Район үзәгенә әллә ни ерак булмаса да, больницага ничек килеп җиткәнен үзе генә белгәндер Йолдыз.Машина сикертеп алган саен эче аска тартты, кычкырып кычкырып елыйсы килде. Җитмәсә, яңгыр коеп, ялт йолт килгән яшен камчылары күңелгә курку салдылар.
Беренче баланы табу авыр инде, икенчесе алай булмый дигәннәр иде. Чыннан да шулай, дөрес икән. Йолдыз, авыртуын иренә сиздерәсе килмичә иреннәрен чәйнәде. Тизрәк таң аткан булсын иде дә, баламны тапкан булсам иде, дип уйлады ул. Сабыр, Йолдыз, сабыр...
Әйе, кызу холыклы булса да, кирәк чакта сабыр була алды Йолдыз. Кемгәдер зарланып утыру, күз яшьләрен күрсәтү аңа хас сыйфатлар түгел иде. Менә бу юлы да, ире белән елмаеп хушлашырга үзендә көч тапты .
Иртәгә эштән соң сугылырсың диде ул, авыртуга көчкә түзеп. Бар, әкрен генә кайт. Яңгырдан соң юл бик тайгалак, чамалап йөр.
Ире китеп, ишек ябылуга, ике куллап эченә ябышты Йолдыз. Үләм бугай, нәрсә бу, бөтен хатын-кыз шулай авыртамы соң ул? Монсы нинди су тагын?
Ул да булмады, янында пәйда булган акушерлар,тиз генә Йолдызның кулларыннан тоттылар.
Каталка.. Кызлар, каталка Кая? диде шунда олырак яшьтәге матур гына акушер хатын. Моның суы киткән бит, әйдәгез тизрәк родовойга. Тизрәк, тизрәк...
Шул арада бүлектә ыгы-зыгы башланды, инструментлар шалтыр шолтыр килде. Һәм менә, бер сәгать узды микән, тупырдап торган малай кеше бала тудыру йортын яңгыратып, дөньяга тәүге авазын салды. Тәүге тапкыр сабый гәүдәсен калтыратып саф һава килеп бәрелде, тәрәзәдән төшкән ай нурлары юеш тәнен үптеләр. Әнә шулай елый-елый үзенең язмыш китабының беренче битен ачып җибәрде бала.
Йолдыз үзе дә, тугыз ай буе, ничек бәбәйлиләр микән, үзеңне ничек тотасы микән? дип уйланып йөргән җирдән , ничек бала тапканын сизмичә дә калды. Йөрәген әйтеп аңлата алмаслык хисләр биләп алды, күзләре төпсез коедай шатлык яше белән тулдылар.
Ну, Йолдыз, диде акушер хатын. Котлыйбыз, улың бар. Кем дип кушасыз инде? Карагыз әле кызлар, әнисенә ничек ошаган, каш өстендә миңенә кадәр бар.
Чынлапмы? Йолдыз маңгаеннан тәгәрәп төшкән тирләрен сөртеп, улына үрелде. Салават диде ул пышылдап, Салават. Ләкин шул вакытта эчендә нәрсәдер өзелгән кебек булып, тешләрен кысты Йолдыз. Авыртуын яшерергә тырышып, елмайган булса да, түзмәде ул. Ой, үләм бугай...
Тагын нидер әйтергә теләгән Йолдыз, көлешеп торган табибларны аптырашта калдырып караңгылыкка чумды...
Болай булырга тиеш түгел иде бит. Нәрсә бу, кровотечение?
Кызганычка каршы, бала тудырганда төрле көтелмәгән хәлләр дә еш очрый шул. Катлаулыклар да килеп чыга. Инде исән-сау баласын тапты, бар да яхшы дип торганда, Йолдыз да кан күп югалтып, әздән дөнья белән хушлашмыйча кала. Әле дә ярый, Аллаһ рәхмәте белән янында күпне күргән, күп белгән сәләтле врачлар була аның. Берничә сәгать көрәшә торгач, үзе дә яңадан дөньяга туа .
Һәм менә, көн уртасы җиткәч кенә айнып, күзләрен ачты Йолдыз. Чиста, яшкелткә буялган зур гына палата. Тәрәзәдән кергән якты кояш нурлары күзләрне иркәли. Стенага терәлеп үскән бөдрә ак каен, хәл белергә теләгәндәй ботаклары белән тәрәзәгә капланган.
Йолдыз бер тәрәзәгә, бер янында йокымсырап киткән акушеркага карап алды. Гафу итегез, диде ул, четердәп кипкән иреннәрен ялап. Улым ничек микән? Белмисезме? Аңга килүгә, сораган иң беренче соравы шул булды аның. Салаватны күрәсе иде.
Соңрак ямегез. Акушер хатын арган күзләрен ачып , Йолдызга карады. Бераз хәл алгач яме. Куркыттың бит,диде ул Йолдызның кан басымын үлчәп.Бар да тәртип, хәзер врач үзе кереп аңлатыр. Бирешмә, Йолдыз.
Акушер нигәдер күзләрен яшереп,ишек тоткасына ябышты. Бар да яхшы булыр, Аллаһ бар ул дөньяда.
Юк, бирешмим. Хәзер улым өчен яшәргә кирәк бит. Салават...
Ләкин, Йолдыз сүзләрен әйтеп бетерә алмады, әкрен генә ишек ябылган тавышка сискәнеп куйды.
Салаватны бирегез әле... Аның белән бар да яхшымы?
Тукта әле,тукта. Йолдызны шул вакыт әллә нинди авыр хис биләп алды, күкрәк читлегеннән чыгардай булып йөрәге типте. Нәрсәгә, бирешмә дип әйтте соң әле бу апа? Үзе бар да яхшы диде инде . Улым беләән... Улым белән берәр хәл булмагандыр бит, Ходаем .
Йолдыз уйланып күпме утыргандыр , палатага җитди йөзле, бүлек мөдире килеп керде.
Ну, Йолдыз диде ул, кызның пульсын капшап. Барыбызны куркыттың кызый, әле ярый запас кан булды. Кызың артыннан син дә китә идең бит. Күпме аңсыз яттың.
Йолдызны гүя яшен сукты.
Кызны? диде ул, ап ак булып. Доктор, ни сөйлисез, нинди кыз? Минем улым туды бит, Салават.
Юк, Йолдыз. Син кыз бала алып кайттың. Кызганычка каршы, сине саклап калсак та, баланы алып кала алмадык. Гафу ит.
Ләкин, Йолдыз гына бирешергә теләмәде. Мин бәбәйләгәндә сез юк идегез бит диде ул, ышанмыйча. Ленара апа иде ул көнне. Аннан сорагыз. Улың туды дип ул әйтте. Әле каш өстендә миңе дә бар...
Юк, юк, Йолдыз. Син үлем белән тартышып яттың сеңлем. Боларны да шул вакытта күргәнсеңдер. Яңа туган баланың миңнәре күренми дә бит әле. Тынычлан,Тиздән, Аллаһ бирса, тагын балаң туар. Әлеее.. әллә ничә тапкыр килерсез.
Саташтым, төштә күрдем? Йолдыз, кабат аңын югалтудан куркып, ап ак одеял тышлыгын кысты.
Ышанмыйм, Ленара апа әйтсен.
Әлбәттә, Ленара Харисовна бүген кичкә дежурга килә. Әйтермен, яныңа керер. Ә хәзер, тынычлан. Сиңа борчылырга ярамый, өзлегүең бар, яме.
Ә, алайса, кызыма бер генә тапкыр карап алырга ярыймы соң?
Ачуланма, яме, Йолдыз. Кирәкми, тагын да авыр булыр. Иреңә хәбәр иттек, ул инде күмү эшләре белән мәшгуль.
Ничек инде? Минем рөхсәттән башка, минем баланы күмәсез мени?
Ирең барсына кул куйды, кич белән яныңа кертербез үзен. Сөйләшерсез. Ә хәзер, гафу ит, Йолдыз, эшем күп. Яңа туган балаларның үлеме еш булмаса да, шулай очрап тора. Синеке генә беренче , синеке генә ахыргы түгел. Тормыш булгач, барсы була. Сабыр бул .
Көтелмәгән хәлдән, колакларын учына кысып караватка ауды Йолдыз. Улың шундый үзеңә ошаган. Каш өстендә миңенә кадәр синеке.
Юк, юк, саташмадым мин. Улым туганын үз күзләрем белән күрдем . Әле, исемен ничек кушасыз?дип тә сорадылар бит. Тучны, әйе бит, әйе. Салават дидем...
Улыым.. Медсестра кереп укол кадауга, тирән йокыга талды Йолдыз. Бары телсез шаһит булган стеналарда приборларның ут шәүләсе биеште, ниндидер шомлы тавыш чыгарып таныш булмаган аппарат гөжләде.
Бу вакытта больницаның бала тудыру бүлегендә нинди кара эшләр эшләгәнен белмәде Йолдыз. Саташа саташа, бер тирләп бер туңып кичкә кадәр йоклады ул. Төшендә кемдер улын алып китеп барганын күреп, кычкырырга, туктатырга теләде. Ләкин хәлсез аяклары бер адым да атлый алмадылар, бик тырышса да авызыннан сүз чыкмады. Бары куркытып яшен камчылары уйнады, күз яшьләре булып, елый-елый яңгыр яуды.
Улыым, Салаватым минем.
Шулай саташып ятканда, кемнеңдер назлы куллары кагылудан күзләрен ачты Йолдыз...
Айнур? Улыбызны күрдеңме, кадерлем? Мин күрдем...
Йолдыз, матурым.. Айнур, көчле, итек басып каралып беткән куллары белән Йолдызның кулларын кысты.
Безнең кыз иде бит, Йолдыз диде ул, елаудан, кайгырудан эчкә баткан күзләрен күрсәтмәскә теләп. Фәүзия дигән исем кушып..
Айнур никадәр нык булырга тырышса да, булдыра алмады. Тын гына үксеп, елап җибәрде. Ярый әле үзең исән-сау калгансың, Йолдыз. Синнән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм бит. Мин сине бик каты яратам, матурым. Яратам.
Тукта әле, тукта, Айнур, сез чынлап та кыз бала күмдегезме, малай түгел идеме?
Юк инде, матурым, юк. Малай түгел иде. Сине бик күп кан югалтып, каты саташты диде врачлар. Малай да шул вакытта күңелеңә килгәндер.
Шулай микән? Йолдыз ышанырга да, ышанмаска да белмичә,матур кара күзләре белән иренә төбәлде.
Тоелган гына микән инде алайса? Менә бит күз алдында тора. Акушер малайны күтәреп миңа күрсәтә. Улын туды, үзеңә бик тә ошаган, хәттә миңенә кадәр бар ди ... Йолдыз шул мизгелләрне күз алдына китереп елмаеп куйды.
Шундый матур кара малай иде ул, Айнур. Шундый матур. Әле, кем дигән исем кушасыз? дип сорадылар бит. Ә мин Салават дидем, Салават...
Төшеңдә күргәнсеңдер инде, хатын. Алай артык кайгырмыйк әле. Без алай гына бирешә торган кешеләр түгел бит, җаным. Әле Салават та дөньяга килер. Айгөл дә...
Әйе, Айнур, мин алай тиз генә авырлыкларга бирешә торган хатын түгел. Кечкенәдән сабыр булдым. Елыйсы килгән чакларда да көлә идем мин. Әнә шул холкым яшәргә көч бирде дә инде. Ләкин, менә хәзер нишләргә миңа ? Еларгамы, көлергәме? Авыр миңа, Айнур, бик-бик авыр. Үзәгем өзелә, йөрәгем яна. Әйтерсең лә кемдер эчемдәге бөтен әгъзаларны йолкып алган да, эчем буп-буш.
Миңа да авыр, Йолдыз. Минем дә йөрәгем үкереп елый. Ләкин ни генә булмасын, Ходайга рәхмәтле мин бүген. Чөнки син исән сау. Кызыбыз белән сине дә җир куенына саласы булса? Юк, хәттә уйларга да куркыныч.
Ә син уйлама, Айнур.
Йолдыз, әкрен генә торып тәрәзә каршына килеп басты.
Син кайгырма, диде ул, күктә сызылган самолет эзен күзәтеп. Мин сине беркайчан да үзеңне генә калдырмам, кадерлем . Ай һәм йолдыз.. Аларны берни аера алмас,дөнья яратылганнан бирле бергә алар.
Дәвамы бар
Автор: Альфира Кадырова - Гайфутдинова.