Все новости
Литература
24 Января , 12:30

Күршеләр

Икенче бүлек. Автор: Гөлчирә Галимова. Саймә аптырап китте, әйтергәме, юкмы дигән булып, уйланып торды да:— Таня, син бит биш бала дигән идең.— Әйе, әйе, биш бөртек иделәр. Олы улым полициядә эшли башлаган иде инде , ул шәһәрдә яшәде.

Күршеләр
Күршеләр
Саймә аптырап китте, әйтергәме, юкмы дигән булып, уйланып торды да:
— Таня, син бит биш бала дигән идең.
— Әйе, әйе, биш бөртек иделәр. Олы улым полициядә эшли башлаган иде инде , ул шәһәрдә яшәде. .... Язмыш дигән нәрсә мине җәлләмәде шууул, җәлләмәдеее. ..... Шулай вакыт дигәне әкренләп үтте, балаларым үлгәнгә ике еллыкны үткәрергә әзерләнеп йөргән чак... мин бит ....мииин тагын бәлә ишегемне шакыр дип уйламаган да идееем, ә ул шакыды... каты итеп шакыды...кунаклар килергә ике көн калгач шакыды.... Шәһәрдән зур машина белән берничә машина капка төбемә килеп туктады, капкамны нигәдер бикләгән булынган, ә алар шакый, дөбер, дөбер, дөбер, дөбер... Йөрәгем әллә нишләде шунда... ишеккә таба атлап бара алмыйм. Мәктәптән кайткан төпчек улым чыгып капканы ачкан. Өйгә погонлы кешеләр керде.... берсүз әйтә алмый басып, катып калдым... Улым эше буенча төнге кизү вакытында ....ялгыш, әйе, әйе, ялгышмы, язмышмы...улым кеше талаганны күргән, булышырга ашыккан....ә кеше талаучы җәлләмәгән, уйлап та тормый пычакны нәкъ йөрәгенә чәнчегән. ...Үзем тиле, кешелекле булыгыз балам, ярдәм итеп, кешене хөрмәт итеп яшәгез дип үстердем. ....Менә ярдәм иткән...Мин үземне тирән, караңгы чокырга төшкән кебек хис иттем. Күпме торышсам да чокырдан чыгарга юл таба алмадым, дөресрәге мин теләмәдем, яктылыктан курыктым. Нәрсә көтә мине бу якты дөньяда? Бу кайгы мине бәреп йокты, шунда инде мин эчүчелеккә бирелдем....эчтем...акны караны аера алмый эчтем. Менә хәзер шул эчү нәтиҗәсенә карап утырам. Ярты гарип калдым, ярты гарип...
— Таня, син ялгызың түгел, ике балаң өчен тырышып яшә, аларга терәк бул., ике, ишетәсеңме, син аларга кирәк.
Саймә Таня янына килеп аның кулын тотып:
— Әле оныклар сөяргә өлгерерсең.
Таня елмаерга тырышып:
— Юк шууул, юююююк, берялгызым дим бит..... Калган икесе дә үлеп китте, мине калдырып китеп бардылар. Мин гаепле, барысына да мин гаеплееее....бер улым дуслары белән кыш көне елгага балык тотарга барган җиреннән кайтмады, су астына киткән, гәүдәсен дә таба алмадылар балакаемның, каберенә барып елый да алмыйм бит, кабер туфрагын тотып елый да алмыыыыыйм.... Ә аннары, аннары чыннан да берүзем калдым, абыйларым үлде дип Николаем да эчә башлады. Җаны талады, йөрәк әрнүенә түзә алмый эчте, ә ахыры, ахыры үлем белән тәмамланды.... Өйгә кайтып җитәргә дә күп калмаган бит балакаемның....күп калмаган....күрше капка төбенә җиткән бит, ә өйгә кайтырга хәле калмаган, егылган. Ә ул көнне утыз градус салкын иде . Нигә? Нигә мине шулай Алланың рәхмәте җазалаганын белсәм иде. Кая соң дөреслек? Менә хәзер көлеп яшәргә генә калды миңа, үз үземнән көлеп... Әй белгән булсам балаларымны шәһәргә укырга да җибәрмәс идем, бәлки алар өчен җәзамны аламдыр... Бәлки алар исән булса бу үлем мәрҗәне дә өзелеп чәчелмәс иде, чәчелде шул, чәчелде, гаиләм төбе тамыры белән юкка чыкты. Яшәүнең мәгънәсе калмады...
—Таня....тынычлан...Алланың рәхмәте сине нигәдер исән калдырган, ә балалар...димәк алар анда кирәк булган, урыннары җәннәт түрләрендә булсын.
— Миңа яшәү нигә аңламыйм? Ике өч ай саен хастахәнәдә үтә көнем, мин кемгә кирәк? Үз күңелемне күтәреп йөрим, елыйсым килсә дә көләм, үз үземне ничек тотарга белмим мин...белмииим....
— Әйе, зур сынаулар аша үтәргә туры килгән сиңа Таня. Син тынычлан инде ярыймы, кан басымын күтәрелер. Без..
Саймә апа сүзен әйтеп бетермәде, палатага шәфкатъ туташы керде.
— Хәлләрегез ничек апалар? Бераз ял итеп алдыгызмы?- диде дә, Таня апа утырган карават янына килеп:
— Күрәм сез ял итәсе урынга сырость развели, что такое Таня апа? Мин сезне ике ел беләм, тик болай елап утырганыгызны күргәнем юк иде. Нәрсә булды инде? Берәр җирегез авыртамы? Табиб чакырыргамы?
Күз яшьләрен сөртеп, һәрвакыттагыча елмаерга тырышып Таня апа кызга карады да:
— Нәрсә булсын безгә Энже бөртеге, картлык галәмәтедер инде, бераз күзләр йомшый инде ул картайгач. Ә син яшь әле, әнә саф чишмәдәй тавышың челтерәп ага, ә үзең ...йөзең балкый, бәхетле генә бул балакаем, бәхетле генә бул. Әнә кара тәрәзәгә, синең дусларың оча, кар бөртекләре кунакка килгән, ниһаятъ кыш башлана, дөнья ямләнә, дөнья яктыра. Саймә бүген рәхәтләнеп төне буе урам күзәтә аласың, багана утлары янмаса да энҗе бөртекләре дөньяны яктырта.
Таня апа шаярырга тырышып көлемсерәп куйды да:
— Нинди яңалыклар белән кердең сеңлем?
— Яңалык юк, хәлегезне генә белеп чыгарга теләгән идем, ә сез...
Шәфкать туташына сүзендә әйтеп бетерергә ирек бирмәде Таня апа, янә елмая төшеп:
— Безнең яхшы сеңлем, әйттем бит инде, картлык галәмәте.
— Ярар, ышанып карыйм, кичке аштан соң кан басымы үлчибез, онытмагыз, бәлки үземә керергәдер, сез чыгып йөрмәссез?
Шәфкатъ туташы сораулы карашы белән палатада ятучыларны карап чыкты.
— Тагын нәрсә? Барыбызның да аяк йөри, каты авырып ятучы юк, ә мин, минем хәттә өч аяк, шулай булгач ничек чыкмыйбыз ди инде?
Таня апа көлеп җибәрде, аңа палатада ятучылар кушылды. Шәфкатъ туташы аларга кушылып көлде дә чыгып китте.
— Таня апа сез искиткеч әдәм иясе, Алланың рәхмәте бәлки сезне безнең күңелебезне күтәреп торыр өчен саклыйдыр. Сез булган җирдә бары шатлыклы йөзләр, каядыр өтәргеч хисләр генә хасил буладыр. Беләсезме, минем әни дә шундый шаянрак.
Вера үзенчә көлеп алды да сүзен дәвам итте:
--Безнең авылда да төрле кешеләр яши, чуваш та бар, рус телендә сөйләшүче дә, татары да, хәттә казахстан кешеләре дә килеп адашкан. Казахстан димәктән, безнең күршегә дә казахлар килеп урнашты. Болай ачык күңелле кешеләр, терлек күп тоталар, сарыклары да безнең бозаулар хәтле аларның. Терлек димәктән, бер кызык искә төште. Мин яшьрәк идем әле ул вакытта.
Безнең күршеләрнең гадәтләре начар иде, сыерларын безнең тәрәзә каршындагы рәшәткәгә бәйләп куялар иде. Әнинең шуңа бик ачуы чыга, һаман талаша тегеләр белән." Нигә сыерыгызны үз рәшәткәгезгә бәйләмисез, җитмәсә әле тәрәз каршымда, бөтен әшәкесе дә минем каршымда кала, аны бит миңа җыярга, әле чебен җыя "-дип. " Ике сыерны бергә бәйләп булмый бит, бер берсенә комачаулыйлар"- дип акланган күрше апаң. Ахырдан үз рәшәткәсенә бәйләгән, ..тик...тик, бары тик берничә рәшәткә аша, сыерлары бит барыбер бер ияләшкән җиргә яткан, нәкъ менә безнең тәрәзә төбенә.
Вера рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә:
Өч, дүрт рәшәткә нәрсә үзгәртә инде? Сараегызга кертегез дигәч тә , караңгы төшмичә нигә кертик, абзар бокырдатып дигәннәр. Бер көнне әни керде дә, иске себерке кая дип сорый. Мин аны бәрдем әни, себерерлеге калмады дим. Әни җитез атлап чыгып китте. Ә мин, ул нишли икән дип артыннан чыктым. Ә нишләгәнен күргәч егылып китәрдәй булдым, әй көлдем, инде, әй көлдем...- дип Вера янә кычкырып көлә башлады, хәттә сүзен дәвам итә алмады.
— Нишләгән соң? Үзең генә көлмә, безгә дә сөйлә.
Аптырап калган Камилә Вераны йотардай булып аңа карады. Вера бераз тынычлана төшеп:
— Әни иске себеркесен тотып як ягына каранды, урамда кеше күренми иде. Әкрен генә безнең рәшәткә янына яткан сыер янына килде дә, әле генә барлыкка килгән тизәген себерке белән бутап, сыерны буярга тотынды. Куркудан сикереп торган сыер нишләргә белмәде. Ә әни үз эшен дәвам итте. Бөтен җирен буяды, хәттә җилеме дә качып калмады.
Вера янә көлеп җибәреп:
— Әнине башта аңламадым, өйгә кергәч нигә алай эшләдең инде дидем. " Соң кичә бер рәшәткәне сындырган, рәшәткә аша чит тавыклар кереп чәчәкләрне харап иткән, аннары, ике көннең берендә үз капка төбемнән кеше сыеры тизәген җыярга туры килә, әнә бакча башына бәйләсен." - дип , үз эшеннән канәгатъ калып чәй эчәргә утырды.
Вераның тәмле итеп көлүе палатадагыларны сихерләдеме, алар бердәм булып рәхәтләнеп көлде. Бары тик ишек кырыена якын караватта яткан Ниса гына, үзеннән олы апаларга, ниндидер нәфрәт чыккан күзләре белән карады да, борылып ятты да, үзенең ноушнигыннан нәрсәдер тыңлый башлады. Бары апаларгың гына аңа исләре китмәде, әлегә аларның күңелләре тыныч, җаннарында ниндидер рәхәтлек иде, әйтерсең лә алар хастахәнәдә түгел, ә бары тик дуслар очрашуында гына.
Әйе, тормышның төрле ягы бар, Алланың рәхмәте барыбызны да бертигез күреп кенә бетерсен иде. Сәгать телләре дә көтми, алга таба чаба. Рәхәтләнеп көлеп алгач Таня апа караватыннан торып басты да, үзенең өченче аягын идәнгә суккалый, суккалый чувашча такмак әйтеп җырлый ук башлады. Апалар исә аңа карап елмаеп кул чапты. Такмак беткәч Камилә сүз башлап:
— Бигрәк матур җырладың, тик без генә аңламадык, бәлки татарчасын да җырларсың Таня апа.
Чуваш хатыны ялындырып тормады:
Кыш бабай белән бергә
Дед мороз идёт!,
Яңа ел килеп җитә,
Скоро новый год.!
Таня апа ирексездән көлеп җибәрде дә:
— Менә сезгә бөтен телдә дә перевод.
Саймә апа көлә, көлә:
— Әле бәхетебезгш палатабызда авыр хәлдә ятучы авыру юк.
— Әйе, әлегә тыныч, тик менә мин килгәндә алай түгел , Таня апабызның хәле бик авыр иде.— диде Камилә моңсуланып калып.
— Ярар, әйдәгез кичке ашка хәтле кан басымын үлчәтик, кичке аштан соң кеше күп була- дип , Таня апа сүзне башкага борып, әкрен генә палатадан чыгып китте. Апалар аңа ияреп, коридорга чыкты.
 
Дәвамы бар.
 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: