Уңышсыз очрашудан соң, кызына әни табу турында уйламаска тырышты Әдһәм. Хәтәр мәрәкә икән шул, шөпшә оясына кагылган кебек, чагылмаган җирең калмый... Әнисе әйткәнчә, Фәридәгә «няня» табу турында уйларга кирәк булыр. Йортны төзеп тапшырсыннар да. Хәзергә исә участок начальнигы Сәхәпов, баш-аягы белән эшкә чумып, үзе әйтмешли, объектны яңа елга чаклы сафка кертү өчен тырыша. Аннары инде Фәридә мәсьәләсен дә хәл итәр, әнисен дә авылга кайтарып куяр.
Шулай дип уйлап тора иде Әдһәм Зиннурович... Шөкер, болгавыр тормышта бизнес, акча, мал, урын өчен бер-берен өзгәли башласалар да, кешелеклелек сыйфатлары әлегә исән-сау саклана, күрәсең.
Беркөнне трестның хезмәтне саклау бүлегеннән Маһирә Сәхиевна килеп төште. Кырку табигатьле, ваемсызларны «әпипә»гә бастырып, эштә тәртип урнаштырырга яраткан очлы күзле хатыннан беркемгә дә тынгы юк. Башта ул түбә ябучыларга ябышты.
– Кая сезнең саклык каешлары? Махсус ботинкаларыгызны ник кимәдегез, ә? Төшеп кадалсагыз, миңа Себер китәргәме?
Аннары рубильник, кабель, утлы тимерчыбыклардан тиешенчә файдаланмаган өчен электрик Гайфине, итәк-җиңнәрен җыеп йөри белмәгән хатынга тиңләп, тетеп ташлады. Кемдер әтмәлләгән шикле плитәдә чәй кайнатып, эш вакытында табын корган маляр, штукатур хатыннарга да эләкте Маһирәдән. Инде китә, озатам дип торганда, бу Әдһәмнең үзен дә «эләктерде». Бинаның аскы катына ук төшкән иделәр, кеше юкмы, дигәндәй алан-йолан каранды да хатын сүз башлады: – Мин бер хәбәр ишеттем әле, Әдһәм Зиннурович... Сез солидный ир, нәчәльник кеше, саескан Ләйсән сүзен тыңлап, ниндидер очраклы хатыннар белән танышып-күрешеп йөрисез икән? Мәсхәрә бит бу. Әлбәттә, Ләйсән корган мәсхәрә! Теләсә кемне тагып, сезнең күңелне кайтарырга, аннан: «Ярар, эзләмим инде, үзең генә миңа кияүгә чык, Ләйсән», – дидертәсе килгән. Сазаган кыз, нафталинга баткан. Ир-атка сусагандыр шул... Менә кем кармагына эләккән кеше сез, Әдһәм Зиннурович!
Ир, колагына һич ятмаган сүзләрне ишетеп, ни әйтергә дә белми аптырап калды. Мәгәр кантур хатыннарының Вәзирә белән очрашуы хакында гайбәт сатулары хак. Тик хәзер нишләргә? «Минем шәхси эшкә тыгылмагыз!» – дип, керпе кебек тырпаергамы? Бәлки, бу ханымның, кем әйтмешли, конструктив тәкъдиме бардыр? Порукага алырга җыенган төсле бит. – Соң, Маһирә Сәхиевна, мин-буйдакның гаилә хәле шундый әһәмияткә ия булгач, ник әле Ләйсән белән генә чикләнергә? Сезгә тәкъдим ясый калсам, ни әйтерсез? Ә нәрсә, яшь бер тирәдә. Уртак тел табарбыз әле?!...
Әдһәм бу сүзләреннән соң кырку хатын, өстенә бер чиләк салкын су томырылган сыман, куырылып калыр дип көтте. Яисә елан өстенә баскан кебек булыр... Әмма, ни гаҗәп, хатынның коңгырт күзләрендә бер зәһәрлек чаткысы шәйләнмәде. Киресенчә, әллә каян, төптән саран елмаю килеп чыкты:
– И Әдһәм, соңгарак калгансың шул... Гаиләм бар! Югыйсә, ике дә уйламый барган булыр идем. Хатын шаркылдап, рәхәтләнеп көлде. Һәм аннары, янә баягы җитди, эшлекле кыяфәтенә кайтып, өстәп куйды. – Ну ничего, сиңа менә дигән кәләш табабыз. Хәбәр бирермен, көт!
Шаярта, дип уйлаган иде Сәхәпов. Әмма эшлекле хатын сүзне җилгә очырмый икән. – Әдһәм Зиннурович, смотринага чакырам. – Телефонны тутырып көлеп алгач, ул аңа кайчан һәм кая барасын аңлатты. – Ике куянны атабыз... Әдһәм Зиннурович. Смотрина да, чыршы бәйрәме дә. Әйдә, вперед!
Берничә атнадан соң «ике куян» атарга ул бик күтәренке кәеф белән барды. Җилкәдән йөк төште. Объектны вакытына өлгерттеләр, 145 фатирлы йортны комиссия «яхшы» билгесенә кабул итте... Инде хәзер бераз үзе өчен дә яшәп алсын Сәхәпов!
Төргәкләр күтәреп, елмаеп бусага аша үткән олпат кунакны өй төрле төстәге утлар белән уйнап, якты йөз белән балкып каршылады:
– Әйдүк, Гөбәйдүк!
Ярый әле, Маһирә Сәхиевна шаяра белә. Югыйсә, кыз күзләргә килгән кеше ят мәҗлес эченә ничек кереп китәр иде.
Өс-башын салгач та, Маһирә кунакка Кыш бабай битлеге кидереп куйды һәм ирне җитәкләп залга атлады. – Менә җәмәгать, Кыш бабай! Төлке, бүре, аю һәм башкалар үз урыннарыгызга рәхим итегез! Мәҗлесне башлыйбыз. Кыш бабай, син менә монда утыр! Тартынма! Сиңа пар Карсылу бит инде, Снегурочка! Йәгез, тотыгыз бокалларны. Башлыйбыз бәйрәм кичәсен!
Менә шулай Яңа елны каршылау тантанасы, әкияткә охшап, серле, гаҗәп кызык төс алды. Ну, Маһирә... дип баш чайкыйсы гына калды. Аның өстәлбаш белән соклануы артыккарак киткән, күрәсең, колак төбендә үк пышылдау ишетте:
– Бездә кавалерлар кызлар артыннан ухаживать итә, Кыш бабай... Снегурочка артыннан бигрәк тә... Карсылу чыркылдап көлеп куйды:
– Деревня!...
Ишетмәсәң – ишет! Өстенә салкын су койдылармы? Ул ирексездән сул ягына кылтаеп купшы чәч толымына уралган битлеккә текәлде. Арык кына, корышкан гына бер кемсә... Мондыйның, әлбәттә, теле әче... Инде Сәхиевна да аның белән шаярырга җыенамы? Тапкан Челән!
– Виноват, мадам! Төзәлермен... Сезгә нәрсә кирәк? Әйдә, нәрсә яратасыз?
– Әнә тегендәрәк... Тавык боты... Кызара төшкәнен сайла. Балык та алып куй. Семга әнә өстәл уртасында, күрәсеңме?
Әдһәм кыз кушканны эшләде.
– Рәхмәт!
Тавышына караганда бу бик яшькә охшаган, мөгаен, егермесе дә тулмагандыр...
– Снегурочка... сеңлем. Сиңа ничә яшь?
Җете зәңгәр күзләр битлек ярыгыннан Әдһәмгә текәлеп тордылар. Аларда аптырау катыш гаҗәпләнү төсмерен тойды ир.
– Хатын-кызның яшен сорамыйлар. Әшнәлек яшьлектә тә дә, картлыкта да була, абзый. – Кыз чыркылдап көлеп җибәрде. – Хәзер бит яшь арасына табу юк. Син согласна, мин согласна, ник йөрибез напрасно, диләр бездә...
Кыш бабай телен тешләрдәй булды. Нинди сукыр тәкә уены соң бу? Ичмасам, туташның йөзен күрәсе иде. Бәлки күңелгә ятыр?
Өстәлбаш тәнәфес игълан итте. Ашкынулы бию ритмнары яңгырауга, Карсылуны шундук чакырып алдылар. Әдһәмгә ничектер җиңел булып калды, башын күтәреп тирә-юненә карады. Әллә соң яхшы чакта берәр сәбәп табып ычкыныргамы моннан?
– Нәрсә балтаң суга төште, Кыш бабай? – Янына Маһирә Сәхиевна килеп баскан икән, үзе көлә. – Молодец, сынауны «отлично»га үттең. Снегурочка утка-шутка! Аңладыңмы? Мадам тикшерергә теләде. Бабник түгелме... Әйдә, хәзер минем арттан!
Һәм хатын шау-шулы залдан чыгып, Әдһәмне ябык бүлмә каршына алып килде. Җиңелчә генә кагылып битлеген салдырды.
– Монда аулак, танышыгыз! Бар, кер. Түлке уң аягың белән үт!
Ишек ничек ачылып-ябылганын абайламыйча да, ул тонык яшькелт яктылыкка чумган бүлмә эчендә торып калды. Аның каршына зифа буйлы, күзлекле ханым атлады һәм күрешергә дип кулын сузды:
– Лилия Нәбиевна, педагог!
Ир үз чиратында исем-шәрифләрен атагач, беравык Лилиягә текәлеп торды. Күзлек пыяласы аша балкыган сусыл көрән күзләр Әдиләнең карашын хәтерләтте. Ул да шулай кешегә тутырып, томырылып карый иде. Һәм кыз нәкъ әнә шул ихлас йөз кыяфәте белән йөрәккә ягылып калды да... Моның да әсир итү көче шунда, томырылып каравында бугай.
– Нишләп аяк өсте торабыз әле, утырып сөйләшик, – диде ханым, һәм, икесе дә өстәл янына урнашкач, сүзгә сүз ияреп, гәп ачылды.
– Сез төзегәнсез, ә мин китап корты булдым. Әти-әни гап-гади эш кешесе, югыйсә. Үрнәк алам, нәсел эшен дәвам итәм дияселәр юк иде минем. Тик без үскәндә уку культы зур булды бит. Мәктәпне алтын медальгә бетердем. Университеттан кызыл диплом алып чыктым. Аннары гади укытучы булып эшләп, диссертация дә якладым мин. Тауга менелгән, дәрәҗә дә бар. Шулай да дөньям китек... Ахирәтләрнеке кебек түгел. Дискомфорт. Тормыштан канәгатьлек юк. Хатын-кыз күңелен түгәрәкли, көйли торган нәрсәләр минем шәхси тормыштан читтә калган шул... – Хатын тынып калды, йөзенә гасабилык төсмерләре калыкты. – Әй, Әдһәм Зиннурович, мин инде Маһирә Сәхиевна бик кыстагач, сезнең белән күрешергә килдем дә бик куркам шул. Инде соңдыр, мөгаен... Ир холкы бик кырку була бит. Яраклашырга да кирәк.
– Алай димәгез әле сез, Лилия. Иң мөһиме – күңелләр тартылсын. Бер-беребезгә ошап яшәп китсәк, гаилә сезгә һич тә комачау булмас. Мин бер дә куркыныч түгелмен... Ышаныгыз!
– Әдһәм Зиннурович, турысын гына әйтегез әле. Нигә өйләнәсез? Арка җылытучы кирәкме сезгә, хуҗабикәме? Ә бәлки гаилә йөген бергә күтәрүче кеше булсын янымда диясездер. Дөрес, акчага сусау юктыр сездә. Тик алдагысын кем белә бит. Терәк кирәк, страховка, кем әйтмешли. Йә, кайсы мөһим?
– Сез бигрәк кызык инде, Лилия ханым. Ничек бәялим сез әйткәннәрне? Хатын кирәк миңа дисәм, барысы да бергә укмаша инде...
– Юк, соравым бик урынлы. Хәзер бит ир белән хатын мөнәсәбәтләрен брачный контракт төзеп беркетүчеләр бар. Кем нәрсәгә ия – алдан ук ачык. Нәрсә тели, нәрсәгә хокуклы... Милек якларын ничек килештерәләр?
– Миңа зур эш йөкләнгән, йортлар салабыз, Лилия. Вазифамны яхшы башкарыйм дисәм, иртәдән алып кичкә кадәр йөгерергә кирәк миңа. Димәк, яхшы тылың булу шарт. Җәмәгатең диюем инде...
– Аңлыйм. Тик хатынны үзегезгә тыл дип кенә карыйсызмы? – Лилиянең тавышында сагаю сизелде. Ә ул үзе дә җитди эш кешесе булса, нишләргә?
– Минем авыз пеште инде. Хатынга олтан булырга исәп юк. Ныклы гаиләдә атабаш кәсеп итә, мал таба, ә хатын учак уты тота, бала үстерә. Ул Сез әйткән вазифа дигәннәргә ничек кенә карасаң да, хатын бала белән мәшгуль кеше инде. Ул бала кыз булса, бигрәк тә... Әни кирәк аңа. Дон Жуанлык түгел, шул хәсрәт йөртә мине.
– Алай... кызыңа ничә яшь соң әле? Әнисен һаман сагынамы? Өйдә әле кем карый аны? Холкы ничек?
Әдһәм, тынычланып, Фәридә хакында байтак нәрсәләр сөйләде. Быел инде мәктәпкә төшәсе елы, үзенә аерым игътибар кирәклеге ачык, дип тә өстәде ул. Янәсе педагог булмаса да, ата кеше белә инде бала мәшәкатьләрен. Ә үзе эчтән юанып уйлап куйды: «Фәридә синең кебек тәрбия белгече кулына эләксә, өстән тау төшәр иде дә бит...»
– Бала педагогиканың һәрчак иң катлаулы проблемасы инде, Әдһәм Зиннурович. Иң куркытканы да кызың...
– Сабый булмаса, педагогика нәрсәгә соң? – дип, үзе дә сизмичә ычкындырды ир. – Педагог бала өчен яратылган бит!
Галимә хатын бу репликадан, нокаутка эләккән боксер кебек, миңгерәүләнеп калды. Әллә инде үз эчендә берәр кискен борылыш булды, эндәшми торды. Аннары кисәк урыныннан күтәрелде:
– Ярар, таныштык... Безне югалтканнардыр, залга чыгыйк!
Әдһәм әле генә күңел кылларын йомшак чиерткән, ымсындырган мөлаем хатынның ашкынып, башын югары күтәреп, кәс-кәс басып ишеккә юнәлүен күреп, кинәт сыкрап куйды. Бетте, юкка өметләнгән... Хәзер урамга чыгып хәер өстәгән саилче хәлендә тойды ул үзен. Бала хакына... Ярдәм итегез! Шулай булмый ни, ката башлаган агачтан дуга бөгәргә тырышкан кебек, буйдакның гаилә тергезү теләге дә исәрлек дип санала бугай. Монда яр-яр уены коручы юк. Каршыңда үз мәнфәгатеннән чыгып исәп коручы кеше генә бар. Җитмәсә, синең бала дигән шүрләткеч нәрсәң дә өстәлә, буйдак... Кысыр хатын шәфкатен күптән май каплаган. Ялгыз ир, үксез бала гамьнәре ни аңа? Ир, шундый уйлар белән үртәлеп, бүлмәдән кузгалды. Бәйрәм шавыннан гөрләп торган залга ялгызы килеп чыгуның мәгънәсе юк иде. Кунагын кунак, тик тегеңә сыланып, моңа сөртелеп йөрергә күнегелмәгән шул. Яңа ел төнен кызы, әнисе белән үткәрү саваплырак, дөресрәк булыр, ир ишек катына юнәлде. Әмма киенеп чыгарга өлгермәде, каршына күзләрен шарландырып Маһирә Сәхиевна килеп басты:
– Әдһәм Зиннурович, ни хәл бу? Нәрсә, ошатмадыңмыни?
– Матур хатын, галимә, үз-үзен бик сөя...
– Соң?
– Синең педагог, дөресен әйткәндә, минем кыздан шүрләде, Маһирә Сәхиевна... Син аңа бүтән яр эзлә инде. Тик үзенә шуны җиткер. Танышырга җыенса, әллә нинди сынаулар кормасын. Кәмит ясап... Тестлар да төземәде микән әле, сора? Гыйлем иясе!
Урамда тыныч һәм декабрь төне өчен гадәттән тыш җылы иде. Тиздән Яңа ел сәгате дә сугар.
Өйләрдәге хисапсыз тәрәзәләрдә дә, урамның үзендә дә бәйрәм шаукымы сизелә. Буасын ерган елга төсле, менә-менә хисләр ташкыны ыргылыр. Шатланырлар, котлашырлар, тәбрикләрләр... Тик Әдһәм генә монда дөнья ятиме. Яр табам дип хыялланып килде дә, янә көлделәр үзеннән, мыскылладылар. Чынлап та, нишләп мондый каһкаһәле хәлгә тарыды әле ул. Әллә соң рәнҗеш, каргыш, ләгънәт дип сөйләүләре дөрес, хак нәрсәме? Җанын актарып, күңелен айкап, аңа янә Әдилә томырылып карады...
(Ахыры.)
Тол ирнең Себердәге Какчырлы авылы кызы Әдилә Карачуринаны еш-еш искә алуына карап, тынны куырырлык мәхәббәт кыйссасы ишетергә теләү урынсыз булыр. Барысы да бик гади һәм «Широка страна моя родная...» дип җырлап яшәгән чорның романтик рухлы егет, кызларына хас булганча ифрат гадәти. Мең тугыз йөз сиксәненче елның җәендә төзелеш институтының дүртенче курс студенты Әдһәм Сәхәпов стройотряд комиссары сыйфатында Төмән җиренә урман кисәргә барды һәм татар авылы Какчырлыда очратты да инде көлтә чәч Әдиләне.
Хәер, отрядтагы егетләрнең һәркайсы Себер кызлары белән танышып, йөрешеп, үзләренчә әвеш-тәвеш килделәр. Әдһәм белән Әдиләнең болардан аермасы тик шунда: тегеләре аерылыштылар да сүрелештеләр, ә Әдһәм исә, Мәҗнүн сыман сөю хисләреннән айный алмыйча, янә җәйне көтеп, акча юнәлтеп, Әдиләсе янына юл тотты. Мәхәббәт утында янган ике йөрәк мәңге бергә булырга, беркайчан да бер-берсен ташламаска вәгъдәләште... Бары шул, берничә җөмләгә сыярлык тарих. Ә менә йөрәктәге уелышын, уйлардагы кайтавазын иңләрлек түгел.
Әдһәм белән Әдиләнең танышу тарихын, мөгаен, чуаш егете кыбырсык һәм юан Үләмасовның, корыган агач богатына бәреп, аяк балтырын ертудан башлап китәргә кирәктер. Ул, Тукай шүрәлесе кебек акырып җибәргәч тә, янына берәм-берәм агач бунап яткан иптәшләре килеп җитте. Фонтан булып кан сиптергән аякка жгут салып, тегеннән-моннан йолыккан чүпрәк белән яраны бәйләп куйдылар. Әмма егетнең ашыгыч рәвештә табиб ярдәменә мохтаҗ булуы ачык. Инструкция кушканча эш итсәләр, стройотряд штабыннан медик Алешинны чакырып китерергә кирәк. Эштәге бәхетсезлек очракларын хәл итү аның кулында. Бу пунктуаль адәм яралыны дәвалап кына калмый, аны терки, башлыкларга җиткерә. Шуннан сүз китә, Соловьевның линейный отрядында боец Үләмасов шундый-шундый аяныч хәлгә тарыган, имеш, чөнки монда саклану кагыйдәләре үтәлми... Командир дисциплина таләп итми. Комиссар тәрбия эшләрен тиешенчә алып бармаган. Һәм тагын да аянычлысы шул: әлеге бәхетсезлек очрагы, «Факел» линейный отрядының хисабында минус булып саналып, аласы хезмәт хакларына сугачак. Уставта «Югары хезмәт хакы аласың килсә, бәхетсезлек очрагына юл куйма!» дигән пункт бар. Боларның барысын истә тотып, сакал-мыек баскан Соловьев егетләргә эндәшергә мәҗбүр булды: «Нишлибез?»
Мондый гадәттән тыш хәлләрдә, әлбәттә, командирдан тыш иң элек комиссар баш ватарга тиеш. Һәм Сәхәпов көтелмәгән шундый тәкъдим ясады:
– Беренчедән, Үләмасовны жгут белән озак тотарга ярамый, икенчедән, моннан өч чакрым ераклыкта медпунктлы авыл бар. Какчырлы. Шунда алып барыйк яралыны, Андрей!
– Тактика дөрес, дәгъва куючы булмас. Сәхәпов, әйдә машинага утырт та Үләмасовны медпунктка алып кит!
Ярты сәгать тә үтмәде, куәтле вездеходта әлеге пункт каршына килеп тә туктадылар. Бәхеткә ул ачык, эшли. Комиссар кеше эчкә кереп уралып тормады, шофер егет ярдәме белән, бәлагә тарыган студентны носилкага сузып салып, ишеккә ыргылдылар:
– Доктор, доктор кая? Ашыгыч ярдәм кирәк!
Коридорда Әдһәм күзенә ак халатлы яшь кенә шәфкать туташы чалынды:
– Иптәш, нәрсә шәрран ярасың? Ишетәбез. Менә бу бүлмәгә кертегез яралыны.
Берничә минуттан әлеге сылу кыз инструментлар белән коралланып, өстәлдә яткан Үләмасовка операция ясарга керешкән иде инде...
Ярты сәгатьләп вакыт узгач, чуваш егете бүлмәдән үз аягы белән килеп чыкты. Елмайган булды:
– Докторның куллары шифалы, пүчтәк тә авыртмады. Әллә матурлыгын күреп сизмәдем инде. Вәт, чибәр!
Бераздан ак халатлы туташ, бүлмәсеннән чыгып, отряд вәкиленә күрсәтмәләрен бирде:
– Авыруга катгый постельный режим. Канын күп югалткан. Виноград согы эчерегез. Һәйбәт калорияле ашау булсын. Бер көннән соң перевязка ясармын... Китәргә мөмкин.
– Рәхмәт, доктор!
– Мин доктор түгел, иптәш... Фельдшер Әдилә Карачурина!
Үләмасовны өч тапкыр медпунктка китергәч, Әдһәм Әдиләгә тәмам ияләште. Инде бүтән Какчырлы юлын таптамаска кирәклеген аңлагач, ни булса шул булыр дигәндәй, кызга туры карап пышылдады:
– Әдилә, минем йөрәк сызлый. Төннәрен керфек какмый чыгам. Дәвала әле мине!
Кыз томырылып карап куйды:
– Кил соң... Дәваларбыз!!!
Ничә кат шулай булды инде. Сыкраулы көннәрендә, күңеле үрсәләнсә, кыерсытылса, ул җаны белән Әдиләгә сыенды. Әнисенең кочагында да тоймаган җылылык, тынычландыра торган әллә нинди хуш исләр, тел белән әйтеп булмаслык илаһи бер якынлык сирпелде бу кыздан. Тавышында да күңелне арбый торган гаҗәеп бер аһәң тибрәлә сыман. Тыңлыйсы да тыңлыйсы гына килә үзен...
– Бик еш догалар укып, Аллаһыга ялварам мин. И Ходаем, бер Аллам димен, мине әйбәт егет белән кавыштыр. Ул мине үлеп яратсын. Мин дә, падишаһым-солтаным, дип, гомерем буе хәләлемне сөеп торыйм. Туачак балаларыбыз күңеленә дә миһербанлылык, шәфкатьлелек утлары сал, Ходаем. Картлык көннәрендә, икебезгә дә оныклар белән юанып, һаман да сөенеп яшәргә язсын, димен. И Ходаем, бер Аллам, алтын теләмим, зиннәт сорамыйм синнән, зинһар, ялварган шушы теләкләремне гамәлгә ашыр!
Догага охшаш сөйләмнән соң медпункт бүлмәсе беразга тынып кала. Кызның йөрәк тибеше генә стенада текелдәгән сәгать тавышын куәтли кебек..
– Әдилә, телең шифасы дарулардан да кодрәтлерәк синең. Каян оттың боларны?
– Минем пациентлар өлкән яшьтәгеләр бит. Әбиләр белән серләшәм, бабайларны тыңлыйм да киләчәгемә карата үз теләкләрем туа.
– Менә синең янда нишләп рәхәт икән!
– Терелдеңме? Рәхәтеңнән тәмам эреп китә күрмә. Инде кузгал, әнә караңгы да төшеп килә... Урманда артыңа аю төшмәсен тагын! – Ул гадәтенчә егеткә тутырып карап елмая. – Йә хуш!... Сөйләгәндә безне дә куш!...
Кеше күңеленә ничаклы тирән үтеп керсә, аның белән аерылышу шул чаклы кыен, сагышлы, икән... Бу – Әдилә сабагы! Моңарчы кул болгашуларга ул үтә җиңел карады. Хәер, Какчырлы авылын, Төмән җирен калдырып китүенең тәүге мәлләрендә егет кыз белән хушлашу сагышын әллә ни авыр кичермәде дә. Ул янәдән монда әйләнеп кайтасын белде, ә кыз көтәргә вәгъдә бирде... Гашыйк ярлар өстенә төшкән җитди сынауның әҗере кавышу булачагы да ап-ачык иде. Әдилә Ходайдан ялварганча, ир белән хатын булып, балалар үстереп, чөкердәшеп яшәрләр иде хәзер... Кайда Әдһәмнең хатасы? Нишләп тимерне кызуында сукмады соң ул?
Ә бит Какчырлы авылы аны кияү дип таныды. Авызыңа капканны нишләп йотмадың, Әдһәм? Язның бер көне ел туйдыра дигән сыман, ярлар бәхете дә егетнең тәвәккәл адымыннан торгандыр. Бер адым... Гомерлек үкенечләр, аһ-зарлар, китек язмышлар чыганагы шул бит, шул, үз вакытында кыюлык җитеп ясалмаган бер адым...
Эх, Какчырлыга сәяхәтен кабатлап булса! Теге чакта Мәҗнүн студент сәфәре хакында иртәрәк сөрән салды бугай. Очам, фәлән вакытта, фәлән рейсны каршыла, дип, Әдиләгә телеграмма сукты. Күрешү кинодагы сыман булсын дигәндер инде. «Як-40» самолетына утырып, Төмәнгә килгәнче, аннары Какчырлы тарафына очучы кукурузникка менеп кунаклаганчы, сәгать телләре аэропорттагы табло кушканча түгел, кырыс һава шартларына карап йөрде. Ачыклап әйткәндә, кызны өч сәгать аэродромда көттерде егет. Министр килә диярсең!... Ә бәлки хәбәр бирми генә сюрприз ясарга кирәк булгандыр аңа. Менә ул, ниһаять, медпункт баскычына килеп баса да ишек кага: «Тук, тук!»
– Кем анда? Керегез!
Һәм ул ялт итеп ак халатлы көлтә чәчле чибәр кыз каршына килеп баса:
– Әдилә, җанкисәгем, йөрәгемне дәвала!
Нинди матур күрешү, нинди татлы кочаклашу булыр иде бу!
Какчырлыга кунакка өч көнгә генә килсә дә, Әдһәмгә кайда торасын да уйларга кирәк булгандыр. Авылда кунакханә фәлән юк бит! Шул булса, башкаладан килдем, командировка, дип, паспортын сузар иде дә, күзгә-башка чалынмыйча яшәр иде әле. Билгеле, Әдилә аны пунктына фатирга кертә алмый, өйләренә алып кайтса, мосафирны кем дип атар? Ярый әле, шыпырт кына сөйләшеп, Самания әбине тыңлаткан кыз. Шәһәрчә ыспай киенгән, сумка аскан яшь кешегә әлеге кортканың йөтәс йонлы, карлыккан тавышлы «Пират»ыннан башка игътибар итүче булмады кебек. Әмма өйгә кереп, туфлиләрен сала башлагач та, Самания әби кунагыннан сорамый түзмәде:
– Какчарлыга кияү буласың инде, бәбкәм! Әдиләне монда туйлап аласыңмы, кый... Әллә шәһәреңә алып китәсеңме?
Менә телне, терсәкне тешләр сәбәп кайда. Кыңгыраулар кагып, Әдһәм авыл каршында үзен кияү итеп таныткан ләбаса... Әдилә кияве! Мондагыларны алдый алмыйсың, әллә нинди самолетларда очып, акча түгеп бушка гына йөрмиләр. Өйләнергә кайткан бу егет. Башлы-күзле булырга. Мәхрүм калабыз инде духтырдан... Әдиләнең теңкәсенә тигәннәрдер, әллә нәрсәләр сорап тинтерәткәннәрдер инде...
Мәгәр Какчырлыда үткән өч көн татлы төш кенә булып тоелды. Әллә бар дөнья, әллә юк Әдһәм – Әдилә өчен. Табигать – болар чатыры, җәннәт! Кемдер аларның күл буенда кызынып ятканнарын күргән. Кайсыдыр егет белән кызның Пләтән урманы аланында тәгәрәшеп җиләк җыюларын искәргән. Ә өченчесе, безнең Әдилә ниндидер бер ят егет белән райүзәк кафесында сыйланып утыра иде, дип сөйләп ята. Ул сиңа гына җиде ят, безнең фельдшерга җанаш, энем. Сарафан радиосын тыңламыйсыңмыни, Уфадан өйләнергә кайткан мәгъшук ул, дип төзәтәләр.
Әй, гавам телендә генә төрләнеп каласы иде дә бит... Әдһәм китәр көндә иртән, Самания әби йортына тәмам сөмсере коелып Әдилә килеп керде. Егет атлыгып кызга каршы атлады, төчеләнеп сәламләде.
– Сәламеңә сәлам дә, дускаем, әти Сафура бураннарын уйнатты бит. Сине чакырды.
Хәзер инде тәвә кошы кебек башны комга тыгу файдасыз. Әдилә, егетен җитәкләп, урамның бер башыннан алып икенче башына кадәр үткәч, урыс капкалы, сандык кебек пөхтә корылмалар тезелгән ихатага керде. Ул да булмый башына эшләпә элгән, җиңен сызганган кырыс агай җилт-җилт басып егет каршына килеп басты:
– Шулмы безнең кияү?
Өй ягыннан ишек шыгырдады:
– Әтисе, өйгә кереп сөйләшегез! Күршеләр ишетер.
Хуҗа кеше борылып та карамады, Әдһәмгә күзләрен кадаган көе, һава селкетеп алды:
– Бар, эшеңдә бул. Миңа инструкция кирәкми! Син дә, кыз, олак. Монда ирләрчә гәп булыр.
Егет, аның әмеренә буйсынып, бакча сыман аулак урынга керде. Күзенә түтәлләр, җимеш куаклары чалынса да, тамаша кыла торган чак түгел, ул киеренке бер хәлдә Әдиләнең әтисен тыңларга әзерләнде. Нинди гәп куертырга җыена ул? Нишләп шулай ярсыган? Теге дә кылдый-былдый йөренде дә егет каршына килеп басты:
– Син кем буласың?
– Исемем Әдһәм, фамилиям Сәхәпов... Төзелеш институтын әле яңа бетереп, төзүче-инженер дипломын кулга алган кеше булам. Прописка Уфа шәһәрендә...
– Какчарлыда нәрсә калган сиңа? Ни югалттың?
– Әдиләне күрергә килдем!
– Ну, күрдең... Шуннан нәрсә, китәсеңме?
– Китәм. Билет алынган...
– Алай... – диде хуҗа һәм, тыннан язган автомобиль камерасы кебек бушанып, хәлсезләнеп өстәл янына чүмәште.
– Син китәсең дә ул... Хәзер Әдиләгә нишләргә? Безгә ничек кеше күзенә күренергә. Сине бит безнең кияү дип таныйлар. Дан чыккан... Энем, минем мужикларча бер сорау бар сиңа. Эшне шул хәлгә җиткергәч, ник өйләнмисең? Әйт шуны!
– Без Әдилә белән өйләнешәбез. Сүз юк, килешенгән. Тик быел түгел әле.
– Кайчанга планлаштырылган инде ул хәл?
– Эшкә урнашыйм, квартира алыйм...
Ата кеше ботына чапты:
– Шәһәрдәгеләр фатирны гомер буе көтә...
– Юк, мин яшь белгеч булгач, закон буенча ике ел эчендә алам аны. Бәлки иртәрәк тә булыр. Әдиләне интектерергә теләмим мин. Фатирлы булгач та өйләнешәбез.
– Әй, балакай, – дип сузды хуҗа. – Беләсеңме, мин ничек, нинди хәлдә башлы-күзле булдым? Ызбада өч энекәш, сукыр ана. Карават куярга урын калмаган да диярлек... Ә мин өйләндем. Солдаттан кайткан чак бу. Йөргән кыз шәһәр ягына каера. Башкага димләүче дә бар. Ике уйларга ярамый, колак кагасың, тоттым да алып кайттым. Уңдым. Нинди балалар үстердек. Кызыкмаслык булса, Уфадан тикле килмәс идең әле... Ну, шуны әйтәм, өйләнер өчен йөрәк кирәк! Тәвәккәллек.
Тегесен уйлап, монысын исәпләп, сыныкка сылтау эзләсәң, өйләнеп булмый. Әнә шул хәлгә төшкәнгә, дөнья дуадаклар белән тулган хәзер. Мин кызымның шундый кеше кулында калуын теләмим...
Һәм абзый кеше янә гайрәтләнеп аягына басты:
– Болай итәбез, кем, Әдһәм, инде сез бергә булырга вәгъдәләшкән икәнсез, хәл берьякка авышсын, хәзер үк сезгә никах укытабыз. Буламы?
– Никах? – дип сузды егет нәрсә уйларга да белмичә.
– Әйе, никах! Кешеләр алдында да, Ходай Тәгалә каршында да үзегезне ирле-хатынлы исәпләрсез. Җаваплылык артыр. Сезнең дә безнең дә җан тынычланыр...
– Әдилә риза булса, мин каршы түгел...
Абзыкай кинәт алмаштырып куйгандай булды, кайнарланып, Әдһәмне кочаклады. Әллә инде яшьләнде дә:
– Дөрес, кияү, дөрес... рәхмәт!
Бабайның иркен өендә ишле туган-тумача катнашлыгында үткәрелгән никах мәҗлесе дә өзек-төтек күренешләр, сөаль-җаваплар тезмәсе булып аның хәтерендә калды:
– Син, Әдһәм Зиннур углы, үзеңә хатынлыкка Әдилә Кирам кызын алырга ризасыңмы?
– Ризамын!
– Син, Әдилә Кирам кызы, үзеңә хәләл ир итеп Әдһәм Зиннур угылын саныйсыңмы?
Аннары тагын аның аңында үзе утырган «кукурузникның» шытыр-пытыр килеп һавага күтәрелүе һәм тәрәзәдән Әдиләнең яшьле күзләрен сөртә-сөртә яулык болгавы сурәтләнеп калды. Вакыт тарафыннан да җуелмый, хисләр ташкыны белән дә юылмый торган сурәт!
Нинди генә шәфкать иясе булсаң да, хыянәтне кичерү авырдыр ул… Кичерә алдыңмы син мине, Әдилә?