Әсәр кыскартып бирелә.
Рәсимнең апасы авыл егетенә кияүгә чыгып, яшәргә калган, ул шуларга кунакка кайткан иде. Апасы:
- Нәрсә булды, энем? Авызыңны яп, җен күргән кебек катып киткәнсең, - диде.
- Җен түгел, апам, фәрештә, - диде Рәсим елмаеп.
- Кара, син минем кебек авылда яшәп каласың бит, - дип көлеп җибәрде апасы.
Хәзерге минутта Рәсим барысына да риза иде. Концерт беткәч, биюләр башланды. Акрын бию көе ишетелгәч, Рәсим ике дә уйламыйча, Гөлзидәне биюгә чакырды. Гөлзидә дә ризалашты. Рәсим кызның биленә кулын куйды, алар акрын гына бии башлады. Егет кызның күзенә тутырып карады, тик Гөлзидә, озын керфекләрен аска төшереп, күзләрен яшерде. Егет үзенең бу кызга үлеп гашыйк булуын аңлады. Шул көннән алар барлык ялларда очрашты. Гөлзидә дә Рәсим белән очрашуны сагынып көтә иде. Аның йөрәгендәге боз, ниһаять, эри башлады. Җәй дә сизелми генә килеп җитте. Гөлзидәнең авылга кайтканына ике ел булды. Тагын бер ел укырга калды. Мәктәпне бетергәч, кая укырга барыр? Алдан уйлый башларга кирәк. Рәсим дә кунакка кайтты, алар тагы очрашты. Егет бу юлы кызны үлеп яратуын әйтәчәк. Аннан башка яшәүне күз алдына да китермәячәген сөйләр. Күл буйларында йөреп кайткач, бакча башындагы такталар өеменә килеп утырдылар. Гөлзидә кулындагы китабын укырга кереште. Рәсим аңа кычкырып укырга кушты. Янәсе, аның да нәрсә турында укыганын беләсе килә. Ахырдан китапта язылганның яхшы, начар ягын тикшерделәр. Төрле киноларны барлап сөйләштеләр, дөнья хәлләре дә читтә калмады. Ниһаять, кыюланып, Рәсим үзенең сүзен башлады:
- Гөлзидә, мин иртәгә китәм, сиңа әйтер сүзем бар иде. Бүлдермичә генә тыңла әле, мин сине үлеп яратам, синсез гомеремне күз алдына да китермим. Беләм, сиңа әле 18 дә тулмаган. Әгәр син миңа кияүгә чыгарга риза булсаң, мин көтәм, күпме әйтсәң, шул хәтле көтәм.
Ул куллары белән кызның биленнән тотты да битеннән үбеп алды. Гөлзидә бер адым артка китте, ул бөтен тәненнән ниндидер ток үткән кебек тойды.
- Яратам, яратам, аңла инде, үтенәм. Мин бит сиңа начарлык теләмим, - дип, Рәсим кызны кочып алды да шашып-шашып үбәргә тотынды. Гөлзидә аның кочагыннан көч-хәл белән ычкынып, йөгереп өйгә таба китте. Кыз нишләргә белмәде, йөрәге сикерде, башын әллә нинди уй-тойгылар биләп алды. Өйгә чабып кереп, караватка ауды да үксеп елый башлады. Ял көне булганга, әнисе дә өйдә иде. Кызын бу халәттә күрү аны бик борчыды, ләкин ул дәшмәде, елап туктасын, борчуларын бераз бушатсын, дип уйлады. Берәр сәгать үткәч, кыз янына килеп утырды.
- Кызым, нәрсә булды? Эчендә калдырма, сөйлә. Синең болай елаганың юк иде, әтиең белән без бик борчылабыз. Без күп нәрсәне бергә үттек, сөйлә, балам, без аңларбыз, нәрсә булса да, без синең янда булабыз.
- Әнием, мин нәрсә эшләргә белмим, мин бер егет белән дуслашып йөрдем, сиңа сөйләгәнем дә бар. Без бик дуслар идек, ә бүген ул миңа ,,мин сине яратам”- диде.
Гөлләр көлеп җибәрде.
- Балам минем, сез бит үсәсез, егет белән кыз арасында мәхәббәт башлана, аннары алар өйләнешә, моның куркырлык бернәрсәсе дә юк.
- Әнием, син аңламыйсың, әйе, ул миңа өйләнәм, сине көтәрмен, диде. Ләкин... ләкин ул үбәргә тотынгач, минем күз алдыма теге көн килде. Әйтерсең лә минем янда Рәсим түгел, ә абый басып тора. Мин бик курыктым. Мин үземә тотынганга да, үпкәнгә дә түзә алмыйм. Йөрәгем әллә нишли башлый. Ә аңа кияүгә чыксам, ничек яшәргә? Нишләргә миңа? Нигә һаман кабатлана? Нигә мин ул көнне оныта алмыйм?
Гөлзидә яңадан елый башлады. Җәй буе Гөлзидә беркая да бармыйча өйдә утырды, бакчада эшли, әнисенә терлек карарга булышты, әтисе белән печән җыярга барды. Җәй үтеп, соңгы уку елы башланды. Гөлзидә укып йөри, бер караганда, берни дә үзгәрмәгән кебек, ләкин йөрәге генә нидер көткән шикелле тиз-тиз тибә. Вакыт дигәне дә сынаган кебек акрын үткән кебек тоела. Тик сәгать телләре генә бер дә туктамый.
Яңадан яңа ел җитте. Гөлзидәдән кабат бәйрәм концертында чыгыш ясавын сорадылар. Ул теләмәсә дә ризалашты. Былтыргы бәйрәмдәге кебек үк, бөтен кеше алкышларга күмгәндә, бер Рәсим авызын ачып, тын да алмыйча кызга карап утыра. Аларның күзләре очрашты. Бары Гөлзидәнең уенда башка уй, әйе, ул Рәсимне яратырга өлгерде, тик бергә була алмыйбыз, дип уйлады. Чөнки нәрсә булганын Рәсим белсә, ул аны ташлап китәчәк. Юк, юк, ничек итеп Гөлзидә бу газапка түзсен? Ничек итеп аңа нәрсә булганын әйтсен? Син яраткан кыз күптән сафлыгын югалтты, дип ничек әйтсен? Нинди оят, йә Ходаем, ничек аның белән сөйләшергә, ничек аңлатырга? Аңламаса, көлеп китеп барса? Юк, юк, мин куркам. Гөлзидә үз уйларына бирелеп басып торганда, Рәсим килеп, аны биергә чакырды. Бераз әйләнгәч:
- Сине озатырга буламы? Сөйләшәсе сүз бар иде.
- Әйдә, хәзер үк китәбез, - диде Гөлзидә.
Алар күп араны сөйләшмичә генә үттеләр. Сүзне беренче Рәсим башлады.
- Гафу ит мине, үпкәләткән булсам, мин бит сине чыннан да бик яратам. Мин үземне кулда тота алмадым, ләкин мин артыгын эшләми идем. Синең чибәрлеген, озын толымнарың мине әсир итте. Юк, мин сиңа беркайчан да начарлык эшли алмас идем. Минем сине бары үбәсем килде, үтенеп сорыйм, җәзалама мине, гафу ит. Мин нишләргә дә белмим, синсез ашавым ашау түгел, төннәремне йокысыз үткәрәм, һаман сине уйлыйм. Нишлим, әйт, миңа нишләргә? Хаталарым өчен нинди җәза бирсәң дә риза, бары кума гына!
- Аңлыйм, тик синең гаебең юк, барысына да мин үзем генә гаепле. Син бик яхшы егет һәм син миңа да бик ошыйсың. Ләкин бу гына җитми, беләсеңме, миңа бик авыр моны сиңа әйтергә, тик без бергә була алмыйбыз. Беркайчан да, ишетәсеңме, беркайчан да!
- Син ни сөйлисең? Куркытма мине, без бер-беребез өчен дөньяга килгән, мин моны беләм, миңа синнән башка беркем дә кирәкми.
- Тыңла мине һәм бүлдермә! Без беркайчан да бергә була алмыйбыз. Безгә бергә булырга язмаган, син ялгышасың. Син әле яшь. Берәр кыз табарсың, бәхетле булырсың, юк, юк, син бәхетле булырга тиеш, синең һәм минем өчен, икебез өчен. Бүтән берни дә сорама, миңа болай да авыр, ә хәзер үтенәм, кит, син ул мине гафу ит.
Бу сүзләрен күз яшьләренә буылып әйтте дә Гөлзидә өенә кереп китте.
Рәсим дә кызга нәрсә булганын аңлый алмады, үз уйларына бирелеп кайтып китте. Гөлзидә төне буе йокламады. Нишләргә? Йөрәгендәге Рәсимгә булган мәхәббәтен кая куярга? Нигә язмыш аның тормышын яшьли бозган? Рәсим, Рәсим... Аңларсыңмы мине, минем ничек сине яратуымны? Юк шул, барын да сөйләсәм, аңламассын, үпкәләп тә булмый, кем генә аңлар икән бу күренешне? Нишләргә соң, Ходаем, нишләргә?
Яңа ел яллары тиз үтеп китте. Гөлзидә тизрәк мәктәпкә барырга теләде. Ул анда дуслары янында, дәресләрдә үзенең уйларыннан арынырга теләде. Шулай булды да. Имтиханнарга әзерләнүләр, дәресләр Гөлзидәнең уйларын бераз читкә җибәрде. 8 март бәйрәме җитте. Гөлзидә үзе концертта катнашырга булды, ерактан булса да Рәсимне күрергә теләде. Ләкин ул юк, бу юлы концертка килмәгән. Гөлзидәнен йөрәге сыкрап куйды. Ул бит бер тамчы гына булса да күреп калып, шатланып йөрер иде. Гөлзидә елар дәрәҗәгә җитеп өйгә кайтып китте. Өйләренә кайтып җиткәндә, кемдер аны кулыннан тотты. Ул куркудан тиз генә артка борылды. Каршысында Рәсим басып тора иде.
- Курыкма, бу мин генә, бераз булса да күреп калыйм дигән идем, бәлки, гафу итеп, яңадан бергә булырбыз, дигән өмет тә бар, - диде.
- Юк, бернәрсәне дә кире кайтарып булмый шул, булса иде, - Гөлзидә туктап калды, аның шул хәтле сөйгәненең кочагына кереп, аңласаң иде, бәгърем, дип әйтәсе килде. Күзенә яшь бөртекләре җыелды, ул бары:
- Булмый шул, аңла, үтенәм! Без бергә була алмыйбыз. Синең гаебең юк һәм мин ахырдан үкенүеңне теләмим. Гафу ит, тик китсәң яхшырак булыр, - диде.
- Ярый, мин китәм, ләкин бел: мин беренче очраган кызга өйләнәм, гел синең күз алдыңда булачакмын. Мине күреп йөрерсең, түзәрсеңме? Йөрәгең түзәрме? Мин беләм: син дә мине яратасың. Нәрсә борчый сине? Мине аңлый алмас дип уйлыйсың, нигә? Мин бит сине яратам, мин синең өчен бар нәрсәгә түзәргә әзер. Бер үкенерсең, кире кайтарырга теләрсең, ә мин көтәрмен, мин көтә беләм, бары соң булмасын.
Рәсим яңадан Гөлзидәнең кулыннан тотып:
- Нәрсә булды соң сиңа? Нинди яшерен сүзең бар? Үтенәм, сөйлә, чишә алмаслык мәсьәләләр юк, бәлки бергә чишәрбез?
- Юк шул, бу мәсьәләнең чишелеше юк, бу мәңгелек каргышны миңа үземә генә үтәргә кала. Сау бул, Рәсим, бәхетле бул.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.