Все новости
Литература
21 Февраля , 11:15

Үкенергә соң булмасын

Автор: Гөлчирә Галимова. 3 өлеш. Гөлзидә имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, укытучылар әзерли торган техникумга укырга керде. Вакыт барды, кыз әти-әнисен сагынып авылга кайтты. Ноябрь бәйрәмнәре берничә көн дәвам итүе аны бик шатландырды. Әнисенең тәмле ашларын ашап, туйганчы сөйләшә ала. Өстәл янына утыруга, әнисе беренче хәбәрләрен сөйли башлады.

Үкенергә соң булмасын
Үкенергә соң булмасын

Гөлзидә имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, укытучылар әзерли торган техникумга укырга керде. Вакыт барды, кыз әти-әнисен сагынып авылга кайтты. Ноябрь бәйрәмнәре берничә көн дәвам итүе аны бик шатландырды. Әнисенең тәмле ашларын ашап, туйганчы сөйләшә ала. Өстәл янына утыруга, әнисе беренче хәбәрләрен сөйли башлады.
- Хәтерлисеңме, түбән очтагы Рокыя кызы Раиләне? Ул синнән ике-өч яшькә зуррак. Рәсим шул кызга өйләнә икән.
- Әнием, ул бит бик начар кыз, күбәләк кебек бер егеттән икенчесенә күчеп йөри. Төрле имеш-мимешләр дә йөри аның хакында. Нәрсә уйлап эш итә икән Рәсим?
- Кыз турындагы сүзләр аны куркытмаган, димәк, ярата, районда бүлмә сатып алган, имеш, шунда яшәячәкләр, ди.
- Нигә шулай эшләгән инде, шундый акыллы малай, ә үзен җүләрләрчә тота. Раиләдән башка да яхшы кызлар бар иде бит авылда.
- Нишлисең бит, ул үз-үзен җәзалый. Үзе эзләп таба бит, хәзер бернәрсә дә эшләп булмый, Ходай ни язган, шул була.
Гөлзидәгә бик авыр булды бу хәбәрне ишетүе. Ул бу яңалыкны ничек кабул итәргә белмәде. Бер яктан, ул Рәсимне ярата, икенче яктан, Рәсимне чыннан да бөтенләйгә югалтуын хәзер инде аңлады. Әйе, ул үзе гаепле, аңа дөресен әйтергә кирәк булган, аңлаган булыр иде. Шундый начар кызны кияүгә алгач, ник әле мине аңламаска тиеш? Минем бит бер гаебем юк. Соң шул, соң, әйтеп карарга булган.
Туй буласы көнне Гөлзидә кабат кайтты. Аның Рәсимне ерактан булса да күреп каласы килде. Юл кырыена басып, килен белән кияүне озатып калды.
Декабрь уртасы булуга карамастан, яңгыр яуды да яуды. Күнеленең ярасы артканнан-арта барган кебек тоелды аңа. Әйтерсең лә йөрәгенең иң кирәкле кисәген алып ташладылар. Ә ул һаман өметләнде. Юк, юк, онытырга кирәк, ничек булса да яшәргә омтылырга кирәк.
Рәсим Раиләгә бары Гөлзидәгә ачудан өйләнде. Ләкин тормыш аны катырак сынады. Раилә үзенең кем икәнлеген туйдан соң беренче көннәрдә үк күрсәтә башлады. Рәсимнең “сиңа эшкә урнашырга кирәк” дигән сүзенә:
- Татар хатыннары өйдә утырырга, ә ирләре эшләп ашатырга тиеш. Хәлеңнән килмәгәч, нигә өйләндең? Мин бит сине көчләп өйләндермәдем. Үзең “әйдә, өйләнешик, ничек теләсәң, шул булыр, дидең”.
Әйе, Рәсим әйтте шул бу сүзләрне. Ник, ник шулай килеп чыкты? Барысына да Гөлзидә гаепле. Үзен әллә кемгә куеп, миннән баш тартты. Ничек минем өзелеп яратуымны күрмәде? Беркөнне, эштән кайткан вакытта, Раилә дөм исерек килеш аш бүлмәсендә утыра иде.
- Нишлисен син? Нинди шатлыгың булды шул хәтле исергәнче эчәрлек?
- Күңел ачтым, ә нигә, ярамыймы? Үземә генә синең кайтканыңны көтеп утыруы күңелсез. Менә йөреп кайтырга булдым.
- Дөресрәге, эчеп кайтырга.
- Әйе, бераз гына бит, дуслар очрады, шуны юдык.
Сүзләрен әйтеп бетерде дә Раилә укшып җибәрде һәм туалетка чапты. Ул укшый-укшый косты, бәдрәфтә озак утырды. Ахырдан чыгып, урындыкка утырды:
- Начар шәраб эләккән, ахры, алай дисәң, көндез дә костырды, мөгаен, авырый башлаганмындыр. - Ул, уфтанып, бүлмәгә кереп диванга ятты.
Икенче көнне Раилә Рәсимне ишек төбендә үк каршы алды.
- Гафу ит мине, Рәсим, мин чыннан да үземне синең алдыңда начар тоттым. Мин үзгәрәм, сиңа яхшы хатын, туачак балаларга яхшы әни булырмын.
- Ай-һай, белмим шул....
Рәсим сүзен дә әйтеп бетермәде, Раилә, аны бүлдереп:
- Беләм, син миңа ышанмассың инде, үзем гаепле, тик мин чыннан да тырышачакмын. Мин бүген хастаханәгә бардым, миңа син әни буласың, ике айлык көмәнең бар, диделәр. Үтенәм, гафу ит, мин үзгәрергә бик телим. Ант итәм: мин яхшы якка үзгәрәм.
- Яхшы. Үзгәреп кара, булдыра алсаң, - диде дә Рәсим ванна бүлмәсенә кереп китте. Бер яктан ул бик шатланды, чөнки әти була, икенчедән, ул баланың әнисе Раилә булуын бер генә дә теләмәде.
Шул көннән соң Раилә, чыннан да, бик тырышты, акрынлап ашлар пешерә башлады, йортны чисталыкта тотты. Рәсим белән дә матур сөйләште, юк-бар белән аптыратмады. Рәсим моны күреп шатланды гына, Аллага шөкер, тормышым җайлана башлады, дип күңелен күтәрде. Вакыт барды, ниһаять, алар, авылга кайтып, Раиләнең әти-әнисен шатландырырга булдылар. Рәсимнең әти-әнисе, белсәләр дә, бу хәбәргә артык шатланмадылар. Алар баштан ук Раиләне ошатмадылар. Раилә дә алар белән аралашуны кирәк дип тапмады. Киресенчә, алар килгәндә юри кыланып тавыш чыгара иде. Ниһаять авылга кайтып Райләнең әти әнисегьн дә шатландырырга теләделәр. Авылда кызның, кияү белән кайтканын зурлап көтеп алганнар. Өйдәгеләр бәйрәм табыны әзерләп, мунчалар ягып куйганнар. Әби белән бабай буласыларын белгәч, тагын да шатлык өстәлде. Бераз ял итеп алгач, Раилә, Рәсимгә карап:
- Әгәр рөхсәт итсәң, мин иптәш кызыма барып килер идем, шатлыгымны аның белән уртаклашасым килә.
- Ярар, бар, җылырак киен, урамда салкынайткан.
- Борчылма, мин озак тормам, - диде дә Раилә тиз-тиз атлап чыгып китте.
Өчтә киткән Раилә алтыда да, сигездә дә кайтмады. Рәсимнең эче поша башлады.
- Бәлки иптәшләренә шалтыратып белешергәдер, берәр хәл булмасын, егылып ятмасын. Мин бераз йөреп кайтам, апаларыма да кереп чыгармын. Бәлки Раиләне дә очратырмын, - дип киенде дә чыгып китте. Юлда Раиләне очратырга өметләнсә дә, ул очрамады. Рәсим апаларына керде. Тик апасы гына:
- Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми. Ул үзгәрми, әле ничек түзеп тора. Килеп каптың син, энекәш, әйттем мин сиңа: кызма, Гөлзидәне көт, бәлки кире уйлар, дип. Кызга вакыт бирергә кирәк иде. Кем белә бит нигә шулай җавап биргәнен, бәлки, нәрсәдер булгандыр, ул вакытта әйтеп булмагандыр. Түз, кыз акыллы, ашыкма, дидем. Ә син үз кирелегеңне эшләдең. Барысына үзең генә гаепле.
- Апа, кирәкми, миңа болай да кыен, алай да әйт әле: Гөлзидәнең хәлләре ничек? Хәзер инде егете дә бардыр?
- Минем белүемчә, беркеме дә юк. Ул укытучылыкка укый, ялларны авылга – әти-әнисе янына кайта. Клубка да биюләргә йөрми, хәзер концертларга да бик катнашмый. Нәрсә булгандыр аңа, нәрсәдер борчый аны. Бәлки берәр якыны, әтисе-әнисе авырыйдыр. Әгәр кияүгә чыкса, йортны ташлап чыгып китәргә кирәк бит, аерым торырга, бәлки шуңа да синнән баш тарткандыр, әтиләрен ташлап китмәс өчен. Шуңа борчыладыр, кем белә инде.
- Ярый, апам, миңа китәргә кирәк. Раилә дә кайткандыр.
Кайтып җитәрәк, Рәсим күрше урамнан сүгенеп, кычкырып сөйләшеп килүче яшьләр төркемен күрде. Болар безгә таба бара, узып китмим, исерекләрдән әллә нинди сүзләр ишетәсем килми. Артларыннан кайтыйм, алар безне узып киткәнче, дип уйлап, акрын гына атлады.
- Раилә, давай пока, ирең көтәдер, хатын, кая йөрдең, дип сүкмәсен, - диде ихахай көлеп берсе.
- Кайгырмагыз, минем бозау үз урынын белә, ул дәшмәячәк.
- Үзеңә кара, ярар, пока, икенче кайткач очрашырбыз, - дип яшьләр аларның йортын узып китте. Раилә, керим микән, юк микән дигәндәй, капка төбендә басып тора бирде. Рәсим килеп җиткәч, аптырап калды, аннары:
- Син нәрсә, мине тикшереп йөрисеңме? Нәрсә, миңа дуслар белән дә очрашырга ярамыймы?
- Юк, тикшермим, мин дә апаларда идем. Ләкин мин аек кайттым, ә син сүз бирсәң дә, карыныңда бала йөртсәң дә, дуңгыз кебек эчкән. Чыннан да, син беркайчан да үзгәрмәячәксең. Бала гына исән-сау тусын.
Рәсим капканы тибеп ачты да, Раилә кергәнне көтеп тормыйча, өйгә кереп китте. “Раиләне күрдеңме?" - дигән сорауга җавап та бирмичә, әзерләп куелган диванга барып ятты. Иртән иртүк кире районга кайтып киттеләр. Раилә янә үзенең халәтенә кире кайтты. Рәсим эштән кайткан вакытка еш кына хатынын салган килеш күрде. Юк, тавыш чыгармады, әйтүнең файдасы юк икәнен ул инде белә иде. Алай да акрын гына:
- Бала туганчы булса да түз инде. Нарасыйның гаебе юк. Синең эчүең аңа начар йогынты ясый бит. Үтенәм сине, беразга булса да эчүеңне туктат.
Раилә туктамады, ул көннән-көн күбрәк эчте. Җәй уртасында Раиләне ашыгыч ярдәм машинасы килеп алып китте. Ул баланы вакытыннан алда тапты. Дөньяга ир бала туды. Бәхеткә каршы, балада бернинди кимчелекләр тапмадылар. Рәсим бик шатланды. Берничә көннән ул хатыны белән баласын өйгә алып кайтты. Рәсим өйне ялтыратып җыеп куйган, диван янында яңа бала караваты тора. Балага кирәк әйберләр алынып, тәртипләп өеп куелган. Беренче төнне үк бала елаган тавышка Рәсим уянды. Ул акрын гына Раиләгә:
- Тор, Марат елый, имезеп ал.
- Мин туганчы аны тугыз ай күтәреп йөрдем, хәзер син күтәр, ә мине борчыма.
Рәсимнең ачуы чыкты.
- Мин күтәрәм, башта имез баланы.
- Син җүләр мәллә? Аны имезәм дип, күкрәгемне бозаргамы? Әнә, сөт бир.
- Син нәрсә дип таптың баланы? Бераз булса да сиңа бала якын түгелмени? Ул бит синең улың.
- Юк, мин табарга теләмәдем, абортка баргач, соңга калдың, диделәр, шуңа гына таптым.
Рәсимнең башына чүкеч белән суккан кебек булды бу сүзләрне ишеткәч. Ул сөт җылытып балага эчерде дә кулында күтәргән килеш йоклатты. Иртә белән Рәсим эшкә җыена иде, аның янына Раилә килеп:
- Нәрсә, мин аны үзем генә карарга тиешме? Син китсәң, мин дә чыгып китәм.
- Син нишлисең? Кем булса да акча эшләргә тиеш бит, акча булмаса, ничек яшибез?
- Теләсәң нишлә, бәби караучы тап, мин, бала карыйм дип, көне буе өйдә утырмыйм.
Шулай эшләргә туры килде дә. Рәсим көндез эштә, төннәрен бала карый. Бәхетенә, әти белән әнисе килеп булышты. Алар килә алмаганда, бала караучы хатын килде.

Дәвамы бар.

 

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: