Ә Кыям абзыйның уллары, чынлап та, ялларында, авылга кайтып, ташландык фермаларны ремонтларга тотындылар. Җомга кич кайталар да төнгә чаклы сүтәләр, коралар. Яздан эш башлар өчен әзерләп куймакчылар. Теге гаугадан соң Салиха кайтмый башлады. Җизнәләре, аерылып, үз авылларына кайтып киткән, дип ишеттеләр. Кыям абзый да улларыннан калышмады. Алар янында күңелле иде аңа, җитмәсә, оныклар да кайта. Алар елга буенда рәхәтләнеп су коеналар. Менә сезгә татар Төркиясе, дип көлешәләр әтиләре. Зөһрә малае кара чутыр Эмил дә Кыям карттан калмый. Камил, көлеп:
- Бөтенләй безнең бабайга хуҗа булып алдың бит, әй, - дип куйды. Әллә арада иң бәләкәе, әллә бик сөйкемле булганга, аны барысы да яратып, тупылдатып сөяргә генә тора иде. Ул уяну белән, күрми дә каласың, Кыям картларга чыга да чаба. Аларга Тузик иярә. Көчек инде ирекле, ул хәзер ике араны бер итеп чаба.
Беркөнне Кыям карт Зөһрәгә, Зөһрә Кыям картка ышанып, Эмилнең юкка чыкканын сизми дә калдылар. Бу көтелмәгән вакыйгадан барысы да акылдан язар хәлгә җитте. Ул көнне Кыям абзый Камилләрнең фермасын карап кайтырга китте, көн дә иртән шулай биләмәләрне әйләнеп чыга иде ул. Эмил дә гадәтенчө, иртән торуга туры күршеләргә йөгергән. Иртәнге чәйгә Кыям карт берүзе кайтып кергәч кенә аларның бергә түгел икәнен аңладылар, баланы эзли башладылар. Иске ферма абзарларында да, су буйларында да эзләп, кычкыра-кычкыра хәлдән тайдылар. Зөһрә елга яры буйлап, Эмиль улым, дип елый-елый, һәр куак төбен карап чыкты. Суга төшеп агып китсә дигән уй аны елга яры белән алга йөгертте. Елый-елый хәле беткән Зөһрә учак ягып җыелып утырган балыкчылар янына килеп чыкты.
- Бәләкәй бала күрмәдегезме? - диде ул, елый-елый. Шулчак бер балыкчы, йоклап яткан баланы җирдән күтәреп алып, Зөһрәнең кулына салды да бик игътибар белән Зөһрәгә карады:
- Бу малай сезнекеме, авылдан шулай ерак киткәнме? Кия бабайны эзли. - Зөһрә шатлыгыннан кабат елап җибәрде.
- Минеке, минеке. Әй улым, үләм диеп торам бит, - дип, баланың чәчләреннән үбә-үбә, елаудан туктый алмады. - Зөһрә улын табуга чиксез шат иде, ул балыкчыга күтәрелеп тә карамыйча, кайтып китте. Балыкчы озак кына аны кайда күргәнен исенә төшерергә тырышты. Язмыш юләр түгел, кешеләрне юкка гына очраштырмый, дип куйды, бала белән киткән хатын артыннан карап.
Бәрәңгеләр алгач Зөһрә шәһәргә барып кайтырга булды. Торыр җир тапса, баласы белән үз эшенә кайтырга, тик шәһәрнең башка районында яшәргә исәбе. Баланың киләчәге барыбер зур шәһәргә бәйле, авылда мәктәп тә юк. Монда әнисе кала, хәзер инде кайтып йөрер кешесе бар. Алар утырып сөйләштеләр, киңәштеләр. Әнисе аз-азлап җыйган акчаларын чыгарып салды, читтән кайтучыларга кәҗә сөте, йомырка сатып җыйган акчалар иде алар. Быел җәй җиләк күп булды, шәһәр халкы җиләккә диеп кайтса да, бу кызуда бик үрмәләргә тормыйлар шул, сатып кына алып китәләр. Көзгелеккә әнисе гөмбә тозлады, мүк җиләге дә җыйды. Мәрьям эшкә бик өлгер булып чыкты. Әхмәр дә аннан калышмады. Бер тик тормыйлар, бәхетсезлектә үткән гомерләрен кызганып, кешечә яшәп калырга ашыгалар. Аларга бер-берсеннән башка беркем кирәкми. Зөһрә алар өчен чиксез шат иде...
Зөһрә Кыям абзый янына капка төбенә чыгып утырды. - Кыям абзый, синең белән дә сөйләшеп утырган юк. Бөтенегез парлашып беттегез, - дип елмаеп, сүз башлады Зөһрә, Кыям картның тезендә яткан кулыннан сөеп. - Нинди уйларга баттың? Бу көннәрдә күренмисең дә, нишлисең анда?
- Менә балам, тагын көз килә, аның артыннан - кыш. Сафияне тагын алып китәрләр инде. Тагын ничек кышны чыгарга? Бигрәкләр дә озын шул төннәре.
- Кыям абзый, мин дә менә китәргә, эшкә чыгарга, дип уйлап йөрим. Бәрәңгеләр алгач монда эш тә юк, барып кайтыйм әле. И быел бәрәңге шулчаклы уңган, Кыям абзый, кая куярбыз инде.
- Аптырама, килеп җыеп йөриләр. Тик көз бик арзанга алалар инде. Кайгырма, әниең куярга урын табар, бик уңган хатын бит, әй. Әхмәрне кара, анысы да җиң сызганып, җир җимертеп йөри. Яшьтән кавышкан булсалар, болардан бай кеше булмас иде.
- Шулай шул, яшәлми калган гомерләрен яшиләр. Миңа калса, алар үзләренчә бәхетле, исән генә булсыннар. Әнә кара, ике көянтә гөмбә җыеп кайталар.
- Элек без күнәкләп тозлый идек бит. Кайдадыр сарайда олы күнәк ятарга тиеш, шуны чыгарып бирим әле. Бүртергә суга ташласыннар, аннан шуңа тозларлар.