Все новости
Литература
21 Февраля , 10:00

Үкенергә соң булмасын

Автор: Гөлчирә Галимова. 1 өлеш. Урамда тагын яңгыр ява. Декабрь уртасы булуга карамастан, көн болытлы, яңгыры көзге яңгырдай акрын гына сибәләп тора. Нәрсә булды соң дөньяга? Һава торышы да минем кайгымны уртаклашкан кебек елап тора.

Үкенергә соң булмасын
Үкенергә соң булмасын

Урамда тагын яңгыр ява. Декабрь уртасы булуга карамастан, көн болытлы, яңгыры көзге яңгырдай акрын гына сибәләп тора. Нәрсә булды соң дөньяга? Һава торышы да минем кайгымны уртаклашкан кебек елап тора. Нигә соң мин тынычлана алмыйм? Өч ел үтүгә карамастан, башымнан үткән хатирәләрне алып ташлый алмыйм. Нишләргә? Тормышымны ничек җайга салып җибәрергә? Булган хәлләрдән соң яшәү мәгънәсен ничек табарга? Кем аңлар икән мине? Йә Ходаем, нигә бирәсең син миңа җәза? Мин бит әле яшәргә дә өлгермәдем, ә сынауларны күптән үтә башладым. Бар да истә, ничек чыгарыйм башымнан? Ходаем, бирче миңа түземлек, барысын да онытырга булыш!
Гөлзидәнең әтисе белән әнисе кунакка барырга җыеналар. Аларның күптән кунакка барганнары юк иде. Ниһаять, алар ризалашты. Бу юлы берничек тә чакыруны кире кагып булмады. Яшьли кире юлдан китеп, эчеп йөрүче уллары аркасында, болай да беркая йөрмәделәр. Аларга исерек уллары тудырган мәшәкатьләр дә бик җитә иде.
- Кызым, абыең тагын исереп кайтса, Фирая апаларыңа керерсең, - диде әнисе, кызының битеннән үбеп.
Әйе, әниләре эштән кайтканчы, Гөлзидә гел Фирая апаларына кереп утыра. Абыйсының, эчкәч, гадәте бик начар, хәтта әтисе дә көч-хәл белән генә тыеп тора иде.
Гөлзидә дәресләрен әзерләп бетерде дә телевизор кабызды. “Санта-Барбара” сериалы инде башланган булып чыкты. Күп тә үтмәде, дөбер-шатыр килеп, исерек абыйсы кайтып керде. Әниләре өйдә юк икәнен күргәч, сеңелесенә:
- Нәрсә утырасың күзле бүкән кебек, аягымнан салырга булыш, - дип акырды.
Абыйсының кыйнавыннан куркып, кыз, янына килеп, ботинкасының бавын чишәргә тотынды.
Гамил сеңелесенең, футболка муеныннан бераз гына күренеп алган күкрәген күреп:
- Кара әле, сестрёнка, син инде полный өлгергәнсең, кемгә бу бәхет татыр икән? Синең бит братың бар, ә нигә чужой ияләшергә тиеш соң сиңа? - дип сеңлесенә ябышты. Гөлзидә ничек кенә карышмасын, абыйсын җиңә алмады. Гамил, тилереп-тилереп, Гөлзидәне үбәргә тотынды. Ул кычкыра башлауга, авызына берничә мәртәбә каты итеп сукты. Ничек кенә авыртса да, кыз чәбәләнде, абыйсын өстеннән төшерергә тырышты. Ләкин Гамилнең көчле куллары кызның киемнәрен ертып ташлады. Ул Гөлзидәнең:”Тимә, әтигә әйтәм!” - дигән сүзенә тагын да ачуланып, катырак суга башлады. Нәрсә эшләгәнен белмәгән кеше сыман шашынып кызны кыйнап:”Әле җикеренәсеңме, кемгә бирергә телисең байлыгыңны, үз абыең булганда!” - дип кычкырды. Үз теләгенә ирешеп, Гөлзидәнең өстеннән төшкәндә кыз аңсыз ята иде. Гамил, бернәрсә булмаган кебек, кухняга кереп су эчте, зал бүлмәсенә кереп диванга ауды.
Гөлләр белән Габделфәт акрын гына ишекне ачтылар. Янәсе, ут та юк, тавыш та ишетелми, балалар йоклыйлар дип уйлап, акрын гына ишекне яптылар. Гомәр үрелеп утны кабызды да тораташ катып калды. Ишек янында диярлек киемнәре ертылып беткән, кыйнаудан авызлары тузган, күзләре шешенеп йомылган, кып-кызыл кан эчендә кызлары Гөлзидә ята. Алар икесе дә аңга килә алмыйча байтак басып тордылар. Беренче Габделфәт айнып китте, ул тизрәк ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Аннары полиция хезмәткәрләренә хәбәр итте. Соңгылары озак көттермичә килеп тә җиттеләр. Кызның нинди дәрәҗәдә мыскыл ителгәнне күргәч:”Мондый вәхшилекне кем эшли алган? Нигә кирәк булган шул хәтле җәфаларга? Ничек түзгән бу яшь кыз бала? Бигрәк тә куркыныч, мондый кабәхәтлекне күптән күргән дә, ишеткәндә юк иде!” - диделәр.
Залда йоклап яткан Гамилне күргәч, аңладылар, киемнәре дә канга батып беткән. Уятып, бераз аңлар дәрәҗәгә җиткәч:
- Нишләдең син? Ул бит синең сеңелең?
Яшь полиция хезмәткәрләре, аның күзенә туры карап, яңадан:
- Син нәрсә, аракы белән бергә акылыңны да эчтеңме?
- Мин тимәдем аңа, мин кайтканда ул шулай ята иде, мин төрткәләп карадым да, дәшмәгәч, ашыгыч ярдәм машинасына шалтыратырга теләдем, исереклек аркасында ауганмын да йоклап киткәнмен.
Ләкин тикшерүчеләр Гамилнең бер сүзенә дә ышанмадылар. Аны кулга алдылар, ә Гөлзидәне хастаханәгә озаттылар. Бик озак карагач, олы яшьтәге табиб:
- Кызганыч, кыз бала каты кыйналуга дучар булган, көчләгәннәр. Без үзебезнең хәлдән килгәннең барын эшлибез, хәзер барысы да баланың үзеннән, яшәү теләгеннән тора. Әлегә реанимациядә, әле дә аңга килмәгән.
Габделфәт белән Гөлләр чиратлап хастаханәдә кизү тордылар. Ике бала, ике бәгырь, нәрсә булган соң? Ничек итеп Гамил бу коточкыч җинаятьне эшли алган? Алар кая ялгышкан? Улларын да, кызларын да бертөрле яратып, бер үк төрле тәрбия бирделәр, югыйсә. Нигә Гамил мондый юлдан китте? Ничек улларының бу хәлгә җиткәнен аңлый, күрә белмәделәр икән? Кая хата җибәрделәр? Нәрсә булган соң аңа? Бөтен теләкләрен үтәделәр, кыйнап үстермәделәр. Һәрвакытта да матур сөйләшеп, яхшы карап үстерергә тырыштылар. Нигә, нигә ул үзгәрде? Башта мең төрле уй йөрде, ә җавап табып булмады.
Гөлзидә ике көннән аңга килде. Ул үз эченә бикләнеп, бер сорауга да җавап бирмәде, түшәмдәге бер ноктага карап ята бирде. Берәр сүз әйтсәң, тилереп-тилереп еларга тотына иде. Аны караучы табиб кичекмәстән психологка мөрәҗәгать итергә кушты. Гөлзидә бик озак терелде, әти-әнисе кызны психик яктан үзгәрер дип курыкты. Алар кызларын бер минутка да үзен генә калдырмады. Әнисе көн дә тәмле ризыклар пешереп ашатты, матур китаплар укыды. Ниһаять, Гөлзидә беренче сүзен әйтте:
- Минем өйгә кайтасым килми, әгәр ул өйдә булса, мин кайтмыйм.
Ул абыйсын полиция хезмәткәрләре кулга алуын белми иде шул. Гөлләр акрын кына, кызының күңелен җәрәхәтләмәс өчен:
- Ул өйгә бүтән беркайчан да кайтмас, минем бүтән улым юк. Тынычлан, без әтиең белән гел синең янында булырбыз. Бүтән мондый хәл кабатланмас, алтыным, - диде дә кызының битеннән үбеп алды.
Әйе, аның улы юк, әйтүе бик җиңел кебек, тик ана күңелен нишләтергә? Нинди булуга карамастан, бала - бала бит. Нәрсә эшләсен ана? Ул баласын начар юлдан китсен дип үстерми бит. Ничек кенә тырышсаң да, вакыты белән язмыш юлларында төрле хәлләр була икән. Нигә соң балалар ахыры нәрсә белән бетәсен уйламыйлар? Аналарының, аталарының йөрәген җәзалыйлар? Ни өчен аларны ут йотып яшәргә мәҗбүр итәләр?
Ярты елдан Гамилгә суд булды, аны бу җинаяте өчен унике елга төрмәгә утырттылар. Булган хәлләрдән соң Гөлләр белән Габделфәт, бер авылдан йорт сатып алып, Гөлзидәне шәһәрдән алып киттеләр. Кызларының өйгә керергә аягы тартмаганын күреп, булган хатирәләрне онытырга җиңелрәк булыр, дип уйладылар алар.
Гөлзидә авыл мәктәбенә укырга йөри башлады. Яңа мәктәп, яңа дуслар, яңа урын, яңа тормыш – барысы да яңадан башлана.
- Атна ахырына әниләр бәйрәме була, әниләрегезгә бераз концерт куярбыз. Әйдәгез, кем җырлый, кем бии, шигырь сөйли? Әниләр шаккатырлык булсын! - диде Тәслимә апалары.
- Апа, мин кем җырлыйсын беләм, Гөлзидә шулхәтле матур җырлый, - диде күршедә генә торган Рафаил.
Бөтенесе дә кыстагач, Гөлзидә ризалашты. Әле һаман үткәннәрдән арынып бетмәсә дә, яшәргә, алга атларга кирәк, онытылырга кирәк иде. Ләкин ул әнисенә әлегә әйтмәскә булды. Менә көтеп алган көн дә җитте. Әниләр берсеннән-берсе матур күлмәкләрен киеп, елмаешып, сыйныф бүлмәсенә керделәр. Балалар үз куллары белән пешергән тәмлеләр, җиләк-җимеш, тортлар белән өстәл әзерләделәр. Башта чыгыш ясап, аннары өстәл янына утырырга килешеп, бәйрәм тамашасын башладылар. Кемдер шигырь сөйләде, биеде, хәтта мәзәкләр дә әйтүче табылды. Әниләр рәхәтләнеп көлделәр. Иң ахырдан гына Гөлзидә җырларга чыкты. Ул җырлый башлауга, шундый тынлык урнашты, хәтта вакыты белән кешенең сулышын да ишетеп була иде. Җыр бетте, Гөлзидәне алкышларга күмделәр. Тагын, тагын җырлавын сорадылар. Гөлзидә дә ялындырмады, ул җырларга бик ярата иде. Ниһаять, бар да табын артына җыелды. Бөтенесе Гөлзидәнең серле, моңлы тавышы турында сөйләде. Ашап алгач, әниләрне бүлмә уртасына чыгарып биетә башладылар. Кичә бик матур үтте. Шул көннән Гөлзидә авылның иң оста җырчылары исемлегенә керде.
Яңа ел җитте. Авылның мәдәният йортына, кичке концертка катнашырга Гөлзидәне дә чакырдылар. Ул бик рәхәтләнеп риза булды. Залда халык күп җыелды, кунакка кайтучылар да, укырга китеп, каникулга кайтучылар күп иде. Гөлзидәне кабат-кабат алкышларга күмделәр, сәхнәдән бер дә җибәрәселәре килмәде. Бары Рәсим генә, бер сүз дәшмичә, кыздан күзен дә ала алмыйча утыра бирде. Гөлзидәнең татар кызларына гына хас озын кара толым, зур кара күзләр, битендәге алсулык егетне әсир итте. Әйтерсең сәхнәдә фәрештә басып тора иде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: