Сельские нивы
-6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
28 Ноября , 16:00

Апа, сез кем?

Автор: Альфира Кадырова - Гайфутдинова. 6 бүлек. әм чынлап та, беренче тапкыр егетне күрүгә Йолдызның әтисе ничектер сүрелеп киткәндәй булды .Чык әле монда, кызый диде ул, Йолдызны кухня ягына алып чыгып. Моннан да ямьсез кешене тапмадыңмы соң син ?Мин риза түгел,бөтенләй пар түгел сез, юк.Ә миңа, әти, Айнурдан да матур кеше юк. Минем холыкны беләсең. Менә хәзер үк чык та, авызыңны колагыңа кадәр ерып, мин риза диген.Әйтмәсәм?

Апа, сез кем?
Апа, сез кем?

Һәм чынлап та, беренче тапкыр егетне күрүгә Йолдызның әтисе ничектер сүрелеп киткәндәй булды .
Чык әле монда, кызый диде ул, Йолдызны кухня ягына алып чыгып. Моннан да ямьсез кешене тапмадыңмы соң син ?Мин риза түгел,бөтенләй пар түгел сез, юк.
Ә миңа, әти, Айнурдан да матур кеше юк. Минем холыкны беләсең. Менә хәзер үк чык та, авызыңны колагыңа кадәр ерып, мин риза диген.
Әйтмәсәм?
Әти дим, ачуымнан чыгарып торма яме. Әнине беренче тапкыр күргәч үзең нәрсә дигәнсең. Хәзер әнигә әйтәм бит. Әнии!
Ярар,ярар, Йолдыз, булды кызым, булды . Мин риза. Раз бер берегезне яратасыз икән...
Ну вот. Шулай дип әйтергә бик авыр идеме инде. Менә күрерсең, үзе матур булмаса да, эче матур Айнурның. Әти, бик акыллы ул, кайгырма яме. Беренче тапкыр күргәч мин дә, бигрәк ямьсез бит бу, дигән идем. Йолдыз серле генә елмаеп, Наилгә карап алды. Менә хәзер үзенә чын күңелдән гашыйк булдым.
Гафу ит, Йолдыз,дөрес әйтәсең, матурлык туйда гына кирәк, ә акыл гомергә. Ярар, яратасың икән, сайлаган ярың гомерлек булсын.
Булыр әти, булыр. Айнур мине бик ярата. Мин аның белән шундый бәхетле, әти .
Син бәхетле булганга, без бәхетле кызым. Димәк, туй..
Әһә,әти. Туй..
Шулай итеп,уйламаганда, көтмәгәндә күрше авылда матур гына яшәп яткан Фаягөл әбигә килен булып төште Йолдыз. Кызны күргәч, әби бер мәлгә куркып та калды әле. Мондый матур кыз, Айнурга кияүгә чыгарга чынлап риза микән дип, икеләнде ул. Ни дисәң дә, оныгы матурлык ягыннан башка егетләрдән күпкә калыша бит.
Ләкин, ни генә булмасын, килен кеше инде ишек төбендә. Кире уйларга вакыт та, мөмкинлек тә юк.
Әйдә, кызым, түргә уз, Йолдыз.Бары уртак, югы юк. Фаягөл әби, әйтергә сүзләр тапмыйча, кызга сынаулы караш ташлады . Без менә шулай гади генә гомер кичереп ятабыз инде...
Бик әйбәт, әби, без дә әллә кемнәр түгел.. Ни хәлегез бар? Шулай дип Йолдыз, куркып калган Фаягөл әбигә ике кулын сузды. Мин өйгә кияүгә чыкмыйм бит, диде ул авызын ерып, Айнурга чыгам. И-и балакаем шул. Рәхмәт Йолдыз, рәхмәт кызым.
Фаягөл әби, Йолдызның көлеп торган күзләренә карап, елмаеп куйды. Шул арада, әле генә җанын кимереп торган бөтен шикләре эреп юкка чыкты әбинең. Ирен читләренә елмаю кунды.
Юк, мондый сөйкемле кыз һич тә начар булырга тиеш түгел, дип сөенде ул. Айнурны яратуы да хак булырга охшаган , Аллаһка шөкер. Шулай була күрсен,аш булсын да таш булсын .
Төкле аягың белән балам. Фаягөл әби, күз яшьләрен тыя алмыйча, кызны кочаклады . Айнурның сузган кулын буш калдырмадың, рәхмәт Йолдыз, диде ул, кызның аркасыннан сөеп. Айнурым да бик акыллы. Аны сайлаганга үкенмәссең балакаем.
... Һәм чынлап та, Айнурны сайлап ялгышмады Йолдыз. Яшьтән үк әбисе тәрбиясенә калып, тормышның ачысын төчесен күреп үскән егет Йолдыз өчен иң яраткан яр булса, Наил белән Наҗия өчен яхшы кияү булды.
Тора бара, күпләр эчтән генә булса да, бигрәк ямьсез бу, дип уйлаган егет эчкерсез елмаюы, кешеләрне хөрмәт итүе белән тиз арада барсын әсир итеп,Наилләрнең чып-чын гаилә әгъзасына әйләнде.
Әйе, Айнур яшь булса да тормыш дилбегәсен нык тотарга өйрәнеп үскән иде инде . Әти, әнием юк дип, зарланып йөрергә бөтенләй яратмады ул. Авыр, пычрак эш, дип тормыйча итек басарга да өйрәнде, иртә язда севок суган сатып та акча эшләде.
Кыскасы, ирдән уңды Йолдыз. Иртә белән хәзер икесе район үзәгенә эшкә чыгып киттеләр. Ә инде кичләрен, Айнурның машинасы дом. быт каршында, сабыр гына яраткан кешесе чыкканын көтә иде.
Билгеле , уйламаганда барлыкка килгән бу гаиләгә көнләшеп караучылар да булмады түгел, булды.
Карагыз әле бер генә,һее.. Кем белә бу йолкышның баеп, шундый акыллы иргә әйләнәсен. Әнә теге заразаның бәхете булды диеште, әче телләр. Авыл кызлары йөрмәгән булганнар иде, үкенеп яшәсеннәр инде хәзер. Өрмәгән җиргә дә утыртмый бит хатынын.
Шулай шул, кайда егыласын белсәк шунда түшәк түшәгән булыр идек диләр бит. Кызганычка каршы, кайда, кемгә тормышка чыгып бәхетле буласын алдан берәү дә белми . Яшь чакта бит,йөрәк ничек кенә тартышса да күз матурларга төшә. Үзебезгә бөтенләй тиң яр булмаган егетләр өчен янган булабыз, көябез. Ә менә яныңда гына синең өчен барсына әзер торган акыллы , юаш егетләрне күрмибез дә.
Ә менә Йолдыз, язмышы шулай язылганмы, үзенә тиң парны дөрес сайлап алды. Артык матурлардан куркам мин, диде ул көлеп. Алар күбрәк үзләрен яраталар кебек тоела миңа. Ә менә Айнурның мине өзелеп яратуына шигем юк.Акыллы, олы йөрәкле ул минем.
Чынлап та, яшьтән ятим калып, үз көче белән аякка басса да кешеләргә хөрмәтен, саф йөрәген югалтмады Айнур. Кем нәрсә дип, мөрәҗәгать итсә, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Ашыгыч кына кирәк булганда машинасы белән кирәк җиргә илтеп куярга да ялындырып тормады.
Дөрес, Йолдыз да үзенең йомшак күңеле белән авылда бик тиз үз кеше булып китте. Айнурга яхшы хатын, әбигә яхшы килен булды.
Эштән кайтуга, җыйнак кына итек өенә утынын кертеп тутырды. Итек басарга кирәк кадәр су ташыды. Ялт итеп өйләрен җыештырды.
Мин сине хатын, бу кадәр тырыш, эшчән булырсың, дип уйламаган идем, дип сөенде Айнур. Исән сау булсак, иске мунчаны сүтеп өй салырбыз Аллаһ бирса,итек өенә әле су да кертермен. Болай су ташып интекмәбез, Йолдыз.
Айнурның әбисе Фаягөл әби дә яшьләр өчен бик шат иде. Аллаһка шөкер, укыган догаларым урынына барып җитеп, теләгән теләкләрем кабул булды, диде ул сөенеп.
Ямьсез дип, күпме авыл кызы кире каккан иде улымны, менә бит насыйбы чыкты. И-и, Ходаем, рәхмәт яусын, Аллаһка шөкер,Аллаһка шөкер.
Әнә шулай матур гына яшәп ятканда, тормышларына ямь өстәп, авырга да узды Йолдыз.
Бу хәбәрдән башы күккә тиде Айнурның. Сөенечтән йөрәге сикерде, җаны нур белән тулды. Ну хатын, җәйнең иң матур көнендә, дүртәү булып куябыз, икән диде ул, тугыз айны санап. Хәзер тугызынчы октябрь, тәәк.. Бер.. Ике.. Нуу җиденче, сигезенче июльләрдә балабыз булачак, Аллаһ бирса .
Шул көннән башлап, тормышын хатынына багышлады дисәң дә була иде Айнурның. Йолдызны җил давылдан саклап, тугыз айны көтте ул.Ашарга кайда нинди тәмле ризык күрә шуны алып кайтты, иртүк торып машинасын җылытып куйды. Эшкә килгәндә, ансын да үз өстенә алды Айнур. Менә бәбәй кайткач, рәхәтләнеп эшләрсең, Йолдыз, диде ул, хатынын яратып. Ә хәзер әнә, бик эшлисең килсә, идән себер, коймак пешер. Ә чиләк белән су ташу , утын кертү хәзер минем өстә. Так што, минем эшкә тиясе булма.
Әнә шундый күңелле мизгелләр, юк бар борчу мәшәкатьләр белән сизелмичә айлар узды.
Матур гына яңа ел бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Җәйләр җитүгә авылларда сабан туйлары гөрләде.
Һәм менә ул, зарыгып көтеп алган июль айлары да җиргә назлы сулышын өрде. Бар дөнья хуш исле чәчәкләргә төренде. Күз явын алырлык аллы-гөлле күбәләкләр иреннәргә елмаю, күзләргә җылы нур кундырды.
Тиздән, бик тиздән дөньяга тагын бер җан өстәлеп, Йолдызның баласы тавыш бирәчәк. Җир йөзендә тагын бер сабый үзенең язмыш китабын ачачак..
Моңа кадәр тыныч кына йөргән Айнур, хәзер һәр туган көнне эчке дулкынлану белән каршы алды Менә бүген, я булмаса иртәгә..
Һәм менә мәңге онытылмас мизгелләр...
Йокыга гына киткән Айнурны Йолдызның ыңгырашып куйган тавышы уятты.
Хатыын, диде ул, борчылып. Әле вакыт бар иде түгелме соң, авыртасың мәллә?
Әйе, Айнур, атна тирәсе бар әле, йокла борчылма яме.
Малаең тибенеп кенә куйды.
Ләкин, Йолдыз, шулай дип, ирен, үзен тынычландырырга теләсә дә, эче тагын тартып тартып куйгандай булды.Үзен ниндидер курку хисләре урап алды.
Ярар, таң атсын да, иртүк больницага барасы булыр диде ул, эчен сыпыргалап. Тынычлан балам, туарга иртәрәк әле сиңа.
Әллә, хатын, болнискә хәзер барыйк мәллә? Җитмәсә әнә дөбер-шатыр яңгыр килә. Югары очтан олы юлга чыга торган юл бик ашалган. Шунда бәбәйләвең бар, Аллаһ сакласын.
Белмим шул , Айнур,иртәрәк иде бит әле. Аннары төнгә каршы врачларны борчып йөрергә дә әллә ничек шунда. Көтеп карыйк әле, җәйге яңгыр уза да китә инде ул.
Ярар, Йолдыз, ярар. Әйе, бераз җилләп алса, юл кибеп китәр, ансы куркыныч түгел. Бик каты авыртмаса, йоклап карыйк...
Ләкин, туасы җан ул , таң атсын, юл җилләсен дип тормый шул. Аның үз сәгате, үз вакыты. Йолдыз да, бераз тынычланып, иртәгә кадәр йоклыйм дигәндә генә, баласы каты тибенеп куюдан куркып,кабат торып утырды.
Бик каты тарта башлады әле, Айнур, диде ул, эчен тотып. Дөрес әйтәсең, бүлнискә бармыйча булмас. Балаларның күбесе үч иткәндәй кара төндә туа диләр иде, тәки шулай бугай.
Ярар, алайса, әйдә әзерлән Йолдыз. Өйдә куркып ятканчы, барсак тынычрак булыр. Түлке менә яңгыр да килеп җитте бугай. Хәйран гына давыллап алды шикелле.
Чынлап та, алар әзерләнеп машинага чыгып утыруга, чиләкләп яңгыр ява башлады. Яшен камчылары куркыныч ялтырап җиргә төшеп ярылдылар.
Кирәк бит, ә? Әбизәтелне менә хәзер яварга дигәнме инде бу яңгырга?Ярар, әби, синең хәер дога белән киттек без.
Гараж ишекләрен ачуга, яңгырга юешләнеп машинага кереп утырды Айнур.
Ничава, Йолдыз, диде ул, яңгыр тамчылары кунган күе керфекләрен сөртеп. Яңгыр яуганда туган балалар, муллыкта яши, бәхетле булалар дигән иде әбием. Безнеке дә биик бәхетле булыр Аллаһ бирса. Исән-сау тусын гына.
Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова - Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: