Сельские нивы
-6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
6 Декабря , 09:00

Урланган яшьлек

Автор: Зифа Кадырова. 3 бүлек. Зөһрә, күзләрен ачып, түшәмгә текәлде. Хәзер нишләргә, ничек кайтырга? Теге адәм хаклы, кайтмый хәле юк, аның башка барыр җире юк. Эх, кешеләрнеке кебек әти-әнисе булсын иде... Зөһрәнең яңакларыннан юл ярып, күз яшьләре тәгәрәде. Тез капкачы бик яман сызласа да, ул бит түзем, алар авыртудан түгел, күрәсең, хәзерге тормышындагы чарасызлыктандыр. 

Урланган яшьлек
Урланган яшьлек

Зөһрә, күзләрен ачып, түшәмгә текәлде. Хәзер нишләргә, ничек кайтырга? Теге адәм хаклы, кайтмый хәле юк, аның башка барыр җире юк. Эх, кешеләрнеке кебек әти-әнисе булсын иде... Зөһрәнең яңакларыннан юл ярып, күз яшьләре тәгәрәде. Тез капкачы бик яман сызласа да, ул бит түзем, алар авыртудан түгел, күрәсең, хәзерге тормышындагы чарасызлыктандыр. Кара кыйгач кашлар, борчулы күзләр тагы да аның өстенә иелде. Өй хуҗасы җайлап кына аның сыдырылган терсәкләрен сөртеп алды, ул яралар да әчетеп куйды. Егет, Зөһрәнең ачык йөзләренә карап, тагын тукталып калды. Аларның карашлары, очрашып, нидер сөйләшәләр кебек иде. Кеше ирләренә күтәрелеп карарга курыккан Зөһрә дә аннан күзләрен ала алмады, карашын яшермәде. Бераздан акрын гына торып утырды да керфекләрен аска төшерде, ә егет аның яраларын сөртүен дәвам итте.
- Мин сезгә хәзер салкын боз китерәм, шеше кайтырга тиеш, - диде ул, каушап. Зөһрә сихерләнгән кебек селкенми дә әйткәннәргә буйсынып утыра бирде. Егет, чүпрәккә төрелгән боз алып килеп, аның тезенә салды, - аягыгызны төшермәгез, ярамый, - диде.
Аларның карашлары тагын очрашты. Бу яшь чибәр егет ник аңа шулай карый, ник ул да аннан күзен ала алмый? Ник аның һәр кагылган җире әйтеп бетергесез ләззәт бирә? Аның куе чәчләренә бармакларны батырасы, куе кыйгач кашларын сыйпап карыйсы килә... Йә Ходай, бу минме соң?
- Сез шулай тыныч кына утырыгыз, ә мин сезгә бер матур көй уйныйм, - дип, егет ап-ак рояль артына барып утырды.
Кичке тынлыкны бозып, өй эчендә искиткеч матур талгын көй яңгырады. Зөһрә үзен сихри әкият дөньясында итеп хис итте. Бу нинди көй соң? Бер елыйсы, бер елмаясы, бер шашып яратасы-яратыласы килә. Йөрәк әллә кайларга ашкына. Бу ни бу, көй шулай сихерли аламыни? Күрче, ак рояль артында утырган ак күлмәкле, кара чәчле нинди егет, аңа төбәлгән күмер кара күзләр, яшьлек, чибәрлек... Бу нинди әкияти, хыялый кич? Ходаем, нишләвең бу? Зөһрә үзен кулга алырга кирәген аңласа да, бу бары тик матур төштер, дип уйлап, аның һич тә уянасы килмәде. Менә егет уйнавыннан туктап, Зөһрә янына килде. Ә теге көй һаман Зөһрәнең колагында яңгырады, ул бу көйне үлгәнче онытмаячак.
- Хәзер, халат бирәм, ванна бүлмәсендә өстегезне алыштырырсыз, - диде егет акрын гына сихри тавыш белән.
- Миңа кайтырга кирәк, - дип пышылдады Зөһрә.
- Юк, хәзер төн инде, иртәгә илтеп куярмын, бүгенгә монда гына калыгыз. Әйдәгез, - диде дә, күтәреп, каршы ишеккә алып керде. Җиңелчә генә килгән ирләр хушбуй исе Зөһрәнең башын әйләндереп үтте. Иркен юыну бүлмәсе зур көзгеләр белән матур итеп җиһазландырылган. Егет сак кына аны йомшак келәмгә төшереп бастырды да, - бер генә аякта торыгыз, менә халат, - диде. Тик озын күлмәкнең арткы замогын ычкындырырга кирәк иде шул. Егет үрелде дә башта каушап калды, аннан акрын гына куе озын чәч арасыннан аралап, билгә кадәр замокны тартып төшерде. Зөһрә никтер карышмады, үзе дә, бернәрсә аңламыйча, тынсыз катып тора бирде. Егет акрын гына, күлмәкне ачып, иңбашларын бушатты, авыр тукыма үзеннән-үзе идәнгә сыпырылып төште. Зөһрә матур челтәрле эчке киемнән генә басып калды. Көзгедән аңа ике күз карап тора иде, шулвакыт ул, оялуыннан үз-үзен кочаклап, күкрәкләрен капламакчы булды. Егет өстенә йомшак ак халат китереп япкач кына тирән итеп сулыш алды. - Сез юыныгыз, мин сезне тотып торам, - дип, егет кранны ачты. Зөһрә, бит-кулларын юып, тагын көзгегә бакты. Тагын шул күзләр белән очрашты, тагын аерыла алмады. Битендә калган су тамчылары, бер-берсенә оешып торган юеш керфекләр, сызылып киткән кашлар, йөрәкне ярып керерлек моңсу матурлык һәм сафлык – сокланмый мөмкин түгел. - Мин мондый матур күзләр күргәнем юк иде әле, Зөһрә, исемегез дә...
- Бәлки шул күзләр гаепледер минем бәхетсезлеккә? Ә сезнең исемегез матуррак. Мин бу дөньяда бөтенләй Әмирхан исемен очратканым юк, китапларда гына күзгә чалынганы бар. Сез ханнар нәселеннәндер...
- Сез хаклы, безнең нәселдә булган андыйлар. Сез дә ханбикә, сирәк очрый торган затлы таш. Сезгә озак басып торырга ярамый, әйдәгез, мин сезне алып чыгам, - дип, егет Зөһрәне тагын җиңел генә күтәреп алды. Тик атларга да, утыртырга да ашыкмады.
Бер-берсенә шулчаклы якынлыктан икесенең дә башлары әйләнде, ниндидер тыелгысыз көчләр бер-берсенә тартты. Алар иреннәр кушылганын сизми дә калдылар. Бер дә көтмәгәндә китереп бәргән хис дулкыны бөтереп алды да күкләргә ашырды. Бу минутларда тыеп-тыелып тору мөмкин түгел иде. Йә, Ходаем, нишләтәсең мине, дип, Зөһрә ыңгырашып куйды. Аңа мондый наз, хис дулкыннары таныш түгел иде шикелле. Ул тәнен, язмышын шушы таныш булмаган яшь егетнең кулына тапшырды.
Кая китте егерме ел буена җыелып килгән куркулар? Гөнаһ та, курку да, намус та, хыянәткә урын биреп, бер кырыйга тайпылдылар. Йә Ходаем, нәрсә бу, нинди хисләр бер күккә чөя, бер түбәнгә ата? Ник соң ул моны элек тоймады, егерме ел ир хатыны булып яшәп, бер генә тапкыр да шушы диңгездә йөзмәде, гомере буе "фахишә" исеме күтәреп яшәде. Менә, юраганы юшка килде дә, ул бүген иренә хыянәт итте. Гомерлеккә тагылган исемен аклады. Яшь егетнең көчле кулларына, кайнар назларына бирелде. Дулкыннар бәрелде-бәрелде дә, ярга сыенып, тынып калды. Колакта һаман теге көй яңгырады.
- Зөһрә, мин, утызга җитеп, мондый хисләр кичергәнем юк иде, бер күрүдә гашыйк булуга да ышанмый идем. Сез яратыр өчен генә яратылгансыз бит, - диде егет, көчкә тын алып.
- Мин дә кырыкка җитеп киләм, болай башымны югалтканым юк иде әле. Бүген Кәрим юлда ыргытып китмәсә, мин боларны гомеремдә дә кичермәс идем.
- Бәлки Ходай безне юкка гына очраштырмагандыр, ничек уйлыйсың? Юкка түгелдер бу? Бер сәбәпсез берни дә булмый. Без икебез дә кичә холыксыз көнче кешеләрдән котылганбыз түгелме соң?
Мендәрдә калын коңгырт озын чәчләре тузгып яткан Зөһрә, әйтеп бетергесез, матур. Төпсез упкын кебек күзләрендә, әйтеп бетергесез, мөлаемлек, үзендә яратып туймаслык сөйкемлелек иде бу мизгелдә. Алар таң атуын да, тагын кич җитүен дә тоймадылар, бер-берсен яратып туймадылар. Яшь аермасы турында да уйламадылар, икесе бербөтен булып, назның соңгы тамчысына кадәр эчеп, сихри хистән исерделәр. Ходай алар белән шаярдымы, әллә хыянәттә сынадымы? Ничек кенә булмасын, кичәге тормыш кичәдә калды. Икенче көнне кичке якта өенә кайтырга җыенганда Зөһрә:
- Уйна әле тагын бер кат теге көйне, - дип, Әмирханның күзләренә текәлде. Тик бу юлы уйнаганда ирексездән аның күз яшьләре акты. Ник бүген җан елый соң, ник күкләргә алып менми, шул бер үк көй бит... Әмирхан аның алдына килеп тезләнде дә, үрелеп, ирене белән күз яшьләрен җыйды.
- Бу көй "Титаник" киносыннан, алар бер көн генә яратышып калалар бит. Зөһрә, тагын кайчан очрашабыз? - дип, күзләренә текәлде.
- Беркайчан да, Әмирхан, - диде Зөһрә, егетнең күзләренә кереп китәрдәй булып һәм аның куе кара кашларына сак кына бармак очлары белән кагылып үтте, - бәхетле бул. Мин үлгәнче синең белән кичергән бәхетле мизгелләрне тоеп яшәрмен, син уйнаган көйне дә мәңге онытмамын.
- Зөһрә, болай кимсетелеп яшәргә ярамый бит, - диде егет, борчылып.
- Әйе, ярамый. - Ул кабат күзләрен тутырып Әмирханга карады, аның күзләрендә яшь ялтырап китте. - Ярамый, тик минем хәзер ике көнлек бәхетем бар, шул мине яшәтәчәк.
- Зөһрә, сагынсам, кайдан табыйм? Син дә бит минем хисләремнең астын өскә китердең. Син әле китмәгәнсең, мин инде сине сагындым.
- Ходай кушса, бер очрашырбыз, ул белә ни эшләгәнен.
- Эх, Зөһрә, Зөһрә, нишләргә соң, аерыласы килми бит... - егет, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды.
- Мин киткәч тынычланырсың да да онытырсың. - Егет сүзсез генә Зөһрәне кулларына күтәрде дә ишеккә таба атлады. Зөһрә игътибар белән йорт эчен күздән кичерде, бар җирдә искиткеч матур чәчәкләр, бар җирдә матурлык. Хәленнән килсә, ул моннан беркая да китмәс иде, шушы чәчәкләрне караучы булып, биредә калыр иде. Тик монда аңа урын юк, ә өйдә холыксыз ире көтә. Уйлана-уйлана, ул өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Әмирхан машинасын туктатты да аның кулларына үрелде.
- Зөһрә, - дип, күзләренә текәлде, - телефоныңны булса да бир, мин, шалтыратып хәлеңне белермен.
- Юк, оныт, - Зөһрә, мәңгегә исендә калдырырга теләп, тагын бер кат кара күмер күзләргә тутырып карады да, таякка таянып, акрын гына өйләре ягына атлады. Әмирхан, руленә башын салып, карашы белән аны озатып калды, күздән югалгач кына урыныннан кузгалып китте.
Мондый очрашу кешенең үз гомеренә бер генә тапкыр була, эзе бик тирән уелып кала. Кемгә, нигә кирәк булды мондый очрашу, бер Алла гына белә. Әмирханның тормышы, үзе дә уйламаганда, кирегә әйләнде дә куйды. Ул гомерендә татымаган хисләр кичерде, моңа чаклы мәхәббәт дип йөргән уйлар, барысы да бер уен гына булып калды. Ул бу хатынны мәңге дә оныта алмаячак. Аның кебекне эзләп, ялгыз калмасмы? Булса бары шундый гына булсын!

(Дәвамы бар.)

Автор: Зифа Кадырова.

 

 

Чыганак: vk.com/club224969178

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: