

Әйе, улым .Әтиең бик олы йөрәкле кеше иде шул.Бик кызганыч, гомере кыска булды.Сезнең белән горурланып, сезнең өчен сөенеп гомер итте инде ул.Укучылары әле дә булса, очраган саен һаман сагынып искә алалар .Пенсиягә чыгабыз да әнисе, бар нәрсәне ташлап Чулпанга кайтабыз дип йөргән иде дә , насыйп булмады шул.Язмышыбызга шулай язылган димәк.Ә авылга һаман киләләрме теге чуртлар? диде әнисе.
Киләләр әни, киләләр.Ләкин хәзер элекке еллардагы кебек түгел инде.Быел ук әз күренәләр, ә бароннарының машинасы да бар.Хатыны авырлы булгач, бәлки машина белән килгәндер.Аптырыйм мин аларга, әни.Ник рәхәтләнеп төпләнеп яшәмиләр алар?
Буыннан буыннан күчеп килгәнгәдер инде, улым.Бер туктарлар әле.Аннары син, гел урманда.Эшең шул булгач , алар белән дә аралашырга туры килә, диде әнисе.Чегән халкы белән бик якыннан дуслашырга ашыкма.Аларга бик ышанып булмый.Кашык белән бирәләр, сабы белән төртә алар Гомәр.Язмыш кушып, атаң чегән булса да, без аларга чит кеше.Безне әбиләр, тешеңә ышанма, телеңне тешли дип өйрәттеләр.Менә шулай булгач, алардан ерагырак йөрүең хәерле.Чегән ул, Гомәр барыбер чегәнлеген күрсәтә.
Гомәр тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде дә, әнисен кочаклап:
Эх әни, син мине кем дип уйлыйсың.Мин үзем дә, чегән бит, диде.Хәтта чегәнчә җырлар да беләм әле дип, чат чегәнчә җырлап та җибәрде.
Әнисе улына карап: Әстәгафирулла улым! Нишләвең бу?Чегән, чегәнлеген итә дигәч тә, тукта әле диде.Аннары Гомәрнең аркасыннан сөеп: Иии, улым.Ярый әле теге вакытта сыер кайтмый калган , менә дип улына кушылып кеткелдәп җибәрде.Синең кебек яхшы улны каян таба идем мин.Ходай шулай язган.Ул вакытларда бик рәнҗесәм дә Алмазга, менә хәзер сиңа карап, бер бөртек ачуым да юк, диде.Ничә еллар сөйли алмаган серемне сөйләгәч , җиңеләеп тә киттем , аллага шөкер дип, шкафтан нәни генә , бер яхшы язу алды.Менә Гомәр, Айнурга исемен дә әйтеп,бөти яздырткан идем.Килен кия торган киеменә тегеп куйсын.Сакланганны саклармын дигән, бер ходаебыз.Йөргән юлларында , алла бирса фәрештәләр канат җәеп торсын, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип , бөтине Гомәргә тоттырды да, чәй куеп җибәрде.
Рәхәтләнеп сөйләшеп, ашап- эчеп алгач, Гомәр әнисенә рәхмәт әйтте дә: Әйдә әни, җыен.Авылга кайтабыз.Мәдинә дә, әнине алып кайт дип, көтеп калды диде.
Юк зле Гомәр, бүген булмый.Кәмилә күршем авырта .Үзен генә калдырып китмим инде.Исән булсак, алла бирса кайтырмын.Юлны беләм бит диде.Ярый алайса , сине үгетләүдән файда юк әни.Мин кайтам дип, Гомәр әнисе белән саубуллашып, кайтыр юлга чыкты.
Ул өенә кайтып җиткәндә, Мәдинә капка төбендә , арба тибрәтеп утыра иде.Кайтып җиттеңме?Гомәр, Ә, әни үзе кая ? Ник алып кайтмадың , диде.
Күршесендәге ялгыз әби авырта, аны ташлап китмим инде диде.Соңрак кайтам дип әйтте, ләкин мин сиңа хәзер бер сер әйтәм, син түлке авып китә күрмә , диде Гомәр.
Тәки үз дигәнеңә ирештең алайса.Сорадыңмы? Мин сиңа әнидән сорап интектермә дип әйткән идем югыйсә, ә син? Сорадыңмы? диде Мәдинә, иренең ни әйтергә теләгәнен төшенеп. Юк, хатын , юк, сорамадым.Чегәннәр килде дип кенә әйткән идем.Әллә шул басым булдымы шунда, әни барсын үзе сөйләп бирде дип, Гомәр әнисе әйткәннәрен түкми чәчми хатынына җиткерде.Менә сиңа мә! диде Мәдинә.Чегәннәрнең бала, ат урлауларын ишеткән бар иде, ә менә мондый эшкә? Һич ышана торган нәрсә түгел.Мескен әни, бу йөк белән яшәве ничек авыр булганын , үзе генә белгәндер шул.Әйе, ләкин әти дә бик яхшы кеше булган, диде Гомәр.Әнине яратып, бер нинди авыр сүз әйтми яшәде.Безне дә аермады, бер тигез яратты.Әнинең алтын терәге булды ул, менә шуңа әнигә ул вакытларны бераз онытырга ярдәм булгандыр дип уйлыйм.
Ай , аллам!Гомәр! Син алайса , чынлап та чегән малае булып чыгасың, ә мин чегән хатыны? диде Мәдинә, күзләрен челт- челт йомгалап.Димәк, синең шикләнүләрең дөрес булып чыкты.
.Ә син, нәрсә? Миңа тормышка чыкканга үкенәсең штули , Мәдинә? диде Гомәр, аптырап калган хатынына карап.
Юк, кадерлем, юк инде.Синнән башка миңа берәү дә кирәкми.Әле теге чакта, ярый урлап китмәгәннәр, сине көтеп, кияүгә дә чыкмый калган булыр идем, дип елмайды Мәдинә.
Әйе, ходай саклаган Мәдинә, диде Гомәр.Мин алай күчеп яши дә алмас идем бит.Миңа үз нигезем, туган авылым кадерле.
Бәлки инде алар да, менә болай йөрүдән туктар.Күпләре әнә өйләр салып яшиләр.Зур зур өйләрен, кай вакыт телевизорлардан күрсәтәләр, исең китәрлек.Ярар, гомер буе бораулаган сорауларыма җавап таптым, хатын.Ни дисәң дә, исән сау яшәргә язсын.Бәхетебезне югалтмыйк.Бәхет дигәндә...Мә әле хатын., әни Айнурга бөти яздырткан.Кия торган берәр киеменә тегеп куярга кушты, дип яхшы язуны хатынына тоттырды.Мәдинә, күз ачып йомганчы, инә белән җеп алып чыкты да, бөтине Айнурның шапкасының, бөкләгән җиренә тегеп тә куйды.Аннары бик зур эш эшләгәндәй , иренә карап: Миңа да , әнием тугач бөти ясаткан булган, шуңа да инде акыллы ир таптым.Мин бик бәхетле диде..Айнурга да үз юлын табарга ярдәм итсен иде Ходаем, бәхетеннән аермасын, ярдәменнән ташламасын дип, белгәннәрен укып, шул бөтигә өрде .Ләкин, ул вакытта белмәде Мәдинә, җылы сулышының ,бик озак еллардан соң гына, шушы бөти белән әйләнеп кайтасын сизмәде...
Айнур уз көенә күзгә күренеп үсә торды.Мәдинә белән Гомәр , улларының беренче тапкыр елмайган көнен кабат кабат искә алып , сөенечләрен уртаклаштылар.Иии, Мәдинә! Нинди бәхет икән бит ул әти, әни булу.Мөмкин булса, менә көннәр буе улым янында булыр идем, диде Гомәр.Ләкин эшемә дә чыкмый булмый.
Капка төбенә , саф һава суларга чыккан көннәрдә, әле һаман чегән җырлары ишетелгәләп куя.Гомәр генә, башка алар янына барып , күренеп йөрмәде.Әнисенең , теге вакытта чегән егетенең ни кылганнарын сөйләгәч, күңеле кайтты аның алардан. Озак тордылар, иртәгә бүген китеп тә барырлар инде бәлки, дип уйлады ул.Ярар ! Хәтәр хәвефсез генә китсеннәр, бәлки киләсе елга килеп тә йөрмәсләр.
Шулай көннәр сизелмичә уза торды.Беркөнне Гомәр эштән кайтып, ашап эчеп алгач: Мәдинә! әйдә ,бәбәй туе ясап алыйк булмаса.Вакыт йөгерә генә икән ул, хатын.Айнурның менә өйләнер вакыты җиткәнен дә сизми калырбыз әле, болай булса диде.Чегәннәр дә киткәннәр бугай инде, кичә бүген урман тынып калган.
Юлларына ак җәймә.Нишләптер минем дә аларга карашым үзгәреп куйды , диде Мәдинә.Бәбәйләр, атлар урлап йөрүләре генә җитмәгән , тагын шундый эш эшләсеннәр әле.Кара әле Гомәр, әйдә алайса иртәгә чакырасы кешеләргә әйтеп чыгарбыз, ә бүген менә урманны әйләнеп кайтык әле бергә.Җзй дә узып бара, яңгырларга китсә кереп тә булмас, ни әйтәсең дип иренә карады .
Минем үземнең дә Айнур белән бер урман әйләнәсе килгән иде, әйдәгез әлбәттә, әйдәгез !диде Гомәр сөенеп.Мәдинә тиз генә улына киҗе мамыктан бәйләгән кофта белән чалбарын, бөти тегеп куйган куе зәңгәр башлыгын киертте.Полный егет инде бу! дип елмайды Гомәр.Әйдә ле улым.Урман белән танышып кайтыйк әле бер.Урман эчендә торып, урман күрсәтмисез дип үпкәләп ятасыңдыр әле безгә...Шулай улы белән сөйләшә сөйләшә, Гомәр бәхет җимешен коляскага салды да, хатыны белән бергәләп урман юлы буйлап, эчкә кереп киттеләр.
Синең дә урманга кермәгәнеңә шактый индее , хатын ә? диде Гомәр, Мәдинәгә яратып карап.Серле дә , матур да шул бу урман.Тикмәгә генә , урманга багышлап әкиятләр чыгармаганнар да, матур- матур җырлар җырламыйлар шул.
Кошлар тавышы хәзер сирәк кенә ишетелә инде, ә язларын? Исең китәрлек була, дип әйтеп бетерә алмады, сукмактан эчтәрәк бәбәй елаган тавыш ишетелеп куйгандай булды.
Гомәр! Ишетәсеңме? Бәбәй елый түгелме соң? диде Мәдинә, баскан урыныннан кузгалырга да куркып.
И җүләрем! Нинди бәбәй булсын ди ул,кыргый мәчеләр тавышы ул.Алар кайвакыт шулай кычкыралар,үзем дз куркып куям, диде Гомәр көлеп.Ләкин теге тавыш катырак ишетелә башлады.
- Тукта әле, хатын! Чынлап та бала тавышы түгелме соң бу? Каян килер монда бала, юктыыр, диде Гомәр.Шулай да барып карыйм әле дип, урман эченә, тавыш ишетелгән якка атлады.Ике- өч минут та узмагандыр, Мәдинә! дип кычкырып җибәрде ул, Мәдинә!.Мәдинә әллә каушаудан, әллә куркудан ни эшләргә белми, йоклап яткан Айнурның одеялын рәтләп куйды да, як ягына каранып: хәзер улым бер минут диде дә , колясканы сукмак буена ук калдырып, ирен янына йөгерде.
Кара әле , хатын ! Бәбәй бит бу! Җирдән күтәрергә дә курыктым мин, диде Гомәр елап яткан бәбәйгә төртеп күрсәтеп.Чынлап та яшел чирәм өстендә, ап ак матур ефәк тышлы одеялга төргән бала ята иде.Каян килгән соң ул монда,? дип куркып кына ,баланы кулына алды Мәдинә.Аннары яңа аңына килгәндәй: Гомәр! Айнур бер үзе генә бит, мин чыгам, ә син агач эчләрен әйбәтләп кара әле, әнисе егылып ятмасын тагын дип, улы янына ашыкты.
Озакта үтмәде, Мәдинәнең үзәк өзгеч тавышы, бөтен урманны яңгыратты: Гомәәр! Я ходаем, Гомәәәр!!!!
Гомәр , төзәтеп булмаслык балә килгәнен йөрәге, җаны белән тоеп, урман эченнән атылып чыкты.Нәрсә , Мәдинә? !Ни булды? диде ул коты чыгып.Мәдинә инде, нәрсә дә булса аңлатырлык хәлдә түгел иде, ул бары бер кулы белән буш арбага төртеп күрсәтте дә, җиргә чүкте.
Үтерәәм! Үтерәәмм!!! дип, ерткыч хайваннардай үкереп җибәрде Гомәр.Үтерәм! дип кычкырды ул ярсып,һәм әле генә сөенә - сөенә сатып алган буш арбаны әйләндереп атты.
Мәдинә!!, мин хәзер ,мин хәзер дип өенә йөгерде Гомәр.Мәдинә нәрсә булганына ышана алмыйча,аңы томаланган хәлдә, сукмак буена тәгәрәгән арбаны утыртып куйды.Җайлап кына, елаудан туктаган баланы яткырып, үзе үксеп еларга тотынды.Бер өзлексез : Айнуур ! Айнуур! Дип кабатлады ул.Ләкин тынып калган урманда җавап бирүче кеше табылмады.Бары кайтаваз булып, әллә кая ераклаша барган машина тавышы гына ишетелеп торды.
Гомәр бераз вакыт, бәйләп куйган атын ычкындыра алмый азапланды, аннары көч хәл белән генә йөгән киертеп, чегәннәр торган аланга очты.Әйе, менә нәкъ очты.Атының аяклары җиргә тиеп тиеп кенә алды.Улым, улым диде ул.Кашка әйдә, әйдә! Ничек тә куып җитәргә кирәк! Безнең бәхетебезне урлап качтылар бит .Ләкин ,чегәннәр белән шау- - гөр килеп торган алан, үтергеч тынлык белән каршы алды аларны.Гомәр үзе генә белгән сукмаклардан олы юлга чапты.Ләкин бер йөк машинасыннан башка , машина күрмәде.Йөрәге әрнүенә түзә алмыйча, атын кире урман эченә куалады.Ике сәг.шулай үзен үзе белештермичә йөрде ул, бары аты алып кайтып җиткергән капка төбендә генә бераз айнып китте Гомәр.Елаудан күзләре шешенеп беткән, Мәдинә, күзе башы акайган ирен күреп коты очты.Гомәр, Гомәр! Кадерлем! Син нәрсә? Акылыңа кил әле! диде ул, ачынып.Синнән дә калсам, мине нишләр дип уйлыйсың? Гомәәәр! дип, ирен дер селкетте Мәдинә.Гомәр берни аңламагандай Мәдинәгә карады.Юк, Мәдинә! Юк! Айнурны таба алмадым диде ул, бераз аңга килеп.Мәдинә әзрәк җиңел сулап куйды.- Ул хәтле бирешмик әле, кадерлем.Айнурыбыз исән бит.Иртәме ,соңмы табылыр.Ә менә кайгыга батып, үзебезне бетерсәк, ни булыр? Бар " кашканы" бәйләп куй да, өйгә керик.Анда уйларбыз ни эшләргә икәнен дип, арбада елый башлаган баланы күтәреп , өйгә кереп китте.Гомәр, ачудан йөрәге кычкырудан көчкә түзеп, урман ягына карап торды да, хатыны артыннан иярде.
Ул кергәндә хатыны, баланың биләвен чишә башлаган иде.Ак ефәк тышлы, кыйммәтле одеялны чишеп җибәрүгә, идәнгә шапылдап бер төргәк килеп төште.Аның артыннан, тышына бер нәрсә дә язылмаган конверт та шуып төште. Гомәр калтыранган кулы белән конвертны тотты.Ач, ач инде Гомәр тизрәк! Диде Мәдинә.Нәрсә бар аның эчендә, ни язганнар?
Конвертны көч хәл белән ачып, эчендәге хатка күз салды Гомәр һәм ап- ак булып идәнгә чүкте...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова