Сельские нивы
-6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Рус
Тат
Все новости
Литература
22 Ноября , 09:00
Мин еламыйм, йөрәк елый
Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова. Ахыры. Вакыт дигәннәре тиз уза икән лә ул. Синең кайгың бар әйдә оныт дип, ашыкмый да. Сөенечле мизгелләр сузылсын әле дип, акрынаймый да. Гасырлар буе шул бер көйгә ага да ага. Кемдер үлде дип тә тормый ул. Кемдер туды дип тә. Болытларга үрелеп көннәр уза, атналар, айлар.
Мин еламыйм, йөрәк елый
Вакыт дигәннәре тиз уза икән лә ул. Синең кайгың бар әйдә оныт дип, ашыкмый да. Сөенечле мизгелләр сузылсын әле дип, акрынаймый да. Гасырлар буе шул бер көйгә ага да ага. Кемдер үлде дип тә тормый ул. Кемдер туды дип тә. Болытларга үрелеп көннәр уза, атналар, айлар.
Инде менә Илүснен киткәненә дә, илле бер көн булган. Балалар, якыннар бу гомер Ләйсәния янында булсалар да, әкренләп алар да үз эшләренә чумдылар. Ни дисәң дә һәркемнең үз тормышы, үз дөньясы дигәндәй.
Инде, ирем кайтты, матур гына яшәргә язсын, дип өметләнеп йөргәндә кабат ялгыз калды Ләйсәния. Чынга ашмаган хыяллары, тау кадәрле үкенечләре белән кабат кара төннәргә керде ул.
Илүс кайткан төндә,Ләйсәния кил әле, йокламыйсың бит, сөйләшик дигән сүзләрен уйлап, үкенүнең чигенә чыкты .
Горур имеш, әзрәк ул да үкенсен имеш.. Тот менә, бик үкенеп торды.Елмаеп китте дә барды. Ээх, җүләр мин. Бар инде шунда, сөйләш, аңлаш. Нәрсәләр әйтергә теләде микән, җаным?
Менә бүген дә, уйланып тәрәзә каршына килеп басты Ләйсәния. Балалар чыр чу килеп кар атышып уйныйлар, бөтен дөнья ап- ак нурга төренгән. Кар бөртекләре сихри бер дөньяга эләккән сыман җемелдәп күзләрне камаштыра .
Әле кайчан гына аның да балалары шулай уйныйлар иде. Соңлап булса да ире кайтып керә иде. Менә хәзер ул тагын бер ялгызы таңнарны каршылый. Бер ялгызы төннәргә аяк баса. Әйтерсең лә болар барысы да бары тик төштә генә булган...
Язмыш мине синнән аерды да, үкенечләр калды йөрәктә... Шулай, үлем үкенечсез булмый дигәннәре шушы икән инде ул.
Ләйсәния тәрәз челтәрен рәтлим дигәндә генә, ашыга-ашыга кереп килгән Галияне күреп, елмаеп куйды.
Иң якын туганым да болай борчылып йөрми, диде ул тәрәзәдән кул болгап. Раил белән икәүләшеп нишләргә белмичә йөриләр бит, бәбекәйләрем.
Ул да булмады үзе белән саф һава ияртеп Галия үзе дә килеп керде . Әй-яй , Ләйсәния, урамда шундый рәхәт бүген, кояш уйный,диде ул, аягындагы итекләрен салып. Әйтерсең яз диярсең.
Язга да күп калмады инде, дустым. Әнә бит яз егетләре тәрәзә кагып йөри.
Да-а, яз килә дә китә, гомер шулай үтә...Уфтанма, Ләйсәния, Уфтанма.
Синең кебек дустым булганда ничек уфтаныйм инде, Галия. Кер әйдә, өстәл янына утыр. Как раз, самоварым кайнап чыкты, үзем генә утырасым килмичә йөри идем.
Була ул. Менә мин дә кичә кич кенә коймак пешергән идем. Мә әле табада гына җылытып ал.
Рәхмәт җаным. И-и, бигрәк тә тәмле күренә болар.. Кара әле, ничек күпереп пешкәннәр...
Галия, күршесенең чәй әзерләгәненә карап, инде әллә ничә тапкыр әйтергә талпынган сүзләрен кабатлады. Хәзер әйтәм, хәзер диде ул, нык булырга тырышып. Әйдә, Галия, давай. Я бүген әйтәсең, я бөтенләй юк.
Нәрсә сүзсез калдың Галия дус? Ләйсәния үзенә баккан дустына карап, аптырап куйды. Бер дә сүзгә кесәгә керми идең, бүген шту то сәер әле син.
Шулай дисеңме? Әйтер сүзем бар, туганым, шуңа аптырап торам. Гафу итәрсеңме юкмы, ансы синең эш. Менә тыңла әле.
Нинди сүз Галия, нәрсә ...
Ләйсәния авыз ачып нидер әйткәнче, Галия бер тында эчендәгесен әйтеп тә салды.
Менә шулай, Ләйсәния диде ул, өстәлдә калган берничә ипи валчыгын сыпырып. Илүсне мин үтердем.
Син нәрсә, дустым җаным? Йөрәге начарланган диде бит врачлар. Барыбер озак торасы булмаган.
Мин үтердем дим бит сиңа, мииин.
Юк сүз сөйләп ачуымны китереп торма әле, Галия. Тапкансың сүз...
Мин инде, күршекәем, мин бардым бит Аннушкага. Илүснең бозыгын мин чыгарттым.
Галия бераз, ык мык килеп, Ләйсәниягә карады. Синең рәвешеңне күреп түзмәдем шул,түзмәдем. Ахмак мин, ахмак.
Димәк син чынлап та Аннушкага бардың, Галия? Илүс сөйләп маташкан иде шул. Эштә чакта, бер әби кереп өстәлгә сукты да, мин әйтерсең уянып киттем дип. Мин ышанмаган идем, дустым. Менә бу мохҗиза. Чылбырдан ычкынган кебек булдым дип сөенгән иде җаным.
Ике дус бермәлгә кочаклашып елап җибәрделәр. Табада көйгән коймак исен дә тоймады алар, самовар гөжләвен дә. Икесе дә нидер сөйләнеп елады да елады.
Елама Галия, дип иң беренче булып Ләйсәния телгә килде. Күрәчәк шундый булган дустым, диде ул, газда көеп барган коймагын сүндереп. Кара әле моны, ничек янып китмәгән. Үз өендә елмаеп җан бирде, балалар, дуслар зурлап озаттык. Гомере кыска булгач, бәлки теге еланда да озак тормаган булыр иде. Әле өйдә дә йөрәген тотып утырган иде, бәгыркәем. Ихтибар гына итмәдем. Имеш ялындырам. Ялындырдым менә.
Чынлап та йөрәге авыртты микән соң? Бозык чыгарганга гына түгел микән?
Юк, Галия, юк. Киресенчә бозык керткәнгә. Әле Илүзә дә, әтинең йөрәге авырта иде дип телгә алган иде. Яшь кызга ярарга кирәк бит. Ничек чыдасын ди ул йөрәк?
Алай икәән? Мин үзем дә йөрәк белән китә идем бит инде дустым. Әйе, көлмә, тагын берәр атна сөйләмичә йөрсәм, тучны бер бер хәл була иде.
Юк, беребез дә гаепле түгел монда, Галия. Әле кайсы көнне уйлап уйлап утырам да, алдарак аерылмаганга үкенеп тә куям хәзер . Гомер буе көнләште, гомер буе өстән йөрде. Ә мин үземне уйламыйча, аны гафу итеп, кайтканын көтеп утырдым.
Яраткансыңдыр инде, Ләйсәния. Мәхәббәт күзне томалый бит.
Белмим, Галия, белмим. Нәрсә булса булгандыр, бернишләп булмый, гомер узып китте.
Ләйсәния моңсу гына дустына карап куйды да, чокырларга чәй агызды.
Һәркемнең үз тормышы дустым, үз язмышы диде ул, өстәл читенә утырып. Менә минем язмыш шушы булган инде. Ләкин зарланып әйтү түгел бу, Галия,юк. Аллаһка шөкер, үзем исән сау, балалар тәртип. Аллаһ тәгалә тагын синең кебек дусны бирде.
Әйе, Аллаһка шөкер, Ләйсәния, ул яктан без бәхетле. Миңа син сеңлем кебек булдың. Раил дә үзеңне бик хөрмәт итә. Алга таба да шулай дуслык җепләрен өзмичә, матур итеп яшәргә язсын.
Амиин, Галия, авызыңа бал да май.
... Менә шулай бер берсенә терәк булып, матур гына айларны, елларны уздырды күршеләр.
Бәйрәмнәрне бергә каршы алдылар, юк бар борчуларны уртак бүлештеләр. Әкрен генә җиргә язлар килде, чәчәккә күмелгән җәйләр күбәләк булып канат кактылар.
Ләкин менә янында һәрвакыт якыннары булса да эченә кереп оялаган бушлыкны гына һич кенә тутыра алмады Ләйсәния. Кеше янында елмайган, көлгән булса да , зая узган гомерен уйлап җаны әрнеде. Йөрәге елады.
Бәлки элеккеге җитәкчемә ризалык бирәсе булгандыр, дип төннәр буе уйланып чыккан вакытлары да әз булмады аның . Бәлки чынлап та яраткандыр, югыйсә болай ялынып йөрмәгән булыр иде. Картлык көнемдә бер ялгызым елап та ятмас идем бәлки. Ә менә болай яшәүләре авыр, бик авыр.
Бер ялгызым, сыңар канат белән туздырамын юллар тузанын...
Менә бүген дә, кулына чыбык тотып, бакча башына төшеп утырды Ләйсәния. Урамда ямьле җәйләр узып, көзләр кулын сузып маташа. Су буендагы кайчандыр сандугачлар өздергән куе таллыкта каргалар сәләм бирәләр.
Менә тагын көзләр җитте, менә тагын кошлар китәләр. Ләйсәния уйларының җеп башын тапмыйча, яфракларын коя башлаган таллыкка күз атты.
И-и, минем телсез шаһитларым, диде ул, чыбык белән җиргә суккалап. Телегез булса ниләр сөйләр идегез микән? Нинди киңәшләр бирер идегез?
Каар. Каар.. Эх сезне кара күзле каргаларым минем, бар да яхшы булыр дисезме? Белмим шул инде, бер бәхетсез гел бәхетсез дигәннәре миндер инде ул. Язларда әле була, көзләрдә ялгыз ямансу икән шул ул. Алтын көзләрдә җанга урала икән ул сары сагышлар.
Ләйсәния, әкрен генә аккан инешкә бераз карап, уйланып торды да, кайтыр якка борылды.
Менә хәзер ишек төбендә көтеп торсын иде ул, картлык көнендәге бәхетем. Колачын җәеп, мин килдем дисен иде.
Син инде мине сагынмыйсыңдыр,
Ул да сагынмый дип уйлыйсыңдыр..
Ләйсәния үзәк өзгеч җыр юлларын кабатлап, лапас ишеген ачты. Соңдыр шул инде , Соңдыр шул инде.Язмышлар шулдыр, ялгышлар..
Ләкин, җырны көйләп бетерә алмады, каршында пәйда булган бер кочак чәчәк бәйләмен күреп, гүя катып калды . Җиңелчә башы әйләнде. Күкрәгендә яралы коштай йөрәге бәргәләнде.
Сары колга, диде ул, йөрәген кысып . Сиин?
Мин, Ләйсәния, мин. Синсез башка яши алмыйм. Куа гына күрмә кадерлем,кума гына.
Рәхмәт, нинди матурлык. Сары көздә шомырттай ап ак розалар...
Ләйсәния ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен чәчәкләр бәйләме белән каплап, яңакларын сөртте..Юк, еламыйм, юк,диде ул, үзенә баккан сөйкемле иргә елмаеп. Дөресрәге, МИН ЕЛАМЫЙМ , ЙӨРӘК ЕЛЫЙ... Сөенечтән елый...
Тәмам.
Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова.
Автор:
Лилия Сайфутдинова
Читайте нас:
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?