Бу ялда Сәидә әтисеннән Назлыны алып, паркка, аттракционнарда әйләнергә барырга сорады. Әтисенең инде гипсын күптән алдылар, һәм ул кызының тәкъдимен кире какмады. Балалар йортының директоры белән дә ул инде танышты, аларның счетына акча да күчерде. Назлыны алар белән җибәрерләр дигән уй белән алар балалар йортына килделәр. Ә Камилә алардан да алданрак килгән иде бүген Назлы янына. Аларны күрүгә Сәидә йөгереп барып, әле берсен, әле берсен кочаклый, үзе өзлексез сөйли, паркка барасыларын, карусельдә әйләнәселәрен, «Әкият» кафесына ашарга керәселәрен, барысын да энәсеннән җебенә кадәр сөйләп тә бирде. Ә Назлы Сабир каршысына йөгерде. Сабир аны кочаклап күтәреп алды. Кечкенә кыз Сабирның иңбашына башын салып, тынып калды. Камилә дә, Сабир да дулкынланып киттеләр. Ә Сәидә Камилә апасының алдына менеп утырды. «Камилә апа, сез дә безнең белән барыгыз инде», — диеп, кулларын кушырып куеп, хатынның күзләренә ялварып карады. Камилә көлеп җибәрде, Сабирга карап куйды. Сабирның да өмет тулы күзләре Камиләгә текәлгән. «Мин үзем дә шуңа диеп килгән идем. Менә Назлыны җибәрүләрен сорап, гариза да алып килдем», — диде ул Назлыга күзен кысып. Кызлар, дөньяларын онытып, ур-ра кычкырдылар. Камиләнең машинасын парковкада гына калдырып, Сабир машинасына утырып киттеләр паркка... Төрле аттракционнарда әйләнгәннән соң, тамаклары ачып, «Әкият» кә кереп, ашап алдылар, фотоларга төштеләр. Кызлар гына түгел, Камилә белән Сабир да бүген үзләрен бик бәхетле тойдылар... «Чын гаилә кебек», — дигән уй Сабир күңеленнән дә, Камилә күңеленнән дә йөгереп узды... Балалар бакчасына Назлыны алар кичке ашка гына кайтардылар. Назлы аларны кул болгап озатып калды. Сәидәнең Камилә апасыннан бер дә аерыласы килми иде. Әтисе кичке ашны ресторанда ашарга дигән тәкъдимне әйткәч, кулларын чәбәкли-чәбәкли сикерергә тотынды. Камилә, тәкъдимне кире какмады... Сабир белән Сәидә өйләренә кайтканда инде йоклар вакыт җиткән иде. Ятуга тиз генә йоклап та китте. Балалар йортында йоклап ятучы нәни кызчык Назлы да тәмле төш күреп йоклый иде инде. Төшендә ул әтисе белән әнисен күрә, икенче карауга, аның әнисе урынында Камилә апасы, ә әтисе — Сабир абыйсы икән. Һәм алар янында Сәидә, Сабир абыйсының кулында төргәк эчендә кечкенә энеләре икән...
Сабир, үзенең тормышына, Сәидәдән башка тагын Назлы исемле кызның да килеп кергәнен тойды. Түм-түгәрәк битле, сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, үз яшенә караганда бик тә тыныч, сабыр булган бу кечкенә кызчыкны көн дә күрәсе, күкрәгенә кысып, юатасы, төрле бәла-казалардан яклыйсы килү теләге артканнан арта иде. Шул ук вакытта, кызлар янәшәсендә Камилә булса иде, диеп тә тели ул. Үз хыялларыннан үзе үк куркып китә. «Хыялый», — дип үзен сүгә. Ә Сәидә инде Назлы белән күрешәсе көнне көтеп җиткерә алмый: кая барасыларын, нинди уеннар уйныйсыларын, нинди уенчыклар аласыларын планлаштырып куя. Шушы күңелле мәшәкатьләр үзенең авыруын да онытып торырга мөмкинлек бирәләр иде аңа... Ә әтисе... әтисе моңа чиксез шат...
... Көз җитте. Бар дөнья алтынсу, кызгылт төскә керде. Алар яратып йөри торган парктагы агачлар да күзләрне камаштыра торган чуар «күлмәкләрен» киделәр. Чираттагы ял көнендә Сабир ике кыз белән үзе генә булды. Камилә авылга, әнисенә көзге эшләрдә булышырга диеп кайтып китте. Камиләнең юклыгы кызларның нык кына кәефләрен төшерде. Карусельдә әйләнүнең дә кызыгын тапмадылар, уенчыклар да кызыксындырмады. «Әйдәгез, Камилә апагызга бүләк ясыйбыз», — диде Сабир, кызларның күңелсезләнгәнен күреп. Аның үзенең дә кәефе юк, Камиләнең тавышын булса да ишетәсе килә иде аның. «Нинди бүләк?» — диештеләр кызлар. «Фотога төшәбез дә, аңа җибәрәбез, телефоннан шалтыратып, сөйләшеп тә алабыз үзе белән», — диде Сабир. Кызларның куанычларына үзе дә сөенде ир... Бик теләп һәм җитди итеп төштеләр фотога. Төрле төстәге яфраклардан букетлар ясадылар, кочаклашып та, җитәкләшеп тә төштеләр, Сабир әле берсен күтәреп, әле икенчесен күтәреп тә төште. Чын фотосессия ясадылар!
Соңыннан видеозвонок белән үзенә шалтыраттылар. Билгеле, бик яхшы тотмый иде авылда телефон, шулай булса да Камилә апаларын күргәч, аларга рәхәт булып китте... Сабир белән Сәидә өйләренә караңгылангач кына, бик күңелләре булып, көлешә-көлешә кайтып керделәр... Аларга ишекне ачкан каравылчы өйдә кунак бар икәнен әйтте... Сәидәнең әнисе — Резедә кайткан иде... Аны күрүгә Сабир туктап калды. Сәидә әтисенең артына посты. Резедә, утырган урыныннан торып, ире белән кызы янына килде. «Кызым», — диеп, чүгәләп, кызын кочарга дип үрелде. Сәидә тагын да читкәрәк тайпылды. «Исәнме, Сабир», — диде Резедә, торып басып иренә кулын сузды. «Исәнме, нишләп кайттың?» — диеп сорады Сабир. «Рәсемнәремнең күргәзмәсен оештырырга кайттым», — диде хатын.
«Үзең генәмени?»
«Әйе, мин бөтенләйгә, сезнең яныгызга кайттым», — диде Резедә һәм Сабирның күзләренә карады. «Монда сөйләшмибез», — диде Сабир. Сәидә ашыга-ашыга үз бүлмәсенә менеп китте.
«Соңга калмадыңмы икән безнең янга кайтырга?».
«Синең бер кешең дә юк диделәр бит».
«Беренчедән, минем бер кемем дә булмавы сиңа кайтырга рөхсәт дигән сүз түгел бит әле. Икенчедән, минем яраткан кешем бар».
«Гафу ит, Сабир, зинһар, кичер мине, балабыз хакына. Мин яшьлегем, юләрлегем белән хата кылдым, хәзер бик үкенәм», — диде хатын.
«Моннан 4 ел элек бала хакын уйладыңмы? Еллар буе синең фотоңа карап көтте Сәидә. Йоклатып чыгып киттең Сәидәне, йокыдан торган саен сине эзләп, елый-елый янына беребезне дә китермичә, көннәр буе бүлмәсендә утырып чыга иде. Тамак бизләре ялкынсынып, тавышсыз калды. Борчылса, еласа хәзер дә тыны кысылып, сулыш алуы кыенлаша. Бала кирәкмәде, дан, шөһрәт, ирекле мәхәббәт кирәк булды сиңа... Катлауландырмыйк. Сәидә синнән башка яшәргә дә күнекте инде», — диде Сабир. «Мин үзем дә яныңа барырга җыенган идем. Аерылырга гариза язам, шуңа кул куярсың. Нәрсә кирәк, шуны алырсың», — диеп өстәде. Бу сүзләрдән сыгылып төшкән хатынның үзен генә калдырып, Сәидә артыннан менеп китте... Сәидә, әнисе туган көненә дип җибәргән зур курчагын кочаклап, караватында утыра иде. Әтисен күреп читкә борылды, яшьле күзләрен аңа күрсәтмәскә тырышты. Сабир, янына утырып, Сәидәне кочагына алды. «Кызым, син әниеңнең безнең белән калуын телисеңме?» — диде ул. Сәидә әтисенә борылып карады. Ул күзләрдә кызыксыну, сагыш, моң, өмет, ышанмау, — никадәр хис укыды алардан Сабир.
«Ә ул бүтән китмәсме соң?»
Сабир иңнәрен сикертте. Кыз, әтисенә сыенып, тынып калды... Сәидәне йоклатып, беренче катка төшкәндә, анда Резедә юк иде инде. «Мин кунакханәгә барам» дигән язу гына тора иде...
Сәидә йокысыннан бик иртә уянды. Уянуга аска, кичә әнисе утырып калган залга йөгереп төште. Соңыннан аш бүлмәсенә кереп чыкты, анда пешерүче Сания апасы гына иде. Бер сүз әйтмичә, яңадан үз бүлмәсенә кереп бикләнде... Әтисе, уятырга дип ишеген ачмакчы булды, әмма ишек эчке яктан бикле иде. «Кызым, бу мин, ишегеңне ач инде», — диде Сабир. Җавап ишетелмәде. Озак торды Сабир кызының ишеге төбендә, әмма ишек ачылмады, җавап булмады. Эчке якта ачкыч булганга, үзе ачып керә дә алмый. Сабир авыртмаган иңбашы белән бар көченә ишекне этте, бик озак азапланды ул... Менә ишек ачылды, Сабир атылып Сәидә янына килде, ул көчкә сулап ята иде... Тиз генә кулына күтәреп ингаляторын куйды. Үзе «Ашыгыч ярдәм» гә шалтыратты.
... Камилә Сабир шалтыратканда эшкә килгән иде инде. Ирнең өзек-өзек сөйләгәненнән бары тик Сәидәнең хәле авыр икәнен һәм больницага килүләрен генә аңлады ул. «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә йөгереп килеп җитүгә, каталка белән Сәидәне алып керделәр...
...Камилә Сәидәнең кулларыннан тотып, аның янәшәсендә барды. Кызны караганнан соң «Стеноз гортани» дигән диагноз куйдылар. Тиешле уколларын алып, система куйгач, Сәидәнең сулышы тигезләнде. Сәидә күзен ачып, Камилә апасын күреп елап җибәрде. Камилә аны кочагына алды. «Чү, үскәнем, елама, барысы да яхшы, бетте, сиңа бүтән борчылырга кирәкми», — диде Камилә. «Анда сине әтиең көтеп тора».
Сәидәне дәвалар өчен больницага салырга кирәк иде. Камилә Сабирдан баланың хәле начараюының сәбәбен сорады. Сәидәнең күптән болай көчле авырганы юк иде. Сабир Резедәнең Казанга кайтуын әйтергә мәҗбүр булды. «Күрәсең, Сәидә шуңа борчылгандыр», — диде ул... Сәидәне палатага яткырдылар. Аны Камилә үзе карарга алынды.
Тиешле уколларны алып, физиотерапия курсын үтеп дәвалану гына түгел, Сәидәгә психолог ярдәме дә кирәк иде. Психологик тестлар күрсәткәнчә, кыз бик нык стресс кичергән. Тормышы көйләнеп килгән бала өчен көтелмәгәндә югалган әнисенең кайтуы шушы шокны китереп чыгарган да... Баланың психикасы тотрыклы түгел, ул дилемма алдында тора: кабул итәргәме әнисен, әллә юкмы? Бу проблеманы кичекмәстән бергәләп чишәргә кирәк, юкса кыз үз эченә бикләнүе бар. Психолог фикеренчә, кыз әнисе белән күрешеп сөйләшергә тиеш... Сабирга бу идея бик үк ошап бетмәсә дә, ул психологның киңәшен тотып, Резедәне больницага Сәидә янына алып килде. Сәйдәгә әнисе белән күрешәсен әйткәннәр иде инде. Психолог ярдәме аңа бик булышты, үзен ничек тотасын ул инде белә иде. Камилә апасы да аңлатты, кайсы вакытта олы кешеләр дә ялгышып куялар икән, алар да гаепле була алалар икән. Теләсәң, аларны гафу итәргә була, ә балаларын алар барыбер, яраталар икән бит... Сәидәнең зур үсәсе бер дә килми... Әнисе белән ул сөйләшмәде, әмма аның сүзләрен тыңлады. Хәер, әнисе дә озак тормады. Сәидәне кочаклап, бер-ике сүз әйтте дә, тагын киләсен әйтеп, чыгып та китте. Сәидә янында еламаска, дигән иде аңа Сабир!... Бер киселгән икмәк кире ябышмый шул! Резедә шуны аңлады һәм Сабирның аерылышу турындагы гаризасына кулын куйды. Сәидә әнисе белән очрашып торырга, аның янына кунакка барырга ризалашты, ләкин янәшәсендә һәрвакыт Камилә апасының булуын тели иде.
... Камилә апасының кулын сорарга дип, әтисе белән икәү бардылар алар. Камилә каршы килмәде. Ул көнне Камиләнең әнисе дә килгән иде. Галия әбисе белән Сәидә уртак телне бик тиз таптылар, дуслашып та өлгерделәр. Кияү буласы ирне дә ошатты Галия. Буй-сынлы, итагатьле, күп сөйләшми, Камиләне дә хөрмәт итүе күренеп тора. Әбине авылга кайтарырга барысы да кайттылар. Сәидә авылны бер дә күргәне юк иде. Аңарда тагын кайту теләге туды. Сабир белән Камилә аны кыш көне бер атнага каникулга кайтарырга сүз бирделәр.
... Туйны алар кыш көне, Яңа ел алдыннан уздырдылар. Туйларыннан соң озак та үтми, балалар йортыннан Назлыны үзләренә кызлыкка алып кайттылар. Кызларның сөенеченең иге-чиге булмады. Камилә белән Сабир да бик бәхетле иделәр. Бер ел үтүгә, Назлының төшен раслап, аларның кечкенә энеләре дөньяга килде. Аңа Өмет исеме куштылар.
Тәмам.