Кемдер шунда аңа безнең сыйныфка яңа килгән малай ягына күзләре белән генә ымлады, Леня тәрәзә буенда утырган Нариман ягына тиз генә карап алды да, аның ялгызы гына моңаеп утырганын шунда ук абайлап, үзенә сырышкан малай-шалайларны ерып кычкырып әйтеп салды:
— Ягез инде, яңа кеше белән дә танышырга кирәктер бит... — Ул, укытучы өстәле яныннан иркен генә үтеп, яңа малай янына тәвәккәл генә атлады. — Каршы түгелсездер бит? — дип сорагандай итте дә үзенең изелеп-сытылып беткән портфелен Нариман партасы өстенә ташлады һәм, танышырга итеп, кулларын сузды: — Мурзин, Леонид Мурзин.
Беренче тәнәфестә үк ул Нариманга болай дип әйтте:
— Син безнекеләргә үпкәләп карама, болай әйбәт егетләр алар, үзең дә күрерсең әле. Үзең дә бик җебеп төшмә, күңеллерәк булырга тырыш, барысы белән дә дуслашып бетәрсең әле. Әгәр инде берәрсе артык бәйләнә башласа, миңа әйтерсең, аңлашырбыз.
Нариманны мәктәпкә биргәндә үк, Фатыйма апа җиденче сыйныфны бетерүгә егетне училищега кертергә тәгаенләп куйган иде инде. Үзенә дә җиңелгәрәк килер, ни әйтсәң дә, егет дәүләт карамагында булачак бит, ике елда һөнәр дә алып чыкса, ипилек кенә булса да акча эшли башлар. Баштарак Нариман үзе дә шулайрак уйлый иде, шуңа күрә көннәр буена училищега йөри торган булып китте, андагы егетләр белән дуслашып алды, бокс белән шөгыльләнә башлады.
Әмма язын, Нариман барлык имтиханнарын да уңышлы тәмамлап чыккач, Фатыйма апа, алдан уйлаганча, мәктәптән аның документларын барып алырга итте, шунда егетебез, күз яшьләре белән дигәндәй үтенә-ялвара, үзен мәктәптә калдыруны сорады, үз сыйныфын, иптәш малайларын ташлап китә алмаячагын әйтте...
Нариман сүз тыңлаучан иде, өйдә кушылган эшләрне дә иренмичә башкара, кичләрен ашаганнан соң да Фатыйма апага булыша, тау-тау өелгән савыт-сабаларны «эһ» иткәнче юып та куя. Фатыйма апа, көрсенеп: «Ярар соң, өйрән, өйрәнә тор — кирәге чыгар әле. Укуыңа гына зыян китермә, ничек тә булса, очын очка ялгап яшәрбез әле», — диде.
...Бу озын кышкы төндә аңа әллә кайчангы бураннар, көзен коела торган алтын-сары яфраклар, шәһәр комлыгындагы кояшлы җылы көннәр, үзләре яратып йөри торган тимер юл бакчасындагы яз исләре төшенә кереп кенә торды. Күз алдында инде әллә кайчан онытылган сыйныфташлары, инде исемнәре дә хәтереннән җуелган бик күпләр чагылып-чагылып үтә иде шикелле.
Аны беренчеләрдән булып якын иткән, үзенә сыендырган Ленечка Мурзин мәктәптә данлыклы егет иде, шәһәрдәге математика олимпиадаларында җиңү яулап, бокс буенча беренче разрядлы булып, «Локомотив» беренчелегендә Мәскәүдә «Оренбург» тимер юлы данын яклар иде.
Үз яшенә караганда шактый гәүдәле, төз-зифа, Нариманнан бер башка биегрәк, зәңгәр күзле һәм сары салам чәчле бу егет тумышыннан җитәкче — хәзергечә әйтсәк, лидер булырга яратылган һәм һәр төркемнең җаны-рухы булып тора иде. Шулай булгач, Нариманның беренче көннәрдән үк аңа тартылуының бер сере дә юк, һәм ул Ленечканың күләгәсенә әверелгән иде. Нәкъ менә шуңа күрә, телгә үткер сыйныфташлары аңа Адъютант кушаматын чәпәп куйганнар да иде инде.
Бары тик соңыннан, үсә төшкәчрәк кенә, Нариман үзенең үлепләр дә мәктәптә каласы килү теләген аңлады: әбисендә кайгы-хәсрәтсез яшәгән балалык еллары шулай, үзе дә аңламастан, үтеп бара иде инде. Аны күпме сузсаң да артык сузып булмыйдыр шул. Урманнар эчендә югалып утырган ул үскән татар авылында сугыштан соң һәркем — олысыннан кечесенә кадәр — таңнан төнгә кадәр эшли иде бит, шунсыз яшәрлек азык-төлек табу, җан саклап калу турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Хәзер инде илленче елларның азагы, шактый йортларга сугыштан соңгы муллык-иминлек иңгән еллар иде. Нариман кайбер иптәшләренең өйләрендә китап киштәләрендәге китапларны күреп исе китеп торганын да хәтерли әле. Аңа китап биреп торырга теләүчеләр дә табылды, әле хәтта кайберәүләре, киңәш итеп, нәрсә укырга кирәклеген дә әйткәли иделәр һәм ул, кулына ни-нәрсә эләксә, барысын да йотылып укый башлады.
Укуының беренче кышында ук ул Ленечка белән бергәләп классташы Славик Урюпинның туган көненә чакырулы булды. Үзенең исен китәргән бәйрәм табыныннан соң Славик кинәт кенә әйтеп куйды:
— Ягез, әллә биеп алыйкмы? — диде, һәм ул пианино капкачын ачып, шул заманнардагы бик тә модада булган тизләтелгән фокстротны уйнап җибәргәч, Нариман озак кына аңына килә алмый торды. «Шушы ике карыш буйлы бәләкәй генә кәнтәй малай шундый келтрифүтле инструментта уйнасын әле, ә?» — дип уйлады ул. Славка аның күз алдында шунда ук бер башка үсеп китте.
...Поездда барган бу төнендә аңа тагын бер төш керде... Аның инде унынчы сыйныфта укыган чагы иде. Алар Ленечка белән шулай ук тимер юлчыларга караган күрше кырык бишенче мәктәп кичәсендә икән, имеш. Нариман билле, җилкәләренә төшеп торган капламалы киң чуар пинжәктән, аны да шул тынгы белмәс Дарья Степановна тегеп биргән, һәм инде, әлбәттә, кәттә генә галстук та таккан икән. Ә Мурзин яңа гына Мәскәүдән «Локомотив» чемпионы медален тагып кайткан да һушларыңны алырлык чия төсендәге кара буйлы пинжәктән һәм тагын да куерак кара чия-бордо күбәләк-галстуктан, имеш. Карап торсаң, чын артист инде менә. Аның бу киң канатлы күбәләк-галстугы гадәттәгедән агарыныбрак калган йөзендәге зәңгәрләнеп-күгәреп чыккан урыннарына сөрткәләгән пудраларын да каплап тора икән. Әле чишенү бүлмәсендә үк Нариман «Локомотив» чемпионлыгы медаленең дустына җиңел бирелмәгәнлеген аңлап алган иде шикелле.
Чит мәктәптәге бу кичә аларның икесе өчен дә истәлекле булып калган иде.
Ленечка ул истәлекле кичәдә ни өчендер бер генә кыз белән дә биемәде. «Совет спорты» газетасының «Локомотив» спорт җәмгыятенең аның җиңүенә багышланган кисемтәләре ике мәктәпнең дә иң күренекле урыннарына ябыштырылып куелган иде югыйсә. Кайсыдыр бер мизгелдә Нариман дустының артык һаваланып китүенә дә шикләнә башлаган иде бугай инде. Ә Ленечка вальс биеп әйләнгән парларга карап-карап торды да көтмәгәндә генә әйтеп куйды:
— Менә шундыйрак хәл килеп чыкты бит әле, Нариман... Мин гашыйк булдым, ахрысы...
Нариман чираттагы биюгә кемне чакырырга икән дип караштыргалап тора иде, дустының бу сүзләренә исе китеп, аңа бакты. Ленечкага баш-аягы белән гашыйк булмаган кызлар калмагандыр — анысы аңлашыла: мәктәпнең горурлыгы, иң чибәр егет, менә дигән спортчы... Әмма үзе кинәт кенә гашыйк булу? Мөмкин эшме икән соң бу?
— Нарик, кемгә гашыйк булганымны да сорамыйсыңмы?
— Кемгә, кемгә? Билгеле инде кемгә! Әлбәттә, Томочка Давыдычевагадыр инде. Аңа гашыйк булмаска мөмкинмени?
— Тукта әле! Мин бит чынлап сөйлим, — дип, дустына карап алды Ленечка, тегесенең аңламаганын абайлап алгач, җилкәләрен генә сикертеп куйды.
— Гафу ит, Леня, — диде Нариман. — Барысы да акылдан язар дәрәҗәдә аңа гашыйк булалар бит, мин инде син дә шуңа табынгансыңдыр дип уйлаган идем. Чынлап та, принцесса шикелле ич, күр әле, ул гел сиңа гына карап тора ләбаса!
— Кит әле, син бүген кирәкмәгән сүзләр сөйлисең, кирәкмәгән якка күз атасың... Әнә ул, — дип, Мурзин дус кызлары арасында аларга аркасы белән торган бер кызыкайга ымлады.
Нариман ул кызны күлмәк читеннән дә танып алырлык халәттә иде, шунлыктанмы дустының сүзләрен ишетмәде дә шикелле.
Ул кыз күрше унынчы сыйныфта укучы Светланка (Светлана) Резникова иде. Узган ел язын ул аларны туган көненә дә чакырган иде әле. Мурзинга биргән открытка кәгазендә: «Сезне һәм Сезнең Адъютантыгызны туган көнемә чакырам», — дип язылган иде. Әйе, танышканнарының беренче көннәреннән үк Ленечканың төрле мәҗлес-фәләннәргә Фәтхуллиннан башка йөрмәгәнен белеп алганнар иде инде.
Әле генә шаярып сөйләшкән Нариман кинәт тынып-шомланып калды, әйтер сүзен дә әйтмәс булды, — әле ярты ел гына элек ул үзенең дустына серен чишмәкче, шул кыз турында сөйләмәкче булып йөргән иде бит. Менә сиңа кирәк булса, ә!
Озын-озакка сузылган тынлыкны бозып, Нариман малайларча гына түгел, ә ирләрчә итеп, яраткан дустын иңнәреннән кочып алды һәм сагышлы гына әйтеп куйды:
— Синең бәлаң минем өчен дә бәла, кайгы-хәсрәт... — диде.
Дуслар, башларын түбән иеп, гадәттәгечә булмагандай җитди төс белән һәркайсы үз уена чумып, дөресрәге, һәр икесе дә бер кыз турында уйланып, баскан урыннарында катып калган иделәр, кызлар аларны хәтта «ак бию»гә чакырырга да җөрьәт итмәделәр...
...Бу озын-озак кышкы төннең чиге булмас шикелле тоела башлады. Фәтхуллин еш уяна, өстәлдәге төнге лампа яктысындагы сәгатенә карап, гаҗәбенә каршы, әле унбиш минут кына, күп булса ярты сәгать кенә үткәнен күреп, авызына сигарет каба, тәрәзә артындагы караңгылыкка текәлеп, комсызланып сигаретын суырып бетерә дә яңадан тынгысыз йокыга оеп киткәндәй була, һәм янә күз алдында, төсләрен тиз-тиз үзгәртеп торган калейдоскоптагы шикелле, әллә кайчан онытылган күренешләр пәйда була, әллә кайчан онытылып беткән кичәләр, төнге йөрүләр исенә төшә, төшендә кемнәрнеңдер көлешкәннәрен ишеткәндәй тоела яки кинәт кенә шул әллә кайчангы җыр-көйләр ишетелгәндәй булып куя, ни өчендер ешрак Карел Влахның «Чия бакчасы» гел генә җиз быргылар тантанасы колагына кереп тинтерәтә иде. Хәтта төшендә дә Нариман шул көйләрнең кыйпылчыкларын бербөтен итеп җыярга азаплана һәм кайсыдыр мизгелләрдә шулай булып та чыккан төсле тоела иде.
...Ул үзен Ленечканың бүлмәсендә итеп күрде. Мәктәптә уздырылган кичәләр алдыннан Нариман һәрвакыт юл уңаенда Мурзиннарга керә торган иде. Бу керүендә Ленечка язу өстәле янында тәрәзәгә текәлеп баккан да ниндидер тирән уйга чумган төсле иде.
— Менә, каһәрең, соңгы юлы килеп кенә чыкмый бит шушы шигырьнең! —дип, Фәтхуллинга ул алдында яткан кәгазьне сузды һәм, кинәт кенә йөзе яктырып китеп, куанып көлеп җибәрде. Бар язганын тиз генә акка күчерде дә, Нариманга биреп: — Укы! — дип боерды ул.
Үбешүләрнең тәмен татыдым мин,
Чиксез иде минем бәхетем.
«Гафу итегез!» — дип өтәләндем...
Фәтхуллин, бу шигырьне укып чыккач, дустына сораулы караш ташлады.
— Бетте... — диде Мурзин. — Бернинди кызлар да, уфтанулар да калмады... Бары тик Светлана гына...
— Син үзеңә карата бик кырыс түгелме соң? — дип елмаеп сорады Нариман. Ул Ленечкага гашыйк кызларның кинаяле сорау тулы «запискалар»дан ары узмаганнарын белә иде. Ленечканың хәтта берсе белән дә үбешкәне дә булмагандыр әле.
— Нарик, бигрәк эчпошыргыч кеше дә инде син! Кыз белән ике арабызда бернәрсә дә булмады, булуы да мөмкин түгел иде — иң мөһиме, безнең бик кызышып язышкан хатларыбыз бар, почта романы...
...Иртән таң беленә башлаганда, Нариман буш вагон коридорында арлы-бирле йөренә иде инде, һаман да аның уйлары шунда — үзенең яшьлек шәһәре тирәсендә бөтерелә-чуала. Мәктәптә үткәргән, инде бер дә кабатланмас шул соңгы ике елын хәтеренә бик тә, бик тә төшерәсе килә иде аның. Ул ике ел арасындагы җәй бер дә хәтердә калмаган, чөнки Ленечка әти-әниләре белән озакка диңгез буена китеп барган, Светланка исә Алма-Атадагы әбисендә кунак булып ята, ә Нариман икмәк заводында ярдәмче булып кибетләргә яңа пешкән кайнар икмәк тарата иде.
Күрше мәктәптәге теге вакыйгадан соң Ленечка яңадан Светланка турында сөйләшүгә бер дә әйләнеп кайтмады. Дәресләрдә алар инде, элекке кебек, юк-барга игътибар итми, бер-берсе белән озын-озын «хатлар» да алышмыйлар, тырыш-үрнәк укучылар шикелле, күзләрен тактадан яки укытучыдан алмыйлар, әмма дә ләкин уйлары һич класста түгел иде. Бервакыт, шулай онытылып утырганда, Нариманның күзе алдында яткан киптергеч кәгазенә төшеп, коты алынды: кәгазь битен ул карандаш белән чуарлап «...Света... Светланка... Светлана... Кояшкаем...» дигән сүзләр белән язып тутырган иде.
Ул куркынып Ленечкага карады, ләкин тегесе бернәрсә дә күрмәде, анысы да зәңгәр хыял күкләрендә үзенчә йөзә иде. Фәтхуллин, киптергеч кәгазен тизрәк бөгәрләп, кесәсенә тыгып куярга ашыкты. Бу юлы инде ничек тә булса шаяртып кына котылып калып булмасын аңлаган иде ул. Тәнәфестә Нариман «башым авырта» дигән сылтау белән, — ул чынлап та агарынып калган иде, — кайтып ук китте. Бер эшсез ярты көн буена бәргәләнеп-изаланып йөрде-йөрде дә Ленечкага үзенең яшерен серен сиздермәс өчен киләчәктә аеруча сак булырга сүз бирде.
Һәрвакыт шат-шаян, шау-шулы Ленечка да, гашыйк булганнан соң, аз сүзле, тыйнак-тотнаклы булып калды. Әмма кайвакытларда канатланып китә, ниндидер идеяләр уйлап таба, нәрсәләрдер оештыра, элек үзен муенына бау салып сөйрәсәләр дә бармастай компания-төркемнәргә барырга кинәт кенә ризалык биреп куя. Бу гамәлләрнең барысы да, әлбәттә, Светлана өчен эшләнә, һәммәсе дә тик аның өчен генә, бары аның өчен генә...
Нариман, теге туган көнне үткәргәннән соң, кыздан ел буе диярлек күзен алмый йөрсә дә, аның турында бернәрсә дә белми калганда, Ленечка исә, Светлана хакында берәр яңа сүз-хәбәр ишетсә, аны куана-куана дусты белән уртаклаша иде.
Ул заманнарда һәр шимбә саен диярлек әле бер, әле икенче мәктәптә үткәрелә торган кичәләрдә Ленечка кайвакыт әйтеп куя:
— Нарик, бар әле, шуның белән бие әле, юкса икенче мәктәптән кергән теге көяз егет Сайкин Светлананы бигрәк еш чакыра башлады. Миңа бер дә ошамый әле бу. Сайкинын да, Марат Латыйповын да читтәрәк тотарга кирәк, һәм Нариман, дустының ихтыярын үтәп, бөтен залны урталай ярып дигәндәй, Светлананы чираттагы биюгә чакырырга китә иде.
Ленечка Мурзинның бу гыйшкы башкаларга беленми кала алган булыр идеме икән? Юк, әлбәттә. Чөнки Мурзинны артык күп кызларның сокланулы һәм игътибарлы күз карашлары күзәтә, аның һәр баш борылышын, кая һәм кемгә таба караганын искәреп тора иде бит.
(Дәвамы бар.)
Чыганак: https://vk.com/club224969178?from=groups