Все новости
Литература
13 Февраля , 12:00

Күз яше ачы була

Гөлнур Айзат. 3 бүлек. Биш-ун минут вакыт кына узса да, Гадиләгә бигрәк озак тоелды. Нишләп күзен ачмый икән бу бала? Гадилә бала тапкан хатын-кызга укый торган догасын исенә төшерә алмый изаланды. Аннары кинәт кенә зиһене ачылып китте дә:– Бәракә Аллаһү ләкә фил мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузиктә бирраһү, – диде. Хәерлесе белән Галиягә күзләрен ачып, үз баласын үзенә үстерергә яз, Ходаем!

Күз яше ачы була
Күз яше ачы була

Биш-ун минут вакыт кына узса да, Гадиләгә бигрәк озак тоелды. Нишләп күзен ачмый икән бу бала? Гадилә бала тапкан хатын-кызга укый торган догасын исенә төшерә алмый изаланды. Аннары кинәт кенә зиһене ачылып китте дә:
– Бәракә Аллаһү ләкә фил мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузиктә бирраһү, – диде. Хәерлесе белән Галиягә күзләрен ачып, үз баласын үзенә үстерергә яз, Ходаем!
– Баласы кайда соң, Фирая Газизовна?
– Баласын кувезга урнаштырырга туры килде. Җитлегеп бетмәгән бит, Гадилә апа! Авырлыгы да 600 грамм гына. Баланың буе да 33 см гына. Барокамерада үстерергә туры киләчәк инде. Аның өчен баланы Казанга җибәрергә кирәк.
Ниһаять Галиянең керфекләре тибрәнеп куйды. Күз кабаклары бик авырлык белән генә күтәрелде. Галия янәшәсендә яткан Гадиләгә, Фирая Газизовнага карап алды.
– Балам исәнме?
– Исән, исән, балагыз да, үзегез дә, шөкер, күзегезне ачтыгыз! –дип, Фирая Газизовна Галиянең башын күтәрә төшеп, мендәрен рәтләп куйды.
– Рәхмәт сезгә! – Галия авырлык белән генә тын алды. Сулыш алу авыр идеме, әллә өстенә убылып төшкән хәсрәттән кыен идеме – Гадилә әле бүген көндез генә танышкан кызны аналарча кызганып куйды.
– Менә сезнең гомерегезне саклап калучы фәрештә дә биредә – таныш булыгыз, Гадилә апагыз! – диде Фирая.
– Рәхмәт. Янында моңсу гына яткан хатынга Галия күзләрен тутырып карады.
– Мин сезне беләмме, апа?
– Юк бугай. Тынычлап йоклап ал. Әле танышырбыз да, сөйләшербез дә, акыллым, – диде Гадилә.

Фирая Газизовна Гадиләнең кан басымын үлчәп карады, йөрәк тибешен тыңлады. Аннары донорның хәле әйбәтлегенә ышангач, коридорга чыгарга киңәш итте. Гадилә сеңлесенең хәлен белү мөмкинлеген белешкәч тә, Фирая Газизовна каршы килә алмады. Бер белмәгән кешегә шулкадәр канын биргән бу рәхимле апага каршы җавап бирүне кирәксез санады. Фәнзирә яткан палатага алар бергәләп керде.
– Апа, Чәчәк апа, син каян болай? – диде сеңлесе.
– Менә сине үзем кереп котлыйсым килде әле, – дигән булды апасы.
– Апагыз – чын мәрхәмәт иясе, белеп әйткәнсез, Фәнзирә! Галия исән!
– Безнең Чәчәк апа бит ул! Ул дөньяда да бер генә! Әни кебек бит ул... безгә дә!
– Сезне калдырам, әмма озакка түгел. Фирая Газизовна чыгып китүгә, Гадилә каенсеңлесен кочаклап алды.
– Батырың белән котлыйм, акыллым! Улыгыз игелекле бала булып үссен, Яраббым!
– Чәчәк апа, ышанасыңмы, 4кг да 800 булган малай, буе да озын бит әле 55 см!

Мин табарга ятканда предродовойга Галияне кертеп салдылар. Аңсыз иде... бөтен җире кан... Соңгы тапкыр без анализларны бергә тапшырып йөргән идек, бик кызгандым мин аны. Беркеме юк. Ярдәм итәр кешесе дә. Никахлы ире – Инсафы да ике атна күзгә-башка күренмәгән. Бик борчылган иде. Ире, бала туганчы язылышырбыз, дигән диюен. Менә килерме-юкмы. Миндә Галиянең дус кызының телефон номеры бар.
– Йә, ничек үзең? Галия дә Галия? Үзеңнең соңгылыгың төштеме?
– Төште, Чәчәк апа! Мин синең ярдәм итәсеңә бик ышандым. Мондагылар аптырап чабып йөргәндә, безнең апаның каны четвертая, отрицательная, дидем. Син бит – фәрештәбез безнең, килмичә түзә алмас та идең. Ә болай... И яратам да инде, апам, сине! – диде Фәнзирә.
– Килмәс ул Галиянең ире. Инсаф өйләнде бит бүген. Абыең белән үзебез күрдек.
– Апа, инде Галия нишләр икән? Аңа ярдәм итәрлек бер кеше дә юк бит!
– Бар да Ходай кулында, акыллым. «Бәндәләрне курку белән сынармын», дигән Раббыбыз, шундый очрак булса гына инде?! Озак тордым, ярамас, син дә өзлегерсең. Йә, сау булып тор! Менә термоста бүген пешкән тавык шулпасы, суынмагандыр әле. Кайнар килеш ашап ал, сөт төшәргә әйбәт булыр. Улыңны китерү белән имезергә, авызландырырга кара! Күкрәкләрең шешеп китмәсен, изүләреңне ябып йөр! Имезер алдыннан ими башларыңны юарга онытма, улыбыз инсафлы бала булсын, Раббым, итагатьле бала булып үсәргә язсын!
Гадилә каенсеңлесенең маңгаеннан үбеп алды, иңнәреннән яратып кочты да ишеккә юнәлде. Фирая Газизовнага рәхмәт йөзеннән колак сөенчесе өчен булыр дип, үзе бәйләгән челтәр шарфны аның иңнәренә салды. Шәфкать туташы уңайсызланыбрак китте китүен:
– Сез нәрсә инде, Гадилә апа, сезгә тиеш әле бүләк, Галияне алып калуда сезне бәяләргә тиешбез!
– Юк, акыллым, колак сөенчесе тиеш ул әйткән кешегә. Фәнзирәбезнең улы турында беренче сез әйттегез бит. Мин бала турында кем беренче хәбәр ирештерә, шул кешегә бүләгем, дип алып килгән идем. Менә ул кеше сез булдыгыз! Иңнәрегездә кулларым җылысы торсын! Мин улыбыз Инсафны тапкач, Сәяр колак сөенчесенә күрше хатынына колак алкасы да алып биргән иде әле. Алтын алка!

Гадилә кешеләргә ярдәм итә алуына куанып, бала тудыру йортыннан чыкты. Урамда бүгенге шатлыклы хәбәрдән кояш та яктыра төшкән шикелле!Гадилә йорт алдындагы мәктәп бакчасына карап уйга калды... Сыерчык тавышы килә... Ә, мәктәп балалары алмагачларга сыерчык оялары куеп чыккан икән! Ни гомер яшәп, сыерчык ояларын алмагачка элгәннәрен күргәне юк иде. Карале, ташбашлар, белгәннәр кая куясын, кош балаларына азыкны алмагачтан гына чүпли инде болай булгач, ерак очасы да түгел!
Алмагачлар... сыерчык... оя... Инсафы да үз йортыбыз белән торырга, алмагач, карлыган, миләш үстерергә хыялланды бит! Көзен әнисенә сыңар көрәк тә тоттырмыйча, агач-куаклар өчен чокырларын да үзе казыды, су сибәргә дә үзе йөрде. Балам, бакчага синсез генә баруларга ничек түзәрмен дә, синең кул тигән һәрнәрсәгә ничекләр генә карармын икән?! Гадилә сыерчык сайрый торган алмагачка карап, үзенә-үзе сөйләнеп басып тора.

Алмагачның кортларын сыерчыклар арчыр, алмалары да өлгерер, ә менә кешеләр күңелендәге яманлык, хөсетлек орлыкларын кем чүпләр?Бәндәләрнең күңелләрен ни сафландырыр? Бер-береңә мәрхәмәт, ихтирам югалып барган заманда яңа туган балаларга дөрес юлны күрсәтүче булырмы?! Хатын борчулы уйлары белән өйгә таба атлады.
– Йә, нигә бик озак йөрдең, Гадиләм? – дип каршылады ире. Гадиләнең өстеннән юка пальтосын салдырып, элгечкә элде. Ул арада Фарис йөгереп килде.
– Чәчәк апа, нәстә алып кайттың?
– Мин сиңа, улым, бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк хәбәр алып кайттым.
– Ә нәстә ул? Аны ашап буламы? Или аның белән уйныйлармы?
– Ул, балам, кешенең йөрәгенә урнаша торган хәбәр. Каяле, йөрәгең бармы икән, тотып карыйк әле?!
– Бар, бар, Чәчәк апа, менә монда дук-дук итеп тора, – дип, сабый Гадиләнең уң кулын үзенең күкрәгенә куйды.
– Ә, хәбәрне сиңа бирергә ярый алайса!
– Йә, бир инде, Чәчәк апа, кайда?
Гадилә сабыйны кочагына алды.
– Синең менә шундый – синең кебек батыр, синең кебек матур энең бар!Менә шул хәбәрне йөрәгеңә салып куйыйк әле, бәгырь кисәгем! Бүген әниең бик матур, бик таза ир бала тапты бит! Әле генә күреп кайттым. Ул сиңа хәбәр җибәрде. «Фарис абыем, сине тыңласын, ашасын, зур итеп үсеп куйсын! Мин кайткач, мине уйнатыр, йоклатыр!» – диде.
– Уррррррррра! Минем дә братигым булган икән! Ура! Мин аңа зур КАМАЗымны да бирермен, ком ташыр», – дип сикергәләде Фарис. Әтиемә әйтик, ул да йөрәгенә салсын бу хәбәрне. Минем кебек! Әйтик инде, Чәчәк апа!
– Хәзер әйтәбез аны! – дип сүзгә Сәяр да кушылды. Ул кияүләренә шалтыратып, улы туганлыкны, Фәнзирәнең хәле яхшы булуын сөйләп бирде. Котларга да онытмады. Телефонның теге башындагы ирнең дә шатлыгы ерак чакрымнар аша Гадиләләр, Сәярлар янына кайтып җитте.
– Баһадирны алырга кайтып җитәм мин, абый! – диде кияүләре дә.

Кичке ашны ашагач та, Фарис, гомер булмаганны, шатлыгыннан иртә йоклап китте. Ир белән хатын роддомда булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләшеп, Галиягә ярдәм итәргә карар кылдылар. Иренең йомшак күңелле, ярдәмчел, сабыр булуына Гадилә тагын бер кат инанды.
Улының кырыгын уздырырга дип, Гадилә бакча мөдиренә өч көнгә гариза язган иде. «Кояшкай» балалар бакчасында Гадиләне бик хөрмәт итәләр, пешергән ризыгын мактап ашыйлар. Инсафны тапкач та, улым янында булырмын, дип, бакчага пешекче булып эшкә урнашкан иде. Гел үзе янына кереп аптыратыр инде дип, баштарак шикләнгән булса да, Инсаф тыныч, тәртипле, ипле бала булды. Бакчадан башка балаларны әти-әниләре алып бетергәч тә, әнисенең кухняда эшләре беткәнче сабыр гына көтеп утыра, йә рәсемнәр ясый иде. «Кояшкай»ның мөдире Инсафны күмгән көндә дә килеп, Гадиләгә фатирны җыеп юышырга да булышып йөрде. «Мәет өстендәге кешеләргә сәдака өләшмим, Гадилә апа, сезгә хәзер кирәгрәк булыр», – дип, хатын алырга теләмәсә дә, күлмәк кесәсенә акча салып китте. Гадилә үзе эшли торган коллективын бик ярата, бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре өчен төрледән-төрле татар ризыклары әзерли. Инсафы да итле карабодай бәлешен бик ярата иде шул! Улының мәҗлесенә дә аның яраткан бәлешен әзерләргә булды, абыйның рухы шат булып ятсын.

Кичен каенсеңелләре булышырга килде. Олы сеңлесе Фирдәвес кош телен бик тәмле пешерә, ул шуның белән мәш килде. Фәния өстәлгә тәм-том урнаштырып йөрде. Алар янында Фарис та булышкан була: кая тәлинкә илтеп куя, кая конфетларын. Вазаларга куйган алмаларны карап тора да:
– Чәчәк апа, Инсаф абый бу тәмнүшкәләрне ничек ашап бетерә инде? – дип олыларны аптырашка калдырып, сораулар бирә. «Инсаф абыең ашы» дигәч, сабый абыйсы ашарга кайта дип уйлый, күрәсең. Эшләрне бетергәч , сеңелләре кайтып китте.
Фарис үзе генә йокларга курка икән – Гадилә белән Сәяр уртасына кереп ятты. Шушы бөтерчек кенә малайның исе хатынның башын әйләндерде, ул аны куенына кысып, әчләрен сыйпады. алма төсле алсу бит алмаларыннан үпте. Фарис та бигрәк наз ярата торган бала икән – әле Сәяр кочагына керде, әле Гадиләнең битләренә битен куеп иркәләнде. Хатынга малайның керпе сыман куе чәчләре, кай ягы беләндер улын хәтерләтте. Нәни куллары белән муеныннан кыскан бу ташбаш малайга берничә генә көнгә булса да бар яратуын, ана назын, ылысын бирәсе килде. әнзирә берәр атна роддомда ятар әле, кияүләре кайтып төшсә генә инде...

Куенына Фарисны кысып, Гадилә бик озак йоклый алмый ятты. Мыш-мыш килеп, ара-тирә «Чәчәк апам» дип кычкырып куйган Фарис бик-бик якын тоелды. «И Ходаем, тагын ана булу бәхетен татысам иде, ишетсәң иде теләкләремне, ишетсәң иде!» – дип өзгәләнде...

Гульнур Айзетуллова


(дәвамын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: