Сельские нивы
-6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
12 Декабря , 12:00

Урланган яшьлек

Зифа Кадырова. 8 бүлек. Хәлим Зөһрәгә күтәрелеп карамаска тырышты, машинасына утырды да кабаланып китеп тә барды. Хәлимнең үзенең дә эше күп иде шул, көз якынлаша, бәрәңге алыр вакыт та җитеп бара. Әле печән дә кайтып бетмәгән, эшче куллар җитми. Эчеп йөрсәләр, йөриләр, авылда эшкә чыгыйм дигән ир заты юк, хатыннары ничек түзәдер? Зөһрә, Зөһрә... чир булырсың, ахрысы, син миңа.

Урланган яшьлек
Урланган яшьлек

Хәлим Зөһрәгә күтәрелеп карамаска тырышты, машинасына утырды да кабаланып китеп тә барды. Хәлимнең үзенең дә эше күп иде шул, көз якынлаша, бәрәңге алыр вакыт та җитеп бара. Әле печән дә кайтып бетмәгән, эшче куллар җитми. Эчеп йөрсәләр, йөриләр, авылда эшкә чыгыйм дигән ир заты юк, хатыннары ничек түзәдер? Зөһрә, Зөһрә... чир булырсың, ахрысы, син миңа. Хәлим ятса да, торса да Зөһрә аның күз алдыннан китмәде. Чит хатын-кыз белән шаярган ирләрне һич өнәми иде, менә хәзер үзе дә шул ятьмәгә эләгеп бара түгелме соң? Хәлим башына килгән уйларны куарга тырышты, тик үз-үзеңне тыю җиңел түгел. Хәлим, башыңны югалтма, дип, руленә китереп сукты ул. Ходай бирсә бирә икән кешегә чибәрлекне, күзләренә карасаң, кереп чумасың, сихерләнгән сарык шикелле, тик торасың. Юк, ярамый. Даниясе сизә күрмәсен. Аллам, үзең сакла... Хәлим һәрвакыт шулай машинасына утыргач үз-үзе белән сөйләшә. Ачуы килсә, аты юлы белән сүгенә, эше барып чыкса, җырлап җибәрә. Машина, мескен, нәрсә генә ишетми дә, аның белән бергә ни генә кичерми. Машинаны бар көченә куганда чокырларны бер дә күрми иде бугай, машинаның теле булсамы, уф, артым, уф, башым, җенемне өзмә, дияр иде кебек.

Өйнең эше сентябрьгә кадәр сузылды. Зөһрә, Кыям абзый белән бергәләп, бүрәнә ярыкларына, яңгырлар башланганчы дип, кайда сүс, кайда мүк тутырдылар. Хәлләреннән килгәнчә, аны төйделәр. Эш арасында ял итәргә туктап, сөйләшеп утырырга да вакыт таптылар. Кыям абзый:
- Ярар, Зөһрә балам, син бер дә аптырама, өлгермәсәк, миндә яшәрсең, киләсе елга бетерербез, - дип юатты.
- И-и-и Кыям абзый, мине үзеңә кызлыкка гына аласың калды, синсез нәрсә эшләр идем. Мин гомер буена күп балалы, туганлы, әти-әниле гаиләләргә кызыгып яшәдем. Әнием дә иртә китте, ул исән булса да, ятим булмас идем. Минем бәләкәй чакта шулчаклы сезгә кереп уйныйсым килә иде, сез гөрләшеп яши идегез. Мин шундый кызыга идем, тик әнием беркемгә дә кертмәде шул, яныннан бер адым читкә җибәрмәде, - дип көрсенеп куйды Зөһрә.
- Син, балам, әниеңә үпкәләмә. Ул сине кеше сүзеннән дә, күзеннән дә сакларга тырышты. Син бит бала чакта искитмәле матур бала идең. Башта күз тидерерләр, дип курыкты, аннан сүз ишеттерерләр дигәндер. Кешенең бит төрлесе бар, кара эчлеләреннән сакларга тырышты. Эх, әле дә чыдады мескен. Кыенлыгын үзе генә белде, ә шулай да сине тәртипле итеп үстерде.
- Мин бит берни дә белмим, Кыям абзый, бәлки сөйләрсең?
- Бүтән вакыт, балам, бүтән вакыт. Моны бетерик, аннан бәрәңгегә тотынырбыз. Хәлим дә, мескен, өзгәләнә, эше күп. Кара-кара, Сафия карчык титаклап килә, күрмәмеш булыйк әле, - дип, арты белән борылып басты.
- И-и эшлисез дә эшлисез. Менә коймак пешергән идем, капкалап алыгыз. - Кыям абзый, ишетмәгән булып, һаман арты белән тора бирде.
- Кыяметдин, дим, коймактан авыз ит. Нәрсә, ишетмәмеш буласың? - Кыям абзый акрын гына борылып.
- Бәрәкалла, монда нишләп торасың, өмәгә килдеңме?
- И шуны, этләшмәсәң, күңелең булмас. Җылы килеш ашагыз диюем лә, Зөһрә, ташла эшеңне. - Зөһрә, елмаеп, Кыям абзыйга карап алды. Карт, Зөһрәгә карап күз кысты да:
- Тагын сихерләп керттеңме? Син аша, балам, аша, миңа ярамый. Шуның берәр ризыгын ашадыммы, әллә нишлим.
- Нишлисең, карт җүләр? - диде Сафия карчык, күзләрен кыса-кыса.
- Синең тәрәзәңнән күземне ала алмыйм, куеныңа кереп чумасы килә.
- Әстәгәфирулла, бала алдында ни сөйлисең, карт пәри.
- Йә, ярый, китер коймагыңны, - дип, Кыям абзый карчыкның кулыннан тәлинкәне алды, өстендәге ак җәймәне ачты да иң өстә яткан коймакны Сафия карчыкка ияреп кергән көчеккә алып бирде. Тирә-якка майда кызган тәмле коймак исе таралды. Үзе һаман, - мә, Тузик, сиңа булсын сихерләнгән коймак, барыбер син аның янында йоклыйсың, - дип, этләшүендә булды.
- И шушыны, и-и шушыны, нишләп минем белән йокласын, ди, ишек төбендә йоклый, карт җүләр. Гомер буена җилегемә үттең, - дип сөйләнә-сөйләнә, бакчадан чыгып ук китте. Аннан кире борылып кереп, - салырга идең йортыңны авылның теге башына, күрмәс тә, янмас та идең, - диде дә тагын чыгып китте.
Зөһрә бу ике картның очрашкан саен бер-берсе белән әйткәләшүләрен һич аңлый алмады, күршеләр бит, югыйсә.
- Рәхмәт, Сафия апа, - дип, карчыкның артыннан кычкырды Зөһрә һәм, Кыям абзыйга борылып, - Кыям абзый, ник син ул Сафия апаны гел рәнҗетәсең, - диде, уңайсызланып кына, картны да үпкәләтүдән куркып. Кыям абзый кулын гына селкеде.
- Шул кирәк аңа, - ул тәлинкә белән коймакны нигезгә куйды да үзенә чыгып китте.
Зөһрә, берни аңламый, нигездә утырган коймаклы тәлинкәгә карады. Карыны да ачкан иде шул, берне өстән алып капты да ашыкмый гына чәйни-чәйни уйга чумды. Кешеләр ник бер-берләрен рәнҗетәләр, тыныч кына яшәп булмыймыни соң? Мескен Хәтирә әби нихәлдә икән, һаман кыйналып, ач йөриме икән? Бу уйлардан Зөһрәнең тамагына төер килеп тыгылды. Инде кич җитеп килгәндә Кыям карт кабат әйләнеп керде дә:
- Әйдә, кызым, балык кыздырдым, бәрәңге пешердем. - Бу юлы ул никтер уйчан иде, Зөһрә сүзсез генә картка иярде, кулларын юып, өстәл артына кереп утыргач:
- Кыям абзый, әллә мин сине үпкәләттем инде, кәефең кырылган...
- Син аптырама, балам, безгә, безнең гомер шулай үтте инде. Кыям белән Сафиянең мәхәббәтен тирә-якта белмәгән кеше юк. Ул бит - мине армиягә озатып, көтәм, дип вәгъдәләр биреп калган кеше. Элек өч ел хезмәт итәләр иде, минем кайтырыма бер ел кала тоткан да кияүгә чыккан. Берәү дә язмады да, армиядән кайткач кына белдем. Хурлыктан хәтта бауга менәрдәй булдым. Мин аның хыянәтен мәңге кичерә алмадым. Авылга яңа зоотехник килгән булган, укыган кеше бит, димләгәннәрме, үзе риза булганмы, сораганым юк. Бик яндым, эх, ул вакытларда, төтене генә күренмәде, клубка чыгарга гарьләндем. Авылдан чыгып китәр идем, әни ялгыз кала, ничек ташлап китәсең, мин төпчек. Хәзер генә ул, ташлыйлар да чыгып китәләр, элек ата-ана янында кем дә булса кала иде. Әни карчык бәгырькәем, минем белән бергә янды, әллә, улым, шәһәргә китәсеңме соң дигән булды. Шунда башыма бер уй килде, китмим, беркая да китмим, менә үч итеп яшим. Ике көн клубка яшьләр уенына чыктым да биегән кызларны күзлим. Шунда берәү, каршыма килеп басып, биюгә чакырды. Бу - әле яңа өлгереп килгән чая, күзләре ялтырап торган Сания иде. Бер көн озаттым, икенче көнне иярттем дә кайттым. Өйләндем. Сафияләргә каршы бер урын бар иде, шунда йорт торгыздым. Аңа үч итеп, аннан да яхшырак яшәргә тырыштым. Ул дүрт бала тапты, без дә калышмадык, бишне алып кайттык. Юллар кисешкәндә үртәмичә калмадым, үземне онытырга бирмәдем. Кара эчле карт икән диярсең, тик мәхәббәттә хыянәтне кичереп булмый, бигрәк тә көн саен күз алдында булганда, - диде Кыям абзый, авыр сулап. Алар ут та кабызмыйча утыра бирделәр. Өстәлдәге балык белән бәрәңге дә суынды. - Ә мин аны гомерем буе яраттым. Хәзер дә көненә бер күрмәсәм, тамагыма аш бармый. Миннән алда үлә күрмәсен, дип тә куркам.
- Ник соң Сания апа үлгәч кавышмадыгыз? Икегез дә ялгыз...
- Хе алай гына булса икән. Сания үләр алдыннан, теләсә кемгә өйлән, тик Сафияне алып кайтсаң, разый түгел, гомер буе көнләштем, диеп әйтеп калдырды. Ике тиле кәккүк без. Сания, белеп, гомер буе көнләшеп яшәде.
- Күрәсең, ул да гомер буе газапланып яшәгән, - дип куйды Зөһрә.
- Сафия күрсен дә көнләшсен, дип, мин хатынга карата тәмле телле булырга тырыштым. Еллар үткәч кенә аңладым, гомер буе ниндидер уен уйнаганбыз. Кемне үртәргә, аның карты юк, минем карчыгым юк. Тик менә аның теге бәләкәй көчеге үткән саен тешләмәсә дә өреп калган кебек, мин дә шулай, ахрысы, гадәткә кергән. И-и карт җүләр, ашлар суынып бетте, ләчтит сатып утырам, - дип, карт, сикереп торып, утны кабызып җибәрде. - Кара инде, бөтен нәрсә суынып беткән...
- Булсын, шулай да ашыйбыз. Балык менә ничек тәмле кызган. Син, Кыям абзый, борчылма, коймак белән чәй эчәрбез. Әллә Сафия апаны да чакырабызмы соң, берүзе утырмасын анда.
- Керми, мин чакырып караганым бар. Ярар, утырсын шунда тәрәзәсеннән карап. Әйттем бит, әнә ул да утын кабызды. - Зөһрә, тәрәзәгә карап, елмаеп, чынлап та, бала-чагалар, дип уйлап куйды.
- Әйе, үтте гомерләр тәрәзәсенә карап... Син дә әллә нинди уйларга чумып утырасың, - диде, балыкны тәмләп кимерә башлап.
- Беләсеңме, Кыям абзый, мин сөенәм әле синең шуннан беркая да китмәвеңә. Мин кая барып борын төртер идем? Әниемнең миңа әйтеп калдырган бер васыяте бар. Ул: "Авыр чакта, онытма, кайтып егылырга синең туган җирең, туган авылың бар. Син кияүгә киткәч, мин дә бабаң корган нигезгә кайтам", - дигән идем. Мин бу турыда элек әллә ни уйланмадым, ә менә чыгу юлы калмагач, әниемнең сүзләрен исемә төшердем. Минем бәхеткә син каршы алдың, Хәлим абый очрады, бабам корган нигез көтеп торган. Нигезләрен югалтканнарның күз яшьләрен күргәнем бар, бик куркыныч, Кыям абзый. Шәһәрдә минем янга бер әби килеп йөри. Кызы йортын саттырып, үзе янына алып киткән дә хәзер шуның пенсиясен талап алып, җәберләп яшиләр. Әби, кайтып китәр идем, дип елый. Алар аны ашатмыйлар да бугай, оныклары бик җәберли, хәтта кыйныйлар да. Ашарга утырсам, шул Хәтирә әби искә төшеп, җаным әрни, тик берни белән дә ярдәм итә алмыйм, - дип, Зөһрә авыр сулап куйды. Кыям абзый Зөһрәдән күзләрен алмый, көчкә телен әйләндереп:
- Ничек карчыкны кыйныйлар, дөньяда булмаганны, вәт ахырзаман... Безнең татарда булмас андый хәл. - Ашый башлаган балыгын кире табага куеп, ул бик озак зиһенен җыя алмый утырды. Аннан бөтен өйне күзе белән йөртеп чыкты да, - Аллаһ сакласын, балам, үлсәм дә, йортымнан беркая китмим. И-и-и мескен карчык, синсез нишли инде ул?
- Белмим, Кыям абзый. Өенә кайтып кунарга курка, көз дә җитте, белмим шул...
- Вәхшилекнең милләте юктыр шул, балам, - дип куйды карт.
Бүген аның йортының түбәсен ябалар. Хәлим эшчеләр алып килгән. Зөһрә аларга төшке ашны ашатты да, аяк араларында буталып йөрмим, дип, авылны әйләнеп кайтырга булды...
Авыл, авылкаем, авыл картлары кебек картайган, кыйшайган. Эшләрдәй бөтен кеше читкә китеп беткән. Калганнары бары карт-корылар. Зөһрә ашыкмыйча гына авыл буйлап йөреп чыкты. Кайда кем яшәгәне дә аңлашылмый, аның бала чагындагы кебек капка төбендә гәп сатып утыручылар да күренми. Хуҗасыз калган йортларның капка төбен бөтенләй кычыткан баскан. Андый йортлар әллә ничек шомлы. Кеше яшәгәннәрендә дә бәбкә үләне үсә, күрәсең, кеше мал асрамый. Тавыклар да анда-монда гына, бик сирәк күренә.Телевизордан авыл үлә, бетә, дип сөйләгәнне ишетсә, ничек була икән, дип уйлый иде. Менә шулай буладыр инде, күрәсең. Зөһрә авылның бер очыннан икенче очына кадәр үтсә дә, юлында беркем очрамады. Көзнең әле башы гына. Әбиләр чуагы шул буламы икән, җылы, рәхәт. Зөһрәнең башында төрле уйлар кайнады. Дөрес эшлиме ул, юкмы? Авылда кибет тә юк, бу да куркыта. Ризык бит көн дә кирәк. Бала белән нишләр соң ул? Өйгә газ белән ут кертер өчен авылда исәпләнергә тиеш. Моның өчен эшеннән китәргә кирәк. Юк, ярамый, декрет акчаларын ала алмаячак. Баланы кем фамилиясенә яздырырга? Барып аерылырга да үзенең кыз фамилиясенә яздырырга, димәк, ашыгырга. Ул, шәһәргә барып, эшләрне җайлап кайтырга кирәк, мондагысын Кыям абзый да карап торыр дигән карарга килде. Икенче көнне иртә таңнан ук әзерләнеп тә куйды.
- Хәлим абый, мине олы юлга гына чыгарып куй әле. Шәһәрдә эшләремне бетереп кайтырга кирәк, – диде. Хәлим Зөһрәгә текәлеп карады да:
- Тагын юлга чыгып басасыңмы? - диде канәгатьсез генә, - йә, ярый, әйдә, тиз генә илтәм, анда иртән автобуслар йөреп тора. - Алар кузгалабыз дигәндә генә Кыям абзый кул болгап туктатты да Зөһрә янына йөгереп килде.
- Зөһрә, балам, бер үтенечем бар, тыңла әле. Теге балалары ранҗеткән карчыкны әйтәм, алып кайт син аны монда, әйе, алып кайт. Бер ялгыз карчыкны туйдырырлык кына хәлемнән килә әле минем. Бәрәңге уңды, балык көн дә тотып торам, саварга кәҗәм бар, зинһар, алып кайт. Минем дә тамагыма аш үтми, шуны уйлап. Үз татарым хурлыкта йөрмәсен, әйе, менә шул, - диде, бик дулкынланып.
- Кыям абзый, мин дә синең сыртта бит, - диде Зөһрә, яшьле күзләрен мөлдерәтеп. - Эзләп карармын, тапсам, алып кайтырмын.
- Әйе, алып кайта күр.
Ярты юлны алар сүзсез генә бардылар.
- Озаккамы? - дип сүз башлады Хәлим, - без бүген эшне бетерәбез...
- Мин бит әле отпускада гына, озак тормам, дип уйлыйм, монда прописка кирәк.
- Әйе, әле алар документың булгач та ярты ел сузарлар, ялгарга ашыкмаслар.
Хәлим Зөһрәне олы юл чатына кадәр китерде. Эше бик тыгыз булса калдырып китәргә ашыкмады. Үзе, машина туктатып, Зөһрәне утыртып жибәрде. Артыннан:
- Кайтканда шалтырат, каршы алырмын, - дип озатып калды.

Зөһрә көне буе шәһәр буйлап йөри-йөри арып бетте. Килү белән, базарга кереп, өстенә киңрәк итеп тегелгән плащ алды, төймәсен эләктермәсә, корсагы сизелми. Танышлар очрап куймасын, дип курыкты ул. Аерылышырга гариза язып, документларын калдырып чыкты. Эш урынына кереп, гариза язды. Әйе, әле эше күп иде аның. Хатын-кызлар табибына күренергә кирәк, дип, ул поликлиникага китте. Чиратта утырып, Зөһрә кичне җиткерде. Табиб иртән иртүк анализлар бирергә, УЗИ үтәргә кушты. Аның беркемгә дә күренәсе дә, белгертәсе дә килмәде. Ул, кунакханәгә барып, өч көнгә бүлмә алды. Зөһрәнең икенче көне дә поликлиника юлында үтте. Танышлар очрап куймасын, дип, кара күзлек киде, башына яулык бәйләде. УЗИда бар да яхшы, малай булырга охшаган, тагын ике атнадан килерсең, төгәл билгеле булыр, дип җибәрделәр. Зөһрә бик канәгать иде. Ул үзенең гел елмаеп йөргәнен тоеп алды. Шулкадәр туачак улын ярата, аны бернәрсә куркытмый, тик шулай да Кәрим белән бер дә очрашасы килми иде. Зөһрә, вакытын юкка әрәм итмичә генә, барлык эшләрен бетереп, китәргә тырышты. Балалар бакчасы тирәсеннән Хәтирә әбине эзләп кайтырга кирәк, дип, кич кенә шул якка китте. Тирә-якны күпме генә әйләнсә дә, әби беркайда да күренмәде. Аның башында әллә нинди шомлы уйлар әйләнде. Кайда булыр, кемнән сорарга? Исән генә булсын. Кыям абзыйның ялварулы карашы күз алдыннан китмәде. Таба алмаса, ни дияр, әби яшәгән фатирны да белми, йортларын гына белә, ул тирәдән дә әйләнде.
Барлык анализлары да әзер булгач, табиб, витаминнар алып, атна-ун көн хастаханәдә ятып чыгарга киңәш итте. Зөһрә каршы килмәде, аерылышу көнен дә әле бер айсыз булмас, диделәр. Кыям абзыйга шалтыратып, хәлне аңлатты. Кыям абзыйның борчылуы тавышына чыккан иде, беренче соравы, карчыкны таптыңмы, әллә эзләшергә килимме, диде. Мин эзлим, Кыям абзый, эзлим, борчылма, дип тынычландырды аны Зөһрә. Тик үзенең күңеле бер дә тыныч түгел иде. Хәтирә әбине таба алмаса, ялганчы булып кала түгелме соң. Лилия белән күпме еллар дус булсалар да, аңа да шалтыратасы килмәде. Төпченә башласа, алдаша белми. Үзе турында әлегә беркемгә дә белгертәсе килмәде. Табиб кушкач, ятарга кирәк, дип, хастаханәгә ятты.

(Дәвамы бар.)

 

Зифа Кадырова.

 

Чыганак:https://vk.com/club224969178

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: