УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Кемнер нидер эндәште, кемдер теләкләр теләде, ләкин Айрат кына боларның берсен дә ишетмәде.Җаны тәне , сөю тулы йөрәге белән Альбинаны көтте ул.Менә Ахуныч та торып бастыыы.Ләкин нәкъ шул минутта, әллә ялгыш кына бастымы, әллә сәләмләве булдымы, ашыгыч ярдәм машинасының бер генә тапкыр сиренасын улатып алганы ишетелде.Һәм шунда ук выжылдап , урам буйлап ашыгып төшеп тә китте.Айрат нидер сизенеп,бар гәүдәсе белән тәрәзәгә капланды.Скорый төшеп китте,кемгә килгәнен ничек күрми калдык соң әле, дип,шикләнеп Фәгыйлә әбиләренең өенә карады ул..Һәм шул караудан , бөтен гәүдәсен ниндидер бер хәлсезлек биләп алып, көчкә кире урынына утырды Айрат.Димәк, менә нигә кермәгән Альбинааа.Шулай икәнен сиздем бит, дип уйлады ул.Сиздеем.Әле мин китеп җитмәгән, Вальмир инде Альбина янында..Улының кыяфәтен күргән Зилә дә , яраткан ана күңеле белән сизенеп, пардә читен күтәрде.Ләкин үзләренә таба кереп килүче Вальмирдан башка кешене күрмәде ул.Ул да булмады зал ишегеннән, читенсенеп кенә кереп килүче Альбина, ә аның артыннан елмаеп,Вальмир да күренде.
-Ерак торгач,кара каршы торган күрше кызыбыз да кереп җиттеее, диде Рәис елмаеп.Әйдә Альбина, өч вагон опаздать итте что ли?дип көлде ул.Күпме көтәргә була инде, понимаешь..
Юк, Рәис абый,поезд вакытында килгән иде, диде Альбина , үзенә карап баккан Айратка карап.Дәү әни авыртып китте бит , скорый чакырасы булды.
Шулай мени?Серьёзный түгелдер бит, дип , борчылуын яшермичә Альбинага карады Рәис.
Юк, юк.Аллага шөкер.Бар да әйбәт.Погода шулай басым ясагандыр инде, кан басымы кисәк күтәрелде.Врачлар шуңа килгән иде.
Айрат бер яктан Фәгыйлә әбинең авыртып киткәнен ишетеп кайгырса, икенче яктан сөенеп куйды.Бәлки Вальмир да я дежурда булгандыр, я ашыгыч ярдәм машинасы белән генә килгәндер болай булгач.Сөю тулы күзләре белән Альбинага яратып карады Айрат.Үзе янында чытлыкланып утырган Алисәне, күтәреп алып, өстәлнең икенче башына утыртасы килде .Ләкин кунак кызын кузгалтып, үзе янына Альбинасын утыртырга гына , ничектер уңайсызланды.Ә мәҗлес бернигә дә карамыйча , күңелле генә дәвам итте.Ахуныч та үзенең теләкләрен җиткерде.Аның артыннан башкалар да.
Менә ниһаять әтисенең дуслары, матур гына саубуллашып, конвертларын Айратка тоттырдылар да, яхшы кәеф белән, кайтып киттеләр.Алар артыннан ук диярлек, яшьләр дә урамга, һава суларга чыкты.Шуны гына көткән Айрат, очып диярлек сөйгәне янына килеп утырды.Альбина, куркыттың бит.Фәгыйлә әбинең хәле ничек?диде ул, кызның кулларын тотып.Моны күргән Алисәнең ачудан иреннәре күгәреп куйды.Нәрсә калган инде бу деревняга монда?дип уйлады ул.Биик әйбәт утыра идек әле.Саклап торсын иде шунда әбисен.Ләкин үз тойгыларын бик оста яшерергә өйрәнгәнгәме, үзен тиз кулга алды ул.Елмаеп, өстәлне тәртипкә китергән булып,Зилә янында бөтерелә башлады.
Вальмир да, кул кушырып утырмады.Зурлар чыгып киткәч, артык калган урындыкларны буш бүлмәгә ташый башлады.Вәәт, Альбинаа..Кермисең дә кермисең, чистый куркуга калдым бит, диде Айрат, Альбинаның кулыннан җибәрмичә.Кем уйлаган ,әбиебез авыртып китәр дип.
Әйе шул, Айрааат.Скорые да бик ашыгып тормый бит.Ярый әле Вальмир эштә иде.Ул алып килде.Үч иткәндәй дарулары да беткән иде әле...
Менә озак та тормый,яшьләр кабат өстәл тирәсенә тезелешеп утырдылар.Алисә дә үз урынына утырып, Айратны көтә башлады.Ләкин ул гына Альбинасы янына утыра бирде. Зилә ,үз урыныңа утыр инде, дип үгетләсә дә, сөйгәне яныннан кузгалып та карамады ул.Күңелле генә утыра торгач төн уртасы да, якынлашты.Дуслары да исән-сау хезмәт итеп кайтуын теләп берәм берәм өйләренә таралышты.Алар артыннан Альбина да торып басты
УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Менә Айраат, чынлап торып саубуллашыр вакыт та җитте.Бер атна аерылып торганга җылап йөри идеек.Хәзер утыз атналап күрешмичә торасы булыр инде, диде Альбина әкрен генә.
Аннары: Айраат, мин чыгармын инде яме, дип , егетенең колагына пышылдады .Өстәлләрне җыештырырга калмыйм.Ату болай да, Зилә апаларның карауларыннан куркып утырдым.
Нинди өстәл дисееең, матурым?дип көлде Айрат.Фирая апа аны хәәзер, ә дигәнче җыештырып куя.Әйдә мин сине озатып куям, дип урыныннан торды .Альбина да барсы белән матур гына саубуллашып, чыгар якка атлады.Аның артыннан җылы кофтасын кулына гына тотып, Айрат та иярде.
-Улым, дөньяңны онытып йөрмә, яме, диде әнисе.Иртәгә иртүк әтиең Казанга алып барып куяр.Бераз булса да йоклап алмыйча да булдыра алмассың .
-Ярар, әни.Ярар..Озак тормам.Хәәзер яраткан кызымны гына озатып куям да, керәм, диде Айрат, яраткан кызыма басым ясап.
Яшьләр чыгып барганда, Зилә Альбинага кырын карап, тәки малайны сихерләде, җен, дип үзе ишетерлек кенә , усал итеп пышылдап калды...
Менә ниһаять алар икәүдән икәү генә калып, Альбиналарның капка төбендә торалар.Иртәдән пычтырдап яуган яңгыр да туктаган.Болытлар да таралып, йолдызларны әсирлектән чыгарганнар.Кара әле Айрат, нигә бу күз сразу шул җидегән йолдызга төшә суң уул?диде Альбина, төнге күккә карап.Армиядә дә, шул йолдызга карап, шушы вакытны исеңә төшерерсең әле!
Нигә төшәме?Чөнки без бүтән йолдызлыкларны юньләп белмибез дә бит, Альбина, дип көлде Айрат.Менә кайткаач, минем укыйсым юк хәзер, имеее.Астрономия өйрәнә башлыйм.Ату табигать турында юньләп белмибез дә.Үземә үк оят прәме.
Аның каравы биология , анатомияне отлично беләбез.
Йолдызларга операция ясап булмас дисеңме? Шулааай, Альбина.Нәрсәнедер белү, өйрәнү мишать итмәс конечно, сине дә өйрәтермен әле.Яраар, давай матурым, өйдәгеләргә тагын бер кат миннән сәләм әйт.Син дә матур гына практикаларныңны йөреп бетер.Мин тиздән әйләнеп кайтырмын Алла бирса.
Әйе, вакыт уза да китә ул Айрат.Киләсе елда бу вакытта, инде син дә больницада эшләп йөрерсең менә, Алла бирса.Исән сау әйләнеп кайт җаным.Хат язарга да онытма..
Ярар онытмам.Ә син безнең сиренне онытма, дип , кайнар сулышы белән Альбинаның колагына пышылдады Айрат.Менә тагын, хуҗаларыннан сорап та тормыйча кайнар иреннәр берсенә берсе үрелә.Һәм менә тагын кадерле, гомер буе искә алып, сагынып сөйләр мизгелләр вакыт саный..Ә кулыңда синең сирень иде...Әйтерсеңлә ике җан, алдан репетиция ясаган шикелле, шушы искиткеч матур сүзләрне кабатлый.
Хуш матурым, мин сине генә яратам.Айрат гасырлар буе сакланып килгән "яратам" сүзен кабатлап, артына карый-карый өенә таба атлады.
Мин дә сине яратам Айрат, мин дә...Хууш..
Ике йөрәк хисләрен уч төбенә йомырлап, тиздән очрашырга сүз куешып , сыкрап кына икесе ике капка эченә кереп югалды..Ләкин шушы аерылуның гына бик озак елларга сузыласын, берсе дә сизмәде шул алар.Хәер, сизенсәләр дә, нишли алган булырлар иде инде...
Айрат өенә кергәндә, өстәл өсте тәртипкә китерелгән,артык-портык нәрсәләр алып куелган, ә өстәлдә фарфор чокырлар белән, яңа ясалган чәй утыра иде.Ул арада, ә-ә, менә бит , белеп кенә ясаганмын,дип, Алисә дә кухнядан килеп чыкты.Әйдә, Айрат, чәй эчеп алыйк та, ятарбыз диде ул, кояштай балкып.Зилә апа белән Рәис абый поварны озата киттеләр.
Юук, Алисә.Минем бер чокыр түгел, бер йотым да эчәсем килми, рәхмәт яме, диде дә Айрат йокы бүлмәсенә кереп ятты.Менә хәзер моның урынында Абина булсын иде дип, уйлады ул.Нишләп йөридер инде, атасы белән китсә ни була ди инде моңа?
Уйланып ятып, көчкә йокыга китте Айрат.Әтисе белән әнисенең кайтып чәй эчкәннәрен дә, бүлмәсенә кереп, аңа яратып карап торганнарын да сизмәде ул.Бары дүрт тулганда, әнисенең , торыгыз балалар дигән тавышыннан күзләрен ачты.Әле анда да, әллә йокысы туймаганга, әллә төш күрепме, тиз генә үзенең кайдалыгын абайламыйча ятты. Әйдә улым, әйдә тор.Сәгать җитә, диде әнисе, бүлмәсенә башын тыгып.Хәзер әтиеңне уятам.Ии,хезмәт итеп кайткан вакытларың булсын иде хәзер, дип үзләренең йокы бүлмәсенә керде Зилә.
Әйдә, әтисе, торасыңмы?Дүрт тула инде дип, ирен уятып, Айратны хәстәрли башлады.
Боздай салкын су белән юынгач, Айрат та бераз җанланып китте.Эх, әни!диде ул, моңсу күзләре белән Зиләгә карап.Китә башлагач китәсе килми икән лә ул.Ну китмичә дә булмый.
Без дә сагынырбыз шул , улыыым!диде Зилә.Аның да күзләре яшькә тулган иде.Әле дөнья хәлен белеп булмый, бер яныңа да килеп китәрбееез...
Нәрсә сытылдың әле, хатын ?дип, Рәис тә Айрат янына килеп басты.Сугышка китә шту ли малаең?Әйдәгез, капкалап алыйк та, улым , кузгалырбыз.
Озак та узмый, инде капка төбенә колхозның УАЗ гы килеп туктады.Әзерме?әйдәгез!Алисә,әйдә,әйдә диде Рәис, улының рюкзагын кулына тотып...
Менә иртәнге тынлыкны бозып, машина кузгалып китте.Ул да булмады,Зиләнең елаган тавышын басып, таң әтәчләре яңгыратып кычкырып җибәрде.Якын тирәдә сыер-бозаулар мөгрәде.
-Исән сау әйләнеп кайт, улым, диде Зилә , күзләрен сөртеп .Исән генә буул..
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)