

Әсәрем тормышта булган вакыйгадан алынган.Шуңа күрә кемдер үзенә таныш язмыш күрә икән, зинһар гафу итегез.Бу вакыйганы инде 30 еллап элек әнием сөйләгән иде, хәттә авыл, кеше исемнәре дә истә.Ләкин билгеле сәбәпләр аркасында исемнәрне үзгәрттем.
Кайчандыр гөрләп торган, искиткеч матур табигатьле Чулпан авылында , бүгенге көндә бары тик бер гаилә-Гомәрләр гаиләсе генә көн күрә.Тирә- ягы куе, серле урман белән әйләндереп алынган шушы авылны икегә диярлек бүлеп, бик сирәк исемле Чишмә елгасы ага.Карап торганда тын гына агучы , бу кечкенә, ләкин мул сулы елга бернинди дә куркыныч тудырмый кебек.Ләкин, һәр елны яз җитүгә шушы Чишмә елгасы, көчле урман сулары белән кушылып, ярларыннан ташып чыга.Шаулап аккан су бөтен авылны диярлек тутыра.Каралты- кура, базлар, авыл урамнары ләм белән тула.Чулпаннан чыгып та ,кереп тә булмый ул вакытта.Авыл халкы үз көче белән ныгытмалар да ясап карый.Ләкин адәм баласы табигать каршында көчсез шул.Әнә шуны сәбәп итеп, авыл халкы әкренләп, якында гына урнашкан Өч нарат авылына күченеп утыра башлый.Чулпаннан аермылы буларак анда кечкенә булса да
балалар бакчасы, мәктәп эшләп тора.Клубының да ишеге ябылып тормый.Район үзәгендә дә кечкенә генә Чулпанның Өч наратка кушылуына сөенәләр кебек.Ни әйтсәң дә, үзе юкның күзе юк дигәндәй, юллар салырга , башка кирәк яракка да чыгымнар чыгарасы юк.
Шулай итеп авылда бары , " чегән" кушаматлы Гомәр белән ,хатыны Мәдинә генә яшәп кала.Дөрес аларның өе урманга якын гына ,калкуырак җирдә урнашкангамы, язгы ташу ул кадәрле зыян китерми.Яшь булса да, авыл өчен янып- көеп яшәгән Гомәр, авылдан күченергә өлгермәгән әле бер авылдашын, әле икенчесен туган нигезләрендә калырга үгетләп тә карый.Ләкин тегеләре генә уйлаган уйларыннан кире кайтмый.Әле хатыны Мәдинә дә: бер ялгызыбыз бер авылда ничек яшәрбез?Әйдә, без дә күченик дип, ирен юмалап карый, тик Гомәр генә , юк дип кырт кисә.Без бит ялгыз түгел Мәдинә, икәү ич, менә тиздән малай туар, аннары кыз алып кайтырбыз алла бирса.Менә күрерсең хатын,яшәячәк әле Чулпаныбыз.Киткән авылдашлар да кире кайтыр.Туып үскән нигез үзенә тарта ул, сагындыра.Менә вакыт җиткәч , минем хак булуымны кешеләр аңларлар.
Үзенең урманчы хезмәтен, намус белән яратып башкара Гомәр.Иртә таңнан иңенә мылтыгын асып, кесәсенә тоз тутырылган патроннар салып, урам аша гына шаулап утырган урманга кереп югала да, сызгыра- сызгыра соң гына кайтып керә.Ә Мәдинә.ирен эшкә озатуга, өйдәге вак - төяк эшкә тотына.Сыерын савып, бозавы белән икесен, бакча башындагы болынга бәйләп куя, якында гына челтерәп аккан чишмәдән су ташый.
Менә бүген дә, ялтырап торган чиләкләрен , чәчәкле көянтәсенә асып, чишмәгә китте Мәдинә.Ләкин су алырга ашыкмады ул.Чиләкләрен шалтыратмыйча гына җиргә куйды да, хатвә чирәм өстенә утырып уйга калды.Баш өстендә генә берсен- берсе уздырып, сайрар кошлар җыр суза.Хуш исле чәчәк исләрен аңкытып, җәйге йомшак җил исә.Челтерәп аккан чишмә тавышы колакларны иркәли.Шундый матур , әкияттәй табигатьле авылның исеме дә бик матур шул- Чулпан.Тирә - ягында ап- ак каеннар, төз нарат, чыршылар шаулый.Үз көенә генә, язгы ташудан тынычланып калган Чишмә елгасы ага.Әллә инде, чишмәләрдән юл алгангамы бу елганы Чишмә дигәннәр ? дип елгага күз салды Мәдинә.Ә авылга Чулпан исемен кем бирде микән?...Үз уйларына уралып , ул күпме утыргандыр, чирәм зчендә кыштыр- кыштыр килгән тавышка айнып киткәнәй булды Мәдинә.Ии, менә шушы керпедән дә шикләнеп тор әле.Ялгызлык галәмәтедер инде бу дип, урыныннан торды ул.Елга буенда берсен- берсе уздырып балык тоткан малай шалайны,чишмәдән су алып кайтып килүче дус хатыннарын, шунда ук кер чайкаучы апаларны күз алдына китереп, елап җибәрде Мәдинә.Ямансу, бик ямансу иде аңа бу минутларда.Елганың икенче ярында урнашкан , бушап калган өйләргә күз салды ул.Алар ничектер җиргә сеңеп, мескенләнеп калган сыман тоелдылар аңа.
— Түзегез , җимерелмәгез генә.Кайтырлар, тиздән кайтырлар хуҗаларыгыз дип пышылдады Мәдинә.Аннары авыр уйларын куарга теләгәндәй , тиз генә чиләкләренә су алды да , өенә юнәлде.
Мәдинә өенә кайтып җиткәндә, Гомәре ишек алдын себергәләп йөри иде.Озак тордың хатын, мин инде сине дә качып китте дип торам дип ,елмайды ул, хатынының су тулы чиләкләрен сәкегә куеп.
- Юк инде кадерлем!Үзең генә бер авылга хуҗа булып ятар идең бугай, диде Мәдинә , күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләрен яшерергә тырышып.Тукта әле хатын! Тукта . Әллә еладың инде, диде Гомәр, хатынының җилкәсенә кулын куеп.Ни булды, матурым?
-Әйе шул , Гомәр.Әйе, яшермим, еладым.Дусларымны сагынып, хуҗасыз калган авыл өйләрен жәлләп еладым мин бүген.Алар миңа шундый кызганыч, мескен булып тоелдылар, әнә шуңа йөрәгем әрнеде.Ярый әле, минем сүз белән без дә йортыбызны ташлап китмәгәнбез, рәхмәт сиңа! диде Мәдинә.Аннары, елмаеп карап торган иренә: Син нигә бүген болай иртәләдең әле, урманыңнан аюлар куып чыгардымы әллә? дип көлде.Юк инде хатын! Кумадылар, төштән соң районга җыелышка барам бүген.Әйткән идем бит сиңа, оныттың да мени?Әгәр теләсәң, әйдә син дә минем белән, диде Гомәр йомшак кына.Кибетләргә йөрерсең, аласы кирәк- яракларың да бардыр.
Гомәре урманда вакытта, Мәдинә ирен үз янында гына итеп тоя.Әгәр инде берәр җиргә җыена башласа, үзенә урын таба алмый.Андый вакытларда үзен ,бөтен җир шарында бер ялгызы итеп тоя ул.Менә шуңа да бүген, ире белән барырга шатланып риза булды Мәдинә.Район үзәгенә килеп җитүгә, ул базар тирәсендә төшеп калды, ә Гомәре шул тирәдә генә урнашкан конторасына җыелышка дип кереп китте.Инде сәгать, сәгать ярым дигәндә Мәдинә , үзенә кирәкле әйберләр, азык - төлек тулы сумкасын күтәреп, контора каршындагы эскәмиядә ирен көтеп утыра иде .
Районнан кош канатларында очып кайткандай булды алар.Чөнки Гомәрнең эшен намус белән, яратып башкарганын күреп, грамота белән бүләкләделәр, башкаларга үрнәк итеп куеп, бераз премия дә бирделәр. Ләкин иң сөендергәне, район башлыгының авылларына таш җәйдерергә вәгьдә итүе булды.Мин бу турыда хәтта, хыялланмаган да идем, алай гына түгел, авыл беткәнгә сез сөенәсез генә дип тә уйлаган идем әле, диде Гомәр, башлыкка күмердәй кара күзләрен текәп.- Син нәрсә инде, Гомәр дус? диде тегесе,Чулпан бетеп барганга минем дә йөрәк бик әрни, андый матур табигатьле авыл һич тә юкка чыгарга тиеш түгел, сезгә рәхмәт.
Менә бит, Мәдинә! Күрдеңме? Әйттем бит мин сиңа авыл яшәячәк дип .Ә син иреңә ышанмаган булдың дип , хатынына машинадан төшәргә ярдәм итте Гомәр.Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр шул.Башка бер чит җирдә яшәп ятуны күз алдына да китерә алмыйм мин.Киткән авылдашлар да сагыналардыр әле нигезләрен.Башкача мөмкин түгел.Мондый матурлыкны сагынмаска , туң йөрәкле булырга кирәк.
Көндәлек эшләрен эшләп бетереп, кичке ашны ашадылар да Мәдинә белән Гомәр капка төбенә чыгып утырдылар.Урам
буйлап тезелеп киткән ут баганаларында берән- сәрән генә
ут ялтырый, бушап калган төнге авылга шом салып, этләр улаган ишетелеп китә, шуңа куе урман шаулаганы кушылып,
күңелдә билгесез хисләр уята.Этләр дә нигезләрен сагынып елый хатын.Менә бит, кем уйлаган матурым,икебез генә Чулпанның тоткасы булып калырбыз дип, көрсенеп куйды
Гомәр.Без дә ташлап китсәк, бетәчәк бит Чулпан!Ә, әби бабайларыбыз ни дияр?Уразада, гает бәйрәмнәрендә аларның җаны кайда кайтыр? Агач рәшәткә каккан тәрәзәләрне, зур тимер йозаклы капкаларны күреп, җаннары нишләр?Кайда барып сугылырга белми йөрмәсләрме? Юк бар сәбәп тапкан булып , күчеп киттеләр бит авылдашлар, укенерләр әле бер.Суы бар, уты кергән.Инде менә юлы да булыр алла бирса.Гомәр сөйләде дә, сөйләде.Әйтерсең, шушы минутларда аны бер үзе генә хатыны түгел, ә башларын иеп авылдашлары тыңлый иде.
- Дөрес әйтәсең Гомәр.Авылыбыз яшәргә тиеш.Менә бер көн килеп, сиңа рәхмәт әйтеп, баш иючеләр күп булып әле.Ә бүгенгә мин әйтәм сиңа рәхмәтне.Шундый яхшы күңелле булганың өчен, рәхмәт сиңа кадерлем, миңа яхшы ир булганың өчен рәхмәт.Ул арада, кинәт кенә салкынча җил исеп куйды.Күңелгә шом салып, әллә нинди ят тавышлар белән урман шаулый башлады.Ә давыллы көннәрдә, урманның ничек шаулаганын, бары урман тирәсендә яшәгән-
нәр генә белә.Нинди генә тавышлар чыгарып уламый , андый вакытларда урман.Тыңлап торсаң эт, бүреләр улаган
тавышлар ишетелгәндәй була.Шуңа өстәп бәбәй елаган, агачлар шыгырдаган тавышлар өстәлеп, сине бөтенләй бер икенче, әкиятләр дөньясына алып кереп киткәндәй була.
- Яңгыр килә Мәдинә! Әйдә керик, диде Гомәр , хатынына торырга булышып.Менә алла бирса , малаебыз тугач, икенче яңа тормышыбыз башланыр.Бәхетле көннәребез алда әле .
-Мин дә шулай дим Гомәр.Ләкин менә, малаең белән уйнарга , күршебездә тагын бер ике генә булса да бала булсын иде лә ул, диде Мәдинә, моңаеп калган өйләргә күз салып.
- Бер генә түгел, күп булырлар әле алар хатын.Менә күрерсең.Гөрләп торачак әле авыл, шулай булмаса безнең монда яшәүдән ни файда.Кара әле ничек яшьни башлады, хәйран каты килергә маташа бугай әле бу, әйдәле тизрәк керик дип, хатынын ашыктырды Гомәр.
Ялт йолт яшен яшенләп, күк күкрәгән тавышкамы,, җирләргә ятып шаулаган урман тавышынамы , озак кына
йоклый алмыйча ятты алар.
- Улыбыз кемгә ошар микән, хатын?Миңа ошаса , кушаматы минеке шикелле, "чегән" булыр инде.Менә сиңа тартсын иде.Синең кебек матур, сөйкемле һәм бик бәхетле
бала булып тусын иде ул, диде Гомәр, туар баласын сыпырып.
- Сиңа ошаса ни булган ди.Бик матур булыр.Ә кушаматка килгәндә, авыл җирендә бар кешедә дә бар бит ул.Чегән Гомәр малае -чегән, кызык бит диде Мәдинә елмаеп.Аннары ирен үпкәләтмәслек сүзләр табарга тырышып, бераз уйлап торды да: Ә син бит Гомәр, чынлап та чегәннәргә бик ошаган.Авыл халкы, чегән арбасыннан төшеп калган дип, бик дөрес әйтә.Синең үзеңнең уйлаганың бармы ул хакта?.Гомәр рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Ә менә синең ? чегәнгә кияүгә чыгармын, дип уйлаганың бар идеме, хатын?Эх сине, чегән хатыны! дип , йомшак кына Мәдинәнең колагыннан тартып куйды Гомәр.Бераздан җитдиләнеп:Ә менә чынлап әйтсәм, көзгегә караган саен , мин анда чегән ирен күрәм , хатын.Әти дә кара, бөдрә чәчле булса да,мин анда бер дә чегән алымнарын күрми идем.Исән вакытта үзеннән сорарга җай чыкмады, үпкәләтермен дип тә курыктым.Тик менә әнидән сорагач, нишләптер сораганыма бик ачуы чыкты.Син чегән баласы түгел, җен баласы .Башка бу хакта сорап, башымны катырасы булма дип, соравыма нокта куйды.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова