Раилә килеп киткәч, Рәсим белән Гөлзидәнең тынычлыгы бетте.
- Әле ярый Марат әниләрдә, күргән булса, тагын да куркыр иде.
Рәсим, Гөлзидәне тынычландырырга теләп, каршысына ук басты.
- Бәлки исереклеге белән генә дулап йөридер, теге юлы да айныгач югалды бит.
- Шулай да бит, мин барыбер куркам, ул нәрсә эшләргә дә әзер бит, бары ул дигәнчә булсын.
- Тынычланырга иртәрәк әле, тик барыбер яхшыга юрарга кирәк.
Рәсим Гөлзидәне кочып алды.
- Минем матурым нәрсә ашата икән? Ачтан үләм, ахры, әйдә, сөекле иреңне ашат, - дигән булды. Аның уенда хатынының уйларын башка юлга җибәрү иде. Берничә көн үтте. Раиләдән хәбәр булмады. Гөлзидә белән Рәсим бераз тынычлана башладылар. Алар Раиләне, чыннан да, исерек килеш кереп бәйләнеп йөргән дип уйладылар. Ләкин Раилә исерек килеш полициягә эләгеп, унбиш тәүлеккә утыра дип башларына да килми иде аларның.
Бүген эштән кайтуга, Рәсим Гөлзидә каршысына килеп, аңа карап тора башлады.
- Нигә шулай карыйсың? Берәр нәрсә булдымы әллә?
- Юк, сокланам гына, бергә яши башлаганга биш ел, ә син һаман кызлар кебек.
- Ярый инде, әйдә ялагайланма, берәр нәрсә кирәк мәллә?
- Кирәкми, әллә сокланырга ярамыймы? Карама миңа усал итеп, әйтәм, әйтәм инде. Киләсе ялга безне туйга дәштеләр. Бер дус малай өйләнә.
- Ничек инде - малай? Ничә яшендә инде ул?
- Соң өйләнә, нишлисең бит, бөтен кешегә минем кебек бәхет елмаймый. Әни: циркка билет алдым, Маратны бездә калдырырсыз, аңа да күңел ачарга мөмкинлек була, диде.
- Ярый алайса, барырбыз, иртәгә кибеткә барып килергә кирәк, сиңа күлмәк алырбыз.
Гөлзидә сүзен дә әйтеп бетермәде, Рәсим аны кочаклап алды.
- Яратам, яратам сине, матурым минем.
Туй көне килеп җитте.
- Син җыена тор, мин Маратны әниләргә илтеп кайтам, кибеткә дә кереп чыгармын, иртәгә чыгып йөрмәссен, нәрсәләр кирәк була?
- Сөт кирәк, аннары сыек май алырсың. Тукта, оным да беткән.
Рәсим кайтканда, Гөлзидә киенеп көтеп утыра иде инде. Рәсим бер сүз дәшмичә басып торды.
- Мин туйга бармыйм.
- Нигә миңа җыенырга куштың? Белгән булсам, эшләремне эшләр идем.
- Үпкәләмә инде, куркудан гына барасым килми, гүзәл хатынымны урларлар дип куркам.
Гөлзидә көлеп җибәрде һәм нәфис кулларын иренең муенына куйды.
- Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел, көнче күбәләгем!
Туйда алар иң матур парларның берсе иде. Туй бәйрәме бик матур барды. Җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнатылды. Берсенә Рәсим белән Гөлзидә дә чыкты. Идәндә әйләнгән шәраб шешәсе кемгә күрсәтә, шулар җәза узарга тиеш була. Кайсы пар биеде, кайсы мәзәк сөйләде, Гөлзидә белән Рәсимгә җыр чыкты. Гөлзидә, күптән җырлаганы булмаса да, ялындырып тормады. Ул, баянчы егет янына килеп, нинди көй уйнарга икәнен әйтте дә Рәсим янына килде. Алар бер-берсенә карап, кулга-кул тотынышып, уртага чыгып бастылар. Көй акрын гына агыла башлады. Рәсим Гөлзидәнең биленнән тотты да салмак кына вальс әйләндерергә кереште. Алар акрынайгач, Гөлзидә җырлый башлады. Залда тынлык урнашты. Чыннан да, бу искиткеч матур күренеш иде. Биюче парны карап торсаң, алар яңа гына өйләнешкән пар дип уйлыйсың. Озын кара чәчләре биленә хәтле төшкән, күк төсендәге озын күлмәк Гөлзидәнең зифа буен күрсәтә. Зур кара күзләре озын керфек арасыннан оялып кына иптәшенә , көл төсендәге костюм-чалбар, ап-ак күлмәк кигән иренә төбәлгән. Бер-берсеннән күз дә алмыйча, көй беткәнче әйләнделәр. Басып торучылар тын алырга да курыктылар, җыр беткәч, аларны алкышларга күмделәр. Бөтенесе дә беравыздан бу уенның җиңүчеләре дип аларны игьлан итте.
Ниһаять, Марат өчен көтеп алган көн җитте. Ул, киемнәрен киеп, әнисе янына чыкты.
- Әнием, кара, минем киемнәрем нәкъ әтинеке кебек, ул туйда шулай киенгән бит, мин дә өйләнәмме?
Рәсим белән Гөлзидә көлеп җибәрделәр
- Улым, өйләнерсең, тик алдан мәктәптә укырга кирәк бит әле.
- Әти, мин дә әнигә өйләнәмме?
- Юк, улым, әниең минеке, ә сиңа әниең кебек матур кыз табарбыз.
- Мин башка кызга өйләнмим, миңа әни кирәк.
- Ярый, кычкырма, әниең икән, әниең булыр. Башта укып бетер.
Мәктәптә балалар күп. Марат бөтен мәктәпне карап чыкты. Күргән һәрбер әйберне сөйләде, ул бик шат иде.
- Улым, бүген бәйрәм, әйдә, торт алабыз да әбиләреңә керәбез.
- Урра, әнием, шоколадлыны алыйк әле, әби ярата торганны.
- Ярар, әйдә, үзең сайларсың.
Роза апа үзе дә тәмлеләр пешергән булып чыкты. Алар килгәч, бергәләп чәй эчтеләр. Аш бүлмәсендә икәү генә калгач, Роза апа белән Гөлзидә үз сүзләре, борчу-мәшәкатьләре турында сөйләштеләр.
- Кызым, бик борчулы күренәсең, нәрсә булды?
- Әни, шул Раилә башымнан чыкмый, тагын килеп нәрсә эшләр? Баланы тартып алыр дип куркам. Шулай булса, миңа нишләргә? Мин Маратны үлеп яратам, нигә соң Ходай кабат мине сыный? Мин нинди начарлык эшләдем?
- Тукта, кызым, тынычлан, бәлки куркыткан гынадыр. Төрмәгә ябалар бит аны, кыланып йөрсә.
- Ул бит бездән акча сорады.
- Курыкма, ул берни дә эшли алмый. Беренчедән, ул үзе баладан баш тартты, икенчедән, Марат синең законлы улың, аннары эшсез, исерек хатынга кем бала бирсен? Борчылма, алла теләсә, бар да яхшы була. Раилә безнең кая торганыбызны белми, килен булган дәвердә аның безгә бер тапкыр да килгәне булмады. Шуңа күрә Марат бездә торсын бераз, калганын тора-бара җайларбыз.
- Ярый, әни, син дөрес әйтәсең, Марат сездә калыр, Рәсим иртәгә кирәк әйберләрен кертеп чыгар. Рәхмәт, әни, ярдәмең өчен.
- Соң, рәхмәт әйтеп тору кирәкми, без бит бер гаилә, кызым. Без дә ярдәм кулы сузмасак, кем сузсын? Ә Раилә турында Рәсимнең апасына - авылга шалтыратып сорашырмын, ул нәрсә булса да беләдер. Кодагыйдан сорап, аны борчуга саласым килми.
Гөлзидәгә бары ризалашырга гына калды, ул кайнанасына карап
- Без кайтабыз, әни, иртәгә миңа да иртән эшкә. Тыныч төннәр, тагын бер кат рәхмәт сезгә.
Ике атна бик тиз үтте. Раиләдән хәбәр булмады. Гөлзидә тынычлана төште.
- Рәсим, бүген Маратны алып кайтырбыз инде. Мин аны бик тә сагындым. Шалт иткән тавышка да Марат дип борылып карыйм. Куркып яшәп булмый, күрәчәкне дә үзгәртә алмыйбыз, Ходай нәрсә язса, шул булыр. Улымны уйлый-уйлый башыма китте, ахры, күңелем бутала, хәлем бетә. Зинһар, бүген алып кайт!
- Матурым, үзем дә бик сагындым, син курыкканга, әйтергә батырчылык итмәдем. Мин киттем, ә син улың яраткан ризыкларны әзерли башла.
- Үземнең тәмле ашыйсым килә, дип әйт инде!
- Юк, сиңа яхшы хәбәрем бар, кайткач, бергә бәйрәм ясарбыз, дигән идем. Мин киттем.
Рәсим чыгып китте. Гөлзидәнең яңа хәбәрне ишетәсе килсә дә, ире әйтмәде. Хатын улы яраткан пиццаны ясап газ миченә тыкты, йогуртны да ясап, әзерләп суыткычка куйды. Улы турында уйланып йөреп, чыннан да башына китте, ахры, башлары әйләнә башлады. Ул дару эчеп, караватка кереп ятып торды. Озак көттермичә, Рәсим белән Марат кайттылар. Рәсим кулына торт белән бер бәйләм роза чәчәкләре тоткан. Марат, ишектән керүгә, әнисенә сарылып:
- Әни, мине бүтән әбиләрдә озакка калдырмагыз, мин сезне шундый сагындым, - диде.
- Нигә? Әбиең янында начармы?
- Юк, әби мине ярата, тик минем сезнең белән яшисем килә.
- Ярар, улым, сүз бирәм, син гел безнең янда булырсың. Әйдәгез, чәй әзер, ә син нәрсә, бер сүз дәшмичә торасың?
Гөлзидә, иренә карап:
- Телеңне урамда калдырдың мәллә?
- Улың белән сөйләшкәнеңне көтәм, бүген, чыннан, зур бәйрәм: улыбыз яныбызда, аннары мине эштә дә күтәрделәр, мин хәзер начальник кәмәше. Акчасы да күбрәк була.
- Хәерлегә булсын, без бергә һәм һәрвакыт шулай булсын.
Ашны ашап бетергәч, Гөлзидә чәй ясарга торды. Чәшкәләрне өстәлгә куям дигәндә, башы әйләнеп, идәнгә ауды. Рәсим белән Марат куркуларыннан сикерешеп тордылар. Рәсим Гөлзидәне залга диванга күтәреп кереп яткырды да ашыгыч ярдәм чакырды. Алар озак көттермичә килеп җитте. Табиб Гөлзидәне караган арада, Рәсим, нишләргә белмичә, әнисенә шалтыратты.
- Әни, Маратны карарга безгә килеп тор әле, Гөлзидәнең хәле начарланды, хастаханәгә алып китсәләр, мин аның белән барыр идем.
- Хәзер килеп җитәм!
Озак та үтмәде, табиб Рәсим белән куркудан елап беткән Марат янына, аш бүлмәсенә керде.
- Нәрсә инде бу? Шатланасы урынга, елап утыралар...
- Әйтегез, зинһар, Гөлзидәгә ни булган?
- Сезнең бит бер балагыз бар, чамалап булмадымы? Борчылырлык сәбәп юк, бераз кан басымы күтәрелгән, андый вакытта булгалый торган хәл.
- Нинди вакытта, аңламыйм?
- Ничек дип әйтим, сез яңадан әти буласыз, хатыныгыз бала көтә.
Рәсим сикереп үк торып басты.
- Ничек? Кайчан?
Табиб көлеп җибәрде
- Нәрсә, әллә көтмәдегезме?
- Ничек көтмим, бик шатлыклы хәбәр өчен рәхмәт сезгә!
- Туктагыз, аннары шатланырсыз, менә сезгә кәгазь, шунда язылган даруларны алыгыз, озакка сузмыйча хатыныныз хастаханәгә барып, анализларын бирсен.
- Рәхмәт сезгә, иртәгә үк алып барам.
Табибны озатып Рәсим Гөлзидә янына керде, анда инде Марат әнисенең кочагында иркәләнеп утыра иде.
- Матурым, белсәң иде минем нинди бәхетле икәнемне!
- Ярый, аңлыйм да, беләм дә, күктән җиргә төш, ишек шакыйлар.
Рәсим очып диярлек барып ишекне ачты. Ишектән килеп кергән әнисен кочып күтәреп үк алды да аңа сүз дә әйтергә ирек бирмичә:
- Әни, әнием, мин бик бәхетле, ишетәсеңме, бик бәхетле, - диде.
- Шуны әйтер өчен дәштеңме?
Рәсим сөйрәп диярлек Роза апаны Гөлзидә янына алып керде.
- Менә ул мине бәхетле итүче! Әнием, син тагын әби буласың.
- Алланың рәхмәте яугыры, бу, чыннан да, бик зур бәхет. Котлыйм сезне, балакайлар. Бәхетле булыгыз, Ходаем ярдәменнән ташламасын.
- Рәхмәт, әни, синең теләкләрең безгә бик кирәк, - диде Гөлзидә елмаеп, бераз кызара төшеп.
Иң шатланганы Марат булды.
- Миңа тизрәк бәби алып кайтыгыз. Малай булса, футбол уйныйбыз, кыз булса, мин аның тән сакчысы булам, ә ул принцесса була.
Бөтенесе дә Маратның сүзләреннән рәхәтләнеп көлделәр. Көн артыннан көн үтте. Шатлыкка күмелеп, алар Раилә турында оныта башлады. Яңа ел ялларында авылга кайттылар.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова