Раилә 3 айдан артык изоляторда ятты, берничә тапкыр үлем белән очрашты, менә хәзер яңабаштан бүлмәгә барырга! Ничек керергә, нишләргә, тагы кыйнасалар, ул үлә, үлсә, бу коточкыч авыртуларны күргәне өчен Рәсим белән Гөлзидәдән үчен ала алмаячак. Алар, бары тик алар гына гаепле, төрмәгә мине утыртып дөрес эшләмәделәр. Ник, сөйләшеп кенә булмый идеме? Юк, мин болай калдырмыйм, мин барын да җиңәм һәм чыгам. Миңа үләргә ярамый, мин башта аларны үтерәм, аннары теләсә нәрсә булсын, барына да риза, шуннан иртәрәк мин бу дөньядан китмим!
Раилә бүлмәгә кергәндә, бар да аңа карады, тик беркем дә, бер сүз дә дәшмәде. Ул акрын гына үз урынына кереп ятты. Нигә сүз әйтмәделәр? Нәрсә көтәләр? Минем йоклап киткәнне көтеп торалар да аннары мендәр каплап үтерәләр, әйе, тавыш та чыкмый.
Раилә үзе дә Тасяны шулай үтерергә теләгән иде, менә хәзер үзенә үлем көтеп ята. Тик беркем дә аның янына килмәде.
Ике атна үтте. Әле һаман аның белән сөйләшүче юк, аңа борылып та карамыйлар, әйтерсең лә Раилә бүлмәдә юк. Бәлки шушы җәза белән бар да бетәдер, әйе, әйе, күпме кыйнап була! Хәзер бар да җайланачак. Мин ничек тә булса тизрәк котылырга тиеш бу коллыктан!
- Иртәгә Зайка воляга чыга, бүген аның гына колы буласың.
- Тик...
- Заткнись, или сиңа яңадан кире изоляторга керергә булышыргамы?
- Юк, мин барын да эшлим.
Вакыт үтә барды, бүлмәдәшләренең Раиләгә булган ачуы басылмады. Моңа ул үзе гаепле иде. Үзенә нәрсә булса да әйтә башласалар, һаман каршы дәште, сугышырга да тартынып тормады. Шуңа аны еш кыйнадылар. Хәтта үзе эшләгән кер юу машинасына тыгып, әйләндерергә дә теләделәр, бәхеткә, сакчылар килеп җитте.
- Валя, сина волядан Шерлек малява җибәргән, ашыгыч, ди.
- Шпилька, күрәсеңме, мин ял итәм. Ты чё себе позволяешь?
- Срочно, дим, мә, тот. Синнән ответ көтәләр. Сразу пиши, люди ждут.
- Давай, нәрсә анда?
Валя, хатны укый башлауга, үзгәреп китте. Әйтерсең, хөкем карары укыдылар.
- Да, везёт стерве!
- Нәрсә булды, ник ачуың чыкты?
- Безнең Швабрага бүтән тимәскә, ничек булса да хәлен яхшыртып, УДО белән воляга тизрәк чыгарга булышырга, диелгән бу хатта.
- Нәрсә, без бит аны мочить хотели?!
- Әйе, тик ул анда особый эшкә булышырга кирәк, ди, одноразовыйга.
- Ничек инде одноразовый?
- Типа киллера, эш кушалар - эшли, и аның үзен дә юк итәләр, и беркем белми кем, ник алай эшләгәнен.
- Тогда ладно. Безгә нишләргә?
- Бүтән тимәгез и надо дать понять, кем аркасында шулай булды, чтобы была обязанной до гроба.
- До скорого гроба.
- Ярый, бар, барысына да әйт, тимәсеннәр, гарип чыкса, ул анда кирәк булмаячак.
Раиләне 6 елдан чыгардылар, янәсе, үзен тәртипле тоткан өчен. Аны, төрмә капкасыннан чыгаруга, машина көтеп тора иде инде.
- Син Швабрамы?
- Мин - Раилә, Швабра за забором калды, не нравится икән - башканың чыкканын көтегез.
Раилә сизми дә калды, каршы алучыларның берсе кисәктән генә аның кулын тотып артка каерды, башы белән машинага бәреп:
- Телеңне озынайтсаң, уроем, кемгә өрергә маташканыңны белеп өр, шалава.
- Всё, всё, я так...
- Утыр, башыңа утыргычтагы капчыкны ки, сиңа незачем кая барганыңны белергә.
Алар озак бардылар, Раилә инде арып бетте.
- Всё, приехали. Капчыгыңны сал, чык машинадан.
- Сочига ук барып җиттек, ахры, озак килдек, мин йокларга да өлгердем.
- Сина белмәсәң яхшырак. Телеңне тый, күп күрмә, ишетмә.
- Нәрсә, кайттыгызмы? Озак булдыгыз, кая йөрдегез?
Зур корсаклы ир сораулар белән ишектән үк каршы алды.
- Капкадан чыгармадылар, озак көттек.
- Ярый, әйдә сөйләшик. Я, син кем буласың инде?
- Раилә, Садыйкова Раилә.
- Нәрсә өчен утырдың?
- Кеше үтерергә теләдем, 8 елга...........
- Ярый, мин сораштым, бар, бүгенгә ял ит, миндә эшләрсең. Иртәгә 9 га беседкага кил, качарга уйлама, кругом охрана, ике дә уйламыйча атып үтерәләр.
- Аңладым, җүләр түгел. И нинди эш инде?
- Барысы да иртәгә! Бар, сине ашатырлар, юынып чык, өстеңне алыштыр, миңа нормальная баба нужна, наводи марафет и тугызга беседкага кил, аңладыңмы? И күп сорау бирмә.
Раиләне аш бүлмәсенә алып кереп ашаттылар, аннары аңа билгеләнгән бүлмәгә керттеләр. Бүлмәдә дүрт-биш күлмәк, аяк киемнәре, сумкалар, бизәнү әйберләре әзерләп куелган иде. Ул, арып, йоклап китте. Иртүк каты итеп ишек шакыдылар.
- Әйе, кем бар анда?
- Тор, киен, ясан да шеф янына бар, озакка сузма.
Раилә торды, юынды, матур итеп киенде дә көзгегә карады.
- Да, әле мин ничава икән, элек шундый киемнәрем булса, шәт, министр хатыны булыр идем.
Хатын беседкага килгәндә, шеф анда иде инде. Раилә өстәл кырыена утырды.
- Иртәгә Илшат белән бер районга барасыз. Анда син завод директоры белән танышып, ничек булса да аның белән ятарга тиеш, любой ценой, үзеңне частный предприниматель диген, кибетем бар, продуктылар сатам дип ышандыр. Довериягә кер. Ресторанда ашарга ярата, шунда танышырга тырыш.
- Но минем акчам юк анда йөрергә...
- Анысы синең эш түгел, Илшат сиңа бирер.
- Илшат минем янда йөргәч, мин ничек постельгә ятыйм ди, ул бит...
- Ул минем машина йөртүчем диярсең, син бит кибет хуҗасы.
- Ярый, таныштым ди, яттык ди, аннары нәрсә?
- Янында булган барлык документларны фотога төшерәсең, банктагы счет номерларын белергә кирәк.
- Ничек?, Ул мина әйтми бит инде аны.
- Ә син тырыш, ышанычын яула, синнән әйберләр алырмын, уртак бизнес ясыйк, диген, аннары акрынлап, мин йөкле, дип алда. Аның ике баласы бар, тик хатыны былтыр үлде, вот и повод, ул сина өйләнәчәк һәм бөтен документларга юл ачык.
- И все?
- Юк, күгәрченем, рәхәт тормышта яшисең килсә, бөтен документын синен исемгә күчерербез акрынлап, аннары аны уберем.
- Ничек инде уберем?
- Уберем, значит уберем. Ахырдан бизнесны миңа күчерәсең, ә син...
- Әйе, ә мин нишлим?
- Сиңа аның квартирасын калдырабыз, и за помощь солидный куш - акча бирәбез.
- Ә аны үтерүдә мине гаепләсәләр? Минем кире зонага барасым килми.
- Юк, сине гаепләмиләр, синен алиби була, сине сохранениегә больницага салабыз.
- Булмый, больницада ялганым тиз тотыла, минем бала була алмый.
- Ярый, нәрсә булса да уйлап табарбыз, әлегә таныша тор.
- Ә мин нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен каян беләм?
- Илшат аша, барысы да аның аша.
Раилә матур күлмәкләрен чемоданга төяде, ,,командировочный" акчаларын алды да Илшат белән районга китте. Бара-бара үз районнарына киләсен аңлады.
- Мин бу районны беләм бит, мин үзем дә шушыннан, әгәр дә мине танысалар? Раилә сораулы карашын Илшатка төбәде.
- Син үзеңнекен отсидела, и потом мондый кием, макияж белән сине кем танысын, беренчедән, син элек айнымас сәрхүш идең, икенчедән, ничә ел үтте.
- Без хәзер кая?
- Гостиницага барабыз, аннары кич бәйрәм, Ришат Әхматович шул бәйрәмдә була, попробуешь танышырга, булмаса, башкача эшләрбез.
Тик Раилә бик чая, ул шул ук көнне танышты, Ришат Әхматович яныннан үткәндә, ялгыш абынып киткән булды. Тегесе исә урта яшьтәте хатынны тотып калды, Раилә мең тапкыр гафу үтенде.
- Гафу итегез, ардырылган, мин юлдан гына, бәйрәмегезне күрергә теләгән идем, нинди бәйрәм соң бу?
- Шәһәр көне. Без ел да бәйрәм итәбез.
Шулай танышу башланды, елдан артык хатынсыз торган ир, бераз эчеп алгач, үзенә хатынсыз бик авыр булуын, балалар үсеп, үзләре өчен яшәүләрен, үзенең ялгыз булуына зарланды. Раилә исә файдаланды, шулай очраша башладылар. Бу бер фарс кына булса да, Раиләгә бик ошады, ул үзен, чыннан да, бай хатын кебек хис итте: театрларга йөрү, рестораннар, төрле кич утырулар Раиләнең башын әйләндерде.
Ришат, олырак булса да, хатын-кызларны бик хөрмәт итә иде: төрле бүләкләр, чәчәкләр, ресторан. Ул яңадан егетләр кебек гашыйк булды. Раилә үзе дә сизмәде, бу олы иргә бик якынайды. Матур сүзләр, киләчәккә өметләр, Раиләгә карата хөрмәте аны аяктан екты. Раилә бәхетле иде, чөнки андый тормышны ул күз алдына да китерә алмады. Ришатның килүен минутлар санап көтә башлады, ул бераз тоткарланса, эче поша иде. Беркөнне Ришат Раилә озак көткән сүзләрне башлады.
- Беләсеңме, без очрашканга ярты ел, ә мин сине гомерем буе беләм кебек. Мин беренче хатыным белән бик бәхетле идем, кызганычка каршы, ул үлде, мин нишләргә белмәдем, ә синең белән танышкач, мин яңадан үземне бәхетле хис итәм, яшиселәрем килә, әгәр риза булсаң, чык миңа кияүгә.
Раилә авызын ачып карап торды. Нишләргә? Ул мине ярата, ә мин, мин, әйе, мин дә аны яратам. Нишләргә, мин бит ярату шулай яхшы була дип күз алдына да китерә алмадым. Әйе, яратам, яратам, нинди матур хис, нишләргә?
- Раилә, нишләдең? Ник җавап бирмисең? Әллә риза түгелме?
- Риза, риза, мин дә сине үлеп яратам, тик...
- Нәрсә, мин картмы синең өчен?
- Юк, бу мөһим түгел, 70 тә булсаң да, сине яратыр идем.
- Алайса нәрсә комачаулый?
- Синең бит балаларың бар, алар нәрсә әйтә?
- Борчылма, алар белән инде мин сөйләштем, син бәхетле булсаң, безгә шул җитә, диделәр.
- Син бит мине белмисең? Мин...
- Миңа синең үткәнең кирәкми, ә киләчәк бары тик бездән тора, икебез дә тырышсак, без әле бәхетле була алабыз.
- Мин бераз уйларга тиеш.
- Синең миңа кияүгә чыгасың килмиме?
- Юк, алай түгел, килә, бик килә, сине бәхетле итүемә бик ышанам, син искиткеч яхшы кеше, мин шундый бәхеткә лаекмы, юкмы дип уйлавым гына. Мин бик куркам.
- Нәрсәдән, әйттем бит, мин сине яратам, синең үткәнең миңа кирәкми.
- Мин дә сине яратам, тик яңа тормышны ялганнан башлыйсым килми, шундый бәхетле булуымны күз алдына китерә алмадым.
- Шулай булгач, нәрсә комачаулый?
- Мин әйтсәм, син китәсең, бар да бетә, әкияттәге агач тагарак янында басып калачакмын.
- Юк, болай ярамый, сөйлә нәрсә булганын. Әгәр начар булса, сүз бирәм, мин китсәм дә сине гаепләмәм, дуслар булып калырбыз, ышан миңа! Хатыным булмасаң, син дус буларак та миңа кирәк, синең белән сөйләшеп утыруы да миңа рәхәт, әйт миңа барысын да, сөйлә. Минем вакыт күп.
Раилә үзенең тормышын башыннан ахырына хәтле сөйләде, сүзен шундый сүзләр белән бетерде:
- Менә шулай, мин ярата беләм икән, тик Ходай миңа ярату хисен соң бирде, нигә миңа шундый сынаулар үтәргә кирәк иде - белмим, хәзер мин нишләргә белмим! Мин сине яратам, үлеп яратам, тик алар әйткәнне эшләмәсәм, алар мине үтерә, эшләсәм, сине үтерәләр. Кем белә: синең арттан мине дә үтерерләр, күп беләсең, дип.
- Әйе, целый детектив. Рәхмәт, дөресен әйткән өчен, чыннан да, син зур тозакка эләккәнсең.
- Син мине хәзер күрә алмыйсыңдыр инде, гафу ит мине, тик мин үкенмим, әгәр алар синең белән таныштырмаган булса, беркайчан да бәхетнең нәрсә икәнен белмәс идем, ә хәзер мин үлсәм дә риза, чын мәгънәсендә бәхетнең нәрсә икәнен белеп үләм, мин эшемне башкармадым, булмады диеп әйтәм, ә син сак бул, миннән башка хатын да җибәрә алалар алар.
- Уйларга кирәк, ә хәзер без синең белән загска барабыз, өйләнешик, үлсәк бергә үләрбез, ә бизнесны, загстан чыгуга, балаларга күчерәбез. Мин карт инде, үлемнән курыкмыйм, аннары минем полициядә дусларым бар, аларга мөрәҗәгать итәрбез, бәлки ул нәрсә булса да уйлап табар, киттекме?
- Син үкенмәссеңме соң?
- Юк, әйдә киттек.
- Минем сина үтенечем бар.
- Нәрсә булды?
- Беренче ирем белән аның хатыны алдында гафу үтенәсем килә, мин бик гаепле алар алдында. Әле төрмәдә чагында да мин алардан үч алу турында уйлап төннәр үткәрдем, үземнең бәхетсезлегемдә аларны гаепләдем, тик мин үзем, бары үзем гаепле, миңа бик авыр, соң булса да аңладым.
- Мин синең белән барырмын, ә хәзер загска, иртәгә бераз кунаклар дәшәрбез.
- Гафу ит, барысы өчен дә!
- Нәрсә өчен? Без бәхетле, яшик һәр көн белән, Ходай биргәне белән!
Әйе, Раилә бик бәхетле! Ул бәхетен әти-әнисе белән уртаклашыр, алардан гафу үтенер иде, тик соң, бик соң акылга утырды. Раилә төрмәдә чакта әниләре үлде. Соңгы елларда ул алар янында тормады, исереп авылга кайтса да, әбисенең йортында үзенең сәрхүш дуслары белән эчеп ятты.
Аңа бик авыр иде. Нигә, нигә мин шундый җүләр булдым, нигә шундый түбәнчелекләргә барып җиттем, миңа шайтан ияләшкән булгандыр, я Ходаем, зинһар мине бүтән ташлама, зинһар, ташлама.
Загстан туры Раилә Ришатлар өенә кайтты. Ике катлы йортта алар икәү генә иде.
- Менә безнең тормыш шушында башланачак, һәрбер көнне без соңгы көнебез кебек үткәрәчәкбез.
- Синең белән бик озак бәхетле тормыш итәсем килә, үткән бәхетсез көннәрем өчен дә икеләтә бәхетле буласым килә.
- Ярый, уйлама, иртәгә уйларбыз, ә хәзер ашыйсым килә, капкалап алыйк.
- Мин бит сиңа әйтмәдем, оят, тик мин ашарга пешерә белмим, ник икәнен инде син беләсең.
- Бар да әйбәт, минем пешекчем дә, өй җыештыручым да бар, синең ирең бит бай, безгә үткән бәхетсезлекләр өчен бәхетле генә буласы кала.
- Рәхмәт сиңа, зур рәхмәт, Ходай сиңа озын гомер бирсен иде.
- Амин, амин.
Бүген төн Раилә өчен иң бәхетле төн иде, тик ул бик борчылды, ярты төнне йоклый алмады.
- Син бүген начар йокладың, тагы нидер борчыймы?
- Әйе, ике көннән Илшат белән очрашам, мин нәрсә әйтергә дә белмим.
- Бүген безнең туй, кичкә кунаклар килә, мин уйладым да өйдә бәйрәм ясарга булдым, ә иртәгә мин дустым белән очрашам, бәлки ул нәрсә булса да тәкъдим итәр, бар да яхшы булыр.
- Ярый, мин нишлим?
Раилә Ришатны кочып алды, Ришат башта дәшми торды, аннары сөйгәнен кулыннан тотып, зур бүлмәгә алып керде.
- Монда бәйрәм була, мин кешеләр чакырдым, үзең теләгәнчә бизә, ә мин эшкә барып киләм, бар да әйбәт булыр, дидем бит. Ышан миңа. - Ришат Раиләне калдырып чыгып китте. Өстәлләр әзерләп, бүлмә бизәп, кич җитте.
- Карчык, мин кайттым.
- Карчык? Мин инде картмыни?
- Юк, мин яратып кына, ярый, ошамый икән - әйтмим, матурым диярмен, ризамы?
- Әйе.
- Әйдә, мин сиңа күлмәкләр алдым, сюрприз ясарга теләгән идем, ошаганын ки, ярамаганын кире илтербез.
Кунаклар җыела башлады, Ришат ун кеше була дисә дә, утызлап кеше җыелган иде. Ришат берәм-берәм кунаклар белән таныштырды.
- Ә менә болар - минем иң якын дуслар, алай гына да түгел, Рәсим минем уң кулым, таныш булыгыз - Рәсим, хатыны Гөлзидә, ә бу минем хатыным Раилә.
Раилә, аларны күргәч, үзен аяз көнне яшен суккан кеше кебек хис итте, ә Рәсим белән Гөлзидә, нәрсә әйтергә белми, аптырап карап тордылар.
- Нәрсә булды, җен күргән кебек катып калдыгыз?
- Ришат, бу минем беренче ирем, мин сиңа сөйләгән идем бит.--диде Райлә башын ия төшеп.
- Да, шулай ук тиз очрашып сөйләшербез, дип уйламадым, дөресен генә әйткәндә. Бу бик уңайсыз хәлдә калдырды әле, гафу итегез, дуслар, мин барын да беләм, миңа Раилә сөйләде, тик үтенечем бар: бүген берни дә әйтмәгез, бәйрәмне бозмагыз, сезгә авыр, аңлыйм, тик миңа ышаныгыз, мин барын да беләм. Иртәгә сөйләшербез.
- Ярый, Ришат Әхматович, сез дә безне аңлагыз: безгә берни булмаган кебек утыру бик кыен булыр, шуңа да без, мөмкин булса, бер сәбәп табып, китәрбез.
- Әйе, аңлыйм, бернинди үпкә юк, мин дә шулай эшләр идем. Кабат сорыйм: гафу итегез.
Бәйрәм бик матур үтте. Тик Раилә генә Гөлзидә белән Рәсимне һаман искә алды: кирәк бит, нинди очрашу! Башка сыймаслык хәл бит, я Ходаем, тагын нинди сынаулар бирерсең икән?
- Минем матурым нәрсә турында уйлый, нинди хыяллар эченә чумды икән, бәлки миңа да әйтерсең?
- Бәйрәм матур булды. Тормышыбыз да бәйрәм кебек үтсен иде, картлык көнебездә кайгы-хәсрәт килмәсен иде, дип уйлыйм. Рәсимнәрне күргәч, бик кыен булды. Алдан күреп сөйләшкән булсам, кем белә, бәлки, гафу итәрләр иде, ышанырлар микән минем үзгәрүемә? Белмим шул, мин ышанмас идем, миңа шундый авырлыклар китерсәләр...
- Башта мин үзем сөйләшермен алар белән, аннары кичке ашка кунак итеп дәшәрбез, алла теләсә, җайланыр.
Иртә белән Раилә Ришат киткәнне ишетмичә дә калды. Ул акрын гына чыгып китте. Раилә торды, киенде дә Илшат белән очрашуга китте.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.