Кичә матур гына барды, кемнәр беләндер таныштырдылар, иске танышлар үзләре килеп эндәштеләр. Зөһрә, Кәримнең җиңенә ябышкандай, гел янында булды. Ычкынып читкә китеп кара.
- Нәрсә, ябышасың да торасың, урларлар дип куркасыңмы әллә иреңне? - дип, Сәрия апасы Кәримне читкә тартты. - Әйдә әле, бер кеше белән таныштырам, ә син шунда гына тор, - диде Зөһрәгә. Кәрим теләсә дә, теләмәсә дә, хатынын калдырырга мәҗбүр булды. Зөһрә берүзе басып торырга яхшысынмыйча, өстәл артына барып утырды. Кәрим белән апасы бер яшь хатын белән сөйләшеп торалар, тик Кәрим боргалана-боргалана күзләре белән хатынын эзләде. Зөһрә: "Монда мин, монда. Шулчаклы да чирле булырсың икән? Күрче, кеше сөйләгәнне дә тыңламый", - дип, ирен күзәтте. Эзли торгач хатынын күреп алды, шуннан гына тынычланды булса кирәк, тегеләр белән елмаеп сөйләшә башлады. Әйе, читтән карап торганда ире дә чибәр иде. Әниләре бар чибәрлекне кызларына бирәсе урынга төпчек улына калдырган. Яшь чакта Кәримнең әнисе дә бик көнчел булган, диләр. Күрәсең, чибәрлек белән үзенең көнчелеген дә өстәп биргән. Әниләре өчен Кәрим Ходайның бер кашка тәкәсе, бар да аңа. Зөһрә, ирен читтән генә күзәтеп, үз уйларына чумып утырганда берәү, аның янына килеп:
- Рөхсәт итегез сезне биюгә чакырырга, - дип эндәште, Зөһрә сискәнеп китте.
- Юк-юк мин биемим. Иремне көтәм, - диде.
- Ох, нинди күзләр... - Олпат кына гәүдәле кеше китәргә ашыкмады, киресенчә, каршысына ук килеп утырды. - Минем мондый күзләр күргәнем юк иде әле, сез искиткеч чибәрсез. - Зөһрә ире ягына карап алды. Күрсә, бетте баш. Әлегә боргалана, хәзер килеп тә җитәр, тавыш та чыгарыр, дип борчылды ул. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Чибәр ханым ничек кенә елмаймасын, Кәримнең зиһене тарала башлаган иде инде. Моны апасы да сизеп, артка борылып карады да эшнең яхшыга бармавын аңлап, Зөһрәгә таба атлады. Зөһр янында утырган адәмгә:
- Сан Саныч, сезгә сүзем бар иде, әйдәгез әле, - дип, тизрәк алып китәргә тырышты. Тик бу кеше алай тиз генә китәргә җыенмады. Сәрия апасы, ишарәләп, Зөһрәнең үзенә китәргә кушты. Зөһрә урыныннан торды да, кай тарафка атларга белмичә, аптырап калды. Бөтен күзләр аңа гына карый иде кебек. Кая кереп качарга? Бер генә урын бар, ул да булса, беренче каттагы бәдрәф. Шул якка юл алды. Кереп, тиз генә эчтән бикләнде. Биек үкчәдә басып тора-тора, аяклары арыды. Күпмедер вакыттан соң ул чыгарга булды. Баскычтан менеп барганда каршысына Кәрим килеп чыкты. Күзенә ак-кара күренми:
- Кайда булдың? - диде ул, калтыранып.
- Бәдрәфтә, - диде Зөһрә тыныч кына.
- Алдама, тышта кем белән басып тордың? - дип, Кәрим аның беләгеннән кысып тотты.
- Кәрим, әйдә кайтыйк, кеше табынының ямен җибәрмик. Син барыбер тынычлана алмассың. - Алар баскычта басып торганда теге чибәр ханым да килеп чыкты.
- Ох, Кәрим, сез мондамыни? Без сөйләшеп бетермәдек бит, сез каядыр чыгып чаптыгыз, - диде ул, күзләре белән ашардай итеп, Зөһрәгә карап. – Сез ялдан соң минем янга килергә тиешсез, мэриягә, - дип басым ясады. Кәрим, елмаеп:
- Яхшы, килермен, Сәрия апа белән керербез, - диде. Зөһрә иренә текәлеп карады, кара, ире ничек мөлаем итеп елмая белә икән бит. Күрче, аннан да сөйкемле, акыллы кеше юк. Икәү генә калгач, Кәрим карашын хатынына күчерде:
- Нәрсә алай итеп карыйсың? Эш буенча чакыра, анда бер урын бушый. Барып чыкса, Сәрия апа мине шунда урнаштырмакчы.
- Сүз дә юк, сине алачаклар, - диде Зөһрә, елмаеп. - Күренеп тора, анда синдәй чибәр ирләр җитмидер шул...
Син нәрсә, әллә көнләшәсеңме?
- Әллә башыңа гөнаһлы уйлар килдеме, май чүлмәге янындагы песигә охшап калдың, - дип, иренә текәлде Зөһрә. Шулвакыт Сәрия апасы да килеп чыкты.
- Нәрсә монда торасыз, кеше арасына утырыгыз. Зөһрә, бар, атлый тор, торма шул иреңә ябышып. - Зөһрә азрак китү белән, - син, энем, Аннага бик ошадың, үзеңне бүген матур гына тотсаң, үзенә зам итеп алачак. Ябышма шул хатыныңа, Аннушканы берәр биюгә дә чакыр. - Зөһрә арты белән булса да, бу сүзләрне барысын ишетеп торды. Ник бөтенләй алып китми, дип уйлап куйды эченнән. Ник яшиләр бер-берсен интектереп, башкага өйләнсә, бәлки балалары да булыр иде.
- Әйдә, - диде Кәрим, апасының үгет-нәсыйхәтләрен тыңлаганнан соң, - әйдә, бер биибез, - дип, Зөһрәне уртага алып чыкты, биленә кулларын салды.
Зөһрә тагын иренә текәлеп карады.
- Мин сине үтәли күрәм бугай, ә шулай да кем җиңәр? Апаларыңмы, минме? Мэрия баскычыннан күтәрелер өчен нинди хыянәтләргә барырсың икән? Бу юлы апаларыңа каршы тора алырсыңмы? - Зөһрә бу сүзләрне кычкырып әйтмәде. Бүгенге көннән нәрсәдер үзгәрергә тиешлеген күңеле белән сизенде ул. Тик үзе дә ничек яшәр соң? Егерме ел буена ирен бала урынына көйләргә күнегелгән бит инде. Көнчелегенә түзәргәме, әллә инде ялгыз яшәргә өйрәнергәме? Тик кая китә ала соң ул? Китеп, кайда торыр? Үзенең хезмәт хакына әллә кая китә дә алмый шул.
Зөһрәнең эшләгән акчасы җыелып бара, ул аны тотканы да юк. Кәрим җитәрлек алып кайтып тора. Теләсә нәрсә җыймыйлар, алсалар да, кыйммәтле, затлы әйберләр генә алалар. Ире кочагында Зөһрәнең башыннан төрле уйлар йөгереп үтте. Алар бер урында таптандылар. Кәрим иреннәре белән чак кына аның муенына кагылып алды да күкрәгенә ныграк кысты. Эх, шул көнчелек чире булмаса, бик яхшы кеше булыр иде дә бит, дип уйлап куйды Зөһрә. Шулвакыт алар янында гына ире белән теге чибәр ханым да бииләр иде.
- Әйдәгез, алышынып биибез, сез минем хатын белән, мин сезнеке белән, - дип тәкъдим итте ят ир. Алар икесе дә югалып калдылар. Юкса, мондый җирләрдә була торган хәл дә бит, тик Кәрим өчен түгел. Алар, ни дә булса аңлаганчы, икесе ике якка аерылып, чит кешеләр кочагына килеп тә керделәр. Ят кеше Зөһрәне, биленнән тотып, кочагына бөтереп алды да бөгелә-сыгыла бии дә башлады. Зөһрә генә һич тә бу кеше җаена бии алмады. Иренә күз салды, ул да шундый ук хәлдә иде бугай. Чибәр ханым алтын-мәрҗәнле матур беләкләрен аның муенына салган да хисле күзләре белән Кәримгә текәлгән. Кәрим аның карашыннан ычкына алмый, ә Зөһрәне бу адәм үзенә кысканнан кыса. Зөһрә, кулларын күкрәгенә куеп, акрын гына этеп караса да, ир тагын да ныграк ябыша. Шунда Кәрим белән Зөһрәнең газаплы карашлары очрашты. Иренең йөзе аклы-күкле була башлаган иде инде. Тик ул чит ир куеныннан хатынын йолкып алырга ашыкмады. Яңаклары уйный, тешен кысып түзгәне күренеп тора. Гаебе булмаса да, Зөһрәдән моның үчен алмый калмаячак. Җәнҗал чыгармаса гына ярар иде инде, дип, Зөһрә көчкә түзде. Көй бетүгә тизрәк бу кешенең кочагыннан котылырга теләде. Ләкин ир һаман, әрсезләнеп, аны кочагыннан ычкындырмады. Кәримнән дә алтын-мәрҗәнле ак беләкләр аерылырга ашыкмады. Зөһрә, каты куллардан арынып, үз өстәлләренә ашыкты. Әрсез адәм, аның артыннан күзәтеп:
- Нинди кыргый хатын! Шундыйлар үзләренә тарта да инде, - дип куйды. Ул Кәримнең ут аткан карашын күрмәде - хәленнән килсә, шушында ук изеп ташлар иде. Аннаның майлы карашы да Кәримне үзенә җәлеп итә алмады. Аның каны кайнап, зиһене таралды. Кочагында биегән чибәр ханымның йөзен күрсә дә, сүзләрен ишетмәде. Ә чибәр ханым песи урынына сырпаланды, бармаклары белән Кәримнең җилкә чокырына йомшак кына кагылып үтте. Эчендә җаны булган иргә бу, һичшиксез, тәэсир итми калмаска тиеш иде, ә Кәрим аның аркылы хатынын күзәтте. Зөһрә дә теге ирнең кайсыдыр җирен сыйпыйдыр кебек тоелды аңа. Тик хатынының, ике арага йодрыкларын кыстырган килеш, йөзен читкә борып, ычкынырга азапланганын күрсә дә, аның ачуы котырды, ник бәреп җибәрми, ник сугып очырмый, дип уйлады. Бию көе туктамаса, урынында шартлаячак иде. Зөһрә өстәл артына барып утыргач кына иркен сулап куйды Кәрим. Озак та тормый, елмаерга тырышып, үзе дә килеп җитте. Зөһрә яхшы белә мондый карашларның ахыры нәрсә белән бетәчәген.
- Әйдә, кайтабызмы? - диде Кәрим, тыныч калырга тырышып. Зөһрә берсүзсез торып басты да чыгу юлына атлады. Эченнән сөенеп тә куйды, кеше арасында тавыш чыкканчы тизрәк кайтып китүең хәерлерәк. Ишек төбендә көтеп торган таксига утырганда иренең тын алышыннан ук каны кайнаганын тойды. Машинага кереп утыру белән, Кәрим хатынының беләгеннән кысып тотып алды.
- Йә, ничек анда читләр кочагында? Йомарланып кереп киткән идең бит куенына. - Зөһрә алгы көзгедән үзләрен күзәткән күзләрне күреп калды. Оялуыннан ни эшләргә дә белмәде. Эндәшсә, эшләр тагын да зурга китәчәген ул яхшы белә.
- Тынычлан, кайткач сөйләшербез, - диде акрын гына.
- Юк, минем хәзер сөйләшәсем килә. Ул сиңа нәрсә диде? Кайда очрашырга сөйләштегез? - дип, беләген өзеп алырдай итеп, тагын да катырак йолкыды. - Беләм, сөйләштегез, фахишә, - дип кычкырып җибәрде Кәрим. Кеше алдында шулай кылануы Зөһрәне шулкадәр кимсетте, йөрәге ничек рәнҗеп ачытканны үзе генә белә иде. Кәрим кызганнан кызды. Күзенә ак-кара күренми башласа туктатырмын димә. Йолкыша торгач, машинаның ишеге ачылып китте. - Бар, бар, күземә күренмә, - дип Кәрим Зөһрәне бар көченә этеп җибәрде. Ярый әле машина светофорда туктаган иде. Зөһрә, җайсыз гына, җиргә килеп төште. Аның колагына: "Поехали, чего стоишь?" - дигән сүзләр генә ишетелеп калды.
Шундук шап итеп ишек ябылды да такси кузгалып китте. Зөһрә тизрәк читкә шуышмакчы булды, тик аягының авыртуына түзә алмыйча, юлда тәгәрәде. Арттан килгән машина тормозларының сызгырган тавышыннан куркып, ике кулы белән битен каплады. Яңаклаудан аңына килгәндә, Кәрим кыйный инде, дип уйлады.
- Әй, әй, ни булды сезгә, нишләп ятасыз монда?
Зөһрә: - Сез кем? - дип, күзләрен ачты. Аның каршысында кемнеңдер шәүләсе йөзә иде. - Аягым, ай, аягым, - дип ыңгырашты ул.
- Әйдәгез, больницага алып барам, монда озак торырга ярамый, - дип таныш булмаган кеше Зөһрәне күтәреп, машинасына утыртты. Азрак түзегез, минем дустым травмпунктта эшли, эштә булса хәзер шунда барабыз, - дип сөйләнә-сөйләнә кузгалып китте. Кем беләндер сөйләшкәч, өендә икән, дип каядыр шәһәр читенә алып китте.
- Бәхетегез, машина белән өстегезгә менмәдем, икебезне дә алла саклады. Тик шулай да аңламыйм, сез анда нишләп ята идегез соң? Болай итеп төнге күбәләкләрне генә юлда ыргытып китәләр.
- Юк, мин төнге күбәләк түгел, мине ирем ыргытып калдырды... Ул минем шундый чирле, көнчелек чире анда.
- Минем дә йөргән кызым шундый көнчел, бүген шуның аркасында талашып, аерылыштык.
- Көнчелек-дәваланмый торган чир ул. Яшь вакытта гына кызык: көнләшә, димәк, ярата дисең. Ә ул - ярату түгел, җилегеңне суыручы корт. Шулвакыт машина ике катлы матур гына бер йорт алдына килеп туктады, капка кнопкадан гына ачылды. Ишек алдына кергәч, ул тагын кемгәдер шалтыратып:
- Әйдә, кереп карап чык әле, мин өйдә, - диде.
Зөһрә түзәргә өйрәнгән, еламады, бәргәләнмәде. Кая килде, кем алып килде? Нәрсә булса да, аның тормышыннан яманрак булмас, дип уйлады. Ул машина ишеген ачкан хуҗа егеткә күтәрелеп карады - куе кыйгач кашлар, куе кара чәч. Егет:
- Әйдәгез, өйгә алып керәм, хәзер белгеч керә, - дип, күтәрергә үрелгән иде дә Зөһрә:
- Үзем, - диде тартылып. Тик җиргә басам дигәндә генә егылып китә язды.
- Менә, күрәсезме? - егет аны кулларына күтәрде дә өйләренә алып кереп китте. Йорт матур иде, затлы җиһазлар, моңа кадәр күрелмәгән бик күп статуялар, әллә нинди матур вазалар. Зөһрә як-ягына каранды, хәзер берәрсе килеп чыгар да, аны дөрес аңламыйча, әллә ни уйларлар кебек тоелды аңа. Өй хуҗасы, аның уйларын сизгәндәй, - курыкмагыз, әниләр чит илгә ял итәргә киттеләр, өйдә беркем дә юк, - дип тынычландырып куйды. - Күлмәгегезгә караганда, сез кунакта булгансыз...
- Ресторанга юбилейга баргана идек, - диде Зөһрә, башын күтәрмичә генә.
- Сезнең тыныч булуыгыз мине мине гаҗәпләндерә, - диде өй хуҗасы, янәшәдәге креслога утырып. Зөһрә аңа күтәрелеп карады, карап торышка әле утызга да җитмәгән яшь егет иде ул. Аларның карашлары очрашып, бәйләнеп калды. Күпме утырырлар иде шулай, тик ишектә кыңгырау шалтырады. Егет, Зөһрәдән күзләрен алмый гына ишеккә юнәлде. Шорты белән футболкадан гына утыз бишләр тирәсендәге бер ир килеп керде дә:
- Кайда больной, ни булды? - дип, Зөһрәгә текәлде.
- Мин сиңа соңыннан аңлатырмын. Аягына баса алмый, - диде өй хуҗасы. Төнге табиб Зөһрә каршысына килеп утырды.
- Чибәр ханым, итәкне күтәрергә туры килер. Кая әле, - дип, акрын гына аягын күтәрә башлаган иде, Зөһрә кычкырмас өчен креслога ябышты. Аягы тездән өстә шешеп чыккан, тезе дә шактый гына сыдырылып, кансырап тора. Зөһрә, уңайсызланып, итәген аска тартып куйды. - Исемең ничек?
- Зөһрә, - диде, кызарып.
- Зөһрә, монда оялып торасы юк, хәзер син минем кулда. Астың да юешләнергә мөмкин, аягың тайган, урынына утыртырга кирәк.
- Йә әле, Әмирхан, ике култык астыннан кысып тот әле, ә сиңа түзәргә генә кала. - Зөһрә калганын хәтерләми, аягын тартуга ул аңын җуйды. Аңына килгәч тә, күзен ачарга куркып ята бирде. Ә ирләр, ниндидер салкын нәрсә салып, аның аягын бәйләделәр.
- Кайдан таптың мондый чибәр түтине, юлда ятмагандыр бит?
- Юлда шул, ире ыргытып киткән. Әле дә Ходай саклады, өстенә килеп менмәдем...
- Аңлашыла. Иң кызыгы шунда, брат, барыбер, башын иеп, шул ире янына кайтачак та берни булмагандай яшәп ятачак. Кара, беләкләре дә сыдырылган, терсәкләрен дә йода белән сөртергә кирәк. Аякка басарга ярамый, тез - бик опасный нәрсә, бер чыкса, гел чыгып аптратачак, тынычлыкта тотарга кирәк. - Табиб бераз тын торгач, - кара, күзләренә кереп батма, бик чибәр ханым. Ярый, мин китим, мине анда кунаклар көтә, - дип, чыгып китте.
(Дәвамы бар.)
Автор: Зифа Кадырова.
Чыганак: vk.com/club224969178