Литература
1 Марта 2022, 15:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Юк, Зәбирә апа ! Юк! ..Эш, каракучкыл булуда гына түгел.Менә сез миңа карагыз!Мин бит , көзгегә караган саен, чегән кызы белән исәнләшәм!Сез үзегез дә , бик яхшы беләсез.Күреп торасыз бит, мин коеп куйган чегән кызы.Миңа туганнан бирле, " син чегән кызы"диләр.Ияләнеп беттем инде, әйтсеннәр.Ошагач әйтерләр инде. Әнием дә ,син әтиеңә ошаган дип әйткән була, ләкин үскән саен , бу охшашлык та ерагая бара бит.Мин дә һаман , күңелем белән чегәннәргә тартылам..

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Әтиеңә дә, шул чегәннәргә ошаганга чегән дип, кушамат такканнардыр инде, Айнура.Кара кучкыл булса, кемгә дә "чегән" диләр бит.
Юк, Зәбирә апа ! Юк! ..Эш, каракучкыл булуда гына түгел.Менә сез миңа карагыз!Мин бит , көзгегә караган саен, чегән кызы белән исәнләшәм!Сез үзегез дә , бик яхшы беләсез.Күреп торасыз бит, мин коеп куйган чегән кызы.Миңа туганнан бирле, " син чегән кызы"диләр.Ияләнеп беттем инде, әйтсеннәр.Ошагач әйтерләр инде. Әнием дә ,син әтиеңә ошаган дип әйткән була, ләкин үскән саен , бу охшашлык та ерагая бара бит.Мин дә һаман , күңелем белән чегәннәргә тартылам..
Ә син, Айнура! Бабаеңны хәтерлисеңме?диде Зәбирә апа, кызга беренче тапкыр, җентекләп карап.
Юк, Зәбирә апа, хәтерләмим, но фотоларын күргән бар.Мин инде , әниләргә сиздермичә генә, аларны да чагыштырып карадым.Дөрес, бабам Камил дә, кара чәчле булган, ләкин шуннан артык түгел.Анда мин чегәннәр белән бернинди охшашлык күрмим, диде Айнура.Бәлки , әбием берәр ачыклык кертер дип уйлаган идем дә, әнием биит: әбиеңне ,тузга язмаган сораулар белән, башын катырасы түгел, ди.Менә шундый хәлләр, Зәбирә апа! Иртәгә тагын килсәм ярыймы?
Ләкин, уйга баткан
Зәбирә апа, Айнураның соңгы сүзләрен , ерактан гына ишетте.Ярыймы?Ярыймы?...
Нәрсә дидең әле, кызым? Нәрсә ярый , дидең?
Айнура көлеп җибәрде.Нәрсә уйлыйсыз, соң сез Зәбирә апаа?Иртәгә сезгә килсәм ярыймы? дип сорыйм мин сездән.Ә сез хаман да Богдан турында уйлыйсыз бугай.
Зәбирә апа тиз генә уйларыннан арына алмады.Әйе , Гомәр турында уйлыйм.Юк ла инде, нәрсә әйткәнне колак ишетми башлады бугай хәзер, Богдан турында!Әйе,әйе Богдан, Богдан диде, ул , һаман да уйлары белән, кайдадыр йөреп.
Зәбирә апаның, уйга баткан күзләрен үзенчә юрап, саубуллашты да,өйләренә ашыкты Айнура.Ләкин , ак ташлар җәелгән урам буйлап түгел, ә урамның икенче ягыннан гына башланган , урман сукмагы аша китте ул.
Оныгы бит! Сагынадыр шул!
Нәрсәләр хакында уйлый микән, Зәбирә апа?Минем киткәнне дә абайламады бит, хәттә.Менә хәзер, теге наратлар арасыннан, Богдан килеп чыксын иде! дип хисләренә бирелде Айнура,күккә ашкан, мәхәббәт наратларга карап.Киткәненә бер сәг.тә юк, ә мин инде шул чегән егетен өзелеп сагынам.Ике атна ничек түзәсе булыр?
Айнура Богданны уйласа, Зәбирә апа киресенчә аның үзен уйлады.Кем булыр, бу гүзәл кыз?Нинде сер яшерәләр, әти әнисе?Ә бит Айнура , татар кызы түгел!.Ул чып чын чегән.Әйе, әйе, нәкъ менә чегән кызыы!Мин аны хәттә ерактан гына, тәрәзә аркылы , беренче күрүдә үк белдем.Бәлки авыл халкы , әтисенә ошагач, әнисе дә татар булгач, чегән кызы дип әйтергә шикләнәдер дә.Ну мин, ярты гомеремне чегәннәр арасында уздырган кеше.Чегән кызы белән татар кызын, күземне йомып та аерам инде хәзер.Каян килеп чыккан Айнура бу якларга? Ничек килеп эләккән Гомәр гаиләсенә?Ул бала үзе дә ике ут арасында бәргәләнә шул.Мин моны йөрәгем белән сизеп торам.Нәрсәдер яшерәләр Айнурадан, яшеерәләәр!..
Ә Айнура...Урман алиһәседәй , өйгә кайта алмыйча, каен кызларын кочып,озак йөрде әле.Йөри торгач аны аяклары, күп еллар элек, чегән таборлары торган аланга алып килделәр.Эх !менә хәзер күрсәң иде ул чегәннәрне дип, келәмдәй яшел чирәм өстенә утырып уйга калды Айнура.Күз алдына , киноларда гына күргән, чегән бароны,матур матур чегән кызлары килде.Бер мизгелгә ул хәттә, чер черт килеп янган учак янында ,гитара тавышын да ишеткәндәй булды.Әйе, әйе! Кемдер өздереп , үзәкләргә үтәрлек чегән көен чиртә..Шул көйгә кушылып:
Ты цыган, а я цыганка
Обе мы цыгане ...дип кычкырып җырлап җибәргәнен сизмичә дә калды Айнура.Ты воруешь лошадей...Ләкин җырлап та бетерә алмады , көй әкренләп ерагая, ерагая барып, бөтенләй юкка чыкты.Айнура,аптырап як ягына каранды, борынына бик таныш учак исе килеп бәрелгәндәй булды.Нәрсә булды соң әле бу?Ишетте бит ул, ишетте! Менә шушында ,учак янында гына, кемдер гитарада уйный иде.Җанны өтәләп янган учак исен дә тойды бит әле ул!Айнура күзләрен угалап, югарыга- зәңгәр күктә йөзгән , пар ат болытларга карады...Күңеле белән , шул атларга утырып еракка, еракка , күз күрмәгән , чегән таборлары янына китте ул....
Бәрәкәт, кызыым? дигән тавышка айнып китте Айнура.Ап-ак атыннан төшеп, аска караса, көлеп әтисе басып тора икән.Әә,әти! Син икәнсең! Урман иясе килеп эндәште дип торам, диде ул елмаеп.
Урман иясенең малае мин, кызым диде ,Гомәр елмаеп. Аннары ,аякларын бөкләп ,Айнура янына килеп утырды.Урманнарны әйләнеп чыктым ,кызым!Бар да тәртип, аллага шөкер!.Ә син ничек монда килергә булдың әле?
Белмим әти! Мин моны ничек итеп аңлатырга да белмиим! Ләкин эчем пошканда, үксеп ,үксеп елыйсым килгән чакларда, аякларым мине монда алып килә.Үзем түгел әти! Нәкъ менә аякларым өстериләр мине монда.Әле алай гына түгел, әти! Мин монда үземне, чегәннәр янында йөргән кебек хис итәм.Алар белән җырлыйм, алар белән көләм.Бөтен кешенең чегәннәрдән коты алынганда, миңа алар янында рәхәт кебек тоела.Әти, син үзеңдә чегәннәргә бик ошагансың !Әллә син дә шуңа, менә бу- чегәннәр торган аланга киләсеңме?
Эшем шул бит , минем кызым! Урман хуҗасы булып алынгач, бу вазыйфаны үтисе инде.Киләм ту же, бу аланга да еш киләм, урман буйлап та күп йөрим.
Юк, әти! Юк!Йөрәгем сизә! Урманчы булганга гына, килмисең син дә бу аланга.Ниндидер бер сер ята монда.Но, миңа әйтмисез генә.Ә кайчан әйтерсез билгесез?
Унынчы классны бетергәч, дип сөйләштек әниең белән.
Нәрсәәә? Әтии?!дип сикереп торды Айнура.Унынчы классны бетергәч?!Укып бетергәч ,нәрсә сөйләргә җыенасыз инде сез миңа?!
Гомәр, ат урлаганда тотылган чегән кебек каушап калды.Нәрсә әйтеп ташладым соң әле мин чурт? дип , иреннәрен тешләп, кара күзләрен, бер ачты, бер йомды . Нәрсә турында дип...Әби белән бабаңнарың турында инде.Әниең белән, авылны ничек итеп саклап калуыбыз турында.
Ә минем турында, әтии?! Минем турында да сөйләрсезме?Бу сораудан Гомәр бөтенләй коелып төште.Ләкин ,ахыр чиктә үзен кулга алып өлгерде.
Кызым!!! Син миңа ошаганмы? Ошаган! Димәк син минем кызым! И бетте! Чегәнме без, татармы? Ансы мөһим түгел!Чегән буласың килә икән, әнә егетең чегән.Яратасың икән, кияүгә чыгарсың да чегән хатыны булып куярсың, диде Гомәр, куллары белән чәчен сыпыргалап.
Ярар әти! Ярар !диде Айнура көлеп.Чегән хатыны...Алай матур түгел бит , әтии! Чегән кызы дип әйт.Димәк унны бетергәч...

Димәк унны бетергәч! Килештек Кызым! Түлке кара аны! Бүген кайткач , әниеңә әйтеп ташлама тагын, яме.Баш бетте дигән сүз ату дип, утырган җиреннән торып , чалбарын каккалады , Гомәр.
Ярар, әти! Яраар! диде Айнура.Әнигә сөйләмәм.Ә син менә миңа , бары тик шуны гына әйт, бабам чегән булганмы?! Аннары, әтисенең икеләнгән кыяфәтен күреп:Хотяа , әйтеп тормасаң да була индее, болай да билгеле дип,куллары белән ямь яшел чирәмне сыпырып куйды.
Ник, кызыым! Килештек түгелме соң, унны бетергәч дип? Бер матур, үҗәт бозау булдың бит син,ә? Диде , Гомәр .Аннары , көлеп утырган Айнураның кулыннан тотып, торырга булышты.
Айнура иркәләнеп кенә: Әтии! Кара Чегән бозавымы?дип, көлә- көлә Гомәрне яратып, кочаклап алды.Тәки әйтмәдең инде, әти! Ну, менә хәзер сөйләсәң, ни була инде ул, секретларны?Мин барыбер сине яратам , әнине дә.Саматны да..
Богданны да диген инде, диде Гомәр, сөйләшүне тизрәк шул якка борып.
Аны да яратам!.Пусть чегән булсын.За то Зәбирә әбиләре татар.Түлке, ул чегән китеп барды
бит әле.Әти! әйткән идем бит, әтисенең заводы янган дип, шуңа аның янында булырга кирәк диде.
Ә тагын кемнәре бар, ул чегәнеңнең? Абый, энеләре юкмы? диде Гомәр, үзенекен уйлап.Кызыым, ә егетеңнең Руслан исемле дусты юк микән? Сөйләшкәндә искә алмадымы?
Юк, әти! Богдан гаиләдә бердәнбер бала.Белмим, нигәдер бүтән бала алып кайтмадылар, дип әйтте Зәбирә апа.Ә Русланы кем инде тагын? Кайдан чыгып сорыйсың? То же секретмы?
Юк лаа, нинди секрет булсын, ди! Юуук! дигән булды Гомәр.Бу болынга, минем таныш чегәннәр киләләр иде.Бароннарының малае, Руслан исемле, синең белән бер тирә булгандыр.Шул малайлары искә төшеп китте.
Әә, алай икән! Мин әллә нәрсәләр уйлап куйдым тагын.Богданның бабае да барон булган бит.Ә, менә, әтисе , ту же синең кебек, агач җене кагылган дип әйтә,Зәбирә апа.Агач эшкәртү заводында директор икән.Әтии! Богданның иптәшләре турында сөйләшкән булмады.Ансы да барон булгач, бер берсен беләләрдер мужет.Малайлары да дус булуы бар.Кайткач сорармын, яме?
Ярар, кызым! Сорарсың! Ә хәзер, әйдә кайтыйк, диде Гомәр..Әниең югалткандыр!Хәзер тагын, Саматны урман буйлап йөгертер...
Айнуралар кайтканда, Мәдинә белән күршесе Фәнис , капка төпләрендә сөйләшеп торалар иде.
О! Лесникка сәләм!диде Фәнис, күршесенә кулын сузып..Син югында, Мәдинәне урламасыннар дип торам әле, менә.
Рәхмәәт!Күршеләр нәрсә өчен тагын? дип Гомәр белән Фәнис сөйләшеп калдылар, ә Айнура, сабый бала сыман, әнисен җитәкләп өйгә кереп китте.
Бигрәк матур инде , безнең кызлар, күрше!диде Фәнис.Берсе сары, берсе кара .Син менә көлми карамы , әле?..
Капка ябып, ишек алдына керүгә,
Мәдинә, Айнураны шелтәләп алды.Кайгырып беттем бит, кызыым! .Инде эзләп чыгарга дип тора идем,ярый кайтып җиттегез !Син бит, Богданны озатам да, кайтам дип киткән идең, озак тордың?
Шулай дигән идем ләә, ул киткәч,
әзерәк урманда йөрдеем.Әти дә шунда очрады.Рәхәтләнеп, сөйләшеп утырдык.Әнии! Мин иртәгә тагын Зәбирә апаларга барырмын инде, яме.Гитарага төшенә башладым бит хәзер.Менә мәктәптәге, көзге балда, уйнап җырласаам!
Әйбәт булыр, Айнура! Биеп кенә йөрисе түгел бит.Яраар,Зәбирә апаңны туйдырмасаң барырсың .Йөри башлагач, өйрәнеп бетәсе инде...
Икенче көнне, Айнура төшке ашны да ашып тормыйча, Зәбирә апасына йөгерде.Сөю тулы йөрәгенә, Богданы да шунда кебек тоелды аңа.Ләкин , юк шул.Ике атнасыз кайтмастыр инде, аның чегәне.
Менә кызым да, килгәән! диде Зәбирә апа,Айнураның килгәнен күреп.Ямансулап йөри идем, әйдә Айнура, кер.Чәй эчеп алыйк.Үзем генә калгач, төшке ашны да ашыйсым килмәде.Әйдә әле, әйдә.
Айнура: юк индее, дип торса, Зәбирә апасы барыбер үз янына
утыртып куйды.Әйдә кызым, ашау эшне калдырмый диләр ,чәй эчеп алыйк та, гитарага тотынырбыз, дип, чәй ясый башлады.Богдан ул,үзе музыка мәктәбенә йөреп өйрәнде.Шуңа сине дә закунны өйрәтергә маташа.Ә мин сине җиңелрәк, үзем өйрәнгәнчә генә өйрәтермен.Мин кызым, дөресен әйткәндә, ул ноталарны хәзер дә, юньләп белмим әле дип, кеткелдәде Зәбирә апа.
Чәйләп алуга,туп туры залга чыктылар. Чынаякларны соңрак юармын әле , барыбер эшем юк, дип Зәбирә апа стенада эленеп торган гитарага үрелде.Әйдә әле Айнура! башта син күрсәт әле, нәрсәләр өйрәндең микән икән дип, гитараны кызга тоттырды да,Гомер буе укыткан укытучылар сыман, Айнураның бармакларын күзәтте.Аннары: Булаа, болай булгач, булаа дип, укучысын мактап куйды.Айнура , бармаклары авыртуын да сизмичә, тырышып тырышып өйрәнде.Чөнки , ике атнадан егете кайтуга , бер җырны булса да өйрәнергә кирәк, дигән максаты бар..
Атналар буе , көн саен Зәбирә апаларына йөрү бушка китмәде.Тәки үз сүзендә торды Айнура, өйрәнде бит теге җырны.Әле Зәбирә апасыннан сорап, бер куплет кына булса да, чегәнчә дә өйрәнде.Молодец инде син кызым.Тиз өйрәндең, дип мактап, күңелен күтәреп җибәрде Зәбирә апасы.
Зәбирә апаа! Әти миңа: син үҗәт бозау дип, юкка гына әйтмәгән алайса.Чынлап та үз сүземдә торам мин.
Шулай, кызым! Чегәннәр ту же , үз сүзләрендә торалар .Менә Аллабирдем, ике атнадан кайтам диде.Димәк , әйткән икән , кайтачак.Кемгә дә булса вәгъдә биргәннәр икән, үти алар..Бу алар өчен закун.Конечны, кай вакыт , ниндидер мөһим сәбәпләр килеп чыга, чыгуын.Ансы алардан тормый инде.Бик кайгыралар алар ,ул вакытта.Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга .Менә мине кара әле син? Чегәнгә кияүгә чыгармын дип, уема да килмәде бит.Син Айнура! әгәр боланымны яратасың икән, бер нигә карама , кызым..Йөрәгеңне тыңла син.Минем генә менә,уйларга вакыт булмады, әти кыйнап, чыгарып аткач, ияреп китми чарам калмады .Ә синең бар.Ныклап уйларга вакытың бар әле.Әти белән әниең дә бик яраталар сине, алар белән дә киңәшләш.Ә Богдан өчен борчыласы түгел, кызым.Минем күз алдында үсте ул.Бик акыллы, тәртипле бала .Татарчага да гел өйрәттем, сөйләшмәсә дә, аңлый.Әтисе әнә, бераз сөйләшә дә.Ана телен белмәгән баладан ни көтәсең дип, колакларыннан тарта тарта өйрәттем.Менә бит, кирәге чыкты.Ирем дә әйбәт иде дә, иртәрәк китте шул.Бу яктан без кызым, әбиең белән ошаган.Ул да иртә озаткан пар канатын.
Кара әле, Айнура! Әбиеңне бик тә бер күрәсем килә.Кайчан кайтыр микән? Кайтса, минем белән таныштырырга онытма түлке, яме?
Әлбәттә!Әйттем бит ,таныштырам дип.Әби мәтрүшкә җыярга кайта ул, ел саен.Менә шунда алып килермен, Зәбирә апа. Мужет әле, әтинең ник шулай чегәннәргә ошаганын , сезгә әйтеп тә куяр.Миңа ни әйтмиләр, ни сорарга кушмыйлар.Җайлап кына сорарсыз әле яме, Зәбирә апа.Нишләптер бик беләсем килә.
Минем үземнең дә ,беләсем килә инде , хәзер.Әгәр берәр нәрсә белә калсам, сиңа әкрен генә әйтермен ,
Айнура.Ай- ну- ра! Һай исемең бигрәк матур инде , кызым.Мин үзем дә Бәхтияр, дип куштым улыма.Бәхетле яр.Ләкин дуслары, Бахти гына, диләр иде.И ачу чыга иде шул чакта.Тыңла әле, кызым!Уйлап йөри торгач искә төште бит әле.Бер танышыбызның да уллары Айнур исемле иде безнең.Нигә шундый исем кушканнардыр, үзләре чегән була торып.Берәрсеннән ишеткән булдылар микән?Кызганычка каршы, югалды ул малай.Дөнья гизеп йөргәндә,5-6 яшь булдымы микән, урманга кереп киткәнен күрми калганнар.Шунда югалтып харап иткәннәр , балакайны.
Эзләмәгәннәр мени?
И, нинди генә эзләмәсеннәр! Ләкин , шул эзләгәндә бер мәеткә юлыгып, тиз генә китеп барганнар.Үзләренә сылтап куярлар дип курыкканнардыр инде.Шул кайтуларыннан бүтән чыгып та йөрми башлады инде, алар.Ләкин бик каты кайгырдылар , үзләре.
Кызыык! Ә Айнур!? Ул бала нишләде микән инде.?Кечкенә генә малай, бер ялгызы урманда ?!
Аны, белүче булмады балам.Соңыннан әкренләп онытылды да инде шунда.Менә Айнура, дигәч кенә, нишләптер исемә төште.
Ярар кызым! Тиздән , Аллабирдем дә кайтыр менә.Кайгырып утырмыйк әле.Бәхтияр да кайтмый калмас.Нигәдер озак кайтмыйча торды, эше булдымы, белмим.Кайткач сөйләрләр әле!....
Көткән чакта ,көннәр әкрен уза дисәләр дә, гитара белән җенләнеп, Айнура , атнаның узганын сизми дә калды.Менә хәзер , кайтсаң була инде, җырым әзер, дип уйлады ул.
Богдан кайтасы көн якынлашкан саен, Айнураның йөрәге катырак җилкенде.Ул иртәгә кайта дигән көндә, төне буе керфек тә какмады Айнура.Бәхтияр абый да кайтыр может.Менә ул , ничек кабул итәр?Богданның мәхәбәте сүрелмәдеме?...Шуларны уйлап , иртәнге якта гына йокыга китте.
Бөтен гәүдәсен биләп алган,ниндидер бер җиңел хисләр белән уянды Айнура.Тәрәзәдән сирпелгән , җылы кояш нурлары ,күңеленә тагын да ямь өстәделәр.Бүген менә,сөйгән ярым кайта! Ничек сагындым, мин аны!дип уйлап, иң бәхетле көнен башлап җибәрде ул.Менә бүген, бүген кабат очрашачакбыз!
Атналарны , гитарада уйнарга өйрәнеп уздырса , бу җиде- сигез сәгатъне көчкә уздырды ул.Һәм ниһаять көтелгән вакыт якынлашты.Иң матур күлмәген киеп, чәчләрен җыеп, өскә күтәртеп куйды.Яшереп куйган җирдән, бүләк йөзеген дә алган иде.Ләкин кире уйлады.Әни күрсә денне алыр, икенче вакыт киярмен әле, дип аны кире урынына куйды да, күлмәк итәкләрен сыпыргалап көзге каршына килеп басты.Көзгедән елмаеп, курчактай матур чегән кызы карап тора иде...
Сәләм!диде Айнура, шатлыктан балкып.Мин киттем,Аллабирдем янына , покаа ! дип,бәхетенә каршы чыгып йөгерде...
Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас