Чынлап та, юллар җәяү йөрерлек кенә калган булып чыкты. Чайкала-болгана көчкә авылларына кайтып кергәндә караңгы иде инде. Ни урамда, ни йортларда, бер җирдә дә ут юк. Авыл бик шомлы иде. Чынлап та, әллә беркем дә калмаганмы бу авылда? Зөһрә, куркып, куырылып куйды. Машинадан төшеп, кайчандыр уртача зурлыкта булган йортның караңгы тәрәзәләренә текәлде. Хәлим дә, чыгып, бер Зөһрәгә, бер караңгы йортка карады. Капка янына килеп, ишек алдына күз салды. Бар җирдә чирәм, кеше аягы басканга ошамаган. Ул, ир кеше буларак, алга узмакчы иде дә:
- Кем йөри анда? - дип кычкырганга, шикләнеп, туктап калды. Зөһрә берүзе кайтып төшкән булса, нишләр иде икән? Әле дә бу абзый булды, ир кеше ир кеше шул инде. Кемнеңдер тавыш бирүе бер яктан куркытса, икенче яктан сөендереп куйды. - Кем йөри, дим, хәзер мылтыктан атам алайса...
- Бу мин - Зөһрә. - Каяндыр караңгылыктан шыпырт кына кара шәүлә килеп чыккач икесе дә сискәнеп киттеләр.
- Кем-кем дисез? Әллә йортның хуҗасы кайттымы? Кая-кая, күрим әле, - дип, алар янына ябык кына чандыр буйлы кеше килеп басты.
- Мин күрше Кыям абыең булам, хәтерләсәң. - Зөһрәнең эченә җылы йөгерде. Менә күршесе исән икән бит. Ул, шатланып:
- Кыям абзый, исәнме. Менә кайткан идем дә, - диде дә төртелеп калды, - караңгы икән бигрәк. - Кыям абзый, якынрак килеп:
- Караңгы шул, әйдә үземә керегез. Өегезгә иртәгә якты күздә керерсез, әйдәгез, әйдә, абынып егылмагыз, - дип, алдан нык басып атлады. Өй эченә кереп, күзләре якты утка ияләшкәч, алар бер-берсенә карап тора бирделәр. Арттан кергән Хәлим абый:
- Бәй, Кыям абзый, син түгелме соң?
- Мин, син нишләп йөрисең монда? - дип, кул бирештеләр.
- Менә, юл чатында басып тора иде, китереп куйдым. Алайса, Кыям абзый, мин китим. Син кунакка урнашырга ярдәм ит инде. Берәр килеп чыгармын әле, - дип, Зөһрәгә текәлде дә беразга катып калды. Нидер әйтергә теләсә дә, гомердә булмаганча тотлыкты, аннан, аңына килеп, кабалана-кабалана чыгып китте. Кыям абзый да аның артыннан озатырга чыкты. Зөһрә тирә-ягына каранды, Сания апа күренми, әллә бу да ялгыз инде? Кыям абзый, төнге кунакны озатып, ашыгып кына кире керде.
- Зөһрә, мин аптырадым әле синең болай төнлә ялгыз кайтуыңа. Әниең үлгәннән бирле кайтканың юк бит. Тукта, чәй куеп җибәрим, юлдан килгән кешене сөйләндереп торам, - дип, чәй куеп җибәрде. - Утыр, утыр менә монда түргә, - дип, тәрәзә янындагы өстәл артына чакырды.
- Сания апа күренми, - диде Зөһрә, шикләнеп кенә.
- Мин сигез ел ялгыз инде. Сания апаң, чирләп, бу дөньядан бик интегеп китеп барды. Менә шулай ялгызым яшәп ятам. Балалар елына берничә кайтып китәләр шунда, бәрәңге утыртканда, алганда, анда да ашыгып кына. Әйдә, чәй эчик, кәҗә сөте белән ясыйммы? Кәҗә сөте бик файдалы ул. Аллергия белән бик интеккәч, кәҗә сөте эчә башладым, шуның файдасын күрдем. - Кыям абзый сөйләшергә сусаган иде бугай. Зөһрә бик арыса да, сабырлык белән тыңлап утыра бирде. Инде төн уртасы җиткәндә, төнге кунакның авызы ачылганны күреп, Кыям абзый сикереп торды да:
- Әй, кара инде мин карт җүләрне. Кая, үзеңә урын җәям. Балалар кайткач шунда йоклыйлар, әйдә зур якка уз, ят, ял ит. Балалар авылда йокы тәмле, диләр, туйганчы йокла. - Зөһрә бик арыган булдымы, ятуга ук йокыга да китте. Чынлап та, авылда йокы тәмле булды, татлы төшләр күрә-күрә, рәхәтләнеп йоклады ул.
Икенче көнне тәмле бәрәңге исенә уянып киткәч, ашыйсы килүдән эче бөтереп алды. Зөһрә күзен ачты да яңадан йомды. Аның бит бу иртәдән яңа тормышы башлана. Тик нәрсәдән башларга? Күзләрен ачып, тәрәзәгә карады, кояш югары иде инде. Авылда болай озак йокламыйлар. Тукта, ул бит әнисен төшендә күрде. И көлә, и шатлана, мин кайтканга шулай сөенәме икән? Торырга кирәк, үз йортына чыгарга. Торып, урыннарын җыйды да акрын гына тәмле бәрәңге, балык исе килгән якка чыкты. Кыям абзый өстәлгә ризыкларын әзерләп куйган да, сабыр гына кунагының йокыдан торганын көтеп, нидер уйланып, тәрәзәдән урамны күзәтеп утыра иде.
- Хәерле иртә, Кыям абзый! Мин шундый тәмле итеп йоклаганмын.
Әйттем бит, авылда йокы тәмле ул, дип. Мин иртән су буена төшеп мендем, бер табалык балык тотып кайттым. Артыгы кирәкми, көн дә иртән шулай тотып кайтам.
Кыям абзый бу көтмәгәндә килеп төшкән кунакка шатланып бетә алмый иде бугай. Зөһрә дә эченнән генә, мин дә ялгыз түгел бит, дип сөенеп куйды. Ул бит тәмләп кенә ашарга тотынган иде, күңеле болганып, тышка чыгып йөгерде. Кире керергә оялып торганда Кыям абзый, чыгып, - ни булды, кылчык кадалдымы әллә, Ходаем? Балыкны ипи белән ашыйлар шул, - диде, борчылып.
- Борчылма, Кыям абзый, шулай булырга тиеш, - дип елмаеп, Зөһрә корсагын сыпырып куйды.
- Бәрәкалла, әллә бәби көтәсеңме?
- Көтәм, Кыям абзый, көтәм, - диде Зөһрә.
- И-и бала, бик бәхетле күренәсең, бәхетле сау-сәламәт сабый тусын.
- Ни ашыйсың килә, балык исен яратмадыңмы?
- Барысын да яратам, иртән шулай була инде ул.
- Йә, ярый, әйдә кер, ашарга кирәк, сез бит икәү. Кара әле, Зөһрә, син кайткач миңа да күңелле булып китте бит әле, дөньялар ямьләнеп китте.
- Кыям абзый, мин бит бөтенләйгә кайттым. Минем өй яшәрлекме икән соң? Бәби кайтуга йортны рәтләргә кирәк бит инде.
- Карарбыз, мин аның электрын өздердем бит. Тупылыгыз яман зур булып китте, аннан җил-давылда куркыныч, чыбыкларга тия башлады. Тупылын кисмичә булмас, гел шуңа эчем пошып йөри иде. Бер ботагы сынып төшеп, койманы да җимерде инде. Ул инде бер гасырлап утырадыр? Авылда ирләр дә калмады шул, ничек итеп егарбыз икән соң? Ярый, әйдә,тынычлап ашыйк әле башта, аннан карарбыз. Булмаса, үземдә торырсың.
Иртән чәйләп алгач, алар ашыкмыйча гына урамга чыктылар. Каршы капка төбендә торган карчыкны күреп, Кыям абзый:
- Менә, Сафия, миңа чыкмаган идең, күр, мин нинди яшь хатын алдым. Яшә шунда берүзең. Кыш көне карыңны кем көрәр икән, ә? Ха-ха, менә шул-шул, җәйнең кышы да бар бит әле. - Сафия карчык кул селтәде дә капкасыннан кереп китте. - Керде дисеңме? Капка ярыгыннан карап тора, әнә капка астыннан аягы күренә.
- Әллә ул да ялгызмы?
- Ялгыз. Егетләрдән бу тирәдә мин генә калдым, авыл тулы ялгыз карчык. Ә кияүгә чыкмыйлар, синең ыштаныңны юып ятаргамы, диләр. Мунчада мин аны үзем дә юам. Ялкауландылар инде алар да, ир карыйсылары килми.
Кыям абзый, яшереп куйган урыныннан ачкыч алып, ишекне ачты. "Бисмилла" әйтеп эчкә үттеләр. Бөтен нәрсә Зөһрә киткәндә ничек калган булса, шулай торган.
- Мин бүген төшемдә әниемне күрдем, и көлә, и шатлана.
- Син өйдәге бу әйберләрне чыгарып, җилләтеп как инде, ә өй коры, яхшы сакланган. Шулай да җан өрергә кирәк, ул да кеше кебек, җанланып терелеп, яшәреп китәр. Йорт хуҗасыз торырга тиеш түгел. Ул бит кеше яшәр өчен корылган, әниең дә шуңа шатланып төшеңә кергән. - Кыям абзый таяк белән бүрәнәләргә сугып карады, - бу сөян бүрәнәдән куелган, ә ул елдан-ел ныгый гына. - Алар кабат урамга чыктылар, анда йорт түбәсенә ябылган шиферның бер кырые кителгән иде. - Ә менә түбәсен алыштырганда начар булмас иде, уйларга кирәк.
- Минем азрак акчам бар, күпмегә төшәр икән, белешик әле.
- Ярый мин уйлармын. - Менә шулай Кыям абзый булганда яшәргә була икән, ул бөтенләй ялгыз түгел. Бәхет өчен күп кирәкми, бер җылы сүз дә җылыта. Өйне юып, җилләтеп, тәртипкә салырга да авылда исән калган карт-корыны чакырып алырга кирәк. Зөһрәнең күңеленә рәхәт булып китте. - Яшибез, балам, яшибез. Табигать кочагында яшибез.
Капка төбенә машина килеп туктадымы, дип, Зөһрә урамга чыкты. Караса, кичәге юлдашы икән. Хәлим машинасыннан төште дә, читенсенеп тә тормыйча, киткәндәге кебек, күзләрен тутырып, Зөһрәгә карап алды.
- Менә, кичә чемоданнарың машинада киткән бит, - дип, багажниктан ике зур чемоданны сөйрәп чыгарды һәм кая куярга дигәндәй, туктап калды. Үзенең капкасыннан, ашыгып, Кыям абзый да килеп чыкты.
- И менә бит, Хәлим туган, вакытлы йөрисең. Иртәдән бирле Зөһрә белән баш ватабыз, план корабыз, ә берни кыра алмыйбыз. - Кыям абзый, чемоданнарны күреп, аптырап китте, - бәрәкалла, әллә син дә монда күчеп килдеңме? - диде, тотлыгып, күзләрен чемоданнан алмыйча.
- Юк ла инде, кичә менә багажникта киткән, ашыга идем бит.
- Ә-ә, алай булса ярый. Менә мин әйтәм, бу тупылны кисеп, өйнең түбәсен калай белән ябарга кирәк. Өй яхшы, яшәрлек, бүрәнәләре дә коры торган. Күрәсеңме, электрга комачаулый. Җилдә бер ботагы гына сынып төшсә дә, ай-яй булачак. - Зөһрә, ирләр эшенә катышмыйча, тыныч кына тыңлап торды.
- Да, колач җитмәс, үскән дә үскән. Ничә яшьлек икән бу агач? - диде Хәлим, агачны тирәли әйләнеп чыгып.
- Карт инде ул, йөз бардыр. Аны Зөһрәнең бабасына чаклы утыртканнармы, үзе үсеп чыкканмы...
- Бригада кирәк монда, очыннан кисә башларга кран кирәк. Ярый, мин уйлармын, Кыям абзый, - диде дә Хәлим кузгалып китте.
- Яхшы кеше ул, фермер бит, бөтен карт-коры шуңа бара. Нишләсеннәр, балалар читкә киттеләр дә оныттылар, карт кешенең бер эше дә юк диеп уйлыйлар. Ә дөнья алар үскәндә нинди булса, хәзер дә шул, мәшәкате шул бер үк калды. Ярдәм сорасаң, безнең янга шәһәргә кил дә тор, диләр. Аллам сакласын, аш бүлмәсе белән бәдрәф бер рәттән, ни ашап, ни тышка чыгып булмый. Аннан барысы иртән эшкә китеп бетәләр дә син утырасың бәйләнгән эт кебек. Мин монда ирекле, ни теләсәм, шуны эшлим. Һич югы әнә Сафия карчыкның җенен котыртам, балыкка барам... - Кыям абзый уйланып торды да, - корт чаккыры, балык яна, исемә төште, әйдә тизрәк, - дип, өенә ашыкты. Зөһрә бераз коймадагы чуар иске юрган-мендәрләргә карап торды, болар барысы да аның белән бер яшьтәдер инде, күбрәк тә булмаса әле. Шәһәргә барып, яңаларын алып кайтырга кирәк булыр, дип уйлап куйды.
Зөһрәнең авылга кайтуы картаеп, йокымсырап утырган авылны да уятып җибәрде. Исәннәр, ишетеп, берәм-берәм хәл белергә килә башладылар. Һәркем ни дә булса кыстырып килә, ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша. Авылда инде фермалар да күптән беткән, хәтта кибет тә юк икән. Йорт тирәсендә эштән күп нәрсә юк иде. Ә шулай да ул үзендә ниндидер җиңеллек тойды. Әллә ирекле булуы белән бәхетле идеме икән? Эш эшләнер, кулы бар, аягы бар, башы бар. Зөһрә, үз алдына елмаеп, киләчәккә планнар корды, монда бар нәрсәне тәртипкә салачак. Аллаһ боерса, гөрләтеп яшәр, ярдәменнән ташламасын гына...
Бу авылда инде күптәннән техника йөрми, көтү дә юк, Кыям абзый әйтмешли, халык күбенгәнче йоклый. Ике-өч көн үтүгә Зөһрә йокыдан торганчы ук, тулы тынычлыкка өйрәнгән авылы халкын куркуга салып, Зөһрәнең капка төбендә машиналар гөрелтесе ишетелде. Кран машинасы тавышы иде ул. Гасыр, әллә аннан да күбрәк яшаган тупыл үзен сырып алган ирләргә югарыдан карап, болар ни эшләргә җыеналар икән дигәндәй, тынып калган.
- Да, брат, ниләр генә күрмәгандер инде бу тупыл, - диде ирләрнең берсе, агач тирәсендә әйләнеп. - Менә плюслары да, минуслары да язылган. Дөресен әйткәндә, куркам мин мондый агачларны кисәргә, алар да тере бит. Кара, ничек колач җəеп утыра. Теле булса, күпме әйбер сөйләр иде безгә, күпме вакыйга шаһиты бит бу, кул да күтәрелми, егетләр. - Алар, әйтерсең, кемнедер тереләй күмәргә җыеналар. Авыр тынлык урнашты. Шулчак кранның хуҗасы:
- Тормагыз ләчтит сатып, кызлардай кәнфитләнеп. Кисәсез икән, кисәсез, кисмисез икән, мин киттем бардым и шабаш шабашкагыз, - дип кычкырды.
- Тукта әле, Сашка, ашыктырма. Уйларга кирәк, бу сиңа юк-бар агач кына түгел, йөзьяшәр тупыл. Уйлап эшләмәсәң, урамның ике ягындагы өйләрга да зыян киләчәк. Монда көч тә, акыл да кирәк.
Зөһрәгә дә әллә нинди кирәкмәгән эш эшләгәндәй тоелды, аның ризалыгы белән киселә бит. Кисмичә дә булмый, ботаклары түбәдә ята. Түбәне япмыйча бала белән ничек кыш чыкмак кирәк.
Зөһрәнең карап торырга йөрәге түзмəде, ул Кыям абзыйларның арт бакчасына чыгып китте. Ботаклар гөрс-гөрс җиргә очты, "Дружба" пычкысы бар көченә көчәнде. Әле таң йокысыннан да уянып бетмәгән карт тупылны ике пычкы белән рәхимсез тунадылар. Урам яшел чыбык-чабык белән тулды. Кыям абзый нәрсәдер кычкыра, үзенчә нәрсәдер өйрәтә. Ниһаять, пычкы тавышы тынып калды. Зөһрә, куркып утырган урыныннан авырлык белән торып, урамга чыкты да, аптырап, тирә-ягына каранда. Әйтерсең, бөтенләй башка урамга килеп чыкты, урам да, өй дә шәп-шәрә калган. Шушы тупыл йортны гасыр буена җил-давылдан, яңгыр-бураннан саклап торган. Хәзер йорт, әйтерсең, зур сакчысын югалткан иде. Зөһрәнең күзләре кебек, йорт тәрәзәләре дә, зур итеп ачылганнар да аптырашып калганнар. Электр баганасы да кыйшайган, әллә аны да шул тупыл гына сөяп торган инде. Авылның карт-корылары, җыелып, уйга чумганнар. Әйтерсең, авылның бер аксакалын теге дөньяга озаталар.
- Кара әле, Кыям абзый, башта калай алып кайтыйк, аннан иске шиферын сүтәрбез, - диде Хәлим. - Йә, яңгыр явып китәр. Бу ботакларның кирәге юк бит инде, әнә тегендә, авыл читенә тарттырам.
- И рәхмәт яугыры, шулай итегез. Монда хәзер аңа көче җитәрлек ир-ат юк шул. Ә бу олы юан ботаклар калсын, бер читкә өеп куйсагыз, яхшы булыр, мунчага бер дигән утын.
Искегә тисәң, исең китәр, ди, бүрәнә арасындагы сүсен дә кошлар чокып бетергән икән, анысын да яңадан тутырырга туры килер. Зөһрә булган бар акчасын Хәлимгә чыгарып тоттырды.
- Үзең кара инде, Хәлим абый, яңгырлар башланганчы эше бетсә, яхшы булыр иде.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Чыганак:https://vk.com/club224969178