Һәм чынлап та, салкын кышлар яз егетләре белән сугышып йөргән бер көндә Наҗия тупырдап торган малай алып кайтты. Алдан сөйләшкәнчә, сабыйга Булат дигән матур гына исем дә кушып куйдылар.
Шул көннән башлап, тормышлары түгәрәкләнеп, өйләренә бәхет кошы кунды Наилләрнең. Тырышып эшләделәр, матур итеп ял иттеләр. Җай чыкканда, Наҗиясе гармунын алырга да онытмады. Ул чакларда авыл өстен, чиксез басу кырларны ураган моң дулкын булып ерак еракларга таралды.Яралы йөрәкләргә шифа, җаннарга сихәт бирде.
Әнә шулай кыр казлары сыман, бер бер артлы тезелеп еллар узды. Җир өстенә әллә ничә тапкыр күкрәп язлар, салкын кышлар килеп китте.
Гомер дигәннәре бик тиз уза икән шул. Кай арада таңнар ата да, кай арада кич, җитә.
Наҗия белән Наилнең дә әле яңа тәпи киткән балалары бәхетле кыз белән җиткән егет булдылар.
Ләкин, Булат уку ягыннан алдырып, югары уку йортына керергә хыялланса, кызлары Йолдызның гына каядыр бару, уку исендә дә юк иде.
Әти, әниләре үгетләп, ачуланып карасалар да, кул гына селтәде Йолдыз.
Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың диләр бит, әти, диде ул көлеп. Бик ачуны китереп торсаң, Камазыңа утырырмын әле.
Ансын синнән көтәргә була, юләрем минем. Шул гына җитми иде.
Ә нәрсә, әти. Гомер буе синең белән йөрдем. Миңа бик ошый басу, кырларны иңләп йөрү.
Әһә, басу кырларда йөрисең килә инде. Әйдә, алайса, аграномга укып чык. Көннәр буе рәхәтләнеп йөрерсең.
Аграномга дисеңме, әти?
Йолдыз бер мәлгә уйланып, Наил янына килеп басты.
Кара әле, әти, диде ул, тәрәзәдән генә күренеп торган басуга карап. Мин нигәдер бу турыда уйламаганмын бит. Әллә чынлап та агроном булыйм микән ? Әни кайткач сөйләшеп карарбыз әле, име бит.
Әлбәттә, кызым. Ул Камаз дигән уйларыңны башыңнан алып ат инде син. Карап торганда бөтен эш җиңел кебек , Йолдыз. Минем дә Камаз төзәтеп салкын җирләрдә ятканны шоферлардан башка аңлаучы юк, кызым.
Һее, ансы да дөрес, әти. Йөргәч, төзәтәсе дә бит әле. Ярар, аграном булам, алайса.
Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары..
Йолдыз әтисенең чәчләреннән бер сыйпап алды да, җырлый җырлый урамга чыгып китте... Кинлекләргә алып бара, безне басу юллары...
Гомер буе басу юлыннан гына йөреп булмый әле ул кызым. Тормыш юллары бар. Алары сикәлтәсез булсын.
Әллә әтисенең, соңгы сүзләрен ишетеп, ишектән башын тыкты Йолдыз.
Синең кебек ирем булса, булыр, әти диде ул, көлеп. Син безнең бигрәк акыллы, матур инде, әти җаным. Аннары, әти диде ул уены-чыны белән. Ярый әле сиңа ошаганмын, әни кебек тәләкә булсаам.
Йолдыз! Анаң ишетсен тагын. Наил усал гына кызына карап куйды. Каян гына шул тузга язмаган сүзләрне табасың кызым , диде ул, ярым пышылдап. Әниең кебек акыллы кешене табасы бар әле. Эш буйда мени. Бар әйдә, юхаланып торма. Чишмәгә төшеп мен дә, дәресләреңне карарсың.
Все әти, бетте, бетте. Киттем. Әни кебек кеше башка юк. Йолдыз елмаеп бераз биегән рәвеш китереп торды да, җиңел адымнар ишектән чыгып китте. Синнән әйбәт әти дә юк, диде ул, Наил ишетерлек итеп. Рәхмәт сезгә..
Наҗия әйбәт булганга, үзем әйбәт инде. Наил, юып юып та карасы бетмәгән кулларына бераз карап утырды да, тәрәзә каршына барып басты.
Күпме еллар узды, күпме сулар акты.. Ә безне таныштырган түгәрәк болын әле һаман да истәлекләрне саклап, тирә-юньне күзәтә. Ләкин менә гармун моңнары гына күңелләрне җилкендерми,яшьлек җырлары үзенә чакырмый.
Айлы кичтә гармун тавышлары
Әй агыла иде, агыла.
Бернишләтеп булмый бу йөрәкне,
Шул моңнарны өзелеп сагына.
Наил уйлары белән яшьлек елларына кайтып, елмаеп куйды.
Син нәрсә, диде ул, үзен үзе ачуланып, бабайлар кебек уфтанып торасың монда. Әле рәхәтләнеп яшисе дә яшисе безгә. Шулай да, Наҗия белән кавыштырган өчен язмышыма рәхмәт. Әнә бит Кәримә дип, авыз суын корытып йөргән идем. Ничә ирнең башына җитте инде ул таш курчак.
Әнә шулай уйланып, күпме торгандыр, чоланда чиләк тавышлары ишетеп, өйалдына чыкты Наил.
Эх, сине Йолдыз, тагын күпме суыңны түккәнсең бит инде, кызым. Бир әле чиләгеңне монда.
Шулай дип, Наил кызының чиләкләрен сәкегә куеп, чиратлап кисмәккә бушатты.
Бу хәтле пырдымсыз булмыйлар инде, диде ул, кызын шелтәләп. Малай булып туасы калган сиңа. Арбалы ат сыман шалтыр шолтыр килеп син йөрисең.
Ярар, әтии. Өйдә бер малай бар бит инде, җитәр. Яңгыр килә әле анда, тагын бер көянтә су алып кайтып куймыйча булмас. Ату, яңгыр яуса, чишмә үреннән ни менеп булмый, ни төшеп...
Әйбәт булыр, бар алайса, бар, элдер. Яшен күрсәң, я тагын чиләкләреңне ташлап чабарсың.
Аннары син төшеп алырсың, әти.
Йолдыз тиз генә бер кулына көянтәсен, бер кулына ике чиләген тотып, су буена ашыкты. Коедан гына алсам да ярый инде, әти, диде ул, сөйләнә сөйләнә. Барыбер аермыйсың.
Бар инде, бар, кызым. Кемгә охшап шундый булдың соң син?Бер сүзне җавапсыз калдырмыйсың түлке.
Наил елмаеп, кызы артыннан ишекне япты. Бу кадәр тере булырсың икән. Бәхетең булсын инде.
Ә бәхет дигәннәре, чынлап та өеп килде Йолдызга. Кечкенәдән ничек иркә кыз булып үссә, гомер буена шулай кадер хөрмәттә яшәде ул. Ихтияр көче нык булгангамы, егып салырлык авырлыклар алдында да сыгылмады, килгән кайгыларны күз яше аша йотты .
Бары тик : Аллаһ ташламасын, бар да яхшы булыр, дигән максат белән, килер бәхетләрдән өмет өзмичә, алга атлады ул.
Ләкин менә нигәдер уку турында гына уйлап бирмәде Йолдыз. Бер икелегә ике икелене кушкач ничә була дип, әтисен үртәп йөри торгач, көчкә унынчы сыйныфны тәмамлады.
Әнә шул мәктәпне бетергән көне, тормышында иң бәхетле көннәренең берсе булгандыр аның. Мин әти уку өчен тумаган, укырга көчләмәгез дип, ура кычкырып кайтып керде ул көнне Йолдыз.Укыган кеше укысын, мин авыл баласы, авылда калам. Бетте, китте.
Ник кызым, сөйләшкән идек бит инде. Кыз балага бер профессия кирәк инде. Ни бит..
Ләкин, Йолдыз әтисенең сүзләрен тыңлап та бетермичә сумкаларын мунча миченә кертеп атты.
Фу, туйдым укып, ачуны чыгарып тормасын әле,диде ул шат елмаеп. Машинага укыйм менә әти. Колхозда берәр машина бетмәс әле...
Чурт кына бала икән бу. Машина җене кагылган нәрсәне син аны. Димәк аграном чыкмый моннан. Ярар инде, алайса.
Наил шулай, ярар, тели икән машинага укысын дип, кызының теләге белән килешсә дә, Наҗиясе моңа теше тырнагы белән каршы килде.
Җитте кызый, диде ул ничә елларга бер ачулы тавыш белән. Җитте. Или Казанга укырга керәсең. Или сыер саварга колхозга. Безгә как раз дояркалар кирәк. Рәхәтләнеп иртәнге өчтән төшеп китәрсең дә, сигездә өйдә булырсың, Аллаһ бирса. Аннары тагын төшке савымга чабарсың. Бернинди авырлыгы юк.
Наҗия, тукта әле, хатын. Алай кызып китмә әле син...
Кызма, кызма. Үчти үчти итеп үзең иркәләп бетердең кызны. Тагын бер әйтәм, я укырга керә, я ферма.
Машинага укыйсым килә ди бит.
Нигә һаман ачуны китереп торасың соң син Наил? Сиңа хәтле киреңне укып торма әле, яме . Бер нинди шофер юк. Дөньяларда булмаганны, кыз башы белән..
Һәм үз сүзендә нык торды Наҗия. Бер вакыт та иренә каршы килмәсә дә, бу юлы ничек итсә итте, барыбер кызын укырга кертергә җаен тапты..
Колхоз рәисе аша кирәкле кешеләрен дә тапты. Колхоздан юлламасын да . Һәм әнә шулай тырышып йөри торгач Йолдыз, мыр-мыр килеп булса да, авыл хуҗалыгы институты студенты булып куйды.
Бер кәлимә урысча сүз белмим, укуымның рәте юк, әти, дип ялынып ялынып караса да , бу юлы Наил Наҗия сүзеннән чыкмады.
Анда күбесе синең кебек авыл балалары инде кызым, дип хатыны сүзләрен җөпләде ул. Өйрәнеп китәрсең, кеше керә дә алмыйча йөри бит әле.
Ләкин, көчләп кенә укытуга калгач юк икән инде ул. Үз башың, үз теләгең булмагач. Йолдыз да, шулай көчкә-көчкә берәр ай чамасы сузылып йөрде микән, төенчекләрен күтәреп кире өйгә кайтып керде.
Үтерсәгез дә кире бармыйм диде ул, аягындагы кыска сапогиен селтәп җибәреп. Әйтеп торам боларга, бер сүз русча белмим, укырга баш җитми дип. Юуук.. Укы, укы. Син дә инде әти. Нигә үзең агрономга укымадың соң?
Ярар, ферма инде болай булгач. Кызына ачуы чыгып, нишләргә белмичә торган Наҗия, тыныч кына, түр башына очкан кызының сапогиен барып алды. Иртәгә иртүк бозаулар карарга төшәрсең. Раз укыйсың килми икән, ферма инде, диде ул үзен кулга алырга тырышып. Күпме расход ясап, Күпме кеше көйли көйли керткән булдык бит әле. Тфү, председатель алдында оят.
Әни, баш юк дип, күпме әйтергә була соң сезгә, ә? Тырышып тырышып карадым бит инде. Укый алмыйм. Әнә малаегыз башлы, аны агрономга укытырсыз ямегез.
Йолдыз, ачу белән тиз тиз өстен алыштырып, халатын киде дә, өйдән чыгып китте. Әйтерсең бөтен кеше укып министр булган да, бер мин калганмын. Әйтәм, әйтәм.
Йолдыз чыгып китүгә, Наил бераз хатынына карап торды да, кызы артыннан атлады.
Әйттем югыйсә, Наҗия, диде ул, өстенә кәзәкиен киеп. Көчләмик, теләгән җиренә барсын дип, йөз әйткәнмендер. Кәнишне, син бит безнең баш бухгалтер.
Наил хатынына тагын бер шелтәле караш ташлады да, кызы артыннан ашыкты. Кысылма, Наҗия, диде ул, ишек тоткасына ябышып. Өч яшьлек бала түгел Йолдыз, җиткән кыз. Алга таба ничек яшәргә икәнен үзе хәл итсен.
Барыгыз санә лә, нишлисегез килсә шуны эшләгез.Миңа димәгәе шунда. Наҗия тәрәзәдән үрелеп, бакча башында йөргән кызына карап алды да, гармунының каешын ычкындырды.
Кыр казлары артыннан
Очарга дип, омтылам.
Тик оча алмыйм...
Очар хатын, очар... Бигрәк матур уйнап җырлыйсың инде, әнә шуңа күрә генә яраттым да инде мин сине.
Кыр казлары артыннан.. Наил үзе дә, әкрен генә җыр юлларын кабатлап ишекне ачты.
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.