Йолдыыз! Көт әле , көт. Мин дә синең белән. Хәзер, кызым..
Наил тиз тиз атлап бакча башына төшеп җиткәндә, Йолдыз аякларын сузып җирдә утыра иде инде.
Җир суык, кызым, диде ул, бушап калган басуга тирән караш ташлап. Тор, суык тимәсен. Көне җылы булса да, көз көз инде...
Әти, бу әни нигә мине аңламый соң?
Йолдыз еламсырап башын әтисенең җилкәсенә куйды. Укыйсым килсә дә, укый алмыйм бит. Айга якын тырышып карадым. Русча бер сүз әйткән саен пырх итеп көләләр. Тагын бераз йөрсәм, тучны берсен кыйнап кайта идем.
Нишләргә уйлыйсың соң, Йолдыз? Машина гына димә яме..
Син дә әти, әни кебек бер балык башын чәйнәдең инде тәмам. Шофер булсам ни булган инде . Әнә бит әле кинода күрсәттеләр. Бер кыз машина белән рәхәтләнеп стройкага кирпеч ташып йөри.
Ярар, ярар, алай бик машина йөртәсең килә икән, укы да, эшләп кара. Япь-яшь башың белән кирза итек киеп, иртәнге өчтә сыер саварга йөртәсем килми үзеңне.
Вәәт, әти ! Маташа торгач тәки аңладыңмы?Әнидән икебезгә дә эләгә инде кәнишне, ну бирешеп тормабыз әле, шулай бит әти..
Бирешмибез, Йолдыз. Түлке менә син дә үз киреңне укырга яратасың, кызым! Кергән кергән укып чыккан булсаң, кеше булыр идең!
Әһә! Бу да кабынып киттее.. Әйтеп торам бит,булмый дип. Бул-мый. Тагын бер кабатлыйммы?
Ээх, нишләтәсе син кычыткан чыпчыгын! Ярар, анаң белән сөйләшермен әлбәттә. Ләкин, машина йөртү кыз бала эше түгел , Йолдыз. Кабатлап әйтәм. Әнә бер дә булмаса парикмахерга укы. Машина астында майга батып ятасың булмас.
Парикмахер? Йолдыз көлеп әтисенең куе кара чәченнән тартып куйды. Бик ачу чыкса, берәрсенең чәчен пеләшкә алып куярмын име... Ачу да басылыр.
Әйе,хәзер көтеп тор.Чиратка тезелгәннәр ди анда.
Наил, кызына ачулы караш ташлады да, җәйрәп яткан басуга таба китте.
Белмим, ни дисәм дә башка әйтер сүзем юк .Мин бераз басуларны әйләнеп кайтам, диде ул, тирән сулыш алып. Көне дә бик матур. Ә син кызый, уйла давай,үз башың үзеңдә. Анаңны беләсең, иртәгә иртүк якаңнан тотып фермага өстерәп төшмәсен.
Беләм әти, беләм. Уйлармын...Менә терә укымыйча гына агроном булсаң иде ул.
Йолдыз уйланып, әтисе артыннан карап торды да, кызу-кызу адымнар белән өйләренә ашыкты.
Көзләр йөри сары яулык болгап,
Кошлар оча җылы якларга..
Күбрәк ачуны китереп йөрсәгез берәр шәһәргә чыгып таярмын әле мин дә,диде ул шарт шорт басып. Уку бирелмәгән миңа, дип торам. Юук... укы, укы...
Йолдыз, Өй ишеген ачып, кухняда кайнашкан әнисе янына килеп басты.
Әти белән аңлаштык диде ул, коры гына. Мин..
Нәрсә син? Кайчан китәсең укырга?
Әнии, тыңлап тордың шту ли, кая укырга?
Машина җене кагылган бит сиңа . Кая булсын, шундадыр инде.
Юк , анда түгел, әни. Мин әти белән сөйләштем име , ул миңа парикмахер булырга киңәш итте.
Парикмахер?
Бер ара өйдә тынлык урнашып, хәттә сәгать туктагандай булды.
Бу хәтле атаңа ошасаң, охшарсың икән, диде Наҗия кызына карап. Шту буй сын, шту акыл...
Әйе,әни, Аллаһка шөкер, әти бигрәк матур безнең. Синеке дә әзрәк бар инде, юк дип әйтеп булмый. Менә мәсәлән, каш өстендәге миң синеке, әни. Башка җиргә чыккан булса шунда.
Наҗия, уң як каш өстендә көлеп торган миңен тотып елмаеп куйды.
Әйе, Йолдыз, диде ул, кызының да нәкъ шул төштә күренеп торган миңенә карап.
Нәселдән килгәнне бернишләтеп булмый, кызым. Әтидән миңа күчкән, миннән сиңа.
Әйттең син, әни. Минем кызыма да тамга салыныр микән, һее.. Кызык икән.
Ярар, Йолдыз, кирегә сукалама әле, әтиең нәрсә ди, парикмахер бул дия мени?
Шул өч юл инде миңа, әни. Бер киңәш бир, давай. Или доярка, или шофер...
Или парикмахер.. Наҗия сөенеп, кызын ярты юлда бүлдерде. Әтиең бик әйбәт киңәш биргән, Йолдыз,диде ул, баш бармагын өскә күтәреп. Цифрларга башы бик җитмәсә дә, бу киңәшен хуплыйм.
Түлке әни, быел җитешмәм инде, укый башлаганнардыр.
Тучны укыйсың киләме соң? Кара аны, тагын акаеп кайтасы түгел. Институтка керткәнне, училищега гына җаен табарбыз. Иртәгә пред.белән сөйләшәм дә, дүшәмбе Казанга барасыбыз бар, кереп карарбыз Аллаһ бирса.
Син бигрәк кызу инде, әни. Әниең бигрәк әйбәт, йомшак диләр. Йомшартырсың сине бар.
Чынлап та, карап торуга йомшак күренсә дә, Наҗия үз сүзендә тора белгән , нык характерлы булды. Өендә дә, эштә дә тәртип яратты. Балаларны да иркәләп кенә утырмыйча, эшкә өйрәтеп үстерде.
Ләкин, өстән бирелмәгәнне астан тартып алып булмый шул. Йолдыз да эш рәтенә өйрәнеп үссә дә, уку ягыннан булдырмады. Наҗия күпме генә укытып кеше итәргә маташса да, кул гына селтәде Йолдыз.
Әйтмәгез дә, ялынмагыз да диде ул, исе дә китмичә. Юк булгач, юк. Кирәк икән әнә картлар да укый, үзегез укыгыз.
Шулай да, уйлый торгач, чәчтарашка укырга ризалык бирде Йолдыз. Озак та укыйсы түгел, цифр мифрлар да юк, укырга кирәк, диде ул ныклы бер карарга килеп. Әти әйтмешли, ни дисәң дә машина астында ятасы түгел.
Һәм җыелышып тырыша торгач, ике ел була дигәндә, Йолдыз, үзенә килешеп торган зәңгәр төстәге капрон халатын киеп, чәч кисә башлаган иде инде. Иртәнге автобус белән китте, кичкесе белән арып талып өенә кайтып егылды ул.
Беренче айларда бигрәк тә әтисенә эләкте кызның.
Ну, әти, спасибо дип, ризасызлыгын белдерде Йолдыз. Сезнең сүзне тыңлаган мин юләр. Иртәдән кичкә кадәр,аяк өстендә тор әле син. Рәхәтләнеп машинага утырып йөрмичә. Авыз тулы чәч...
Чү, Йолдыз. Машинаның нәрсә икәнен белмисең бит әле син. Берәр ай, кышкы суыкта эшләп кара, аннары әйтерсең, спасибоңны.
Наил кызы янында бу сүзләрне әйткән булса да, хәзер үзенең дә үкенгән чаклары ешайды.
Әнә бүген дә, ялгыштым ла бугай хатын, диде ул, кызының аякларын ышкып торганын күреп. Парикмахер бул дип, зерә әйттем ахрысы . Ара балакай, сиздерми генә инде.
Өйрәнер, Наил, дип Наҗия коры гына иренә карады. Сиздерәсе булма, тагын ташлап кайтыр. Эшнең рәхәте юк инде аның.
Шофёр булам дип күпме хыялланып йөргән иде, балам. Каршы килдек шул. Ул да бездән курыкты. Күпме түзәр тагын, күз күрер...
Ләкин, күп түзәргә туры килмәде Йолдызга. Авыз тулы чәч блин, тфү, дип сукрана сукрана төкергәләп йөргәндә, аның эш креслосына бер егет килеп утырды.
Әстәгъфируллаһ...
Каршыдагы көзгедән егеткә күз атуга, шулай дип кычкырып әйтүен сизмичә дә калды Йолдыз.
Әстәгъфируллаһ, дигән булды ул, тизрәк ялгышын төзәтергә ашыгып. Гафу ит, авызга чәч керде бугай. Хәзер, су гына йотып чыгыйм әле.
Кечкенә генә ял бүлмәсенә кереп, стакан алуга аягына ук диярлек басып хезмәттәше килеп керде Йолдызның.
Син, нәрсә,мать моя җенщина? диде ул, көлеп җибәрүдән чак тыелып. Кешенең үзенә шулай бәреп әйтәләр разве.
Нәрсә дидем соң, әле? ..
Әйтә башлаган идең инде, Йолдыз,ярый тукталып калдың. Ямьсез булса да, акыллы ул егет, безнең ирләр кебек түгел.
Юук, мадам, юк. Әйтә генә күрмә. Мондый ямьсез кешене беренче тапкыр күрәм. Күзләре эчкә баткан, ә кәкре борыны...
Кызлар, нишлисез анда?! Чыгыгыз, әйдә. Клиентларны көттермәгез. Залда бигудилар чорнап торган олырак яшьтәге парикмахер тавышын ишетеп, кызлар ашыгып эш урыннарына чыгып бастылар.
Бу авызга лейкопластырь ябыштырып куймыйча булмый инде Лилия апа , дигән булды Йолдыз. Каян тула ул чәч дигән йон?
Чәч дигән йон? Ул да булмады, залда бу сүзләрне ишеткән барлык кеше дәррәү көлеп җибәрмәсеннәрме .
Вәәт, звезда диеште алар,һаман көлеп. Каян башыңа килде, беренче тапкыр ишетәбез әле.
Ярар, ярар. Менә хәзер берәүнең чәчен пләшкә алып куйсам, бер дә көләсегез килмәс.
Йолдыз матур гына көлеп куйган егеткә карады.
Син нәрсә ыржаеп утырасың? диде ул, үз үзенә ачуы чыгып. Чәчеңне кыркып атам бит.
Әйдә, матурым, мин шуңа кердем бит инде. Ничек телисең, шулай ал.
Ничек телимме? Тучны тучнымы?
Әйе дидем бит, тучны..
Ярар, алайса. Менә миңа болай охшый.
Йолдыз егеткә бер карап алды да, күз йомганчы тегенең, баш түбәсеннән пеләш калдырып бер юл сызып та куйды.
Ой, җүләр!
Егет бер кызарып, бер агарып көзгегә карады.
Син, син, нәрсә диде ул тотлыгып. Күзең күрми мени? Егетнең кычкырып җибәргәненә борылып ,залда утырганнар бер мәлгә тын калды .Ни еларга, ни көләргә белмичә, аптырап бер Йолдызга, бер егеткә карады алар. Ләкин, кыз гына берни булмагандай, машинкасын терелдәтеп тегенең чәчен алуын белде.
Нәрсә, нәрсә диде ул, берни булмагандай. Үзең әйттең бит, сиңа ничек ошый, шулай ал дип. Алдым менә. Матур.
Матур дисең инде, алайса. Шулай ошый дисең? Егет пеләш башын сыпырып Йолдызга карап көлеп җибәрде . Ошаса, бүген эш сәгате бетүгә киләм алайса, бергә кинога барырбыз. Рәхмәт Йолдыз. Ату картаеп барам инде, бер кызның ошыйсың дигәне юк иде әле.
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.