Алгы көнгә өмет белән карыйм,
Чуалса да кайчак яшәү җебем.
Бүгенгенең соры болытлары
Капласа да берчак аяз күгем.
Өмет чаткылары, яшәү гаме
Күңел түрләрендә яшәсә,
Төпкел эчендәге хатирәләр
Тормышыма янә бәрмәсә,
Мин яшимен, үз Хәятым минем,
Үз кыйб(ы)лам, янар учагым!
Өмет бирә барыр юлларымда
Мәңге сүнмәс якты Кояшым.
Камилә Истанбулда беренче тапкыр гына түгел... Иң беренче аны Төркиягә 22 яшь тулган көненә сюрприз ясап Салих алып килде. Төркиянең Кемер шәһәренә 7 көнгә путевка белән килделәр алар. Шуннан Истанбулга очтылар. Салихның максаты Камиләнең туган көнен атаклы Босфорда үткәрү иде. Дөнья күрмәгән, гади авыл кызы Камилә өчен бу гадәттән тыш вакыйга: сөйгәненә чиксез рәхмәтле булып, үзен күкнең җиденче катында хис итеп, бәхеттә йөзә... Ә Салих, Камиләсенең шатлыктан балкыган йөзеннән күзен ала алмый, күкрәгенә кыса, битеннән, иреннәреннән үбеп ала. Карап торган кеше аларның «ширбәт айлары» диячәк. Чынлыкта да, Салихның уе шундый иде. Өйләнергә әле иртәрәк диеп уйласа да, кыз белән кушылып бергә тору иде исәбе. Ә өйләнергә беркайчан да соң түгел. Ул Камиләне бик ярата бит. Алар Казан Дәүләт Медицина университетының 5 нче курсында укыйлар. Камилә ЕГЭ имтиханнарыннан 100 балл җыеп үз тырышлыгы белән керде, һәм менә 5 ел инде уңышлы гына укып килә. Бала чактан ук хыялында үзен балалар докторы итеп күрә иде. Бүтән факультетларга да кереп укырга мөмкин булуга карамастан, ул Педиатрия бүлеген сайлады... Ә Салих нәселдән килгән кардиохирурглар гаиләсеннән. Аның бабасы да, атасы да танылган «йөрәк докторлары». Маликов Роберт Дамирович РКБ ның атаклы профессоры. Әнисе, Халисә Забировна, неврология бүлегендә эшли. Ул невропатолог. Уллары Салихны бүтән профессиядә, медицинаның бүтән өлкәсендә алар күрә дә алмыйлар иде. Салих үзе дә ата-баба юлыннан китте. Ә Камилә белән алар беренче курста ук таныштылар. Зәңгәр күзле, зифа буйлы, кыска бөдрә чәчле, терекөмеш кебек хәрәкәтчән кызны Салих ерактан күреп йөрде. Янына барасы килә, әмма кыз бер урында гына тормый: әле иптәш кызлары белән китеп бара, әле аудиториясенә кереп китә, әле каядыр ашыга иде. Аның һәрбер хәрәкәте табигый, сөйкемле... Ике көн күзәтеп йөргәннән соң, егет кыз янына килеп танышырга тәкъдим ясады. Кыз каршы килмәде. Үзе кебек студент, бергә укыйлар, егете дә шәп күренә... Спорт белән шөгыльләнгән егетләрдә була торган мускуллар, буй-сын, шуның өстәвенә чем-кара чәчле, кара күзле, бу егетне игътибарсыз калдырып булмый иде... Шулай итеп танышып киттеләр, һәм тиздән, бер-берсеннән башка яши дә алмый башладылар. Берсе аудиториядән чыгуга, икенчесе янына ашыга, аларны аерым-аерым очратып булмый. Инде 4 ел яратышсалар да, гаилә кору, бергә булу темасына моңарчы сөйләшкәннәре юк иде әле... Шушы сәяхәт аларның аралашуларын яңа баскычка күтәрергә тиеш дип саный Салих. Туган көнендә ул Камиләгә бергә торырга тәкъдим ясаячак... Каршы килмәде кыз. Ул бик ярата иде Салихны, аның күзләре бүтән кешене күрмиләр иде... Казанга кайткач, егет белән кыз фатир яллап бергә тора башладылар. Егетнең әтисе моңа каршы булды. Улын нәсел-нәсәпсез бер авыл кызына өйләндерәсе килми, әмма яшьләрнең хәзер күбесе никахсыз тора да, аннары аерылып, бүтәнгә өйләнгәнен белгәнгә күрә, бу вакыйганы куертасы килмәде. Әнисе улы белән дә, ире белән дә сөйләшеп, уртак фикергә килә алмагач, кулын селтәде. Ул яшьләр яклы, аларны өйләндереп, бәхетле килеш күрәсе килә. Ләкин Салих әле өйләнергә үзен әзер тоймый, аларга болай да рәхәт...
... Шул вакытларны күз алдына китереп, елмаеп куйды Камилә. Бик бәхетле иде алар...
... Икенче тапкыр ул Истанбулга 2 елдан соң килде... «Йөрәк докторлары» тарафыннан йөрәгенең челперәмә килеп ватылганыннан соң... Салихны атасы белән бабасы көчләп бүтән кызга өйләндергәннән соң... Мәскәүдә үзләренең «Косметик хирургия» үзәге булган, академик, пластик хирург Рамиль Вазыйхович Касьяновның кызына, әтисенең бердәнбер варисы — Эльвирага өйләнгәннән соң...
Эльвира Медицина Университетының 2 елын көчкә укып, аны ташлап, бүтән бер кая да укырга теләге булмыйча, көннәрен төрле спа салоннарда, төннәрен клубларда үткәрү белән шөгыльләнә. Әтисе белән әнисе тизрәк аны кияүгә биреп котыласылары килә, бәлки гаилә тормышы бердәнбер кызларын акылга утырырга ярдәм итәр диеп уйлыйлар иде. Кызның әтисе белән Роберт Дамирович, Салихның әтисе, күптәнге танышлар, вакытында алар да бергә укыганнар иде. Кызларына кияү сайлаганда, аларның улыннан да кулайрак кандидатура тапмадылар. Академикның тәкъдимен аяк астына салып ташларга Роберт Дамирович җөрьәт итмәде. Озак тотмыйча, очрашып, сөйләшеп, килешеп тә куйдылар... Салих куркытып та, ялварып та карады әтисен, әмма кырыслыгы белән дан тоткан атасын, аннан да бигрәк бабасын берничек тә үз сүзләреннән кайтарып булмады... Университетны бетергән елны Салих белән Эльвираның туйлары булды...
... Камиләгә үзенең өйләнүе турында әйткәндә, Салихның кара күзләре яшь белән тулы иде... «Мин сине ташламам, кадерлем, без бергә булырбыз», — диде ул. Әмма Камилә өйләнгән Салихның сөяркәсе булмаячак! Беркайчан да!...
... Менә шуннан соң килгән иде ул икенче тапкыр Босфорга...
Бәхетле көннәрендә алар «Кыз» манарасына менеп, ресторанда аның туган көнен уздырганнар иде. Манараның кыйссасын да тыңладылар.
... Төрек Солтанының яраткан кызы була. Бик нык ярата Солтан аны. Ә беркөнне күрәзәче аңа кызының 18 яше тулган көнне үләчәген әйтә. Шуннан соң Солтан Босфор уртасында, кеше үтеп керә алмаслык җиргә биек манара төзетә. Кызын, 18 яше тулганчы, дип, шул манарага ябып куя. Бик күп сакчылар куя сакларга. 18 яше тулган көнне Солтан кызына бүләккә бер кәрзин җиләк-җимеш җибәрә. Кыз, җимеш ашарга дип, кәрзинне ачып җибәрүгә, җимешләр арасыннан агулы елан чыгып, кызны чагып үтерә... Бик елаган иде Камилә бу кыйссаны ишеткәч... Икенче кыйссасы да бар әле аның...
Борынгы грек заманыннан килгән кыйсса.
Леандра манарасы.
Леандра исемле егет Афродитаның Геро исемле алиһәсенә гашыйк була. Көн саен үзенең сөйгәне янына Босфорны йөзеп чыга. Ә аны факел кабызып ярда Геро көтеп тора. Җилле бер көнне аның кулындагы факел сүнеп китә, һәм диңгездә юнәлешне таба алмыйча Леандра батып үлә. Иртән диңгез сулары кызның аяк астына егетнең үле гәүдәсен алып чыгалар... Кыз, кайгысыннан, манарага менеп, аска сикерә...
Хәзерге вакытта «Кыз» манарасы — туристларның яраткан урыны. Мондагы ресторан яшьләрнең тәкъдим ясау урыны. Булачак кәләшләренә кияүгә чыгарга тәкъдим ясыйлар... Билгеле, мөмкинлекләре булганнар гына эшли ала моны. Ә менә Салих ясаган иде, кияүгә чыгарга түгел иде шул аның тәкъдиме... Менә шул мизгелләрдә Истанбулга гашыйк булып кайтты да ул... Үзен Солтан кызы итеп төшендә күреп, ничә тапкырлар манарадан сикергәндер, әмма ул аска егылмый, Мәрмәр диңгез буйлап оча иде...
Икенче тапкыр ул чыннан да манарадан сикерер өчен килде... Нинди көчләр аны тотып калганнардыр: карт, күпне күргән Истанбулмы, әллә күзләреннән бәхет чаткылары чәчрәтеп торучы, егетенең тәкъдимен кабул иткән төрек кызымы, әллә кыйссадагы ачы язмышларга дучар булган кызларны кызганумы, — әмма ул үзен корбан итмәде. Үзенә үзе сүз бирде: ул яшәячәк, гомерен балалар дәвалауга багышлаячак... Рухы сүнеп, хыял канатлары янып-көеп, үләргә диеп киткән кыз, яңа канатлар үстереп, рухланып кайтты Казанга! Үзенең профессиясе буенча шәһәр хастаханәсендә педиатр булып эшли башлады. Әти-әнисе пенсиядә, кызлары белән бик горурланалар, башлы-күзле итәселәре килә кызларын. Әмма Камилә ир-затлары ягына борылып та карамый иде. Салих, Камиләне очрашуларга чакырып, эшеннән каршы алып, квартирасына барып, озак йөрде әле... Аннары бабасы яшьләрне Мәскәүгә күчерде. Камилә дә, Салихны бүтән күрмәде.
... Менә тагын ул Босфор буйлап корабльдә бара. Гидның сөйләгәнен инде өченче тапкыр тыңлый ул. «...Босфор бугазы Истанбулны Европа һәм Азия (Анатолия) өлешләренә аерып тора. Кара һәм Мәрмәр диңгезләрне тоташтыра. Якынча 30 кмга сузылган, 3 км киңлектә, хәзерге вакытта ике якны 3 күпер тоташтыра, 2 тоннель аша чыгарга була...». Кичке шәһәрнең матурлыгын әйтеп аңлатып кына булмый... Босфор ярында тезелеп киткән атаклы, тарихи биналар, Мәчетләр, Соборлар турында сөйләп баручы гидның тавышы колагына керә-чыга, керә-чыга. Ул өстәге палубада, тоткычларга тотынып бара. Кисәк кенә үзенең туңып киткәнен тойды. Чынлап та, өстә җиллерәк, салкынчарак иде, аска төшәргә җыенды. Уңайсызрак талпынып киттеме, узып баручы иргә килеп бәрелде. Әгәр ул тотып калмаган булса, кыз тигезлеген югалтып, егылып та киткән булыр иде, мөгаен. Ләкин бу озын буйлы, кара чәчле ир-ат аны биленнән эләктереп, аягына бастырып та куйды. «Тәшәккерәдәрим», — диде Камилә кыяфәте белән төреккә тартым иргә. Ул башын кагып, елмаеп куйды. «Я не турок», — диде ул русчалатып. «А я татарка», — диде Камилә, ни өчен әйткәнен дә аңламыйча. «Мин дә татар бит, Казаннан», — диде ир, ап-ак тешләрен күрсәтеп, елмаеп. «Сабир», — диеп, кулын сузды. «Камилә», — диде хатын. Алар аска төштеләр. Монда җил юк иде. Сабир өстендәге пиджагын салып Камиләгә кигезде. Камилә чит кешенең киемен алырга уңайсызланса да, Сабир аны үзе кигезеп куйгач каршы килә алмады. Рәхмәтле күзләрен тутырып, күтәрелеп Сабирга карады, һәм ирнең кара күзләренә кереп батканын тойды...
Габбасов Сабир Зуфарович Истанбулга төрек партнерлар белән «архитектура-төзелеш» мәсьәләләре буенча килешү төзергә килгән иде. Ул профессиясе буенча архитектор. Зур гына төзелеш компаниясенең баш архитекторы. Чит ил компанияләре белән килешүләр төзеп, эш даирәләрен киңәйтеп, зур уңышларга ирешкән компаниянең бик сәләтле, тырыш белгече. Аңа 40 яшь, 6 яшьлек Сәидә исемле кызы белән икәү генә, үзе төзегән матур өйдә яшиләр. Өй дип әйтү дөрес булмас, әкияттәге замок диеп атап булыр иде аны. Сәидәнең әнисе, Резедә ирекле рәссам. Моннан 4 ел элек, 2 яшьлек кызын иренә калдырып, итальян кешесенә ияреп Италиягә киткән. Кызының туган көненә елга бер тапкыр хәбәре килә, кызын котлап ала. Әти белән кыз бер берсен бик яраталар. Шулай да, Сәидә өчен әнисенең ташлап китүе бик эзсез калмады. Әтисе озак кайтмаган көннәрдә ул нык киреләнә, ашамый, эчми, бүлмәсендәге әйберләрне вата, ишеген эчтән бикләп куеп, үзе янына бер кешене дә кертми. Өстәвенә шундый тузынулардан соң аңарда астма өянәге башлана. Сулыш ала алмыйча, буылып, аңын югалта иде. Караучылар, тәрбиячеләр андый вакытта нишләргә дә белмиләр. Тизрәк әтисенә шалтыраталар. Әтисе видеосвязь аша кызы белән аралаша, аны юата...
Тиздән үзе дә кайтып җитә. Белгертмәсә дә, кыз күңеле белән әнисен көтә...
Сабир белән Камилә ул көнне корабльдән төшкәч тә, озак кына диңгез буенда утырдылар... Моңсулык, нәзакәтлелек бөркелеп торган бу сылу ханым Сабирны бер күрүдә үк үзенә җәлеп итте... Корабльдә, өске палубада диңгезгә текәлеп барган вакытында ук игътибар итте ул аңа. Ханымның күз карашларында ниндидер тирән сер яшеренгән кебек тойды ул. Бу җир кешесе түгел, каяндыр күктән иңгән фәрештә кебек хис итте ул аны. Сабир үзенең бу ханымга сокланып карап торганын сизде. Шундый табигый, сөйкемле, шул ук вакытта затлы да, гади дә була аламы адәм баласы!? Ханым кисәк борылып, абынып китте. «Күз тидердем», — диеп уйлап куйды Сабир һәм аны тотып калды. Шулай башланып киткән иде аларның танышлыклары... Сабир үзе турында, эше турында сөйләде. Истанбулга килеп, уңышлы килешү төзүе турында да әйтте. Ә Камиләнең бик ачыласы килмәде... Үзенең Казан хастаханәсендә балалар врачы булып эшләвен, эшен бик яратуын әйтте. Тормышы турында да кызыксына башлаган иде Сабир, Камилә, урыныннан кузгалып, вакытның соң булуын, кайтырга кирәклеген искәртеп, аның сүзен бүлдерде... Сабир йөрергә прокатка машина алган иде, Камиләне яши торган отеленә озатып куйды.
Кунакханәгә кайткач та, Мәрмәр диңгезенең зәңгәр суларын хәтерләткән зәңгәр күзле ханым турында бик озак уйлап ятты ул... Күптән хатын-кызлар турында уйлаганы юк иде аның. Хатын кызлар белән очрашмый түгел, үз кирәгенә очраша ул, әмма үзенә якын китергәне юк берсен дә.
... Өйләнүе бик уңышсыз булды шул. Кызы гына күңелен юатучы, тормышының бердәнбер бизәге... Резедәгә яратып та өйләнгән иде ул... Әмма хатыны ирекле мәхәббәт уенчыгы булып чыкты. Бер рәсемнәр күргәзмәсендә танышкан италияле рәссам кисәге белән Италиягә китеп барды. Авыр кичерә Сәидә әнисенең юклыгын. Ничек тә бу бушлыкны тутырырга тырыша Сабир, әмма һәрвакытта да килеп чыкмый шул.
... Икенче көнне, эшләрен бетергәч, Камилә яшәгән отельгә килгән иде Сабир, ләкин ул аннан киткән булып чыкты. «Фамилиясен дә сорамадым, кайсы хастаханәдә эшләвен дә белешмәдем бит», — диеп, үзен тиргәде Сабир...
Камилә Истанбулга 3 көнгә генә килгән иде. Эшеннән озаклап китәргә яратмый ул. Аның нәни пациентлары көтеп тора бит. Бүген дә, палаталарда обход ясаганда никадәр ярату сүзләре ишетте ул... «Камилә апа, ә сез ник килмәдегез, без сагындык», — диде өч яшьлек нәни кыз, һәм кояш белән чәчәкләр рәсеме ясалган альбом бите тоттырды аңа. Бик зур бүләк алган кебек алды нәни кызчыкның бу рәсемен. Өенә алып кайтып кухня стенасына, ашый торган өстәл өстенә ябыштырып куйды. Камиләнең теләге бер: һәрбер баланы сәламәт итеп күрү. Моның өчен кулыннан килгәннең барын да эшли дә ул. Үзенең бар яратуын, йөрәк җылысын — балаларга күчерде...
(Дәвамы бар.)