Көннәр дә бозылып китте. Зөһрә, эшсезлектән аптырап, ике көн тәрәзәдән карап утырды. Елак көзге яңгыр, күктә авыр болытлар йөзә. Әле кичә генә чалт аяз җылы көн иде. Табигатьнең дә төрле чагы була шул, аңа да кайчак күңелсез, авыр булгалыйдыр. Кыям абзыйга бәрәңге дә алыша алмадым, кояшлы көннәр әле булырмы, юкмы, дип көрсенеп куйды ул. Тормышының шулай үзгәреп китүе киләчәккә якты өметләр өсти. Аллаһы Тәгалә аның юлына ярдәмчел яхшы кешеләрне генә чыгарып торды. Югалмам, шундый кешеләр барда... Аңа хәзер җан тынычлыгыннан башка берни кирәкми. Артта калды Кәрим дә, аның белән үткән еллар да. Ул аларны сагынмый да, үкенми дә. Кәрим дә кирәкле кешесен тапты, яшәсен. Апалары да энеләре өчен шатланалардыр, гомер буена шуны теләделәр.
Кәрим үргә менде менүен. Аннушка аңа махсус кабинет бирдертте. Чибәр сөяркәсен башка хатыннардан ничек сакларга белмәде, үзенең дә ире белән аралары бозылды. Аннушка Кәрим белән бөтенләй башын югалтты, уенда гел Кәрим генә булды. Икесенең дә эшләренең рәте калмады. Зөһрәнең чыгып югалуы аңа кулай иде, Кәримнең апалары да моңа шатланып кына тордылар, тик Кәрим генә усалланды, кәефе кырылды. Сөяркәсен көтмичә эшеннән кайтып китә башлады. Ә Аннушка Кәримдә аның кайгысы юк икәнен аңламады.
Кәрим хыянәттә тотылган көнне өенә кайтмады, кунарга апаларына китте. Хәлне сөйләп биргәч, апасы:
- Борчылма, кая китсен ул, барыр кеме бар соң, торганы бер ятимә. Кайтмаса да, бик яхшы. Бер дигән хатын алырсың да яшәрсең, - дип тынычландырды.
- Аннушканамы? - диде Кәрим, - хе, кирәк иде.
Аларны тыңлап торган җизнәсе ачу белән:
- Тырыша торгач җимердегезме энегезнең гаиләсен. Әле, кайниш, йөз үкенерсең апаңнарны тыңлавыңа. Зөһрә кебек чибәр, акыллы хатын югалмас, ә менә син ансыз нишләрсең?
- Кит әле, торма эч пошырып, юк акылыңны кешегә өйрәтеп, - дип, апасы ирен этеп җибәрде.
- Менә апаңа кара, әллә кем булып сөйләшә. Гомер буе мине кешегә санламый яшәде, син дә Зөһрәне гомер буе кеше балалары чүлмәген юучы итеп тоттың.
- Җизни, нәрсә булды сиңа бүген? - диде Кәрим, бервакытта да хатынына каршы дәшми торган сабыр җизнәсенең тузынуына аптырап.
- Син чәчкә кебек хатыныңны бер азгын марҗага алыштырдың. Аның кебек сабыр, сиңа түзәр кеше таба алырсыңмы икән? Кайтып, аягына егылып, гафу үтен. Кичермәсә, нишләрсең?
- Ярар, бүген сездә генә кунам, иртәгә кайтырмын, - диде Кәрим, - әзрәк суынсын, - дип уйлады эченнән. Икенче көнне эштән туры өенә кайтып китте. Кайтса, кичә Анна белән туздырган урыннар шул килеш ята, беркем юк. Өй эче әллә ничек буш тоелды аңа, юкса, әйберләр барысы да урынында. Бүлмәләрне карап чыкты, төнгә кадәр хатынын көтте. Инде соң, кайда йөри бу хатын, дип тузынып та алды. Зөһрәнең тәрәзә төбендә утырган шау чәчәкле яраткан гөленең юклыгы аны сискәндереп җибәрде. Башка бүлмәләрдәге зур кибет гөлләре барысы да урыннарында, яран гөле беркайда да юк. Кайтмады, тагын эшендә кунып калдымы икән, шулайдыр, дип, таң алдыннан гына йоклап китте. Зөһрә икенче көнне дә кайтмагач, Кәрим үз гаебен дә онытты. Һәрвакыттагыча хатыны аның каршысында басып торырга тиеш иде. Шулчак ишек шакыдылар.
- Менә, Кәрим, ачкычлар, - диде күршесе, аңа өй ачкычларын сузып. - Зөһрә калдырды. - Кәримнең йөрәге жу итеп китте.
- Кая китте? - диде, йөзе агарып.
- Ахрысы, бөтенләйгә китте. Кая киткәндер, анысын белмим. Мондыйны күргәннән соң мин дә калмас идем, туганым, - диде дә Әнисә апа ишекне япты. Кәрим ишек төбендә аңгыраеп күпме торгандыр, аның моңа һич тә ышанасы килмәде.
Икенче көнне иртүк ул балалар бакчасына кереп йөгерде, тик, Зөһрә урынында башка хатынны күреп, югалып калды. Яңа гына эшкә килгән Лилиянең беләгеннән эләктереп алды да:
- Зөһрә кайда? - диде, калтыранып.
- Бәй, өендәдер. Ул бит отпуск алды, соңгы ике елга.
- Юк, өйдә юк. Син белергә тиеш, кая китте? - Лилия, аптырап, җилкәсен генә җыерды, белмимнән ары китә алмады.
Шул көннән Кәрим җан тынычлыгын югалтты, тик кайдан эзләргә генә белмәде. Телефоны да сүнгән иде. Аны яңа эш урыны да сөендермәде, кая гына барса да, күзләре һаман Зөһрәне эзләде. Бер китеп югалсам, нишләрсең икән дигән сүзе исенә төште. Юк, ул кайтырга тиеш. Ул бит Кәримнең ансыз яши алмавын белә. Кәрим бөтен җаны белән Зөһрәнең кайтуын көтте. Бер кичне апасы белән Аннушка килеп керделәр. Эчәргә дә, ашарга да мул итеп ризык тутырып килгәннәр. Үзләре өстәл әзерләделәр, шактый гына сыйландылар, апасы Зөһрәне хурлады, Аннушканы мактады. Тик энесенең холкын белеп бетермәдеме, әллә инде оныттымы? Кәрим Зөһрәсен яманлаганны беркайчан да яратмады, ул, сабырлыгын җуеп, өстәлне әйләндереп каплады да апасына:
- Тимә Зөһрәгә, син харап иттең. Чыгып китегез, күземнән югалыгыз хәзер үк, - дип, бар көченә акырды. Кәрим бу минутларда үзенә охшамаган иде. Хатыннарга чыгып качудан башка чара калмады. Аннушка моны күп эчелгәнгә сылтады. Мәхәббәтнең күзе сукыр була шул. Аннушка, чат саен Кәримне саклап, җанына тиде. Кәрим чакырса, хәтта иреннән дә аерылырга риза иде. Тик Кәрим Зөһрәсенең кайтырына өметен өзмәде. Отпускысы бетеп, эшкә чыгар вакыты җиткәч, хатынын эзләп, тагын Лилия янына керде. Эшеннән бөтенләй китмәгән, димәк, отпускыда гына, шулай булгач кайтырга тиеш, бу - аның соңгы өмете иде. Тик озак та тормый судка чакыру кәгазе килгәч, Кәрим акылдан шаша язды. Суд көнен түземсезлек белән көтеп алды, алар шунда очрашачаклар, ул Зөһрәне барыбер алып кайтачак, үлсә дә, аерылмаячак. Кәрим судка әллә нинди өметләр белән килгән иде дә, тик Зөһрә судка килмәде. Миннән башка гына аеруыгызны сорыйм, дип, гариза язып киткән булып чыкты. Аларны аермадылар, Кәримнең үтенечен тыңладылар. Моны белгәч, Зөһрә аеруларын сорап, кабат гариза язды. Икенче тапкыр да килмәде. Кәримнең сабырлык коесы корыды. Фатирына кайтып керәсе килмәде, кайтса, андагы бушлык һәм салкынлыкка түзә алмый, кабат урамга чыгып китте. Кая барырга белмичә бәргәләнде. Сагыш аны саргайтты һәм картайтты. Җан тынычсызлыгы йөзенә чыкты, эшенең тәмен тапмады. Зөһрәдән башка бу дөньяның бер яме дә юк иде. Яңа эшкә урнашып, эшнең юньләп төбенә дә төшенмәгән килеш, бар нәрсә чәчелеп бара иде. Аннушканы да күрә алмый башлады, ә ул аның гөнаһларын капларга тырышты. Барысы да болай озак дәвам итә алмаячагын яхшы аңлыйлар иде. Апалары килеп, ничек кенә нотык укыса да, ул аларны ишетмәде. Көн дә эштән соң бер ярты алып кайту аның өчен гадәткә әйләнде. Яхшы тәрбиягә өйрәнгән Кәрим күзгә күренеп таушала башлады. Апалары, аптырагач, бәлки әнине тыңлар дигән өмет белән, аны авылга алып кайтып киттеләр. Әнисе, кинәт картайган улын күреп, чайкалып куйды.
- Нишләттегез баламны? - дип, аһ итте.
- Зөһрәсез яши алмыйм, әни, яши алмыйм, аңламыйсыз шуны. - Апалары, һәрвакыттагыча берсеннән-берсе уздырып, Зөһрәне хурларга тотындылар. Башын иеп утырган Кәрим, - ничек түзә сезнең ирләрегез, мин сезнең белән бер көн дә яшәмәс идем, - диде дә тышка чыгып китте. Алма бакчасының ерак бер почмагына барып утырды, беркем дә кирәкми иде аңа. Билгесезлектән шундый арылган иде. Күктәге кыйгак-кыйгак дигән тавышка яшьле күзләрен зәңгәр күк йөзенә күтәрде, кыр казлары китәләр, көз җиткән...
- Язын кире кайталар алар, улым, көтәргә генә кирәк, - койма буенда әтисе басып тора иде, аның да йөзе бик борчулы. - Азындың шул, улым, апаңнар сүзен тыңлап, бик рәнҗеттең киленне, сабырлыгы беткәндер. Бәлки кайтыр, улым, - диде, кыр казлары киткән якка карап, аның да күзләрендә яшь иде.
Кәрим өчен әнисе, апаларыннан соң, әтисе һәрвакыт икенче урында булды. Гаиләдә һәрвакыт әнисе баш, ул ничек әйтсә, шулай булды. Әтисе дә беркайчан карышмады. Катышса да, әти сүзе сүз булмады, бик тиз авызын каплыйлар иде. Кәрим иркә, үзсүзле булып үсте. Бар да ул теләгәнчә, әнисенең дә, апаларының да бар кайгыртканнары Кәрим булды. Хатын-кызлар кысасында үскән Кәрим өчен әти авторитет түгел иде. Әле генә Кәрим әтисенең йөрәк ярасын күргәндәй булды, алар әтиле-уллы бер-берсен бик яхшы аңладылар.
- Төшенкелеккә бирелмә, чыга алмавың бар. Тормыш безне шулай сыный, балам. Ир бул, нык тор, эзлә, тап, гаебең булса, гафу үтен, иелгән башны кылыч кисми. Тик башыңны шешәгә тыгып, юкка чыкма, менә шул балам. - Алар һавадагы кыр казларын күзәттеләр, ә кошлар, җанга моң салып, төркем-төркем җылы якларга юл тоттылар.
Зөһрә дә күзәтте кыр казларын, никтер йөрәкне телгәли шуларның тавышлары, көзен бигрәк тә. Ә язда ничек икән? Күптән күзәткәне юк. Китәләр җаныкайларым, китәләр, барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтыгыз... Без сезне киләсе язда икәү каршы алырбыз. Аларның авылларыннан ерак түгел бик матур күл бар, әле кайткач Кыям абзыйсы белән шуны барып күрер. Зөһрә шәһәр читендә урнашкан хастаханә ишек алдына йөрергә чыккан иде. Биек булып үскән наратлар өстеннән очып үткән кыр казларының тавышы йөрәгенә сагыш салып киттеләр. Аның тизрәк авылына кайтасы килде, анда яңа тормыш көтә. Иртәгә чыгарабыз, диделәр, тик менә бала табарга бер-ике атна калгач, кабат килеп ятарга туры киләчәк. Зөһрә икенче көнне хастаханәдән туры вокзалга килде. Ул тизрәк авылына кайтырга ашкынды, аңа өен, йортын әзерләргә кирәк. Менә, Ходайның рәхмәте, тагын кояш чыкты, көннәр тагын матураеп китте. Бәлки әле бәрәңге алышырга да өлгерер. Автобус китәргә иртәрәк иде әле, Зөһрә вокзал янындагы эскәмиягә саф һавага чыгып утырырга булды. Көзнең матур көннәре. Арттагы эскәмиядә кемдер зәгыйфь кенә тавыш белән нидер көйли, сүзләре генә аңлашылмый. Вокзалда кеше бик аз. Һәрберсенең үз юлы, үз язмышы. Артта көй көйләп утырган кешенең дә, күрәсең, ниндидер хәсрәте бардыр. Нәрсәдер җырлыймы, әллә елыймы? Зөһрә, автобус килгәнне көтеп, шул кешене тыңларга, башын шул яккарак борып, җырының сүзләрен аңларга тырышты. Көе таныш та кебек, бик тырышып тыңлый торгач, кыр казлары артыннан очар идем дә... Шулчак аның автобусы килеп туктады. Зөһрә үз урынына кереп утырды, ә телендә һаман теге җырның сүзләре кабатланды. Тукта, кем җырлады икән, дип, ул әле генә үзе утырып торган эскәмиягә әйләнеп карады. Анда кечкенә генә бер кеше утыра иде, тукта, чуар күлмәге таныш кебекме? Автобус кузгалып китә дигәндә, Зөһрә урыныннан сикереп торды.
- Туктагыз, тукта, бер минутка кына. - Шофёр, канәгатьсез генә туктап, ишеген ачты. Зөһрә, йөгерә-атлый, эскәмиядә башын салындырып утырган кеше алдына чүгәләп, йөзенә карады. - Хәтирә әби, Хәтирә әби, синме соң бу? - Эскәмиядә ябыккан, талчыккан күзләреннән нур киткән Хәтирә әби утыра иде. Карчык авырлык белән генә башын күтәрде.
- Белмисеңме, балам, минем авылыма кайсы автобус бара икән? - Зөһрәнең йөрәге кысылып куйды, күзләренә яшь тулды.
- Хәтирә әби, бу мин - Зөһрә, әллә оныттың да инде? Исеңә төшер әле балалар бакчасын.
- Зөһрә, и-и-и балам, мин бит сине югалттым, син булмагач, мин дә югалдым. - Автобус шофёры кычкырта ук башлады.
- Әйдә, Хәтирә әби, авылга кайтабыз. Әйдә, торгын, тор. Мин сине бүтән беркайчан калдырмам, әйдәген, әйдә. - Зөһрә хәлсезләнгән карчыкны автобуска кертеп утыртты. Аның күңеле шатлыкка тулды, ничек әйләнеп карыйсы итте бит. Ходаем, рәхмәт, син шулай теләгәнсең икән, мин аны калдырмам. Әле кичә генә, Лилиягә шалтыратып, белешкән дә иде, ул да күптән күренми инде, диде. Ә бүген менә бөтенләй башыннан чыгарган. Зөһрә ябык сөяккә калган карчыкның аркасыннан сыйпап куйды, өстендә пычрак, ертык джемпер, урамда көз бит инде. Аллам, нинди гөнаһлары бар икән бу карчыкның шулчаклы җәберләрлек. Зөһрә сумкасыннан юлда эчәргә дип алган суын чыгарды, ипиен сындырып бирде. - Ашап кайт, тамагың ачтыр. - Хәтирә әби бармак очы белән генә ипи сындырып капты, бөртеге ялгыш коела күрмәсен, дип, ипидән күзен алмады. Аннан Зөһрәгә яшьле күзләрен күтәреп:
- Авылдашлар ташламаслар әле, колхозның каравыл өендә булса да яшәрмен. Шәһәр урамында аунап ятканчы авылым чирәмендә тәгәрәрмен. Әй, сагындым да соң гомер иткән йортымны, туган авылымны. Шуышып кайтырдай булдым, тик кай тарафта икәнен генә белмим. - Зөһрә аны тыңлаганда йөрәге сулкылдап куйды. Нинди куркыныч икән нигезеңне югалту, баш очында түбәң булмау. Башына зыян килә күрмәсен...
Өч сәгатьләп селкенеп кайтканнан соң, алар юл чатында төшеп калдылар. Көн инде кичкә авышкан, көз-көз шул инде. Автобустан төшкәч Хәтирә әби, тирә-ягындагы төрле төскә буялган агачларга хәйран калып:
- Аллакаем ничек бу дөньяны шулай матур итеп төзи алды икән, кайдан табып бетерде икән бу төсләрне? Мин гомер буена шуңа шаккаттым, күрче инде, күрче. - Хәтирә әби, бар урманны кочаклардай булып, колачын җәеп, арлы-бирле йөренде. Әйтерсең лә, бик озак әллә кайда ябылып яткан да бүген генә шушы матур
дөньяга кайткан. Самими баладай йөзе яктырып китте. Күрче, балан да өлгергән, миләшне дә җыярга вакыт. Аллаһ Тәгаләм күпме байлык әзерләп куйган. Эх, һавасы да һавасы! Бүген иртән генә тизрәк үлеп китсәм иде, дип, теләк теләгән идем, шушы матурлыкны тагын бер күрергә язган икән. Йә Аллам, кичер без рәхимсезләрне.
- Әйдә, Хәтирә әби, шушы юлдан акрынлап атлыйк, берәр миһербанлы бәндәсе очрамый калмас әле, - дип, алар урман авызына таба борылдылар. Аларның авыллары, чынлап та, урман эчендә яшеренеп утыра. Кемдер бик күп еллар элек, матур ялан табып, шул урында авылга нигез салган... Хәлсез Хәтирә әби адымы белән ерак китә алмаслары көн кебек ачык иде. Вак-төяк алган әйберләр дә бара-бара авырая башлады. Әле ярый эчәргә сулары бар иде. Көн матур булса да, урман эчендә җиләсрәк булып чыкты. Хәтирә әби, туктап-туктап, һәр нәрсәгә хозурланып кайта, бала кебек чын күңеленнән шатлана. Зөһрә, аңа карап, кешегә бәхетле булу өчен, ирек, туган як, җир-су кирәк, дип кабатлады. И Аллам, ярдәмеңнән ташлама...