

Дуслар , туганнар! Безне зурлап килгәнегез өчен , бик зур рәхмәт сезгә.Бүләкләрегез өчен зур рәхмәт.Ләкин , әйтәсе мөһим сүзем бу гына түгел, диде Гомәр.Бераз уйланып торганнан соң: Кайтыгыз кире авылга! .Күпләрегез нигезен сагына, беләм.Әле соң түгел, диде ул.Менә бит ,район башлыгы юл салдырам диде.Шул атнада юллы да булдык.Ә менә киләсе елга, аллах бирсә, елга ярларын ныгытырга сүз бирде.Ул әйткән сүзендә тора. Белсзгез, ишетсәгез иде сез төнлә белән эт улаган тавышларны.Алар да нигезләрен сагынып елый бит.Әйдәгез кайтыгыз! диде дә,Гомәр мулла абзыйга күз кырые белән генә карап куйды.Әйе шул, Гомәр дөрес сөйли , диде мулла да.Әти - әни нигезен , хәлдән килгәнче ятим итәсе түгел иде дә бит. Беләм, авыл халкы аптыраганнан күченеп китте.Менә алайса, киләсе елга ныгытмалар ясалса , кире күченеп кайтучылар да булыр әле.Шулаймы дусларым? диде ул.Чулпан! Авылның исеме генә ни тора? Авылның матурлыгын сезгә әйтеп тә торасы юк.Кунаклар бер мәлгә тын калып, уйга калдылар.Һәркем үзенең авылда узган яшьлеген , төп нигезен уйлагандыр бу минутларда.Рәхмәт сезгә! Авылның биге булып калганга рәхмәт, диештеләр алар.Дөнья хәлен белеп булмый Гомәр, бәлки кире әйләнеп тә кайтырбыз дип, әкрен генә таралыша да башладылар.
Ул көнне Чулпан гөр килеп торды.Кичкә хәтле Гомәрләрдән кунак өзелмәде.Мәдинә белән Гомәр дә рәхәтләнеп аралаштылар.Әле капка төбенә чыгып, җыелып җырлап та алдылар .Бөтенесе Айнурага бәхет , сәләмәтлек теләделәр.Ләкин кунакларның берсенең дә башына , бу чегән кызы бит! дигән уй килмәде.
Кунаклар таралышып, бер кат өстәлләрне җыештырып куйгач, Мәдинә беләр Гомәр, залдагы зур, йомшак диваннарына барып утырды.Аллага шөкер хатын, диде Гомәр.Бик күңелле булды, чакырылган кунаклар да барысы да килеп бетә язганнар.Ни дисәң дә, бәби ашы, күңелле аш инде.
Күңелле, күңелле дип сүзгә кушылды, бишек тибрәтеп утырган Гомәрнең әнисе.Миңа да : әни, безнең малай түгел, кыз бит, дип әйтсәгез ни була иде инде, я? Мин әле чын күңелдән ышанып, малай дип йөргән булам, диде ул кеткелдәп.Әгәр дә улым! Кызың гел үзең булмаса, мин җүләр баштан, малай булгандыр да, чегәннәр алыштырганнардыр дип уйлаган булыр идем дип, Айнураның одеялын рәтләп куйды.Менә килен, малай алып кайтсаң, ансы сиңа ошар әле, дип елмайды ул.
Булыр әле, әни! Булыр.Тагын малай, тагын кыз дип көлгән булды Гомәр.Хәтта әнисенең дә , бу хәлләрне белмичә калганына сөенеп.Әнидән яшерүе дурес түгел дә инде.Ну, үз вакыты белән белер әле дип уйлады ул.
Менә хәзер алар тынычланып, бер көн килеп, улларын күрү өмете белән , яңа тормышларын башлап җибәрделәр.Чегән кызлы, яңа тормышларын.Әкренләп алтын көзгә дә аяк басылды.Урман , көзге кояш нурлары астында, йөзләгән төсләргә кереп, сихри моңга уралды.Шулай тыныч кына яшәп ятканда, каршыларында гына торган, Хәтирә апаларының капка шыгырдаганы ишетелеп китте.Озак та үтми,Мәдинә! Мәдинә дип, йөгерә атлый өйгә Гомәр килеп керде.Хәтирә апаның малае белән килене күченәләр ич күршегә.Әйдәле хатын, Айнураны киендер дә, яннарына барып килик ! диде ул шатлыгыннан, кояштай балкып.Алар әзерләнеп чыкканда, тегеләре ат арбасына төягән әйберләрен ташып бетерәләр иде инде.Капка төбендә бик үк яңа булмаса да, әле таушалмаган бәбәй арбасы да тора.Сәләм! Фәнис дустым, менә бит ничек әйбәт булган.Бөтенләйгәдер бит инде? диде дә, Гомәр дустына булыша башлады.Ә сез Гүзәлия, барыгыз Мәдинә белән , бераз ял итегез дип, арбаны аңа таба этеп куйды.Мужет киявебез дә булып куяр әле , дип көлде Гомәр, арбага күз атып.Нинди кияү дисең , Гомәр? дип көлде Фәнис.Безнең дә кыз бит.Индира.Мужет, тиз генә үзең кебек ,бер кап кара малай алып кайтсагыз, белеп булмый әле.Кода- кодагыйлар булып куюыбыз бар, ә Гүзәлия? диде ул, хатынына карап.Мәдинә! Ишеттеңме, заказны? дип көлде Гомәр.Бу аның, Айнурларын югалтканнан соң, чын күңелдән рәхәтләнеп, беренче көлүе иде.Мәдинәнең дә, тормышында, бу иң бәхетле көннәренең берсе булды.Чөнки алар , хәзер ялгыз түгел.Ни дисәңдә , каршыңда гына торган күрше өйдә , ялт итеп ут яну , зур бәхет ул.Ирләре, эш белән мәш килгәндә, яшь кенә ике хатын, арба тартып, сөйләшә сөйләшә урам буйлап киттеләр.Мәдинәсе өчен бигрәк тә Гомәр сөенде.Молодец, Фәнис, диде ул.Шундый өй була торып, бер өйдә ничә семья яшәп ятасыз.Күптән күчәсе иде инде.Шулай, дөрес әйтәсең, дустым! диде Фәнис.Туганнар кебек гөрләп яшик әле.
Чынлап та, юраганнары юш килде.Ике күрше, якын туганнардай чөкердәшеп гомер итә башладылар.Туган көннәрне, бәйрәмнәрне, әле бер өйдә, әле икенчесендә уздырды алар.Инде кызлары да күзгә күренеп үсте.Гомәрнеке кап кара бөрлегәндәй күзле, бөдрә кара чәчле булса, Фәниснеке нәкъ киресе иде.Тирән зәңгәр күлдәй, көлеп торган күзле, җитен сары чәчле кыз бала.Беребез сары, беребез кара дип, көлешәләр иде Мәдинә белән Гүзәлия очрашкан вакытларда.
Нинди генә сөенечләр, күңелле бәйрәмнәр булмасын, улларын өзелеп сагыну хисе, үзәкләрен өзде аларның.Зарага карап, Айнурларын да үстерделәр алар.Менә ыгы- быгы киләдер, менә ул да елмаядыр.Инде тәпи йөри микән?...Кара әле хатын! диде бер көнне Гомәр.Айнур чегәнчә сөйләшер микән инде? Юк, татарча, дип көлде Мәдинә.Кем сөйләшсен инде, аның белән татарчааа? Айнура белән чегәнчә сөләшикме, алайса? Икесе дә көлеп җибәрделәр.Гомер йомгагы шулай, әкрен генә алга тәгәрәде....
Менә тамчылары, сыерчыклары белән, көтеп алган ямьле яз да ишек какты.Урман ягыннан искән, назлы ,язгы җил Чулпанны сирень, шомырт исләренә урады.Ә берсен берсе узышып сайраган кошлар тавышы , күңелләрдә әйтеп бетермәс хисләр уятты.Шундый күңелле, язгы кичләрнең берсендә Мәдинә ирен чакырып алды да,:Кара әле Гомәр.Колагыңа гына бер сүз әйтим әле, диде ул, серле елмаеп...
Гомәр елмаеп, колагын Мәдинәсенә якынырак китерде.Я, Мәдинә тыңлыйм.Яратам ! Дип әйтәсеңме?! Әйе, Гомәр яратам.Шундый матур чегәнне ничек яратмаска кирәк? диде Мәдинә, көлә- көлә.Ну бу яңалык түгел ич, ә мин сиңа яңалык әйтәм, дидем...Гомәр, кара күзләрен, челт мелт китереп,хатынына карап, хе дип куйды.Шунда Мәдинә, иренең колагына үрелеп:Гомәр безнең балабыз була! дип тә әйтеп бетерә алмады, тегесе урыныннан сикереп тә торды, ишекне чак кына күгәненнән алып атмый, урамга чыгып та йөгерде.Мәдинә әллә аптыраудан, әллә куркудан, баскан урынында катып калды.Исенә килгәндә инде, Гомәр бер кочак сирень, ап- ак хуш исле шомырт чәчәкләрен күтәреп Мәдинәсе каршында тора иде.Үзенең күзләрендә язгы кояш нурлары чагыла, сүзен дә әйтә алмыйча, шат елмая.
Ни диярсең Гомәр? Яхшы яңалыкмы? диде Мәдинә.Мин сине , куркып чыгып качты, дип торам тагын.Куркыттың бит.
- Нинди генә яңалык әле? Мин үзем дә , син әйткәч куркып куйдым.Шатлыгымнан очып китәрмен , дип курыктым, диде Гомәр.Эх , сине! Димәк безнең балабыз булачак.Әйткән иде аны күрше, бер малай алып кайтыгыз да , кода булырбыз дип.Ә, Мәдинә! белеп булмый дөнья хәлен?.Күрше кызы-Индира киленебез булып куйса?
Кара әле, Гомәр! диде Мәдинә, тагын да шул серле карашы белән.Бу юлы чыгып йөгермә инде син, яме?Ни бит әле, ни...Күрше Гүзәлия дә авырлы бит, Чулпан гөрләячәк әле, дигән идең.Чынлап та, болай булса, юраганың юш килә, дип елмаеп, иренә карады Мәдинә.
Ну сезне, кызлар! Ну сезне! дип, Гомәр, идән уртасында уйнап утырган Айнураны күтәреп алды.Кызым , син хәзер апа буласың!дип сөенә- сөенә ,чыкы- чыкы килгән сабыйны югары чөйде Гомәр.Тегесе дә нәни куллары белән,әтисенең муенына сарылды.Шушы минутта, ике кара бөдрә чәч, бер булып кушылды.Нәкъ шушы минутта, Гомәрнең, өченче, акыл күзе ачылгандай булды да инде.Бу кызымны бер ходай тәгаләм, төшләремдә күрсәтеп, кабул итәргә кирәклеген кисәтте югыйсә.Ә мин тиле , язмышыма буйсынырга теләмәгән булдым.Кызым минем, Айнура, дип баланы яратып үбә башлады Гомәр.Айнурыбыз да кайтып керер бер көн.Исән генә булыйк. ..
Тугыз ай, сизелмичә узып та китте.Мәдинә дә, Гүзәлия дә , бер- бер артлы малай алып кайттылар.Вот шәп булды бу күрше!дип сөенде Фәнис.Как будто, по заказу.Икебезнең дә хәзер малай да, кыз да бар.Белмәде шул күршесе, берни дә сизмәде.Гомәрнең кайдадыр еракта, чегән гаиләсендә малае-Айнуры бар икәнен башына да китермәде.
Гомәр улына, Бәхтияр- бәхетле яр, дип кушарга теләгән иде,Мәдинәсе генә Самат исемен сайлады.Ии, Гомәр әллә ничек кенә шунда, Бахти чегәннәрдә күбрәк очрый.Бер гаиләдә ике чегән җитеп торыр дигәч, хатыны белән ризалашты ул.
Бер авызың пешсә, өреп кабасың дип, Гомәр белән Мәдинә дә, балаларын бер минутка да ялгыз калдырмадылар.Ләкин , елы елы белән, ике- өч табор җәйләп яткан, урман аланында чегәннәр башка күренмәде.Дөрес, ул аланга Гомәр еш баргалап торды.Менә бүген дә ул, йөрәк яраларын яңартып түгәрәк аланда, ямь - яшел чирәм өстендә утыра.Әйтерсең әнә монда гына,дөрләп янган учак телләрен күзәтеп , чегәннәр утыра, бер палатка янында , бала итәкле күлмәкләр кигән чегән хатын кызлары сөйләшә.Шунда ук, тыныч кына атлар утлап йөри.Ул арада Әнә, әнисе : тешеңә ышана күрмә, телеңне тешли дип, кисәтә.Әллә төшләнәм инде, дип Гомәр як- ягына карап, торып басты да, авыр уйларын куарга теләгәндәй, көчле куллары белән күзләрен угалап куйды.Тик уйлары гына йөрәгенә бирешергә теләмәде.Аланнан еракта та китмәде, Айнурын югалткан урынга килеп, кадалап куйгандай басып калды Гомәр.Менә шушы урында, җаннарына гомерлек яра ясалды.Күз алдына, бөтиле зәңгәр шапкасын кигән, тыныч кына йоклап яткан улы килеп басты.Гомәр үзе дә сизмичә , учлары белән йөрәген кысты.
- Гафу ит мине улым, саклый алмадым шул мин синее! Саклый алмадыым.Йөрәгем сизәргә тиеш булса да, сизмәдем бит дип, үзен үзе сүкте Гомәр.Әниеңнең дә үзәкләре өзелә, сизәм.Мин кайгырмасын дип кенә, сер бирмәскә тырышып йөргәнен дә күрәм.Ярар, улым ! Ярар! Язмышыбыз шулай язылгач берни дә эшләп булмый икән лә ул.Инде менә, Земфира гына үз сүзендә тора күрсен.Ул сиңа дөресен сөйләсә, очрашырбыз,аллах бирса!
Шулай дип , Гомәр бер кочак хуш исле урман чәчәкләре җыйды да, хатыны белән улы Самат янына ашыкты.Эшендәме, район үзәгенә барыпмы, бераз тоткарланса , тизрәк өенә кайтырга тырыша иде ул.Әйтерсең лә, анда улы Айнур көтеп тора.Ләкин урман ягына каерыла каерыла карап, күпме көтсәләр дә Айурлары башка күренмәде.
Сөенеч аша сагышлар белән, ел артыннан ел узды.Айнура да күз явын алырлык матур кыз булып үсеп килә.Самат та кул арасына керә башлады.Ләкин тулы бәхет өчен, Айнурлары җитмәде.Аны күрәсе килү теләге көннән көн көчәйде генә.Сабыр итеп көтәргә генә кирәк, хатын .Күңелем сизә, безнең янга кайтачак ул диде бер көнне Гомәр.Менә кыз да үсеп җитте инде, Мәдинә ! Тик менә бизәнү әйберләрләре генә , шулай җыеп куйган җирдә ята, әллә инде тапшырыйкмы? Хәзер дә кимәгәч, соңыннан кызыгы да калмас бит.
Белмим шул, Гомәр! Нәрсә дип тапшырыйк соң әле аны?Менә Айнурыбыз килеп керсен иде хәзер !Барысы да үз урынына кайтыр иде., диде Мәдинә.Әзерәк көтеп карыйк әле.Бәлки әллә, күп тә калмагандыр.Вакыт күрсәтер, көтеп карыйк әле.
Ләкин,Алтын сары көзләрне , бураннары белән ак кыш алыштырды.Җиргә тамчылары, йөгерек гөрләвекләре белән, кабат кабат язлар килеп китте...Тик Айнур гына күренмәде.Бу чегән тәресенең кызын, җан кисәген күрәсе килми микән соң?!диде, бер көн Мәдинә, җан ачуы белән.Айнура да тугызга бара бит инде.
Менә кыз унны бетерсен дә , Мәдинә! Айнурыбыз да кайтып керер.Безне эзләп , әллә кая чыгып китәргә, малай яшерәк әле.Земфираның чыгып китәргә җае чыкмыйдыр, диде Гомәр тыныч кына.Бер елга түзсәк, иманым камил, улыбыз килеп керер.
,Шулай серләшеп алганнан соң тагын беразга тынычланып калдылар.Ләкин озак та узмады , ишектән җенләнеп Айнура кайтып керде...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова