Менә коеп коеп яңгыр ява. Стенага сөялгән япь яшь хатын, авыртуга түз алмыйча тешләрен кысып эчен тоткан.
Үләм бугай..
Йолдыз, бәбәйләргә кергән көннең һәр мизгелен искә төшерергә теләп, күзләрен йомды.
Менә бәбәйләү бүлмәсе.. Ак халатлы ике хатын тыныч кына үз эшләрен эшлиләр.
Көчән Йолдыз, балаң туар чак җитте.
Юк, әле ике атна бар.. Ай. Ай-ой..
Күпме вакыт узгандыр, бүлмәне яңа туган сабый тавышы яңгыратты.
Улың бар Йолдыз..
Улыым?
Әйе, бу кадәр үзеңә охшар икән, миңенә кадәр бар. Кем кушасың, Йолдыз?
Салават... Шул вакытны, әйтерсең Йолдызга чыбыркы белән китереп суктылар. Хәттә әле, гүя шартлаган тавышын да ишетте бугай ул.
Әйе бит, әйе. Салават... Димәк теге вакытта саташмаган Йолдыз. Илнара Харисовна әйтмешли, төш күрмәгән. Аның чынлап та улы туган булган.
Йолдыз, корт чаккандай сикереп торды да, коридорга ашыкты. Үзе көлде, үзе елады. Улым диде ул, стенадан стенага тотынып. Салават.. Мине алдаганнар. Кыз түгел, балам чынлап та малай булган. Улыым...
Йолдыз, хәле китеп, коридорда торган кушеткага барып утырды. Кем диде әле, С.. С.. Сергей бугай. Кара әле, исемен дә охшатып куйганнар түгелме соң? Значит, тууга баламны урлап киткәннәр минем. Урлаганнар..
Сезгә начармы әллә? Шул вакыт, доктор белән кергән матур гына медсестра, Йолдызның җилкәсенә кагылды. Апа, берәр җирегез авыртамы әллә?Хәзер Сергей Владимировичны чакырам.
Авырта кызым, авырта. Йөрәк авырта, җан...
Ләкин Йолдыз үз әйткәннәрен үзе ишетмичә ниләр сөйләнгәндер, янына килеп утырган докторны күреп туктап калды.
Улым, диде ул, Сергейны кочаклап, улым минем. Ничә еллар эзләдем бит мин сине. Ничә еллар...
Гомер буе меңнәр арасыннан
Елый-елый сине эзләдем.
Очрашуны көттем йөрәк белән,
Өметемне, балам, өзмәдем... Балакаем минеем , улым..
Сергей Владимирович та сиздермичә генә керфекләренә кунган яшь бөртекләрен сөртеп куйды.
Ә мама, татарча ани буламы диде ул шундый матур итеп. Ани..
Әйе, улым, әни..
Димәк, ани мин сине таптым. Бүген сине чыгарабыз, әйдә безгә кайтыйк әле , сөйләшәсе сүзләр бик күп.
Әлбәттә, улым, әлбәттә. Әтиең дә монда ята әле синең. Машина белән ярдан очтык бит балам.
Беләм, аның янында булдым. Бар да яхшы. Ләкин, әти дип әйтергә көч җитмәде.
Айнур бик әйбәт әти ул, Салават. Синең энең, сеңлен бар. Ә сине кемнәр үстерде?Туган көнне үк урлап киттеләр бит балакаем. Урлап китте - ләәр..
Ярар апа, тынычланыгыз яме. Айнур абыйны бер тикшереп алабыз да, тәртип булса икегез дә безгә кайтабыз. Белгәннәремне шунда сезгә сөйләрмен.
Аның янына керсәм булыр микән? И-и, сөенер инде. Менә бит, улым туды дип күпме әйттем. Юк, Йолдыз. Кыз иде дип, авыз да ачтырмаган иде.
Сезгә димәк кыз биргәннәр, ә ул кая?
Безгә, балам, үлгән кыз бала тоттырдылар. Кемнеке булгандыр, күмдек инде.
Да-а, ярар, Йолдыз апа. Барыгыз әзерләнегез, безгә кайтабыз.
Сәгать бер тулганда, алар җыелып Сергей фатирында утыралар иде инде. Йолдыз үзенең улы туганын белеп тә, ышанырга белмичә йөрсә, Айнур өчен бу башка сыймаслык хәл иде.
Ничек инде, диде ул, шаккатып. Йолдыз, ул чакта ук нигә очына чыкмадың, малай туганын белгәнсең икән бит.
Чыкмадым шул, бөтенегез бит, саташасыңдыр дидегез. Төштә генә күргәнсең дип, үземне дә ышандырып бетердегез. Ләкин шулай булса да, гомер буе бу көнне көтеп яшәдем. Чөнки, ана йөрәге бик сизгер ул. Улымны моңа кадәр янда тоеп яшәдем, төшләремдә ромашкалар арасында күрә идем.
Йолдыз, елмаеп бер иренә, бер улына карады.
Улым, диде ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча. Ә нигә алайса, балалар йортында үстем дисең.
Әйе, әни... Йолдыз.. Сергей, үзе дә кем дияргә белмичә, каушап бетте. Миңа ике яшь тирәсе булгандыр,Светлана әни үзе дә бала тапканда үлеп киткән минем. Ярты елдан әти яшь хатынга өйләнеп чит илгә күчкән.
Алай икәән. Яшь хатынга чит бала кирәк булмагандыр шул. Сине детдомга биргәннәрме? Әй, улым, улым. Нинди язмышлар юк, җаным, нинди язмышлар.
Ә мин бик шук идем, Йолдыз әни. Барыбер үз дигәнемне эшләдем. Укыдым, өйләндем. Хәзер Ирина да кайтып җитәр, шаккатыр инде.
Безне кабул итәр микән соң, улым? Болар гына җитми дип әйтмәсме?
Юк инде, әни... Йолдыз апа . Без бит икәүләшеп сезне эзләп карадык, очына гына чыга алмадык.Чөнки, документлар буенча минем әни, Светлана.
Әйе шул, ә алайса дөреслекне ничек белеп алдыгыз.
Әти мине калдырып киткән чакта, шундагы тәрбияче апага серне чишкән булган. Детдомнан чыгып киткәндә, мине урлаганнарын ул әйтте.
Һее, ничек итеп кеше баласын үзләштерергә йөрәкләре җиткән диген. Көчек кенә түгел бит ул сиңа. Кайсы район икәнен әйтмәгән микән?
Юк шул, минеке түгел генә дигән. Әни дә врач булган бит минем, бәлки андагы баш врач белән укыган булганнардыр. Әнигә ул вакытта кырык яшьләр тирәсе булгандыр.
Шулайдыр, ул чакта ук врачлар олы булып тоелганнар иде инде. Хәзер инде берсе сиксән ягындадыр, берсе каядыр күчеп киткән диделәр. Димәк Ирина безнең килен була?
Әйе булып чыга инде. Ирина үзе татар кызы ул минем.
Иркә мәллә?
Юк, Ирина. Сергей матур гына елмаеп куйды. Шәһәрдә, урыслар арасында булгангамы, татар балалары күбесе урыс исемен йөртә монда. Иринаның да әтиләре Татарстаннан эш эзләп килгән булганнар. Хәзер инде озак еллар монда яшиләр.
Татарстаннан? Йолдыз, иренә карап көлеп җибәрде. Кайсы районнан дип сорарга да куркам инде, диде ул елмаеп. Безнең авылдан да бу якларга чыгып китүчеләр байтак.
Менә сиңа мә... Без үзебез әллә кайларга чыгып китмәдек инде, авылда итек басабыз, улым. Шаккатып утырган Айнур, улым сүзенә басым ясап, сиздермичә генә Сергейга карады. Монда да итек сатарга дип килгән идек, воот.. Сатып та бетерә идек инде, әйләндек бит.
Әле ярый, әйләнгәнбез, әтисе. Аллаһ тәгалә шулай кушкандыр инде. Аның каравы улыбызны таптык.
Әйе, Йолдыз. Мохҗиза бу, мох-җи-за. Бүтәнчә аңлатып булмый.
Ә менә мин озак еллар шушы көн киләсен көтеп яшәдем. Әйе, Айнур, көттем. Чөнки ничә еллар улымны төшемдә күреп уяна идем. Аллаһка шөкер, дөньяда бүген бездән бәхетле кеше юк, кадерлем. Теге вакытта акушер хатын, бар да яхшы булыр, Ходай бар ул, дигән иде. Күрәсең, белеп әйткән. Чынлап та Ходай бар, Аллаһка шөкер... Хәзер бар да яхшы булыр.
Соң булса да, таптым сине балам,
Онытмамын шушы иртәне.
Бер Аллаһка рәхмәт,алып куйды,
Юлга ялгыш ауган киртәне.
Тәмам.