хәтле тордылар дип, Гомәр шкафтан ризыкларны алып, өстәлгә тезә башлады.
- Чулпанга гына төпләнә күрмәсеннәр тагын.Мондагы ташландык өйләрне күрсәләр , белмәссең аларны диде Мәдинә.Нигәдер куркам мин ул чегән халкыннан.- Яныңда чегән ирең булганда, нигә тагын чегәннәрдән куркып торасың ди хатын? дип елмайды Гомәр.Кеше ашамый бит алар.Ә менә урларга булдыралар.Сине урлап китмәсеннәр тагын , дип көлеп тә җибәрде.Ярар, ярар! Көлеп торган булма яме, диде Мәдинә, бераз үпкәләп.Мине урламаслар, ә менә сине үзләренеке дип белеп,сихерләп алып китәргә мөмкиннәр.
Юктыр инде хатын.Ничә ел таныш бит, мин бу чегәннәр белән.Әгәр чегән булуым хак икән, берәрсе барыбер әйтми калмас иде.Әйтмәделәр бит.Димәк мин татар, ну һич югы татар чегәне инде .Шулай әнисе, дип Гомәр сүзен әйтеп бетерә алмады, хатыны эчен тотып, урындыкка утырды.Нәрсә булды, Мәдинә? Агарып та киттең дип, тизрәк хатынының кулын тотты ул.Юк, юк! Берни дә булмады.Тынычлан Гомәр диде Мәдинә.Чегәннәр турында сөйләшкәч, улыңның да чегән җырларын ишетәсе килде бугай.Болай булса, безне больницага илтеп куймый булдыра алмассың.- Әйе, Мәдинә! Әйе!Әйдә син әзерлән, мин хәәер машинаны карыйм дип, Гомәр гаражына ашыкты.
Хатынын больницага урнаштыргач та, кайтып китмичә, машинасында озак уйланып утырды әле ул.Малай булмастыр мөгаен.Төшләремә кереп йөдәткән, шул нәни чегән кызы, үземнең кыздыр.Үземә ошаган шул кап кара балама Сара дип кушарбыз.Ә хатынга Айнур исеме бик ошый.Ул исем дә бик матур.Айнур - Ай нуры.Бәлки икенчесе малай булыр, ансына кушарбыз Айнур дип.Кем белә? Ярар, кем булса булыр,сау сәләмәт, тәуфыйклы бала булып тусын.Шулай уйларынауралып утыра торгач, җылы кояш нурлары астында ничек йоклап киткәнен дә сизми калды Гомәр.Белмим, күпме вакыт узгандыр, кемдер тәрәзә шакыганга уянып китте ул.Бераз гаҗәпләнеп, күзләрен уып торды да, машинасының ишеген ачты.Ак халат кигән, олы яшьләрдәге ханым икән.Сезнең белән бар да тәртипме?Мин 2-3 сәг элек тәрәзәдән караганда , сез шулай утыра идегез, һаман да кузгалырга уйламыйсыз.Берәр ярдәм кирәкмидер бит? диде ул борчылган кыяфәт белән.
Юк, юк- диде Гомәр.Бар да яхшы.Мин хатыным Каримова Мәдинәне балалар табу бүлегенә китергән идем.Бераз уйланып утырып йокыга киткәнмен.Рәхмәт сезгә! Хәзер кайтам мин, соң да икән инде дип,саубуллаша башлады.
Тукта әле улым, Алай озак утыргач, бераз гына көтеп тор әле диде , ак халатлы ханым.Каримова Мәдинә дидеңме? Мин хәзер хәлен белеп чыгам да, сиңа әйтермен дип, " скорая помощь" дип язылган ишектән кереп тә югалды.
Менә бит, нинди мәрхәбәтле кешеләр бар, дип уйлады Гомәр.Мин кем инде аңа? Гади бер урманчы.Ә ул, минем өчен борчылып, хәлләребезне сорап йөри.Ун- унбиш минут узды микән, теге ханым, кояштай балкып чыгып та җитте.Белеп көтеп утыргансыз икән бит.Мәдинәгез малай тапкан, 4100 гр.диде ул шатланып.Икесенең дә хәлләре әйбәт.Бүген син улым, бар кайтып ял ит тә, иртәгә килерсең.Бер мәлгә Гомәрнең башы әйләнеп китте.Еларга да, көләргә дә белмәде ул.Ничек алай, апа?Әле берничә көне бар иде бит.Минем малай туган, ә мин менә машинада йоклап ятам.Я , ни диярсез инде миңа? диде Гомәр, нәрсәгәдер үкенгән кыяфәт белән.Ә сезнең исемегез ничек була апа?
Фәйрүзә апаң булам мин.Терапия бүлегендә шәфкатъ туташы булып эшлим.Бүген менә дежур көнем иде., диде мөлаем ханым.Ә малаегыз бик матур, хәтта бүтән бүлектә эшләүче врачлар да кереп карадылар .Чегәндәй кара малай.Аннары бераз Гомәргә карап торды да, елмаеп :сезгә ошаган диде.Кит аннан дип , көлеп җибәрде Гомәр.Мине Фәйрүзә апай , чегән арбасыннан төшеп калган диләр бит.Димәк хәзер менә, ике чегән булабыз инде.Рәхмәт сезгә, барсы өчен дә зур рәхмәт дип , шәфкатъ туташы белән саубуллашты Гомәр.Димәк малай туган .Айнур килгән дөньяга.Ай нурыбыз.Ләкин менә, төшләремә кереп, муеныма сарылган чегәндәй кара матур кыз? Ул кем булыр? Нигә һаман минем төшемә керә ул? 
Бәлки икенче балабыз кыз булып туар да, аңа менә Сара дип исем кушарбыз алла бирса.Төшләремә кергән нәни кыз ,димәк әле тумады дип уйлап, тәрәзәдә күренгәләп киткән кешеләргә карап- карап торды да, Гомәр өенә таба юл алды.Елады да ул, җырлады ды.Улым бар бит минем хәзер, улым.Рәхмәт ходаем, рәхмәт.Әле генә малай идем, бүген инде менә ,үзем дә әти булдым, дип ходай тагәләбезгә дә рәхмәт укырга онытмады ул.
Капка төбенә кайтып туктауга , әллә чегәннәр янына барып килимме дип тә уйлаган иде.Ләкин болындагы маллары исенә төшеп, уйлаган уеннан кире кайтты.Җитешермен әле, чегән дуслар белән дә шатлыгымны уртаклашырга җитешермен дип, сыерын алып кайтырга, болынга китте.Эшләрен бетереп, ашарга утырса да, тамагыннан ризык үтмәде Гомәрнең.Кара әле, әллә шатлык белән дә тамак туя инде, дип чәйләп кенә алды да , татлы уйларына чумып, йокларга ятты.Малайлар күберәк әниләренә ошап туа дисәләр дә, минеке димәк үземә ошаган, дип уйлады ул.Шулай булгач ,минем геннар көчлерәк икән.Айнур улым! Нинди рәхәт икән бит әти булулары.Әти булган ирләр барсы да шундый хисләр кичерә микән соң? Ә балалар, кайчан , әти дия башлыйлар икән?Шулай уйлый уйлый йокыга киткәнен сизмәде дә Гомәр.
Иртәнге сигезләрдә инде ул, больница тәрәзәләрен күзәтә иде.Әнә, икенче этажның , яшь каен ботаклары тиеп торган тәрәзәсеннән берәү кул болгый.Гомәр үзе дә сизмичә шул якка атлады.Мәдинәсе икән бит.Мәдинә! Ни хәлең бар? Кая әле , Айнурны күрсәт әле - диде ул бераз тавышын күтәреп.Мәдинә , зәңгәр чәчәкле чүпрәккә төргән, нәни генә улын , иренә таба борды.Сөенечтән Гомәр, бары баш бармагын гына күрсәтә алды.Икесенең дә күзләре , иртәнге саф чыктай күз яшьләренә чыланды.Улым, хатын! Яратам мин сезне, яратам диде Гомәр , шатлыгыннан үзен күкнең җиденче катына менгәндәй хис итеп.Дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тойды ул, үзен.Без дә сине яратабыз әтисе, диде Мәдинә.Монда тәрәзәне ачарга кушмыйлар Гомәр, безнең белән бар да әйбәт, өч дүрт көннән алып кайтырга килерсең дип , тәрәзәне ябып та куйды хатыны.Ябык тәрәзә аркылы , үзенең бәхет җимешләренә карап торды да, Гомәр кул болгап, машинасына таба атлады.
Зур алма хәтле генә, бу нәни йөзнең кемгә ошаганын аермачык әйтеп булмаса да, чегәннәргә охшашлыгын чамалап була иде.Ничек, нигә шулай ошаган соң Гомәр чегәннәргә?Кайдан килгән аңа чегән чалымнары?.Әти әнием татарлар икән, димәк я бабам, я булмаса бабамның бабасы , чегән булган.Ни дисәң дә нәселдә кемдә дә булса да чегән каны ага.Бу охшашлыкны бүтәнчә аңлатып булмый.Шулай үз сорауларына җавап таба алмыйча, Гомәр капка төбенә кайтып туктады.Яфрак бизәкләр төшереп буяган эскәмиядә озак утырды ул.Чут - чут килеп сайраган кошлар, җиңелчә генә урман шавы, бар да аның шатлыгын уртаклаша кебек тоелды аңа.Бераз шулай уйланып утырганнан соң , Гомәр урман ягына карап куйды.Бераз ис тоярга теләгәндәй, иснәп куйды да: Ә нигә мондый тынлык әле аланда? Учак исе дә сизелми дип , утырган җиреннән торып басты ул.Әле озак торабыз дигәннәр иде бит, китеп тә бардылармы әллә бу чегәннәр?Бу вакытта әле , шау гөр киләләр иде лә дип, Гомәр урманга кереп китте.
Аяклары аны туп- туры шалашлар янына алып килде. Ләкин, таборда ниндидер бер билгесез т ынлык урнашкан иде.Чегән ирләре, әле генә тергезеп җибәргән учак янына җыелып утырганнар да, тын калып , ялкынланып янган ут телләрен күзәтәләр, а хатыннары кайсы комган, кайсы ләгән тотып, шалаш янында кайнашаДубр Идин !диде Гомәр, ирләр белән чегәнчә исәнләшеп.О, мишто явъян дип, сәләмләделәр тегеләре, әйтерсең яннарында татар түгел, ә чегән ире басып тора.Ә баро кая? Аны күрәсе иде, үзендәме ? дип, Гомәр башкалардан аерылып торган чатырга ымлады.Юк Гумар, юк! диделәр , чегәннәр бер тавыштан.Зинһар, аңа бүген күренмәүең хәерле.Аның бүген баласы туды. Ә нигә күренмәскә ди? Баласы туган икән, зур бәхет, шатлык бит.Әллә, гафу итегез, ул бу булдымы бала белән.Ни дисәң дә ялан кырда бала табу, юньле нәрсә түгел.Юк юк, бала белән дә, Земфира белән дә бар да тәртип, ләкин менә ..дип башын иде, чегәннәрнең берсе.Нәрсә булган соң алайса, барсы да яхшы булгач, ник барыгыз да уйга калдыгыз диде Гомәр, әле бер , әле икенче чегәнгә карап.Гумар, безнең гореф гадәт буенча, гаиләдә бер малай тумаса, ул нык гаилә була алмый.Сәләмәтме, түгелме, әмма малай булырга тиеш.Малай юк икән, бу хәл гаилә өчен бик зур позор.Ә менә бароның ике зур, җиткән кызы бар.Рада белән Злата бик матурлар.Һәм менә бүген тагын кызлары туды.Монсы малай дип , тугыз ай буена сөенеп йөргән иде ул, тик хыяллары гына тормышка ашмады, юкка чыкты.Яңадан алып кайтырга яшьләре зур инде,бу баласын да аллага тапшырып кына алып кайткан иделәр.Менә шуңа күрә , баро бүген бик ачулы, аның күзенә күренмәвең хәерле дип, Гомәргә кайтыр якка ым какты чегән ирләре.Кыз ни , малай ни бер түгелме инде, кызлар күбрәк яраттыра да әле алар дип, Гомәр барсы белән дә саубуллашып, кайтыр якка борылды.Шунда бер яшь кенә чегән егете:Ә сезгә, барон нәрсәгә иде соң? дип сорап куйды.Мин дә шатлыгым белән уртаклашырга теләгән идем, ләкина күрәм бу урынсыз булыр.Минем дә кичә балам туды.Менә шул.Малаем бар минем диде дә,Гомәр боргаланып урман эченә кереп югалган сукмак буйлап, горур атлап кайтып китте
Бары өч сүз: минем малай туды!Шушы алдын- артын уйламый әйткән өч сүз аркасында, гомере буе зар елап, үкенеп яшәргә туры килә дип, башына да китермәде Гомәр, бу вакытта.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас