Все новости
Литература
27 Марта , 18:05

Ә кулыңда синең сирень иде

Ә КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕ 39-40 бүлекләр. Зилә шулай ямансулап, яшьле күзләрен сөртеп куйса, шушы ук хисләрне Альбина да үз башыннан кичерә иде.Ул да бу минутларда күңелендә хасил булган бушлыкны ни белән тутырырга белми азапланды. Аның әнә шулай,иртәнге якта, тәрәзә пардәсенең бер читен күтәреп,качып кына сөйгәне белән хушлашуын гына күрүче булмады.

Ә кулыңда синең сирень иде
Ә кулыңда синең сирень иде

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Зилә шулай ямансулап, яшьле күзләрен сөртеп куйса, шушы ук хисләрне Альбина да үз башыннан кичерә иде.Ул да бу минутларда күңелендә хасил булган бушлыкны ни белән тутырырга белми азапланды. Аның әнә шулай,иртәнге якта, тәрәзә пардәсенең бер читен күтәреп,качып кына сөйгәне белән хушлашуын гына күрүче булмады.Ә машина янына чыгарга,Айратның әти-әнисе янында үзен ничектер артык кеше итеп тойды Альбина.-Ярар , әнисе бит инде, иркенләп хушлассыннар, дип уйлады ул.Ә без менә озак та үтми бергә булырбыз .Тормыш булгач озатып калулар, сагынып очрашулар да күп булыр әле.
Аның каравы, Алисә бер дә уңайсызланып тормады.Барсыннан да алда, арттагы утыргычка кереп утырды да, күлмәк итәкләрен тарткалап, Айрат утырасы урынга таба шуышты.Ни дисәң дә, хәзер аларга комачаулаучы кеше юк. Тик менә Айратның гына, янында чибәр кыз утырганына бик исеп китеп тормады. Сиздермәскә тырышса да, күзләрендә чагылган сагыш нуры әллә каян күренеп тора иде аның. Үз уйларына уралып, моңсуланып, иртәнге кояш нурларына чумган авылы белән, Альбинасы белән саубуллашты ул.Урам буйлап төшеп, олы юлга чыкканчы , тәрәзәдән һаман ерагая барган балачагын күзәтте.Үзләре яратып кич утырган эскәмиягә дә каерылып-каерылып карады Айрат.Ирләр еламый дисәләр дә, аның да күңел чишмәләре тулып, күзләрен яшь басты.
Бу хисләрнең ни икәнен белмәгән, уйлап та карамаган Алисә генә елмаеп, "мин"дип утыруын белде.Бу минутларда ничектер олыгаеп, җитдиләнеп, калган Айраттан күзен ала алмады чибәр кыз.Әйтерсең лә,аның гомер буе өзелеп яраткан кызы Альбина түгел, ә менә хәзер ул-Алисә.Әйтерсең лә менә ул бүген сөйгән ярын армия сафларына озата бара.
Айратның хисләр ташкыны әкренләп булса да, Рәискә дә йогынты ясамый калмады.Ничава улым, бирешәсе түгел.Безнең дә баштан узды бу көннәр диде ул, көчле матур тавышы белән.Көн саен хезмәткә барып торасы түгел Айрат.Ярый әле , Әфган, Чечня сугышлары тәмамланды.Менә ул вакыттааа.. Ул вакытта инде еласаң да гөнах түгел иде.Ә хәзер нәрсә, ярты елыңны врач кабинетында утырып кайтуның ние бар ди.Ә-ә, Алисушка?Шулаймы?диде дә, күзләрен челт мелт итеп , елмаеп утырган Алисәгә борылып карады.
-Шулай, шулай Рәис абый дип, чытлыкланды чибәркәй.Маршанск дөнья читендә түгел, әле бер килеп тә китәрбез, әйеме?Дусларның хәлен бер белеп кайту зур гөнах булмас әле...
Әнә шулай гапләшеп,өч сәгать узып , озак та бармадылар.Алда аларны, машина гөрелтесе белән шау-шу килгән, борынгы ак кала- Казан каршы алды.
Әле яңа институтка керергә килгән идек,ә улым.Бүген уже армия.Ну ничава, ничавааа.Генерал белән сөйләшенгәәән.Алисәнең әтисенә рәхмәт, диде Рәис.Мондагы пунктта да атналар буе көтеп ятасың булмас.Бүген, иртәгә алырга килерләр.Ә бер урнашкач ,була инде ул , Айрат.Армиянең аның шул бер барып урнашуы авыр.А дальшеее, подъем, отбой дип көлде Рәис.
Ярар әти, ярар аңладым.Давай, әнә шушыдыр инде хәрби пункт.Килеп җиттек бугай , диде Айрат, Рәискә карап.Әйдәгез, шагоом марш..Алар , шулай машинадан сикереп төшәргә өлгермәделәр , ишектән чыгып килүче Ахуныч күренде.Алар көлә-көлә, бер хәрби кеше белән ишектән чыгып киләләр иде.
-Ну, Ахуныыч!Ну министр!дип көлде Рәис .Җитешмәгән эшең юк, кермәгән тишегең юк.
Ул да булмады тегеләр Рәисләр янына килеп тә бастылар. Озын буйлы, урта яшьләрдәге хәрби кеше,үзен полковник Искандеров дип таныштырып,башта Рәискә , аннары Айратка күрешергә кулын сузды.Ир егетләр белән күрешеп алгач,Алисәнең нәфис кулын үбеп алырга да онытмады полковник.Мондый чибәр туташлар озата килгәндәәә, әллә кая китсәңдә була дип, елмайды ул.
А как же, кем кызы соң ул, дип,мактангандай Ахуныч та Алисәнең бит уртасыннан үбеп алды.
Шулай сүзсез генә,күзләр белән берсен берсе бераз өйрәнеп алгач , полковник Рәискә карады.Ярар ,Рәис Хакимыч!Ахуныч белән чишеләсе вопросларны решать иттек , диде ул..Мин бөтенесе белән дә в курсе . Кайгырмагыз.Томбов белән дә бар да җайланган, иртәгә может покупатель дә килеп җитәр...
Рәхмәт, дип, ниһаять айнып киткәндәй булды Рәис.Рәхмәт,полковник әйбәт булыр.Мин дә бурычлы булып калмам.Все таки бер малаай..
Конечно, конечно..Бар да тәртип булыр.Юл якын түгел.900 ләп км.Самолет белән генә очарлар да, аннары Моршанскийга ерак түгел инде . 90-100 км гына.Ә хәзер, давайте, саубуллашабыз.Син дә егет, красавицаң белән саубуллаш та, киттек.
Ярар, әти киттем алайса, диде Айрат, әтисенең кулын кысып. Сәүбән Ахуныч сезгә дә рәхмәт, борчылып йөрисе түгел иде инде конечно.Рәхмәт, ямегез.Давайте, покалар..Шулай дип, Айрат үзен ашарлык булып карап торган Алисәне дә кочаклап, үпкәндәй итте дә, полковникка ияреп,ишек артына кереп югалды.Моны күргән Ахунычның авызы ерылып китте.Шәп егет үстергәнсең Рәис, диде ул.Молодец.Аның каравы минем дә кыз шәәп.Нуу, киттек алайса.Хәбәрләшеп торырбыз.Кем белә, бәлки әле Айрат теләсә, кодалар да булып куярбыз.
Айрат теләсә генә шул, дип уйлады Рәис.Ну мондый коштан мин дә отказать итмәс идем итүен ...Ләкин, хисләрен тиз генә тирәнтен яшереп өлгерде.Белеп булмыыый.Яшьләр эше диде ул һәм саубуллашып , һәркайсы үз юлы белән киттеләр.
Ә полковник Искандеров чынлап та, сүзендә торды.Айратны шушы бер ике көнгә үз канаты астына алып,күз угыннан ычкындырмады.Ә ике көннән,төшкә хәтле, Тамбовтан да килеп җиттеләр.Менә Айрат инде самолетта.Үз гомерендә әле, ул беренче тапкыр һавага күтәрелә.Альбина белән ничә еллар күзәткән йолдызлы,серле күккә, мамык болытларга якынлаша...Алда авыр да, күңелле дә солдат тормышы.Яңа дуслар, көтелмәгән яңалыклар.Ә туган авылында яраткан кызы көтә....
Әйе, көтәәә.Әле Айрат китеп ике-өч көн үтмәде ,Альбина инде сөйгәнен сагынып та өлгерде.Йөрәге , акылы белән әле иртәрәк икәнен белсә дә, әллә ничә тапкыр почта ящигына үрелергә дә җитеште ул.Эх, менә беренче хатын алсаам.Аннары җиңеләеп китәр идек инде, мин язар идем, ууул, дип уйлады ул.
Альбинаның уйлаган уйлары, ниндидер бер серле юллар белән Айратка да барып иреште.Ул да, урнашып берничә-көн үтүгә , кайнар сәләмле хатын сырлап язды.Хәзер Айрат менә көн саен хат көтә.Хәзер ул, әле язган хатының барып җитмәгәнен белсә дә, хат килмәдеме икән, дигән уйлар белән йокысыннан уяна...

