Все новости
Литература
1 Марта , 09:00

Үкенергә соң булмасын

Автор: Гөлчирә Галимова. 11 өлеш. Раиләне 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр: кеше үтерергә маташу, шуңа өстәп - бала урлау. Райлә үзе генә бу хәлләргә бердә ошанасы килмәде.“Ничек инде мине утырталар, нишләдем, нәрсәне уйлап җиткермәдем? Болай булырга тиеш түгел иде! Мин бит барысын да җиренә җиткереп эшләдем. Юк, нәрсә булса да җитеп бетмәде, ярый, уйларга вакытым күп әле. Алар барысы өчен дә түләячәкләр, барысы өчен дә, мин моны болай гына калдырмыйм, ант итәм: канлы күз яшьләре түктерәм!”

Үкенергә соң булмасын
Үкенергә соң булмасын

Раиләне 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр: кеше үтерергә маташу, шуңа өстәп - бала урлау. Райлә үзе генә бу хәлләргә бердә ошанасы килмәде.
“Ничек инде мине утырталар, нишләдем, нәрсәне уйлап җиткермәдем? Болай булырга тиеш түгел иде! Мин бит барысын да җиренә җиткереп эшләдем. Юк, нәрсә булса да җитеп бетмәде, ярый, уйларга вакытым күп әле. Алар барысы өчен дә түләячәкләр, барысы өчен дә, мин моны болай гына калдырмыйм, ант итәм: канлы күз яшьләре түктерәм!”
Әйе, Раилә бик ачулы иде, ул бөтен гаепне Рәсим белән Гөлзидәгә такты. Алар булмаса, минем тормышым башкача үтәр иде, дип уйлады .
Кечкенәдән үк бик иркә кыз булып үсте ул, бердәнбер кыз, ни теләсә, шуны эшләде, нәрсә тели, шуны ашады. Әти-әнисе Раиләнең авызыннан сүз чыкканчы, нәрсә сораганын белгән кебек, бөтен әйберне әзерләп тордылар. Олыгаеп кына өйләнешеп, бала өйгә кайткач, алар бик шатланды. Райләне бик кадерләп кенә үстерделәр, өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Үсә төшкән саен бала азды, әти-әнисенә каршы дәшә башлады, укулар да кыз өчен бер сынау иде. Дәресләргә йөрмәде. Өйгә дә сыра эчеп кайта башлады, төне буе компьютер , колонкасыннан җыр үкертеп чыга. Әти-әнисе аптырашка калды. Ничек инде, кадерләп үстергән кызлары шундый хәлгә төште, ничек? Дөрес тәрбия бирмәдек, артык күп иркәләдек, бугай, нишләргә? Ничек баланы бу юлдан биздерергә?
Авылда төрле сүзләр йөри башлады. Раилә начар компаниядә йөри, кешеләр талап акча юнәтәләр дә эчәләр, имеш. Әти-әнинең бу сүзләргә ышанасы да килми, тик дөреслек ярылып ята. Раиләдә акча бар, кайбер көнне төрле йөзекләр, алкалар, сәгать тә өйгә кайта. ”Каян алдың?” - дип сорагач, - “Друзья подарили”, - ди. ”Ничек инде? Ярый, йөзекләрен дуслар бирсә, ә акча каян соң, дисәң ”одолжили”, - дип җавап бирә.
“Одолжили” булгач, аны кире бирергә бит, ә эшләмәгәч, ул аны ничек кире бирә соң?
- Натурой??.
Ничек инде 14-15 яшьлек кыз ирләр, егетләр белән шуның өчен йоклап йөри ала? Ходаем, ничек кенә бала башына акыл кертергә? Ничек бу афәттән йолып алырга? Үскән саен Раилә үзгәрде, катыланды, аны инде бу упкыннан кире кайтарып алып булмый иде. Ул әти-әнисен бар диеп тә белмәде. Аларның “зинһар, акылга кил” диеп ялварулары бушка булды. Шунда алар үзләренең кызларын артык иркәләп үстерүләрен, артык юл куюларын аңладылар. Хәзер инде артка юл юк, ничек булса да киләчәктә үзгәрмәсме дип көтәсе генә кала. Тик Раилә үзгәрмәде. Вакыты белән бераз җайлана башлаган була да кире үз юлына баса.
Вакыт бара, Раилә мәктәпне көч-хәл белән тәмамлап чыга. Районга барып, төзүчеләр көллиятенә укырга керә, янәсе, күп акча эшләп була. Ләкин көллиятне дә үз итми, дәресләрне күп калдыра, инде сыраны да аракыга алыштыра, үзе кебек дуслары да табыла. Начар тәртип һәм дәресләргә йөрмәү аркасында, аны көллияттән куалар.
Авылга кайтасы килми кызның, ашарга да кирәк, кыз идән юарга бер кибеткә урнаша, вакыты белән эчмичә тора, чөнки акча аз, ашарга да, бүлмә өчен дә түләргә кирәк. Акча алгач, бер атнага югала, тик эштән кумыйлар, мондый аз акчага кем эшкә килсен, ә бу сәрхүш кыз эчсә дә эшли. Шулай вакыт үтә. Беркөнне Раилә, эштән кайтканда, нишләргә белмичә аптырап йөргән егетне күрде:
- Привет, красавчик.
- Сәлам.
- Нишләп йөрисең, балтаң суга төшкән кебек?
- Чыннан да батам, ахрысы.
- Плохо, да? Әйдә, миндә запас бар, салып бирәм, аңлыйм мин сине, үзем дә андый хәлдә калган бар, әйдә.
- Юк, рәхмәт, минем эчкәнем юк, минем йөрәгем елый.
- Чё, мать умерла что ли?
- Юк ла, авызыннан җил алсын.
- А чё тогда?
Егет кул селтәп китеп барды.
- Подожди, син чё? Может скажешь, минем дә вакыты белән паршиво була, хоть вой, сөйләсән легче була, син мине белмисен, мин сине....
- Нәрсә сөйлим?
- Йөрәгеңдәгесен, минем дә шулай була, училищедан выперли, үләсем килде, авылга кайтасы килми, старики совсем обалдеют, менә хәзер идән юып йөрим.
- Сине ник кудылар?
- Әй, укыйсы килми, красиво хочу жить, не получается.
- Теләсәң, бар да була.
- Бар да булгач, ник муеның сузып йөрисең, смотри на себя!
- Минем йөрәк авырта шул.
- Хастаханәгә бар!
- Анда андый авыруларны карамыйлар.
- Ты чё, обалдел? Аңламыйм, йөрәк авырткач, карыйлар.
- Юк, минем йөрәгем кызлар аркасында авырта шул. Сөйгәнем миннән баш тартты.
- И чё, беткән что ли кызлар, только свистни, үзләре килә.
- Ул килми, килми, беләм, ул да мине үлеп ярата, тик аңа нидер комачаулый, нәрсә булганын әйтми, бергә була алмыйбыз гына, ди.
- Значит, башка егете бардыр.
- Юк ла, ул мине ярата, тик нидер яшерә.
- Может, бала таба алмыйдыр.
- Ул әле мине кире кагарга дигән сүз түгел, мин аны барыбер яратам.
- Ярый, син тагын сөйләшеп кара, гафу ит, диген, бәлки все утресётся.
- Рәхмәт сина, аңлаганың өчен, тик мин аңламыйм: шундый акыллы кыз, ә укудан кудылар, дисең.
- Долгая история. Минем вакыты-вакыты белән башым эшләми башлый, ни эшләгәнемне белмим.
- Соң син дә үзгәрә аласың бит.
- Может быть, но не хочу.
- Ник? Шундый тормыш ошыймы?
- Юк, но уже поздняк, мин уже не могу иначе.
- Ничек инде, үзең миңа төрле совет бирәсең, үзең не хочу дип утырасың.
- Мин кемгә кирәк? Шул собутыльникларга инде, көн үтте - шул җитә, тик тора алмыйм мин, приключениеләр яратам.
- Ярый, рәхмәт, сау бул.
- Авыр булса, кил, поболтаем, мин әнә теге кибеттә идән юам.
Рәсим әкрен генә китеп барды.
Гөлзидә быел укуын бетерә, укытучы булырга хыяллана, яки балалар бакчасына керермен, диде, әйе, бәлки аның, чыннан да, баласы булмыйдыр, шуннан ни, мин бит барыбер аңа өйләнер идем, бала булмаса, мәхәббәткә мохтаҗ балалар күп, балалар йортыннан алган булыр идек.
Рәсим кабат шуларны уйлады. Бүген кич ул Гөлзидәне күрәчәк, аның белән барын да сөйләшәчәк.
Очрашу булды, тик Рәсим көткәнчә түгел, аның өмете өзелде: башка кыз тап! Миңа нишләргә? Ник ул минем белән шулай уйный, минем йөрәгемне яралый, мин бит аны үлеп яратам. Ярый, синеңчә булсын, мин өйләнәм, беренче очраган кызга, беләм, син мине яратасың. Синең йөрәгең таш түгелдер, син дә мин кичергәнне кичер, шуннан белерсең.
Шулай эштән кайтканда, теге кыз тагын очрады.
- Привет, больной, нәрсә, вылечился, что ли?
Рәсим баш кына селкеде.
- Нәрсә, тагы отказала?
- Әйе, башкага өйлән, диде.
- Недостоин, значит. Кызлар шулай инде, принц көтәләр.
- Ә син, ә син кыз түгелме?
- Как сказать, кыз түгел, с одной стороны, ә с другой стороны - ????. Кыз түгел, мин инде 14 тә үк егетләр яраттым, вакыты белән тоже мечтаю о принце.
- Сиңа да принц кирәк, син дә мине не достоин дип уйлыйсыңмы?
- Ник, минем өчен син принц с большой буквы, а то минем янда бит исерекләр дә үзем кебек караклар, и все, вот и получается, что син миңа - принц.
- Әгәр сорасам, миңа кияүгә чыгасыңмы?
- Ух ты!
- Тик үтенечем бар.
- И что делать?
- Эчүеңне ташлыйсың, әгәр матур тормышта яшисең килсә. Син әле яшь, үзгәрә аласың и эшеңне дә калдырасың, мин эшләгәч, икебезгә дә җитә, тик үзгәрәм, яхшы хатын булырга тырышам, диген.
- Да, круто алдың, конечно, мин үзем дә ничә тапкыр үзгәрергә теләдем, барып чыкмады, стимула не было!
- Ризамы?
- Әйе!
- Ә хәзер син каян, әти-әниең кем? Мин белергә тиеш.
Раилә сөйләгән саен, Рәсимнең күзе зурая барды. Раилә Гөлзидәләр авылыннан булып чыкты! Ярый, бик әйбәт, тагы да ныграк йөрәге авыртыр, белсен минем ничек йөрәгемне яралаганны. Минем дә йөрәгем телгәләнә, я Ходаем, дөрес эшлимме икән? Йөрәгемдәге ярам төзәлә алыр микән? Нишләргә? Нишләргә? Әллә тагы бер кат сөйләшергәме? Юк, ул бит башкага өйлән, беркайчан да бергә булмыйбыз, диде.
Бер ай үтеп китте, Рәсим нишләргә белмәде. Беренчедән, әле һаман Гөлзидәне ярата, икенчедән, Раиләгә сүз бирде.
Авылга апаларына кайткач, утырып сөйләштеләр.
- Син нәрсә, ычкындыңмы? Беләсеңме, аның турында ниләр сөйлиләр?
- Беләм, барын да беләм, үзе сөйләде, аның да бәхетле булырга хакы бар, ул да, мин дә бер-беребезгә мохтаҗ. Мәхәббәтемне онытасым килә, ә аның элеккеге тормышын үзгәртәсе килә, бер-беребезгә охшаганбыз, без ике яралы кош кебек бәргәләнәбез, яраларыбыз тирән, ул мине, мин аның ярасын төзәтербез.
- Ярый, үзеңә кара, мин бер сүз әйтмим, әниләр беләме соң?
- Юк, әле әйтмәдем, бүген барын да сөйлим.
- Син...
- Апа, кирәкми, син дә йөрәгемне телгәләмә, миңа болай да бик авыр.
- Тыңла, авыр, аңлыйм мин сине, тик уйла тагын, әле соң түгел, бәлки үзгәртеп буладыр, сөйләшеп кара.
- Юк, мин инде ничә тапкыр әйттем, һаман җавап шул.
- Аннары зарланма...
- Апа, тукта дим! Мин әле хәзер өйләнмим, миңа әле кыен, көзгә - ноябрь бәйрәмнәрендә генә.
- Яхшы, бәлки аныңча кире уйларсың?
- Юк, кирегә юл юк, мин инде барын да хәл иттем.
Шулай булды да - гөрләтеп туй ясадылар. Раилә үз тормышыннан канәгать. Шулай булмый ни, нинди бозауны кулга төшерде бит!
Кияүгә чыгасыңмы дигәч үк, ул инде ризалашты, чөнки шунда ук үзенең зәһәр уйларын башында әйләндерә башлады. Район үзәгендә бүлмәсе бар, яхшы эштә эшли, акчасы күп, нигә соң әле баш тартырга? Бераз яшәп карарга, аннары күз күрер, мин аны ыштансыз калдырам әле!

- Садыйкова, сине, нәрсә, аерым дәшәргә кирәкме әллә, төш машинадан, яки сөйрәп төшерәбез.
Раилә үзенең срогын кая үтәсен белә, хатирәләренә бирелеп килеп җиткәнен генә аңламый калды, уенда ул үткән тормышындә иде...
- Садыйкова Раилә Әхәт кызы, 3 корпус, 42 камера.
- Ник камера, гражданин начальник, мин особо опасный статья белән түгел бит?!
- Монда лагерь түгел, Садыйкова, бездә алар камера дип атала, бүлмә түгел. Нәрсә эшли беләсең? Тик ятмыйлар монда, эшлиләр, эшли белсәң, белгән эшеңә куябыз, юк икән, үзең сайла.
- Урлый беләм.
Раилә хихылдап куйды.
- Ну что, урларсың, әнә кер юарга бар, прачкада эшләрсең, телеңне озынайтсаң, урманга җибәрәм. Прапорщик, алып китегез бу себеркене!
Раиләне бүлмәгә озаттылар, булачак бүлмәдәшләре эштән кайткан иде, ун карават тора.
- Менә монысы – синеке, урнаш, аннары ашханәгә килерсең, калганын иртә белән күрсәтермен.
- Сәлам, красотка, нинди җилләр ташлады, нинди статья белән?
- Кеше үтерергә теләдем.
- И все?
- Әйе.
- Син нәрсә, безне сарыклар диеп уйлыйсыңмы? Авылдан килгәч, без монда берни белмибез, дисеңме? Безгә, син килгәнче үк, нинди статья белән икәнен волядан хәбәр иттеләр. Бала урлау, йөкле хатынны үтерергә маташу - бу бик зур эш, тик син шуны аңлап җиткермәгәнсең: нәрсә генә булмасын, хатын-кыз өчен бала - это святое, как и мать. Поняла! Ну ты и попала, стерва, крупно попала.
- Мин үз улымны гына алып китәргә теләдем, ирем миңа хыянәт итте дә любовницасы янына китте. Баланы бирмим, диде. Вот и решилась. Хатынын да үтерергә теләмәдем, случайно свалилась и мине үтерергә маташты, дип яла яктылар, миннән котылыр өчен.
- Да ты успокойся! Воляга малява китте, җавап килгәч, белербез нәрсә эшләргә.
Әйе, Раилә үзенең сазлыкка бата башлавын аңлады. Чыннан да, дөресен белсәләр, аны монда изәчәкләр.
Көннәр үтә бара, Раиләнең үз гомерендә моның хәтле эшләгәне юк иде, ул бик арый, җитмәсә бүлмәдәшләре мәңгелек кизү торучы ясадылар: идән юарга, караватлар җыярга. Дәшсәң, башың бетә, ничек түзәр - ул үзе дә белми. Аның Гөлзидә белән Рәсимгә булган ачуы артканнан-арта барды.

- Исәнмесез, Зөбәйдә апа, ничек хәлләрегез, башыгыз авыртуы беттеме?
- Нихәл, кызым! Алланың рәхмәте яусын, син алып кайткан дарулар эчкәч, бераз җайландым. Син кая киттең болай?
- Прививка ясатырга, хастаханәгә барам, кызыма укол ясыйлар.
- Кечкенәгә нигә кирәк инде ул?
- Бала авырмасын өчен, алдан ясыйлар, әби.
- Исән-сау барып кайтыгыз!
- Сау бул, Зөбәйдә апа!
Гөлзидә әкрен генә китеп барды. Ә Зөбәйдә апа янына ябык кына бер хатын килеп утырды.
- Бигрәк матур хатын, үзе бик матур сөйләшә, хәзер бит мондый мөлаем кызларны күреп тә булмый, кызыгызмы әллә?
- Юк ла, күршем, чыннан да, бик акыллы хатын, бик әйбәт.
- Ире бармы соң?
- Бар, ире дә бар, ике баласы да бар. Бик тә уңган, тәртипле.
- Бәхетле генә булсыннар, ире яхшы кешеме соң?
- Бик әйбәт пар, тик бәхет дигәне бик тәтемәде шул.
- Бәхетле күренә бит.
- Нәрсә дип әйтим сезгә, хәзер аллага шөкер, бераз тынычландылар инде. Сөйләсәң, китап язарлык.
- Апа, шулай ук тормышлары начар мәллә? Карасаң, бик матур күренә.
- Ул бит икенче хатын булып килде. Беренчесе бер шакал иде. Эчте, гуләйт итте, ахыр чиктә баласын сатты үзенең кайнанасына, әле ирен дә үтерергә теләде. Гөлзидә бәбкәм баланы үз баласыннан да якын күрә, бер кешегә дә авыр сүз әйтми, хәленнән килгәнчә булыша.
- Беренче хатыны кая соң?
- Утырттылар, шул кирәк аңа. Уйлап кара: корсаклы хатынны үтерергә теләгән, үзен бәреп үтерерсең. Ул гына да җитмәгән әле, бала урлап маташкан. Күп күрсәтте инде ул бу гаиләгә, бик күп, Ходай сабырлык бирсен үзләренә. Ничек кенә шул рәвешле бала белән уйнап була? Башка
сыймаслык хәл, үзе әни кеше бит. Ходай ничек итеп тотадыр аны бу җирдә. Алла гына сакласын шундый хатыннардан. Тукта әле, сез нигә дип сорашасыз соң?
- Юк, берни түгел, сезнең матур сөйләшүегезне ишеттем дә сокланып куйдым. Хәзер бит, үзегез беләсез, мәрхәмәтле кешеләр бик аз.
- Әйе, Гөлзидә фәрештә кебек, ул бар кешене дә ишетә, белә, һәрберсенең хәленә керә ала, бик әйбәт хатын.
- Ярый, апа, сау булыгыз, сезнең белән сөйләшкәч, миңа да бик җиңел булып китте.
Таныш булмаган хатын китеп барды.

- Валя, Валядан малява килде.
- Чё-то там озак көттерделәр.
- Тәскирә апа авырган, бара алмаган, операция ясаганнар.
- Целый год что ли?
- Аның йөрәгенә нәрсәдер булган короче, аннары ели тапкан теге кешеләрне, мә, укы, сама все узнаешь.
Раилә кер юу цехыннан кайтканда инде соң иде. Ул әле нинди яңалыклар бар икәнен, үзе белән нәрсә буласын күз алдына да китерми иде.
- Карагыз әле, кем кайта, сама невинность!
- Мочить ее надо, мочить!
- Ничек шулай эшли алдың?
Тагы, тагы төрле сораулар ява башлады. Раилә күзләрен төрле якка йөртте, кем сорау биргәннен күрергә дә өлгерми иде, ә сораулар яуды да яуды.
- Всё, хватит! Я, нәрсә әйтерсең в свое оправдание?
- Нәрсә кирәк сезгә? Мин сезнең алда бер әйбер дә әйтергә җыенмыйм, эшләгәнем өчен инде түлим, шулай булмаса, мин монда булмас идем.
- Син бу гөнаһларың өчен шулар җәза дип уйлыйсыңмы?
- 8 ел аз дип уйламыйм.
- Син әле эчке җәзаларның нәрсә икәнен белмисең, без сина хәзер күрсәтәбез. Шпилька, Красотка, тотыгыз үзен! Ә син, Зайка, авызына оекбаш тык, акырмасын, это нам никчему.
Раилә берничә көннән генә күзләрен ачты, аны эт урынына кыйнаганнар, селкенерлек тә чамасы юк, авыз, борын тузган, кабыргалары сынган.
- Нәрсә, күзеңне ачтыңмы? Яхшы, значит яшисең.
- Мин кая?
- Изоляторда, инде 8 көн аңсыз ятасың, без инде өметебезне югалткан идек.
- Нәрсә булды миңа?
- Гөнаһларың өчен түләгәнсең, гөнаһларың өчен, әле тиз генә аякка басам димә, бик яхшы эләккән үзеңә, операция дә ясарга туры килде.
- Шулай начармы? Мин үләмме?
- Әле әйтеп булмый. Без инде сине күптән үлә диеп көткән идек, ә син күзеңне ачтың, значит, әле яшисең, авыртуларыңа түзсәң, яшисең.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: