Иренә исәнлек, тормыш теләп дога кылырга булды. Сабыр иде Гадилә. Намаз укыган чакларында да Пәйгамбәрләргә хас булганча, искиткеч сабырлыгы ирен дә таң калдыра иде. Бервакыт Гадиләгә ире сөйләгән сүзләр хатынның хәтерендә яңарды. Ул, Гадилә бераз чирләп торганда, Сәяр хатынының баш очына утырып сөйләнгән нотык иде.
– Гадиләм, беләсең бит, Пәйгамбәребезнең тормышы да күп җәфа-газаплар, чиксез кайгы-хәсрәтләр кичереп узганын беләбез бит. Ул Аллаһының иң соңгы пәйгамбәре, сөекле колыдыр. Дога кылса, Аллаһы Тәгалә аны шунда ук бу җәфалардан коткарыр иде. Әмма ул барлык кыенлыкларны сабырлык белән кичергән.
Пәйгамбәребез бервакыт авырып ятканда, бер төркем хатын-кыз аның хәлен белергә килгән. Ул бер су савыты сорап алган һәм аны бер агачка асып, астына кереп яткан. Хасталыкның тәэсирен киметү өчен суны өстенә тамыза башлаган. Хатыннарның берсе:
– Әй, Аллаһының илчесе, хәлең яхшырсын өчен Аллаһыга дога кыл, – дигән. Аллаһының илчесе:
– Шуны онытмагыз, инсаннарның иң күп бәлагә дучар булганнары – пәйгамбәрләрдер. Башкалар – алардан соңдыр, – дигән. Менә син дә, кадерлем, сабыр ит, авыру уза ул, көтә генә белергә кирәк, – дигән иде Сәяры.
Нишләп исенә бу вакытны төшерде әле?! Әйе, көтәр, көтәр. гадилә, кирәк икән бер көн, ике-өч, айлар. еллар буе, тик ире генә исән булсын.
Гадилә иренең күзләренә карап, хәрәкәтсез кулын үзенең күкрәк турысына куеп, дога укыды:
– Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин зәвәәли нигъмәтикә вә тәхәввүли гаафийәтикә вә фүҗьәәти нигъмәтикә вә җәмиигый сүхътыйкә (Аллаһым! Нигъмәтеңнең кинәт бетүеннән, биргән исәнлекнең китүеннән, көтмәгәндә кайгы килүдән һәм бөтен газабыңнан Сиңа сыенамын.) Шул чакта иренең керфекләре дерт итеп селкенеп куюына игътибар итте.
– Сәярым, мин монда, синең яныңда, балаларыбыз да күрше бүлмәдә генә... Гадилә акрын гына иренең чәчләренән сыйпап куйды. Хатынның күзләреннән яшь тамчылары талчыккан йөзе буйлап агып киттеләр…
Гадилә иренең хәрәкәтсез бармакларын яңагына куйды. Кайчандыр бу куллар аны назлаган, бик бәхетле иткән мизгелләрне хәтерләде. Бу куллар аңа туй күлмәге кигезде, иң зур бәхет – ана булу бәхетенең иң кадерле минутларын уртаклашып, уртак бәхет йомгагын – уллары Инсафны күтәреп йөрде. Бу куллар бакчаларындагы бәхетле сыерчык оясын ясады, бакчаны гөл итте. Бу кулларда хезмәт тәменең бөтен булганы язылып калган ләбаса! Ә хәзер?. Хәзер бу куллар, бармаклар хәрәкәтләнмәсләрме, Гадиләсен хуш исле чәен ясап бирмәсләрме, яңа туган игезәкләрен яратып күтәреп йөрмәсләрме? Хатынның моңа һич ышанасы килми. «Сәярым, җан кисәгем, күзләреңне ачсаң икән, бәхетле елмаеп, учларыңа кулларымны алсаң икән... Әле бит әтиләрен күрү бәхетенә төенмәгән улың белән кызың янәшә генә синең күзләрең ачылуны, йөрәгең тибүен көтә, Сәярым!» – Гадилә пышылдап кына иренең күзләренә карап, күңел хисләре өермәсен кузгатты. Иренең колак төбендә үк: «Сәярым, мин көтәм, балаларыбыз көтә, ишетәсеңме, зинһар, ач күзләреңне! Без яратабыз сине, бик-бик яратабыз, кадерлем!» – дип тезде дә тезде. Иренең йомык күзләреннән ике яшь тамчысы чыгып, бите буйлап тәгәрәп китте. Димәк, Сәяры ишетә! Гадилә бөтен уңайсызлануларын онытып, иренең хәрәкәтсез калган битләреннән үбәргә тотынды. Терелсен генә, кабат аякка гына бассын. Бу минутларда Гадилә таулар күчерергә әзер иде. Сәярның күз яшьләре бигрәк тозлы икән – хатын иренең битен үпкәндә шуны тойды. Бу гомердә аккан яшьләр инде күл булгандыр, Инсафын югалткач та яшәүдән туйган, тормышының матурлыгын күрми башлаган иде шул Гадилә. Ә монда тагын да зуррак сынаулар көткән икән!
Ишек ачылды. Табиб кергән икән! Гадилә өмет тулы күзләре белән Шамил Госмановичка карады.
– Игезәкләребезгә әти кирәк, бик кирәк, Шамил Госманович! Сәярым бит әле аларны сыңар тапкыр да күрмәде, юк, ул аларны күрми торып күзләрен ачмый торып бу дөньядан китәргә тиеш түгел, түгел, ишетәсезме?! – дип, Гадилә, табибның күкрәгенә башын куеп елап җибәрде.
– Тынычланыгыз, узар, инсульт сул як баш миенә бәргән очракта кеше исән кала. Көтик аз гына. Әле безнең бераз вакытыбыз бар. Ә сез, барыгыз. күрше палатага – балаларыгыз янына! Имезегез, үзегез дә азрак тынычланыгыз юлдан соң, сезгә болай каты борчылырга ярамый, сөтегез бетәргә мөмкин бит! Аннары игезәкләргә ни ашатырсыз?
Шамил Госмановичның акрын гына, салмак кына шулай юатуы Гадиләне чынлап та бераз тынычландырды, ул күз яшьләрен сөртеп, игезәкләре янына чыгып китте.
Гадиләнең кесә телефоны шалтырады. Фәнзирә икән.
– Чәчәк апам, хәлләрегез ничек? Үзең, балалар?
– И, бәгырь, безнең хәл хәл инде ул, тик менә абыең гына...
– Мин Фирдәвес апа белән сөйләштем, улыбызны аңа калдырып торам да хәзер киләм сезнең янга. Игезәкләрне хастаханәдә тоту килешмәс, алар өйгә кайтырга тиеш, син калырсың абый янында, кирәк булса, мин дә имезеп тора алам бит балаларны. Сөтем җитәрлек минем, Чәчәк апа, ярыймы?!
Гадилә каенсеңлесенең шундый киң күңелле булуына тагын бер кат күңеле булды. Фәнзирә – туганнар арасында бер шундый ихлас, игътибарлы, кече күңелле.
– И алтынгынам, Алланың рәхмәте яусын сиңа, тик... белмим шул... әтиләренең күзе ачылганда, балалар яныбызда булсын дигән идем инде.
– Абый уяныр, Алла боерса, Чәчәк апам, айнырга тиеш ул. Балалары хакына, – диде Фәнзирә.
Гадилә, балаларны имезеп, Фәнзирә белән Саматка биреп озаткач та, Шамил Госманович янына керде.
– Өмет бармы?
– Сәяр аңына килде бит! Тик әле сөйләшә алмый, паралич шулай итә. Уң ягы хәрәкәтләнмәве дә тора-бара узар дип уйлыйм, – диде табиб. Гадиләнең йөрәген нидер чәнчеп куйды.
– Сулыш алуы авыр әле аңа. Аңындагы кеше сөйләшә алмагач та, стресс ала, борчымагыз әлегә. Төштән соң керерсез.
– Мин дәшмәм аңар, карап кына чыгыйм инде, доктор, күземнең чите белән генә, бер генә тапкыр! – дип үрсәләнде хатын. Доктор шулкадәр инәлеп сораган хатынга каршы килә алмады.
Гадилә песи кебек акрын гына атлап, палатага узды.
Иренең күзләре йомык иде, әмма тыныч кына сулый, авыр гына ыңгырашып куя, башы бик авырта, күрәсең, чигәләре тартышып куя.
Гадилә, иренең чәчләреннән акрын гына сыйпап алды. Бераз уйланып торганнан соң, сул як колагына иелеп:
Әтиебез, без кайттык, синең тизрәк торып безне яратканыңны көтәбез... Улың Мөнир, кызың Мәрьям… Сәярым, Сәярымммммммммммм...
Ирнең керфекләре авырлык белән генә күтәрелде. Гадилә, шатлыгыннан, үз-үзен белештермичә кычкырып ук җибәрде:
– Доктор, Шамил Госманович, ул күзләрен ачты. Палата ишеге ачылды.
– Мин бит сезне кисәткән идем, Гадилә! Аңа лишний стресс кирәкмәс иде. Үз җае белән акрынлап кына аңына килергә тиеш ул! Сәярның күз карашы бер ноктага төбәлгән, яндагы кешеләргә игътибары юк иде әле.
– Гадилә, чыгып торыгыз! – диде табиб.
– Юк, юк, ул бит күзләрен ачты, калыйм инде, мине күргәч тә , бәлки, тагын да үзгәреп китәр, Шамил Госманович, зинһар.
Сәярга массаж ясарга керештеләр. Ирнең сөйләме ачык түгел, нидер әйтмәкче була, әмма теле көрмәкләнгән, аңлата алмый иде. Табиб белән шәфкать туташы чыгып киткәч, Гадилә кабат ире янына килде. Сәяр, аны беренче күргәндәй, аптырап карап торды. Хатын иренең кулларыннан алып:
– Җаным, бу мин– кыңгырау чәчкәң Гадиләң бит! – диеп такмакларга тотынды. Сәярның уң як бите тоймый иде булса кирәк, Гадилә җиңел генә үбеп алгач та, йөзендә бернинди үзгәреш сизмәде. Бераз шулай утыргач, Гадилә иренең маңгаена кагылып куйды. Кызулыгы кими төшкән, болай булса, алга табарак хәлләре, дип, үзен юатты.
Берничә минут узгач, Шамил Госманович хатынны палатадан чакырып алды.
– Бүгенгә эмоцияләр җитәр! Гадилә, балаларыгыз янына кайтыгыз! Күзен ачкач, димәк, өмет бар! Иртәгә тагын бер тапкыр кереп чыгарсыз, килештекме? – дип, башка сүзгә урын калдырмый, табиб хатын белән саубуллашты.
Хастаханәдән чыгып барганда, бер ир аңа сәлам биреп узды. Башын күтәреп караса, Газинур икән!
– Исәнмесез, Гадилә апа!
Гадилә дәшмәде. Улы Инсафның гомерен өзгән бу кеше белән аның алыш-биреше булмас!
– Сезнең каргыш төште бугай безгә! Менә сөенегез инде! Балабыз үле туды!
Гадилә Газинурның кулындагы төргәккә күз ташлады.
– Минем беркемне дә каргаганым юк, энем! Каргыш бит ул кире үзеңә әйләнеп кайта! Гадилә, инде узып китәм дигәндә, артта ирнең уфтанулы зарын ишетте:
– Шундый көттек бит хатын белән, шундый көттек! Менә хәзер авылга алып кайтып барам... үлгән улыбыз. туарга да берәр ай гына калып бара иде бит!Сезнең күз яшьләре генә төште инде бу балага, Гадилә апа, сезнеке генә!
Гадилә Газинурга җавап кайтармады. Үз хәле – хәл, күз алдында хәрәкәтсез яткан ире!
Мәчет яныннан туктамыйча гына узып китә алмады. Башындагы яулыгын чәчләрен күренмәслек итеп бәйләде дә, эчкә узды. Җәлил хәзрәт мәчеттә үзе генә иде.
– Әссәламегаләйкем, хәзрәт!
– Вәгаләйкемәссәлам, ханым! Ни йомыш иде?
– Хәзрәт, ирем бик авыр хәлдә. Бакыйлыктагы Инсаф улыбыз да дога өмет итеп ята торгандыр. Әтисен үзе янына алмасын иде. Үзем яңа гына игезәк балалар таптым. Балаларыбызны ирем әле күрмәде дә... Исәнлек бирсен иде Ходай, йөрәк җимешләребезне бергәләп үстерергә насыйп әйләсен иде! Гадилә телдән әйтелеп бетмәгән барлык теләкләрен күңеленнән әйтеп, Җәлил хәзрәткә сәдакасын бирде.
Хәзрәт, хатынга күз төшермичә генә укып, теләкләрен теләде:
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әллаһүммә хәфәз сәхибә һәзиһис садакати гәнли әфәти вәл вәлиәти вәгъфир зунувәхү вә әккид, имәнәһү вә аксыйр әмвәләһү вә вәффикһу гәлә хәйри мәкасыйдиһ.
И Раббым! Ошбу сәдака биргән бәндәгә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде, аларның савабын барлык көтеп ятучы әрвахларның рухларына ирештереп, аларны шатландырсаң иде!
Бу сәдака бирүче бәндәне бәлаләрдән, казалардан, афәтләрдән, авырулардан сакласаң иде, гөнаһларын гафу итеп, иманнарын куәтләндереп, малларын арттырсаң иде, хәерле максатларына һәм изге теләкләренә ирешергә насыйп итсәң иде! Хәзрәт туктады.
– Исемегез ничек?
– Гадилә мин.
– Йә Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен сәдака бирүче Гадилә ханыма күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман, тынычлык һәм сәламәтлек бирсәң иде. Ире исән-сау терелеп, яңа туган балаларын тигезлектә бәхетле, шатлыклы озын гомер кичереп, тигез һәм бәрәкатле тормышта үстерергә насыйп итсәң иде!
– Раббәнәә ләә түәәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнәә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ, вәгъфү ганнәә, вәгъфирләнәә вәрхәмнәә, әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин. – Ирегез терелсен, үзегез көн дә догада торыгыз! – диде дә, китәргә мөмкинлекне аңлатып, баш какты.
Гадиләнең әллә хәзрәт сүзләреннән, әллә күз алдына ирен китереп гаҗиз калудан күзләре яшьләнде.
... ... ... ... ... ...
Сәяр өч атна дигәндә генә янына керүчеләргә аз булса да аңлашылырлык сүзләр әйтә ала башлады. Бүген хастаханәдән ирен чыгарасы булганга, Гадилә аеруча дулкынланды. Әле бит Сәярының балаларны бер тапкыр да күргәне юк. Мөнир белән Мәрьям һәр көнне алга таба – күзләре белән төсләргә, яктылыкка игътибар итә башладылар. Шалтыравык уенчыкларның тавышын Мөнире аеруча ярата бугай. Кызы ашау белән йоклау ягын карый, шуңа күрә ир туганыннан күпкә тулырак, түгәрәгрәк битле дә...
Галия дә иртә таңнан Гаделне күтәреп килеп кергәч, өй балалар тавышыннан гөр килде. Гадилә янында бөтерелеп йөрүеннән үк, Галиянең шатлыкларын сизеп алды. Баласы инде тәпи атлап киткән, Инсаф белән никах укытып, матур гына яшәп яткан яшь әнинең сөенечләре йөзенә кунган, йөрешләрен, сөйләшүләрен үк үзгәрткән иде шул!
Гадилә бәлеш белән кайнашканда, Галия балалар белән мәш килде, кайсының ыштанын алыштырды, кайсына имезлек, кайсына уенчык – тиендәй бөтерелде генә!
– Гадилә әни, Сәяр абый игезәкләрне күргәч тә, ни дияр инде, ә?
– Белмим шул, – диюдән узмады Гадилә.
– Кайттылар! – Йорт янына килеп туктаган машинаны беренче Галия күреп алды.
Сәярны ике яктан култыклап, Инсаф белән Самат өйгә алып керделәр. Үзе төзегән өйгә рәхәтләнеп ике аякта атлап кына түгел, йөгертеп кереп, хатынын, балаларын кочаклап алу турында хыялланган ирнең күзләре дымланган иде.
Инсульттан соң уң аягы бик атларга теләми шул ирнең. Уң кулы да терсәккә кадәр генә күтәрелә, бармакларын катырып куйган диярсең, селкенәселәре килми.
Әтиләре кайтканны сизгән кебек, игезәкләр беравыздан кычкырып елап җибәрделәр, әйтерсең лә, «Без монда, без кайттык, әти, син кайда йөрисең, безне ярат инде!» – диләр. Гадилә белән Галия кечкелдүкләрне иргә каршы күтәреп чыктылар. Әнисенең тагын бер бәби күтәреп торуына үпкәләп, диван янында тотынып басып торучы Гадел кычкырып елап җибәрде. Сәяр алдында ачылган бу манзарадан әллә хәйран калды, әллә әйтер сүз эзләде-берара тын торды, аннары:
– Болллл... ар баррр... да безз... неке... ләррме? – дия генә алды.
Ирне акрын гына диванга таба алып киттеләр. Гадел әтисен күреп алуга, аңа таба килә башлады. Үзе елавыннан шунда ук туктап:
– Әттттә-тә, дип такмакларга тотынды. Инсаф улын кулына күтәрде. Сәярны дивандагы мендәрләр белән акрын гына терәп утырттылар. Ирнең ике ягында ике бала күтәреп Гадилә белән Галия басып тора.
– Сәярым, бусы улыбыз Мөнир, – дип, Гадилә иренең йөзе янына ук баланы китерде.
– Мө. Ниррр! – ир сул кулы белән баланың кулларына үрелде. Аның йөз мускуллары тартышып куйды. – Мөнирр! У... лым! Кулы калтыравыннан ирнең хисләрен аңлап була иде. Галия Сәяр абыйсы янына иелде дә:
– Ә бусы кызыгыз Мәрьям! Сәяр, яралы бөркет сыман, алга тартылмакчы булып сузылды, аның кызын да бик сөеп карыйсы килде.
– Мәрррь... ям, матуррр...кызз! – диде ир. Гадилә, өйдәгеләрдән тарсынмыйча, иренең маңгаеннан үбеп куйды.
– Әтиебез, без сиңа күңелсезләнергә ирек бирмәбез, елап булса да аякка бастырырбыз, шулай бит?! – диде. Иренең бите буйлап аккан күз яшьләрен улы Мөнирнең кечкенә бармаклары белән сөртеп алды
Ел буе хуҗаларын көтеп ямансулаган яңа нигез бәхет нурларына коенды.
Эпилог
Сәярга дәвалау курслары билгеләделәр. Кинезотерапия (дәвалау гимнастикасы һәм физкультура), уң якка тулаем массаж, психолог, логопедларның да ярдәме тиде. Ир, биш ай дигәндә, үзе йөри башлап, Гадилә бакчада кайнашканда, балаларны карап торырылык хәлгә килде. Уң кулын күбрәк хәрәкәтләндерергә теләп, игезәкләрнең һәр адымын, һәр кыланышын аерым блокнотка яза барды.
Галия белән Инсаф матур гына яшәп киттеләр. Уллары Гаделгә иптәшкә бик матур бер кызчык – Гүзәлне алып кайттылар. Яңа йорт өлгертеп, әбиләрен дә үзләре янына алып, тулы тормыш белән яшәп яталар.
Газинур ике баласы үле тугач, хатынын аерып җибәрде дә ялгызы гына яши. Булган хәлләрдән соң, Сибгатуллинның хатыны акылга җиңеләеп ярты ел яшәде дә, асылынып үлде. Ир исә постыннан төшерелгәч, бик диндар картка әйләнеп, мәчеткә йөри башлады. Түгәрәк сакал җибәрде, башыннан түбәтәен төшермичә, күп вакыт ашларда үзенең элеккеге ораторлык сәләтен эшкә җигеп, намус, мәрхәмәт турында килүчеләргә вәгазь укый торган булып китте.
Тәмам.
Гульнур Айзетуллова