Литература
26 Февраля 2022, 07:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Уух, әти! Ууух!Менә нәрсә генә әйтим инде?! Ягез?Өч наратта...Клубтан чыкканда...бер кечкенә генә малай , миннән куркып ,чегән! чегәән! дип өенә йөгерде.Индира, әнә сап сары, зәңгәр күзле.Ул да татарларга охшамаган, чат марҗа кызы.Юуук! Аңа "син марҗа "дип,бер кеше әйтми , дип ярсыды Айнура.Әтии! кара әле!

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

Уух, әти! Ууух!Менә нәрсә генә әйтим инде?! Ягез?Өч наратта...Клубтан чыкканда...бер кечкенә генә малай , миннән куркып ,чегән! чегәән! дип өенә йөгерде.Индира, әнә сап сары, зәңгәр күзле.Ул да татарларга охшамаган, чат марҗа кызы.Юуук! Аңа "син марҗа "дип,бер кеше әйтми , дип ярсыды Айнура.Әтии! кара әле! Бер дә сораган юк, әллә инде , без чынлап та чегәннәрме соң? Ошаганбыз бит, әә?.Гомәр, кызын яратып ,көлеп җибәрде.Әйдәле, Айнура! Әниеңнән сорыйк әле! Чегәннәр янында нишләп йөрде микән ул? Белсә ул белә инде дип , юри генә кызының калын , кара чәч толымын тартып куйды.
Син нәрсә инде, әти? Причем монда әни? Мин сиңа ошаган, ә син чегәнгә ошаган.Шулай булгач кемнән сорарга кирәк? Дөрееес! Әбидән, әтии!
Кече якта, бәрәңге әрчеп утырган Мәдинә, әссэле суыклы булып китте.Әллә ? Әллә сөйләргәме соң? Вакыт уза.Әгәр үзе белеп алса, безне гомердә дә гафу итмәс бит.Чегән тәресе дә сүзендә тормады.Кызы кайда икәнен белә югыйсә, килеп китсә ни була ? Чегән чегән шул инде.Юуук, Сабыр итеп карыйм да, киләсе җәйгә, аллах бирса, уртага салып сөйләшербез, дип , эшен дәвам итте, Мәдинә.
Айнура, һаман да сүрелмәгән килеш, сәкедән чиләкләрен алды да, мин чишмәгә! дип, чыгып та китте.Гомәр белән Мәдинә, үз гомерләрендә беренче тапкыр сүзсез калдылар.Әйе! син чегән кызы! дисәң, дөреслек ачылачак.Юк! дисәң,алдакчы булалар.Бу билгесезлек, алҗытты прәме, диде Мәдинә.Язсын иде, я тугызынчы , я унынчы класста укыганда әйтәм дип.Ә болай, нәрсә? Көн саен көтәбез дә, көтәбез..Кара әле, әтисе! Әгәр дә әйтмәсә? Без ике җүләр сыман, ышанып малайны көтәбез.Ә Айнур җиткән егет булгач,безнең кебек Земфира да дөреслекне әйтергә курыкса?
Бу турыда да же уйлама да, Мәдинә! Кайтачак, менә күрерсең.Авыл яшәячәк дидемме? Яши! Тагын күпме өйнең капкалары ачылды! Димәк малай кайта дим икән, кайтачак!Җан тартмаса, кан тарта дип, борынгылар тик томалга гына әйтмәгәннәр. Мәдинәә, Айнурабыз бигрәк матур инде әә? Клубта, концерт вакытларында, бигрәк тә! Бала итәкле кызыл , ефәк күлмәгенә, кара пута бәйләп, кара төндәй чәчләренә кып- кызыл чәчәк кадап, биеп җибәргәрдәәә! Бөтен халык ах! итә бит.Ул биюләренә, атлап йөрүләренә кадәр аның чегәнлеген күрсәтеп тора шул.Ул арада , судан кайтып кергән Айнура, әти әнисенең ахыргы сүзләрен ишетеп, ишек төбендә үк туктап калды.Кемнең атлап йөрүләре чегән? Әни? диде ул, шаккатып.
Ә , кызым кайтыңмы? Диде Мәдинә каушап.Син әйткәч, менә әтиеңә әйтәм әле.Чынлап та бераз чегәнгә охшаган бит, име? Атлап йөрүләрендә дә бар бугай әле дип әйтәм, дип Гомәргә елмайгандай булды.Мә әле әти! Алып куй әле чиләкләрне!диде Айнура.
- Ә мин, менә нәрсә әйтәм? Әни? Без бит чынлап та ошаган чегәннәргә име?Әбидән сорасам, сүгеп атар микән? Җаен туры китереп сорыйм әле, ачуланса ачуланыр.Иии, кызым! Бигрәк матур шул сез! Әтиең дә, син дә! Кемдер әнә, марҗага ошый дип әйтәсең үзең.Ул да марҗа мәллә? Кемдер үзбәккә, кемдер чегәнгә! диде әнисе.Син Айнура, әбиеңнән чынлап та сорый күрмә тагын, яме! Үпкәләтерсең, олы кешегә күп кирәк түгел.Әйткән кеше әйтеп торсын шунда.Башың горур күтәреп, рәхәтләнеп йөр.Синнән матур кеше, бу тирәдә юк та әле ул.
Айнура чынлап та, көннән көн матурлана гына барды.Озын төз гәүдә, карлыгандай кап кара биленә хәтле, тузгып төшкән, дулкын чәч.Калын, чиядәй пешкән иреннәр.Кыскасы матур үз урынын белүче, горур барон кызы!
Гашыйк утында янып- көеп йөрүче егетләр дә күбәйде хәзер.Айнура гына, көлеп йөргән булса да, тугызынчы класска укырга килгәч,үзенең Илшат исемле егеткә гашыйк булганын сизми дә калды.Өч Нарат егете үзе дә , күптән гашыйк иде лә Айнурага.Ләкин , аның патша кызлары сыман матурлыгыннан куркып йөрде.Менә бүген, ниһаять җае чыгып,мәктәптә узган, көзге бал кичәсеннән соң, Айнура артыннан иярде.Аяк астында , кыштыр кыштыр килгән яфракларга нык басып, бар көчен җыеп кызның кулыннан тотты Илшат.Һәм менә шулай җитәкләшеп, Чулпанга таба атладылар.Күктә йөзгән тулы ай да,аларга сокланып, сукмакларына нур чәчте.Төнге күк йөзендә җемелдәгән йолдызлар, бәхет теләп алларына атылды.Көзге җил дә, назланып кына, яка эчләренә кереп кытыклап алды.Бу ике яшь йөрәкнең тәүге мәхәббәтләре иде бу.Шул көннән башлап, алар гел бергә булдылар.Урам буйлап җитәкләшеп барган , бу матур парны күргән кеше: күз тия күрмәсен тагын, дип әйтми булдыра алмадылар.

Айнура белән Илшатның дуслашып йөрүенә, бигрәк тә энесе Самат сөенде.Чөнки Айнура мәктәптән соңга калып кайтамы, клубта концертлар куеп тоткарланамы , әти - әнисе Айнураны каршыларга , энесе Саматны йөгертте.Самат, ул вакытларда :Айнура түгел! ә Айалла бу дип , көлә-көлә, яраткан апасын каршыларга чыгып китә иде. Менә хәзер, Саматка бер зур эш кимеде.Аллага шөкер, йөри генә күрсеннәр.Илшат та әйбәт егет , дип эчтән генә сөенде ул.Ә Айнура белән Илшат, бөтен тирә якны сокландырып , матур гына йөреп киттеләр.Дөнья булгач, аларга яратып караучылар да, көнләшүчеләр дә булды.Ләкин яшьләр бер нәрсәгә ихтибар итеп тормадылар.Чөнки хәзер алар ялгыз түгел, икәү.Ә яныңда сине аңлаучы, яклаучы кеше булганда, яшәү күпкә җиңел.Яратучы булганда бигрәк тә.Тик менә ,аларның дуслашуына , каршы кеше дә табылды. Илшатның әнисе , улының Чулпанга йөрүен өнәмәде.Эчтән генә янды, көйде Зәйтүнә.Тик, бу хакта улына сиздермәскә булды.Ярар, берәр ай йөрерләр дә, ташлашырлар, дип уйлады ул.Яшь вакытта кем, кем белән йөрми дә, кем , кем белән ташлашмый ди.Ләкин тегеләрнең генә , ташлашу дигән нәрсә уйларында юк иде.Алтын көзләр узып, бураннары белән кыш килде.Яңа яуган кар өстендә пар әзләр калдырып, Айнура белән Илшат,җитәкләшеп йөрүләрен дәвам иттеләр. Ике авыл халкы, хәзер аларны яратып: жених и невеста дип тә йөртә башлады.Бу сүзләр Зәйтүнәне бөтенләй чыгырдан чыгарды.Бирермен мин сезгә, жених, невестаны.Ул чегән кызына дип үстердем шту ли, малайны? Дип ярсыды ул.Әһә, менә көт учлап.Урман шүрәлесе белән кодагый булып йөрисем юк әле.
Илшатка да , башта җайлап кына, аннары ачуланып: Айнура сиңа тиң түгел! дип аңлатырга тырышып карады Зәйтүнә.Тик Илшат кына, бу турыда ишетергә дә теләмәде.-Әни! Мин бала- чага түгел инде.Минем тормышка кысылма дип нокта куйды.Улының бу сүзләреннән ,Зәйтүнә бөтенләй котырды.-Кара әлее! Әнисенә нәрсә дип тора!.Кысылмам мин сиңа.Кысылмаам!Шул кызыйның гына йогынтысы бу, дип Айнураны сүкте Зәйтүнә.Ә үзе боларны ничек аерырга план корды, һәм кызның үзе генә чагын, туры китерергә җай эзли башлады.Ләкин күпме генә күзләп йөрсә дә, Илшаты Айнура янында булды.Ә улы барында, кызга ябышырга , батырчылык итмәде Зәйтүнә.Йөрегез, йөр.!Юлда бер очратыйм әле үзеңне, минем кем икәнне белерсең, дип уйлады ул.
Әйтәсе сүзләрен кабатлап, үзе белән үзе талашып күп йөрде Зәйтүнә. Һәм менә,бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына дигәндәй, очрады бит Айнура.Инде көннәр, язга авышып, матур бер кояшлы көндә, нәкъ Зәйтүнә каршына килеп чыкты ул.Матур кара чәчләре өстеннән ап- ак беретка кигән, мех якалы зәңгәр пәлтәсен, пута белән бәйләгән шушы, алиһәдәй кыз, җен булып күренде Зәйтүнәгә.Син минем малайның башын әйләндереп йөрүдән кайчан туктыйсың ә?! дип ысылдады ул.Сихерләдеңме әллә? Сезнең халык ул яктан бик мастер шул.Синең хезмәтчең булып йөрергә , иң юашы минем малай булып чыктымы? Уйламаганда, егетенең әнисеннән мондый сүзләр көтмәгән Айнура, аптырап ,катып калды.Нәрсә сөйлисез, сез? Зәйтүнә апа? диде ул, кап- кара күзләрен Зәйтүнәгә төбәп.Нинди , безнең халык.
- Минме? Мин нәрсә сөйлимме?дип кызып китте Зәйтүнә. Җүләргә салышып торма әле яме.Син бит чегән кызы!.!! Тагын нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачкан иде, йөгереп килүче улын күреп туктап калды.Минем малай янында буталудан тукта, чегән дип тормам, күрмәгәнеңне күрсәтермен, дип пышылдады ул.Аңладыңмы? Ә үзе берни булмагандай елмаеп улына карады.Мин эшкә барам, Илшат.Ашны суыткычка куйдым, җылытып ашарсың дип, китеп тә барды.Үзенең матур, ләкин хәтәр усал карашы белән, Айнураны бораулап алырга да җитеште Зәйтүнә.
Сәләм Айнура! диде Ильшат.Әнисе белән яраткан кызы арасында ни булганына төшенмичә.Мин спортзалда калганмын бит, синең кайтып киткәнне дә белми калдым.Хәәзер, сумканы гына өйгә алып кереп куям да, сине озатып куям диде ул, Айнурага яратып карап.Юк , Илшат, юк.Менә бүген, минем үзем генә кайтасым килә,диде Айнура, хаман да аңына килә алмыйча.Син бар ашыңны җылытып аша...
Нинди аш ди ?Айнура? дип көлде Илшат.Аңа кушылып Айнура да көлеп җибәрде.Юук, син чегән дигәнгә үпкәләмәде ул.Бары Зәйтүнә апасының мыскыллы карашыннан җаны әрнеде аның.Шул вакытта ,Илшатка карата булган мәхәббәтенең дә бер кылы шартлап өзелгәндәй булды.Мин, үзем генә кайтам дип, эри башлаган карны шыгырдатып кайтып та китте Айнура.Әниең берәр татар кызы табар әле, дип уйлап куйды ул, ләкин Илшатка берни сиздермәде.
Айнура! Әни берәр сүз әйттеме әллә? Нәрсә булды?диде Илшат,яратканы артыннан атлап.
Юк, Илшат! Бер сүз дә әйтмәде.Урамда якты, мин үзем генә кайтам, пока яме.Бүген сөйләшәсем килми, мин киттем диде дә, Айнура горур атлап,Чулпанга таба юл алды .Айнураның характерын яхшы белгән Илшат, пока диюдән узмады.Ләкин әнисенең , нәрсәдер әйткәнен бик яхшы аңлады ул.Точно әнинең генә эше бу, бик кызыга иде инде араларны бутарга, дип уйлады ул.Теләгенә ирешә дә бугай, кайтсын әле.Сөйләшермен.
Бу вакытта, тыкрык башында качып карап торган Зәйтүнә, сөенечтән тыпырдады.Улым синең артыннан чабудан туктамаса, исемем усал Зәйтүнә булмасын, диде ул , ниндидер бер зур эш эшләгәндәй.Яраткан кешең ташлап китүнең ни икәнен, кызың белсен әле, Мәдинәкәй!Син арага кермәсәң, мин була идем хәзер Гомәр янында.Мин!Каян тапкан диген шул кызны?Илшатны әйтим!Гомәр кызыннан башка кыз юк диярсең...
Берни аңламыйча,из тиз атлап кайткан Айнура, Чулпанга керүгә, адымнарын әкренәйтте.Колагында Зәйтүнәнең: Син бит чегән кызы! дигән сүзләре , тыңгылык бирмәде аңа.Син бит чегән кызы! Каян шулай дип әйтә ул?Сезнең халык! Ансы нәрсә тагын?Ярар, үземнең генә баш җитми моңа, әнидән сорыйм хәзер. Кем мин?дип Айнура капка биген тотты...
Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас