Все новости
Литература
5 Февраля , 12:00

Өмет

Автор: Фәридә ЗЫЯТДИНОВА.2 өлеш. Өч бүлмәле фатирында берүзе яши ул. Медицина Университетын бетереп, эшли башлавына 7 ел булды. Тагын өч елдан ипотекасын түләп бетерәчәк. Әтисе үлгәч, әнисен дә алып килергә диеп, өч бүлмәлене алган иде фатирны да. Ләкин әнисе Галиянең шәһәргә киләсе килми. Иртәрәк китеп барды шул Исламы... Кызын ташлауларына бик борчылды.

Өмет
Өмет

Өч бүлмәле фатирында берүзе яши ул. Медицина Университетын бетереп, эшли башлавына 7 ел булды. Тагын өч елдан ипотекасын түләп бетерәчәк. Әтисе үлгәч, әнисен дә алып килергә диеп, өч бүлмәлене алган иде фатирны да. Ләкин әнисе Галиянең шәһәргә киләсе килми. Иртәрәк китеп барды шул Исламы... Кызын ташлауларына бик борчылды. Никахсыз торуларын бер дә ошатмаган иде, хатынының «Ярар инде, әтисе, яшьләр үзләре беләләрдер, яхшы ата баласы, кызыбызны ким-хур итмәс», — дигән сүзләреннән соң гына, теләр-теләмәс кабул итте бу хәлне... Менә бит, ким-хур итмәс!!! Кызы сер бирмәскә тырыша да, әти-әни йөрәге сизмиме соң?! Сизү генә түгел, түзмичә туктап та кала икән. «Обширный инфаркт» диделәр врачлар... Камилә үзен гаепле санады әтисенең үлеменә... Әнисенең үзе янына килмәвен дә шуннан күрә. Ә Галиянең авылын, өен, иренең каберен ташлап китәсе килми. Күрше-тирәләр дә бик әйбәтләр, бик дус, тату аралашып торалар...
... Бүген дә, кайтып, караватына утырып, озак кына уйланып утырды Камилә. Шаян, тиктормас, кыска итеп киселгән бөдрә чәчле кызчыктан җитди, озын чәчләрен баш түбәсенә җыеп йөри торган, уйчан йөзле ханымга әйләнде ул. Аңа 32 яшь тулды кичә. Әйе, Төркиягә ул туган көнендә барды... Моннан 8 ел элеккеге кебек... Салихка булган мәхәббәте узган елларның күмере астында калган, кыз инде аны уйламый, искә төшкәндә дә, күптәнге вакыйга итеп карарга гадәтләнеп килә кебек... Әмма аның онытылып китеп башын ташлап көлгәне, сәбәпсезгә шатлык кичергәне дә юк иде... Ә бүген күңеле Истанбулда танышкан Сабир исемле ир-атны искә төшереп, тартылып куйды. «Менә инде, тагын нәрсә?» — диеп, үз-үзенә канәгатьсезлек белдереп, уйлап куйды ул...
... Ә Сабир бу вакытта тырышып-тырышып Камиләнең адресын эзли иде. Бик тә табасы килде бу ханымны... Интернет аша эзләде, әмма социаль челтәрдә Камилә исемле бик күп хатын-кызлар арасында үзенә кирәкле йөзне очратмады. Камилә үзе турында бернинди дә мәгълүмат бирмәде шул Сабирга... «Эх, фамилиясен белмим», — диеп уйлады ул көрсенеп. Шунда исенә төште... Балалар врачы диде бугай үзен, әмма кайсы хастаханәдә эшләвен әйтмәде. Казандагы барлык больницаларның сайтларына кереп, Камилә исемле педиатрны эзләре ул... Аның яшенә туры килә торган Камиләләр берничәләп иде... Больницаларның адресларын эзләп табып, йөреп чыгасы гына калды....
«Пациентларны кабул итү » бүлмәсенә ишек шакыдылар. «Керегез», — диде Камилә, язулардан башын күтәрмичә. «Исәнмесез, Камилә!» — дигән ир-ат тавышына күтәрелеп карады һәм күзләренә ышанмыйча беркавым карап торды. «Сез?!» — диде ул. «Әйе, әмма без син дип сөйләшкән идек?!» — диде Сабир. «Ничек килеп чыктыгыз? Сез монда нишлисез?» — диде Камилә. «Саубуллашмыйча да китеп баргансыз Истанбулдан. Менә Казанда очрашасы килде», — диде Сабир, елмаеп. «Мин эштә. Мин пациентлар кабул итәм», — диде Камилә, кызарганын сизеп. «Төшке аш вакытыгыз буладыр бит». Чынлап та, вакыт нәкъ төш вакытын күрсәтә иде. Коридорда пациентлар да күренми. «Якында гына кафе бар, каршы килмәсәгез, шунда кереп капкалап чыгыйк», — диде Сабир. Камилә ризалашып, башын какты... Нәрсә кирәк бу иргә? Чит илдә үз илеңнең кешесе белән аралашу табигый хәл. Әмма бу якынаюга сәбәп була алмый бит. Камилә бит бернәрсә дә вәгъдә итмәде! Ялгыз икәнлеген дә әйтмәде! «Нинди тактсызлык», — дип, ачуланып уйлады ул. «Моңа чик куярга кирәк», — шундый катгый уйлар белән ул бүлмәсеннән коридорга чыкты.
... Кафега кереп утыргач та Сабирга туп туры карап, «Йомышыгыз бар идеме?» — дип сорады. Сабир да аптырап китте. Моның кадәр кырыслыкны, салкынлыкны ул көтмәгән иде. «Әллә ни йомышым юк, әмма сезне күргәннән соң тынычлыгым югалды, яңадан сезне күрәсем килде», — диде ул. «Кирәкми, Сабир», — диде Камилә. «Бу мәгънәсезлек булыр», — диеп өстәде ул... Өмет бирмәде Камилә Сабирга. «Ни өчен шундый кырыс соң ул?» — дигән сорау баш миен бораулап алды ирнең. Һәм ул Камиләнең тормышы белән кызыксына башлады...
Үзенә күренмичә генә өенә дә озатты, эшли торган хастаханәдәге коллегаларыннан да, пациентлардан да белеште... Хәзерге вакытта берүзе яши, ир-атлар белән аралашмый... Алдагы тормышы турында күпме белергә теләсә дә, белүче кеше юк иде...
Сабир тагын берничә мәртәбә каршысына чыгып карады Камиләнең, әмма салкынлык, битарафлыктан башка хисләр күрмәде ул.
... Ә Камилә Сабирны ошатты. Ләкин Салихның хыянәте аның күңелен өшеткән, һәм яңадан «бозлары» эреп, хисләре яңарганчы озак вакытлар кирәк булыр, мөгаен...
... Сабир Камиләне онытырга карар кылды... Ул бит әле ирекле дә түгел. Бергә яшәмәсәләр дә аның законлы хатыны бар. Сәидә дә мәшәкатьләр тудырып кына тора. Бер няня белән дә уртак тел таба алмый, юк, дөресрәге, нянялар аңа ярый алмыйлар иде.... Менә бүген дә, киңәшмә барганда, Сабирга өеннән шалтыраттылар. Ул белә, аны эшендә чакта борчымаска тырышалар, бик җитди очракта гына шалтыраталар, димәк, нәрсәдер булган...
Сәидә истерикага бирелеп, үз бүлмәсенә кереп бикләнгән, һәм әтисеннән башка бер кешегә дә ишекне ачмаячагын белдергән. Бу хәлләрнең ничек тәмамланганын Сабир белә, шуңа күрә киңәшмәне иртәгәге көндә дәвам итәргә калдырып, өенә ашыкты... Сәидәсеннән бүлмә ишеген ачтыру өчен, ул күп әйберләр вәгъдә итте, бары тик икәү бергә Казан Молл сәүдә үзәгендә йөрергә вәгъдәсен ишеткәннән соң гына, ишек ачылды...
... Әтиле-кызлы алар Казан Моллда озак йөрделәр... Ашап та алдылар, уйнап та алды Сәидә, аннары, нәрсә аласы килә, шуны сатып алды аңа әтисе. Кулларына күп пакетлар тотып барган әтисе янында үзен бик бәхетле сизә бүген Сәидә... Аның тавышын тыңлап бару әтисенә дә рәхәт... Сәидәнең күзе сарылы-кызыллы тупка төште. «Әтием, алыйк әле тупны, мин аның белән бакчабызда уйныйм», — диде ул. Алмыймы соң инде әтисе! Тубын тотып әтисеннән алда йөгерде кыз. Кибет ишегеннән чыкканда, туп кулыннан төшеп, баскыч буйлап аска тәгәрәп китте... «Тубым», — дип, кыз алга йөгерде. Парковкадан чыгып килгән машинаның нәкъ Сәидә йөгергән юлга килеп чыгасын күреп, Сабир алга ташланды. Кызын этеп җибәрә алды, ә үзе машина астында калды...
... Камилә, эшен бетереп, кайтырга чыкты. Машинасын шәһәрнең атаклы сәүдә үзәге янында туктатып, үзенә бүләк ясаган нәни кыз Назлыга бүләккә буяулар белән рәсем дәфтәре алырга булды. Кызның әти-әнисе авариягә очрап, үлгәннәр. Кызның бүтән туганнары булмаганга күрә, ул балалар йортында яши иде. Вакыт-вакыт, аны дәвалар өчен дә, профилактика өчен дә хастаханәгә салалар. Моны Камилә эшли иде. Ул балалар йортына барып йөри, үзе генә гел елап йөрүче кечкенә кызчыкны күреп аның йөрәге өзгәләнә. Үзенең әтисен исенә төшерә, һәм кызчыкгың ятимлеген үзенең күңеле белән тоя, аңа ничек тә ярдәм итәсе, аны юатасы, хәлен җиңеләйтәсе килә иде. 10 көнгә ул аны аерым палатага сала, психологлар билгели, витаминнар белән аны дәваларга тырыша иде. Кызчык та Камиләгә ияләште, кешеләр белән дә аралаша башлады... Шул кызчыкны исенә төшерсә, кызгану катыш ярату хисе биләп ала Камиләнең күңелен... Ирексездән яшь аралаш елмаеп куйды ул... Кинәт аның күз алдыннан бер бер артлы, туп артыннан бер кечкенә кызның йөгереп үтүе, аның артыннан бар көченә йөгергән ир-ат һәм чыелдап туктаган машина өзек-өзек картина булып уздылар... «Тапталды, тапталды, ярдәм итегез», — дигән тавышлар колакта яңгырады. Камилә тубын тоткан кыз янына барып, аның белән барысы да тәртиптә икәнен күргәч, алгы көпчәкләр янында яткан ир янына йөгерде, аның пульсын тикшерде. «Исән», — диде ул җыелган халыкка. Үзе тиз генә «Ашыгыч ярдәм» чакырды. «Әтием», — дип кычкырып, хәрәкәтсез яткан иргә ташланган кызны Камилә тотып калды, әмма кызның авыр сулаганын күреп, аңа да кичекмәстән ярдәм кирәк икәнлеген аңлады. Ул арада «Ашыгыч ярдәм» дә килеп җитте. Сабирны каталка белән машинага менгезгәнне күргәч, кыз һушын җуеп асфальтка егылды. Камилә беренче ярдәм күрсәткәннән соң, кызны да машинага салып, үзе эшләгән хастаханәгә алып киттеләр...
Сабирны каталкага салып алып киткәннән соң, «Әтием, әтием», — дип өзгәләнгән кызны Камилә, җитәкләп, үзе белән палатага алып керде. Әмма кызны тынычландыру җиңелләрдән түгел. Әтисенең нинди хәлдә булуын ул бит үзе күрде... Камилә, аның сулыш алуларының кыенлашканын күреп, тиз генә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырып куйды...
«Ә минем әтием күктә, әнием дә», — дигән тавыш ишетте Сәидә үзенең янәшәсендә. «Алар йолдызлар янында. Синең дә әтиең күктәме?» — дип сорады кечкенә генә кызчык, Сәидә яткан карават янына килеп. «Юк, минем әтием күктә түгел, ул исән», — диеп, авызларын турсайтып куйды кыз... һәм тынып калды. Камилә, шул форсаттан файдаланып, Сәидә янына килеп, аны нәни кызчык белән таныштырды. «Менә, Назлы, сиңа тагын бер иптәш алып килдем, ул үзенең исемен әйтсә, аның белән танышырбыз да», — диде, үзе Сәидәнең башын тикшереп алды. Әтисе этеп җибәргәч, кызның егылганын күргән иде ул. «Берәр җирең авыртмыймы?» — дип сорады Камилә. «Юк», — диде кыз, «Мин Сәидә», — диеп өстәп куйды. Бу ягымлы ападан тәмле ис, чәчәк исе килә иде. Ул бу исне яз көне бакчада иснәгәне бар. Бүтән бар исләрдән дә аның тыны кысыла, ә бу истән ул үзен, киресенчә, рәхәт сизә иде. «Ә минем менә үземнеке дә бар», — диеп, ул кесәсеннән ингалятор тартып чыгарды. «Яхшы, Сәидәне без хәзер тикшереп алабыз да, бер җире дә авыртмаса, аны өенә җибәрербез», — диде Камилә. «Ә әтием кайтамы?» — диеп сорады Сәидә, күңелсезләнеп. «Әтиең беразга больницада калачак әле, аны дәвалап алырга кирәк булачак. Барысы да яхшы, куркыныч түгел хәле диделәр. Ә синең өеңдә тагын кемнәр бар?» — диеп кызыксынды Камилә. «Беркем дә юк», — диде кыз, елап җибәрергә җыенып. «Әниең кая?» — дигән сорауны бирүдән Камилә үзен көчкә тыеп калды. Димәк Сабирның кызы бар, ә хатыны? Бу әлегә сер! «Бүген син Назлы белән палатада калып торырсың, яме, Сәидә». Камилә кызның битеннән, чәчләреннән сыйпап куйды. «Нинди йомшак куллы, тәмле исле апа», — диеп уйлады Сәидә. Ә Назлы бераз көнләшеп алды, ахры. Камиләнең янына килеп, аңа терәлеп үк басты. Палатага кергән шәфкать туташына балаларны калдырып, Камилә Сабирның хәлен белергә дип китте... Ул килгәндә Сабирга тикшерү үткәргәннәр, уң кулына гипс салганнар, баш мие селкенгән дигән диагноз куйганнар иде. Ул инде аңына килгән, «Минем кызым анда», — диеп, үзен тынычландырырга маташкан врачны кырыйга этеп, торып китәргә азаплана иде. «Сабир, тынычланыгыз, кызыгызны мин палатага урнаштырып тордым. Ул тәртиптә. Авырткан җире юк», — диде Камилә. «Бик яхшы, сез танышлар икән», — диде доктор. «Диагнозы: баш мие селкенгән. Кулы сынган, гипс салдык. Ятып торырга кирәк, минимум 7-8 көн». «Кызыгызны әнисе алып китә ала», — диде Камилә. «Әнисенең кызын ташлап киткәненә 4 ел инде. Ул Италиядә яши», — диде Сабир. «Ә сез эштә чакта Сәидә кем белән кала?»
«Няня белән, — диде Сабир, — аңа борчылырга ярамый».
«Алайса болай итәбез. Сез тыныч кына дәваланасыз. Ә Сәидә минем палатада торып торыр. Бераз ул да дәваланыр. Мин аны үзем карармын. Сезнең яныгызга да килербез икәү», — диде Камилә. «Яхшы, әмма бер шарт белән». Камилә күзләрен зур итеп ачып, Сабирга карады.
«Миңа сез дип түгел, син дип дәшәсең».
Камилә елмаеп куйды. «Үҗәт», — диеп уйласа да, «Ярар», — диде...
... Камилә кабаттан палатага кергәндә, кызлар икесе бер караватка утырып, китаплар карап утыралар иде. Камилә Назлыга матур рәсемле «Әкиятләр» китабы бүләк иткән иде. Бик кечкенәләр өчен, төсле рәсемнәрдән генә тора иде ул, текстлары бик аз. Менә шул китаптан Сәидә «Ипекәй» әкиятен укый, ә Назлы аны тыңлый. Камиләне күргәч, Сәидәнең кулыннан китабы төшеп китте, ул йөгереп Камилә апасы янына килде. «Әтием янына барыйк», — диде ул. «Бик тиз генә барып киләбез, аннары йокларга ятасыз, сөйләштекме?» — диде Камилә. Монда өйдәге кебек капризланып булмаганын төшенгән иде инде Сәидә. Ул ризалыгын белдереп, башын иде. «Мин дә», — диде Назлы һәм Сәидәне җитәкләп тә алды. «Киттек», — диде Камилә. «Йөгермәскә, тавышланмаска», — диде ул. Кызларның икесенең дә аяк очларына гына басып атлап китүләрен күреп, ул көлеп куйды, һәм, чүгәләп, икесен дә кочагына алды. Ана назына мәхрүм булган ике сабый Камиләне муеныннан кысып кочаклап алдылар. Камилә, елап җибәрмәс өчен, иреннәрен кысты, тизрәк бер кулы белән дымланган күзләрен сыпырып алды. «Әйдәгез, соңга калмыйк», — диеп, кызларны ике кулына җитәкчеләде дә, Сабирның палатасына киттеләр... Кызын күргәч Сабир бик сөенде. Иң мөһиме ул исән-сау, кәефе дә әйбәткә ошаган. «Әтием», — дип аның кочагына сыенды Сәидә. «Ә бу нинди матур кыз тагын?» — дип сорады Сабир, үзенә төбәлеп карап торучы Назлының башыннан сыйпап. «Нәкъ Дюймовочка кебек син», — диде ул аңа. Назлы да, Сәидә кебек, Сабирны кочаклап алды. Ике кыз кочагында калган ир, елмаеп, рәхмәтле күзләре белән Камиләгә карады. Бу матур күренештән Камиләнең дә күңеле тулып, читкә борылды. Кызлар Сабир белән сөйләшеп калдылар, Камилә палатадан чыгып, Сабирны дәвалаучы врачны эзләп китте. Ул әле китмәгән иде. Сабирның хәленең авыр түгеллеген, әмма баш мие селкенүнең ахыры нәрсә белән бетәсен белеп булмый икәнлеген искәртте ул. Алдан сөйләшкәнчә, иң киме бер атналап дәваланырга кирәклеген әйтте. Камилә палатага кергәндә кызлар Сабирның караватына менеп кунаклаганнар, ә ул аларга Дюймовочка әкиятен сөйли иде. Сәидәнең тыңлаганы бар, рәсемнәрен дә, мультфильмын да күргәне бар, ә менә Назлының юк икән! Ишекне ачып үзләренә карап торучы Камиләне күргәч, Сабир кулларын җәеп елмаеп куйды. «Кызлар, йолдызлар, палатага кайтабыз», — диде Камилә. «Ә калганын иртәгә сөйлим», — диде Сабир кызларга. Теләр-теләмәс кенә кызлар караваттан төшәргә мәҗбүр булдылар...
Атна буе Камилә аларны Сабир янына алып йөрде. Кызлар бик нык дуслаштылар. Соңгы көннәрдә Камилә иртән палатага кергәч ике кызның бер караватта кочаклашып йоклауларын күрә. Назлы үзе дә 6 яшьлек кенә Сәидәдә туган җанын тоя иде, ахры. Сәидәне бүтән тын кысылуы борчымый, йөрәге дә сикерми иде. Ул Камиләнең палаталарына керүен түземсезлек белән көтә иде. «Их минем әнием дә шушы апа кебек булса иде», — диеп уйлый ул... Менә аларның өйләренә кайтыр вакыт җитте. Сәидә белән Назлы елашып аерылыштылар. Озак кына кочаклашып торганнан соң Сәидә «Без синең яныңа килербез, яме, син елама, безне көт», — диеп Назлының битеннән үбеп алды. Камиләнең дә, Сабирның да күзләреннән яшьләр чыкты. Камилә апасын да озак кына кочаклады Сәидә һәм, колагына пышылдап «Минем әнием булсаң иде», — диде. Камилә дулкынланудан агарып китте. Аның Сәидә әйткән сүздән соң агарып киткәнен күрде Сабир, әмма ни әйткәнен ишетмичә калды... Камиләгә рәхмәт әйтеп, кулын сузды Сабир. Камилә дә, берни сиздермәскә тырышып, кулын бирде. Кулын учына алып, хатынның күзләренә карады Сабир. Куе кара керфекләре тибрәнеп китте Камиләнең. Үзен кулга алырга тырышып «Исән сау булыгыз, тизрәк терел», — диеп кулына ымлады. Кулындагы гипсны әле салырга иртәрәк иде. «Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, бигрәк тә Сәидә өчен», — диде Сабир, Камиләнең кулын җибәрәсе килмичә. «Без тагын очрашырбыз бит?» — диеп, өмет тулы күзләрен тутырып карады ул аңа. «Насыйп булса очрашырбыз», — диде Камилә...
... Аларның машинага утырып киткәнен Камилә белән Назлы тәрәзәдән карап калдылар. Назлының күз яшьләре кичкә кадәр кипмәделәр...
... Назлы яши торган балалар йортын эзләп табуы авыр булмады Сабирга.
Назлы тын гына бер почмакта Сәидә бүләк иткән Барби курчаклары белән уйнап утыра иде. Тәрбияче аны чакырып уеныннан бүлдереп, җитәкләп залга алып чыкты. Балалар янына килүчеләр арасында ул Сәидә белән Сабир абыйсын күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде, һәм аларны кочаклап алды. Бер сумка күчтәнәч һәм күп итеп уенчыклар алганнар иде алар. Сәидә белән Назлы аларны бүтән балаларга да өләшеп чыктылар. Сәидә сеңелесен кочаклаган кебек, Назлыны гел кочаклап кына торды. Сабир да, Назлының үзенә төбәлгән күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзләрен күрүгә тынычсызлана башлый, нәрсәнедер, бик кирәкле әйберне эшләргә оныткан кебек тоя... Ял саен балалар йортына барырга гадәтләнеп киттеләр алар.
... Ә беркөнне аларны балалар бакчасында сюрприз көтеп тора иде...

 

(Ахыры бар.)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: