Сельские нивы
-18 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
10 Января , 11:30

Яраларың белән яратырмын

Автор: Зифа Кадырова. 11 бүлек. – Валюша, ни йомыш, ни кирәк? – диде профком җитәкчесе. Валюша сикереп торды да чыгып йөгерде. Әйе, ялгышмаган Асия. Фатир алып күчкәч кенә әйтте Саматка ул турыда. – Матур кыз, шундый толымнары өчен генә дә яратырга була. Китеп барсаң ...нишләрмен синсез?

Яраларың белән яратырмын
Яраларың белән яратырмын

– Валюша, ни йомыш, ни кирәк? – диде профком җитәкчесе. Валюша сикереп торды да чыгып йөгерде. Әйе, ялгышмаган Асия. Фатир алып күчкәч кенә әйтте Саматка ул турыда. – Матур кыз, шундый толымнары өчен генә дә яратырга була. Китеп барсаң ...нишләрмен синсез?
– Асия -а-а, син нәрсә, әллә мине көнлисең инде, кара әле күзләремә, – дип хатынының иягеннән күтәреп күзләренә текәлде. – Асия, Асиям, бу чынмы? – Асиянең, үч иткәндәй, күзләреннән никтер яшь бәреп чыкты, артык сүз ычкындырудан куркып, иренен тешләде. Ә Саматның йөзендә шатлык балкый, күзләре ялтырый. – Асия, җан кисәгем, – ул хатынын шашып-шашып үбәргә тотынды. – Әйттем бит, син дә бер килеп мине яратырсың дип, мин сине беркемгә дә алыштырмыйм, ишетәсеңме, кире беткән хатын, син әле миңа бер тапкыр да яратам дигәнең юк, тик килер бер көн, син аны әйтерсең! Асияне уйлары чолгап алды.
"Гаилә тормышы гел сынаулардан гына торганын яши-яши аңлыйсың икән. Күпме тапкырлар Ходай Тәгалә сине әллә ниләр белән кызыктырып, ымсындырып, көтмәгәндә гашыйк итеп, сынаулар аркылы үткәрә. Кем әйтмешли, моннан беркем дә "не застрахован". Менә шул чакта сине сыный да инде тормыш". Саматка заводтан ике бүлмәле фатир биргәч, сөенечләре эчләренә сыймады – аерым үз гаиләң белән яшәүгә ни җитә! Ә адәм баласына һәрвакыт нидер җитми, и чаба, и эзләнә, анысы кирәк, монысы кирәк. Яңа ел алдыннан Асияләрнең эшеннән Прибалтикага атналык сәяхәткә путевка бирделәр. Кибетләрдә бернәрсә дә юк диярлек замана. Ә анда әйберләр тулып ята икән, дигән сүз дә ишеткәч, Асия булган акчаларын җыйды да юлга җыенды. Моңа чаклы беркая да йөргәне булмагач, акчаларын кая яшерергә белмәде. Уйлады-уйлады да иренең күлмәген киеп, акчаларын күкрәк кесәләренә икегә бүлеп салды, аларны булавка белән эләктереп үк куйды, аннан беленеп тормасын дип, өстеннән тагын иренең свитерын элде. Аякларына җайлы "бутый" киде, иске туны да ярар, кыскасы, бөтен булган байлыгын иске тун астына яшереп, ул олы юлга чыгып китте. Башта Мәскәүдә туктадылар, Гум, Цум дигәннәренә баш тыгарлык түгел – су буе чират. Аптырап йөрделәр-йөрделәр дә кичке поездга утырып, Ригага киттеләр. Иртән әле яктырмаган да аларны автобус көтеп тора иде инде. Шул автобуска утырып әллә кая "база"га барасылар икән Асия бер хатын белән дүртенче рәткә утырды. Гөнаһ шомлыгы, күрәчәгең булса, ишек артында да күрерсең ди. Урнашып беткәч, Асиянең карашы шофер каршысындагы көзгегә төште: анда...матур гына ике күз салонны күзәтә иде. Шул күзләр Асиянең күз карашына эләгеп калдылар, һәм, бик озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Бераз баргач, шофер, көзгедән түгел, артына борылып, салон эченә карады. Асия сискәнеп китте, ул кара мыеклы, тутык йөзле, үзе яшендәрәк бик матур кеше булып чыкты. Асия, уңайсызланып китеп, акрын гына утыргычына сеңде. Әллә ни булды аңа. Тирә-ягына каранып алды: халык, әле иртә булгангамы, барысы да диярлек йоклыйлар кебек иде. Муен үзеннән үзе ирексездән уртага сузыла, теге күзләр белән тагын очрашасы килә... бу ни хәл? Аларны Рига шәһәреннән читтә урман эчендәге туристлар базасына урнаштырдылар. Иртәнге ашка килеп җитештеләр, аларга беренче катка ашханәгә төшәргә куштылар. Асия юлда ни белән килсә, шул киемнәре белән төште. Ә кичке ашка төшкәч, бөтенләй телсез калды: хатын-кызлар матур күлмәкләрдән, аякларында биек үкчәле түфлиләр, җитмәсә, каршы өстәлгә теге шофер килеп утырды. Асия, бердән, үзенең өс киеменнән хурланды, икенчедән, аш кайгысы китте, кашык күтәреп аш та каба алмый утыра. Ә ул каршыга утырып алган да күзен дә алмый. Асия торып чыгып китәр иде, булмый, елап магнитына эләккәндәй, катып тик утыра. Йә Ходай, моннан да мәгънәсез кичереш юк иде бугай: кая китте чаялыгы, кая китте кыюлыгы? Күршесе төрткәч, бурлыкта тотылгандай сискәнеп китте. – Ник ашамыйсың? Төнгелеккә ач каласың киләмени? – дигәч, ашына иелде, тик тамактан үтмәде. Кешеләр торып чыга башлагач, ул да шулар белән тизрәк буталып чыгып китү ягын карады. Менә, ала карга, алмаш кием дә алып килмә инде, дип, үз үзен сүкте. Алар бүлмәсенә авылдан килгән сыер савучы ике хатын туры килде. Мескеннәр, алар беркайчан да күрмәгәннәр, мондый рәхәтлеккә беренче генә эләгүләре иде: шулчаклы тәмләп ашыйлар, тәмләп йоклыйлар. Ә монда Асия кирәкмәгән чир белән "чирли". Икенче көнне иртәнге аштан соң барысын да сәяхәткә алып чыгып киттеләр. Каядыр алып бардылар, нидер сөйләделәр, аннары зур гына бер сәүдә үзәгенә китереп төшерделәр. Су дулкыныдай бер автобус халык кибеткә кереп чумды. Асия да аларга иярде, тик башы эшләми иде, ни кирәген дә онытты. Аннан русча сөйләшкәннәргә әллә ни яхшы әйбер сатарга да бик җыенып тормыйлар иде бугай. Ул бүген базардан арзанлы гына бер зәңгәр костюм белән яшел өстендә ал куян койрыгы тегелгән күн чүәкләр сатып алды: "Ярар шунда ашханәгә йөрергә". Тик, кичке аш вакытында: "Бүген кич дискотека була, барыгыз да актовый залга төшегез", – диделәр. Асия дә үзенчә дискотекага җыенды: яңа алган костюмы белән ал куян койрыгы ябыштырылган чүәкләрен киеп куйды. Бүлмәдәш күршесе аңа карап: – Ник берәр юньлерәк аяк киеме алмадыңмыни, костюмың да бер ширпотреб, бу тапочкиең чыж-чыж итеп бара, – дип хурлап атты. Асия төшмәскә дә уйлаган иде дә, теге савымчы апайларның берсе, аңа теләктәшлек күрсәтеп: – Ярар, исең киткән икән иске чикмәнгә, кем көтеп тора соң әле анда безне, – дип куйды. "Әйе шул, кем көтә, ул өенә кайтып китәдер, килгән бер туристларны төннең буе озатып йөрмәс бит инде", – дип, үз-үзен юатты Асия. Алар төшкәндә халык җыелып беткән иде, бөтенесе елтыр-йолтыр күлмәкләрдән, матур туфлиләр. Ишек төбеннән үк тәрәзә буйлап тезелгәннәр, кәефләре дә бик яхшы күренә. Савымчылар да "аһ" итте. – Болар ныклап ял итәргә әзерләнеп килгәннәр, әй, карале. – Шулай, ә безгә йокы җитми, шулай да кеше күреп, кеше кыланганны кыланып кайтыйк, иеме, Факия апа. Тик син, кайткач, сөйләнә күрмә инде танцада йөргәнне, минем җүләр бәреп үтерер. – Урын иң түр тәрәзә янында гына калган булып чыкты, шул якка тезелешеп бастылар. Шулчак ишектә Лёня күренде. Киң җилкәле, мәһабәт гәүдәле кеше, өстендә матур вельветтан заманча тегелгән кара костюм-чалбар: шофер егетне халык кул чабып каршылады.
– Әй, карагыз әле, теге шоферны әйтәм, бигрәк сөйкемле, чибәр инде, ват ир дисәң ир, ул күзләренең матурлыгы, ул мыек дисеңме, мондый ир бер килеп кагылса, җаныңны фида кылырсың, ә, Хәмдия! – дип, Факия апа иптәшенең кабыргасына төртте. Авыл кешесе – авыл кешесе бит инде, гадилеге белән көлдерә дә, елата да. – Әй, минеке дә шофер да бит, и, мескенкәемнең ыштаннары асылынып тора, үзе ябык, ашый-ашый, ашаганы кая китәдер. Асия Лёняның ишек төбендәге хатын-кызлар белән көлеп сөйләшә-сөйләшә кереп, рәт буйлап килгәнен чамалап алды да, тиз генә артка чигенеп, тәрәзә төбенә менеп утырды, аякларын батарея арасына тыгып, үзе тәрәзә яңагына сеңде: "Йә Ходай, монда гына килеп җитә күрмәсен". Ул инде, Рәйсә апа хурлаганнан соң, куян койрыклы чүәкләреннән үзе дә ояла иде. " Юк, монда килеп җитмәс", – дип, үз-үзен тынычландырды. Тик, ул килеп җитте шул: залда музыка уйный, кешеләр инде парлы биюгә чыктылар, шулчак алар каршысында калкып чыккан Лёня Асияне телсез итте.
– А вот Вы где! Менә кайда сез яшеренгән! Җир ярылдымыни, Асия үзе генә белә үз хәлен. Җитмәсә, аяк куян койрыгы белән бергә батарея
арасына кереп кысылган, һич чыкмый гына, сиздермәскә тырышып чүәкләре белән тартыша, ә ул һаман елмаеп карап тора. Нәрсәдер әйтә, Асия ишетмиме, әллә башына барып җитмиме... – Бар төш, сине чакыра бит, нәрсә тавык кебек кунакладың, – диде Хәмдия. – Аяк кысылды, чыкмый. – Хәмдиянең иелеп карап аяктан тартып җибәрүе булды, Асиянең капланып килеп төшүе булды. Башын яра иде, Лёня тотып калмаса. Хурлыгыннан ни эшләргә белмичә битен каплады да арты белән борылып басты. Бу кеше тагын килеп кагылса, истән авар иде кебек. "Ни булды, нинди хәл соң бу? Бөтен тәне дер-дер калтырый, их, шушы тәрәзәдән генә чыгып китәргә..." Ә ул алар яныннан китәргә дә җыенмый. Асиянең куркынып калтыравын да сизде, билгеле.
– Син нәрсә, бәләкәй бала кебек, әйдә биергә чыгабыз, – дип кулыннан алды да зал уртасына алып чыкты. Лёня бик сак кына аның биленә кулын салып, музыка уңаена бик җиңел генә алып китте. Ә Асия аңа күтәрелеп карарга да курка, куллары, аяклары калтырый.
– Ты такая смешная и очень симпатичная, – дип колагына пышылдады. Монда минем үз бүлмәм бар, төсле телевизор. Әйдә, кереп утырыйк шунда. Асияне корт чактымыни, кабынып китте, онытылган теле дә ачылды: – У меня дома тоже есть цветной телевизор. Что, я телевизор не видела? – Каян чыкты шундый кырыс тавыш, үзе дә аптырап китте.
– Син икенче катта бит? Мин килермен. Шунда, коридорда, диванда гына сөйләшеп утырырбыз. – Асия аңа күтәрелеп карады: "Шулчаклы матур күзләр!" Алар тагын бер-берсенә бәйләнешеп алдылар. Ә ул йомшак кына итеп үзенә тарта төште, битенә аның кайнар сулышы килеп бәрелде. Асия үз-үзеннән куркып калды. Әйтерсең кемдер колагына пышылдады: "Якын барма – янасың!" – Ул һаман үзенә тарта, ә аның каршы торырга көче юк, башы әйләнә хәтта. Хәлен бөтен зал сизәдер кебек, йөрәк аның йөрәгенә кушылып тибә, музыка беткәндә, артларлык та хәлдә түгел иде. Ә Лёня аны урынына озатты да башка алар яныннан китмәде, икенче көй башлануга тагын биюгә алып чыкты.
– Бигрәк күркәм синең бу тапочкаларың, – диде егет, чөнки чүәкләр чыж-чыж шуып йөриләр, аларга игътибар итми мөмкин түгел иде. Көй беткәч, Лёня: "Мин хәзер керәм", – дип каядыр китеп югалып торды. Шул арада Асия кызларга: "Әйдәгез, кайтыйк, мин арыдым", – дигәч, алар да каршы килмәде, кеше биегәнне карап тору кызыкмыни. Асия тиз генә чишенде дә урынына менеп ятты. Төнен кемдер коридорда арлы-бирле йөренде дә йөренде. Асия күз дә йоммады. "Ходаем, үзең сакла, гөнаһларга батырма, тагын ике көн түзәргә, аннан өйгә кайтып китәбез. Аның бит ничәмә тапкырлар гашыйк булганы бар, тик мондый тетрәнү кичергәне юк иде әле, йә бер Аллам, ярдәмеңнән ташлама".
Иртәнге ашка төштеләр: Лёня тагын каршы өстәлгә килеп утырды, аның карашы бөтен йөрәген актарып чыгарды: тагын ашау кайгысы калмады, тамакка аш үтмәде, Асия торып чыгып китте. Икенче көнне аларны Прибалтика шәһәрләре буйлап экскурсиягә йөрттеләр, ахырда тагын базарга, сәүдә үзәкләренә керттеләр. Кешеләр сумка тутырып өем-өем әйбер сатып алып чыктылар, ә ул буш кул аңгыраеп тик йөрде. Кичке аш вакытында Лёня аның каршысына килеп утырды. Өстәл артында икәү генә калгач: – Сезнекеләр бүген Ригага ресторанга баралар, әйдә син дә, – диде. Асия, "юк, бармыйм" дигәнне аңлатып, башын гына чайкады. — Кичә мин сине бик озак көттем, ник чыкмадың? Куркасыңмы әллә миннән? Алайса бүген, мин кайткач, коридорга чык. – Егет аңа ялварып карады. "Йә Ходай, ничек каршы торырга бу матур күзләргә. Ул бит үз хисләреннән курка, ярамый... аны юлга, үбә-үбә, Саматы озатып калды". – Ярамый, – гына дия алды, күзләре яшь белән капланды. Ничек авыр икән хисләреңне йөгәнләү. – Ярамый, ярамый, – дип кабатлады, әллә аңа, әллә үзенә. Үз катына күтәрелеп, ванна бүлмәсенә бикләнде дә туйганчы елады – ник елады... Төнлә автобус халыкны рестораннан алып кайтканда да ул әле йокламаган: күңеле белән аның янында иде. Өченче көн – соңгы көн. Иртән туристлар автобуска кереп тулгач: – Кая телисез, народ, кая алып барыйм? – дип сорады Лёня. Бөтенесенә дә зур кибет кирәк иде. Турбаза матур чыршы урманы эченә урнашкан. Юл ике сәгатьләп вакытны ала. Туристларга бер дә күңелсез түгел: Лёня микрофоннан ниләрдер сөйләп бара, аңлата. Шулчак ул: "Мондагы бер ханымга җыр бүләк итәсем килә!" – дип белдерде һәм бик матур итеп җырлап җибәрде. Асия алдагы көзгегә үрелеп карады, ә анда ике күз карашы аңа төбәлгән! Автобусын сәүдә үзәгенә китереп туктатты да Асияне кулыннан эләктереп алды: "Кал!" – диде. Халык төшеп беткәч: – Кайтып китәсеңме инде шулай, бернисез. Әйт, мин ни белән булыша алам сиңа? – Асия үзе дә аңлый: бүген соңгы көн, ни балаларга, ни үзенә берни алмаган, иләс-миләс килеп тик йөри. – Ладно, садись, поехали. Мин сине бер урынга алып барам, барысын да шуннан сатып алырсың. Рәсәйлеләрне монда бик өнәп бетермиләр. Утыр яныма, киттек, сөйләшеп барырбыз. Мин сиңа үз тормышымны сөйләрмен. Эх, син, Ася, кояшым минем, ни була иде инде синең белән коридор диванында сөйләшеп утырганнан? Яисә ресторанда биегәннән ни начарлык? Син миннән куркасыңмыни? Менә нәрсә, кадерлем, син шуны аңла: мин совет офицеры, Әфган сугышын үттем мин һәм бик каты яраландым, тернәкләнә алмас, үлә дип уйладылар, хатыным куркып ташлап качты, ә мин терелеп аякка бастым. Син минем тәнемне күрсәң, бер исән җире юк: мин кискәләнеп беткән, тәнем генә дә түгел, йөрәгем дә кискәләнгән. Дәшмисең. Әйе, мин ерткыч түгел, хатын-кызларга да ташланмыйм, үзе теләмәсә, конечно... Чынлап та, Асия әле авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Ул шушы көчле, матур ир алдында үзен беренче сыйныф укучысы кебек хис итә, үзен ничек тотарга белми, ничек сөйләшергә... Аптырады Асия:
"Белгән хәтле русчасын да оныттымы соң. Ник каушый соң ул аның каршысында, бу чаклы надан, җебегән хатын түгел, ләбаса, аның сөйләгәннәренә каршы ни дип җавап бирергә? Кеше бит минем белән сөйләшә, олыларча, итагатьле, матур итеп, ә мин авыз ачып бер сүз әйтә алмыйм. Утырам шунда, күзле бүкән булып. Яралы чакта хатыным ташлап китте, диме. Ничек шулай була ала инде? Андый эшкә барыр өчен йә җүләр, йә бик көчле булырга кирәктер. Менә мәсәлән, Саматны ташлый алыр идеме ул шундый хәлдә? Юк, булдыра алмас иде, хәтта яратмаса да..." Уйларына кереп баткан җирдән, очына чыгалмыйча интекте, Лёняны да ишетми иде, ахрысы. – Ася, Ася, ты меня слышишь? – Асия сискәнеп китте, аптырап башын күтәреп карады. – Син нигә берсүз дәшмисең? Ирең яхшы кешеме дип сорадым мин синнән. – Асия башын селкеде, "әйе"дигәнне аңлатып. Үзе эчтән генә: "Уф Аллам, кая булды соң бу тел, утыру инде шунда ябалак шикелле ухылдап, – үз-үзенә ачуы килде. – Кая алып бара ул аны, ник кирәк инде мин бу кешегә, телсез җүләр?" Автобус бер посёлокка килеп керде. Ак кар астында оеп утырган посёлокның әллә ни матурлыгын күреп булмый, шулай да бар җирдә тәртип, чисталык сизелеп тора. Урамда юньләп кешеләр дә юк. Җыйнак кына ике катлы бина янына килеп туктадылар.
– Керик, әйдә, үзеңә кирәк бар әйберне сайлап алырсың, монда минем апам эшли, – дип матур итеп елмайды. Чынлап та, кибетнең байлыгына Асия шаккатты. Лёня прилавка артындагы кызларга нидер әйткән иде – ни сораса, шуны китереп кенә тордылар. Пальтоны Лёня үзе сайлашты: әле берсен, әле икенчесен кидертеп каратты – берсен дә ошатмады, аннан складтан зур ак песец якалы, ачык зәңгәрсу төстәге матур пальто алып чыктылар, Лёня бармагын күтәрде: "Во, это то, что надо!" Асия кыяр-кыймас кына: "Сапоги бы еще..." – диде. Складтан яхшы итекләр дә чыкты. Балаларга искитмәле матур, йомшак балон курткалар, бәяләре дә Мәскәүгә карый күпкә арзан иде. Асиянең шулчаклы матур әйберләрдән башы әйләнде. Бер сәгатъ үттеме-юкмы, бөтен кирәк-яракларын алып, кайтырга чыктылар. Юлда кайтканда Асия балалар әйберсенә сөенеп, төргәкләрен кулыннан да төшерми кочаклап, елмаеп кайтты. Шулчак балаларын өзелеп сагынуын аңлады. Аның шатлыгын күзәтеп барган Лёняга да рәхәт иде:
– Ася, елмайганда син шултиклем сөйкемле, ниһаять, мин синең шатланганыңны, елмаюыңны күрдем, мин бик шат синең өчен! – Аның да күзләре елмая, бөтен бите елмая.
Рәхәт иде. Кышкы юл, машиналар да әллә ни күп түгел, юлның ике ягы буйлап ак бүрекле матур чыршылар озатып бара, менә шулай, берни уйламыйча барырга да барырга иде. Тик, санаулы гына сәгатъләр калды. Үтеп барган юл читендә зур ак чиркәү күренде, Лёня автобусны шунда борды: "Әйдә, минем полкташ егетләргә шәм куйганымны карарсың", – дип, Асияне кулыннан җитәкләп алды. Асиянең чиркәүгә үз гомерендә беренче тапкыр керүе иде. Кайдадыр югарыда йөрәкләргә үтәрлек итеп орган музыкасы уйный. Тәне буйлап калтырау йөгерде, курка-курка гына алга атлады, бераздан үз-үзен белештермичә еларга тотынды. Күз яшьләрен сөртеп, күзләрен ныграк ачып караса – баганада дүрт кадакка кадакланган Иисус сүрәте тора. Ул да елый кебек тоелды, аны күргәч, үкси үк башлады.

Автор: Зифа Кадырова.

(Дәвамы бар.)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: