Сельские нивы
-6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
29 Ноября , 09:00

Апа, сез кем?

Автор: Альфира Кадырова - Гайфутдинова. 8 бүлек. Әнә шулай, тиздән балабыз туа дип, сөенеп йөргәндә генә, язмышның ачы җилләре яшьләрне әздән генә аяктан екмыйча калды .Син бик сабыр, Йолдыз, бирешмә яме, дип палатадан озатып калды аны Ленара Харисовна.Бер ике ай ял итеп ал да, яңадан учетка басарга килерсең. Бу хәлләрне күрү миңа да бик авыр. Ләкин бездән генә тормаган очраклар да байтак. Хуш, Йолдыз.

Апа, сез кем?
Апа, сез кем?

Әнә шулай, тиздән балабыз туа дип, сөенеп йөргәндә генә, язмышның ачы җилләре яшьләрне әздән генә аяктан екмыйча калды .
Син бик сабыр, Йолдыз, бирешмә яме, дип палатадан озатып калды аны Ленара Харисовна.Бер ике ай ял итеп ал да, яңадан учетка басарга килерсең. Бу хәлләрне күрү миңа да бик авыр. Ләкин бездән генә тормаган очраклар да байтак. Хуш, Йолдыз.
Акушер хатын, күзләрен билгесезлеккә төбәп, әйтәсе сүзләрен тиз тиз әйтте дә, ишек артына кереп югалды. Дөнья булгач, мондый хәлләр дә очрап куя шул. Күрәчәк, сеңлем, күрә - чәк..
Әйе, кемгә ниләр күрәсе икәне туганчы язылган була диләр . Белмибез генә. Без бары менә шулай алга килеп баскач кына, күрәчәк дип авыр сулыйбыз. Уфтанабыз, күз яшьләрен сөртәбез.
Әнә Айнур белән Йолдыз да, тормышлары мондый борылыш алыр дип уйламаган иделәр бит. Алар да, хәзер улыбыз туар, кире кайтканда өчәү кайтырбыз дип килгәннәр иде, югыйсә. Ләкин, кызганычка каршы, өметләре акланмады. Якты уй хыяллары, ак бәхетләре бәллүр савыттай җиргә төшеп чәлпәрәмә килде дә, кыйпылчыклары ачык яраларына килеп кадалды.
Ярар, хатын, авыр булса да түзәргә, сабыр итәргә генә кала инде.
Айнур, хатынын җитәкләп, хастаханә ишек төбендә торган машинага таба атлады. Фәзүзиянен өчесен, җидесен берничә бабай чакыртып кына уздырып алдык, Аллаһка шөкер. Аннары менә кырыгы җитәр. Гомер шулай уза инде, Йолдыз.
Айнур нык булырга тырышып, машина ишеген ачты. Кайгырма, Йолдыз, бар да яхшы булыр, Аллаһ бирса. Без күрәсен кеше күрмәс.
Әнә шулай, үзенә авыр булса булды, Йолдызын җил давылдан саклады Айнур. Яңадан эшкә дә җибәрмәде. Уй сагышларга батып утырырга да ирек куймады. Кирәкме түгелме янында бөтерелеп күңелен күтәрде.
Әкренләп ире ярдәме белән тормышка кайтты Йолдыз. Хәзер үзе дә көннән-көн иренә тартылды, көннән-көн гашыйк булганын аңлады. Әйе, күпләр ямьсез дип йөз чөергән егетне сайлап ялгышмады Йолдыз. Авырлыклар алдында да сыгылмады Айнуры, хатыны өчен дә өчен утка-суга керергә әзер иде ул.
Вакыт узып, бераз киңәшләшеп алгач, суган белән эшләргә кирәк дип, баш аяк белән шул эшкә чумды алар. Җәй буе утырткан түтәлләрне карап, көзгә инде җыеп сакларга салдылар. Кышкы озын кичләрдә итек бассалар, иртә яздан севок саттылар, утырту хастәрен күрделәр. Эшләгән табар, ташка кадак кагар дип, Аллаһ рәхмәте белән тормышлары җайланып, алга тәгәрәде аларның. Бәхет өстенә бәхет өстәп, малай белән кызлары туды. Бар кешене шаккатырып зур, яңа өй салып чыгарга да көчләре җитте.
Әнә шулай сизелмичә генә байтак еллар узды. Тиздән үзгәреш җилләре исеп, кыюрак кешеләргә инде үзләренең эшләрен булдырырга мөмкинлекләр туды. Кечкенәдән үткен Айнур, бу мөмкинлекне дә кулыннан ычкындырмады. Таралып барган колхозның бер фермасын алып ремонт ясады , бозаулар алып җибәрде.
Ярар, балалар, хөкүмәткә эшләп баеган кеше юк, диде ул бер кичтә. Үзебезнең эшне башлап җибәрик әле. Самат, ферма белән идарә итсә, без хатын, мөгаен шул итеккә күчәрбез . Хәзер курка курка , кача поса эшлисе түгел, налогларын түләрбез дә, рәхәтләнеп эшләрбез Аллаһ бирса.
Һәм менә , тырышкан ташка кадак кагар дип, озак та узмый, алар инде районда алдынгы эшмәкәрләр гаиләсе булып киттеләр. Малайлары Самат маллар белән мәш килсә , Айнур җыйнак кына итек өе эшләтеп, хатыны белән ныклап шунда кереп киттеләр .Түшәделәр, бастылар, саттылар. Ә менә , нәкъ менә шушы итекләрнең аларга нинди бүләк әзерләгәнен генә бу вакытта ни Айнур, ни Йолдыз белмәде.Нәкь менә шушы кара, киез итекләрнең аларның гомер буе төзәлмәс ачык яраларын ябып, иңнәренә канат куясын алар уйлый да алмадылар . Ә инде шушы кешегә сөйләп кеше ышанмаслык хәл менә нидән башланып китте.
Шулай кар бөртекләре җемелдәгән бер кояшлы көндә , үзара уйлашып алганнан соң Айнур белән Йолдыз, итек белән Пермь якларын әйләнеп кайтырга булдылар.
Килеп алганнарын көтеп ятмыйк әле, хатын дип, үзенең фикерен әйтте ул көнне Айнур. Ул якларда итек уза, кыйммәт тә диләр, бер күреп, белешеп кайтыйк булмаса .
Әлбәттә, әйдә, Айнур. Машина яңа, ышанычлы, дип иренең фикерен Йолдыз да хуплап алды . Килгән кеше очсыз сорый бит, бәлки әле оптом алучыларны да табарбыз. Бик әйбәт булыр иде.
Ярар хатын, атнакич китәрбез алайса, дөнья да күреп кайтырбыз. Йөрәкле инде үзең, рәхмәт.
... Әйткән сүз, аткан ук. Айнур белән Йолдыз да, чәршәмбе көнне үк, иң матур, яхшы итекләрен машина багажнигына төяп, әзерләп куйганнар иде инде.
Булды бу, дип,ныгытып багажнигын япты Айнур. Иртәгә термос белән чәй, ашарга алырбыз. Кайчан да булса бер юл табып кайтасыдыр бит инде ул .
... Һәм менә, моңа кадәр авылдан әллә ни ерак китмәгән Айнур белән Йолдыз зур өметләр баглап Пермь якларына юл алдылар. Урамда четердәп торган суык һава.. Җир ана үзенең ап ак юрганын ябынып, ары бире чапкан машиналарны күзәтә.
Ээх, нинди матур безнең яклар, ә, Йолдыз?! Кара әле бу чыршыларны..
Елка, елка без сине,
Сагынып көттек ел буе... Айнур, елмаеп хатынына карап алды да, радионы ачып җибәрде.
Помосковные вечера... Нәрсә ди, матурым? Мәскәү диме?Юк әле, бу юлы Пермские вечера булсын. Мужет Мәскәүгә дә китәрбез әле.
Әнә шулай җырлар җырлап, юлны кыскартты алар. Пермь ягына җитәрәк, очраган авылларга кереп тә, хәйран гына итекләрен сатып чыктылар. Менә бит, Йолдыз, дип сөенде Айнур. Күпме итек саттык, ә? Аллаһка шөкер. Болай булса әле, Пермьгә кереп тә торасы булмас. Сатарбыз да, бетерербез.
Әйе шул, име Айнур. Күп сатылды. Әле үзебездә булсак бу бәягә ике итек саткан булыр идек,шулай бит. Көне дә безнең өчен генә шулай матур булды. Буран булып, урман эчләрендә калсак, Аллаһ сакласын бит.
Әйе, көне матур. Мороз и солнце, день чудесный... Кояш булгач, күңелләр күтәрелеп китә шул Йолдыз. Җитмәсә яныңда үз йолдызың нурларын чәчеп утырса .
И-и, тел бистәсе. Кешене үсендереп җибәрергә сиңа бир инде. Мин дә әйтим әле,Менә ай булмаса, Йолдыз бер үзе нишләр иде, җаным?
Вәәт, вәт, нәкъ мин уйлаганны әйттең дә салдың, Йолдыз. Чынлап та, күккә карап айны күрүгә, йолдызларны күзәтә башлыйбыз бит. Ай һәм йолдызлар үзләре бер гаилә инде алар.
Әнә шулай, бер берсенең күңелен күтәреп, уен-көлке белән юлларын дәвам итте Айнурлар. Пермь дигән элмә такта күренеп киткәндә итекләренең яртысыннан артыгын сатып өлгергәннәр иде инде алар.
Ләкин, менә шулай сөенеп барганда кисәк ява башлаган бозлы яңгыр гына кәефләрен бозды Айнурларның.Озак та узмый юл тоташ бер шугалакка әйләнде. Әкрен генә барса да машина я шуып барды, я каршы як юлга өстерәде.
Болай булмый, Айнур, туктап торырга кирәк. Айнууур...
Мизгел... һәм Йолдызның кычкырган тавышы ярты юлда өзелеп, аңа нидер бәрелгән, дөбер-шатыр ышкылган тавышлар өстәлде. Машина эче кар белән тулды.
Ай- нур.. Айнур.. Нишләдек? Ни булды?
Йолдыз, бер кулы белән карларны эткәләп, ире ягына борылды. Нигә эндәшмисең Айнур, ярдан тәгәрәдек бугай бит, Ходаем. Артык сөенергә ярамый шул.
Ләкин шул вакыт, канга баткан ирен күреп үзе дә әздән генә аңын җуймады Йолдыз. Сабыр, Йолдыз диде ул, үзен кулга алып, сабыр . Бар да яхшы булыр,Аллаһ бар ул.
Шулай дип, бар көченә машина ишеген ачарга талпынды Йолдыз. Тик ишек кенә, аягын терәгән ишәк сыман селкенергә дә уйламады.
Хәзер, Айнур, хәзер, әз генә сабыр ит яме. Исән генә була күр, айдан башка йолдыз, йолдыз түгел ул. Ай һәм йолдыз бер гаилә ул..
Маташа торгач, ничек итсә итте, машина тәрәзәсен ачып, шуннан шуышып чыкты Йолдыз. Ярдәм итегез, скорый кая? Скорый..
Ходай рәхмәте, әле ярый караңгы төшеп өлгермәгән иде. Узып баручылар урман уртасындагы тирән яр астында машина әйләнеп ятканын күрми дә калырлар иде. Ә болай әнә, аңа каршы берничә ир кеше ашыга. Женщина шунда гына тор, ашыкма. Арадан берсе кычкырып бата чума алга чыкты. Барыгыз исәнме? диде ул, куллары белән кар ерып. Ничә кеше идегез?
Белмим, исән бугай. Ирем, ирем, канга баткан. Аудык без. Икәү Пермга бара идек.
Хәзер, хәзер все будет хорошо...
Өч ир, мыш мыш килеп, Айнурны машинадан чыгара башладылар. Исән, слава Богу. ИСӘН. Ирегез аңын гына югалткан, кайгырмагыз, хәзер аңга килер Аллаһ бирсә.
Арадан берсе кар белән Айнурның битләрен сыпырып канын сөртте. Шулай гына ят, диде ул, Айнурга карап , хәзер скорый килеп җитә. Без хәбәр иттек. Машинагызны да, сервизга илтерләр кайгырмагыз.
Рәхмәт егетләр, рәхмәт...
Шушы, туган яктан йөзләрчә чакрым ераклыкта таныш булмаган чит ят ирләрнең кайгыртуыннан Йолдыз елап ук җибәрде.
Ярый туктадыгыз әле , диде ул, дер дер килеп. Сез булмасагыз үләргә генә кала иде бит безгә. Без бик ерактан, Татарстаннан ук...
Уу, ерак икән шул. Ярар, ничава, кайгырмагыз. Машина да йөрерлек хәлдә күренә. Кар булгач артык яньчелмәгән күрәсең. Тик менә ирегезне генә медиклар карамыйча булдыра алмаслар.
Шул вакыт ирләрнең берсе, юл ягына колагын куеп туктап калды. Туктагыз әле, диде ул, кулын авызына китереп. Сирена тавышы ишетелә түгелме. Кайтып килүче машина мазар микән? Шалтыратуга болай тиз килмәсләр иде.
Чынлап та, шул вакыт юлның ике ягында шаулап утырган урманны яңгыратып, ниндидер машина улаганы ишетелеп китте...
Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова - Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: