Все новости
Литература
13 Февраля , 16:00

Күз яше ачы була

Гөлнур Айзат. 5 бүлек. Иртәнге чәйне эчкәч тә, Гадилә кайбер күрсәтмәләр бирүне кирәк тапты:– Сәяр, Самат белән сәгать уннан да калмыйча, бала тудыру бүлегенә барыгыз. Фирая Газизовнага тәмле чәй белән конфетларын, кул ялы бирергә онытмагыз. Бала төреп бирүчегә дә бүләк менә бу пакетта.

Күз яше ачы була
Күз яше ачы була

Иртәнге чәйне эчкәч тә, Гадилә кайбер күрсәтмәләр бирүне кирәк тапты:
– Сәяр, Самат белән сәгать уннан да калмыйча, бала тудыру бүлегенә барыгыз. Фирая Газизовнага тәмле чәй белән конфетларын, кул ялы бирергә онытмагыз. Бала төреп бирүчегә дә бүләк менә бу пакетта. Бүләкләрне бутый күрмәгез! Сәяр, анда Фәнзирә белән бергә Галияне дә чыгаралар. Улын Казанга озатканнар, үзе рәтләнеп килә, менә бу алсу розаларны аңа бирерсең. Аңа иртәгә чәчәк бирүче булмас, кимсенмәсен балакаем, матур сүзләр әйтеп бир, яме, җаным! Әгәр теләсә, кичен безгә әйләнсен, мин эштән кайткач, киләчәккә планнарын сөйләшербез.
Балалар бакчасында төшке аш вакыты якынлашып килә. Өлкән төркем тәрбиячесе мөдир бүлмәсеннән, күзләре кызарып, елап чыкты. Иңбашы туктаусыз селкенеп торудан, Алсуның һаман тынычлана алмавын чамалап була. Гадилә андый чакта кирәкле сүзен таба белә, аны яраталар, аның сүзенә колак салалар:
– Ни булды, алтыным?
– И Гадилә апа, дөньяларында торасым килми лә!
– Чү, бусы нинди сүз тагын? Иске авыздан яңа сүздигәндәй... Йәле, тынычлан, әйдә синең төркемдәге балаларны ашатып алыйк та, сөйләрсең ни булганын, җиңел булып китәр, – дип, Гадилә кухняга кереп китте.
Балаларга төшке ашны ашатып бетергәч тә, Гадилә табак-савытлар юарга тотынган иде, бүлмәгә Алсу килеп керде.
– И Гадилә апам, нидән башларга да белмим Ирем йөри минем... Алсу бер мәл тынып калды. Гадилә йөрәге болай да янган хатынны сабыр гына көтте.
– Кем белән диген әле? Судья кызы белән?
– Нинди судья? Кайсы шәһәрдән?
– Нинди булсын, үзебезнеке, Сибгатуллин кызы белән йөри, Сәйра белән.
Гадилә өнсез калды. Кирәк бит, ә? Бу язмышлар бигрәк еш кисешә башлады Сибгатуллин белән! Шул, теге кәнтәе кияүгә чыкты бит инде, ул гаилә коргач, туктарлар дигән идем... Кая ул туктау? Әтисе шәхси ферма ачып бирде бит! Безнекен үзенә шофер итеп алды. Йә, әйт миңа, нәрсәгә аңа шофер?
– И алтыным, ни дияргә, ни дип киңәш бирим? Ирең яратамы аны?
– Менә шул-шул, ярата! Әле кияүгә дә атасы көчләп кенә биргән икән. Беркөнне ирем исерек кайтты. Безнекеннән Сәйра корсаклы да булган. Шуны белгән Сибгатуллин, кызын пыр китергән. Шул чакта кул астына «Сәфәр» мөдире Инсаф килеп эләккән. Кафеда кичке туган көн мәҗлесендә берәү наркотик белән тотылган икән. Вот шул, Сибгатуллин Инсафны китереп терәгән: «Халыкка ул-бу чыкканчы, йә минем кызга өйләнәсең, йә башың төрмәдә чери – сайла!» – дигән. Безнекенең миннән яшерен сере юк бит. Исергәч, барын да сөйли. Сәйра кияүгә чыккан көнне бөтенләй тилереп кайтты, кухнядагы табак-савыт калмады, кызның уенчыклары – барысын да ватты.
Теге чакта бала тудыру йорты ишек төбендә Инсаф сөйләгән сүзләр дөрес булып чыга болай булгач! Ничә кешене бәхетсез итте бу Сибгатуллин: алма кебек кызын, Алсулар гаиләсен, Галияне, Инсафны, вакытсыз туган баланы... инде килеп... безне... Хокук сагында шундый адәмнәр торырга тиеш микәнни? Бер Ходаем, үзең барын да күреп торасың, аңына, акылына китер шул бәндәңне!
– Гадилә апа, нишлим икән, кызыбыз бигрәк әтисен ярата бит! Бу атнада Салихны үзгәртеп куйдылар, диярсең, «Мин Сәйрадан башка яши алмыйм, Алсу», – дип үзәгемне өзә. Кичә кара көеп кайтты. Сибгатуллин кызының корсагын төшерткән икән. Дүртенче ай киткән булган. Безнеке белән кушылырга уйлаган булганнар. «Инсафтан аерыла алмыйм, әти сугып үтерәчәк, әмма яратмыйм мин Инсафны, бер урынга ятып дүртәү йоклыйбыз, мин хыялымда синең белән, Инсаф никахлы хатынын сагына бит. Өйләнешкәннән бирле бергә сыңар тапкыр да йоклаганыбыз юк, Салих!» – дип иремнең башын катырган. Җитмәсә, ирем шуларны сөйләп җанымны кыйный. Хет сөйләмәсә, хыянәтен җиңелрәк кичерер идем. Гадилә апам, җаным, әйт әле, миннән артык нәрсәсе бар шул Сибгатуллин кызының? Ни матурлыгы, ни гәүдәсе?! Ирем шуның нәрсәсен ярата, аңлый алмыйм.
– Алсу акыллым, мәхәббәт ул адәм аңламаслык хис инде! Көчләп яраттырып булмый, мәҗбүр итеп онытып булмый. Яратырга да беркайчан рөхсәт сорамыйлар, алтыным. Мәхәббәткә беркайчан рәхмәт тә әйтмиләр. Ул бүләк тә, бурыч та түгел, мәхәббәтне гаеп итмиләр. Ул – газап, яраткан кешеңне күралмаска да минутлар җитә... Ә яраткан кешеңнең хыянәтен гафу итәргә бер гомер җитмәскә мөмкин. Хаталанырга, хыянәткә генә секундлар да артык сыман...
Алсу, Гадилә апасын беренче күргәндәй, аптырап калып тыңлады да, тыңлады.
– Алтыным, син иреңне битәрләмә, каргама, ул бит мәхәббәт җимешегез – балагызның әтисе! Күңелеңне яман сүзләр, каргышлар белән каралтма!Салих ул Сәйраны чынлап ярата икән, җибәр син аны, тотма, сезгә яшәү газап кына булачак. Әгәр инде бу вакытлыча мавыгу гына булса, йөрер, йөрер дә кире сиңа әйләнеп кайтыр. Гафу сорар, хатасын аңлар. Матур гына яшәп китәрсез. Үзеңә чылбыр белән бәйләп куйсаң да тормаячак, сине ярату хисе сүнгән булса...
– Нишлим соң, Гадилә апа, мин бит Салихтан башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм... Алсуның күзләреннән тагын яшь бөртекләре тәгәрәп төште.
– Ә син кызыгыз турында күбрәк уйла. Әгәр бозылып аерылышсагыз, балага бик авыр булачак. Дус булып аерылышсагыз, ул кызың янына килеп йөрсә, балагызга җиңелрәк булыр, дип уйлыйм, акыллым. Гадилә кухнясын тәртипкә китергәч тә, иренә шалтыратты:
– Алло, Сәяр, ничек хәлләрегез?Алып кайттыгызмы Фәнзирәне?
– Алдык, алдык, синең күрсәтмәләрне 110% ка үтәдем, Гадиләм! Фирая Газизовна да бик сабыр, шәп кеше икән! Галиягә дә чәчәгеңне бирдем. Фәнзирәне өйләрендә калдыргач, мин ул баланы әбисенә кадәр озата куйдым. Бик ябык кына карчык чыгып каршы алды. Өйләре нык үзе, таза, торырлык икән әле. Әбисе бик зур рәхмәт әйтте сиңа. «Гадиләгә дә, сиңа да саулык сорап, бер намазымнан да калдырмам», – диде. Сатирә атлы икән. Өйләренә кермәдек, ишегалдында гына сүз алыштык.
– Менә бит! Тынычланып киттем.
Көн сизелми дә үтеп китте. Эштән кайткач, Сәяр белән бакчага барып килделәр. Акрынлап бакча эшләренә дә тотынасы булыр. Уллары Инсаф ясап, куеп калдырган ояда быел да сыерчык оялаган... Әни сыерчык ояда басып утыра бугай. Әти сыерчык ашыга-кабалана... җим ташый... Оя өстендәге ботакка кунып шатланып-шатланып сайрап та ала: «Хатыным балалар чыгармакчы була, булышырга кирәк, хәленә керергә кирәк! Инсаф балакайга рәхмәт инде, безне оялы-йортлы итте», – дип сайрыймы икән бу сыерчык. Гадилә бик озак сокланып карап торды. Сәяр түтәлләрнең өлгергәнлеген тикшергән арада, хатын алмагачларның, куакларның исән-имин чыкканмы- юкмы булуын күзәтте. Сыерчык җырында улының сәламен дә ишетте сыман.
Ире бакчадагы кечкенә такта сарайчыкка көрәген-тырмасын җыештырып, хатыны янына килде.
– Кайтабызмы?
– Тагын азрак кына торыйк инде. Сәяр, улым кулы тигән, улым төсе булган нәрсәләр күп монда... Инсаф утырткан алмагачлар исән чыккан кебек, кечкенә, сыеграк ботакларның башларын сындырып карадым. Бөгеләләр, димәк, туңмаган, корымаганнар. Ап-ак чәчәкккә күмелер көннәре алда әле!Улы ясаган кечкенә утыргычны да сарайга кертеп калдырырга уйлап, түтәлгә иелгән иде, Гадиләнең бөтен дөньясы чайкалып куйган төсле булды – башы бик каты әйләнеп китте.
– Сәяр!..
– Ни булды, Гадиләм?
– Авам, тот әле мине, башым бик әйләнә... Ире хатынын кулларыннан тотты – куллары тирләп чыккан, үзләре боз кебек. Ир куркып куйды.
– Әле генә матур гына басып торган идең бит! Арыдың бугай син, карчыгым! Соңгы арада эш тә күп булды, кан да бирдең... Гадилә кулына алган утыргычны кире җиргә куеп, утырды.
– Нишләптер, бик нык косасым килә, Сәяр! Әллә нинди ризык та ашамадым бит, ят ризык капканым юк. Күз алларым караңгыланып тора, әллә кан басымым күтәрелдеме икән? Менә бит ә, бакча эшләре башланганда гына! – дип кыенсынып иренә карады. Сәяр хатынының маңгаена бәреп чыккан эре тир тамчыларын, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, сөртеп алды. Оядагы ата сыерчыкның сайравын хәйран калып тыңлап тордылар.
Бу сыерчык дигәннәре бигрәк кызык кош инде! Нинди генә тавыш чыгармый икән, күр әле – бака бакылдаган тавыш та, сыер мөгрәгән тавыш та бар, эт өргән кебек тә булып китә, трактор тавышы да килгәләп китә!Гадиләнең бу кадәр якыннан сыерчык сайраганны тыңлап торганы юк иде. Инсаф юкка гына яратмаган икән карап торырга, иләмсез генә булса да, тавышы сихри икән ич! Ул арада оядан ана сыерчык авызына ниндидер иске салам кисәге кабып чыкты. «Оясын чистарта, балаларына чиста булсын дип тырыша!» – дип бәяләде хатын.
– Бигрәк тату гаилә икән сыерчыкларыбыз, әтисе! – дип куйды.
– Ире генә:
– Әллә сыерчык күзәтеп, монда кунарга җыенасыңмы, карчыгым, кайтабыз әйдә! – дип әйтүне кирәк тапты.
Машинага чыгып утыргач та, Гадиләнең косасы килүе артты гына. Юл буе пакетын авызына куеп кайтты.
Төнлә Гадилә тәрәздән төшкән ай яктысына уянды. Төш күреп. Бакчаларында су җыярга куелган зур мичкәдән учына су алып тора икән. Шул чакта оядан ата сыерчык очып чыгып, Гадилә алдындагы алмагачка кунып сайрап җибәрә. Өзгәләнә генә, бер җиргә төшә, бер кире очып менә. Җиргә караса, бер сыерчык баласы оядан егылып төшкән икән дә, ата сыерчык шул турыда белгертмәкче була икән. Гадилә сыерчык баласын учларына ала. Сап-сары томшыклы, бәләкәй генә кошчык, күзләрен челт-челт итеп хатынга карап тора, имеш... Хатын, пошынып, кухняга чыгып, чәй эчеп карады. Тынычлана алмады. Тәрәзәдән аңа серле генә күз кысып торган айга сәерсенеп карады. Әллә? Моннан 15 еллар элек тә шундый «Әллә?» дигән сораулар белән уянып киткән төннәрен хәтерләде.
Урынга ятса да, күзенә йокы кермәде. Кабат хаҗда йөргән чакларын, үзенең балага узуын көткән сабырсыз мизгелләрен кабат исендә яңартты. Ник? Хатын үзе дә аңламады.

Гульнур Айзетуллова


(дәвамын бар)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: