– И Чәчәк апа, аның тәннәрен күрсәң, корсагына типкәләгәннәр бит, баласы ничек үлмәгәндер? Улын Казанга озатмакчылар. Үзе авыру әбисен ташлап китә алмас инде ул, баргалап кына йөрер. Ә баласын кереп карады, Фирая Газизовнадан улы турында барын да сораштырды. Ярата, күрәсең. Бәхетсез, үзе дә сабый гына кебек ул миңа. Ашларыгыз ничек узды, апалар булышырга килдеме?
Гадилә сеңлесенә бар да әйбәт узуын, аш-суның уңуын бәйнә-бәйнә сөйләде. Инсафын искә төшереп елап та алды.
– Иртәгә эшкә чыгасы бит, Фарис улымны үзем белән бакчага алып барырмын инде, абыең да көне буе эштә булгач. Аны кемгә калдырыйк?
– И апам, әле ярый сез булдыгыз. Бик борчылган идем Фарис хакында. Ходай Тәгалә бар теләгән теләкләрегезне кабул итсен, яхшы күңелегезне сөендерерлек сәбәпләр табылсын, раббым! – диде Фәнзирә.
Гадилә Фарисны ияртеп хастаханәдән чыкканда, капка төбендә торган кара Toyotaдан Инсаф төште. Гадиләнең йөрәге чәнчеп куйды. «Бу кансыз малай безгә дә берәр нәрсә эшләтмәсен тагын! Аллам сакласын! Читтәнрәк урап узарга кирәк!» – дип уйлап өлгермәде:
– Гадилә апа, мин сезне көтәм, – диде Инсаф.
– Мин сезне белмим, – дип, атын китәргә уйлаган иде, тик егет Гадиләнең каршысына чыкты.
– Сиңа ни кирәк, энем?
– Сездән берни дә кирәк түгел. Мин сезне рәхмәт әйтер өчен көтеп тордым, Гадилә апа! Сез... сез Галияне үлемнән алып калгансыз. Улымны да...
– И энем, улым, Галия дип торган буласың. Яратсаң, йөкле хатыныңны ташлап өйләнмәгән булыр идең!
– Сез бит белмисез, мине мәҗбүр иттеләр! Галиягә ярдәм иткән өчен, мәгез, алыгыз! – дип, Инсаф Гадиләгә меңлекләрдән торган бер пачка акча сузды. Гадиләнең аякларын көзән җыерды, теле бәйләнде:
– Син, нәрсә, мине сатып алмакчы буласыңмы? Әллә бөтен нәрсә, бар кеше дә акчага сатыла дип белдеңме? Оятсыз икәнсең!
– Юк! Егет моңсу күзләре белән Гадиләгә төбәлгән иде. Сез бит Галия янына йөрисез, аның башка туганы да юк бит! Шул акчага кирәк нәрсәләрне алып керер идегез дип кенә бирүем. Бала кирәк-яраклары. Үзенә кирәкле кием-салым... Ул миңа бик ачулы. Белми ул... Сибгатуллин мине китереп терәде бит... Башка юлым калмады минем... Яратмыйм бит Сәйраны, ул да башканы ярата... Әтисе мәҗбүр итте безне... Сәйра бөтенләй башка кешедән йөкле иде ул... Гадилә, кадакланган кебек, ни дияргә дә белмәде.
– Алайса, нишләп туй ясадыгыз? Галияне кыйнадыгыз?
– Мин Галиягә тырнак очы да тидермәгән булыр идем. Белә идем бит. Без бит инде биш ай бергә яшәдек. Әбисе дә белә... Инсафның тавышы калтырый, җитмәсә, Фарис кыбырсый башлады:
– Чәчәк апа, кайтыйк инде, минем уйныйсым килә! – дип аптыратырга тотынды.
– Гадилә апа, алыгыз, зинһар! Галия сездән кабул итәр акчаны да, башкасын да! – дип, Гадиләнең ачык торган сумка кесәсенә салды.
– Мин сезне күрермен әле! Табармын, белешермен хәлләрегезне, – дип ике уйларга вакыт калдырмыйча, машинасына утырып китеп тә барды. Гадилә. аны-моны уйлап өлгергәнче, машина күздән юк булды. Ишек төбендә каршы алучы Сәяр, хатынының йөзенә карауга, нидер булганын төшенде.
– Гадиләм, кайсы? – дип сорады. Бу «Кайсы?» дигән сорауны Гадилә «Фәнзирәме, Галияме?» – дип аңлады.
– Инсаф! – дип көрсенде хатын.
– Тагын улыбыз турында уйландыңмы?
– Юк, Галия ире... – Инсаф турында мин. Ул без уйлаганча ук иблис түгел икән!
– Кем әйтә?
– Әйтми, очраштык, сөйләштек.
– Кайда күрдең инде син аны?
– Кайда булсын, хастаханәдә! Галия янына килгән булган. Кара-каршы очраштык. Гадилә сумкасының кесәсен ачты да аннан өстәлгә бер пачка акча алып куйды. – Менә миңа бирде – Галия янына йөрергә.
– Син алдыңмы?
– Юк, алмаган идем дә, сумкама көчләп тыгып калдырды. Артыннан чапмадым. Бәлки, улына тотарга туры килер, Галиягә дә бирермен, дип уйлап куйдым.
– Белмим, белмим, Сибгатуллин киявеннән болай гына ничек акча артты икән?
– Сәяр, Инсаф «өйләнешергә мәҗбүр иттеләр», ди бит! Күзләре бик моңсу иде, әллә чынлап та шулай микән? Сибгатуллинның йонлы кулы теләсә кая җитәрлек бит! Иртәгә эштән соң Галиягә кирәк-яраклар алып барырмын, бөтен расходларын язып барырмын. Сыңар тиененә дә кагылмам.
Фарис арган, күрәсең, күзләре йомыла. Гадилә аны йокы бүлмәсенә кертеп, чишендереп урынга яткырып, кухняга – Сәяр янына чыкты.
– Сеңлебезнең дә, батырның да хәлләре әйбәт. Нинди исем кушарлар икән? Сәяр, әйдә Фәнзирәгә әйт әле, улларына Инсаф дип кушсын! Үзебезнең улыбыз шикелле яратыр, үстерергә булышыр идек.
– Соң кияү миңа сөенче алгач ук: «Малай Инсаф булачак!» – диде. Сиңа гына әйтмичә торам.
Гадилә бая хастаханә ишегалдында Сибгатуллин кияве биргән акчаны алай да санап карарга булды. Пачкада меңлекләрдән торган төгәл йөз мең акча иде. Сәяр хатынының бу эш белән шулкадәр әвәрә килүенә бераз аптырап та карады:
– Нишләргә җыенасың инде?