Иртән Сәяры шалтыратканда, Гадиләдә тулгак ачысы башланган иде.
– Бүген хәбәр көтәрсең. Теләктә, догада тор! – диде дә телефонын янына куйды.
Гадиләнең бөтен тәне калтырый, маңгаена чикләвек зурлыгы салкын тир тамчылары чыга, эченең каты авыртуына тешләрен кысып түзә. Бала таптыручы Суфия хатынның пульсын, кан басымын бик еш тикшереп тора.
Бала табарга җыенган Гадиләгә инде ничәнче тапкыр:
– Бәлки кесарево ясап алырбыз балаларыгызны? – дип сорый.
Хатынның ризалыгын ала алмагач, кабат палатадан чыгып китә.
Гадилә тәрәзәгә карады. Йомшак кына ак кар төшә. Каршы яктагы хастаханә түбәләренә ап-ак кар яткан. «Менә бит, түздем, көттем, ап-ак кар яуган чакта ак теләкләремне Ходаем кабул итәр!» – дип үз-үзен тынычландыра. Корсагында игезәкләре шул аклыкка чыгарга омтыла, тәненең бөтен күзәнәкләре авырта сыман. Ачы, бик ачы шул тулгак ачысы!Авыртуларын басар өчен, Гадилә тирән итеп сулыш алып та карый. Бөтен оча сөякләрен кемдер кыскыч белән тартып аерган сыман!» Яраббым, Яраббым, Ходаем, исән балалар тудырыйм, үзең булыш, Яраббым! – дип, минут саен бер теләкне кабатлый торгач, хатынның авызы кипте. Иреннәренә юеш кулъяулыгын тидереп алды да, акрын гына бөтен гәүдәсен сыйпарга тотынды.
Ишек ачылды. Суфия Насыйровна икән!
– Батырлыгыгызга тора-тора сокланам, Гадилә апа! Бала тудыру бүлмәсенә күчәбезме? Озакламас баһадирларыгыз! Исемнәр уйладыгызмы соң әле, сөйләшегез сез балаларыгыз белән, шулай сезгә дә җиңелрәк булыр, аларга да!
– Уйладык. Ирем кызыбызга Мәрьям дип куштырасы килә. Ә мин улыбызга Мөнир дип кушарга уйладым. Гадилә инде дөньяга туарга ашкынган сабыйлары белән сөйләшеп алды: бәгырьләрем, әниегез тырышыр, бик тырышыр, сез генә исән булыгыз!
Бала тудыру өстәлендә мәхшәр башланды. Хатын анда менеп ятуга, суы китте. Суфия Насыйровна янында ярдәм итеп торучы ике яшь шәфкать туташы кирәк әйберләрне барладылар.
– Гадилә апа, сез курыкмагыз гына, курыкмагыз. Йә, әйдә, матур итеп, бар көчегезгә көчәнегез әле. Беренче килүче балагыз арты белән килгән бугай. Әйләндерергә инде соң, аның артыннан ук икенчесе тора, аңа зыян китерербез дип шикләнәбез.
Гадилә иреннәрен тешләде. «Арты белән, арты белән... Табибәнең соңгы сүзләре аны айнытып җибәрде. Арты белән килгәч, бала икегә бөкләнгән була ич инде! И Раббым, үзең ярдәм ит!
– Бала арты белән кысылган булса кирәк, Гадиләнең көчәнерлек көче инде азая бара.
– Гадилә апа, йәле, бирешмибез, әйдә, сез бит батыр хатын, ничә ай көткән бәхет кошларын кулдан ычкындырабызмы? Йәле, йәле, мин дә булышып җибәрим, – дип, Суфия Насыйровна бала туарлык итеп берничә кисемтә ясап ала.
– Бер, ике, өч! Тирәк итеп сулыш ал да булыш безгә, әни кеше! Гадилә иреннәрен тешләп диярлек бер ыргылып алуга, нәни йомгак аваз сала.
Үәәәә, үәәәәә. үәәәәә!
Гадиләнең күзләрен шатлык яшьләре күмә.
Акушер ханым, малайның кендеген кисеп бәйләп куйгач та, бераз бишниләнеп торган баланы кулына күтәреп, бәхетле анага күрсәтә:
– Малай, Гадилә апа, улыгыз бу! Менә бөтен матур органнары бар үзендә, сөбханалла!– дип, кечкенә йомгакны Гадиләнең баш янында ук әйләндереп күрсәтте. Йәле үлчәп тә карыйк үзен! Кызлар баланы тиз генә марганцовкалы алсу су белән чайкатып төрделәр дә үлчәүгә куйдылар.
– 2300 грамм, Суфия Насыйровна!
– Игезәк бала өчен әйбәт бу, кызлар! Чиратта кыз көтәдер безне...
Гадилә, әйтерсең лә, сөйләү сәләтен җуйды, берни әйтә алмый. Күңеле тулы кичереш, сүзләр булса да, хәлсезлек үзенекен итә булса кирәк.
Биш-алты минут вакыт хатынга бер гомер озынлыгы тоелды.
– Гадилә апа, әйдә, җан кисәгем, тагын бер сикереш ясап алыйк инде. Балагыз килгән монда, тик аяклары белән килгән шул, малайны тибеп чыгарган бугай кызыгыз, – дип, Суфия шаяртып алды.
Гадилә, артта басып торучы кызларның:
– Бу карт апа ник шулхәтле нужара инде, кемгә кирәк инде игезәкләр, әле бит картаеп беткәч... Ничек үстерә инде бу аларны, игезәкләр бик нормальный да булмый бит әле алар, йә акылга зәгыйфь, йә авыру булалар… аңламассың бу хатын-кызларны! – дип сөйләшкәннәрен ишетте.
Гадиләнең чигәләре каты кысып куйды. Суфияның тавышы каяндыр ерактан ишетелә кебек:
– Гадилә апааааааа!... Гадилә никадәр тырышмасын, хәлсезләнгән куллары өстәл тотынгычыннан аерылды, гәүдәсен үзе тотар хәле беткәннән-бетә барды. бераздан бөтенләй аңын җуйды. Гадиләнең тын алганын күреп, Суфия Насыйровна, шәфкать туташларына ананы ничек тә аңга китерергә кушты.
– Гадилә апа! Суфия Насыйровна хатынның чигәләрен туктаусыз ышкыды. Тагын берничә минут ана суламаса, балага туу тагын да авыр булачагын акушерка бик яхшы аңлый, кислород җитмәүдән баланың хәле начараерга мөмкинлеге бөтен авырлыгы белән күз алдыннан узды.
Бала «менә туам, менә туам», дип торганда... Суфияның эшләү практикасында мондый хәлләр сирәк була. Игезәкләрне дә дүртенче тапкыр гына таптыруы. Кыскычлар белән баланы тартып алып буласын белсә дә, балага зур зыян китерүдән куркып, ананың үзеннән таптырасы килүе дә юкка түгел-Суфияга Ходай бала табу насыйп итмәде. Дистә елдан артык акушерка булып, күпме балага тормыш бүләк итүдә турыдан-туры катнашса да, үз күкрәгенә кысып баласын имезә алмады шул. Һәр бала туган саен тормышының бу үкенечле мизгелләре аның бәгырен телә, һәр анага ничек тә ярдәм итәсе килә.
Гадиләнең баласы җайсыз килгән. Бер аягы бөкләнеп эчтә калган. Суфия Насыйровна баланың аякларын тигезләп, әйләндереп карарга уйлаган иде, хатынның тирән сулыш алуы сөендереп куйды. Димәк, аңына килә, баласын үзе таба алачак! Шөкер!
Гадилә авырлык белән генә күзләрен ачты:
–Балам исәнме?
–Гадиләкәем, исәнлеген исән. Бераз тырышырга кирәк тагын, – дип хатынның маңгаена чыккан эре тир бөртекләрен сөртеп алды.
Вакытка күз иярми – биш минут узмагандыр, Гадиләнең кызы аваз салды. Хатын да, Суфия Насыйровна да җиңел сулап куйдылар. Бала сау-сәламәт туды, азрак кызылын кызыл, әмма бар ягы да камил, төгәл иде.
– Иремә хәбәр итәсе иде, – диде Гадилә.
– Азрак хәл алыгыз, үзегез үк шалтырата аласыз, кадерлем, – диде табибә.
Шундый көтеп алган балаларның колак сөенчесен ничек алмыйча түзәргә кирәк? Гадилә иренә шалтыратты.
– Сәярым, Сәярым, Мәрьямебез белән Мөниребез бар бит!
Хатыны әйткән хәбәрдән ир сүзсез калдымы, телефоннан җавап ишетелмәде. Ир олыгаеп беткән көнендә шатлыгыннан елый иде булса кирәк. Бер-ике минутка сузылган бу тынлык бигрәк озак тоелды, әйтерсең лә, бер гомер!
– Батырым минем, ай батырым! – диде ире, тынлыкны бозып. Өйгә өч бәхет булып кайтасы көннәрне генә көтәсем кала! Ничек балалар, үзең?
– Аллаһыма мең шөкер, Сәярым!
– Йә, ял ит, иртәгә бераз хәл алгач та, иркенләп сөйләшербез, Гадиләм, яме! – диде ир.
Гадилә үзендә чынлап та көч арткан сыман сизде.
Иртән игезәкләрне күтәреп, палатага шәфкать туташы килеп керде.
– Йә, кайсыннан башлыйбыз, Гадилә апа? – диде кыз.
Гадилә пеленкага чорналган ике «бәхет кошы»н ике кулына алды. Кызы авыррак та, түгәрәгрәк битле дә икән! Шушы тере йомгаклардан да якын җир йөзендә беркем дә юклыгын хатын тагын бер кат йөрәге аша кичереп, балаларның әле берсен, әле икенчесен үбеп алды. Улларын беренче имезергә уйлады.
Малай бик ашамчак булырга охшамаган әле монда: күзләрен челт-челт китереп, бер-ике тапкыр гына ими суырды да, йоклап та китте. «Йә инде, улым, әтиеңнең ярдәмчесе буласы егет ич син, шулай ялкау булмаслар. Әйдә әле тагын бераз ашап алыйк, йөрәк җимешем!» – дип, Гадилә әллә нинди дару исләре аңкытып торган улының маңгаеннан үбеп алды. Нинди тәмле, нинди татлы бу үбү! Моны аңлар өчен җир йөзенә баһадир тудырган ананың күзләрендә кабынган очкыннарны күрү дә җитә! Караватта әнә кызы чират көтеп тора: «Әнием, кайчан мине имезәсең инде, минем бик ашыйсым килде, үсәсем килә, тизрәк, тизрәк!» –дигән сыман каты гына тавыш чыгарып елап ала. Улы Гадиләнең үзенә тарткан бугай – бит-йөз торышлары да шулай. Улын яткызып, кызын кочагына алды. Кызы чынлап та бик ачыгып килгән – йотлыгып-йотлыгып имә башлады. «Карале, син болай булсаң, туганыңа да мәми калдырмассың, вәт ашамчагым, чупырдатып кына тора, әрсезем!» – дип кызының алсу бит алмаларын үбеп куйды. «Әтиләре ничек йоклады икән, әле бу бөтерчекләрне күрсә, бөтен эшен онытыр», дип уйлап куйды хатын. Балаларны палатадан алып киткәч тә, Гадилә беренче эш итеп иренә шалтыратты. Тик никадәр көтсә дә, телефонны алучы да, җавап бирүче дә булмады. Сәяры йоклап ятамы, ник алмый икән? Хатын борчыла ук башлады. Көтеп-көтеп тә җавап булмагач, иртә таң дип тормады, каенсеңлесе Фәнзирәгә шалтыратып карарга булды.
– Фәнзирә акыллым, хәерле иртәләр! Абыең нишләптер телефонын алмый, берәр җиргә китәргә уйламаган идеме? Каенсеңлесе, гомер булмаган хәл – беравык исәнләшмичә дә, җавап бирмичә дә торды.
– Исәнме, апа! – Фәнзирәнең тавышы әллә нишләп кылтырап чыга.
– Авырып киттеңме әллә, наным?
– Юк, исән без, тик менә... тик менә... сеңлесе кычкырып елап җибәрде. Гадилә ни уйларга да белмәде.
– Ни булды? Кем? Абыең белән берәр нәрсә булдымы әллә? – дип кычкырып җибәргәнен дә сизми калды.
– Апа, без сиңа төнлә шалтыратмадык инде, абыйның бераз кәефе китебрәк тора бит әле!
Гадилә, кичә иренең бик аз сөйләшүенә аптыраган иде шул, димәк, авырып йөргән. Шул яңа өй дия-дия, бөтен саулыгын ашап бетерде инде ире. «Игезәкләребезне яңа нигезгә – улыбыз Инсаф хыялланган нигезгә алып кайтмасам, исемем Сәяр булмасын!» дип еш кабатлады соңгы араларда. Хатыны Казанда ятканда, йортны өлгертте, сеңелләре, кияүләре дә булышты. Гадилә хәлләрен сорашканда да: «Бар да тәртиптә, Гадиләм, син борчылма гына. Бер дигән өй килеп чыкты!» – дип, хатынын гел сөендереп, үсендереп кенә торды.
– Фәнзирә, абыеңа ни булды? Фәнзирә озак кына дәшми торды. Күрәсең, әйтергәме-юкмы дигәндәй, ире белән киңәшләштеме, җавап кайтармады.
– Наным, газаплама, әйт, ни булды Сәярга?
Сеңлесе елаудан туктый алмады. Телефонны кияүләре Самат алды.
– Гадилә апа, Сәяр абыйга инсульт булды бит әле. Кичә төнлә. Без белмәгән дә булыр идек. Кичә йортка бала караватлары кайтардык та, Фарис анда кунып калды. Кич тугызларда Фәнзирә шалтыраткач, телефонны абый түгел, Фарис алган.
– Әни, әни, Сәяр абый ник караватка ятмый ул, идәндә ята, – дигән. Аннары малай кычкырып елап җибәргән. Шул, хатын белән кечкенәсен дә алып сезгә киттек. Барсак... Ир туктады. Гадиләнең йөрәге чәнчеп куйды, әйтәм аны төне буе пошынып чыкты. Күңеле сизенгән сизенүен, тик нәрсәгә юрарга гына белмәде.
Гадилә чак кына телен әйләндереп:
– Сәяр исәнме? – дия генә алды.
Җавап бик озак көттерде... Телефондагы тынлык Гадиләнең бөтен тәненә мең энә кадаган төсле чеметтереп алды, кул-аяклары оеды.
– Сәярым исәнме? – диде ул калтыраган тавыш белән. – Исәнме? Самат, дөресен әйт, наным, исәнме Сәярым?
– Чәчәк апа, әлегә...
– Ничек әлегә? Минем аны күреп каласым килә... Бик килә... мине чыгаруларын сорыйм, килеп алыгыз, Самат энем! – Хатынның тамак төбенә төер утырды, сүз әйтергә дә бирми, йотылмый да...
– Ярар, Чәчәк апа! Ир артыгын әйтмичә, телефонны куйды.
Гадилә палатадан чыгып, табиб бүлмәсенә атлады. Суфия Насыйровна, хатын бәхетенә, урынында иде. Гадилә ире белән булган хәлне сөйләп биргәч тә, табибә каршы сүз әйтмәде. Гомер баскычларына бергә менгән тормыш юлдашын, бәлки, соңгы юлга озатырга туры килер, кем белә – шуңа кизү торучы шәфкать туташына игезәкләрне тикшереп, барлык документларын тутырып, чыгарырга әзерләргә кушты.
Ике сәгать эчендә ниләр генә уйламады Гадилә – кыңгыраулы обой алган мизгелләрдән алып, Сәярның соңгы көннәренә чаклы вакыт елгасында акты да акты...
Шулкадәр көтеп алган игезәкләрне бала тудыру йортыннан ничек матур итеп алып чыгу минутларын шулай күз алдына китердемени ул?! Берсен үзе, берсен Сәяры күтәреп, шикләнеп караган теге шәфкать туташлары яныннан горур гына чыгып китәсе дә килгән иде. Әмма... Һәрнәрсәгә Ходай кодрәте шул!
Юлда Самат белән сөйләшми генә кайттылар. Тик менә Мөнир белән Мәрьям генә әле күрергә дә өлгермәгән әтиләрен югалтудан куркыпмы, башта икәүләп еладылар да, аннары изрәп йоклап киттеләр.
Юл бигрәк озын тоелды. Гадилә ирен күреп калырга, күзләренә карап җылы сүзләрен әйтергә ашыга. Шәһәргә кергәч тә, Самат машинаны яңа нигезгә таба бормакчы булган иде, Гадилә икеләнергә урын калдырмыйча:
– Юк, өйгә кайтмыйбыз, Сәярым янына, туры Сәярым янына кайтабыз! – диде.
Игезәкләрнең берсен Самат, берсен Гадилә үзе күтәреп, хастаханәгә керделәр.
Реанимация бүлеге табибы Шамил Госманович Гадиләне танып калганга, артыгын берни сорашып тормыйча, балаларны күрше палатага – шәфкать туташларына калдырып, Сәяр янына узарга рөхсәт бирде.
– Шамил Госманович, ирем исәнме?
– Өмет бар. Сул як миенә паралич булган, шуңа уң як аяк-кулы эшләми. Үзенең аңга килүен бераз көтәргә кирәк булыр. Бер тәүлек дигәндә аңына килсә, яшәргә өмет бар, Гадилә.
– Миңа янында утырып торырга, аз булса да янында булырга рөхсәт итегез әле. Бәлки... бәлки ул мине ишетер дә айнып китәр... Табиб каршы килмәде. Күп газаплар кичереп тә сынмый калган бу көчле ханымга аның соклануы зур иде булса кирәк.
Шамил Госманович палатадан чыгып киткәч тә, Гадилә Сәярның ак маңгаеннан сыйпап куйды. Иренең маңгае шундый кайнар иде, хатын тетрәнеп куйды хәтта. Иренең температурасы 40 градус та бардыр – кулны пешерерлек иде. Гадилә табибның сүзләрен исенә төшереп, ирнең уң як кулын учларына алды – бармаклар, чыннан да, хәрәкәтсез иде. Гадилә сак кына Сәярының бармакларына иреннәрен тидерде – бик-бик якын иде аңа бу кеше!
Гульнур Айзетуллова
(ахырын иртәгә укыгыз)