Сельские нивы
-6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
29 Ноября , 10:00

Апа, сез кем?

Автор: Альфира Кадырова - Гайфутдинова. 9 бүлек. Егетләр, салонда одеял күрдем, диде шунда ярдәмгә килгән ирләрнең берсе. Әйдә тиз генә, бу шумахерны шунда салып, юлга алып чыга торыйк. Докторлар монда кадәр кергәнче, җайлырак булыр.Айнур: үзем чыгам, баш кына әйләнә дисә дә, тегеләр бертавыштан юк дип, кычкырып куйдылар. Тик кенә ят, нәрсә булганын белүче юк әле монда,диде алар, одеялны рәтләп.

Апа, сез кем?
Апа, сез кем?

Егетләр, салонда одеял күрдем, диде шунда ярдәмгә килгән ирләрнең берсе. Әйдә тиз генә, бу шумахерны шунда салып, юлга алып чыга торыйк. Докторлар монда кадәр кергәнче, җайлырак булыр.
Айнур: үзем чыгам, баш кына әйләнә дисә дә, тегеләр бертавыштан юк дип, кычкырып куйдылар. Тик кенә ят, нәрсә булганын белүче юк әле монда,диде алар, одеялны рәтләп.
Әйдәгез,егетләр.
Девушка, исемең ничек синең, авыр булса да бер почмагыннан тотарсың инде, Монда сез генә түгел, күпләр ауды , үлүчеләр дә булмады түгел. Җире шундый.
Шулай сөйләшеп ир егетләр кайда кардан өстерәп, кайдан күтәреп Айнурны юл буена тартып китереп җиткерделәр. Менә хәзер докторлар үзләре карар инде. Исемен әйтмәдегез, диде шунда берсе, шок хәлендә калган Айнурга карап. Башы гына ярылган бугай, каны да туктаган, Аллаһка шөкер.Син алай бик кайгырма... Исемегез ничек? Татарочкамы?
Әйе, татарочка. Мин Йолдыз исемле, сезнеңчә Звезда, ирем Айнур...
Урысча лунамы?
Әйе, лунный свет. Кайдан белдегез?
Ник Звезда янында луна бит инде. Таныш түгел ир, көлгән булып Айнурга карады. Шулай бит, Луна?
Воот, ярый әле исән калгансыз. Әнә тегендерәк свежии венок тора. Күптән түгел бер ир капланган иде..
Ир кеше, шул якка карап көрсенеп куйды. Җире шундый, җире , диде ул кабатлап. Текә борылыш та түгел үзе, ну бозлавыкта машинаны болгап атканны сизмичә дә каласың. Хәзер әнә скорый сиренасы ишетелә инде. Кстати, мин Андрей булам... Машинаныңны стоянкага тарттырып куярбыз, борчылмагыз. Моннан ике чакрым гына ул.
Рәхмәт егетләр, рәхмәт. Шулай диюгә, Йолдыз, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кар ерып машинага таба китте . Документларны алыйм әле, диде ул, әле һаман да нәрсә булганын аңламыйча. Онытканмын бит, кирәге чыгар.
И-и, менә бит нәрсә диләр. Машинасы чурт с ним. Әле ярый үзебез исән-сау калдык Аллаһка шөкер. Үлүчеләр дә бар, диләр, Аллаһ сакласын ..
Йолдыз ничек кирәк шулай, машинадан документларын, пакетка төреп куйган акчаларын алып кире юлга ашыкты .
Машина үзе ул хәтле ватылмаган бугай диде ул, урысчаны вата җимереп. Тәрәзә ватылып кар тулган түлке.
Ничава, төзәтерләр. Үзегезгә зыян килгән булмасын.
Ул да булмады, скорый машинасы туктап, карда яткан Айнурны карый башладылар.
Шок хәлендә әле бу, диде олы яшьтәге фельдшер. Ярар, җиңел котылган болар, Аллаһка шөкер. Ачык яралары беренче карашка күренми. Тәәк. Тәәк..
Доктор, нишләргә соң? Берәр тынычландыра торган уколыгыз юк микән?
Доктор юл читендә тәгәрәп яткан машинага карап, елмаеп куйды. Уколмы? диде ул, Йолдызга җентекләп карап. Ансы сезгә дә кирәктер дип беләм. Әйдәгез, больницага бармыйча булмый монда. Булышыгыз мужики. Ирнең кулы сынган, бер аягы да шикле...
Вот, Луна , үзем үзем дигән идең. Ярый әле аякка басмадың.
Үзен Андрей дип таныштырган ир докторларга булышып каталканы тарткалады. Ә бәлки сынмангандыр да әле, диде ул, ап ак булып калган Айнурга кызганыч караш ташлап. Ладно, иң мөһиме исәнлек, калганы була ул.
Чынлап та, больницада снимоклар ясагач, Айнурның аяклары түгел, җилкә сөяге сынган булып чыкты. Башындагы яраларын да обрабатывать итмичә булмый, диделәр врачлар. Бүген пока койкага салабыз, иртәгә әйбәт булса чыгарырбыз. Кайткач, үзегездә лечение алып бетерерсез.
Ярар, доктор, рәхмәт. Шулай итәрбез, дип читенсенеп врачка карады Йолдыз . Үзебездә дә врачлар бик тәҗрибәле безнең. Менә бит, күрәчәк нишләтә. Шуны эзләп, Татарстаннан алып монда хәтле килдек инде без.
Күрәчәк шулай йөртә инде ул.. Барсы да Аллаһ кулында....
Боларны караган олы яшьтәге врач күзлек астыннан карап, елмаеп куйды. Хәзер укол кадарлар, тәртип булса, иртәгә кайтырсыз, диде ул, әле Йолдызга, әле шаккатып утырган Айнурга карап . Ә җилкәгез үзе төзәлер Аллаһ бирса, гипс куя торган җир түгел. Алай куркыныч нәрсә юк, борчылмагыз.
Доктор медсестра кызга күрсәтмә биреп, Йолдызга аның артыннан барырга кушты. Палатага урнашсын да, бу ирнең яраларын карыйсы булыр, диде ул, Айнурның кан саркып торган ярасына карап.Ничек исән калганнар инде, Ходай рәхмәте.
Йолдыз, палатага керүгә бернигә ихтибар итмичә караватка ауды. Булган хәлләрнең асылына яңа төшенә башлады бугай әле ул. Күз алдыннан бозлы юл, ярга таба шуып барган машина узды. Иренең, беттек хатын, тотын дип кычкырган сүзләре колагын пешерделәр. Әллә арганнан, әллә уколдан Йолдыз, ничек ятса шулай йокыга да китте.
Палатада яткан ике хатынының үзләрен дә күрмәде ул, ауганнар икән бит дип пышылдауларын да ишетмәде. Берни булмагандай, онытылып тирән йокыга талды Йолдыз . Дөрес, йокы аралаш, ирен уйлап, врачларның :куркыныч нәрсә юк дигәннәрен исенә алып, йөзенә алсулык йөгерде. Йөрәге тынычланды. Иртәгә берәр җае чыгар әле..
Чит ят җирдә күпме йоклап алгандыр, менә тагын, инде уннарча тапкыр кергән төше кабат керде Йолдызга.
...Әнә ул, һаман да шул бер түгәрәк болынлык. Япь-яшел чирәм арасында ак таҗлы ромашкалар тибрәлә.
Улым, Салават, өзмә чәчәкләрне... Шул мизгелдә, чәчәкләр арасында пәйда булган сабыйга карап, бармак яный имеш, Йолдыз. Өзмә улым, ату минем кебек әниләре елар.
Өзмим әни, елама яме...
Улыым...
Үзенең әйткән сүзләреннән үзе куркып, сискәнеп уянып китте Йолдыз. Дүрт карават куелган кечкенә генә палата. Урамда, лампочка уты астында ишеп ишеп кар ява. Янәшә караватта яткан хатынның җиңелчә гырылдавы ишетелә...
Тукта әле.. Әә, бүлнистә бит әле мин. Машинабыз читкә чыгып капланды ич. Йолдыз булган хәлләрнең истә калган һәр мизгелен җентекләп күз алдыннан уздырды. Улыма да шалтыраттым Аллаһка шөкер, килеп җитәрләр бер. Әйе, Саматым килер. Ләкин, бу гомер буе ромашкалар арасында утырган бала кем булыр? Нигә һаман аңа, улым, дип дәшәм. Дөрес, булуы мөмкин булмаса да, гомерем буе үземә ошаган ирләрне эзләдем. Меңнәр арасыннан таныш йөзне табарга теләп, җаным өзгәләнде.
Йолдыз авыр сулап, үткәннәргә кайтып алды да кабат күзләрен йомды . И-и, кызым, бер күрмичә дә калдым үзеңне. Җанымның ничек телгәләнүен бер үзем генә беләм, балам. Бер үзем генә..
Әнә шулай, бер уянып, бер саташып иртәнге якта гына тынычланып йокыга китте Йолдыз. Палатада яткан хатыннарның уянып торганнарын да, үзенә карап карап алуларын да сизмичә калды.
Ләкин шул вакыт, әйтерсең лә күп тапкырлар күргән төше кабатланып, теге бала гүя тагын аңа карап тора бит. Нәрсә соң бу, нинди сәер төш?
Улыым.. Салават?
Әллә төшендә, әллә өнедә үзенә баккан тирән караштан күзләрен ачты Йолдыз.
Салават? Шул вакыт, хисләреннән айный алмыйча, үзенең яшь чагын хәтерләткән яшь кенә докторга текәлде Йолдыз. Улыым, сиин?
СЕЗ КЕМ, АПА? үзенең өлгесе булган хатынны күреп, лык итеп караватка утырды, доктор. Сез, сез кем, диде ул, тотлыгып. Мин киткәндә ике авыру гына ята иде..
Сергей Владимирович... Ул да булмады, ишектән кулына кәгазь тоткан медсестра килеп керде. Бу безнең, кичә авариягә юлыккан а.. а.. Ләкин, медсестра кыз, апа сүзен әйтеп бетерә алмады, бер Йолдызга, бер докторга карап катып калды.
Сез кем? диде ул да, ап ак булып. Мин Вера, Сергей минем ирем... Без бергә...
Ләкин бу вакытта, ниндидер сүзләргә урын юк иде инде . Бары күзләр генә, нәрсәгә ышанырга белмичә бер көлделәр, бер билгесезлеккә чумдылар. Бер яшен утыдай ялтырап алсалар, бер чыктай яшькә чумдылар.
Иң беренче булып, доктор телгә килде. Сез минем әни түгелме ?диде ул, каш өстендә ялтырап торган миңен тотып. Сез бит минем әни!
Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел,доктор. Минем бер кызым тууга үлде, хәзерге көндә улым белән кызым исән-саулар Аллаһка шөкер. Ә сез кем?
Мин Сергей, апа. Сергей Владимирович. Ә медсестрабыз минем хатын. Мин сезгә бик охшаган. Әллә шулай тоела гынамы?
Шуны гына көткәндәй, палатагы ике хатын әкрен генә болар янына басып, үткен караш ташладылар.
Чынлап та диде, олырак яшьтәгесе. Как будто, доктор бу хатынның яшь чагы. Хәттә каш өстендә миңенә кадәр шул бит. Не может быть, батюшки.
Батюшки, батюшки дип, үзе дә сизмичә минең тотты Йолдыз. Дөньяда бер берсенә ошаган ике кеше була диләр бит. Димәк менә шул ике кеше без инде.
Юк, апа, ялгышасыз...Сез.. Сез..
Ләкин доктор бу юлы, әни дип әйтергә курыктымы шунда, бераз уйланып басып торды да, чыгып китте. Күрешербез әле, диде ул, елмаеп. Мин хәзер...
Доктор чыгып китүгә, теге ике хатын Йолдыз янәшәсендә торган буш караватка килеп утырдылар.
Сез чынлап та бик охшаган, диеште алар. Мондый охшашлыкны берничек аңлатып булмый. Бәлки?
Бернинди бәлки юк. Ошаган тек, ошаган. Әз мени шундый кешеләр.
Йолдыз шулай дигән булса да, эчендә бураннар уйнаганын берәүгә дә сиздермәде. Йөрәге чабыш атлары сыман дөп-дөп килде, җаны ярсыды.
Әллә... И-и, бер Аллаһ, Ани диде бит, димәк доктор нидер белә. Үземнең дә нигә бу кадәр йөрәк сикерә, әллә чынлап та гомерем буе эзләгән улым... Юктыр, юк, моның булуы мөмкин түгел. Машина ауган чакта бәрелеп, башым эшләми башлады бугай...
Йолдыз, берәүне дә ишетмичә, яшьлек елларына кайтып китте...
Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова - Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: