Үз алдына уйланып йөреп, тегеләрнең ни сөйләшкәне дә кызыксындырмады. Шашлык та пешкән булып чыкты, "правыйлар" һаман кайтмады, "левыйлар" җенләнде-җенләнде дә: "Ярый, алардан башка да шашлык бар, яхшы коньяк та көтеп утыра", - дип, өстәл тирәли утырыштылар. Коньяк сала-сала планнар кордылар, хыяллана торгач, хәтта депутатлыкка да барып җиттеләр. Кызык та инде бу кеше дигәнең, әйтерсең, Кәримнән башка бу дөньяда башка бернинди дә проблема юк. Кайнанасы Зөһрәне уйларыннан бүлде:
- Килен, ирең өчен сөенгәнеңне бер дә күрмим, синең ирең өчен тырышалар бит.
- Әни, нәрсә аңлый соң ул, чүлмәк юучы гына бит ул, - дип, олы апасы да сүзгә кушылды. Хәлләреннән килсә, карашлары белән яндырып үтерерләр иде. Зөһрә иренә карап алды. Кәрим тизрәк хатынын якларга ашыкты.
- Эшләтмим мин аны, җитәр, утырсын әйдә, - дип, хатынының биленнән кочаклап, үзенә тартып куйды. Кәрим үзе ничек кенә рәнҗетсә дә, апаларына юл куймады.
- Нишләп утырыр соң ул, карарга балаларыгыз булса икән, - дип, кайнана килененә текәлде. Зөһрә эндәшми утыра бирде. Бала - аның өчен иң авыр тема, шул авырткан җиргә басарга гына торалар. Зөһрә иренә борылды:
- Күрәсеңме, элек тә тиң түгел идем, хәзер бигрәк тә. Бәлки минсез генә алга таба... Чүлмәк юсам юармын, тик дүрт почмакка бикли алмассың, - дип, Зөһрә өстәл артыннан торды.
- Кара, кара, - дип, кече апасы чәчрәп чыкты шулчак, - кем соң әле син әллә кем булып сөйләшергә. Конешно, тиң түгелсең, әллә кайчан аңлап таярга иде сиңа. Бет кебек ябышкансың бит... - ул, энесенең йодрыгы төйнәлгәнне күреп, сүзен әйтеп бетерми, тыелып калды.
- Апа, тимәгез Зөһрәгә, дим, - Кәрим, янында әнисе булмаса, бу минутларда өстәлне әйләндереп капларга да әзер иде.
Зөһрә ашыкмый гына өйгә таба атлады. Башындагы мең төрле уй күңеленә тынгылык бирмәде. Миннән аерылса, бәхетле булыр, дип уйлыйлар... Бәлки шулайдыр да, тик бу тормышта кайда дөреслек, кайда чыгу юлы, кем белә? Мондый газаплы тормыш нигә кирәк? Бәлки, чынлап та, барысына да мин сәбәпчедер? Ни бирдем соң мин аңа? Балалар юк, горурланырлык эш урыны да юк... Гомер үтеп бара, бар да ул теләгәнчә, башыңны иеп түз. Тик аларның берсенең дә аның урынында буласылары килми... Зөһрә соңгы вакытта әллә нинди уйлар белән яши, тик әлегә үзе дә бернәрсә аңламый. Әллә ирекле буласы, әллә башкача яшисе киләме?... Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк, әйе, нидер эшләргә кирәк... Чоландагы караңгы бер почмакта кайнатасының качып кереп йоклый торган урыны бар. Никтер йокысы килеп йөри, чукынып китсеннәр, тик чәйнәсеннәр, диде дә Зөһрә шунда кереп ятты һәм йоклап та китте, хәтта кайнатасының кергәнен дә сизмәде. Ул да шыпырт кына шунда кереп чуммакчы иде дә, киленен күреп, кире чыгып китте. Кая барырга белмичә аптырап, сарай башына, бүген генә чабып алып кайткан печән өстенә үрмәләде. Ул да яратмый иде балаларының кайбер кыланышларын. Карчыгы да, балаларын тирә-ягына җыеп, әби патша кебек кәпрәеп утыра, картының барлыгын да оныта. Кызлары узыша-узыша мактанышалар, әниләре шуларны хуплапмы хуплый. Килене дә үзенә охшаган, аларның шау-шуын яратмый. Мескен үзен яратмауларын да белә бит. Кияүләр ничек түзәләрдер мондый зәһәр хатыннарына? Хәер, үзе дә шул бер бозау инде. Гомер буе хатынының күз карашыннан курыкты, бигрәк тишеп карый шул зәңгәр бәбәкләре белән, кайчакта аяклары калтырап куя. Яшь чагында авылның бер чибәре иде шул. Бар егетләр арасыннан аны сайлагач, үз бәхетенә үзе ышанмады. Шул зәңгәр бәбәкләр алдында тез чүгеп, гомер буена мәхәббәт колы булып яшәде. Алар икәү генә чагында бабай хөрмәттә, балалар кайттымы, әллә кем булып, түргә менеп утыра да әби патшага әйләнә. Ярар, иртәгә алар китеп бетәләр, менә минем дә кирәгем чыгар... Шул уйлар белән башыннан юрганга төренде дә татлы йокыга китте, кияүләр белән бакча артында урлашып салган акбаш ярдәм итте бугай. Яңа чабылган печән исе яшь чактагы кебек башларны әйләндерә, ничек татлы иде яшь кәләш белән шушы печәнлектә төн кунулар. Ул чакларда төннәр бигрәк кыска иде. Эх, ник бу тормыш дигәнең шулай ашыга икән? Бабай, тәмләп, өченче төшен күреп ятканда, кемдер юрган астына кереп, кысып кочаклап алды да капшый башлады. Бабай, әбисе икән, дип:
- Нәрсә, балаларың китеп беткәч мин кирәкме? – дип мыгырданды. Тик янына килеп яткан кеше, тавыш-тынсыз гына юрган астыннан чыгып, абына-сөртенә кире төшеп китте. - Хәй, денсезләр, йөриләр шунда йокы бүлеп. Нишләп әби монда менсен, ди инде, үтте шул ул чаклар. Кызык, кайсысы булды икән? Кияүләр булмас, алар да шул бәйләнмәсеннәр, диеп, хатыннарыннан качып, берәр җирдә түнгәннәрдер, - дип уйлады карт.
Ул йокысы качып, торып ук утырды. Җәйге төн бигрәк кыска шул, тышта сызылып таң атып килә. Сарай башыннан аска үрелеп карады, бакчада бәрелеп сугылып йөргән улын күреп, үз алдына елмаеп куйды. Торып, акрын гына баскычтан аска үрмәләде. Әтисен күреп, Кәрим дә оятыннан кая качарга белмәде. - Ник бәргәләнәсең тагын? Ят, йокла.
- Зөһрәне тапмыйм, - дип мыгырдады Кәрим борын астыннан гына.
- Минем урынга кереп яткан иде, уятмадым. Бар, син дә әнә сарай башына мен дә йокла. Йөрмә кеше йокысын бүлеп.
Кәрим шул арада, өйгә кереп, юк булды. Улмы соң хатынсыз йокларга.
Кәримгә яңа эш урынында яңа кабинет, шофёр белән өр-яңа машина бирделәр. Болар барысы да Аннушканың тырышлыгы белән эшләнде. Мондый аерым игътибар Кәримнең үзенә дә бик ошый иде. Беркөнне эштән соң, Кәримне үз кабинетына чакырып:
- Ничек урнаштыгыз, Кәрим Каюмович? Ошыймы сезгә монда эшләү? - дип суз башлады, ә үзенең күзләре, әрсезләнеп, Кәримне күзәтте. Карашы белән әллә нишли, әллә капшый, әллә чишендерә. Кәрим үзе чибәр булса да, башка хатыннар белән шаярганы булмады, аңа Зөһрәсе дә бик җиткән. Шуңа күрә мондый хирыслыкларны бик аңлап та бетерми иде шикелле. Ул уңайсызлануыннан хәтта тирләп чыкты. Ярый, ярый, бик яхшы, рәхмәт дигән сүзләрдән уза алмады. Апасы әйткәндәй, Аннушка белән араны җайларга кирәк, киләчәге аның белән бәйле икәнен апасы яхшы аңлатты бит. Тик менә нәрсәгәдер кыюлыгы җитмиме, нәрсәнедер атлап узып, Зөһрәсенә хыянәт итә алмыймы? Үзенә тозак корылганны аңласа да, ни ташлап, ни башлап дигәндәй, Аннушканың назлы каршында җавап бирә алмый җәфаланды.
Түрә булгач көненә әллә ничә очрашырга туры килә, үзенә чакыртып ала да, юкны бар итеп, сәгатьләр буена нидер талкый. Җитмәсә, Сәрия апасы да гел Аннушканы мактап туя алмый. Ник тырышадыр шулкадәр, башы керде бит инде. Ә Кәримнән бау иштеләр. Беркөнне эштән соң, кемнеңдер юбилей кичәсе, диеп, өстәл әзерләнде. Мәҗлестә яхшы гына салып алгач, Кәрим Аннушка белән икесе генә кабинетта калып бикләнгәннәрен сизми дә калды. Алтын-мәрҗәнле йомшак куллар муенына сарылып, иреннәр иренгә кушылгач, хәмерле баш барысына да риза иде. Ул көнне Кәрим төнлә генә кайтты, кайтты да, хатынының күзенә карарга куркып, тын гына ятып йоклады.
Кеше хыянәткә дә күнегә икән. Кәрим дә үзенең хыянәтенә күнегә башлады, оялмый да, газапланмый да. Дәртле Аннушка назга туймый, аңа ияреп, үзе дәртләнә, төннәрен кайтканда Зөһрәсе инде йоклый торган була.
Көннәрдән бер көнне Кәримне "бәлки ул да берәр җирдә берәрсе белән йөреп, туеп кайтадыр" дигән уй борчый башлады. Аннушкага ире шалтыратса, мин совещаниядә, дип алдый. Төнге унда нинди киңәшмә булсын, ди. Минеке бәлки көндез йөреп кайтадыр. Кәримнең фантазиясе көчәеп китсә, яхшылык белән бетәр, димә. Беркөнне шул уйлары тышка тишеп чыкты:
- Ә син кайда туеп кайттың, мэрия бишкә чаклы гына эшли түгелме соң?
- Минме, мин... - диде дә төртелеп калды. Туры сорауга җавап юк иде. - Сез хатын-кызлар барыгыз да бер, себеркеләр.
- Ят, артыгын ычкындырганчы, и бүтән йөрмә ул себеркеләр янына, - диде дә Зөһрә, аркасын куеп, әйләнеп ятты. Ире белән әйткәләшергә аның бер дә теләге юк иде. Соңгы вакытта гел йокысы туймый, иртән дә көчкә тора, эштә дә көчкә сөйрәлеп йөри. Хәзер дә, ник әллә ниләр димәгән, ятуга йоклап та китте.
Кәрим күзгә күренеп үзгәрде, әмма яхшы якка түгел. Тумыштан бирелгән көнчелек, холыксызлык кая китсен, ди. Кәримнең кайвакыт үз-үзенә ачуы килде. Бу ачуны ничек тә булса басарга кирәк иде, үчен хатыныннан алды. Ник йоклап ята? Үзе гаепле, ник ул да Аннушка кебек килеп кагылу белән кабынып китми? Аны бит тыеп та булмый.
Җомга көн эштән соң табигатькә чыктылар. Барысыннан да артык Сәрия апасы куанды:
- Яхшы эшләгәнсең үзең генә килеп. Алайса, ябыша да тора үзеңә, сөймим шул гадәтен, - диде ул канәгать кенә.
Бу көнне Кәрим бөтенләй кунарга кайтмады. Зөһрә төнлә бер-ике тапкыр шалтыратып караса да, алучы булмады. Минут саен шалтыратып, тикшереп, җанына тия торган иренең болай югалуы Зөһрәнең йөрәгенә шом салды, бу бер дә Кәримгә охшамаган иде. Ирен көтә-көтә, ул таң алдыннан гына йокыга китте. Иртүк апаларына шалтыратты. "Эзләмә дә, көтмә дә, үзе кайтыр", - дигән бик дорфа җавап ишеткәч кенә тынычланып калды. Аңлашыла, начальниклар егерме дүрт сәгать эшли, хәтта кем өстендә эшләгәне дә билгеле шикелле...
Үз җае белән барган тормыш бик тиз үзгәреп куйды. Әйтерсең, егерме ел бергә кичергән тормыш шушы бер ай эчендә үзгәреп бетәргә тиеш иде. Моны икесе дә тойдылар. Кәрим, ни кыланганын, бу яңа эш аны кая таба сөйрәгәнен үзе дә аңлап бетерми иде бугай. Яңа эше эш түгел, Ул тулаем Аннушканың кул астына кереп бетеп бара. Җае чыгып кына тора, әле Казанга җыелышка, әле берәр районга киңәшмәгә китәләр, әле берәрсенең юбилеена. Кайта алмый калган чаклары да күп була. Я төн уртасында, я икенче көнне иртән таушалган чырай белән кайтып керә. Зөһрәнең аңа бер караш ташлавы да җитә, Кәрим үзенең хаклы түгеллеген белсә дә, гаебен танырга теләми...
Бүген дә соңарып кайткан Кәрим, Зөһрәнең үтәли тишеп үткән күз карашын күтәрә алмыйча, җенләнергә тотынды:
- Карама алай итеп, машина ватылды, кайта алмадым, - дип кычкырынды да хатыныннан гаеп эзли башлады. Сүз артыннан сүз чыгып, һәрвакыттагыча туктый алмыйча, әйтмәгәне калмады. - Күзгә карап алдыйсыз, фахишәләр, өстерәлчекләр. - Зөһрә әкрен генә иренең каршысына килеп басты да күзләренә карап:
- Синең куеныңнан чыга алмагач, алдыйлар инде, юкса, кайда күрдең ул алдакчыны? - Кәрим ачу белән хатынына сугып җибәрде. Зөһрәнең иренендә кан күренде. Шул арада авыз кырые күгәреп тә чыкты. Зөһрә озак кына көзгедән үз-үзенә карап торды. Яңагы сызласа да, йөрәге сызламады аның, ачуы да килмәде кебек. Ник болай соң бу? Җепнең очын очка ялгап булмый. Бәлки ялгарга да кирәкмидер. Ник бу тормышны үзгәртергә куркам соң мин? Болай яшәргә ярамый бит...
Икенче көнне иртән торып, Зөһрә, чәй дә эчмичә эшенә китте. Кәрим урынында ятып калды, начальниклар тугызга гына эшкә йөри бит. Лилия, дустының шешенеп күгәргән авызын күреп, тагын, дип куйды. Зөһрә балаларга иртәнге аш алып килгәндә чак егылмый калды. Башы әйләнеп, күңеле болганды. Ул, тиз генә бәдрәфкә кереп, актарылып косарга тотынды. Артыннан Лилия дә кереп җитте.
- Ни булды сиңа?
- Уф, белмим, - диде Зөһрә, көчкә сулыш алып.
- Кичә суктымы? Менә баш миең селкенгән, сиңа больницага барырга кирәк. Кара, чыраең ап-ак бит, әйдә скорый чакыртыйк...
- Юк-юк, үтәр, - дип, Зөһрә үз эшенә кереште. Тик төшке ашны алырга баргач тагын шул хәл кабатланды. Бу юлы аны тыңлап та тормадылар, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, хастаханәгә озаттылар. Табиб алай карады, болай карады да:
- Сез хатын-кызлар табибына күптән күрендегезме? - диеп сорап куйды, - чөнки миңа бәйләнешле бернинди дә сәбәп күрмим мин монда.
- Без ярты ел саен күренеп торабыз, мин бит балалар бакчасында эшлим.
Шулай да хәзер сезне тагын карасыннар әле, - дип, калдырып чыгып китте.
Зөһрәгә икенче бүлмәгә керергә куштылар. Анда керсә, яшь кенә ир-егет утыра. Зөһрә уңайсызланып, куырылып куйды.
- Менә, креслога ятыгыз.
- Юк-юк, мин кичә егылган идем, шуңа башым әйләнеп, күңелем уйный.
- Мин сезне карарга тиеш, менә бу кәгазьдә шулай кушылган, - табиб, Зөһрәнең уңайсызлануын күреп булса кирәк, - мин - табиб, телисезме, юкмы, бу минем эшем, тизрәк булыгыз, - диде каты гына. Зөһрә ашык-пошык чишенде дә күрсәткән җиргә менеп ятты һәм күзләрен чытырдатып йомды.
- Ничә балагыз бар?
- Берәү дә юк, мин бала таба алмыйм.
- Кем әйтте? Сез тормыштамы?
- Егерме ел.
- Шулай гына ятып торыгыз, мин хәзер коллегамны чакырыйм әле. - Озак та үтми ак халатлы олы гына бер ханым керде.
- Хәнифә Хәлиловна, карагыз әле, бәлки мин ялгышамдыр? Кешне юкка өметләндерсем килми, - дип, читкә китеп басты. Яңа кергәне тәҗрибәлерәк, күрәсең, яшь табибның язган кәгазьләренә карады да:
- Ялгышмыйсыз, мин дә шулай күрәм, ун атналык. Торыгыз, киенегез, - диде Зөһрәгә. Яшь табиб, май кояшыдай балкып:
- Алайса, котлыйбыз, ханым. Сез озакламый ана булачаксыз. - Зөһрә, аптырап, ни әйтергә белмичә, креслода утыра бирде, тагын башы әйләнеп китте, яшь табиб тотып калды.
- Хәнифә Хәлиловна, бу аның беренче балага узуы. - Табиб, чыгарга җыенган җиреннән туктап:
- Ә сезгә ничә яшь, нишләп моңа чаклы бала тапмадыгыз?
- Миңа балагыз булмаячак, диделәр. Мин хәзер дә моңа ышана алмыйм, - диде Зөһрә, көчкә телен әйләндереп. - Утыз яшьтән соң инде өметләнмәдем дә...
- Матурым, сезнең бар җирегез сау-сәламәт, сез әллә кайчан балалы булырга тиеш идегез, бу - кемнеңдер ялгышы. Ә ирегез сезнең белән тикшерелдеме соң, бәлки гаеп анда булгандыр?
- Юк, миндә, диделәр. - Зөһрәнең күзеннән яшь бәреп чыкты. Ул шатланырга да, еларга да белмәде. - Миңа нишләргә? - диде ул күз яше аралаш.
- Табарга, әллә әллә әни буласыгыз килмиме? Учётка басарга, күзәтелеп торырга. Яшегез бар, бик сак булырга кирәк.
Читтә тыңлап торган яшь табиб, елмаеп:
- Бәби тугач сездән бер шампанский, - диде.
Зөһрә ашыгыч ярдәм клиникасыннан ничек чыкканын да, кая барганын да абайламады. Җанында туган яңа хисне әлегә аңлап бетермәде. Күк йөзенә күтәрелеп карады да, күкрәген тутырып, иркен сулыш алды һәм янындагы каенны кочаклап, үксеп-үксеп еларга тотынды. Узып барган кешеләр аңа карап үттеләр. Ләкин аның берәүдә дә эше юк, шатлыгы йөрәгенә генә түгел, галәмгә сыймый. Ул бит бүгеннән ялгыз түгел, алар икәү. Йә, Аллам, кем белән шатлыгымны уртаклашыйм? Юк, әйтмим берәүгә дә. Ә Кәрим...белсә, нишләр иде икән? Тукта, ник соң әле ире турында сорадылар, ул тикшерелдеме, диделәр...
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Чыганак:https://vk.com/club224969178