Зөһрә Әмирханның кузгалып китүен генә көтте дә, өенә кермичә, аксаклый-аксаклый, үзе эшли торган балалар бакчасына китте. Каравылчыдан үз группасын ачтырып, эчкә кереп бикләнде. Ашыкмый гына киемен эш күлмәгенә алыштырды. Көзгедәге үз гәүдәсенә күз салды, бар да урынында, салынып торган бер артык җире дә юк. Озын чәчен тузгытып җибәрде, коңгырт калын чәчләре, биленә кадәр җитеп, бөтен аркасын каплады. Көзгедәге күзләр никтер елмая төсле тоелды аңа. Җанда беренче тапкыр бушлык һәм тынычлык, курку да, борчылу да юк, ә колакта искиткеч матур көй. Минут саен шалтыратып борчый торган телефоны да, өй ачкычлары да, бернәрсәсе дә юк һәм аңа бүген берни дә кирәкми. Ул балалар караватына йомарланып ятты да тынычлап йокыга талды. Төшендә, күкләргә ашып очарга тотынды, кошлар белән ярыша-ярыша очты, яшүсмер чагындагы кебек кычкырып көлде. Авылларында ул гына шулай чишмә челтерәведәй көлә белә иде. Күрше Кыям абзый аңа: «Күктән төшкән йолдыздыр бу бала», - дия иде бит. Кара-кара, аста туган авылы җәелеп ята. Тукта, шунда төшим әле, әниемне күреп чыгыйм әле, чишмәдән су эчим әле. Кое янында бер кечкенә малай аңа учы белән су сузды. Ah, нинди рәхәт, салкын су бөтен тəне буйлап йөгерде. Йә, әле, тагын эчим. Кем малае бу шундый матур? Әйе, Әмирхан бит бу. Ул тагын кечкенә кулларга иелде, эчә-эчә, учтагы су бетми. Йә, Ходай, миңа да шундый бер бала бирсәң иде...
Зөһрә бу матур төшнең ахырын күреп бетерә алмады, сискәнеп, уянып китте. Кемдер елый түгелме соң, дип, көчкә күзләрен ачты. Карават янында тезләнеп елап утырган таныш гәүдәне күреп, шундый матур төшне бүлдергәне өчен ачуы килде. Ул өстенә иелгән башка карап ятты да:
- Ни булды, ник елыйсың? - диде тыныч кына. Кәрим башын күтәрде:
- Зөһрә, җаным, кичер. Акылдан шаша яздым, сине эзләп. Мин кире әйләнеп килдем, син юк. Кайда булдың ике көн буена, нигә өйгә кайтмадың?
- Ә син мине шунда арттан килүче машина таптаган, дип уйла, мин юк...
- Мин инде бөтен больницаларны әйләнеп, актарып чыктым. - Зөһрә, авыр гына сулап, торып утырды. Гел шулай, башта күзенә ак-кара күренми котыра, аннан елый, тик бу озакка бармый. Бер атнадан тагын, әллә кем булып, җенләнә башлый. Тик бу юлы Зөһрәнең бер кылы да селкенмәде. Никтер аның бу турында уйлыйсы да, борчыласы да килмәде. Ул, ашыкмый гына торып, урын-җирне рәтләде, караватны урынына этеп куйды. Тәрәзә янына килеп, урамга күз салды, матур гына булып яңа көн туып килә. Хәтта кояш та гомердә булмаганча серле итеп елмая төсле тоелды аңа. Әйе, гомердә булмаганча. Ни булды бу дөньяга, ник бүген шулкадәр матур? Ул ашыкмый гына Кәримгә борылып карады, ә ире һаман, акланырга теләп, нидер такылдый, үзе елый. Тик Зөһрә аны ишетми түгелме соң, әйе шул, ишетми, ишетергә дә теләми. Нинди ямьсез икән бу елак ир. Зөһрә, тын да алмыйча, иренә карап торды һәм:
- Ачкычны калдыр да бар эшеңә, - диде, берни булмагандай. Кәрим тиз генә ачкычларын, телефонын Зөһрәгә сузды. Мескен күзләре белән хатынына текәлеп:
- Берүк өйгә кайт, мин сине шундый сагындым, - диде. Зөһрә бераз иренә карап торганнан соң:
- Син мине бервакыт бөтенләйгә югалтачаксың, шуны онытма, - диде дә, эшем күп дигәндәй, чатанлап китеп барды. Кәрим дә, хатынының артык тавыш чыгармавына сөенеп, тыныч кына чыгып китте. Зөһрә, тәрәзәдән карап, аны озатып калды. Аның тормышында нәрсәдер үзгәрде һәм тагын үзгәрәчәк иде. Тик нәрсә? Ул әлегә тоемлый, ләкин аңлап бетерми.
Яңа көн туды, эш башланды. Тәрбиячеләр, берәм-берәм балалар килә башладылар. Зөһрә инде менә ун елдан артык үзе яшендәге Лилия исемле кыз белән бергә эшли. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлашалар. Лилия училище бетереп эшкә килгәндә, Зөһрә монда иде инде. Баштагы елларда тәҗрибәсез яшь тәрбияченең балаларга кушылып елап утырган чаклары күп булды. Балалар артын җыештыручы гына булса да, беренче мәлләрдә Зөһрәгә Лилиянең үзен дә, балаларны да тәрбияләшергә туры килде. Лилия аңа һәрвакыт:
- Синнән бит бер дигән тәрбияче чыгар иде, ник укымыйсың? Зөһрә, мин сине аңламыйм, - дия торган булды. Әйе, ул үзе дә уку турында Кәримгә әйтеп караган иде. Ә ире күзләрен акайтып кына карады да: "Эшлисең килмәсә, өйдә генә утыр", - диде. Зөһрә өйдә утыра башласа, өстеннән бикләп йөрергә дә күп сорамас. Аның хәлен бары Лилия генә белә. Зөһрәнең башка серләшер якын кешесе дә юк шул. Бүген дә Лилия керә-керешкә:
- Зөһрә, аягыңа ни булды? - диде, бәйләнгән аягына карап, - әллә тагын... - Зөһрә аңа:
- Бар да яхшы, дустым, - дип елмайды.
- Күзләрең ялтырый, ни булды?
- Мин бүген бәхетсез бәхетле, калганын сорама, - диде дә үз эшләре белән чыгып китте. Әйе, бүген ул никтер бәхетсез бәхетле. Никтер бүген аның шаярасы, көләсе килде. Ул яшь егет турында уйламаска тырышты, ләкин күңеле түреннән Әмирхан калыкты да чыкты, калыкты да чыкты. Ә аның кысып кочаклаган көчле беләкләре, назга исертә торган җылы куллары исенә төшсә, башы әйләнеп, тәне эсселе-суыклы булып китте, иреннәренә ирексездән елмаю кунды, күзләре томаланды. - Эх... - диде ул, үз-үзен кочаклап.
Эштән кайтырга чыкканда эскәмиядә Хәтирә әби утыра иде. Зөһрә аның янына килеп:
- Исәнме, Хәтирә әби, көтәсеңме? Мә, менә ипи, котлет, азрак ботка. - Әби, күзләрен мөлдерәтеп, Зөһрәгә карады да калтыранган кулларын торгәккә сузды.
- Рәхмәт инде, балам. Бүген бер кабым ипи капканым юк, менә шушы шешәдәге су коткарып тора. Хәзер бит ачлык белән дәвалыйлар, ди. Мин дә менә шулай дәваланып, һаман бу җирдән китә алмыйча йөрим шунда. Әй, балам, баласыз бер елаган, балалы биш елаган, дип, белми әйтмәгәннәр инде. - Зөһрәнең бүген никтер әбине тыңлыйсы килмәде. Кызганыч иде әби, ул инде менә шунда икенче ел килә. Зөһрә ашатса, ашый, ашатмаса, ач кала.
- Ярый, Хәтирә әби, китим әле, бүген эшем күп, - дип, Зөһрә әби янында озак тоткарланмады.
Дөресен әйткәндә, ул бүген, бәлки беренче тапкыр, беркая да ашыкмый иде. Аның күңелендә рәхәтлек хөкем сөрә. Иренә хыянәт итте ул, əйе, итте. Тик никтер вөҗданы газапламый, әйе, ул да газапламый. Егерме ел ишетә бит ул, фахишә, юньсез, кемгә кирәк син, булдыксыз дигән сүзләрне. Хе, кирәк икән бит. Әле егетнең дә ниндие! Яраттырдымы үзен, яраттырды, гомерлеккә онытмаслык итеп яраттырды, ә хәзер ник әллә кем димәгән. Менә ничек үзгәрде аның дөньясы. Ул бүген ашыкмый гына үз алдына елмаеп атлады. Рәхәт иде аңа, дөнья да бүген бик матур, җылы. Җанын нидер җылыта. Кайтып, көзгедән үз-үзенә бик озак кына карап торды да елмаеп куйды. Ашыкмый гына аш бүлмәсенә керде, өстәл, идән савыт-саба ватыклары белән тулган, бар җирдә шикәр, конфетлар чәчелеп ята. Зөһрәнең беренче тапкыр моңа исе китмәде, иелеп җыярга да ашыкмады. Йокы бүлмәсенә үтте, бизәнү әйберләре барысы да идәнгә, караватка таралган. Мине шулар арасыннан эзләдеме икән әллә? Ул ашыкмый гына залга чыгып утырды. Үзен караган табибның сүзләре кинәт исенә төште: "Күр дә тор, барыбер шунда кайтып яшәячәк..." Әйе, Кәрим аена бер ике тапкыр шундый концерт куя. Зөһрә шуңа күнегеп бетте түгелме соң? Ул башка тормышны белми дә бугай бит? Дөресен генә әйткәндә, коллыктагы кебек, беркайчан үз сүзе булмады, бөтен гаиләләре белән тиң санамадылар. Нинди була икән ул бәхет дигәнең? Ул бу турыда сирәк булса да уйлана, ләкин төптәнрәк уйласа, чыгу юлын таба алмый, бата, яшисе килми башлый. Барып төртелер якын туганы, торыр җире булмагач, бәлки ялгыз калудан куркадыр. Кәрим белән шушы түбә тотып торамы, бергә яшәгән еллармы? Шулвакыт, аны уйларыннан бүлеп, ишек ачылганы ишетелде. Керә-керешкә Кәримнең:
- Зөһрә, Зөһрә, кайттыңмы, кайда син? - дигән сүзләре яңгырады. Кулына кызыл розалар тоткан Кәрим зал ишек төбенә кереп басты, - кайттыңмы? - диде ул, Зөһрәнең алдына тезләнеп. - Бүтән югалма, мин акылдан язам синсез. - Зөһрә сүзсез генә бераз аңа карап торды, бар да матур - күзләр, кашлар, куе коңгырт чәч, шома бит. Тик ул бүген кырынмаган иде, күз төпләре дә йокысызлыктан асылынып төшкән кебек. Нинди җеннәр утыра икән моның эчендә?
- Кухняны җыештыр, себереп түк, ашарга пешерергә кирәк, - диде Зөһрә бик тыныч тавыш белән.
- Ярый, ярый, хәзер, җаным. Мин җүләр, мин җүләр, кичерә күр, - дип, Кәрим тезләнгән җиреннән торып чыгып китте.
- Хе, - дип куйды Зөһрә, бу аның иренә беренче тапкыр әмер бирүе иде. - Кара, тыңлармы икән? - диде, үзенә-үзе гаҗәпләнеп. Кәрим, дөбердәгән тавышлар чыгарып, аш бүлмәсендә нидер эшләде, аның үз алдына сөйләнгән, мин җүләр, ах, мин җүләр дигән сүзләре ишетелеп торды. Озакка тындымы икән моның җеннәре, дип уйлады Зөһрә. Ул аңа элекке кебек куркып, иргә караган кебек карамады, аның алдында мескен бер малай басып тора сыман иде.
Әйе, иренең сабырлыгы атнага гына җитте, тагын җеннәре баш калкытты. Кырыкка җиткәнче үзгәрмәгәнне хәзер үзгәрмәс шул инде. Кәрим ул көнне соңарып кайтты, яхшы гына салган да иде, майлы күзләрен түгәрәкләндереп:
- Бүген мин Сәрия апа янына мэриягә кердем. Анда шундый шәп компания җыелды, эш булыр, диделәр, белдеңме? Мин озакламый зур кеше булам, ә син ник шатланмыйсың ирең өчен, ә?
- Мэриядә утырган иргә горшок юучы хатын бармый инде. Хатынны да алыштырырга туры килерме икән? - диде Зөһрә. Ничектер ул хәзер элекке кебек иреннән курыкмый, каршы да әйтә башлады түгелме соң?
- Хе, кайдан белдең? Апалар да шулай, диләр. Юк, җаным, мин сине беркемгә дә алыштырмыйм, эшеңнән чыгасың да өйдә утырасың. - Зөһрәнең бөтен курыкканы да шул. Ул ник сүз кузгатканына үкенеп куйды. Эшкә дә йөрмәсә, акылдан язачак бит. Үз балалары булмаганга кеше балалары белән юана ул. Кәрим, килеп, хатынын кысып кочаклап алды, колак төбендә, песи кебек мырлап, сырпалана башлады. - Бүген син - минеке, син әзерме?
- Зөһрә җиңелчә генә аны этеп җибәрде.
- Юк, кәефем юк. Син машинадан болгап атканнан бирле эчем авырта, ни булганын да белмим.
Кәрим:
- Син минем колакка токмач элмә, яме, синең тезең авырта, эч монда ни причем, - дип, беләгеннән кысып тотып алды. Зөһрә, аның күзләренә текәлеп:
- Кәрим, бер әйтүдән туктый бел. Оныттыңмыни әле бер атна элек кенә елап утырганыңны? Бар, чишен дә ят, йокла. - Тик Кәрим, Кәрим була димени, пычрагын тышка чыгармаса.
- Син - проститутка, кайда кемгә бирелеп йөрисең? Шулай булмаса, мине кире какмас идең. - Моның тиз генә бетмәвен аңлаган Зөһрәнең дә элекке кебек баш иеп торасы килмәде.
- Кәрим, бәлки миңа бөтенләй чыгып китәргәдер? Апаларың мэриядән яхшы хатын да табып бирерләр, мин бит сиңа барыбер тиң түгел. - Кәрим, ишеткәннәрдән әзрәк уйланып, бераз тынып торды да киемнәрен салып атты. Ачуы эченә сыймаганы күренеп тора.
- Кирәкми миңа башка беркем дә. Мин ул апалар белән гомер буе көрәшәм, чөнки яратам, сине яратам, ә алар сине яратмыйлар.
- Яраткан кешене бу чаклы кимсетмиләр, хурламыйлар. Синең ике сүзеңдә мин - фахишә. Син әгәр моңа ышансаң, минем белән яшәр идеңме икән?
- Юк, яшәмәс идем, - дип пышылдады Кәрим, акылына килеп.
- Ят, йокла, башыңны югалтканчы, - диде дә Зөһрә аш бүлмәсенә чыгып китте. Аның тиз генә йоклап китүенә дә ышанмады, болай гына туктый торган кеше түгеллеген яхшы белә. Ирен үзенә якын җибәрмәвенең сере дә юк, вакыт-вакыт эче бик каты чәнчеп ала, гел эчәсе килә, хәлсезләнеп тик йөри. Лилия дусты: "Егылганда эчең төшкәндер", - диде. Бәлки шулайдыр да. Зөһрә "мин синсез йокламыйм" дигән сүзләрдән сискәнеп китте.
- Әйдә, елак, тик миңа кагылма, эчем авырта, - диде. Бүгенге төн шулай тавышсыз гына үтте. Тыныч кына ятып йокладылар.
Тагын бер атна үттеме, юкмы. Кәрим шактый исерек хәлдә бик соң гына кайтып керде. Үзеннән аракы гына түгел, хәтта затлы хатын-кызлар хушбуе исе килә иде.
- Булды, мине алдылар мэриягә, ирең хәзер зур начальник. Все, әйттем бетте, - диде. Зөһрә куырылып куйды, юк, ул өйдә утырса, бөтенләй кешелектән чыгачак. Шулай да бүген эндәшмәскә булды. - Иртәгә авылга кайтабыз. Әтиләргә кайтып, яңа назначениене юабыз. Кифая апа шашлык әзерлим, диде.
Икенче көнне барысы да җыйнаулашып авылга кайтып тулдылар. Бу шау-шуның нигә кирәге булгандыр, башы керсә, арты кермәгән, нәрсәсенә шулкадәр шатланалар, дип уйлады Зөһрә. Хәзер аңа бөтенләй дә көн булмаячак, чакмыйча үтмәячәкләр. Ике сүзнең берсендә Анна, Аннушка исеме кабатланып торды. Зөһрә күбрәк аш өстәле янында бөтерелде, кайнатасы белән аралашты, чөнки ул да гомере буе, Зөһрә кебек, икенче сорт кеше булды. Кияүләр дә шулай ук. Ләкин гаиләдә иң акыллы, бар эшне сабыр гына башкара торган кеше - әтиләре. Кәрим бүген тагын да кәпрәеп киткән түгелме, дип уйлады Зөһрә иренә күз ташлап. Алар барысы да әниләре янына җыелдылар.
- Әби патша патшалыгын итә, - дип куйды икенче кияү.
- Монда ике партия, левыйлар һәм правыйлар. Левыйлар әби патшалыгында, правыйлар бабай арбасында. Безгә арбада гына урын, патшалыкта урын юк, вәт. Бабай, әйдә су буйларын әйләнеп кайтабыз, - диде олы кияү, бабасының җиңеннән тартып. - Әйдә, бәрәңге бакчасы аркылы гына чыгабыз, күрмәсеннәр кая киткәнне, - дип, өчәү күздән дә югалдылар. Ә өйдә калган «левыйлар», ярыша-ярыша, Кәримне ничек мэриягә эшкә урнаштырулары турында әниләренә мактандылар. Аларның башкаларда эшләре юк. Зөһрә тыныч кына өстәл әзерләде, тегеләр кырын-кырын күз ташлап алгаладылар. Шашлык кыздыручыларның юклыгы сизелгәч, әй, тотындылар йөгерешеп эзләргә. Зөһрәгә дә бер апасы:
- Кайда тегеләр, ник дәшми генә йөрисең, ә?... - дип кычкырып салды. Зөһрә:
- Белмим, минеке монда, сезнекеләр кайдадыр? - диде, исе китмичә генә. Аны тотып ашардай булдылар. Күрә алмыйлар Зөһрәне, ник дип сорасаң, үзләре дә әйтә алмаслар иде. Сабыр булганы өченме, әллә чибәрлеге ошамыймы. Зөһрә, ире янына килеп, акрын гына, башкалар ишетмәслек итеп, - үзең ут як та кыздыр, әлегә мэриядә утырмыйсың бит, - диде. Кәримнең бүген кәефе әйбәт иде, шуңа җиң сызганып эшкә тотынды. Яныннан үткән-сүткәндә Зөһрәне дә кочаклап алырга онытмады.
- Сагындым үзеңне, бүген бер яраттырырсың бит инде. Яшь чактагы кебек печәнлеккә менәбез, - дип, колагына пышылдады Кәрим. Шушы яраттыру сүзе Зөһрәнең күңеленә никтер энә булып кадала, никтер тәне дә, җаны да тартмый башлады. Ни булганны үзе дә аңламый, инде кире кагарга сәбәбе дә калмады. Бүген тагын нәрсә уйлап табарга? Чынлап та, соңгы вакытта Зөһрәнең гел эче авырта, әллә ни булды. Кайткач табибка күренми булмас.
(Дәвамы бар.)
Автор: Зифа Кадырова.
Чыганак: vk.com/club224969178