КЫРЫГЫНЧЫ БҮЛЕК

Әнә шулай , өзелеп сөйгән егетеннән хатлар көтүе, бушка китмәде Альбинаның.Әле иртәгә хат аласы дигән төнендә , төшендә ак күгәрчен дә күрде .Имеш ул иртән торып, больницага ашыга.Ә нәкъ менә шул вакытта капка кыегыннан бер ак күгәрчен очып чыгып, почта ящигы тирәсендә бөтерелә башлый.Әйтерсең лә кызга нидер әйтергә теләп , шундый матур итеп гөрелдии.Күгәрченнең моңлы бер җырдай, шул гөрелдәвен, Альбина әле уянгач та ишеткәндәй булып, елмаеп куйды.Күгәрченне төштә күрүне ,кем ничек юраса юрар, ә мин менә беләм.Бүген Айратымнан хат алачакмын, дип сөенде ул.Шул уеннан гына да аңа гүя канатлар үсте.Әйтерсең дөньяда иң бәхетле кеше булу өчен, аңа шушы хат кына җитми иде.Һәм менә бүген алачак ул, бу кадерле кәгазъ битен.Инде үзенең дә нинди сүзләр язасы күптән әзер.Күңеле белән ничә тапкыр хатлар язды микән инде ул Айратына.Ничек яратуын, сагынуын язар инде.Өйдәгеләрнең хәлен.Авылдагы яңалыкларны..
Альбинааа, кызыыым дигәнгә, сикереп урыныннан торды Альбина.Бүген бүлнискә бармыйсың мәллә?
Барааам, дәү әни.Барам.Хәәзер, тордым инде, диде ул, елмаеп.Һәм бүлмәсеннән чыгып, көлә-көлә дәү әнисен кочаклап алды.Дәү әниии, мин бүген Айраттан хат алам.Син ышынмассың инде, ну почта апаны караштырып тор әле, яме...Аннары, кеше ишетмәсен дигәндәй пышылдап кына:Дәү әнии, кара әле, Зилә апа күреп, урламасын тагын, диде..Аңа ышанып булмый бит имее?Караштырып тор дип әйтүем дә шуңа инде.
Фәгыйлә әби оныгына хетри генә карап::Ярар, балам , ярар.Бер эшем дә юк.Көне буе пушта ящигын саклап утырырмын алайса бүген,дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Бераздан җитдиләнеп:Ул эшкә бармаас, кызым.Хат урлап йөрү инде ул, соңгы чик. Ә син, бар әйдә, прәктиңа соңга каласың дип, оныгын кызулатты.
Альбина аннан моннан гына, иртәнге чәен эчте дә, автобуска ашыкты.Күгәрченем миңа бүген хат алып килә, дигән уе , бөтен гәүдәсенә җиңеллек бирде аның.Очып кына йөреп , ничек эшләп кайтканын да сизмичә калды ул хәттә...
Һәм менә ул өендә.Әбисенең кулындагы хатны күреп ничек сөенгәнен язар өчен, Альбинаның үзен күрергә иде менә.Йөзендә кояш нурлары балкый, күзләре көлә, авызы ерык..
Я, дәү әнием!Нәрсә әйттем мин сиңа иртән.Хат килә дидемме?Килдеме? диде ул бала-чага сыман сикергәләп.
Килде кызым.Килде.Рәхмәт фәрештәләре сиздергәндер инде.Бер гөнахсыз балалар шул әле сез.Әйдә әле, Әпипәгә бер биеп ал әле.
Биим дәү әни , биим, дип, баскан җирендә тыпырдый башлады Альбина.Бас кызым Әпипә, син басмасаң мин басам...
Аннары, дулкынланудан калтыраган куллары белән конвертны ачып, дәфтәр битен тартып чыгарды.Кычкырып укыйммы дәү әни?диде Альбина , әле һаман чыгып бетмәгән балалыгы белән.
Юук, Альбина.Бар балам, бүлмәңә кер дә рәхәтләнеп укы.Хат , ул үзеңнең шәхси киемең сымак, үзеңнеке генә ул.Айрат та аны бары син укысын дип кенә язгандыр.Үзең дә кеше хатын бер кайчан да ачма.Иреңә киләме, әниеңә.Алар исеменә килгән икән, димәк бу хат аларныкы кызым.Ә кешенекенә кагылу гөнаһ икәнен онытма.
Ии, дәү әни, дәү әни.Сиңа имеее, бер сүз әйтсәм, өйрәтәсеңдә өйрәтәсең, өйрәтәсең дәә...
Бар әйдә, бар.Хатыңны да оныттың бугай инде.Мин дә өйрәтмәгәч кем өйрәтсен инде сине.Әниең көннәр буе эштә, әтиең гүпчим арып кайта, диде Фәгыйлә әби.Аннары елмаеп кына, бар укы да, Айратымның хәлләрен сөйләрсең дип, хатка ымлады..
Хатны укымыйча, кочагына кысып байтак утырды әле Альбина.Җанга рәхәт, бу бәхетле минутларны сузасы килеп, Айратын күз алдына китерде.Зилә апаларга да язгандыр инде.Алар да укыйлар микән? дип, уйлый-уйлый, дүрткә бөкләнгән ак битне ачты һәм укый башлаганчы ук, кулдан гына ясалган сирень чәчәкләрен күреп:Сиреннәр..Бигрәк матуур.. дип , хат юлларына күчте.
Кадерлем минем, бердәнберем!..
.Кара әле моныыы.Нинди сүзләр дә белә икән бит Айратым.Ату Абинааа, матурыым..дип, сөйләнә сөйләнә укуын дәвам итте Альбина .Хатны укып,армия хәлләрен, егетенең врач булып
урнашуын белде .Ахунычның генералы белән дә танышуын язган.Әһә, ул генералны каян белә дигән идек, Татарстаннан икән бит.Кайсы районныкы икәнен генә язмаган, белмәгәндер инде.Шулай бер көлеп, бер уйга калып хатны укып бетерде Альбина.Һәм үзләре сөйләшкәнчә имзаны да күрде:Ә кулыңда синең сирень иде.Димәк хатны аның бердәнбере язгаан.
Әбисенә, Айрат ниләр язган, кемнәргә сәләмнәр җибәргән, барсын бер бер артлы ашыга -ашыга тезде дә, үзе дә өстәл артына утырды Альбина.Язар сүзләрне әллә ничә кат кабатлап йөрсә дә , хатын башлый алмыйча байтак интекте әле ул.
Бердәнберем...Юк алай әллә ничек буламы сууң?Кадерлеем..юк, ярар.Кадерлем Айрат...Әкрен генә әнә шулай, йөрәгендәге хисләр бер- бер артлы, ак кәгазъ битенә тамдылар.Уй кичерешләрен тагын бер кат күңеле аша үткәреп, дөньясын онытып ,язды да, язды Альбина.Һәм иң соңыннан, үзләре генә белгән сүзләргә дә чират җитте.Ә кулыңда синең сирень иде.Конвертны ябыштырып, китап эченә тыкты да, хыял диңгезенә чумды.Әгәр мөмкин булса, үзе дә хат булып очар иде лә хәзер. Булмый шуул.Аннары тиз генә өйдәге вак төяк эшләрне эшләде.Кичке ашны пешереп куйдыыы...
Икенче көнне, практига барышлый, хатны ящикка салды да, инде шул көннән башлап, Айраттан хат та көтә башлады Альбина.
Әнә шулай , араларны якынайтып , сагыну-сагышларны басып ике арада хатлар йөри башлады.
Тыйнак авыл кызы ,Альбина шул хатлар белән юанса, Алисә Зилә белән уйлаган планнарын чынга ашырырга әзерләнә башлады. Әтисе кул астында, статистика бүлегендә эшләгән Алисә, әнә бүген әкрен генә әтисенең ишеген шакыды.
Әтиии...
 
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: