Төштән соң, анализ нәтиҗәләрен алгач, «Болай күпме билгесезлектә йөреп була инде?» – дип, бар кыюлыгын җыйды да гинекологка керде.
– Апа, сез чыннан да йөкле! Дүрт атна тәгаен булыр! Менә бит, ә! Сезгә бит инде 45 яшь!
– Рәхмәт! Бар да Ходай кулында, сеңелем. Бу дөньяда тагын бер тапкыр ана булу шатлыгы язган икән. Бик рәхмәт. Алланың рәхмәтләре яусын сезгә! – Гадилә шулай катлы-катлы рәхмәт сүзләре тезгәнгә яшь табибә бераз сәерсенде хәтта.
– Шул яшьтә табарсызмы? Телисез икән, бүген үк чистартып җибәрә алам.
– Аллам сакласын, ни сөйлисең, акыллым, Аллам сакласын!
Кичке яңалыкларда шәһәр телевидениесе Сибгатуллинның улы фаҗигале төстә үлү уңаеннан кайгысын уртаклашты. «И Мирас балакай, безнең улыбыздан да яшьрәк килеш караңгы гүрләргә кереп яттың!» – дип, Гадилә сабыйны кызганып куйды. Иптәш малайлары белән балык тотканда, сабый яр белән бергә ишелеп төшкән икән! Гадилә Сибгатуллинны күз алдына китерергә тырышып карады. Чырае ничек икән? Бала хәсрәтләре патшаның да башын идерә бит, хатынның кырыс, тәкәббер Сибгатуллин күзләренә карыйсы килде. Бердәнбер улыбызның вакытсыз өзелгән гомеренә дә төкереп карадың бит, судья әфәнде, ә менә хәзер үз газиз парәгез...»
Яз сулышы табигатьне генә түгел, кешеләрне дә уятып җибәрде сыман. Һәркем бакчасында кайнаша, кемдер түтәлләр ясый, чәчәсе орлыкларын Җир-ана куенына төшерә, агач-куакларны иске, корыган ботаклардан арындыра, алмагач, чия, сливалар да ак итәк кигән сыман, купшыланып, матураеп китә. Эштән соң Сәяр белән Гадилә дә һәр көнне бакчага баралар. Сәяр төзисе йортның бөтен кирәк-яракларын барлый, Гадилә исә инде бөрегә төймәләнгән лалә чәчәкләренә, нәркизләргә сокланып, түтәлдә мәш килә. Алсуланып киткән хатынының йөзенә ире яратып та, сокланып та карый: сабыр Гадиләсе! Әнә 45 яшендә тагын әни булырга хыялланып йөри бит! Ә үзем соң, бала туганда миңа 60 тулачак бит, вәт бит,ә, Ходайның рәхмәте!Туганнар көлер инде, бабай әти булды, дип! Улыбыз туганчы йортны ничек тә салып өлгертәсе инде, өмә ясап күтәрәсе булыр. Ирнең өмет-хыяллары берсеннән -берсе татлы булып, күңелен рәхәтләндерде.
Кичен өйгә кайтып керүгә, телефон шалтырады. Галия икән!
– Сәяр абый, иртәгә Гаделне алып кайтабыз, Гадилә апа белән кичкә безгә килегез , сәгать алтыга, ярыймы?!
– Кем белән барасыз соң? – дип сорарга кирәк тапты ир.
– Күрше абый белән барабыз. Гаделгә мулладан исем дә куштырасыбыз килә, килегез яме!
– Ярар, сеңлем.
Гадилә иртән эшкә киткәндә, иренә Инсаф биргән акчаны калдырды.
– Бала арбасы Инсафтан булыр, үзебез бүләккә карават алыйк, әтисе!– диде. Зәңгәр төсле арба алырга килештеләр.
Көн сизелми дә узып китте. Гадилә бүген азрак укшыды, борчылу да кимегән сыманрак тоелды. И Ходаем, исән-имин күтәреп, сау-сәламәт бала табарга язсаң иде!» – дип, эченнән гел теләк теләде. Эштәгеләргә аны-моны алдан әйтәсе килмәде. Күз тиюдән дә курыкты. Алсу гына:
– Гадилә апакаем, йөзләрең нурлана төште сыман, берәр шатлыгың бармы, әллә яшерен сереңме?
– Шулаймыни? Көзгегә карарга кирәк әле! Үзем бер дә үзгәреш сизмим болай, – дип кенә куйды. Бала көтү кичерешләрен үзе бала табып караган кеше генә аңлый шул!
Кичен машинага бүләкләрне куеп, Сатирә апаларга киттеләр. Өйләре җыйнак кына икән! Бер бүлмәне кечкенә баһадирга җайлаганнар. Монда бала караваты куярлык урын әлегә буш иде. Галия Гадиләнең сүзен тоткан – балага карават алмаганнар, әлегә баланы түрдәге олы карават уртасына гына салганнар. Гадилә алып килгән күчтәнәчләрен Сатирә апага тотырды да, Галия янына керде. Бүлмәдә икәү генә иделәр.
– Галия, балам, бусы – улыбызга... – Гадилә туктап калды... Матур сүзләр эзләде. Ничегрәк әйтсә яхшырак булыр икән, дип аптырады... – Әтисеннән– бүләк!
– Гадилә апа, аңламадым әле сине! Нинди әтисе? Өйләнде бит ул!
– Инсафтан бу бүләк, бала арбасы да – аңардан. Ул биргән акчага алдык. Ул акчаларны миңа поликлиника алдында биреп калдырды. Башта мин дә алмаска уйлаган идем дә... Улыгыз өчен булгач, алдым. Сезгә кирәге бик чыгар хәзер. Бала киемнәре алырсың. Кире какма! Әтисеннән улыбызга да нидер тиеш бит инде! Галия дәшмәде.
– Карават – бездән. Хәзер Сәяр абыең җыеп та калдырыр аны. Балаң рәхәтләнеп караватта йоклар. Янга өйрәтергә бик тырышма, яме.
Сатирә апа кеше күп чакырмаган иде. Тирә -күршеләре, мулла һәм Сәяр белән Гадилә.
Сабыйны, мендәргә салып, мулла каршына китерделәр.
– Ни аты кушабыз?
– Гадел дип торабыз, мулла абзый, – диде Галия.
– Мулла абзый азрак исем кушу турында сөйләп алды. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи-вәссәллам дә, сәхабәләр дә балаларына үзләре исем кушканнар. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи-вәссәллам әйткән: «Бу төн минем малай туды һәм мин аны атам Ибраһим (ягъни Ибраһим пәйгамбәр) исеме белән атадым». Без, мөселманнар, балаларыбызга олы исемнәр, олы максатларга өнди торган, җир йөзендә Аллаһның хәлифәсе булу дәрәҗәсенә лаек исемнәр кушарга тиешбез. Кимсетә, хурландыра, кәферләргә охшата торган исемнәрдән сакланырга тиешбез.
Хуш! Бик күркәм исем Гадел! Әтисе кем дип әйтик, олан?
– Инсаф, бабай, – диде Галия, авыр көрсенеп. Мулла Сәлим, тәһарәт алып, баланың уң колагына азан, сул колагына камәт әйтте. Баланың ике як колагына:
– Инсаф улы Гадел! – дип, өч тапкыр кабатлагач, догасын укыды. – Аллаһөммә әҗгәлөһө фил исләми нәбәтән хәсәнәү вәҗгалөһө мәсгүдән фиддөньйә вәл ахыйрә. (Бу бала ислам динен куәтләуче, ата анасына игелекле, миһербан шәфкатьле, тәүфыйклы бала булсын иде, ата-анасына тигезлек, саулык, сәламәтлек белән үстерергә насыйп әйләсәң иде. Амин!
Кечкенә генә йомшак кына малайны исем кушып бетергәч тә, Гадилә кулына алды. Әле кайчан гына таныш түгел кызга кан бирермен, баласының гомерен саклап калырмын дип уена да кертмәгән иде. Йомгак кулда тартылды, сузылды, уймак авызын чәпелдәтеп ашарга сорады, күзләрен челт-челт йомгалап алды. Нарасыйның үзенә генә хас тәмле исеннән Гадиләнең башы әйләнеп китте. Аның нәни бармакларын, борын очын үбеп алды. Шушы бөтерчек шикелле уллары булса икән тагын! Гадилә йөрәгенең сикерүен яшермәде, дулкынланды Галиягә Гаделне биргәндә:
– Балакаем, син дә, Гадел дә гаиләбезгә бәхет алып кердегез бугай – безнең дә балабыз булачак бит!
– Кит әле, ышанып куярмын, Гадилә апа!
– Ә нәрсә, бала яраткан хатынга бирә икән ул Ходай! Син дә булышырсың, үземнең генә көчем җитмәсә, бу кечкелдүкләрне бергәләп үстерербез – минем тәҗрибәм, синең яшьлегең, дәртең бар! Галия хатынга аптырабрак карап куйды. Бераз сөйләшеп утыргач та, Сәярлар өйгә кайтырга булды.
Төнлә Гадилә шабыр тиргә батып уянды. Эче борып авырта, күз аллары караңгылана, суларга һава җитми сыман – тыны кысыла.
– Сәяр, тор әле, җаным, хәлем авыраеп китте. Тизрәк «Ашыгыч ярдәм «чакыр!
Хастаханәнең «Ашыгыч ярдәм» бүлегендәге кизү торучы табиб Гадиләне Казанга озатырга кирәген әйтте.
– Ашыгыгыз, безнең машина озата барыр! Хатыныгызны «сохранение»гә салырга кирәк булыр!»
Сәфәр хатынның хәлен тагын да авырайтты. Казанга җитәрәк ул бөтенләй аңын җуйды. Сәяр ике ут арасында: хатыны да, туачак баласы да бик кызганыч иде. Республика хастаханәсенә килеп җиткәндә, Гадилә күзләрен ачты:
– Сәяр җаным, балабыз хакына үтенәм, берни дә кызганма, ярдәм ит!
* * *
Гадилә иртән табибның: «Шөкер, бу ханым игезәкләрнең бер дигән әнисе булачак әле!» – дигән сүзләренә күзләрен ачты. Табиб белән янәшәдә басып торган шәфкать туташы нидер яза, каршы якта яткан сөйкемле генә хатын Гадиләне күзәтә иде.
– Ничек, игезәк? Безнең игезәк балаларыбыз булачакмы, доктор? – диде хатын.
– Әйе, ханым. Сез игезәк балалар көтәсез, әмма аларны дөньяга тудырганчы сезгә бездә ятарга туры киләчәк!
Гадилә башын калкытты. Телләренә авыр гер асып куйганмыни – шатлыгын сүзләр белән аңлатырлык көч таба алмый. Күр әле! Ул бары тик табибның кулларын каты итеп кысты гына – доктор аңлады булса кирәк:
– Ирегезгә бу хакта әйттек инде. Ул сезнең монда озакка калуыгызга каршы түгел.
– Сәярым беләмени?
– Белә, белә, ничек кенә сөенде әле! Берьюлы ике бала әтисе булу – не шутка! – дип, табиб Гадиләнең маңгаен тагын бер тотып карады да, палатадан чыгып китте.
Табиб чыгып китүгә, каршы як караватта ятучы чибәр ханым сүз кушты:
– Гадилә, без күрше районнар икәнбез, мин Апастан, ә син Буаныкы диделәр.
– Исемемне дә белеп өлгергәнсез, үзегез кем?
– Мин Назлия булам. Ничек белмим, сине монда төне буе сакладык бит, аңыңа килмичә бик озак яттың.
– Назлия, ә сез кемне көтәсез, малаймы, кызмы?
– Мин 25 ел көттем бу кызны!
– Ничек 25 ел?
– Шулай, 25 ел балабыз булмады безнең. Менә быел «Синдә киста» дип җибәргәннәр иде, ә киста урынына йөкле булып чыктым – кыз көтәм икән!
Гадилә хатынга аптырап карады. Зәңгәр күзләрен балкытып яткан бу ханымда әллә нинди бер нур бар сыман.
– Шулай озак бала тапмагач, ничек курыкмыйча килдең? Сиңа ничә яшь соң, Назлия?
– 48 генә әле, 50 тулмаган. Кешеләр 50 дә дә, 56 да да таптылар әнә! – диде күршесе, ап-ак тешләрен балкытып.
– Ә мин монда 45 яшемдә куркып яткан булам, вәт бит, ә! Инде гомер көзенә кереп баручы ханымнар көне буе, төне буе сөйләшеп туя алмадылар. Бер-берсенә киңәшләр биреп, тормышларын сорашып, сөйләштеләр дә, сөйләштеләр...
Назлиягә монда тагын ике ай ятасы икән! Гадилә инде яратып ук өлгергән бүлмәдәшеннән ничек аерылырмын дип, хәзер үк борчыла да башлады.
– Карале, Назлия, һич ышана алмыйм әле игезәк балалар табачагыма?
– Соң сине бит УЗИ аша карадылар, җаным, күкрәк астыңда тагын ике йөрәк йөртәсең син, син хәзер – өч йөрәкле, бел!
– Назлия, син ничек 25 ел бала тапмыйча, хәзер йөкле соң?
– Бар да Ходай кулында бит, Гадиләкәем, менә бит сиңа да ничә ел бирми торгач, ана булу бәхете татырга туры килгән. Шул чакта Гадиләнең кесә телефоны шалтырады. Галия икән!
– Гадилә әнием, ничек хәлләрең? Минем Гаделемә кемнәрне алып кайтырсың икән? Ә без үсәбез, ничек кенә үсәбез әле! Сез алып биргән караватны тутырып ук ятабыз хәзер. Яктылыкка, тавышка да игътибар итә. Ашарга да ярата! – дип тезеп китте Галия. Гадилә игезәкләр турында әйткәч тә, Галия башта ышанмый торды. Аннары телефонга бар көче белән:
– Гадилә әнием, менә бит бәхет тешне сындырып керә! Синең күңелең чиста булганга шулайдыр ул! Мин шундый шат, шундый шат, сине каты итеп кочаклыйсым килә!
– Тиз генә булмас, балам, миңа тапканчы монда ятарга туры киләчәк.
Гадилә Галия белән тәмләп сөйләште, Инсаф турында да сорарга онытмады.
– Мин сөт кухнясында чакта килгән безгә, әбием башта кертмәскә уйлаган, ләкин бик үтенгәч, каршы килә алмаган. Гаделне кулларына алып яраткан, елаган да әле. Аптырыйм, Гадилә әни, ничек шулай була икән, башта мине ташлап өйләнде, инде хәзер улыбыз янына килеп йөрмәкче була.
– Син аңа каршы килмә, килсен, балага әти кирәк ул! Ир балага аеруча әти кул җылысы, терәге кирәк булачак. Гафу ит син аны, Галия балакаем!
Галия дәшми торды. Бераздан соң :
– Ярар, Гадилә әни, син әйткәнгә генә тыңлыйм, бел! – дип телефонны куйды.
Көннәр уза торды. Гадилә белән Назлия аерылмас дусларга әйләнделәр. Бар капкан ризыклары уртак. Ирләре еш килә, бар күчтәнәчләрне уртак итеп, бүлешеп ашыйлар, әйтерсең, апа-сеңел!
Назлиянең дүшәмбе көнне кесарево юлы белән баласын ярып алырга тиешләр. Ничекләр генә түзәр инде, бәгырькәем?!
Гадилә җомга намазын укып бетергән генә иде, Назлия бик каты ыңгыраша башлагач та, кизү торучы шәфкать туташларын чакырды. Назлиянең схваткалары башланган икән. Төнге унбергә кадәр авырды күршесе. Төнге бердә укол кадап, уколдан соң сигез минут эчендә баласын алырга тиешләр икән.
«И Ходаем, ничә еллар көткән баласын исән-имин күрергә яз бу Назлиягә!» – дип, Гадилә догаларын укыды, теләкләр теләде. Биш минут узды микән, күршесен бала таптыру бүлегенә алып чыктылар. Бала таптыру бүлмәсе Гадиләләр палатасы белән янәшә генә, озак та узмады, яшь бала тавышы ишетелде – тавышы каты чыга!
Гадиләгә озак ямансуларга туры килмәде, Назлияне кире палатага керттеләр. Күршесенең йөзе алланып, тагын да матураеп, нурланып киткән сыман тоелды. Ана булу бәхетен гомере буе көткән Назлиянең кичерешләре бик таныш аңа. Гадилә дә акрын гына корсагын сыйпап куйды. «И Раббым, исән-имин шушы балаларымны тудырырга, үстерергә язсын иде!» –теләкләрен кат-кат дога кебек кабатлады.
– Гадиләкәем, мин әни, әни булдым бит! Мине бит кайчандыр кысыр сыер, корыган агач белән чагыштырганнар иде. Бик авыр кичерә идем. Ә Ходаем менә шундый матур, шундый йомшак кыз бала насыйп итте!
Назлия елап җибәрде. Аның бу күз яшьләрендә ана булу бәхетенең ачысы да, балы да – бар да кушылган иде.
– Иң мөһиме: икегез дә исә-сау, Назлия! – диде Гадилә.
– Әйе шул. Буе 50 сантиметр, авырлыгы да җитәрлек – 3500 грамм!
Бераз вакыт узгач та, Назлиянең кызын имезергә китерделәр. Гадилә кызыгып та, яратып та бәхетле ананы күзәтте.
– Карале, Гадилә, минем сөтем юк мәллә, башын салып йоклап китте кызым. Имми!
Гадилә Назлиянең ими башларын кыскан иде – сөте түшәмгә аттырды.
– Монда кызыгызны гына түгел, минекеләрне дә имезешергә җитәчәк сөтең! – дип көлдереп алды.
Җиде көн узгач та, Назлияне ире килеп алды. Хатыннар инде туганнар сыман дуслашып беткәннәр иде – елашып аерылыштылар. Гадилә балаларын тапкач та, аралашып яшәргә сүз куештылар. Гадилә күршесен озатканда: «Кызыгызга Камилә исеме бик барыр иде, уйла әле, Назлия, яме!» – диде.
Көннәр артыннан көннәр йөгереп уздылар да уздылар... Гадиләгә вакыт тәгәрмәче акрын әйләнә төсле тоелса да, сабырлыгы төкәнмәде. Ул Казанда яткан чакта, яңа хәбәрләр белән йә ире, йә Галия, йә каенсеңелләре таныштырып торды. Төпчеге Мирасның үлеме мәңге иелмәс кебек тоелган Сибгатуллинның да башын идергән – ул кияүләре Инсаф белән Сәйраның аерылышуларына да каршы килеп маташмаган иде. Инсафның Галия һәм улы янына килеп йөрүе, никахның Галия аркасында гына кичектерелүе Гадиләне бераз аптырашта калдырды калдыруын. Бер шалтыратуында Галия:
– Гадилә әни, синең бала табып кайтуыңны гына көтәбез, без Инсаф белән кушылырга уйлап торабыз бит. Синең дә түребездә утыруыңны телим мин, Гадилә әни! – дип шаккаттырды.
Гадилә алар өчен бик сөенде. Гадел әтисез бала булып үсмәс, менә бик аңлашып, матур гына яшәп тә китәрләр. Тормыш бик катлаулы нәрсә шул: кемдер туры гына килә үз бәхетенә, кемдер урау юллар аша...
Гульнур Айзетуллова
(дәвамын иртәгә укыгыз)